Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау
план-конспект урока (9 класс) на тему

Шәрәфиева Ләйсән Әлхәт кызы

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау  . (9нчы сыйныф, ДЙАга әзерлек дәресе)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл iyarchenle_kushma_zhomllrne_kabatlau.docx54.12 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау  . (9нчы сыйныф, ДЙАга әзерлек дәресе)

Максат: 1) укучыларның иярченле кушма җөмләләр буенча алган гомуми теоретик һәм гамәли материалны үзләштерү дәрәҗәләрен тикшереп, ДЙАга әзерлек күнекмәләре формалаштыру;

2) өйрәнгәннәрне гамәлдә куллана белү, фикерләү сәләтен үстерү, татар телендә дөрес һәм матур сөйләшү теләге тудыру;

3)  китап укуга  кысыксыну  тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, пректор, тестлар, бланклар, бәяләү өчен төрле төстәге түгәрәкләр.

Кулланылган материал: 9 нчы сыйныф татар теле дәреслеге, ДЙА енә әзерләнү өчен кулланма,  Ч.М. Харисова “ Татар теле. Анализ үрнәкләре.”,“Татар халык авыз иҗаты. Мәкальләр.”

Дәрес тибы: кабатлау дәресе

Методлар : әңгәмә, өлешчә эзләнү

Дәрес барышы

I Оештыру моменты  Исәнләшү..

   

  1. Дәрескә әзерлекне тикшерү.
  2. Уңай психологик халәт урнаштыру.  . (Слайд №1)

Хәерле көн телик таңнар саен

Аяз күкләр телик җиребезгә

Кояшлы көн телик  һәр кешегә

Һәм иминлек телик җиребезгә

Хәерле көн телик барчабызга

Хәерле көн телик үзебезгә

Менә тагын яңа көн туды, һәр яңа көн тууга бу җирдә яшәргә теләгебез арта. Без  моның белән бик бәхетле.  Менә шундый матур сүзләр  белән дәресебезне башлап җибәрергә телим. Дәрестә һәрберегезгә уңышлар телим.

     Дәрескә дә мин эпиграф итеп олуг мәгърифәтче галим Риза Фәхреддиннең мондый сүзләрен алдым: (слайд №2)«Кеше булыр өчен иң кирәкле шарт шул: гыйлемле, бәхетле, тәүфыйклы булу. Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер сез ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрен дә үзегез җыярсыз».

- Укучылар игътибар белән  2 җөмләне  күзәтик.(уку). Бу җөмләләрдән чыгып сез нәрсә әйтә аласыз? Шулардан чыгып дәресебезнең уку мәсьәләсен билгеәп карыйк.(Бу җөмләләр ирченле кушма җөмләләр.Укучылар җавабы)

1. Иярчен хәбәр җөмлә.[      ],(   )-аналитик бәйләнеш, тыныш билгесе- көттерү паузасы.

2. Иярчен шарт җөмлә.  (    ),  [    ]. – синтетеик бәйләнеш, тыныш билгесе- өтер.

Нәтиҗә: Дөрес,укчылар,бүгенге дәресебезнең УМ иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.(слайд №3)

II.Актуальләштерү өлеше:

- Укучылар, сез үткән дәресләрдә нинди темалар өйрәндегез?(Иярченле кушма җөмлә)

- Нинди җөмләгә иярченле кушма җөмлә дип әйтәбез?(Үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләр иярченле кушма җөмлә дип атала)

- Бик дөрес, яхшы.Ә хәзер игътибар белән тактага карыйбыз. Нәрсәләр ясалган? (Схемалар)(Слайд№4)

1.(...-са),[ ]         1.(кайда...),[шунда...]

2.(...-ү белән),[ ]                                    2. ( ),[юкса]

3.(...-га карамастан),[ ]                         3.[ ],(чөнки...)

4.( ) [ ]                                                   4.  [ ],(әйтерсең...)

                                                               5.  [ ]: ( ).

- Әйе, иярченле кушма җөмләләрнең схемалары.Шушы схемаларга карап, без нәрсә әйтә алабыз?

Төзелеше яганнан иярченле кушма җөмләләр ничә төргә бүленәләр? (2)

- Ниндиләргә?(Аналитик һәм синтетик)

-Кайсысы синтетик, кайсысы аналитик?

-Синтетик иярчен җөмләләрнең бәйләүче чараларын әйтегез, шушы схемалар сезгә ярдәмгә килер, (кушымчалар, бәйлек сүзләр, янәшә тору) 
- Аналитик иярчен җөмләләрнең бәйләүче чараларын әйтегез.(парлы һәм ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр, теркәгеч сүзләр,көттерү паузасы) (Слайд№5)

1. Баш җөмләгә бәйләүче чараларның хәбәр составында тору-тормавына карап, иярчен җөмләләр  аналитик һәм синтетик булалар. (төзелешенә)

2. Аналитик иярчен җөмләнең хәбәре составында бәйләүче чаралар килми,  ул баш җөмләгә керешеп китми, аналитик иярчен җөмләнең җөмлә икәнлеге күренп тора, шуннан чыгып, андый иярчен җөмләләр аналитик иярчен җөмләләр дип атала.

3. Баш җөмләгә үзенең хәбәре составында тора торган чаралар ярдәмендә бәйләнгән иярчен җөмлә баш җөмләгә керешеп китә, ягъни синтезлаша. Мондый җөмләне синтетик иярчен җөмлә дип атыйлар.

4. Аналитик бәйләүче чаралар:мөнәсәбәтле сүзләр, теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр, көттерү паузасы.(интонация). Тыныш билгесе: ике нокта, баш җомләгә парлы мөнәсәбәтле сүзләр һәм ияртүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнгән иярчен җөмләләр янында өтер, ялгызак мөнәсәбәте булган баш җөмлә иярчен җөмләдән соң килсә, аның алдыннан өтер куела.

5. Синтетик бәйләнешене белдерүче чаралар:кушымчалар, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, янәшә тору юлы. Тыныш билгесе: үзе бәйләгән сүздән ерак торган синтетик иярчен җомлә баш җөмләдән өтер белән аерыла, янәшә торганда бернинди билге куелмый.

- Бик яхшы,дөрес.

ΙΙΙ Ныгыту.

- Ә хәзер,укучылар, эшебезне дәвам итәбез Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан нинди төрләрен беләсез?(әйтәләр, слайд ачыла бара) (Слайд№6)

-Хәл җөмләләр үзләре ничә төркемчәгә бүленә? (Слайд№7)

Нәтиҗә: 1. Иярченле кушма җөмләләрне мәгънә ягыннан төркемлибез.

                2. Иярчен хәл җөмлә үзе 8 төрле төркемчәгә бүленә.


-Ә хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз,бүгенге числоны,сыйныф эшен язып куябыз.

-Алдыгызда карточкалар бар, анда җөмләләр язылган,1нче төркем шул җөмләләрнең схемасын төзи,төзелеше ягыннан төрен билгели,2 нче төркем схемасын төзи,
иярчен җөмлә төрләрен әйтергә.(укучыларга таратыла, һәрберсе җөмләне тикшереп, төрен, бәйләнешен, бәйләүче чараны атыйлар.) Слайд ачыла №8

1. Китап уку кешенең йөзенә нур, шатлык китерсә, зиһен хезмәте белән шөгыльләнүчеләр мәхәббәтле булыр. (синтетик иярчен шарт җөмлә)

2. Сез яман холыклы балалардан ерак булыгыз, чөнки яман холык йогышлы булыр. (аналитик иярчен сәбәп җөмлә)

3. Мәҗлес тәмам булгач, кунак хуҗага рәхмәт әйтеп саубуллашып китәр. (синтетик вакыт җөмлә)

4. Киңәшем шул: күңелегез намус дигән төшенчәне югалтмасын.(аналитик хәбәр җөмлә)

5. Шунысы кызганыч: әдәпсездә бәхет юк.(аналитик ия җөмлә)

6. Тик шуны яхшы беләм: бала ата-ана белән йомшак сөйләшергә тиеш.(аналитик тәмамлык җөмлә)

7.Үзең тапмаган малның кадере юк. (синтетик аергыч җөмлә)

8. Кайда ныклы тәртип, шунда бәхет һәм тәүфыйк.(аналитик урын җөмлә)

9. Баланы шул рәвешчә сынарга кирәк: ул аны үзе сизмәсен.(аналитик рәвеш җөмлә)

10.Гәрчә бу хакта сорамасалар да, балалар өй эшләрендә ата-аналарына булышырга тиешләр.(синтетик кире җөмлә)

                                  III  төркемнәрдәге эшчәнлек.

5. Китап белән эш. 140 нчы күнегү.

                                I төркем 1,2,3,4.(һәрбер варианттан берәр кеше тактада эшли)

                                II төркем 6, 7, 8,9.

Нәтиҗә  Нинди генә язучыны алсак та, һәрберсе иярченле кушма җөмләләр куланып, әсәр телләрен баеталар, җөмләләр бер- берсенә бәйләнеп, бәйләнешле сөйләм барлыкка китерәләр.

                                            Физкульминутка. 

(Мин әйтеп барам, ә сез минем белән берлектә эшлисез)

 Сезнең белән ялыбызны кышкы табигатьтә үткәрербез. Балалар, һәрнәрсәнең үзенә хас матурлыгы була, аны күрә белергә, аның белән ләззәтләнә белергә кирәк. Менә кышкы көн. Кышның колакны чеметтереп ала торган( колакларны тоталар) суыклары булса да, аның үз яме бар. Кышның җилсез көне Яңа гына явып киткән кар күзләрне чагылдыра. (күзләрен кысалар) Энҗе кар бөртекләре әле уң кулыма, әле сул кулларыбызга килеп куналар(уч төпләренә) да эреп юкка чыгалар. Зәп-зәңгәр күк йөзендә кояш балкый. Рәхәт, саф һава(тын гына сулыйлар). Тауда кышкы көнгә куана-куана балалар чаңгы шуа(кул һәм аяк белән хәрәкәтләре ясыйлар). Кышкы саф һавада күкрәкләренә тутырып, һава сулыйлар да(һава сулау), күзләрен йомып, хәл алалар. Һәм дәррәү чүгәләп, бер- берсен кар яңгыры белән  коендыра башладылар. Күрегез, дөнья ничек матур, ничек гүзәл. Бары тик күңел күзе белән күрә белергә генә кирә. Рәхмәт. Тыныч кына урыннарыбызга утырабыз.

         

7. Укучыларның тиз фикерләү, төгәл җавап бирү сәләтләрен үстерү. Мәкальләрнең дәвамын дәвамын әйтеп бетерү, иярчен җөмләне табу, иярченле кушма җөмләнең төрен әйтү.

(Слайд №13) экранга бер өлеше чыга)

1.Кем  эшләми,(шул ашамый).(иярчен ия җөмлә)

 2. Кем арбасына утырсаң, (шуның җырын җырларсың). (иярчен аергыч җөмлә).

3. Эшкә теләк булса, беләк чыдар. (иярчен шарт җөмлә)

4.Тел әйтә алмаганны (җыр әйтер.) ( иярчен тәмамалык җөмлә)

5. Агачы нинди, (җимеше шундый)(иярчен хәбәр).

6. Нинди генә җылы сүзләр әйтсәк тә, (ана күңелендәге җәрәхәт төзәлмәс).(иярчен кире җөмлә)

7. Агачны яфрак бизәсә, (кешене хезмәт бизи)(иярчен шарт җөмлә)

8. Йөз сум акчаң булганчы,(йөз дустың булсын. )(иярчен күләм җөмлә).

9.Түләве нинди,(эше шундый)(иярчен хәбәр җөмлә)

10.Эше барның (ашы бар)(иярчен аергыч җөмлә)

Нәтиҗә: Халык авыз иҗаты -әби-бабаларыбыздан калган югалмас хәзинә. Үтемле, төпле фикерне җыйнак итә.Халык авыз иҗаты никадәр бай, хикмәтле һәм гыйбрәтле мәкальләргә бай. Аларда үзебезгә  көндәлек кылган эш- гамәлләребезгә, әдәби сөйләмебезгә кабул итеп алырлык мәкальләр күп. Мәкальләр безне әдәп-әхлак сыйфатларына тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия. Аналитик җөмләдә өтер куела, синтетик иярчен җөмләдә янәшә тору булганда өтер куелмый.

Бирем: Карточкалар белән эш.Экранга күз салыйк әле.Җөмләләр брелгән.Сез  тыныш билгеләрен куеп, схемаларын төзергә тиеш буласыз.Һәр төркемнән берәр укучы чыгып такта янында эшли.калганнар дәфтәрләргә эшл и  

Ул килгәнче без кайтып киттек.

2.  Әни килгәндә апа киткән иде.

3. Өч көн үткәч төнлә белән Якубның тәрәзәсен    чиерттеләр.

4. Татарстанда уннарча шәһәр нефть  промышленносте барлыкка килгәч үсеп чыкты.

5. Бүреләр аучының сарыгын аучы ауда йөргәндә ашап киткәннәр.

Тикшерәбез:

1. Аналитик иярчен җөмлә, схема:

                                            (...-гәнче),[  ].

2. Аналитик иярчен җөмлә, схема:  

                                            (...-дә),[   ]

3. Синтетик иярчен җөмлә, схема:      

                                             [...,(....),…]

4. Синтетик иярчен җөмлә, схема:

                                             [...,(...-гәч),…]

5. Синтетик иярчен җөмлә, схема:

                               [...(...-дә)…]- янәшә тору чарасы

Яхшы укучылар, ә хәзер киләсе биремне без текст өстендә эшлибез. Уку елы ахырында сез татар теленнән имтиханны ДЙА формасында бирәчәксез, ә имтиханга әзерлек һәр дәрестә диярлек булырга тиеш. Менә бүгенге дәрестә дә без тест эшләү күнекмәсе алабыз. Сезнең алдыгызда текст бирелгән, шул текстка нигезләнеп, сез сорауга җавап табарга тиеш буласыз.

 Биремнәрне дәфтәрләрдә  түгел, ә ДЙА бланкларына үтәрсез, ә аның белән эшләү тәртибе белән сез таныш. Экранда да, сезнең алларыгызда да текст бирелгән.(Текстны уку) Бу текстта сүз туган тел турындабара.Мин бу текстны юкка гына алмадым.Фефраль аенда ,ягъни 21 нче февраль-Туган телләр көне. Безнең туган телебез –  татар теле искиткеч бай, моңлы, серле, нәфис, йомшак, тәмле ул. Телебезне өйрәник, саф килеш саклыйк, баетыйк, ямьсез сүзләр белән чүпләмик, ә үзебездә сөйләм культурасы тәрбиялик. Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең  мәгънәсен аңлатып, фикерегезне сочинение итеп өйдә язып килерсез. Белгәнегезчә, бу дәүләт имтиханында 3бүлеге биременә керә. Без андый биремнәрне һәрдаим үтибез.. Хәзер 2-10 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез.

слайд №7,8

               Текстны укыгыз һәм 2-10 нчы биремнәрне үтәгез.

1) Теле туган теле белән ачылмаса да, аны өйрәнү аша кеше үзенең борынгы бабалары рухы белән тоташа, интеллектуаль һәм рухи яктан  үсә, байый. 2) Чөнки “телдә халыкның милли психологиясе, характеры, фикерләү һәм иҗат үзенчәлекләре ачыла, тарихы һәм мәдәнияте чагылыш таба.

3) Туган телне яхшы белү, саклау һәм үстерү – ул телдә иҗат  ителгән әдәбиятны, сәнгатьне үзләштерү, үстерү, халыкның рухи хәзинәләрен, мәдәниятен, тарихын, авыз иҗатын киләчәк буыннар өчен саклап калу дигән сүз”.

4) Тел яшәсен өчен, бу телдә сөйләшүче халык кирәк. 5) Халык та үз теле белән генә тулы мәгънәсендә халык дип кабул ителә. 6) Халыкның дәүләтчелеге була икән, телнең кулланылыш даирәсе дә киңәя, үсә, байый. 7)Алар үзара тыгыз бәйләнештә, шул чакта гына аларның һәркайсы тулы кыйммәтле яшәешкә ия.

 

2-10 нчы биремнәрнең җавабын сүз (сүзтезмә) яки цифр белән күрсәтегез

2. Иярченле кушма җөмлә:

а)үзара иярту юлы белән бәйләнгән

б)үзара тезү юлы белән бәйләнгән

3.4 нче җөмлә составындагы иярчен җөмләнең төрен күрсәтергә.

4. 1-3 җөмләләрдән синтетик иярченле кушма җөмләнең номерын языгыз.

5. 7 нче җөмләдәге иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чараны күрсәтергә.

6. Иярчен җөмләнең төре әйтегез:

Тел яшәсен өчен, бу телдә сөйләшүче халык кирәк.

 а) иярчен ия җөмлә

б) иярчен максат җөмлә

7. 6 нчы җөмлә составындагы  иярчен җөмләнең структур төрен күрсәтергә.


8. Иярчен җөмләнең төрен әйтегез:

Алар үзара тыгыз бәйләнештә, шул чакта гына аларның һәркайсы тулы кыйммәтле яшәешкә ия.

а) иярчен вакыт җөмлә

б) иярчен сәбәп җөмлә
9. Иярчен шарт җөмләнең нинди төрләре була:

а) синтетик 

б) аналитик,синтетик
10. Иярчен җөмләнең төрен әйтегез:

Теле туган теле белән ачылмаса да, аны өйрәнү аша кеше үзенең борынгы бабалары рухы белән тоташа, интеллектуаль һәм рухи яктан  үсә, байый.

а) иярчен шарт җөмлә 

б) иярчен кире җөмлә
Җаваплар: 2- а,3-максат,4-1,5-шул чакта,6-б,7-синтетик,8- б,9-б,10-б
Йомгаклау.
        Бүгенге дәрестә без нинди теманы кабатлап үттек?


  • Нинди эшләр эшләдек?

  • Кайсы эш төре сезгә күбрәк ошады?

  • Ни өчен?

  • Барыгыз да әйбәт эшләдегез. Алган билгеләрегез журналга куелыр.

  • Без дәрестә куйган максатларыбызга ирештек. Иярченле кушма җөмләләрне яхшы үзләштергәнсез. Барыгыз да бу теманы аңлагансыз. Бер-ике укучыга анализ биреп китәргә.


VI Өй эше, билгеләр кую.  слайд №20

Тел яшәсен өчен, бу телдә сөйләшүче халык кирәк.  Халык та үз теле белән генә тулы мәгънәсендә халык дип кабул ителә. Халыкның дәүләтчелеге була икән, телнең кулланылыш даирәсе дә киңәя, үсә, байый. 

Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең  мәгънәсен аңлатып,иярченле кушма җөмләлә кулланып  сочинение итеп  язып килегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.8 класста татар теле дәресе.

Тема: Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.Максат: Укучыларның иярченле кушма җөмлә турындагы белемнәрен ныгыту, системалаштыру, схема төз күнекмәләрен булдыру. Әдәп һәм әхлак тәрбиясе бирү, җавапл...

Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау

Халык авыз иҗаты әсәрләре аша иярченле кушма җөмләләрне кабатлау дәресе. Алар халкыбызның тел байлыгын, зирәклеген күрсәтә...

“Күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне кабатлау ” ( 8 нче сыйныф )

“Күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне кабатлау ” дигән темага дәрес эшкәртмәсе үрнәге ( 8 нче сыйныф )...

Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау.

9нчы сыйныфта үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...

8 нче сыйныфта иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау

Иярченле кушма җөмлә төренә караган мисалларны халык мәкальләреннән, сынамышларыннан һәм якташ язучыбыз Н.Гыйматдинова әсәреннән табу. Алган белемнәрне гамәли күрсәтә белү.  Дәрестә укучылар “ Ка...

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау

Укучыларның иярченле кушма җөмлә турында белемнәрен ныгыту, иярченле кушма җөмләләрне күнегүләрдә аера белү һәм сөйләмдә куллану күнекмәсен ныгыту, синтаксик анализ ясау, системага салу; иҗади фикерлә...