“ Хөрмәтле Ризаэддин – бер камил зат!”
план-конспект урока (9 класс) на тему

Шәрәфиева Ләйсән Әлхәт кызы

Дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hormtle_rizaeddin.docx31.56 КБ

Предварительный просмотр:

         Дәреснең темасы: “ Хөрмәтле Ризаэддин – бер камил зат!”

( Галим, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин иҗатын өйрәнүгә багышланган                                дәрес үрнәге)

  Максат: Укучыларны мәгърифәтче язучы Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру;язучы иҗатын анализлау һәм бәяләү;балаларда фән буенча тикшеренү-эзләнү күнекмәләре формалаштыру;Р.Фәхреддин иҗатына кызыксыну уяту,ихтирам хисләре уяту;һөнәр сайлауда юнәлешләр бирү.

  Дәрес күренекле мәгърифәтчеләр К.Насыйри,Р.Фәхреддин,М.Акмулла, Ш.Мәрҗәни портретлары,”Карурманны чыккан чакта”җыентыгы,”Асарь”-библиографик җыелмасы 2 томда,китапларыннан күргәзмә, мультимедия,компьютер өчен тестлар,IX сыйныф өчен дәреслек-хрестоматия,”Казан утлары”,”Мирас” журналлары һәм башкалар белән җиһазлана.

  Дәрес тибы:яңа тема өйрәнү.

  Дәреснең методы: тикшеренү-эзләнү.

  Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.

  Укучылардан 1-2 атна алдан нинди һәнәрләр белән кызыксынуларын белешү.Шуннан соң биографлар, фикер ияләре (философ),дин әһелләре,мәгърифәтче галимнәр,журналистлар,әдәбиятчылар,тәрбиячеләр төркемнәренә бүлү.Алар әзерлек эшләре алып баралар.

  1. Яңа төшенчәләр бирү.

 Укытучының кереш сүзе

  • Тарих хикмәтле тегермәнне хәтерләтә.Көннәр,еллар уза барган саен аның туктамыйча әйләнеп тора торган ташлары төрле күренеш-вакыйгаларны,кешеләрне, аларның эш-гамәлләрен бөтереп,суырып ала,барысын бергә кушып уа-уа,башка халәткә күчереп,икенче якка- бүгенгедән узганга таба чыгара тора.Бары зур вакыйгалар,кабатланмас күренешләр,олы шәхесләр,аларның эшчәнлекләре генә мәрхәмәтсез тегермән ташлары аша да ватылмыйча узалар,чарланып,сайланып чыгалар,һәм үзеннән соңгылар өчен гыйбрәт – белем чыганагы булган асыл затлар халыкларның рухи мирасын,тарихи традицияләрен тәшкил итәләр.Һәр халыкның тарихи мирасында зур вакыйгалар белән бергә мөһим урынны аерым шәхесләрнең,дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренең,фикер ияләре һәм галимнәрнең,әдәбият һәм сәнгать вәкилләренең хезмәтләре,иҗатлары биләп тора.Бүгенге дәресебез дә нәкъ менә шундый олуг шәхесебез,танылган мәгърифәтче-педагог,әдип,тарихчы-галим,журналист,күренекле фикер иясе һәм җәмәгать эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддингә багышланачак.
  • Әдипнең бографиясе белән таныштыруны “Биографлар”төркеменә тапшырам.

 1 нче биограф чыгышы:

Ризаэтдин Фәхретдин хәзерге Әлмәт районына кергән Кичү-Чаты авылында (искечә Самара губернасы Бөгелмә өязе Юлдаш авылы) 1859 елның 4 гыйнварында, гаҗәеп суык көннең икенче яртысында дөньяга аваз сала. Аның әтисе Сәйфетдин улы Фәхретдин белән әнисе Мәһүбә Рәмкол кызы гаиләсендә ул бишенче бала була. Аңа кадәр туганнары: Минһаҗетдин, Мәгьсүм, Мәүдүдә һәм Кашафетдин була. Әти-әнисе үз чоры өчен укымышлы, гыйлем ияләре буларак, урта хәлле руханилар нәселеннән булалар. Аеруча әнисе Мәүһүбә яшь вакытыннан ук үз замандаш хатын-кызлары арасында шәриктәшләреннән шактый аерылып торган.

2 нче биограф чыгышы:

Яшь Ризага да беренче сабакны әнкәсе укыта. Биш яшьтә инде Риза шактый йөгерек укый ала. Алты яшендә чакта Риза Фәхретдин үзе укып өйрәнгән китаплары буенча Түбән Шәлчеле авылындагы мәдрәсәгә барып сабак тыңлап кайта. Бу вакытта аның, өлкән агасы биредәге мәдрәсәдә хәлфә булып эшли торган була. Риза сабак тыңлатуда үзенең тырыш шәкерт булуын таныта. Моннан сон, 1867 елның көзендә аны, җизнәсе Гыйлман ахунга ияртеп, Чистай мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Җәйгә кадәр шул мадрәсәдә торып укыганнан соң, июнь башында кире авылга кайта һәм инде ул елны кабат Чистай мәдрәсәсенә барып укый алмый. Үзен генә анда җибәреп укытырга ул кечкенә, ә кабат алып барып укытырга һәм күз-колак булырга кеше булмый. Кабат Юлдаш авылында гына укып кыш чыккач, ул 1869 елның көзендә, мәшһүр мәдрәсәләрдән саналган Шәлчеле авылы мәдрәсәсендә укый башлый. Бирегә аны икенче агасы Кашшафетдин алып бара. Шулай итеп яшь Ризаның, мәдрәсәдә өзлексез уку дәвере башлана. Җәй көннәрен туган авылына кайтып үткәрә, ә көзгә тагын мәдрәсә тормышын башлый.Югары сыйныфта укыганда,ягъни 1886 елда Р.Фәхреддин бөек мәгърифәтче Ш.Мәрҗәни белән очрашырга Казанга килә.Аның белән очраша,хәер-фатихасын ала.

Әдәбиятчы чыгышы:

 Мәдрәсәнең өлкән сыйныфларында укыганда Ризаэддин башлангыч сыйныф балаларын укыта,яңа алымнар куллана һәм бик тиз танылып китә.Сайлаган һөнәренә гомере буе тугры кала.Мәдрәсәне тәмамлап,эшли башлагач,берничә китабы басылып чыга.

Укытучы.Безнең бүгенге дәресебездә дин әһеле дә катнаша.Сүзне аңа бирик.(Ул иң элек матур итеп,кычкырып ”Фатиха” сурәсен сөйли)

Дин әһеле чыгышы:

 1887 елда Ризаэддин Фәхреддин имамлыкка имтихан тота.Ул үз вазифаларын җиренә җиткереп үтәгәнгә күрә бөтен тирә-юньдә абруй казана.1891 елда аны Уфага,Диния нәзарәтенә казый итеп эшкә чакыралар.Шул елны ук Ризаэддин Уфага күчеп китә.

Әдәбиятчы:Уфада казыйлык вазифасын үтәгән чорда Ризаэддин Фәхреддин мәгърифәтчелек идеяләре белән рухланып,“Сәлимә яки гыйффәт”,Әсма,яки Гамәл вә җәза” повестьларын иҗат итеп бастыра.”Асар”(“Эзләр”) исемле библиографик хезмәте өстендә актив эшли.Болардан тыш,”Тәрбияле ана”, ”Тәрбияле бала”, ”Тәрбияле хатын”, ”Шәкертлек әдәпләре”, ”Гайлә”,”Нәсыйхәт”,”Мәшһүр хатыннар”,”Исмәгыйль сәяхәте” кебек тирән эчтәлекле китапларын чыгара.

Мәгърифәтче галим чыгышы:

 1906 елда Ризаэддин Фәхреддин тормышында борылыш ясый.Бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевлар аны Оренбург шәһәренә чакыралар.Казыйлыгын читкә куеп ул баштанаяк иҗат һәм мәгърифәт эшенә кереп чума,мөгаллимлек һөнәрен яңартып җибәрә,берничә ел дәвамында татарның атаклы мәдрәсәсе “Хөсәения”не җитәкли,аны юлга салуга зур көч куя

Укытучы: Хәзер сүзне журналистлар дәвам итә.

1 нче журналист. Ризаэддин Фәхреддин мәшһүр милли басма булган “Шура” журналының алыштыргысыз мөхәррире була һәм бар көчен,белемен,оештыру сәләтен халыкны агарту эшенә сарыф итә. Ул алдан да үзен журналистлык өлкәсендә сыный.Беренче мәкаләләре “Тәрҗеман”,”Шәркый Рус”, “Вакыт” газеталарында басыла.Шулай да аның каләм көче канат җәеп,журналистлык сәләте чын-чынлап “Шура” журналы чыккан чорга туры килә.

2 нче журналист. Фәхреддинов,редактор-оештыручы булудан тыш,журналның актив авторы да була. Һәр санында аның имзасы куелган яисә куелмаган ике-өч мәкаләсе чыга.Кайбер зур күләмле хезмәтләре 4-5,10-15 санда чыга,моның өстенә һәр санда журнал укучыларның сорауларына,хатларына үзе җавап бирә.Боларны исәпкә алсаң,”Шура” битләрендә Р.Фәхреддиннең 700 гә якын мәкаләләре,төрле язмалары дөнья күрә!

Укытучы: Киләчәккә ышаныч,якты өмет хисләре белән яңгыраган мәкаләләре,фикерләре күп булган шикелле,аның пошыну,борчылу тойгылары да аз түгел.Милләтнең,мөселман халыкларының прогресста,аң-белемдә артта калулары,аерым шәхесләрнең наданлыгы,тупаслыгы аны уйландыра,көендерә Әмма Кеше дигән олы затның гел аң-белемгә омтылучанлыгы,тәрбия ярдәмендә яхшы якка үзгәрә алуга сәләтлелеге аны сөендерә –аның өметләренә канат бирә.Шуңа күрә дә ул ару-талуны белмичә эшли.Бу уңайдан тәрбиячеләрнең дә чыгышын тыңлап китик әле.

1 нче тәрбияче чыгышы:

 Ризаэддин Фәхреддин:”Адәм баласы үз-үзен тәрбияләргә һәм камилләштерергә тиеш,буй җиткән һәр кеше үз-үзен тәрбияли ала”,-дип саный һәм аның күп кенә китаплары үз-үзеңне тәрбияләүдә ярдәм итү максатыннан язылган.Үзенең “Тәрбияле бала”исемле китабының иң башында тәрбияле бала нинди булырга тиешлеген,андый баланың гаилә һәм җәмгыять өчен нинди зур байлык икәнлеген күрсәтеп болай яза:”Алтыннан да кыйммәтле,оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр.Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер.Тәрбияле бала-дөнья байлыгына да бирелми һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алыштырылмас-аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр,ни сораса да бирерләр.Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас,йомыш кушмаслар,хурларлар вә кимсетерләр генә”.

2 нче тәрбияче чыгышы:(Ул “Балаларга үгет нәсыйхәт” китабыннан мисаллар китерә.)

 Р.Фәхреддиннең тагын шундый канатлы сүзләре бар:”Балачакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”.Әйе,галимебез тәрбия эшенә җитди карашта булган.Теләсә нинди тәрбия түгел,ә тиешле,дөрес тәрбия бирү юлын кайгырткан.Моның өчен ул бик күп эзләнгән,китаплар укыган,шәригать кануннарына да нигезләнеп,тәрбиягә,белем алуга,әдәп-әхлакка караган 80 гә якын хезмәтен язган.

Мәгърифәтче галим чыгышы:

 Мәшһүр мәгърифәтчене гомере буе татар мәктәпләрендә укыту-тәрбия эшенең куелышы мәсьәләләре борчый.”Ысулы җәдит”(“яңача укыту ысулы”)турында,мәктәпләр,мәдрәсәләр,китаплар,дәреслекләр,уку әсбаплары,китапханәләр,укытучылар әзерләү,табигый һәм дөньяви фәннәрне укытуны яхшырту турында кайгырта,шуларга багышлап бик күп язмалар бастыра.

Дин әһеле чыгышы:

 1917 елның маенда Мәскәүдә мөселманнарның Бөтенрусия корылтаенда Р.Фәхреддинне кабат Диния назәрәтенә казый итеп сайлыйлар һүм ул 1918 ел башында Оренбургтан Уфага күчә.анда бераз казый була,1921 елда Галимҗан Баруди вафат булгач мөфти булып эшли.Әмма Совет власте дин әһелләренең иҗатын чикли.

1 нче биограф:Бар сәламәтлеген,иҗади омтылышларын халкыбызның бай мәдәни мирасын өйрәнүгә багышлаган галим,гомеренең соңгы елларында язмышның кырыс сынавына дучар ителә.Матди мөмкинлекләре кысылганнан-кысыла баруына,гаиләсенең ишле булуына карамастан,аннан салым өстенә салым түләтәләр,төрлечә басым ясыйлар,акчасыз,аш-сусыз утырырга мәҗбүр итәләр.Үзен гаиләсен үлемнән саклап калу өчен,ул китапларын бик арзан бәягә сатып җибәрергә мәҗбүр була,шуның аркасында көчле рухи газаплар кичерә.Гомере буе сау-сәламәт яшәгән хәзрәт 1936 елның 12 апрелендә 77 яшендә,кинәт кенә вафат була.

Фикер иясе чыгышы:

 Бөек гыйлем әһеле булган бу олуг затның тормышын өйрәнүдә  Миркасыйм  Госманов, Мөхәммәт Гайнуллин, Мәдинә Рәхимкулова, Әнвәр Хәйри,Равил Әмирхан,  Гайса Хөсәенов, Равил Үтәбай-Кәрими, Дамир Гарифуллин, зур өлеш кертәләр. Мәгърифәтче шагыйрь М.Акмулла аның турында: ”Хөрмәтле Ризаэддин – бер камил зат” дип язып калдырган. Мәшһүр галимнең хезмәтләрен бүгенге заман укучылары да яратып укый. Р.Фәхреддинне халык онытмый. Кичүчат, Түбән Чыршылы авылларында музейлар эшли, Кичүчат авылы мәчете аның исемен йөртә, Әлмәт шәһәрендә Р.Фәхреддин исемендәге гимназия, урам бар. Шулай ук  аның исемендәге премия дә булдырылган. Кичүчат авылында әдипнең исеме бирелгән чишмә ага.

 III. Дәрестә алган белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту максатыннан тестлар тәкъдим ителә.

1.Р. Фәхретдинов кайсы районда туган?

а) Әтнә

ә) Әлмәт

б) Әлки

2. Р. Фәхретдиновның туган авылы

а) Кече Тау

ә)Керкәле

б) Кичүчат

3. Р Фәхретдин күпчелек хезмәтләрендә  нәрсә турында яза?

а) ел фасыллары

ә) тәрбия

б) язучылар

4. Уфада Р. Фәхретдин кем булып эшли?

а) укытучы

ә) казый

б) журналист

5. Кайсы китап Р. Фәхретдиннең хезмәтләренә нигезләнеп язылган?

а) “Әбүгалисина”

ә) “Балаларга үгет-нәсыйхәт”

б) “Сылу-көмеш”

6. Р. Фәхретдинов кем ул?

а) галим, мәгърифәтче,итекче

ә) укытучы, тарихчы, эшче

б) галим, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе

7.”Асәр” нинди характерда язылган?

а) әдәби

ә) дини

б)библиографик

8. Галимнең тормышын һәм  иҗатын өйрәнүчеләр рәтен билгеләгез.

а) К.Насыйри,Ф.Мусин

ә) Ә.Хәйри,М.Госманов,Р.Әмирхан

б) М.Зәкиев,Ф.Галимуллин

 (Экранга дөрес җавапларны чыгару.Укучылар белемнәрен тикшерәләр һәм үзбәя куялар.)

IV. Рефлексия.

Укытучы.Укучылар,бүгенге дәрестә нәрсәләр белдегез?Хәзер чыгышлар буенча нәтиҗә ясыйк.(Укукчыларның фикерләре тыңланыла.)

V. Өй эше.

1. Р.Фәхреддиннең әсәрләрен укырга.

2.Тупланган материаллардан стена газетасы чыгарырга.

 3. Фәхреддиннең хикмәтле сүзләрен ятларга, әти-әниләр белән бергәләп мәгънәсенә төшенергә.  

  Укучыларга билгеләр куела.

   Укытучының йомгаклау сүзе. Р.Фәхреддиннең бөтен гомере Яхшылык, Белем, Мәгърифәт һәм Дин өчен көрәшкә багышлана. Риза казый Аллаһ хозурына фани дөньяда бик күп кешеләргә туры юлны күрсәтеп һәм изге гамәлләр кылып китә.

                              Без тарихта,шөкер,эзлебез:

                              Еллар үтеп кайта шәхесләр.

                              Иле, халкы,җире өчен

                              Җанын биргән олы әһелләр.

   

                              Мәңгелеккә халык йөрәгенә,

                              Урамнарга кайта исемнәр.

                              Китмәс өчен,үз җирендә

                              Хаклы урын ала даһилар.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фразеологик әйтелмәләрнең Ш.Камал иҗатында кулланылышы

Ш.Камал иҗатына күзәтү.Аның иҗатында фразеологик әйтелмәләрнең төрләре....

Фразеологик әйтелмәләрнең Ш.Камал иҗатында кулланылышы

Ш.Камал иҗатына күзәтү.Аның иҗатында фразеологик әйтелмәләрнең төрләре....

Философия абсурдизма и экзистенциализма (на примере творчества Кафки и Камю))

Данный реферат отражает суть творческого метода обоих писателей. В работе полностью раскрыта специфика их литературных взглядов....

Камеи.

Презентация предназначена для урока изобразительно искусства и художественного труда по теме "Камеи"....

Выход из одиночества…Урок внеклассного чтения в 10 классе. (Экзистенциальное восприятие мира в повести А. Камю «Посторонний»)

«Посторонний» – яркий пример экзистенциализма, основным критерием которого является п...

Творческий вечер "Весна на Каме"

Этот вечер  посвящается талантливой  елабужской писательнице Гульзаде Ахтямовой....

“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...