Дәрес эшкәртмәләре
план-конспект урока (8 класс) на тему

Карпова Елизавета Семеновна

Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасына анализ. Төп образларга характеристика бирү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасына анализ. Төп образларга характеристика бирү.

Максат: укучыларны күренекле драматург Кәрим Тинчуринның  иҗаты белән таныштыруны дәвам итү,  «Сүнгән йолдызлар» драмасына анализ ясау, мәдәниятыбызга һәм сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: спектакльдән күренешләр,  китапларыннан күргәзмә, анализ үрнәкләре.

Материал: Әдәбият 8 нче сыйныф Ф.Ә.Ганиева, Ч.Р.Рамазанова  К.Тинчурин.  Сайланма әсәрләр;   Татар әдәбияты .Теория.Тарих

Дәрес барышы

I.  Оештыру өлеше.

1.Исәнләшү.

            2. Уңай психологик халәт тудыру.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Тест ярдәмендә укучыларның әсәр эчтәлеген ни дәрәҗәдә белүләре тикшерелә.

1. КәримТинчурин кайчан туган?

а) 1906 елның 15 феврале

б) 1887 елның 15 сентябре

в) 1901 елның 1 гыйнвары

2. “Сүнгән йолдызлар” әсәре

а) драма

б) хикәя

в) повесть

3. “Сүнгән йолдызлар” драмасының авторы

      а) Г.Камал

      б) К.Тинчурин

в) М.Фәйзи

4. “Сүнгән йолдызлар” драмасының төп герое

а) Сәрвәр

б) Фатыйма

в) Гөлнур

5. “Сүнгән йолдызлар” драмасында Сәрвәр кем белән кала?

а) Исмагыйль

б) Надир

в) вафат була

6. “Сүнгән йолдызлар” драмасында Исмагыйль нинди төш күрә?

а) бай булуын

б) йолдызлар сүнүен

в) сугыш башлануын

7. “Сүнгән йолдызлар” драмасында, сугыш башлануын ишеткәч, Надир нәрсә эшли?

а) кайгыра

б) борчыла

в) шатлана

     8. “Сүнгән йолдызлар” драмасында ни өчен Сәрвәр Исмәгыйльнең колагына дару сала?

а) коткарып калу өчен

б) сугышка җибәрмәү өчен

в) дәвалау өчен

9. “Сүнгән йолдызлар” драмасында Сәрвәрнең акылдан язуында кем гаепле?

а) Надир

б) Исмагыйль

       в) сугыш

  1. Экранда җаваплар чыга, укучылар тикшерә һәм үзләренә бәя бирә

9 дөрес җавап – “5”

  1. дөрес җавап – “4”
  1. дөрес җавап – “3”
  1. 1 укучы «Сүнгән йолдызлар» драмасының  сюжеты  белән таныштыра.

Хәзрәттә хезмәт итүче ятим егет Исмәгыйль Сәрвәрне ярата. Әбисе белән генә яшәүче кыз да аның мәхәббәтен кабул итә. Мәхдүм Надир, хат язып, Сәрвәрне яратуын белдерә.  Ләкин сугыш башлана. Егетләрнең бер өлеше төрле юллар белән солдаттан кала, бер төркемен сугышка алып китәләр. Сәрвәрнең дә сөйгәненнән аерыласы килми .Ул  үз куллары белән Исмәгыйль колагына «дару» сала. Егет үлә. Сәрвәр акылдан яза, соңрак сөйгәне кабере өстендә җан бирә. «Соңгы өмете», «актык йолдызы» булган Сәрвәр үлеменнән соң Надир үз-үзенә кул сала.

III. Кәрим Тинчуринның  «Сүнгән йолдызлар» драмасына анализ ясау.

  1. Драма әсәрләренә анализ ясау тәртибе  искә төшерү ( экранд чыга, шулай ук һәр партада анализ үрнәге бар)

Драма әсәренә анализ тәртибе

1. Жанры (драма, трагедия, мелодрама, комедия, водевиль;, музыкаль комедия һ.б.), аны билгеләүче сыйфатлар.
2. Темасы (әсәрдә яктыртылган тормыш күренешләре).
3. Конфликты (төп конфликт, ярдәмче конфликтлар; аның персонажлар арасындагы мөнәсәбәтләрдә, аларның эш-хәрәкәтләрендә, уй-фикерләрендә һәм омтылышларында чагылышы).
4. Сюжеты (аның үсеше, төп сюжет сызыклары). Сюжет һәм композиция.
5. Образлар системасы (төп һәм ярдәмче; актив һәм пассив; уңай һәм тискәре; аларның сыйфатларын билгеләүче факторлар).
6. Драма әсәренә хас элементлар (персонажлар исемлеге, ремаркалар, декорация, диалог, индивидуаль сөйләм һ.б.) һәм аларның автор идеясен, образларны ачудагы роле.
7. Идеясе.
8. Әсәрнең әһәмияте (идея-эстетеик кыйммәте, тәрбияви роле, әдәбиятта тоткан роле).

2.Сорау – җавап

Укытучы.- “Сүнгән йолдызлар”ның жанрын билгеләп карыйк әле, кем әйтер икән? (Жанры: фаҗигале драма)

Укытучы. -Драма әсәрләре дип нинди әсәрләргә әйтәбез?

(Драма әсәрләре – персонажларның үзара сөйләшүенә корылган әсәрләр. Алар махсус рәвештә сәхнәдә уйнау өчен язылалар.)

Укытучы.Әсәрнең жанрлары ниндиләр?

( Драма, трагедия, комедия.)

Укытучы.- Алар нәрсәгә карап жанрларга бүленәләр? Аларның аермасы  нидә?

(Трагедия- фаҗига белән тәмамланучы әсәр. Комедия -көлкегә корылган әсәр. Драма – үзәгендә кискен конфликт яткан , геройлары авыр кичерешләр белән яшәгән геройларга әйтәләр.)

Укытучы. -Драма әсәрләренең үзенчәлекләрен санап китик.

(Эчтәлеге кичерештән гыйбарәт(лирик шигырьгә охшаш). Кичерешләр дәвамлы була, вакыйгалар эчендә ачыла.)

Укытучы.- Хәзер әсәргә якынрак килик. Безгә конфликтын, темасын, идеясен табу өчен, драманың сюжетына анализ ясарга кирәк.  Анализ ясаганда,  “Сүнгән йолдызлар” спектакленнән  өзекләр карап китәрбез. 
Укытучы. -Драма әсәрләре нәрсәгә корыла?  Әсәр ничек башланып китә, ягъни конфликтны барлыкка китерүче сәбәпләр нинди? Моны ачыклау өчен безгә әсәрнең экспозиция өлешен табу зарури, кем сөйли? (Укучыларның фикерләре тыңлана. ) (Әсәрнең беренче өлешендә үк без бер-берсен өзелеп сөюче егет белән кызны  очратабыз, Сәрвәр - әбисе тәрбиясендә үскән ятимә кыз, Исмәгыйльнең тормышы тагын да авыррак, ул хәзрәттә хезмәт итә, шуңа күрә гомере буе кимсенеп яши. Муллыкта, бай тормышта яшәгән Надирның да бәхете юк, чөнки тумыштан зәгыйфь, бөкре, ул да чын күңелдән Сәрвәрне сөя, Сәрвәрнең аңа бары тик кызганып каравын гына белгәч, аңа тагын да авыррак, чөнки ул үзен кызгануларын теләми.)

Укытучы.- Шулай итеп, укучылар, әсәрдә өч кешедән торган мәхәббәт өчпочмагы барлыкка килде? Ләкин Исмәгыйль бу мәхәббәттән курка, ни өчен, нинди вакыйга сәбәпче була моңа? (Укучыларның фикерләре тыңлана.)  (Исмәгыйль куркыныч төш күрә.)

 Укытучы. - Бик дөрес, әйдәгез, хәзер шул турыда драмадан өзек карап китик.

3. Өзек кару 
Укытучы.- Бу төш, укучылар, нәрсәгә ишарә итә? (Илдә сугыш башлана.)
Кемнәр арасында конфликт туа? (Халык белән җәмгыять арасында конфликт туа. Кешеләр сугышның башлануын теләми. Чөнки ул төрле газаплар китерә.)

Укытучы .- Вакыйга ничек үстерелә? (Бик күпләр сугышка китә. Әмма егетләрнең бер өлеше төрле юллар белән сугыштан кала. Сәрвәрнең дә Исмәгыйльне җибәрәсе килми. Ул им-том итүче Сәрви карчыктан өшкереп ясалган “дару“ юнәлтә.)  
Укытучы. -Шул урында әсәрнең кульминацион ноктасы барлыкка килә. Нәрсә була? (Сәрвәр үз куллары белән әлеге “даруны“ Исмәгыйльнең колагына сала. Егет үлә.) 
Укытучы.- Конфликт ничек чишелә? (Исмәгыйльнең фаҗигале кайгысыннан Сәрвәр юләрләнеп үлә. Надир исә, миңа Сәрвәрдән башка яшәү юк дип, үз-үзенә кул сала.) 
Укытучы. -Әсәрдәге йолдызлар нинди мәгънә белдерә. (Язмыш, бәхет төшенчәләрен.)
Укытучы. -Элек безнең халыкта имеш, күктә һәркемнең үз йолдызы бар дигән ышану яшәгән. Һәрбер йолдыз- кемнеңдер яшәү, бәхет символын белдергән. Шуннан чыгып, без әсәрнең темасын билгели алырбыз. Төп тема нинди булыр? (Кеше бәхете мәсьәләсе.)
Укытучы.-Укучылар, әсәрдә тагын берничә ярдәмче тема бар, аларны да билгелик. (Мәхәббәт хисенең көчлелеге; социаль тигезсезлек; тормыш гаделсезлеге; кеше бәхетенә киртә булган сугыш афәте.) 
Укытучы. -Укучылар, әлеге драма башка әсәрләрдә сирәк очрый торган бер герое белән дә игътибарга лаек. Кем ул? (Надир.) 

Укытучы. - Шушы образга характеристика биреп үтик. (Надир - мулла малае. Ямьсез, гарип булса да, ул да кеше, аның да йөрәге бар. Улда ярата. Бу көч аңа ышаныч, яшәргә көч бирә. Сәрвәрнең үлеме Надирның соңгы өметен өзә һәм ул үз-үзенә кул сала.)

Укытучы.- Яшьләр белән Надир арасында ни өчен каршылык килеп чыга? Ни өчен Надир сугыш башлануга куана. Ни өчен аңа юләрләнгән Сәрвәр ныграк ошый? (Укучылар фикере тыңлана. Әсәрдән өзекләр укыла.)

Укытучы. - Шулай итеп, әсәрдә тагын бер ярдәмче тема барлыкка килә, бу нинди тема? Гарип Надирга нинди сыйфат хас? (Аның күңеле матур. Тема: күңел матурлыгы.) 
Укытучы.-Укучылар, әсәрдә Исмәгыйльнең төшендә күргән тагын бер символик образ турында әйтелә, нәрсә ул? (Аждаһа.) 
Укытучы.- Бу образ әсәргә ни өчен кертелгән? (Чөнки сугыш кешеләрне юк итүче аждаһа ул.) 
Укытучы.- Безгә әсәрнең идеясен ачар вакыт җитте, әсәрнең идеясе ничек булыр икән, укучылар? (Матур, якты хыяллар белән яшәүче, бәхеткә тулы хокуклары булган геройларның үлеменә китергән кара көчләргә, сугышка һәм аны башлаучыларга нәфрәт уяту.) 
Укытучы.- Бик дөрес, укучылар, КәримТинчурин әлеге әсәре белән тагын бер кат сугышны - аның илгә китергән фаҗигасен ачып бирде. 
4. Дәфтәрләрдә эш.Экранда да күрсәтелә.Сюжеты (аның үсеше, төп сюжет сызыклары). Сюжет һәм композиция.
Сюжет-композициясе
Вакыйгалар “мәхәббәт өчпочмагы”на нигезләнеп алып барыла.
Экспозиция – хәзрәттә хезмәт итүче ятим егет Исмәгыйль Сәрвәрне ярата. Әбисе белән генә яшәүче кыз аның мәхәббәтен кабул итә. Мәхдүм Надир, хат язып, Сәрвәрне яратуын белдерә.
Төенләнеш – сугыш башлана.
Хәрәкәт үстерелеше – егетләрнең бер өлеше төрле юллар белән солдаттан кала, бер төркемен сугышка алып китәләр.
Кульминация – Сәрвәр үз куллары белән Исмәгыйльнең колагына “дару”сала. Егет үлә.
Чишелеш – Сәрвәр акылдан яза, соңрак сөйгәне кабере өстендә җан бирә. “Соңгы өмете”, “актык йолдызы” булган Сәрвәр үлеменнән соң Надир үз-үзенә кул сала.
5. Образлар системасы. Төп образлар турында сөйләшү, аларга бәя бирү.

Төп образлары:
Сәрвәр – әбисе тәрбиясендә үскән кыз, горур табигатьле, ярдәмчел, кешелекле, әдәпле; бәхетле булачагына ышана, моның өчен бөтенесен эшләргә әзер; кыю, ихтыяр көченә ия.
Исмәгыйль – тәрбияле, кешелекле, таза, матур, егет; ятимлектә үскән, кимсенеп яши; үзен Сәрвәргә тиң түгел дип саный, ярата белә; Надирга үч сакламый, ихтыярсыз, юаш; кайвакыт мескен булып күренә; “язмыштан узмыш юк” дип саный һәм бәхете өчен көрәшүдән баш тарта.
Надир – табигать тарафыннан кимсетелгән, бөкре, ямьсез кыяфәтле; бик горур, үзен кызганучыларны дошман күрә; башкалар белән тигез буласы килә; Сәрвәрне яратуы яшәү көче бирә, мәхәббәте тормыш мәгънәсенә әйләнә; Исмәгыйльнең хисләрен хөрмәт итә; хыялында туган бәхетен акылдан язган Сәрвәр белән аралашуда таба; үлеме белән мәхәббәтенең зурлыгын раслый.
6. Әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше өстендә эш.
- сюжет-композиция төзеклеге;
- образ-характерларның гаять уңышлы эшләнеше;
- вакыйга-күренешләрнең үзара тыгыз бәйләнештә төп идеяне ачуга хезмәт итүе;
- музыкаль жанрда булуы;
- халык иҗатын, тапкыр гыйбарәләрне, мәкаль-әйтемнәрне оста файдалануы;
- лиризм һәм трагизмның үрелеп баруы;
- геройларның рухи дөньясын ачу өчен, психологизм алымнарына мөрәҗәгать итүе.

             7.  Әсәр исеме өстендә эш.

- Укучылар,  драманың исемен автор  ник “Сүнгән йолдызлар”  дип атады икән? Әсәрнең исемендә  нинди мәгънә булырга мөмкин? (Укучылар фикере тыңлана)

Драма Исмәгыйльнең төш күрүе белән башланып китә. Төш әсәрдә күчерелмә мәгънәгә ия һәм мөстәкыйль сюжет сызыгын тәшкил итә. Төштә аждаһаның йолдызларны сүндерүе, Исмәгыйльнең, Сәрвәрнең, Надирның һәм башка бик күп егетләрнең йолдызлары сүнүе, күк йөзен караңгылык каплап алу драманың төп сюжет сызыгында булачак күңелсез вакыйгаларга ишарә булып тора. Шул рәвешле, әсәр үзәгенә драматург халык иҗатындагы ышануны ала.

«Сүнгән йолдызлар - солдатка алынучылар гына түгел. Ләкин Исмәгыйль төшен сөйләгәндә, йолдызларның исемнәрен үк әйтә. Үзен, Сәрвәрне, Надирны һәм тагын берничә дустын атый. Ләкин ни өчен Исмәгыйль дә, Сәрвәр дә, Надир да йолдызлар икән? Йолдызлар сүнү аларның үлемеме?

Исмәгыйль үлгәннән соң, Сәрвәрнең бәхете сүнә. Ә Сәрвәр үлгәч, Надирның бәхете сүнә. Исмәгыйль Фәрхи карчык даруыннан үлә, ләкин ул да даруны бәхетсезлеге аркасында салдырырга риза була — сугышка китсә, кайта алмавын белә, Сәрвәрне бервакытта да күрә алмам дип хәсрәтләнә. Димәк, укучылар, әсәр ни өчен “ Сүнгән йолдызлар “ дип атала ?

Сүнгән йолдызлар — кешеләрнең сүнгән бәхетләре. Ә бәхетсезлекнең сәбәбе нәрсәдә?

Автор сурәтләвенчә, кешеләрнең бәхетсезлеге — аларның гаепләре түгел, ә тормыш гаделсезлеге. 1914 елгы сугыш та, Надирның ямьсезлеге, гариплеге дә тормыш гаделсезлеге һәм кешеләр ул гаделсезлекне үзләре генә җиңеп чыга алмыйлар. Исмәгыйль белән Сәрвәр аңа каршы үзләренчә көрәшәләр, язмышны хәйлә белән җиңмәкче булалар, ләкин җиңеләләр. Надир бу гаделсезлекне үзенчә җиңә. Бу әсәрдә ул — бердәнбер көрәшче.

IV. Йомгаклау

  1. Әсәрдә нинди проблема күтәрелгән?

-  Пьесада мәхәббәт хисенең матурлыгы, кеше хокукы, аның язмышы; кеше бәхетенә киртә булган сугыш афәте, тормыш гаделсезлеге проблемалары күтәрелгән.

- Без нинди сорауга җавап эзләдек соң?

- Автор «Бәхетле булыр өчен нишләргә кирәк соң?» дигән сорауга җавап эзли.

- Төп тема булып нәрсә чыга?

- Әсәрнең төп темасы — кеше бәхете. Тема пьесаның баштагы күренешендә үк калкып чыга. Исмәгыйль үзен көткән бәхеткә икеләнеп карый, Сәрвәр исә бәхетле тормышын бик ачык күз алдына китерә, Надир үз бәхетен мәхәббәтендә эзли. Хәтта Фәрхи карчыкның да үз бәхете бар. Фәрхи карчыкның баю ягын гына кайгырта. Димәк, әсәрдәге һәр конфликтлы вакыйгада бәхет темасы төрле каршылыкка очрый. Ачылганнан-ачыла бара. Ахыр чиктә проблемага— «Бәхетле булыр өчен ни эшләргә кирәк?» дигән сорауга әйләнә. Бу яктан пьеса чәчмә әсәрләргә охшый.

Әсәрнең төп герое — Надир, дидек. Әсәрнең күп өлеше аның кичерешләрен ачуга багышлана. Надир кичерешләрен, лирик әсәрләрдәге кебек, өчкә бүлә алабыз. Хисенең дәрәҗәсе, сәбәпләре һәм юануы.

Әсәрнең төп темасы — кеше бәхете, дидек. Бу тема бүгенге көндә дә актуаль. Шуңа да ул театр сәхнәләрендә уңышлар белән бара.Хәтта  Әнкара дәүләт театрында Кәрим Тинчурин пьесасы буенча "Сүнгән йолдызлар" премьерасы булды . Татар милләтен бөтен дөньяга таныту , сәнгатебезне, мәдәниятебезне чит илләрдә күрсәтү, әлбәттә, зур дәрәҗә. Без Кәрим Тинчурин белән горурланабыз!

2. Билгеләр кую.

3. Өй эше.            1.Төп образларга характеристика язарга. (Үрнәк бирелә.)

                              2. Инша язу өчен материал тупларга.

Образга характеристика язу  планы

1. Портреты.
2. Чыгышы.
3. Аны тәрбияләгән шартлар.
4. Шәхси кичерешләр.
5. Дөньяга карашы.
6. Кешеләр белән мөнәсәбәте.
7. Сыйнфый йөзе.
8. Рухи байлыгы, омтылышы.
9. Әсәрдәге конфликтлар, аларны хәл итүдә геройның роле.
10. Образны бирүдә кулланылган сурәтләү чаралары.
11. Нәтиҗә.