Каюм Насыйри "Әбүгалисина"
методическая разработка (9 класс) по теме

 Каюм Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты турында белгәннәрне искә төшерү. “Әбугалисина” әсәре белән танышуны дәвам итү. Укучыларның   бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру. Диалогик сөйләм төзүне камилләштерү. Белемгә, китапка карата мәхәббәт тәрбияләү. Белем турында мәкальләр өйрәнү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon k.nasyyri.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

Каюм Насыйри

« Әбүгалисина»

9нчы сыйныфта әдәбият дәресе (рус төркеме)

Нурлат шәһәре 1нче урта мәктәбенең

1квал. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиуллина Ф.С. эш тәҗрибәсеннән

Максат: Каюм Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты турында белгәннәрне искә төшерү. “Әбугалисина” әсәре белән танышуны дәвам итү. Укучыларның   бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру. Диалогик сөйләм төзүне камилләштерү. Белемгә, китапка карата мәхәббәт тәрбияләү. Белем турында мәкальләр өйрәнү.  

Җиһазлау:   Каюм Насыйри портерты, китапларыннан            күргәзмә, Каюм Насыйри турында папка, презентация, карточкалар, күренекле якташларыбыз исемле папка.

I Актуальләштерү.

1. Оештыру. Бүген җомга көн. Елның көз фасылы. Урамда салкын.     Салкын җил исә.  Яңгыр яумый.

2. Контроль. Каюм Насыйри кайда һәм кайчан туган?

                       Нинди фәннәр буенча дәреслекләр төзегән?

 

   Каюм Насыйри 1825нче елның 14нче февралендә Казан губернасының Зөя өязе ( хәзер Татарстанның Яшел Узән районы ) Югары Шырдан авыланда туган. Аның әтисе мулла булган. Ул рус, фарсы, гарәп телләрен яхшы белгән.

   К. Насыйри башта авылда укый, аннары Казан мәдрәсәсен тәмамлый. Ирекле тыңлаучы буларак, Казан университетында укый. К. Насыйри- тел, әдәбият, табигать, география, арифметика, физиология, геометрия, ботаника, тарих һәм башка фәннәр буенча күп дәреслекләр, беренче аңлатмалы сүзлекләр авторы.

 II. Төп өлеш.

1.Каюм Насыйриның”Әбугалисина” әсәре белән таныштык.

-Кем ул Әбүгалисина?

-Әбүгалисина 12 яшьлек малай. Әбелхарис белән дөнья күрергә дип өйләреннән чыгып китәләр. Мәгарәгә кереп бер ел буе белем алалар.

2. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куегыз һәм тәрҗемә итегез.

М...г...рә                                                           к...т...чк...ч

Ч...км...                                                             с...х...рч...

С...г...ть                                                            яш...р...нд...ләр

П...чм...к                                                           к...яф...т

Б...л...м                                                              кара...гы

3. Сүзләр белән җөмләләр төзегез.

Мәгарә ишеге ачылыр көн җитте.

Егетләр чакма белән ут кабыздылар

Әбүгалисина белән Әбелхарис бер почмакка яшеренделәр.

Белем алыр өчен өйләреннән чыгып киттеләр.

Ел буе мәгарәдә ятып коточкыч кыяфәткә кергәннәр.

Аларны сихерчеләр дип тотып алдылар.

Мәгарәнең эче кап-караңгы иде..

4. Текст буенча язган планыгызны укыгыз әле.

5. 34нче бит 6нчы күнегү. Кайсы раслау дөрес?

6.Карточкалар белән эшләү.

   Бирелгән фигыльләрне юклык формасына куегыз

Яздылар                  яшеренделәр                  сөйләделәр

Алдылар                  курыктылар                 укыдылар

тотып алдылар       калдылар                      утырдылар

7. Җөмләләрне дөрес итеп төзеп языгыз.

  1. Әбугалисина, мәгарәдә, бервакытта да, Әбелхарис, белән, сүндермәделәр, утны.
  2. Суган, суы, кирәкле, белән, белемнәрне, алдылар, язып.
  3. Ишек ачылгач, бер почмакка, эчкә керделәр, яшеренделәр.
  4. Белем, бик, күп, алдылар, алар.

8.Тәрҗемә итү. 38нче бит, 9нчы күнегү.

-Книга-источник знаний;

-нужно беречь книги;

-в библиотеку привезли новые книги;

-я люблю ходить в библиотеку;

-наша домашняя библиотека богата.

9.Диалог төзү. “Китапханәдә”

I-рәт. Убедите сходить в библиотеку.

II-рәт. Скажите, что не можете идти в библиотеку.

10. Мәкальләрне уку, тәрҗемә итү.

Китап-белем чишмәсе.

Уку-инә белән кое казу.

Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп.

Белем байлыктан кыйммәт.

Җирнең нуры кояш, кешенең нуры гыйлем.

11.-Әйе, Яшел Үзән районы Югары Шырдан авылында туган галим-энциклопедист, укытучы Каюм Насыйри үзенең тормыш юлы һәм иҗат белән безне белем алырга, тәртипле, инсафлы, шәфкатьле булырга өнди.

- Укучылар, ә сез күренекле якташларыбызны беләсезме?

Кемнәр алар? Алара арасында галимнәр бармы? (күренекле якташларыбыз исемле папканы карау ).

III. Алган белемнәрне ныгыту.

  1. Текстан җөмләләрне табыгыз.
  1. Абугалисина и Абельхарис, взяв вещи, стояли возле двери пещеры.
  2. Три часа прошли очень быстро.
  3. Некоторые вещи нужно было  записать.
  4. Вот уже проходит один год.
  5. Их никто не видел.
  6. Царь велел им обоим отрубить головы.
  7. Абугалисина прыгнул в озеро за дворцом царя, нырнул и исчез.
  8. Абельхарис залез по веревке на крышу дворца и исчез.

  1. Посоветуйте другу (подруге).

        -читать больше книг

       -бережно относиться к книгам

       -прочитать произведение К. Насыйри.

3.-Укучылар, беләсезме 1995 нче елда татар галиме, мәгърифәтче Каюм Насыйри исемендәге премия булдырылды. Ул педагогик коллективларга, укытучы һәм тәрбиячеләргә бирелә.

  1. Наставление Каюма Насыйри.(Мәгариф журналы)

IV. Йомгаклау.

Кызыксындыру чарасы буларак “Әбүгалисина” дан өзек уку.

Өй эше. I төркем- “ Минем яраткан китабым” – кечкенә хикәя язарга.

               II төркем – мәкальләр ятларга

V. Билге кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Каюм Насыйри – иҗатында халык тәрбиясе (шәфкатьлелек, рәнҗеш төшенчәләре)

Максат:1. Татар халык авыз иҗаты турында белемнәрне тулыландыру, үз  фикерләрен әйтергә өйрәтү.             2. Каюм Насыйри эшчәнлеге бе...

Каюм Насыйри иҗатында халык медицинасы

•Максат: халкыбызның гигиена – сәламәтлек саклау буенча белемнәрен үстерүгә теләп , киң халык массалары өчен популяр телдә язылган К.Насыйри мирасын фәнни юнәлештә өйрәнеп , бүгенге буынга җиткерү.•...

Исследовательская работа учащейся на тему Каюм Насыйри

Исследовательская работа учащейся на тему Каюм Насыйри...

ХIV Межрегиональные юношеские научно- исследовательские чтения имени Каюма Насыйри Проект «Школьный музей как центр гражданского становления и патриотического воспитания школьников»

Патриотическое воспитание подрастающего поколения всегда является одной из важнейших задач современной школы, ведь детство и юность - самая благодатная пора для привития священного чувства любви к Р...

диплом конкурса Каюм Насыри 2013

диплом об участии  в конкурсе...

Каюм Насыйри тормышы һәм иҗаты буенча дәрес планы

Каюм Насыйри тормышы һәм иҗаты буенча дәрес планы...

Каюм Насыри хикәятләрендә әхлакый кыйммәтләр

Каюм Насыри хикәятләрендә әхлакый кыйммәтләр...