Варина Тазкира Рифкатовна

сайт учителя начальных классов

Синең бурыч- күңелләргә сүзләр язу, Язар өчен алтын сүзләр эзләп табу. Энҗе Мөэминова.

Профессия: Учитель начальных классов, преподаватель русского языка и литературы

Профессиональные интересы: систематически и постоянно занимаюсь самообразованием, изучаю новинки книгоиздательства по преподаваемым предметам в начальной школе, информационным и педагогическим технологиям

Увлечения: цветоводство, рисование, поделки из разных материалов

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Актанышский район, с.Татарские Ямалы

Место работы: МБОУ "Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/tazkira
“Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”
Ризаэддин Фәхреддин

                                Укытучы!

           Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән.

           Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.

           Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел.

           Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.

           Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен

           Дистә еллар түгәсең син акыл көчен.

      Укытучы – иң изге, иң кирәкле һөнәр иясе. “Укытучы булып туарга кирәк”, - ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Күпме түземлек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, һәм дә алар белән дөрес аралашу – күпме көч таләп итә бу һөнәр кешесеннән. Күп эзләнү, осталыгыңны, белемеңне арттыру да укытучы өчен бик әһәмиятле.

Кеше хезмәте белән табигатьне үзгәртә, дип әйтәләр. Ә укытучы хезмәте Кешенең үзен формалаштыруы белән кыйммәтле һәм гүзәл. Үз чиратында укытучы һөнәре зур җаваплылык та сорый. Чөнки аның кулларында зур бер шәхес язмышы. Нәни генә кулларга хәрефләр язарга, хәрефләрне танырга, укырга, рәсем ясарга,биергә, җырларга һәм бик күп кенә башка осталыкларга өйрәтүче Кеше ул – УКЫТУЧЫ. Һәм шушы “һөнәрләргә” өйрәтү, балаларның күпкырлы сәләтләрен ачу – барысы да, минем уйлавымча,  башлангыч сыйныф укытучылары җилкәсенә төшә.

           Кулда акбур,

           Хыял еракта.

           Канатланып оча,

           Күңел еракка.

           Нәни генә куллар,

           Сыза, яза, боза.

           Киләчәккә

           Матур юллар суза.

Әйе, киләчәккә матур юллар суза. Ә аларга шушы матур юлларны  сызарга, сузарга әти – әниләр белән берлектә укытучы ярдәмгә килә. Ә укучыларга, бары тик, тырышып укырга гына кала.

О себе

   Мин Актаныш районы Иске Семиостров авылында туганмын. Татар Ямалы урта мәктәбен тәмамладым. Минзәлә шәһәрендә педагогия көллиятендә башлангыч класс укытучысы белгечлеге алып, Актаныш районы Иске Кормаш  урта  мәктәбендә башлангыч класс укытучысы буларак хезмәт юлымны башладым. Читтән торып Алабуга дәүләт педагогия университетының филология факультетын тәмамладым. Татар теле һәм әдәбияты белгечлеге алдым. Язмыш мине үз авылыма кайтарды. Татар Ямалы авылында балалар бакчасы ачылгач, тәрбияче булып эшләдем. 2016нчы елда рус теле һәм әдәбияты белгечлеге алып Тат.Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбендә югары классларга рус теле һәм әдәбияты укыттым. 2017 нче ел уку елы башыннан башлангыч классларда укытам. 

  Гаиләм миңа һәрвакыт терәк. Иптәшем белән ике ул бер кыз үстерәбез. 

  Тормышымда сайлаган һөнәремә тугърылыклы булып калырмын дип уйлыйм.

   

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Гадел Кутуй  "Тапшырылмаган хатлар"

Габдрахман Әпсәләмов "Ак чәчәкләр"

Мой взгляд на мир

«Язмыш синең тез астыңа китереп сукса

                                                      егылмас өчен якасына ябыш.                                                                                                                                                                                             Утларга салса –

    үзең аннан да көчлерәк ян, шулвакыт кызуын сизмәссең.

Суларга ташласа –  күбек булып өскә күтәрелмә - асылташ                     

булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп чумып алырлар.

Тузан итеп һавага күтәрсә –

                               яңгыр тамчыларына кушылып җиргә төш.

Карурманнарда адаштырса -                кояшка карап юл сайла.

Ташлар белән бастырса -          чишмәгә әверелеп иреккә ургы.

Җиргә күмсә -                                 орлык шикелле тишеп чык.

Җилкәнеңне җилләр екса -
   

                                                     сөюеңне җилкән итеп күтәр. 

 Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән.
                       Көчле рухлылар гына максатка ирешә ала.
                                                 Түземлеләр генә бәхеткә лаек!»

                                                                                      Фәнис Яруллин
 

Моё портфолио

                              

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: