Теле барның – иле бар
материал (9 класс) по теме

Шәрәфиева Ләйсән Әлхәт кызы

Теле барның – иле бар

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tel-il.doc70 КБ

Предварительный просмотр:

                               

                          Татарстан Республикасы Кайбыч районы

                          Мөрәле урта гомумбелем мәктәбе

(Татар теленнән дәрестән тыш чара эшкәртмәсе)

                                                                    Татар теле һәм әдәбияты

                                                                    укытучысы Шәрәфиева Л.А

                   

Тема:     Теле барның – иле бар

Максат:  Туган телебезгә карата ярату, ихтирам хисләре тәрбияләү.

Телебезнең байлыгына соклану. Укучыларда аны өйрәнүгә кызыксынубулдыру.

Җиһазлау:  музыкаль уенчык, “Тел- күңел көзгесе” исемле стена газетасы, магнитофон, очколар язылган карточкалар, татар теле һәм әдәбияты буенча биремнәр.

Бәйге барышы

Сәхнәгә ике алып баручы чыга.

1 алып баручы.  Хәерле көн, кадерле дуслар! Шаяннар һәм тапкырлар клубы үзенең “Теле барның иле бар” дип исемләнгән бәйгесен башлап җибәрә.

2 алып баручы.  “Иң татлы тел- туган тел, анаң сөйләп торган тел”,- ди халык. Менә шул татлы телнең серләренә, матурлыгына, байлыгына төшенү өчен, иң беренче чиратта аның сүзлек байлыгын белү зарур.

1 алып баручы.   Әйе, нинди генә сүзләр юк! Нәфисләре бар. Күңелсезләре. Мөлаемнары күп. Ачулылары.

   Бер уйласаң, сүзләр җанлы кебек. Хәтта кеше кебек алар: берсе ачык йөзле, берсе шыксыз чырайлы...

2 алып баручы.  “Сүз - бөек нәрсә ул. Бөек, чөнки сүз белән кешеләрне берләштерергә дә, аерырга да һәм үзеңә нәфрәт уятырга да мөмкин. Кешеләрне бер- берсеннән читләштерә торган сүзләрдән саклана күрегез!”- дигән Лев Николаевич Толстой.

1 алып баручы. Телне халык- дәрья белән, андагы сүзләрне мәрҗәннәр белән чагыштыра бит:

Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар.

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгәннәр коры калыр.

     Әйдәгез әле, шул дәрьяның хәзинәләре белән танышыйк. Тлебезнең җәүһәрләренә күз салыйк, һәр сүзнең кадерен белергә өйрәник. Бераз шаярып алыйк, тапкырлыкта, җитезлектә ярышып алыйк.

Алып баручылар урыннарына утыра.

Уенда катнашучыларның кәефен күтәреп җибәрү өчен музыкаль номер

Укытучы:  Бүгенге бәйгедә “ЯЛКЫН” һәм “ДУСЛЫК”командалары көч сынашыр.  Уен 3 турда узачак.

Беренче турда биремнәр татар теле бүлекләре буенча була.

Сүз төркемнәре

50

20

10

40

30

Фонетика

40

10

20

30

50

Җөмлә кисәкләре

20

40

50

30

10

Сүз төркемнәре буенча сораулар.

  1. Предмет һәм затларны белдерүче сүз төркемен атагыз.  (ИСЕМ)
  2. Предметның билгесен белдерүче сүз төркемен атагыз. (СЫЙФАТ)
  3. Хикәя фигыль нинди заманнарда була?(ХӘЗЕРГЕ, ҮТКӘН, КИЛӘЧӘК)
  4. Исем, сыйфат, рәвеш, сан, фигыль, алмашлык нинди сүз төркемнәре? (МӨСТӘКЫЙЛЬ)
  5. БЕРЕНЧЕСЕ ЗУР СУМКА ТОТКАН ИДЕ  җөмләсендә ия нинди сүз төркеме белән белдерелгән?  (САН)

Фонетика буенча сораулар.

  1. Татар теленең фонетика бүлеге нәрсәне өйрәнә? (СӨЙЛӘМ АВАЗЛАРЫ)
  2. Иренләшкән сузыкларны атагыз.  (О,Ө,Ү,У,О)
  3. Сузыкларның бер- берсенә йогынты ясап, үзара охшашланулары нәрсә дип атала?  (СИНГАРМОНИЗМ)
  4. ОЯЛЧАН сүзендә ничә хәреф, ничә аваз?  (6 ХӘРЕФ, 7 АВАЗ)
  5. Охшашлануны икенче төрле ничек атыйлар?  (АССИМИЛЯЦИЯ)

Лексика буенча сораулар

1. Капма- каршы мәгънәдәге сүзләр ничек атала?   (АНТОНИМ)

2. Нинди сүзләр синоним була?  (БЕР МӘГЪНӘДӘГЕ СҮЗЛӘР)

3. БАЛАВЫЗ СЫГУ нәрсә дигән сүз ул?  (ЕЛАУ)

4. АБРИКОС  сүзен икенче сүз белән атагыз.  (ӨРЕК АГАЧЫ)

5. ӘДӘПЛЕ сүзенең синонимгарын әйтегез.  (ИНСАФЛЫ, ТӘРТИПЛЕ, ТЫЙНАК)

Дөрес җавап бирүче командага очколар тапшырыла.

 Шаян шигырь сөйләү.

Икенче тур татар әдбиятына кагылышлы булыр.

Мәкальләр

100

300

500

400

200

Табышмаклар

200

400

100

300

500

Әкиятләр

500

200

300

100

400

Мәкальләрнең башы бар, азагын дәвам итәргә.

  1. Кем эшләми, ШУЛ АШАМЫЙ.
  2. Аерылганны аю ашар, БҮЛЕНГӘННЕ БҮРЕ АШАР.”
  3. Агачны яфрак бизәсә, кешене ХЕЗМӘТ БИЗИ.
  4. Иң татлы тел туган тел, АНАҢ СӨЙЛӘП ТОРГАН ТЕЛ.
  5. Бер төкерсә, бер булыр, КҮП ТӨКЕРСӘ, КҮЛ БУЛЫР.

Табышмакларның җавапларын табарга.

  1. Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган.  (КИТАП)
  2. Акыллыга әйттем- уйлады да белде, Акылсызга әйттем- тыңлады да көлде.  (ТАБЫШМАК)
  3. АКгач түгел- яфраклы, тун түгел- тегелгән, кеше түгел- сөйли.(КИТАП)
  4. Нәрсәне күрү бик җиңел?  (КЕШЕ ГАЕБЕН)
  5. Башы бар, чәче юк, күзе бар, кашы юк.  (БАЛЫК)

Әкиятләр буенча сораулар.

  1. “Бии – бии уйнама,

Билгенәем авырта.

Тибә- тибә уйнама,

Түбәләрем авырта”- дигән юллар кайсы әкияттән ?  (“ГӨЛЧӘЧӘК”)

  1. “Койрыклар” әкиятен кем язган?  (АБДУЛЛА АЛИШ)
  2. Тылсымлы әкиятләрдә төп геройлар күпчелек очркта кем белән көч сынашалар?   (ДИЮ)
  3. Әкиятләрне нинди өч төргә бүләләр?  (ХАЙВАННАР ТУРЫНДА, ТЫЛСЫМЛЫ, КӨНКҮРЕШ ӘКИЯТЛӘРЕ)
  4. Урман сарыгын икенче төрле нәрсә дип атыйлар?  (ШҮРӘЛЕ)

Өченче турда командаларга шаян сораулар бирәм кайсыгыз күбрәк һәм дөресрәк җавап бирер?

  1. Кайсы ай календарьда юк?  (ҺАВАДАГЫ АЙ)
  2. Патша кемгә баш ия?  (ЧӘЧТАРАШКА)
  3. Кара чәчле, кара кашлы кеше? (БРЮНЕТ)
  4. Кайсы күл кыргый дуңгыз исемен йөртә? (КАБАН)
  5. Аксыл чәчле кеше?  (БЛОНДИН)
  6. Нәрсә өстән аска таба үсә?  (САКАЛ)
  7. Алманың яртысы нәрсәгә охшаган?  (ИКЕНЧЕ ЯРТЫСЫНА)
  8. Көн белән төн нәрсәгә бетә?  (Ә ХӘРЕФЕНӘ)
  9. Кайсы шәйәрдә аш пешереп була?  (КАЗАН)
  10. Кайсы бодайдан кортлар бал ала?  (КАРАБОДАЙ)

Очколарны исәплиләр. Җиңүче билгеләнә.

Командаларны котлап җыр башкару


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

ЭШЕ БАРНЫҢ АШЫ БАР

1)татар халык ашлары белән таныштыру;2) яңа сүзләрне сөйләмгә кертү, укучыларның  бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү;3) татар милли ризыкларына кызыксыну уяту, толерант шәхес тәрбияләү....

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

Интеграциялы дәрес "Үҙләштерелгән һүҙҙәр" ( рус теле, башҡорт теле, инглиз теле).

Республика кимәлендә уҙғарылған фәнни-практик конференцияла рус теле, инглиз теле уҡытыусылары менән берлектә "Үҙләштерелгән һүҙҙәр" тигән темаға асыҡ дәрес күрһәттек. Был дәрестә уҡыусылар ...

Теле барның иле бар

Татар теле дәресләре өчен...