Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау
план-конспект урока (8 класс) на тему

Васильева Гульназ Фазиловна

Укучыларның иярченле кушма җөмлә турында белемнәрен ныгыту, иярченле кушма җөмләләрне күнегүләрдә аера белү һәм сөйләмдә куллану күнекмәсен ныгыту, синтаксик анализ ясау, системага салу; иҗади фикерләү сәләтен, һәм әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon deres_eshkertmese.doc84.5 КБ

Предварительный просмотр:

.Тема : Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.

Максат: Укучыларның иярченле кушма җөмлә турында белемнәрен ныгыту, иярченле кушма җөмләләрне күнегүләрдә аера белү һәм сөйләмдә куллану күнекмәсен ныгыту, синтаксик анализ ясау, системага салу; иҗади фикерләү сәләтен, һәм әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: Тестлар, мәкальләр, җөмләләр, схемалар язылган карточкалар,картина  таблицалар.

 Дәрес төре: катнаш

  Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрен гомумиләштерү һәм системалаштыру

 Метод: әңгәмә, эзләнү-проблемалы, милли-төбәк компоненты

 Алым: иҗади, индивидуаль, дифференциаль эш

План.

       I. Оештыру.

Исәнләшү..

   Уңай психологик халәт. (Слайд №2)

                                                         Хәерле көн телик таңнар саен,

Аяз күкләр телик җиребезгә.

Кояшлы көн телик һәр кешегә,

Һәм иминлек телик җиребезгә,

Хәерле көн телик барчабызга,

Хәерле көн телик үзебезгә.

    Һәммәгезгә хәерле, имин көннәр теләп, бүгенге дәресебезне башлыйбыз. Татар дөньясы, гомумән төрки халыклар татар милләтенең бөек мәгърифәтчесе булган,(слайд ачыла, портрет, китаплары. (Слайд №3) алтын хәрефләр белән тарихка кереп калган бөек мәгърифәтченең тууына150ел булуга хәзерләнә. Бүгенгесе көндә Әлмәт шәһәрендә Риза Фәхреддин укулары бара. һәм, гомумән, Русиядәге төрки халыклары тарихында биниһая күп хезмәтләре һәи фидакяр гамәлләре белән тирән эз калдырган Р.Фәхреддинннең иҗади мирасы гаять күпкырлы. Дәрестә Р. Фәхреддин әсәрләреннән мисаллар китереләчәк. Чөнки үгет- нәсихәтләре, әйтелгән гыйбарәләре тирән мәгънәгә, олы фикер байлыгына бай.

     Дәрескә дә мин эпиграф итеп олуг мәгърифәтче галим Риза Фәхреддиннең мондый сүзләрен алдым: (слайд №4)«Кеше булыр өчен иң кирәкле шарт шул: гыйлемле, бәхетле, тәүфыйклы булу. Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер сез ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрен дә үзегез җыярсыз».

- Укучылар игътибар белән  2 җөмләне  күзәтик.(уку).

1. Иярчен хәбәр җөмлә.[      ],(   )-аналитик бәйләнеш, тыныш билгесе- көттерү паузасы.

2. Иярчен шарт җөмлә.  (    ),  [    ]. – синтетеик бәйләнеш, тыныш билгесе- өтер.

Нәтиҗә: бүгенге дәрестә иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.

   II Актуальләштерү. Индивидуаль эшчәнлек.

1. Тест(вариантлап өләшү)

- Иярченле кушма җөмләләр буенча белемнәрегезне бәяләү өчен, тестлар өләшәм, белеем дәрәҗәләрегез исәпкә алына.(I-белем, II-әхлак,- III-хәтер, IV-елмаю, V-тырыш)          

                  Белем

                   Әхлак

                   Хәтер

                  Елмаю                 Бәхет

                  Тырыш

(Слайдта тикшерү  №6)

         -Әлбәттә,  белемле булу, шулай ук әхлак кануннары белән яшәү, борынгы тарихны онытмыйча,  ата- бабалардан калган мирасны хәтердә яңарту, елмаюлы караш, һәркайда тырышып эшләү, яшьнәү кирәк. Мин инде исә, сездә әлеге сыйфатларның барлыгына ышанып калам.

  2. Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре.(Слайд №7)

- Ә хәзер,укучылар, эшебезне дәвам итәбез. Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан нинди төрләрен беләсез?(әйтәләр, слайд ачыла бара)

 3. Иярчен хәл җөмләләр гаиләсе.(Слайд№ 8)

-Хәл җөмләләр үзләре ничә төркемчәгә бүленә?

Нәтиҗә: 1. Иярченле кушма җөмләләрне мәгънә ягыннан төркемлибез.

                2. Иярчен хәл җөмлә үзе 8 төрле төркемчәгә бүленә.

4. Риза Фәхреддиннең «Балаларга  үгет- нәсыйхәт» китабыннан бирелгән җөмләләрнең  иярчен җөмлә төрләрен әйтергә.(укучыларга таратыла, һәрберсе җөмләне тикшереп, төрен, бәйләнешен, бәйләүче чараны атыйлар.) Слайд ачыла №9

1. Китап уку кешенең йөзенә нур, шатлык китерсә, зиһен хезмәте белән шөгыльләнүчеләр мәхәббәтле булыр. (синтетик иярчен шарт җөмлә)

2. Сез яман холыклы балалардан ерак булыгыз, чөнки яман холык йогышлы булыр. (аналитик иярчен сәбәп җөмлә)

3. Мәҗлес тәмам булгач, кунак хуҗага рәхмәт әйтеп саубуллашып китәр. (синтетик вакыт җөмлә)

4. Киңәшем шул: күңелегез намус дигән төшенчәне югалтмасын.(аналитик хәбәр җөмлә)

5. Шунысы кызганыч: әдәпсездә бәхет юк.(аналитик ия җөмлә)

6. Тик шуны яхшы беләм: бала ата-ана белән йомшак сөйләшергә тиеш.(аналитик тәмамлык җөмлә)

7.Үзең тапмаган малның кадере юк. (синтетик аергыч җөмлә)

8. Кайда ныклы тәртип, шунда бәхет һәм тәүфыйк.(аналитик урын җөмлә)

9. Баланы шул рәвешчә сынарга кирәк: ул аны үзе сизмәсен.(аналитик рәвеш җөмлә)

10.Гәрчә бу хакта сорамасалар да, балалар өй эшләрендә ата-аналарына булышырга тиешләр.(синтетик кире җөмлә)

11.Бала никадәр кешеләргә ягымлы булса, ул шулкадәр савап алыр. (аналитик күләм җөмлә)

12. Бала бәхетле булсын өчен, ата-ана барлык тырышлыгын куя.(синтетик максат җөмлә)

13. Бала сөенүгә, әти-әни бик шат.(синтетик тәмамлык җөмлә)

Нәтиҗә:

1. Баш җөмләгә бәйләүче чараларның хәбәр составында тору-тормавына карап, иярчен җөмләләр  аналитик һәм синтетик булалар. (төзелешенә)

2. Аналитик иярчен җөмләнең хәбәре составында бәйләүче чаралар килми,  ул баш җөмләгә керешеп китми, аналитик иярчен җөмләнең җөмлә икәнлеге күренп тора, шуннан чыгып, андый иярчен җөмләләр аналитик иярчен җөмләләр дип атала.

3. Баш җөмләгә үзенең хәбәре составында тора торган чаралар ярдәмендә бәйләнгән иярчен җөмлә баш җөмләгә керешеп китә, ягъни синтезлаша. Мондый җөмләне синтетик иярчен җөмлә дип атыйлар.

4. Аналитик бәйләүче чаралар:мөнәсәбәтле сүзләр, теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр, көттерү паузасы.(интонация). Тыныш билгесе: ике нокта, баш җомләгә парлы мөнәсәбәтле сүзләр һәм ияртүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнгән иярчен җөмләләр янында өтер, ялгызак мөнәсәбәте булган баш җөмлә иярчен җөмләдән соң килсә, аның алдыннан өтер куела.

5. Синтетик бәйләнешене белдерүче чаралар:кушымчалар, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, янәшә тору юлы. Тыныш билгесе: үзе бәйләгән сүздән ерак торган синтетик иярчен җомлә баш җөмләдән өтер белән аерыла, янәшә торганда бернинди билге куелмый.

                                  III  төркемнәрдәге эшчәнлек.

5. Китап белән эш. 140 нчы күнегү.

                                I төркем 1,2,3,4.(һәрбер варианттан берәр кеше тактада эшли)

                                II төркем 6, 7, 8,9.

Нәтиҗә  Нинди генә язучыны алсак та, һәрберсе иярченле кушма җөмләләр куланып, әсәр телләрен баеталар, җөмләләр бер- берсенә бәйләнеп, бәйләнешле сөйләм барлыкка китерәләр.

                                            Физкульминутка. 

(Мин әйтеп барам, ә сез минем белән берлектә эшлисез)

 Сезнең белән ялыбызны кышкы табигатьтә үткәрербез. Балалар, һәрнәрсәнең үзенә хас матурлыгы була, аны күрә белергә, аның белән ләззәтләнә белергә кирәк. Менә кышкы көн. Кышның колакны чеметтереп ала торган( колакларны тоталар) суыклары булса да, аның үз яме бар. Кышның җилсез көне Яңа гына явып киткән кар күзләрне чагылдыра. (күзләрен кысалар) Энҗе кар бөртекләре әле уң кулыма, әле сул кулларыбызга килеп куналар(уч төпләренә) да эреп юкка чыгалар. Зәп-зәңгәр күк йөзендә кояш балкый. Рәхәт, саф һава(тын гына сулыйлар). Тауда кышкы көнгә куана-куана балалар чаңгы шуа(кул һәм аяк белән хәрәкәтләре ясыйлар). Кышкы саф һавада күкрәкләренә тутырып, һава сулыйлар да(һава сулау), күзләрен йомып, хәл алалар. Һәм дәррәү чүгәләп, бер- берсен кар яңгыры белән  коендыра башладылар. Күрегез, дөнья ничек матур, ничек гүзәл. Бары тик күңел күзе белән күрә белергә генә кирә. Рәхмәт. Тыныч кына урыннарыбызга утырабыз.

         

 6. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү Лотфулла Фәттахов «Сабантуй»

  -2009 нчы ел  Татарстанда «Спорт һәм сәламәт яшәү елы» дип игълан ителү сәбәпле, (Слайд№10. эмблема) без дә 1 нче гыйнвардан яңа тормыш башларга, спортка якынрак килергә һәм сәламәт булырга карар итәбез.

 Яңа спрот елында һәммәгезнең көчле булуын, дөнья күләмендә үк булмаса да, шәхси рекорд куюыгызны теләп калам!

Яшәешебезгә эчкечелек, наркотик кебек яман чирләр үтеп кермәсен. Спорт һәркемнең көндәлек тормышында урын алсын иде дип әйтәсе килә. Юкка гына өлкәннәр: «Сәламәт тәндә- сәламәт акыл»,- дип әйтми ул. «Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы» турында кереш сүз. Юкка гына сүземне сәламәтлек темасына багышламадым. Алдагы эш төребез л. Фәттаховның(Слайд №11) «Сабантуй» картинасы белән эшләү булачак.

  1. Лотфулла Фәттахов турында мәгълүмат.

  Л.Фәттахов –1950-80 нче елларда әйдәп баручы сынлы сәнгать остасы. Аның тарафыннан күпме картиналарга җылылык күчте, аның эшләрендә төсләр балкышы күңелгә рәхәтлек бирә. Иң яхшы картиналары музейларның горурлыгы булып тора. Россиянең халык рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

 2. Картинага кереш.( Слайд №12)

Әле генә кышкы табигатькә экскурсия ясасак, инде сезнең белән җәй айларына әйләнеп кайтыйк.Һәрбер ел фасылының үз матурлыгы, яме бар.Кышы, көзе, язы, җәе дисеңме, һәммәсенең үз үзенчәлеге, үз табигать төсмерләре бар. Шушы ямьле кыштан соң, сезнең белән аллы- гөлле чәчәкле, шифалы яңгырлы, назлы җилле, кып-кызыл җиләкле җәй аена кайтабыз. Язгы кояш нурлары карый башлау белән бар җиһан кышкы йокыдан уяна. Табигатьтән калышмыйбыз дигәндәй,  кешеләр дә язгы кыр эшләренә тотыналар. «Язның бер көне ел туйдыра»,-дигән мәкальне истә тотып, көнне- төнгә ялгап эшлиләр. Һәрбер эшнең нәтиҗәсе булган кебек, авыл халкы язгы кыр эшләреннән соң, татар халкының милли бәйрәмен үткәрәләр. Сабан туе- хезмәт бәйрәме. Сабантуйда нинди генә уеннар уйнамыйлар да, танышалар, кавышалар, дусларын, иптәшләрен очраталар, гомумән, халык рәхәтләнеп ял итә, күңел ача.

-Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч өлеше нәрсә дип уйлыйсыз?

-Кемнәр хөкем итә?

-Нинди төсләр белэн сурәтли?

-Рәссамның әйтергә теләгән фикере?

-Сезнең авылда да данлыклы келәм баһадирлар бармы?

-Алар үрнәгендә сез дә шөгыльләнәсезме? Данлыклы мәйдан батырлары булырга хәзерләнәсезме?

Төп шарт: иярченле кушма җөмләләр куллану, авыл сабан туе батырлары турында язма кертергә.

(укучыларның язма эше. 10 минут. Һәр төркемнән 2 шәр эш укыла)

Нәтиҗә. Иярченле кушма җөмләләр аралашканда, язма эшләр эшләгәндә киң кулланыла торган синтаксик берәмлек

                                   

  7. Укучыларның тиз фикерләү, төгәл җавап бирү сәләтләрен үстерү. Мәкальләрнең дәвамын дәвамын әйтеп бетерү, иярчен җөмләне табу, иярченле кушма җөмләнең төрен әйтү.

(Слайд №13) экранга бер өлеше чыга)

1.Кем  эшләми,(шул ашамый).(иярчен ия җөмлә)

 2. Кем арбасына утырсаң, (шуның җырын җырларсың). (иярчен шарт җөмлә).

3. Эшкә теләк булса, беләк чыдар. (иярчен шарт җөмлә)

4.Тел әйтә алмаганны (җыр әйтер.) ( иярчен тәмамалык җөмлә)

5. Агачы нинди, (җимеше шундый)(иярчен хәбәр).

6. Нинди генә җылы сүзләр әйтсәк тә, (ана күңелендәге җәрәхәт төзәлмәс).(иярчен кире җөмлә)

7. Агачны яфрак бизәсә, (кешене хезмәт бизи)(иярчен шарт җөмлә)

8. Йөз сум акчаң булганчы,(йөз дустың булсын. )(иярчен рәвеш җөмлә).

9.Түләве нинди,(эше шундый)(иярчен хәбәр җөмлә)

10.Эше барның (ашы бар)(иярчен аергыч җөмлә)

Нәтиҗә: Халык авыз иҗаты -әби-бабаларыбыздан калган югалмас хәзинә. Үтемле, төпле фикерне җыйнак итә.Халык авыз иҗаты никадәр бай, хикмәтле һәм гыйбрәтле мәкальләргә бай. Аларда үзебезгә  көндәлек кылган эш- гамәлләребезгә, әдәби сөйләмебезгә кабул итеп алырлык мәкальләр күп. Мәкальләр безне әдәп-әхлак сыйфатларына тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия. Аналитик җөмләдә өтер куела, синтетик иярчен җөмләдә янәшә тору булганда өтер куелмый.

  8. Схема бирелә. Укучылар схема буенча җөмлә төзиләр. (Төркемнәрдә: 1 укучы җөмлә төзи, 2 нче укучы тыныш билгесе куя, 3 нче бала бәйләнеш төрен,  4 нче бала бәйләүче чара, 5 нче бала иярченле кушма җөмләгә аңлатма бирә.).

9. Дәреслек белә н эш.141 нче күнегү . 1 нче төркем 1,2.

                                                                    2 нче төркем 3, 4.

 10.Карточкалар белән эш. Җөмләләр бирелә, схема төзергә, бәйләүче чара, бәйләнеш төре әйтергә.    I вариант.а) Байлыкны беркем дә теге дөньяга алып китә алмый, шуңа күрә ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм  кулы сузарга кирәк. б) Дустың авырса, син дә авыр.

IIвариант а) Һәркемгә мәгълүм хакыйкать шул: урманнан башка тормыш юк.  б) Балалары шәһәргә китеп урнашкач, аналар авылда ялгызы гына гомер кичерәләр.

III а) Шуны онытмыйк: тирә- ягыбызда безнең ярдәмгә мохтаҗ күпме ятимнәр, картлар, авырулар бар.  б) Кирәксез сүз әйтсәм, кичерә беләсең син.

 IV а) Кайбер очракта медицина көчсез: чөнки кеше күңелен дәвалый торган дарулар әле табылмаган. б) Кешегә таш атсаң, үз маңгаеңа тияр.

10.Бирелгән схема-модульларны тутырыга. (Слайд   №14,15,16.Битләрдә өләшенә)

Нәтиҗә: үтелгән материалны хәтердә яңартырга, истә калдырыга ярдәм итә.

III Йомгаклау.

 Бүгенге дәрестә нәрсә эшләдек?

Нәрсә белдек? Нинди төрдәге эшләр эшләдек?

Укучыларның эшләрен бәяләү, билгеләр кую.

IV Өй эше:  I төркем «Сәламәт тәндә, сәламәт акыл» (аналитик бәйләүче чара, ялгызак- парлы мөнәсәбәтле сүз)

                     II төркем «Сәламәтлек- зур байлык» иярченле кушма җөмләләр кулланып,  хикәя төзергә. (синтетик- янәшә тору юлы)

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.8 класста татар теле дәресе.

Тема: Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.Максат: Укучыларның иярченле кушма җөмлә турындагы белемнәрен ныгыту, системалаштыру, схема төз күнекмәләрен булдыру. Әдәп һәм әхлак тәрбиясе бирү, җавапл...

Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау

Халык авыз иҗаты әсәрләре аша иярченле кушма җөмләләрне кабатлау дәресе. Алар халкыбызның тел байлыгын, зирәклеген күрсәтә...

“Күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне кабатлау ” ( 8 нче сыйныф )

“Күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне кабатлау ” дигән темага дәрес эшкәртмәсе үрнәге ( 8 нче сыйныф )...

Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау.

9нчы сыйныфта үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...

8 нче сыйныфта иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау

Иярченле кушма җөмлә төренә караган мисалларны халык мәкальләреннән, сынамышларыннан һәм якташ язучыбыз Н.Гыйматдинова әсәреннән табу. Алган белемнәрне гамәли күрсәтә белү.  Дәрестә укучылар “ Ка...

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау  . (9нчы сыйныф, ДЙАга әзерлек дәресе)...