Доклад
статья на тему

Шәрәфиева Ләйсән Әлхәт кызы

Укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән педагогик технологияләр

Скачать:


Предварительный просмотр:

«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ

ДОКЛАД

Тема: Укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән педагогик технологияләр

                                                                  I квалификацион категорияле  татар

                                                                  теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                  Шәрәфиева Ләйсән Әлхәт кызы    

                                   22 август   2017 ел

     

 Мәгариф системасы гомер-гомергә традицион укыту методикасына нигезләнеп үсте. Әлбәттә инде, гасырлар буена тупланган тәҗрибәгә таянмыйча мөмкин түгел. Шулай да, тормыш бер урында тормый, заманалар үзгәрә бара. Бүгенге җиһан катлаулы, тиз үзгәрүчән. Шуның белән бәйле рәвештә мәгарифнең дә яңа шартларда яшәргә сәләтле кеше тәрбияләүдәге җаваплылыгы арта бара. Социаль-тарихи һәм мәдәни процессның шундый субъекты булып һәрьяктан камил, рухи яктан үскән шәхес тора. Ул шул мохиттә яшәргә сәләтле булу белән бергә анда актив эшләү күнекмәләренә дә ия булырга тиеш. Хәзерге шартларда «мәгариф» дигән төшенчә үзе дә үзгәрә башлады. Ул элегрәк мәктәптә укыту процессы белән генә тиңләштерелсә, хәзер инде  киңрәк мәгънә ала бара.

 Бүген без техника зур тизлек белән үсеш алган инновацияләр чорында яшибез. Әле кайчандыр безнең өчен  “буй җитмәслек ” мәгълүмати технологияләр тормышның барлык өлкәләренә үтеп керде. Белем бирү өлкәсе дә моннан читтә калмады– заманча техника белән җиһазландырылган мәктәпләр барлыкка килде, укытуда яңа методик алымнар, технологияләр кулланыла башлады. Әлеге технологияләрнең иң мөһим шарты – белем бирүдә өстәмә мәгълүмат чыганакларын (китаплар, дидактик материал, техник чара, компьютердан һ.б.) нәтиҗәле файдалану.

 Кайсы гына укытучы үз алдына “Ничек дәресне кызыклырак үткәрергә?”,”Ничек татар теле дәресләренә кызыксыну уятырга?” дигән сорауларны куймый икән? Әлбәттә, балаларда татар телен өйрәнүгә теләк уятыр өчен, иң беренче чиратта, дәрескә кызыксыну уятырга кирәк. Бала мәктәпкә укырга килгәндә бик зур теләк белән килә. Укучыны мәҗбүриләп түгел, ә кызыксындырып, эмоциональ, эчтәлекле, эш формалары күптөрле булган дәресләр үткәрү – әнә шул теләкне сүндермәскә, белем һәм күнекмәләрне кызыксынып, актив үзләштерергә мөмкинлекбирә.

 Дәрес балага авырлык китермәскә, киресенчә шатлык – бәхет алып килергә, дәрестән бала ләззәт, канәгатьләнү хисе алып чыгарга тиеш. Моны бары тик яңа фикерләүгә омтылган укытучы гына булдыра ала. Ул укучысын үз фикере, бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп кабул итә ала.

 Укучыларым нәтиҗәле эшләсен өчен, мин дәрестә уңай шартлар тудыруны беренче максат итеп куям. Чөнки белем алу өчен кирәкле шарт, укучы белән укытучы арасында ышанычлы атмосфера, үзара ихтирам дип уйлыйм.

 Мин дәресләремдә заманча белем бирү технологияләре кулланырга тырышам. Иң еш кулланыла торганнардан түбәндәгеләрне атап үтәр идем:

шәхескә юнәлтелгән технологияләр:

дифференциаль укыту технологиясе;

үзара хезмәттәшлек педагогикасы технологиясе;

укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга нигезләнгән педагогик технологияләр:

уен технологиясе;

проблемалы укыту технологиясе;

-уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр:

терәк схемаларны кулланып, алга китеп укыту технологиясе;

компьютер технологияләре.

  Бүгенге чыгышымда аерып укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга нигезләнгән педагогик технологияләргә тукталып китәсем килә.

Уен технологиясе. Уен - гаҗәеп киң төшенчә. Шиллер уенны «һәр сәнгатьнең нигезе» дип санаган. Уен бөтен кешелек мәдәниятенең нигезендә ята, чөнки уен – иҗат эшенең беренче адымы. Ул - мәҗбүрилектән котылу юлы: кеше уйнаган вакытта ирекле уйный, тоя, иҗат итә башлый, бары тик яшәешнең табигый эчке законнарына гына буйсына. Укучылар коллективында уен һәм белем бирү бер-берсенә шулкадәр тыгыз үрелгән, кайбер очракларда аларның чикләрен билгеләү дә кыен, чөнки уенның кайчан шаярудан туктап, чын хезмәткә әйләнүен белеп булмый. Укучыларга хас хәрәкәтчәнлек, яңалыкка омтылыш күп очракларда уенда уңай нәтиҗәсен бирә, балада үз-үзенә ышаныч уята. Ул чын-чынлап укучыга хезмәтне алыштыра. Уен һәм аның кызыклы элементлары укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку, текст, дәреслек белән эшләү күнекмәләре булдыру өчен гаять кирәкле, нәтиҗәле чара-алымнарның берсе булып тора. Дәресләрдә алар алган белемне кабатлау һәм ныгыту йөзеннән кулланыла. Уен алымнарын, эш төрләрен төрлечә сайларга мөмкин. Ләкин шуны да онытмаска кирәк: уен оештырганчы, төп бурычны билгеләү, укучыларны теоретик яктан әзерләү, аның шартлары һәм үзара аралашу кагыйдәләре белән таныштыру мөһим. Бурычлар үтәлеп, чишелешнең дөреслеге тикшерелсә һәм нәтиҗә бәяләнсә генә уен максатка ярашлы була. Уеннарны гадәттә берничә төркемгә бүлеп йөртәләр:

 әле өйрәнелмәгән татар лексикасын үзләштерергә ярдәм итүче уеннар;

 өйрәнелгән лексиканы ныгытырга ярдәм итүче уеннар;

 грамматик кагыйдәләрне кызыклы формада бирүче уеннар;

  грамматик формаларны, җөмләдә сүзләр бәйләнешен һәм җөмлә төзү күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итүче уеннар.

Формалары ягыннан алар телдән һәм язма уеннарга, өстәл һәм хәрәкәтле уеннарга бүленәләр. Татар теле дәресләрендә уеннар материалның үзенчәлеге һәм эчтәлегенә, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә карап, дәреснең өч этабында да: белемнәрне актуальләштергәндә, яңа тема өйрәнгәндә һәм ныгытканда да кулланыла.

 Балалар дәресләрдә үзләрен бик ачып бетермәскә мөмкиннәр, ә төрле уеннар вакытында моңа шартлар тудырыла. Балалар бу вакытта үзләрен кыюрак тота башлыйлар; аларның, беренчедән, үз-үзләренә, икенчедән, үзләре тирәсендәге кешеләргә ышанычланы арта. “Уен бала тормышында әһәмияле урын тота,-дип яза үзннең балалар тәрбияләү турындагы лекциясендә А.С.Макаренко,- зурлар өчен эшчәнлек, хезмәт, эш ни кадәр әһәмиятле булса, бала өчен уен да шулай.”

 Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа материалны аңлату, белем һәм күнекмәләрне бәяләү, йомгаклау вакытларында уен элементлары куллану отышлы. Мин үзем “Исем”, “Сыйфат”, “Сан”, “Фигыль”, “Алмашлык” темаларын өйрәнгәндә шушы сүз төркемнәре кергән мәкаль һәм табышмаклардан файдалану, балаларга өйдә шундый мәкаль һәм табышмаклар табарга кушу дәресне кызыклы, җанлы итә,укучыларның сөйләм телен баета, язма эшләрдә халык авыз иҗатыннан уңышлы файдалана белергә өйрәтә дип уйлыйм.

“Сан” темасын өйрәнгәндә “Чылбырлы” уенын уйнатып, балаларда тиз уйлау сәләтен үстерергә була. Мәсәлән, беренче укучы сан кергән җөмлә белән бәйләнешле булырга тиешле текстны башлап җибәрә: ”Барам бер көнне урам буйлап”... Икенче укучы сан кергән җөмлә белән текстны дәвам итәргә тиеш. Мондый эшләр логик фикерләүне, бәйләнешле сөйләм үстерүн е формалаштыруга да уңай йогынты ясый.

“Әйтеп бетер”уенын фонетиканы өйрәнгәндә кулланырга мөмкин

Уен аерым теманы өйрәнгәндә уйнала. Укытучы сүзнең беренче иҗеген әйтә, ә укучы  сүзне әйтеп бетерергә тиеш. Мәсәлән, “ Безнең мәктәп” темасы буенча: ки... , дәф... , ак... , так... .

Сузык аваз хәрефләрен куеп сүзләр яса

т.з         т.ш          к.л         ч.к

т.з         т.ш          к.л         ч.к

т.з         т.ш          к.л         ч.к

....          ....           ....         .....  һ.Б.

Ролле уеннардан “Татар телен  яратучылар” клубы утырышы, “Нәрсә, кайда, кайчан?”уеннары үткәрергә мөмкин

               “Татар телен  яратучылар” клубы утырышы

Утырыш һәр чирек ахырында оештырылырга мөмкин. Ул татар теленнән теоретик, гамәли белем һәм күнекмәләрне тирәнәйтү максатыннан чыгып оештырыла. Һәр утырыш аерым бер темага багышлана. Өй эше буларак, тема буенча әсәрне сәхнәләштерү яки зур булмаган теоретик чыгышлар әзерләү тәкъдим ителә ала.

                                       “Нәрсә, кайда, кайчан?”

Бу уен телетапшыру үрнәгендә оештырыла. Аны алган белем һәм күнекмәләрне тикшерү максатыннын чыгып оештырырга була, мәсәлән, теманы өйрәнеп бетергәч, чирек яки уку елы ахырында.

Дәресләрдә уен алымнарын куллану укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятырга, яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыруны нәтиҗәлерәк итәргә, һәр укучыга индивидуаль якын килергә, иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә. Ул укучыларның белем дәрәҗәсен күтәреп кенә калмый, телебезгә тирән мәхәббәт тә тәрбияли.

                                         Лексик уеннар

                                                  “Сүз яз”

а ) Беренче иҗектә “ О “ , икенчесендә “ Ы “ хәрефе булган биш хәрефле сүзләр яз.

( болыт, борыч, борыс, корыч, колын, толым, ногыт, борын, холык, толып...)

б ) Беренче иҗектә “ Ө “ , икенчесендә “ Е “ хәрефе булган биш хәрефле сүзләр яз.

( хөкем, төтен, көмеш, йөзек, мөгез, шөреп, бөтен, йөзем, көчек, төзек...)

в) Тактага язылган хәрефләрдән сүзләр төзеп әйтегез (тактага хәрефләр языла: м,у,з,е,й; к,и,б,е,т, һ.б. )

г) Балалар “к” хәрефенә башланган, шул ук хәрефкә беткән, һәм алдан да, арттан да бер үк төрле укылган сүзләрне табалар. (  кадак, карак, калак, кабак, качак)

д) Иң саңгырау һәм иң яңгырау сүзләрне табыгыз. (тимераяк, күбәләк, багланыш, файдаланырга, ашамлык һ.б.)

е) “К” хәрефенә башланган сүзләрдән җөмлә төзеп языгыз. (  Кичә кич, кайтып килгәндә, кара кәҗә күзгә күренде. Кайдан кайтып киләсең, Кәрим?)

һ) Алфавит тәртибендәге сүзләрдән генә торган текст язу.

                                            “Хәрефләр эстафетасы”

 Нинди дә булса мәкальнең һәр хәрефе аерым карточкаларга языла, һәм өстәлгә таратыла. Магнитлар әзерләп куела. Тактаның урта бер җиренә өтер билгесе ясалган карточка беркетелә. Мәкальнең беренче яртысын беренче команда, икенче яртысын икенче команда хәефләрдән  җыеп тактага беркетә. Кайсы команда тизрәк җыя шул җиңүче була.

 • Проблемалы укыту. Америка философы, психологы һәм педагогы Дж. Дьюи (1859 – 1952) 1894 елда Чикаго каласында нигезләнгән тәҗрибә мәктәбенең теоретик нигезләренә таяна. Проблемалы укыту педагогик процессны укытучы җитәкчелегендә укучыларның проблемалы ситуацияләрне чишүгә юнәлтелгән эшчәнлеге буларак карый, шуның нәтиҗәсендә белемнәр үзләштерелә, күнекмәләр формалаштырыла, фикерләү үсә. Проблемалы укыту материалны проблемалы ситуацияләр төсендә тәкъдим итүне сорый. Проблемалы ситуация укучыны активлаштыручы эш-гамәлләр, сораулар ярдәмендә тудырыла. Укытучы укучыларны каршылыклы күренеш белән таныштыра, аны чишү юлын табарга тәгъдим итә. Бер күренешкә төрлечә якын килү юллары билгеләнә, сораулар куела, проблемалы биремнәр бирелә. Проблеманы чишү барышында укучылар яңа белемнәрне үзләштерәләр, мәгълүмат алалар. Проблемалы укыту технологиясен гамәлгә ашыру өчен: иң үткен мәсьәләләрне сайлап алу, укытуның проблема тудыруга корылган моделен төзү, укытучының осталыгы, укучыны активлаштыра алуы кирәк.

 • Аралашуга өйрәтү технологиясе. Аралашуга өйрәтү технологиясе, ягъни коммуникатив технология х. Бу технологиягә корылган дәресләрдә күнегүләр системасы аралашуга корылган. Е.И.Пассов ике төр күнегүне аерып күрсәтә: шартлы тел күнегүләре һәм тел күнегүләре. Шартлы тел күнегүләре күнекмәләр үстерү максатыннан махсус оештырыла. Бу күнегүләр бер типтагы лексик берәмлекләрнең кабатлануына нигезләнә. Тел күнегүләре аша лексика һәм грамматиканы күпләп өйрәнү мөмкинлеге тормышка ашырыла. Күнегүләр эшләү барышында хаталарны төзәтү эше дә оештырыла. Фонетик хаталарны төзәтү максатыннан һәр дәрестә фонетик күнегүләр планлаштырыла. Татар теленә генә хас булган нинди дә булса аваз алына һәм 1-2 атна дәвамында шул авазны дөрес әйтү өстендә күнегүләр эшләнелә. Ә грамматик хаталарны төзәтүгә барлык укучыларның игътибарын тарту мөһим, ләкин кагыйдәләрне анлату озакка сузылырга тиеш түгел. Коммуникатив технологиянең өстенлеге укыту процессында сөйләм материалын барлык балаларның да үзләштерә алуы өчен шартлар булдыруда. Коммуниктив технология нигезендә укыту цикллылыкка корылган. Цикл — текстны укып, аның эчтәлеген диалогик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дәресләр саны. Бу сан даими түгел. Ул текстның лингвистик катлаулылыгына, текстның күләменә бәйле. Методик әдәбиятта күрсәтелгәнчә, текстны өйрәнү өч этаптан тора: текст алды, текст белән эшләү этабы, тексттан соңгы этап. Беренче этапта укучылар текстны лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнәләр. Дәрес тибы буенча бу дәресләр - лексик күнекмәләр һәм грамматик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ЛКФ, ГКФ). Бу дәресләрнең эчтәлеге турыдан-туры текст эчтәлеге белән бәйле. Укучылар текстны лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнгәч, текстның үзен укуга күчәргә мөмкин. Бу дәрестә текстны уку, текст өстендә эшләү буенча күнегүләр системасы өстенлек итә. Дәрес тибы буенча бу дәресләр - лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресләре (ЛГКК, ЛКК, ГКК), диалогик-монологик сөйләм үстерү дәресләре оештырыла. Коммуникатив метод лексик берәмлекләрне һәм аларның грамматик формаларын билгеле бер ситуацияләргә бәйләп өйрәтүне таләп итә. Чынбарлыкта кешеләр, аралашу сферасыннан чыгып, бер-берсе белән хәбәрләшәләр һәм моның өчен кирәкле  тел берәмлекләреннән файдаланалар. Шуңа күрә дә икенче телне өйрәнгәндә, аралашу ситуацияләренә бәйле репликаларны истә калдыру телне гамәли үзләштерүне җиңеләйтә һәм аның нәтиҗәлелеген арттыра.  

 • В.Ф.Шаталов технологиясе.Бу укытуны камилләштерүдә схемалар һәм терәк билгеләргә таяна. Технология берничә принципка нигезләнә:

 материалны күп тапкырлар кабатлау, һәр үзләштерү этабын көчле күзәтү контрольдә тоту;

 материалның үзләштерү өчен авыр формада тәкьдим ителүе;

 эре блоклар белән өйрәнү;

  терәк материалга таяну;

  һәр укучыга шәхси якын килү;

 гуманлылык (һәр бала талантлы!);

 мәҗбүр итмичә укыту;

 конфликтсыз укыту, һәр баланың уңышын билгеләп, бәяләп бару, үсеш юлларын алдан күрсәтеп эшләү;

 укыту һәм тәрбия берлеге.  

Уку-укыту процессы яңа материалны сыйныфта такта янында аңлату, яңадан бер кат терәк конспект-плакат ярдәмендә аңлату, аны тагын бер тапкыр күздән кичерү, укучыларның үз конспектлары белән эшләүләре, ныгыту. Өйдә мөстәкыйль эш укытучының аңлатканын конспект аша искә төшерү, китаптан әлеге материалның бирелеше белән танышу, укыганны конспект белән чагыштыру, дәреслек материалын конспект ярдәмендә сөйләп карау, конспектны истә калдыру, истә калдырганны язып карау һәм конспект белән чагыштыру. Беренче кат кабатлау: сыйныфта конспектны яттан кабатлау, укытучының тикшерүе, башта язмача аннан телдән, икенче кат кабатлау: зачет сораулары нигезендә әзерләнү, такта янында язмача, телдән, үзара сорашу, дөресләргә ярдәм итү, уен элементлары кертү, контроль, билге кую.

 Гомумән фәннәрне укытуны камилләштерүнең чикләре юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк. Йомгак итеп шуны әйтер идем: әгәрдә укытучы дәрестә күргәзмәлекне җитәрлек дәрәҗәдә кулланса, төрле уен ситуаияләре, сөйләм күнегүләре, инновацион технология элементларыннан дөрес файдалана белсә, ул, һичшиксез, эшендә зур уңышларга ирешәчәк.

 Бөек шәхесебез Р. Фәхретдин әйткәнчә, “Һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә,байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтенең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш.” Халыкның үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле. Балалар - безнең киләчәгебез. Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен сәламәт укытучылар кирәк. Барыгызга да нык сәламәтлек,күңел тынычлыгы, рухи матурлык телим.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад:"Эффективность учебного занятия-стимул к успеху педагога и обучающегося" Доклад:" Профессиональная компетенция педагога в дополнительном образовании"

Млтивация ребенка на освоение нового для себя и интересного вида деятельности.Профессионально компетентным можно назвать педагога доп. образования, который на достаточно высоком уровне осуществляет пе...

Доклад к педсовету от 27 марта 2013 г. Тема доклада: «Формирование продуктивных компетенций через участие учащихся в кружковой деятельности».

Развитие творческих способностей  детей является неотъемлемой частью образовательного процесса, который включает в себя не...

Доклад "ФОРМИРОВАНИЕ ИНФОРМАЦИОННО-КОММУНИКАТИВНОЙ КУЛЬТУРЫ ПЕДАГОГА." и презентация к докладу.

Аннотация:В данной работе рассматривается вопрос формирования и повышения информационно–коммуникационной культуры педагога современной школы. «Все течет – все изменяется», - говорили древние. Эт...

Доклад "ФОРМИРОВАНИЕ ИНФОРМАЦИОННО-КОММУНИКАТИВНОЙ КУЛЬТУРЫ ПЕДАГОГА." и презентация к докладу.

Аннотация:В данной работе рассматривается вопрос формирования и повышения информационно–коммуникационной культуры педагога современной школы. «Все течет – все изменяется», - говорили древние. Эт...

Доклад "ФОРМИРОВАНИЕ ИНФОРМАЦИОННО-КОММУНИКАТИВНОЙ КУЛЬТУРЫ ПЕДАГОГА." и презентация к докладу.

Аннотация:В данной работе рассматривается вопрос формирования и повышения информационно–коммуникационной культуры педагога современной школы. «Все течет – все изменяется», - говорили древние. Эт...