Шәрәфиева Ләйсән Әлхәт кызы

"Татар теле һәм әдәбияты укытучылары сайты"

Туган телен кадерләгән кеше генә кадерле була

Профессия: Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: Иҗади конкурсларда катнашу, методик эшчәнлек белән шөгыльләнү

Увлечения: Пешерү, чәчәкләр үстерү

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Кайбыч районы, Мөрәле авылы

Место работы: Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/shrfieva-lysn-lht-kyzy
Кулыңнан килсә,форсат тисә,галим бул,бу эш насыйп булмаса,шәкерт вә гыйлем өстәүче бул,бу да булмаса,гыйлемне дус күр. (Ризаэддин Фәхретдин)

 

 

О себе

                                                                                                                                                                     

Мин укытучы эшчәнлеген Казан шәһәренең 55 нче мәктәбеннән башладым, инде менә 19 ел Кайбыч районы Мөрәле төп мәктәбендә балаларга ана телен  укытам.

Төп максатым – балаларга төпле белем һәм тәрбия бирү, аларда халкыма, аның тарихына, мәдәниятенә, бөек кешеләренә ихтирам тәрбияләү, ана телебез белән горурлану хисе уяту.

Туган телгә изге хисем укучыларга барып җитсен өчен, мин барысын да эшләргә тырышам.

-Үземнең педагогик эшчәнлегемдә традицион һәм инновацион алымнарны киң кулланам.

Соңгы елларда новатор укытучыларның тәҗрибәләрен, яңа форма-алымнарын даими өйрәнәм, аларны дәресләремдә файдаланам, проектлар ысулы белән эшләүне нәтиҗәле алымнардан саныйм, һәрбер дәрестә диярлек, милли – төбәк компонентлары кулланам.

- Дәреснең гадәти формалары белән беррәттән, аның бик актив төрләренә мөрәҗәгать итәм.

КВН, концерт, эстафета, аукцион, сәяхәт, уен дәресләре уңышлы уза, халык аваз иҗатыннан киң файдаланам. Мондый дәресләр балаларны активлаштыра, аларның игътибарын туплый һәм иҗади мохит булдыра.

- Дәресләрне күбрәк табигать күренешләре белән бәйләп алып барырга яратам.

Көз көне балаларның парталарына, күзләрен йомып торган арада, төрле биремнәр язылган яфраклар коела. Карлар да биремнәр яудыра. Җылы яктан кайтучы кошлар да үзләре белән яңа биремнәр, күнегү, кагыйдәләр алып кайталар.)

- Балаларда туган телгә мәхәббәт, китап укуга кызыксыну тәрбияләүдә класстан тыш чараларның әһәмияте зур.

Һәр теманы өйрәнгәннән соң, викториналар, интеллектуаль уеннар, язучылар һәм шагыйрьләр иҗаты белән таныштыру кичәләре уздырыла. Бу кичәләрдә укучылар бик теләп катнашалар.

- Яңа материалны аңлатканда татар телен рус теле белән чагыштырып өйрәтәм.

Мондый алым укучыларны уйланырга, рус телендә менә болай иде, татарча ничек була икән? дип эзләнергә мәҗбүр итә, белемнәрен тирәнәйтергә ярдәм итә, телләрне тигез үзләштерүне күпкә җиңеләйтә.

-Дәресләрдә укучыларның мөстәкыйль эшләрен оештыруга аеруча нык игътибар итәм.

- Сөйләм күнекмәләрен үстерү максатына ирешү өчен, мин сүз сәнгатенә, матур әдәбияткә мөрәҗәгать итәм.

- Һәр балага индивидуаль якын киләм, сәләтле балалар белән эш алып барам.

Укучыларым олимпиадаларда, төрле конкурсларда актив катнашып, призлы урыннар яулый.

Гомумән, дәресне кызыклы, файдалы итү мөмкинлекләре күп. Бары тик яңа алымнарны оста файдалана белергә, эзләнергә генә кирәк.

Мин туктаусыз эзләнәм, педагогик осталыгымны төрле курсылар аша камилләштерәм.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен үткәрелгән семинарларда, киңәшмәләрдә тәҗрибә уртаклашам, бәйгеләрдә катнашам, ачык дәресләр уздырам, матбугат басмаларын алдырам, үзем дә газета-журналларга мәкаләләр язам.

 

Хәзерге заман укытучысына иң кирәкле сыйфатлар дип мин түбәндәгеләрне саныйм.

- үз фәнеңне яхшы белү

- балаларны ярату, аларның шәхесен ихтирам итү, аларга кеше итеп карау

- балаларга иң уңайлы, иң отышлы алымнар белән белем бирә, дәрес материалының иң кирәкле өлешен сайлап ала белү, укучылар алдына бер максат кую һәм шуңа ирешү

- укучыларның активлыгы, дәрестә күп эшләү, уеннарны оста куллану.

- Алган белемнең тормышта нәрсә өчен кирәк булачагын аңлату, күрсәтү, ышандыру.

- Укытучының тышкы кыяфәте, үз-үзен тотышы.

Шушы сыйфатларга ия булган укытучыга балалар үзеннән-үзе тартылалар, киләчәктә дә аңа охшарга тырышачаклар, дип уйлыйм.

Барлык һөнәр кешеләренә караганда да укытучы һәр яктан гүзәл булырга тиеш. Бу – хакыйкать. Аны дәлилләп торуның кирәге юк, дип исәплим. Мин һәрвакыт Ф.Яруллинның “Кешеләр турында без” дигән шигырен истән чыгармаска тырышам, сезне дә шул шигырь белән таныштырасым килә.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә: гомерлеккә сайлаган хезмәтем һәрвакыт минем күңелемне шатландырып, сафландырып тора. Укучыларымны күрүгә, бөтен дөнья мәшәкатьләрем, борчуларым онытыла. Шуңа минем күңелем һаман яшь, шуңа мин бәхетле.

Мин 1 гади укытучы булып

Хезмәт итәм бүген тормышта.

Һәр укучым – язылмаган роман,

Һәр дәресем – маяк тормышка.

Мин бәхетле, әгәр укучыларым

Сөйләсәләр ана телендә.

Кайгыларын, шатлыкларын бергә

Бүлешсәләр татар телендә.

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Аяз Гыйләҗев "Әтәч менгән читәнгә", Туфан Миннуллин "Үзебез сайлаган язмыш; 

Г. Әпсәләмов "Ак чәчәкләр";

Нәбирә Гыйматдинова , Зифа Кадыйрова әсәрләре

Әлеге әсәрләр Намус, Кешелеклелек, Иманлы булу һәм Мәхәббәт кебек мәңгелек изге төшенчәләргә тугры булырга өйрәтәләр.

Мой взгляд на мир

Дөнья гизеп, чит илләрдә булмасам да,

Һәрбер көнем минем хезмәттә.

Мин бит беләм: бары тырыш булса гына

Лаек була кеше хөрмәткә.

Бәхетле мин, һич арттырып әйтмим.

Алда әле күпме юллар бар.

Эшнең тәмен белеп, кулга кул тотынып,

Хезмәттәшләр белән эшләр өчен

Алда әле күпме еллар бар.

Укытучы булу –  зур бәхет ул.

Ул - яраткан минем хезмәтем.

 

 

Мои достижения

Грант РТ "Наш лучший учитель", 2011г.,Грамота РОО,01.10.2009,
Грамота РОО,.21.11.2016, Грамота МКУ «Отдел образования Кайбицкого муниципального района РТ»  за весомый вклад в воспитание подрастающего поколения, многолетний добросовестный труд и в связи с 50 – летием введения должности “Заместитель директора по воспитательной работе”2017

Моё портфолио

Кеше өчен иң кадерле тел - туган тел. Туган тел аша кеше дөньяны таный, зур уңышларга ирешә, биеклекләргә менә. Иң олы хисләрен, ярату һәм нәфрәтне дә тел ярдәмендә белдерә. Тел бөек көчкә ия.       

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: