Каюм Насыйри тормышы һәм иҗаты буенча дәрес планы
план-конспект урока (9 класс) на тему

Шәрәфиева Ләйсән Әлхәт кызы

Каюм Насыйри тормышы һәм иҗаты буенча дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_plany_k.nasyyri.doc133.5 КБ

Предварительный просмотр:

КАЮМ НАСЫЙРИ – КҮПКЫРЛЫ ШӘХЕС

(Язучы ижатын өйрәнүне йомгаклау)

      Максат:  язучы ижатын өйрәнүне йомгаклау, белемнәрне  ныгыту,  гому-

миләштерү;  ижат эшчәнлегенен күпкырлы булуын  мисаллар белән  раслау;

укучыларны чыгыш ясарга өйрәтү;  язучы  иҗатына  хөрмәт

тәрбияләү, әдәбиятыбыз hәм фәнебезнең үсешенә көчле этәргеч  биреп калдыруын күрсәтү; әхлак тәрбиясе бирү.

     Жиhазлар: таблица, 9нчы сыйныф әдәбият дәреслеге,  компьютер,  тест-

лар, китаплары,презентация

     Метод: репродуктив.

     Алым : техник чаралардан файдалану, әңгәмә, дәреслек белэн эшләү, ком-

пьютердагы тестларга жавап  бирү, укытучы  сүзе,  укучылар  чыгышы, җыр

тыңлау, дидактик уен “Әсәрне беләсезме?”

     Дәрес формасы: дәрес фикерләмә.

     Яна пед-к технология: компьютер куллану, тестларга  жавап  бирү,  бәхәс-

кә корылган технология.

     Дәрес тибы: кабатлау, йомгаклау, гомумиләштерү дәресе.

Дәрес планы һәм барышы

      1.Дәресне оештыру.Укучыларда унай психологик халәт булдыру,

укучыларнын фикерләрен дәрескэә хәзерлеккә туплау.

- Исәнмесез, укучылар! Кәефлэрегез  ничек? Әдәбият  дәресен  башлыйбыз.

Дәресебезне әдәби бишминутлыктан башлыйбыз . Лилия   Хәмитова  башка-

руында ”Тузганак” дигән җыр тыңлыйбыз.(жыр янгырый)

      Әйе, балачак кеше гомеренең иң гүзәл  мизгеле. Еллар  уткәч  тә,  ул  әнә

шулай хәтердә  кала. Ләкин  аның  мәгънәле  hәм  матур  булуына  ирешергә

кирәк. Өегездә, мәктәптә алган белем hәм тәрбия сезгә  юлдаш  булсын. Бер-

-берегезне хөрмәт  итеп,  изгелекләр  эшләп,   кешеләрдән   hәрчак   “рәхмәт”

сүзләре генә ишетеп яшәгез. Бүген алган тәрбиягез менә  шулай тел  hәм әдә-

бият дәресләре аша тормышка ашсын  иде.

     Бөтен гомере буе үз халкына фидакарьләрчә хезмәт кылган, милләт  мән-

фәгатен узенеү яшәү кыйбласы иткән кешеләр бар: Утыз  Имәни,  Мәрҗани, Риза Фәхретдин, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Мә-

җит Гафури h.б.  Мондыйлар  арасында  иң  мөхтәрәм  урыннарныә  берсен

Каюм Насыйри алып тора.

     77 яшендә вафат булган бу игелекле зат ярты гасырдан артык, алны-ялны

белмичә милләткә хезмәт иткән. Каюм Насыйри татар, гарәп, фарсы, рус, тө-

рек телләрен камил белгән,  фәннәрнең төрле тармакларыннан хәбәрдар бул-

ган.

     Без К.Насыйри журналист-энциклопедист, тарихчы, галим, тел   белгече,

фольклорчы, язучы, тәрбияче, мәгърифәтче икәнлеген  беләбез. Әйдәгез,  ал-

дагы дәресләрдә алган белемнәрегезгә,  өстәмә  укыганлыгыгызга,  эзләнгән-

легегезгә игътибар итик әле. Эшебезне компьютердагы тестларга  жавап  би-

рүдән башлыйк.(укучылар компьютердагы тестларга жавап бирәләр)

     1.Укучыларның игътибарын интерактив тактага юнәлтү.

     2.Тестлар белән танышу.

     1.К.Насыйриның туган төбәге:

а)Казан ; б)Зеленодол районы  Югары Шырдан авылы ; в)Оренбург төбәге.

     2.Нинди гаиләдә туган? а)мулла; б)укытучы; в)крестьян.

     3.Аның беренче басылып чыккан әсәре:

a)”Кыскача Нәхү китабы ”; б)”Кырык вәзир кыйссасы”; в)”Әбугалисина” кыйссасы.

    4.Ул газета чыгару хакында хыяллаган. Анын исеме:

а)Тәрҗеман; б)Чынлык; в)Таң йолдызы.

    5.К.Насыйри музее урнашкан урын

а)музей юк; б)Казан; в)Арча.

    5җавабы да дөрес укучыга –“5”

    4җавабы дөрескә –“4”

    3җавабы дөрескә –“3”.

    Ә хәзер К. Насыйриның иҗаты буенча белемнәрегезне тикшерүне дәвам итик:

   1.Мәгърифәтче булуын дәллиләгез. (Балалар укыта, китаплар яза, аларны үзе ук бастырып тарата, календарьлар чыгара).

  2.Халык авыз ижатына  карышы.(Борынгы  кабер  ташларын-

дагы язуларны укый , авыл тарихларын  язып ала,  гореф-гадәтләрен  йола-ларын өйрәнә, җырлар, бәетләр, әкиятләр җыя. Тарихның Болгар тарихына бәйле булуын ачыклый).

  3.Фәнгә карашы.(Ш.Мәржани, Г.Ильяси  кебек укымышлылар белән

Казан  университеты  каршындагы Археология, тарих, этнография, җәмгыя-те  утырышына йөри, докладлар ясый .Дәреслекләр, китаплар яза. Гаризалар

язып бирә,  тәрҗемә итә, китаплар сата ).

  4.Физик эше.(Дәреслекләренә карталар сыза, басылган китапларны төп-

ли, рәсемнәр төшерә, агачтан төрле әйберләр ясарга яраткан ).

   5.Халык  медицинасына   мөнәсәбәте.(Төрле    үләннәр  белән дәваланган, физик хезмәт белән шөгыльләнгән . Ятып авырмаган .Гомеренең соңгы елларында аякларын  җиңелчә  паралич  суга.  Үзен-үзе  электр  белән дәвалый, аяклары языла, йөрерлек хәлгә килә ).

  (Укучылар,  кызыксыну  даирәләреннэн  чыгып,  язучылар,  фольклорчылар, тәрбиячеәэр, тел белгечләре, галимнәр,  тарихчылар, журналист-энциклопе-

дистлар  булып  чыгыш  ясыйлар ).

    1.Ин   беренче   сүзне  журналист-энциклопедистларга  бирәсем   килэ.

    -Каюм Насыйри-  төрле фән нигезләре  белән татар  халкын  ана  телендә

таныштыручы . Математика  фәне  буенча  “Хисаплык”,  геометрия  буенча

“Гыйльме һәндәсә” дэәреслекләре яза . Зур күләмле география китабын әзер-

ли .  Шулай ук игенчелек, ботаника буенча китаплар чыгара, үзе сызган кар-таларын календаренда бастыра .

     2.Тарихчылар чыгышы : Тарих фәне буенча төрле мәкаләләре, махсус китаплары  бар. Казан тарихы хакындагы язмалары кызыклы . Шулай ук күп кенә  татар  авылларының  тарихы  хакында да мәкаләләр  яза .Ул буш вакы-

тында  халык  телендәге  материалларны, каберташ  язмаларын, төрле  шәҗә-

рәләрне , кулъязма hәм басма китапларны ныклып өйрәнә .

    3.Галимнәр чыгышы : К.Насыйри  үзенен  гыйльми  эшчәнлеген мәдрә-

сәдә уку елларында ук башлап җибәрә .Аның үзе исән вакытта ук татар hәм

рус телләрендә төрле зурлыктагы 40лап китабы дйнья күрә .

    Укытучы : Әйе, ул уку китаплары hәм дәреслекләр язган :

  1. “Нәхү китабы ” (татар теле синтаксисы  ). Русча төзелгән. Бу татар те-

лен өйрәнүче  руслар өчен .

  1. “Буш вакыт ”. Анатомия, табигать белеменнән кыскача мәглъуматлар

белән таныштыра .

  1. “hавагыйде китабы ” (язу кагыйдәләре).
  2. “Әнмузәҗ китабы ”.
  3. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге (“Ләһҗәи татари ”. Бу – татар теле-

нең фәнни  грамматикасына нигез салучы икәнлеген күрсәтә) .

6.Элек гарәпчә булганнары урынына Каюм Насыйри керткән терминнар:

сан, бүлү, калдык.

  1. “Кыйрәте рус”, “Нәмүнә яки Әнмүзәҗ” (рус теле грамматикасы , рус-

ча-татарча сузлекләр ).

    -Минем сезгә бер соравым бар: галим буларак ул кемгә охшаган ? (Рус-

нын мәшһүр тюркологы Н.Дмитриев аның галим буларак эшчәнлеген Лео-нардо да Винчо hэм Ломоносовка охшата).

4.Тел белгечләре чыгышы : Ул татар теленең әдәбият hәм фән теле бу-

ла  алуын  hәм  шуңа  хаклы  икәнлеген  исбат  итә.  К.Насыйри  татар  теле        гыйлемен  үстерүдә  hәм  сүзлекләр төзүдә әhәмиятлле  эшләр башкара. Та-

тар теленең  аңлатмалы сүзлеген төзи, русча-татарча, татарча-русча сүзлек-

ләр  бастырып  чыгара.  Математика,  география, грамматика  фәннәреннән

киң  массага  аңлаешлы  терминнар  булдыру  өчен  тырыша. Татар теленең фәнни-терминологик  эшенә  күп  хезмәт  куя.  Ул  татар теленең  үз җирле-

генә  нигезләнгән  терминнарны  булдыру  белән  беррәттән , халыкара  го-

муми  терминнарны  русча  кулланылганча  алу ягында була.

      Укытучы : Телебездә булган бәетлэр , шигырьләр, мәкальләр,табышмак-

лар ,  башваткычлар  гаять  төзек  ритмлы  hэм  рифмалы  итеп  төзелгәннәр; мәгънәне тулы hэм матур бирүдә башка телләрдән hич тә ким түгел.  К.На-

сыйри: “Без-татарлар , телебез-татар  теле , мөстәкыйль hәм төзек кагыйдә-

ле камил тел ул ”,- дигән.

       Ул интернационалист рухлы кеше : туган илнең патриоты булырга өнди,

Татар  hэм  рус  халыкларының  дуслыгын  яклый .  Рус  телен  үзләштерүне әhәмиятле эш дип исәпләвен кат-кат әйтә.

    5.Тәрбиячеләр чыгышы : “Китаб –эт -тәрбия”. Биредә 112 тәрбия би-релгән . 16 нчы тәрбия: Локман хәкимнән сорадылар : “Син әдәпкә кем-

нэн үрнәк алдың ?” диделәр .Ул : “ Әдәпсезләрне күреп , әдәпле булдым”,-

диде  . 42 нче  тәрбия: “hәрбер сереңне дустыңа әйтмә , дошманыңа зарар

итмә”. 46 нчы тәрбия: Халыкка  икмәк-тоз  күрсәтмәгән кешенең  үлгәч  тә исемен телгә алмаслар . 52 нче тәрбия: Берәүгә бер яхшылыгың тисә-сөйләп йөрмә,  берәүдән  яхшылык  күрсәң –фаш  кыйл ,  онытма.  64  нче  тәрбия: Адәмнен  җанына  тия  торган  сүз  әйтмә.113 нче тәрбия: Әй, угыл, берәү азгыннарга  иярсә, ул  кешенең  дене  бөтен булмас. Әгәр  берәү  бер әшәке кешене мактаса , халык арасында үз кыйммәте бетәдер.

    Нинди олы фикерләр болар!

Укытучы : К.Насыйриның хыялы нинди булган ? (Татар  халкын  белемле ,

тәрбияле итү, татарны татар итеп тыныту.)

     6.Фольклорчылар чыгышы : Унтугызынчы йөздә К.Насыйрины  фоль-клорчы-галим , телче-галим буларак , Н.Исәнбәткә тиңләргә мөмкин .

      1.”Кырык бакча ” әйтемнәр тупланган.(296 мәкаль-әйтем, 116 җыр ,бәет-ләр, әкият-табышмаклар.)

      2.”Фәвакиhел -  жөләса фил әдәбият ”. (Әдәбият  турындагы  мәҗлесләр-нең  җимешләре ).Хрестоматия. 27 табышмак китерелә . Халык җылары .Бә-

ет , 309 мәкаль . Әйтем бар.

      3. “Казан татарларының ышанулары hәм гореф-гадәтләре” .(иң борынгы

ышануларын , мифларын , мифик образларын , әкиятләрен бастырган ).

      4. “Казан татарларының әкиятләре ”.Татарча hәм русча 11 әкият басылган.

      Укытучы : Татар мифологиясендәге  су анасы , шүрәле турында әдәбият-та беренче булып кулланган кеше – Каюм Насыйри .

     7.Язучылар чыгышы :

     1. “Кырык вәзир кыйссасы” “Мең дә бер кичә” җыентыгына  барып то-таша.(1886)

      2. “Әбугалисина кыйссасы”- иң күренекле hәм киң таралган әсәрләрен-нән  берсе

      3.  1884  нче  елда  дөнья  күргән  зур  күләмле (609 бит)

      “Фәвакиhел – җөләса фил  әдәбият” (Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимешләре )  исемле  китапта  27 табышмак  , 309 мәкаль hәм әйтем , йөздән артык дүртюллык җыр , берничә бәет белән очрашабыз .

      4.Татар әдәбиятын гыйльми яктан өйрәнә, күп кенә ядъкәрләрендә  татар язучылары  (Утыз Имәни , Г.Кандалый ) хакында факт-мәгълуматлар китерә ,

мөhим генә  күзәтүләр  ясый  . ”Фәвакиhел җөләса …”  китабында ,  мәсәлән ,

Кандалыйның  берничә  шигырен  бастыра hәм аларның яхшы  икәнлеген ис-кәртә .

     Укытучы :  Минем сезгә берничә соравым бар.

     1.”Кырык вәзир кыйссасы ” турында әйтегез .(Төрек  язучысы  Шәехзәдә Әхмәт Мисрыйның “Кырык вәзир ”ен  тәрҗемә итә).

     2.Кем ул Әбугалисина ? (Бу төрекчәдән тәрҗемә. Әбугалисина (Ибне Си-на)  таҗик галиме . Төрле фәннәрне яхшы белә , могҗизалар тудыру  сәләте

бар .Әсәр фантастик нигездә иҗат ителгән.)

     3.”Кырык бакча ” ничә бәлектән тора hәм кешенең нинди яклары турында

сүз бара? (40 бүлектән тора .Кешенең яхшы hәм яман яклары турында сүз ба-ра .Бу- “Фәвакиhел жөләса ” дигэн жыентыкнын кыскартылган варианты.)

    “Әсәрләрне беләсезме?” уены.

      1.”Әбугалисина”  әсәрендә Хәлвәфрүш белән патша  кызы  бергә калалар

мы? (Әйе, әсәр ахырында бергә булалар )

      2.”Кая барсаң да үз күләгәң үзеңнән калмый ”дигән әйтем кайсы хикәяткә

туры килә?(“Бала белән күләгә ”).

      3.”Хәйлә –акыллы  кешеләр  кулында көчле корал ” дигән  әйтем  кайсы  хикәяткә  туры  килә? (“Хәйлә  hәм тапкырлык”)

      4. “Аты  югалгач, абзарын бикләгән” дигән әйтем кайсы  хикәяткә  туры килә? (“Аңгыралык  бәласе”)

      Укытучы:  Дәресебез  ахырына  якынлашып  килә.

      Дәресебезгә  йомгак  ясыйк.

  1. Димәк , К. Нсыйри  - зур галим hәм әдип.
  2. К.Насыйри  дәресләре –зур тормыш , тәҗрибә дәресләре . Безгә  белем

hәм тәрбия бирә. Туган телебезне яратырга , татар булуыбыз белән горур-ланырга өйрәтә .

     Өйгә эш : Сочинение язарга әзерләнергә : “К.Насыйри hәм татар халык

авыз иҗаты”.

Без - татарлар, телебез татар теле, мөстәкыйль һәм камил тел ул.

                                       Каюм Насыйри.

 

Тел - халыкның рухы ул, телдә аның табигате, күңеле һәм тормыш - көнкүреше чагыла.

                   

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Каюм Насыйри – иҗатында халык тәрбиясе (шәфкатьлелек, рәнҗеш төшенчәләре)

Максат:1. Татар халык авыз иҗаты турында белемнәрне тулыландыру, үз  фикерләрен әйтергә өйрәтү.             2. Каюм Насыйри эшчәнлеге бе...

Каюм Насыйри "Әбүгалисина"

Каюм Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты турында белгәннәрне искә төшерү. “Әбугалисина” әсәре белән танышуны дәвам итү. Укучыларның   бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру. ...

Каюм Насыйри иҗатында халык медицинасы

•Максат: халкыбызның гигиена – сәламәтлек саклау буенча белемнәрен үстерүгә теләп , киң халык массалары өчен популяр телдә язылган К.Насыйри мирасын фәнни юнәлештә өйрәнеп , бүгенге буынга җиткерү.•...

Исследовательская работа учащейся на тему Каюм Насыйри

Исследовательская работа учащейся на тему Каюм Насыйри...

ХIV Межрегиональные юношеские научно- исследовательские чтения имени Каюма Насыйри Проект «Школьный музей как центр гражданского становления и патриотического воспитания школьников»

Патриотическое воспитание подрастающего поколения всегда является одной из важнейших задач современной школы, ведь детство и юность - самая благодатная пора для привития священного чувства любви к Р...

Каюм Насыйри хезмәтләрендә татар халкының йолалары.

КАЮМ НАСЫЙРИ ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЙОЛАЛАРЫ. ТУЙ ЙОЛАСЫФәнни эш....

Каюм Насыйри – яркая звезда татарской культуры

Каюм Насыйри - яркая звезда татарской культуры...