Исследовательская работа учащейся на тему Каюм Насыйри
материал (10 класс) на тему

Лутфуллина Гульнира Талгатовна

Исследовательская работа учащейся на тему Каюм Насыйри

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы

Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

“14 нче лицей”

«Каюм Насыйриның

тел өлкәсендәге эшчәнлеге»

                                                                   

                                                                         Башкаручы: 10 нчы сыйныф укучысы                                                                             Власова Полина Владимир кызы

Яшел Үзән – 2015 ел

      ЭЧТӘЛЕК 

  1. Каюм Насыйри- мәгърифәтче галим.
  2. Тел- укыту, тәрбия бирүнең төп предметы.
  3. Татар-рус икетеллелеге шартларында тел мәсьәләсе.
  4. Каюм Нысыйри-дәреслекләр авторы.
  5. Каюм Насыйри китаплары- хәзерге милли тормышыбыз өчен бай мирас.


   Һәр халыкның тарихи үсешендә тирән эз калдырган данлы уллары, кешелек бәхете өчен көрәшкә зур өлеш керткән галим һәм әдипләре  була. Каюм Насыйри-татар халкының әнә шундый олы хөрмәтенә лаек булган күренекле мәгърифәтче галим. Ярты гасырдан артык, алны — ялны белмичә, К.Насыйри милләткә хезмәт  итә, үз халкын белемле, тәрбияле итәргә омтыла. Татар халкының бөек улы Каюм Насыйридан бүгенге буынга кадәрге ара бер гасыр белән үлчәнә. Галәм тарихының шушы мизгелендә фән дөньясында гаять зур ачышлар ясалып, моңа кадәр күз алдына да китерүе мөмкин булмаган фантастик ыргылыш ясала. Дөньякүләм әһәмияткә тиң ачыш һәм уйлап табуларның һәркайсында, теориядә һәм гамәлдә булмасын, татар галимнәренең дә өлеше зур.

    Тел- укыту, тәрбия бирүнең, милли үзаңны үстерүнең төп предметы. Нәкъ менә шуңа күрә дә «олуг мөгаллим» төп игътибарын телгә юнәлтә. Каюм Насыйриның иң зур хезмәтләреннән берсе — аның тел өлкәсендәге эшчәнлеге. Бу өлкәдә ул бик катлаулы һәм күп яклы хезмәтләр башкара. Ул татар теленең әдәби һәм фән теле була алуын, шуңа хакы һәм сәләте барлыгын исбат иткән. Аны практик һәм фәнни эшкәртү юлында гаять кыю һәм зур эшчәнлек күрсәткән. Каюм Насыйри тел гыйлеме һәм кирәкле эшләрне башкарган ки, бу өлкәдә ул кагылмаган, хезмәт күрсәтмәгән бер генә тармак та юк дисәк, ялгышмабыз. Татар теленең ике томлы аңлатмалы сүзлеген («Ләһҗәи татари», 1895) беренче башлап ул төзегән һәм татар теленең никадәр бай икәнен күрсәткән. Аның бу сүзлеге бүгенге көндә дә зур фәнни хезмәт буларак кулланыла. Бу сүзлекләрдә еш очрый торган гарәп, фарсы сүзләренә аңлатма бирелгән, татар теленең бәхәсле мәсьәләләре күтәрелгән, сүзләренең килеп чыгышы чагылдырылган. Русча-татарча һәм татарча-русча сүзлекләрне төзеп, бастырып чыгырган. Математика, география һәм табигать фәннәре буенча киң массага аңлаешлы терминнар булдыру өстендә дә эшләгән. Дөрес һәм матур язу кагыйдәләрен күрсәткән беренче кулланманы («Кавагыйде китабәт», 1892) ул биргән.Татар теленең фәнни грамматикасын («Әнмүзәҗ», 1895) төзүгә дә нигезне К.Насыйри салган. Ул бу китабында беренче тапкыр авазларга классификация ясап, аларны 10 сузык авазга, 29 тартык авазга бүлеп күрсәтә, рус терминологиясендә кулланылган теш, тамак, аңкау, борын һ.б. терминнарны файдаланган. Аның бу хезмәтләре хәзер дә әле үзләренең тарихи әһәмиятләрен һәм фәнни кыйммәтләрен югалтмаганнар. Шул ук вакытта ул рус телен үзләштерү, рус китапларыннан файдалану өчен беренче чиратта кирәк булган уку китапларын булдыру өстендә эшләгән.Ул рус, татар грамматикаларында булган якынлыкларны, аерымлыкларны, үзенчәлекләрне өйрәнә һәм аларны укучыларына төшендерә барган. К.Насыйри керткән бу яңалык хәзерге көндә дә, балаларга икенче бер телне өйрәткәндә, уңышлы методларның берсе булып санала.

    К.Насыйри татар теленең байлыгын рус теле белән чагыштырып карый. Рус матур әдәбиятында булган бай сурәтләү чараларын-эпитетларны татар сүзләре белән уңышлы тәрҗемә итә. Мәсәлән, рус һәм татар телләрендәге иркәләү һәм кечерәйтү исемнәрен үзара чагыштыру өчен ул И.А Крыловның түбәндәге шигъри юлларын китерә:

    «Голубушка,как хороша!

    Ну что за шейка, что за глазки!

    Рассказывать, так, право, сказки!

    Какие перышки!Какой носок!

    И верно, ангельский быть должен голосок!»

    һәм шул юлларны:

    «һай күгәрчен генәм, ниндәен һәйбәт!

    Кара аның муен тынасын, кара аның күз генәсен!...

    Ниндәен нәфис аның йон гынасы! Ниндәен матур аның борын гынасы!

    Дәхи фәрештә тавышы кебек микән аның тавыш кынасы!»- дип тәрҗемә итә. Шуның белән К.Насыйри тел байлыгының төп чыганагы халык авыз иҗатында булуын күрсәтеп үткән.

    К.Насыйриның тел турындагы карашларына бөек рус галиме һәм беренче рус грамматикасын төзүче Ломоносов хезмәтләренең шактый гына йогынтысы бар. Ломоносов: «рус теле... үзенең киңлеге, үзенең байлыгы белән..Европаның бөтен телләреннән бөек ул»,- дигән булса,    К.Насыйри да рус телен Россиядәге барлык телләрнең атасы һәм патшасы дип күрсәтә, аны яхшылап өйрәнергә һәм аның бай хәзинәләре белән файдаланырга чакыра. Әгәр дә Ломоносов, грамматиканың әһәмиятен күрсәтеп, аңарга югары бәя биргән булса, К.Насыйри да үзенең «Әнмүзәҗ»ендә «этимология- белемнәрнең анасы, грамматика-атасы»,-дип китерә». «Бу ике гыйлемне укып белмәктән гарыз шулдыр ки, сөйләшкәндә вә язганда телне хатадан сакламактыр. Бу ике фәнне белмәктән күп фәннәр вә күп гыйлемнәр туадыр»,- ди.

    Шул рәвешчә, К.Насыйри Ломоносов үрнәгендә тел гыйлеме буенча гаять әһәмиятле һәм кирәкле фәнни эшләр башкара, гомумхалык сөйләме нигезендә үсә башлаган татар демократик әдәби теленең нигез ташларын сала.

    Мәгърифәтче К.Насыйриның тел өлкәсендәге хезмәтләренең тарихи кыйммәте зур. Чөнки К.Насыйри, татар укымышлыларыннан беренче буларак, гомумхалыкка аңлаешлы әдәби тел кирәклеген яклап чыккан, татар әдәби теленең сүзлек составын баету һәм грамматикасын фәнни нигездә үстерү мәсьәләләренә зур игътибар биргән.Менә болар барысы да К.Насыйриның тел өлкәсендәге эшчәнлегенең тарихи әһәмиятләрен билгелиләр, аның үз заманы өчен гаять кирәкле һәм прогрессив эшчәнлек алып барганлыгын күрсәтәләр.

    К.Насыйри, татар культурасы тарихында беренче буларак, буржуаз жаргонына каршы көрәш башлаган. Ул үзенең — татар теленең сүзлек составын чистартуга зур әһәмият биргән,гарәп — фарсы сүзләрен татар һәм рус теле сүзләре белән алыштыруны яклап чыккан. Төрки телләргә ияреп, «бар» сүзен «вар» дип, «кирәк» сүзен «кәрәп» дип язучыларны кискен тәнкыйть иткән. Ул чакларда җәдитче буржуаз милләтчеләр аңлы рәвештә пан-тюркизм реакцион идеясен яклап килгәннәр, шул теләкләренә туры китереп, татар телен төрекләштерергә бөтен көчләрен куйганнар. Бервакытта К.Насыйри мондый реакцион карашларга протест белдереп, түбәндәге фикерләрне әйтеп чыга: «Ялган, яла бу! Без — татарлар, телебез — татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул. Бүтән телләрдән бер дә ким түгел».

    Каюм Насыйри  татар телендә фәнни терминология булдыра. Ул бу юлда  да гаять кыю тәҗрибәләр ясый һәм зур нәтиҗәләргә ирешә, беренче чиратта, гарәпчәдән алынып йөртелгән терминнар урынына татар сүзләрен термин итеп беркетү юлын тота. Арифметика буенча «Хисаплык» исеме белән язган дәреслегенең сүз башында Каюм Насыйри үзенең теләкләрен түбәндәгечә аңлатып биргән:

    «Хисаплык дигән китабыбызда истилах сүзләре өчен мөмкин кадәр теле бездәге сүзләрне сайладык.Мәсәлән , “Хисаплык”  дидек. Бу гәрчә гарәпчә сүз булса да, аны белмәгән кеше юктыр. Бу “Хисаплык” дигәнебез “гыйльме хисап” дигән сүз булсын.Вә янә «сан» дидек — гарәп телендә «исеме гадәд» дигән сүз урынына булсын. Вә янә гыйльме хисапның бер кагыйдәсен «җыю» дип әйттек, гарәпчә «җәмгы» дип әйтәләр».

    Шул рәвешчә аңлатып бара торгач, К.Насыйри арифметикадагы дүрт гамәл мәсьәләләрен чишүгә бәйләнешле барлык төшенчәләрне дә татарча исемләп чыга. Шулардан сан, бүлү, сумма, калдык, бүлгеч, өлеш һәм башкалар хәзерге көндә дә шул ук төшенчәдә йөртеләләр.

    Геометрия һәм география дәреслекләрен язганда да К.Насыйри шул принцибыннан чыгып эш итә. «Үз телебезгә килешә торган сүзләрне табып, җәгърафия терминнарын белдердем, -ди». Алардан элекке китаплардагы киң күпчелеккә аңлаешсыз терминнар урынына татар теленнән ала. Мәсәлән: төн ягы, төшлек тарафы, кояш батышы тарафы, атау, ярты атау, ут тавы, елга, диңгез, тамак һәм башкалар. Бу терминнарны буржуаз язучылар Каюм терминнарны буржуаз Насыйридан соң да әле гарәпчә йөртергә аз тырышмыйлар. Ләкин алар, гомумхалык теленнән читкә киткәннәре өчен, берсе дә халык сөйләменә кереп китә алмыйлар. Гомумхалык теленә таянып эш иткән Каюм Насыйри принцибы җиңеп чыга, ул кертә башлаган терминнар  аныклана һәм камилләшә бара.

     Материкларны һәм аерым илләрнең исемнәрен Каюм Насыйри рус әдәби телендә йөртелгәнчә биреп килде: Европа, Азия, Африка, Америка, Англия, Бельгия, Голландия, Германия, Швейцария,Норвегия, Швеция, Греция һәм башкалар.

    Гомумхалык өчен чыгарылган календарьларына К.Насыйри терминнар мәсьәләсендә тагын да кыюрак адым атлый: посылка, перевод, бандероль,пакет, почта, почтальон һ.б. кебек почта-телеграф терминнарны; министерство, сенат, департамент кебек идарәгә  бәйләнешле терминнарны; барометр,термометр, манометр, телескоп, фотография, литография, кебек техник терминнарны; артиллерия, полковник, капитан һ.б кебек хәрби терминнарны рус әдәбиятында кулланылганча ала. Болар Каюм Насыйриның халыкка якын торуын һәм терминология мәсьәләсендә прогрессив карашны яклаучы галим булуын күрсәтәләр. 1960-1970 елларда рус алынмаларының кирәклеген артык кулланылуы тыела башлый. Сөйләм һәм тел культурасының рус алынмалары исәбенә бозылуы татар теленең яшәеше мәсьәләсен дә көн тәртибенә китереп куйды. Үзгәртеп кору чорында күп кенә журналистлар, кайбер галимнәр татар телен чистартабыз дип, гарәп — фарсы алынмаларына кире кайту турында сөйли башладылар, газета-журнал битләрендә гади халыкка аңлашылмый торган сүзләр, терминнар күренә башлады . Интернациональ сүзләрдән баш тартып, татарча сүзләр ясап карау омтылышлары булды: прогрессны-алгарыш, физический — физик урынына тәнви, предпринимательлек урынына — эш итү, симптом урынына авыру билгеләре,отпор урынына — типке кебек сүзләрне тәкъдим итеп карадылар, әмма бу сүзләр урнашып, халыклашып китмәделәр.

    ХХ йөз башында татар телчесе Г.Нугайбәк «Төрлек» дигән морфология яза һәм анда ; бер генә алынма сүз дә кулланмый. 1912 елда «Сагынмалык»  китабында ул үзенең максатын болай дип күрсәтә: «Ана теле, татар теле! Мин сине сөям,җир йөзендәге барлык телләрдән артык күрәм үз сүзең белән бар теләүне дә аңлатырлык чагыңны беләсем килә,арага катнашкан чүп-чарны, төпләре, тамырлары белән йолкып ташлап, алар урынына чын татарча гына сүзләр ишетәсем килә»

    Әмма иҗтимагый тормыш белән тыгыз бәйләнгән, халыклашкан һәм киң кулланыш тапкан алынмаларны чыгарып ташлау мөмкин түгел. Әгәр  халык аларны үзенеке иткән, бернинди законнар, карарлар белән ул сүзләрне кулланудан тыеп булмый.

    Алынмаларга мөнәсәбәт мәсьәләсен һәр очракта конкрет хәл итәргә кирәк. Әмма бер нәрсә бәхәссез; телнең үзендә кирәкле сүз була торып, аның урынына алынма сүз куллану гаять урынсыз.

    Хәзерге татар — рус икетеллелеге шартларында тел, сөйләм культурасы, милли телнең чисталыгы мәсьәләләре үзәткә тора. Кирәксезгә рус сүзләре кулланып сөйләшү әдәпсезлек, тәртипсезлек билгесе икәнен истән чыгармаска кирәк.

    К.Насыйри тәрҗемә принциплары  турында да күп уйлаган. Ул, бер телдән икенче телгә тәрҗемә итүнең гаять җаваплы булуын тирәннән аңлап, аңа иҗат эше итеп караган. К.Насыйри, һәр телнең үзенең әдәби үзенчәлекләре барлыгын истә тотып, шул үзенчәлекләрне һәм нечкәлекләрне искә алып эш итәргә чакыра.Каюм Насыйри үзе берничә телне теоретик өйрәнгән һәм практик үзләштергән кеше.Ул гарәп, фарсы, төрек, борынгы үзбәк телләрен һәм бигрәк тә, беренче чиратта,рус телен яхшы белгән. Шуның белән бергә, ул һәр телнең үзенчәлеген,эчке законнарына нык игътибар биреп эш икән. Менә шулар К.Насыйрига татар әдәби теленең фәнни нигезләрен салырга һәм тәрҗемә өлкәсендә дә дөрес принципта торып менныи город, всем городам  эшләргә булышкан. Бу тармакта дә К.Насыйрига, беренче чиратта , аның гомумхалык телен һәм халык авыз иҗатын тирәннән белеп файдалануы зур ярдәм  иткән. Менә Каюм Насыйрига  «Петербург — каменный город, всем городам начальник» дигән рус җөмләсен татарчага тәрҗемә итәргә кирәк була.Ул аны «Петербург каласы таш кала, һәммә калаларга башкала» дигән бер татар җырын китерү белән тәрҗемә итә һәм шуның ярдәмендә мәгънәне тулырак, җөмләне образлырак бирүгә ирешә.

    Шул рәвешчә, К.Насыйри хәзерге татар әдәби теленең нигез ташларын салучы була. Ләкин аны камилләштереп өлгерә алмый. Фәнни нигезләрен дөрес билгеләгән хәлдә, күп очракларда үзе дә әле иске традицияләрдә язуын дәвам иттергән. Ул бу кимчелекләрен, ачык карашлы галим буларак, үзе дә сизгән.

    Башка милләт мәгърифәтчеләре шикелле үк, Каюм Насыйри да ана теле аша халыкка аң - белем бирүне күтәреп чыккан. Ул татар халкы мәдәниятенең артка калуын туган телгә әhәмият бирмәүдә күргән.

    Бала өчен ана теле — аңлаешлы, иң якын тел.

    «Кеше үз теләге белән гарәп, фарсы рус телләрен үзләштерә ала, ләкин үз телен белергә тиеш ...Кеше..үзенең туган телен кагыйдәсез дә белер һәм һич тә ялгыш әйтмәс һәм хата сөйләмәс .Ләкин башка телне өйрәнәсе булсаң, ул вакытта үз телеңнең кагыйдәләрен белү кирәк». К.Насыйри үз телен белмичә белемле кеше булуны күз алдына да китерә алмаган.

    К.Насыйриның балаларны ана телендә укыту таләбе белән чыгыш ясавы ул чор өчен прогрессив һәм революцион адым булган . Татар теле белем бирү чарасы, әдәби-гыйльми тел булсын өчен аның  нигезләрен эшкәртергә, грамматик һәм лексик үзенчеләкләрен өйрәнергә кирәк була. Менә шуңа күрә дә татар теле белеменә нигез салу эшенә беренчеләрдән булын К.Насыйри алына.

    К.Насыйри, татар телен игътибар белән өйрәнеп, түбәндәге нәтиҗәләргә килгән: «Әгәр дә без игътибар белән үзебезнең телебезне өйрәнсәк, аның сүзләр күләме, атамалар, гомумән төзелеше буенча гарәп, фарсы телләреннән ким түгеллеген, кайбер яктан, бигрәк тә фигыльләр өлкәсендә баерак та булуын күрербез». - дигән.

    Ул татар телендә укучылар өчен берничә дәреслек яза. 1892 елда дөрес язу һәм орфография кагыйдәләрен үз эченә алган «Кагыйдәләр китабы» басылап чыга. Бу хезмәтендә ул: «Һәрбер культралы кешенең ике төрле теле була: шуларның берсе — анасыннан сөт имгән вакытта өйрәнгән тел, икенчесе — укытучыдан укыганда — гыйлем һәм фән терминнары белән ачылган тел..» - дип яза. Күргәнебезчә, К.Насыйри фәнни төшенчәләргә, терминнарга зур игътибар биргән, тел, әдәбият һәм башка фән тармаклары буенча фәнни терминология булдыруга зур хезмәт куйган.

    К.Насыйриның татар телен шулай югары күтәрүе дин әһелләренә ошамаган. Алар гарәп «төрки тел»не яклап чыкканнар. Татар буржуазиясе дә башта татар телендә укытуын хупласалар, соңыннан «төрки тел»не пропагандалаганнар.

      Чыннан да К.Насыйри үз вакытында фәнни нигезләрен сала башлаган һәм гомумхалык теленә нигезләнгән татар әдәби теле ХХ йөздә Г.Тукай һәм Г.Камал кебек революцион-демократик язучыларыбызның, татар пролетариат әдәбиятының нигезен салучы Г.Коләхметовның иҗат эшчәнлекләре, әдәби һәм публицистик хезмәтләре белән тагын да баетылды.

    Каюм Насыйриның тел өлкәсендәге эшчәнлеге хәзерге көндә дә актуаль.

     Республикабызда «Телләр турында» закон кабул ителгәннән соң, фәнни һәм уку—укыту әдәбиятында барлык сүзләрне татарчага тәрҗемә итүгә омтылыш күзәтелде. Әлбәттә, тулаем алганда, бу уңай күренеш. Ләкин 1960-1970 елларда рус алынмаларының артык кулланылуы тоела башлый. Сөйләм һәм тел культурасының рус алынмалары исәбенә бозылуы татар теленең яшәеше мәсьәләсен дә көн тәртибенә китереп куйды.

      ХХ йөз башында татар телчесе Г.Нугайбәк «Төрлек» дигән морфология яза һәм анда бер генә алынма сүз дә кулланмый. 1912 елда «сагынмалык» китабында ул үзенең максатын болай дип күрсәтә: «Ана теле, татар теле! Мин сине сөям, җир йөзендәге барлык телләрдән артык күрәм, үз сүзең белән бар теләүне дә аңлатырлык чагыңны беләсем килә, арага катнашкан чүп-чарны, төпләре, тамырлары белән йолкып ташлап, алар урынына чын татарча гына сүзләр ишетәсем килә». Мин аның белән тулысынча килешәм.

     Әмма иҗтимагый тормыш белән тыгыз бәйләнгән, халыклашкан һәм киң кулланыш тапкан алынмаларны чыгарып ташлау мөмкин түгел. Әгәр халык аларны үзенеке иткән икән, бернинди законнар, карарлар белән ул сүзләрне кулланудан тыеп булмый.

     Каюм ага күрсәткәнчә, хәзерге әдәбиятыбызга ныклап кереп урнашкан һәм тәрҗемә ителмәгән терминнарга «халыкара статус» бирү урынлыдыр, аларны кыенсынмыйча кулланырга буладыр ,- дип уйлыйм.

   Алынмаларга мөнәсәбәт мәсьәләсен һәр очракта конкрет хәл итәргә кирәк. Әмма бер нәрсә бәхәссез: телнең үзендә кирәкле сүз була торып, аның урынына алынма сүз куллану гаять урынсыз.

    Хәзерге татар — рус икетеллелеге шартларында тел, сөйләм культурасы, милли телнең чисталыгы мәсьәләләре үзәктә тора. Кирәксезгә рус сүзләре кулланып сөйләшү әдәпсезлек, тәртипсезлек билгесе икәнен истән чыгармаска кирәк.

   Каюм бабаның эшчәнлеге-милләткә фидакарьләрчә хезмәт итүнең бөек бер үрнәге.

    Аның китаплары-хәзерге милли тормышыбыз өчен дә аваздаш булган бай мирас.

                                                                                   

Кулланылган әдәбият:

1) Асадуллин А.  “Каюм Насыйри” ( Тууына 140 ел тулу  уңае белән). «Совет мәктәбе», 1965, № 2.

2) Х.Миңнегулов. “ Остазыбыз Каюм баба”.

3) Х.И.Миңнегулов, Н.С.Гыймадиева.Татар әдәбияты. Казан “Мәгариф” нәшрияты , 2011ел.

4) Э.Н.Хуҗиәхмәтов “Мәгрифәт йолдызлыгында» Казан: Матбугат йорты нәшрияты, 1998 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Каюм Насыйри – иҗатында халык тәрбиясе (шәфкатьлелек, рәнҗеш төшенчәләре)

Максат:1. Татар халык авыз иҗаты турында белемнәрне тулыландыру, үз  фикерләрен әйтергә өйрәтү.             2. Каюм Насыйри эшчәнлеге бе...

Программа работы над научно-исследовательской работой учащихся по теме «Корневая гласная – самая опасная!»

Пояснительная записка Изучение безударных гласных в корне в школьном курсе русского языка представляется фундаментом, на котором строится все обучение ребенка русской орфографии. Но, как ни парадокса...

ИССЛЕДОВАТЕЛЬСКАЯ РАБОТА УЧАЩИХСЯ. Актуальность темы «История освоения космоса» среди учащихся среднего и старшего звена школы. 7 класс.

Работу выполнил: Старостов Алексей Дмитриевич, уч-к 7 «Б» класса  , 12 летРуководители: Першина Ольга Владимировна, учитель биологии. Старостов Дмитрий Сергеевич, 35 лет....

Научно-исследовательская работа учащихся по теме: "Бишофит - старый новый антигололедный реагент"

Проведена   экспериментальная оценка   эффективности    и последствий применения бишофита   в сравнении с  другими  антигололедными...

Научно – исследовательская работа учащихся по теме: «Загадочная медь»

В работе выполнен анализ    различий  в  описании свойств  меди в учебной литературе для вузов и средней общеобразовательной школы,  проведена  их экспери...

Научно – исследовательская работа учащихся по теме: «Очистка поверхности медного сплава»

В работе рассмотрены проблемы  изменения поверхности медных сплавов при контакте с атмосферой. Изучен состав загрязнений   и способы  очистки поверхности  мельхиора. Предложе...

Презентация научно – исследовательской работы учащихся по теме: «Очистка поверхности медного сплава»

В работе рассмотрены проблемы изменения поверхности медных сплавов при контакте с атмосферой. Изучен состав загрязнений и способы очистки поверхности мельхиора. Предложено объяснение протекающих при э...