Укучылар иҗаты
статья (10 класс) по теме

Карпова Елизавета Семеновна

Сугыш чоры балаларының авыр язмышы турында инша.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                            Үткәннәрне әгәр син белмәсәң,

                                            Бүгенгенең кадерен белмисең.

                                            Үткәннәргә күз сал бер борылып,

                                            Тормыш кадерен шунда белерсең.

     Кукмара районы Югары Чура авылында туып үскән сабыр холыклы, тормышка гашыйк бабамны  авырлыклар гел читләтеп үткәндер кебек тоела. Үзен тыңлагач кына, олы җанлы хезмәт ветеранының тормышы җиңелдән булмавын аңлыйсың.    « Сезгә ул заманнарны күрергә язмасын, безгә тигән авыр өлеш барыгызны урап узсын,”- ди ул. Чөнки аның балачагы, яшьлеге чәчәк аткан вакыты, нәкъ менә авыр елларга, илгә кайгы төшкән чорга, ягъни Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Аның сөйләгәннәрен ишетеп, без таң калабыз.

      30 нчы еллар фаҗигасе бер генә төбәкне дә, бер генә халыкны да, бер генә милләтне дә читләтеп узмаган. Көзге караңгы төннәрнең берсендә Антиповларның да ишекләрен кагалар. Гадел, һәрвакыт дөреслек өчен көрәшүче әтиләрен һәм олы яшьтәге бабайларын “халык дошманнары” дигән нахак тамга белән алып китәләр. Алар үзләре дә ни сәбәпле кулга алынуларын белми. Бетмәс-төкәнмәс сорау алулар, судсыз-нисез төрмәдән төрмәгә күчереп йөртүләр башлана. Юлларында яхшы кешеләр очрап, аларның гаепсез булуларын аңлапмы, балалар бәхетеннәнме, бер елдан аларга туган нигезләренә әйләнеп кайтырга насыйп була. Әмма балаларның сөенечле, бәхетле көннәре озакка бармый,  дәһшәтле сугыш башлана.    Сугышка җибәрү өчен, станциягә колхоздан атлар алып барган җиреннән газиз әтиләрен фронтка алып китәләр. Ул шул китүеннән туган нигезенә әйләнеп кайтмый, гаиләсенә « батырларча һәлак булды » дигән җанөшеткеч хәбәр генә килеп ирешә. Кочак тулы балалары белән тол калган әнкәләре өлешенә тигән тормыш авырлыклары өлкән балалар Василий һәм 12 яшьлек  бабам Семён җилкәсенә дә төшә.

     18 яше тулуга, 1942 нче елның жәендә өлкән абыйлары Василийны Кызыл Армия  сафларына, Ерак Көнчыгышка хезмәткә озаталар. Абыйларыннан хәбәр бик сагындырып кына килә, чиктәге хәлләр кискен. Японнар Маньчжурия территориясен 1929 нчы елда ук яулап алган була. Тәҗрибәле чик сакчылары Көнбатыш фронтларына алынгач, биредә яшьләр кала. Кеше җитмәү сәбәпле, 15 әр сәгать постта була алар, аннан кайткач, оборона корылмалары төзү дә солдатлар жилкәсендә. Япония сугыш чукмарлары еш кына төрле конфликтлар кузгата. Бу турыда ул абыйсының сирәк кенә килгән хатларынннан укып белә, әмма әнисен борчырга теләми, күбесен әйтми дә калдыра.

     Абыйсын армия сафларына алгач, авыр чакта сыеныр кешесе бөтенләй калмый, эне-сеңелләренең дә зур абыйлары була ул. Әниләре көне буе эштән кайтып керми. Хәлдән таеп, өйләренә кайтып егылгач та тынгылык юк -  салым түләнмәгән дип, идарәгә чакыртып сүгәләр. Мөмкинлекләре булмагач, ничек түләсеннәр инде? Әнкәләренең үксеп-үксеп елаулары бабамның йөрәгендә тирән булып саклана.

     Бабай  өлкәннәр белән беррәттән, көнне төнгә ялгап, басудан көлтә ташый,  колхозда нинди эшкә кушалар, шуны башкара. Әле буыннары да ныгып җитмәгән малайларга күпме күрергә туры килә, үзләре кадәр капчыкларны күтәрәләр. Чөнки тылда төп көчләр – бабамның  яшьтәшләре һәм балалы хатыннар. Баласы булмаган хатын-кызларны да завод-фабрикаларга эшкә, урман кисәргә озаталар. Сугыш җәфасын кешеләр белән бергә иген басулары да кичерә. Җир башларын, чи урыннарны, тоташ-тоташ кишәрлекләрне әрем, алабута, тигәнәк, сарут басып китә. Эшкәртергә кешесе, техникасы булмагач, жир аз күләмдә чәчелә башлый. Халыкка икмәк бирү бөтенләй туктатыла, барлык җыелган икмәкне фронтка солдатларга озатырга туры килә. Үзләре исә көздән кырда калган икмәк башакларын, өшегән бәрәңгене җыеп алып кайтып ашый. Авыл тирәсендә кычытканга кадәр  бетә. Алабута орлыгыннан пешкән ипиләр  ашарга туры килә. Ачлы-туклы килеш,  көздән дәүләт амбарына чыгарылган орлык ашлыкны   язын атлар һәм чаналар белән дә ташый алар. Район үзәгенә кадәр 30-40 чакрым ераклыкта урнашкан авылга бер көндә генә кайтып җитә алмаганнар,   юлда килеп  чыккан төрле мәшәкатьләрне җиңәргә дә көч тапканнар  җинү хакына.

                     Сезнең яшьлек туры килгән

                     Ачлы-туклы елларга.

                     Он урынына алабута

                     Салып изгән чорларга.

      1945 нче  ел. Көтеп алынган Җинү килә туган илемә, аның нык һәм батыр халкына. Берәм-берәм исән калган солдатлар кайта башлый. Озак еллардан соң, йөзләрдә елмаю күренә. «Хәбәрсез югалган», - дип, кайгы кәгазе килгән берничә ир-ат  авылга әйләнеп кайткач, бабам һәр көн басу капкасы янына чыгып, әтисен көтә. Әмма ул кайтмый. Абыйсы Василий да туган ягына жиде ел хезмәт иткәннән соң гына әйләнеп кайта.  

                    Имәндәй ир-егетләр үлеп калды,

                    Ялгыз калды аналар.

                    Ятим калып, ачлыктан интекте  

                    Әби-бабай, бала-чагалар.                

     Сугыштан соң да әле тормышлар бик тиз генә җайлашып китми. Күп авылдашлары яу кырында ятып кала, кайтканнарның да барысы сау булмаганлыктан, колхозда малайлар җилкәсенә төшкән авырлык кимеми.

      Солдат яше җиткәч, бабайны  хезмәткә алалар. Ул 4 ел Румыниядә хезмәт итә. Аннан кайткач, Вятка Аланы шәһәрендәге заводка эшкә керә. Ләкин атна саен авыл юлын таптый, чөнки төп йортта әнисе берүзе. “Нигезегезне бетерү яхшы гамәл түгел, авылыңа эшкә кайт син”, - дип киңәш бирәләр аңа. Төпле сүзгә колак салып, егет “Заветы Ильича” хуҗалыгына эшкә кайта һәм, пенсия яшенә җиткәнче, әлеге хуҗалыкны торгызуга зур өлеш кертә. Чандыр һәм буйга да уртача гына  булган егет, авыр хезмәт дип тормый, тимерчелеккә эшкә керә. Көн саен аяк өсте баскан килеш кызу мич янында кайнашасы, кулыннан авыр чүкече төшми. Тимер чүкегән тавыштан колаклары чыңлый. Хуҗалык өчен җан атып эшли, каршы килүне белми, минем көчтән килми дип әйтми. Йорт тирәсендә кулланыла торган эш коралларын яңартырга дип алып килгән авылдашларын да кире бормый. Ару-талуны белмичә, күз өстендәге каш кебек, авылның иң кирәкле, дәрәҗәле кешесе булып, 32 ел эшли ул, “Атказанган колхозчы” исеменә лаек була.

                                 

      Бабай үзе кебек сугыш чоры авырлыкларын күргән күрше авыл кызы белән тормыш корып жибәрә. Башкалар сокланырлык итеп, иңгә-иң куеп, балалар үстерә алар. Аларның тормышлары да, бер – берсенә карата мөнәсәбәтләре дә гөлләр кебек күркәм, күпләргә өлге, үрнәк булырлык. Чәчләрен чәчкә бәйләп, уртак тормыш корып яши башлауларына ярты гасырдан артык. Бәхетле парлар вакытның узганын сизми, диләр. Әйе, үзара хөрмәт, әдәп-әхлак, сөю яшәтә гаиләне. “Илле алты ел гомер сизелмичә үткән дә киткән”,- ди бабай.            

                          Чәчләргә ак карлар яусалар да,

                          Язлар яши сезнең күңелдә.

                          Өйрәнсеннәр яшьләр сезгә карап,

                          Сокланырлык тормыш төзергә.

      Тормыш авырлыкларын, мәшәкатьләрен бергә күтәреп, алты кыз һәм ике ул тәрбияләп үстергән тату, дус гаиләдә әти-әнигә хөрмәт зур. Хәзер гаиләләрдә 1-2 балага да дөрес тәрбия бирә алмыйлар. Ә монда дистәгә якын. Күпме йокысыз төннәр, борчулы көннәр үткәргән алар. Алар безне, оныкларын да,  авырлыклар килгәндә сыгылып төшмәскә, сабыр-чыдам булырга өйрәтә.

      Әби-бабай безгә һәрчак үрнәк булды.   Бәхетле әби-бабайның  20 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар. Бәйрәм һәм ял көннәре якынлашса, бар балалары, оныклары җылы гаилә учагы булган төп йортка җыела. Бер тапкыр табын корсаң, мәҗлес җыйган кебек була.



Предварительный просмотр:

5нче сыйныф укучысы Карпова Элина шигырьләре

                                                       Ялкау песи

                                                 Бар иде ди бер песи,

                                                 Исеме аның – Меси.

                                                 Ул яраткан ашарга

                                                 Һәм туйганчы йокларга.

                                                 Ашаган да йоклаган,

                                                 Бер тычкан да тотмаган.

                                                 Күселәр дә нык  азган,

                                                 Бөтен лапасны баскан.

                                                 Хуҗалар бик зарланган,

                                                 Месине ашатмаган.

                                                 Ач песи соң нишләсен?

                                                 Тычкан тота башлаган.

                               

                              Бәхет

                 Мин бэхетле, чөнки бүген

                Яшимен туган җирдә.

                Киләчәккә ак өметләр

                Баглаган тыныч илдә.

                         Һәрвакытта таянычым

                         Әти-әнием янда.

                         Күңелсезлек, борчылулар

                         Онытыла алар барда.

               Мин бәхетле, көләч йөзле

              Апаларым булганга.

              Авыр чакта юатырга

              Әзер булып торганга.

                        Мин бәхетле бу дөньяга

                        Сеңлекәшем туганга,

                        Йөгереп килеп, “апам” диеп

                        Нәни кулын сузганга.

              Мин бәхетле янәшәмдә

              Якын дуслар булганга,

              Бер алманы бишкә бүлеп

             Ярдәм кулы сузганга.



Предварительный просмотр:

                           

                        Cело-Чура урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче

                   сыйныф укучысы Карпова Элина Сергеевнаның эзләнү эше.

           

                                   

                  Антипов Василий Михайлович

1418 көнгә сузылган дәһшәтле сугыш еллары авырлыгын үз җилкәсендә татыган, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле ветераннарның берсе Антипов Василий Михайлович хакында язып китәсем килә. Йомшак күңелле, ягымлы гына сөйләшүче бу бабайны тормыш авырлыклары гел читләтеп үткәндер кебек тоела. Үзен тыңласаң, олы җанлы, сабыр холыклы ветеранның тормышы җиңелдән булмавын аңлыйсың .

1941 нче елда әтисе сугышка алына һәм озак та үтми “Батырлырча һәлак булды”, - дигән җан өшеткеч хәбәр килеп төшә. Гаиләдә, әнисенә таяныч булып, Василий кала. Әмма 1942  нче елның җәендә, Мәскәү янында каты сугышлар барган көннәрнең берсендә, 18 яшьлек егетне Кукмара район хәрби комиссариатына чакыртып алалар. Бу чакыру көтелмәгән хәл булмый. Моңарчы да инде Василий, сугышка алуларын сорап, берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән була. Ул үз теләгенә ирешә. Берничә көннән аның өстендә гәүдәсенә элек бик үк ятышып бетмәгән хәрби кием була.

     Василий Михайловичка немецлар белән очрашырга туры килми. Аны икенче сугыш учагы кабынырга торган Ерак Көнчыгышка, ил чиген сакларга җибәрәләр. Монда да хәлләр кискен була. Японнар Маньчжурия территориясен 1929 нчы елда ук яулап алганнар. Тәҗрибәле чик сакчылары Көнбатыш фронтына алынгач, биредә башлыча яшьләр кала. Кеше җитми, 15 әр сәгать поста булалар, аннан кайткач, оборона корылмаларын төзү дә солдатлар җилкәсендә. Япония сугыш чукмарлары еш кына чикләрне боза, төрле конфликтлар кузгата, тылга агент-диверсантлар җибәрә.

Иптәшләренең ихтирамын, командирларның ышанычын яулаган сержант Антипов хезмәт итүенең икенче елында ук отделение командиры була. Чик сагының остасы булып танылган Татарстан егете яшь солдатларның остазына әверелә. Алар белән сугышчан осталыгы, белеме һәм тәҗрибәсе белән уртаклаша.

Төньяк Кытайны азат итүдә катнашкан Василий Антипов “Японияне җиңгән өчен” медаль белән бүләкләнә. Хезмәтләрен искә алып, махсус задание үтәгәне өчен,“Иң яхшы разведчик ” дигән билгегә лаек була. Шулай ук  Мактау кәгазьләре дә бирелә. Хәрби часть газетасы аның турында: “Коммунист Антипов- заставадагы барлык яшь сугышчыларның остазы һәм укытучысы. Ул алар арасында зур политик аңлату эше алып бара, үзенең тәҗрибәсен һәм белемен бирә”, - дип язып чыга.

Василийга туган якларына, җиде ел үткәч, 1949 нчы елда гына әйләнеп кайтырга насыйп була. Зур чыныгулар үткән егет , ил чигендә торганда ук , үзенә һөнәр сайлый. Кеше тынычлыгы сагында торырга , милиция работнигы булырга сүз бирә. Чыннан да, егет теләген тормышка ашыра. Башта Теләче, Саба районнарының эчке эшләр бүлегендә участок инспекторы, җинаятьчеләрне эзләү инспекторы булып эшли. 1964 нче елны Кукмара районы эчке эшләр бүлегенә каравыл начальнигы итеп күчерелә. Василий Михайлович үз эшен намус белән башкара, аның орден һәм медальләре, Мактау кәгазьләре- моның ачык дәлиле..



Предварительный просмотр:

10 нчы сыйныф укучысы Иванова Анна Валентин кызының иҗат иткән шигырьләре

Авылым елгасы

Һәр авылның күрке булып

Елга- күлләре тора.

Безнең авылыбыз аша да

Бөре елгасы ага.

Борма-борма булып ага

Биек таулар артыннан.

Әйтерсең лә ышыклана

Җил-давылдан, яңгырдан.

Агып чыга Бөрбашыннан

Тәмамлана еракта.

Яз саен булабыз бергә

Бөр буенда кунакта.

Бөр буеның табигате –

Кабатланмас гүзәллек.

Һәр яктан чорнап алалар

Бөдрә таллар, яшеллек.

Челтерәп аккан елгада

Балыклар уйнашалар,

Кояшның алтын нурлары

Аларны уздыралар.

Бигрәк ямьле безнең яклар

Сез дә килеп күрегез.

Минем сүзнең дөреслеген

Шул вакытта белерсез.

Җан авазы

Иртән алсу таң атканда,

Кичен кояш батканда,

Һәркем соклана торгандыр

Табигать алмашканга.

Язны җәйләр алыштыра,

Көз артыннан кыш килә.

Моның шулай булачагын

Хәтта сабый да белә.

Еллар үтә барган саен

Табигать тә үзгәрә,

Аның белән күбрәк хәзер

Кеше идарә итә.

Табигать байлыкларыннан

Файдаланабыз мулдан.

Үкенерлек булмас микән

Үзебезгә соңыннан?

Чәчәк үскән болыннарда

Чүплекләргә әйләнде.

Челтерәп аккан чишмәләр дә

Җир астыннан юл алды.

Вәхшиләрчә кулланабыз

Табигать байлыкларын,

Яшь буын күрә алырмы

Аның бу муллыкларын?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

7 сыйныф укучылары өчен "Фигыль " темасына контроль эш.

Контроль эш үз эченә тест һәм фигыльгә морфологик анализны ала....

10 нчы рус телле укучылар өчен коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес планы үрнәге.Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәр .

Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәрДәрес максатлары: Белем бирү максаты:  - зәвыклы киенә белү проблемасы  буенча  диалогик һәм монологиксѳйләмгә чыгу; -дөрес киенә белү каг...

Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча китап укучылар конференциясе.

Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре белән танышу. Ана хакы,кешеләрнең ата-ана алдындагы бурычлары турында фикер алышу. Олыларга , туган туфракка, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт хисләре тәрбиял...

Татар төркемендәге 2 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән "К хәрефе" темасына дәрес эшкәртмәсе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен уздырылган шәһәркүләм семинарда күрсәтелгән дәрес планы.(2 класс,татар төркеме.)...

Чыршы утлары яктысында (8-11 класс укучылары өчен Яңа ел кичәсе)

Чыршы утлары яктысында(8-11 классукучылары өчен Яңа ел кичәсе)...

10 нчы сыйныф рус төркемендә укучылар өчен татар әдәбиятыннан тестлар

10 нчы сыйныф рус төркемендә укучыларның белемнәрен тикшерү өчен төзелгән тестлар....