Әхлак дәресләре
классный час (3 класс) на тему

Варина Тазкира Рифкатовна

Әхлак дәресләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hlak_nigezlre.docx187.21 КБ

Предварительный просмотр:

                              http://belem.ru/files/default_images/kitap_yashel.jpg

                                   Актаныш  муниципаль  районы

                   Татар  Ямалы  төп  гомуми  белем  бирү  мәктәбе

           

           

           

  Акыл кадере

               әдәп белән

    ӘХЛАК  ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ  КУЛЛАНЫР  ӨЧЕН  ДӘРЕС

                                        ЭШКӘРТМӘЛӘРЕ

                                                 

                                               Төзүчесе: Т.Р. Варина

                                                2017 - 2018      

 

 “Бала  чакта  алынган  тәрбияне  соңыннан  дөнья  халкы  үзгәртә

                                                                                                                    алмас”    

                                                                                                Р.Фәхреддин                                

,,Шәкертләрне гыйлем белән тәрбияләү, изге шәригатьтә аңлатылган күркәм холыклар белән таныштыру һәм гадәтләндерү – укытучының беренче эше булыр”

                                                                                                  Р. Фәхреддин

,,Тәрбия- һәр нәрсәнең ачкычы, аның белән һәр нәрсәне хәл итеп була, ул кешене кеше итүдә дөрес юл”

                                                                                              К.Насыйри

    

                                                            КЕРЕШ СҮЗ.

            Балалар - безнең киләчәгебез. Без аларга карап сокланабыз, ышанабыз. Баланың чын тормышы алда әле дип, кайвакыт аларның кимчелекләрен күрмәскә тырышабыз. Балалар кичерә торган шатлык, кайгы, хыял, аларның иҗаты, дуслык мөнәсәбәтләре – болар барысы да зур әһәмияткә ия.

            “ Балалык – кеше тормышының иң мөһим чоры, ул - киләчәк тормышка әзерлек кенә түгел, бәлки чын, якты, үзенә генә хас кабатланмас тормыш. Бүгенге нәнинең нинди кеше булып үсүе сабыйның балачагы ничек үтүенә, балалык елларында аны кем тәрбияләвенә, әйләнә- тирә мохиттән аның аңына һәм йөрәгенә нәрсә сеңүенә бәйле”, - дигән В.А. Сухомленский. Һәр баланың үзенә генә хас сыйфатлары, яхшы һәм кимчелекле яклары була. Һәр класс җитәкчесе, фән укытучысы һәм ата – ана бу үзенчәлекләргә җитди игътибар итәргә тиеш.

            Балага куелган таләпләр тәрбиянең нигезен тәшкил итә. Ул таләпләр катлаулы тормыш шартларын аңларга, дөрес әхлак нормаларына төшенергә, гаилә, җәмгыять, коллектив ихтыяҗларының шәхси ихтыяҗлардан өстен торуын белергә өйрәтә.

            Балаларда тәрбиялелек, тугрылык, намуслылык һәм башка шундый әхлакый сыйфатлар тәрбияләү мәктәп һәм гаиләнең уртак эше булырга тиеш.

                                     

                           

                                    Актаныш муниципаль районы

                    Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе

                 “Әхлак нигезләре”

                       ПРОГРАММАСЫ

                        башлангыч сыйныфлар

Әхлак ул - кешенең эш-хәрәкәтләрендә,

                  көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган ,

                  билгеле бер кыйммәтләрдә торган сыйфат

                                                                            Төзүчесе: Т.Р. Варина

                                                                  

                                      Аңлатма язуы

   Бүген илебезнең мәгариф системасында укыту һәм тәрбия эчтәлеген яңарту процессы бара. Аның үзәгендә укучы шәхесе тора. Шуңа күрә тирән белемле, югары әхлаклы, зыялы шәхес тәрбияләү – укыту-тәрбия системасының төп бурычы булып тора. Уку һәм тәрбия бер-берсен тулыландырып, бер максатка корылып алып барганда гына нәтиҗәле була.

   Балалар һәм яшүсмерләр арасында төрле ямьсез күренешләрнең ешая баруы берәүгә дә сер түгел. Бүгенге тормышыбызда мәдәният һәм әхлаклылык дигән мөһим сыйфатларның какшавы нык чагыла. Шуңа күрә дә әхлак тәрбиясенә игътибарны көчәйтү мөһим һәм кирәк.

   Әхлакый тәрбия дигәндә, без бай рухи сыйфатлар, этик нормалар булдыру һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төшендерү максатыннан, яшь буынга системалы тәэсир итүне аңлыйбыз.

 Әхлак  тәрбиясенең төп урыны – гаилә. Ата-ананың шәхси үрнәге, йогынтылы сүзе, ягымлы һәм таләпчән мөгамәләсе тәрбиянең нигезен тәшкил итә. Ни кызганыч, хәзер күп гаиләләрдә нәкъ шулар җитешми. Ата-аналарның күбесе “дөнья куа”, баласын кешедән ким-хур булмаслык итеп киендерергә, тукландырырга тырыша. Шуңа күрә аларның тәрбия белән шөгыльләнергә вакыты да калмый.

   Әхлак  тәрбиясе процессында укытучы-тәрбиячеләренең роле зур. Алар тиешле шартларны тудыра, эшне оештыра, балаларның укуы, хезмәте, ялы, уены һәм һәртөрле эшчәнлеге дәвамында  әхлак  мөнәсәбәтләрен тиешле якка юнәлтә.

 Әхлак  тәрбиясе бирүнең төп бурычлары укучы балада  әхлак  тәҗрибәсе тудырудан гыйбарәт. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү сыйфатлары кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Ул аларны көндәлек тормышы, эше, эшчәнлеге, башкаларга мөнәсәбәте белән ныгыта гына бара. Балачакта барлыкка килгән  әхлак  нормалары кешене гомер буена озата бара. Бөек галимебез Ризаэтдин Фәхретдин сүзләре белән әйтсәк, “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”.

Яшь буынны намуслы, игелекле, әхлаклы итеп тәрбияләүдә, уңай сыйфатларын үстерүдә халык авыз иҗаты әсәрләренең дә тәрбияви әһәмияте аеруча зур. Сәнгатьлелек, тирән әхлакый эчтәлек, гади форма, балаларның танып-белү дәрәҗәсенә туры килү фольклор әсәрләрен балачакның аерылгысыз юлдашлары итә.

Җанлы һәм тапкыр сүзле мәкаль-әйтемнәр, санамыш, такмак, такмаза, табышмак, әкиятләр балаларда тел матурлыгын тоемлауны тәрбиялиләр, танып-белү эшчәнлеген үстерәләр.

Ата-бабаларыбыз инсафлылык, кешелеклелек һәм башка әхлакый сыйфатлар тәрбияләү буенча гаять бай тәҗрибә туплаганнар. Халык авыз иҗаты әсәрләре белән беррәттән, татар халкының гореф-гадәтләре, йола бәйрәмнәре дә әхлаклылык тәрбияләүгә булыша.

 

  Халкыбызның рухи мирасын китаплардан, газета-журналлардан гына түгел, ә бәлки үзебезнең милли төбәк җирлегенә таянып өйрәнү тормышка якынрак килергә, әби-бабай, әти-әниләребезнең әхлакый тәртип-кагыйдәләрен барларга мөмкинчелек тудыра.

  Укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә традицион булмаган чараларның берсе булып балаларны дини культура белән таныштыру тора. Яшь буынны иманлы, инсафлы итеп тәрбияләүдә ислам диненең иҗтимагый әһәмияте искиткеч зур. Чөнки ислам дине тынычлык, халыклар арасында дуслык, үзара ярдәмләшү өчен көрәшә, кешеләрне бозыклык эшләүдән тыя. Ислам берәүне дә начарлыкка өйрәтми. Анда гел яхшылыкка гына өндәгән күпсанлы чакыру, вәгазьләр бар. Алар барысы да Ислам әхлагы нигезен тәшкил итә. Ислам әхлагын саклаган һәр кеше дә бәхетле, сау-сәламәт һәм рухи яктан көчле була, чөнки ул иманлы. Вил Казыйхановның ,,Иман дәресләре” дигән китабы балаларга диннең асылын аңлатырга, шуңа нигезләнеп, тәрбия бирергә нык ярдәм итә.Корьән сүрәләре, аятьләре, хәдисләр , ата-аналар аңларлык дәрәҗәдә баян ителгән.Кулланмада 36 дәрес эшкәртмәсе бирелгән

   Мәктәп дәреслекләре һәм методик кулланмалар авторы Вил Казыйхановның иҗади үсеш технологиясенә нигезләнгән ,,Әхлак дәресләре”дигән эшкәртмәләр җыентыгы баланың үзенә уйлап фикер йөртергә, эзләнергә, үзенең башыннан кичкән йә булмаса гаиләдә булган хәлләрдән тиешле нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә.

   Халкыбызның рухи мирасын китаплардан, газета-журналлардан гына түгел, ә бәлки үзебезнең милли төбәк җирлегенә таянып өйрәнү тормышка якынрак килергә, әби-бабай, әти-әниләребезнең әхлакый тәртип-кагыйдәләрен барларга мөмкинчелек тудыра.

    Әхлак тәрбиясенең тагын бер баскычы – үз-үзеңә бәя куярга өйрәнү. Биргән җавабыңны, кылган гамәлләреңне һәрдаим анализлап, бәяләп бара белү, сыйныфташларыңнан үзең турындагы фикерләрне ишетү- мөһим нәрсә. Әхлак дәресенең уку мәсьәләсен чишү этабында башкарылган биремнәрнең берсе- дәрестә куелган проблемадан чыгып, үз-үзеңне тәрбияләү планын төзү.

     Программа нигезенә ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган Татарстанның атказанган укытучысы Вил Казыйханов тарафыннан эшләнгән “Әхлак тәрбиясе”, “Как проводить уроки нравственности?”, Роза Шәяхмәтованың “Әдәплелек  дәресләре ”, К.В.Закирова тарафыннан төзелгән “Көч һәм рух тамырлары” (әдәплелек дәресләре өчен хрестоматия)  китапларына һәм мәшһүр галим Риза Фәхреддин хезмәтләренә нигезләнеп төзелде.

      Укыту формасы һәм методлары: дәрес-әңгәмә, дәрес-уен, викторина.

Программаның максаты:

Баланы югары әхлаклы итеп тәрбияләү һәм ата-ананы балага якынайту.

Максатым – һәрьяктан камилләшкән шәхес тәрбияләү, балаларның сәләтен күрә белү, иҗадый баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү.

Программаның бурычлары:

-Акыллы кеше тәрбияләү

-Матур яшәү кагыйдәләренә өйрәтү

-Эчке матурлык сыфатларын күрсәтү

-Хезмәтнең яшәү чыганагы икәнлегенә төшендерү

- Укучыларда милли үзаң һәм әхлаклылык тәрбияләү

-Укучыларда актив тормыш позициясе формалаштыру

- Балаларда әхлакый-эстетик, экологик культура тәрбияләү

- Гаилә белән элемтәне, хезмәттәшлекне ныгыту

- Милли гореф-гадәтләрне саклау, милли үзаң формалаштыру

-Балаларны сәламәтлекләрен сакларга һәм ныгытырга өйрәтү

-Милли һәм гомумкешелек сыйфатларын тәрбияләү

- Матур әдәбият текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү

- Укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү

-Эчке матурлык сыйфатларын күрсәтү

-начар гадәтләрнең зыянын аерым мисалларда аңлату, эчке матурлык сыйфатларын күрсәтү

- Халык тарихын, мирасын өйрәнү аша Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.

-  Халкыбызның милли үзенчәлекләрен, күркәм сыйфатларын, йола-гадәтләрен, гаилә этикасын кече яшьтән үк төшендереп, укучыларны өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләү;

-  Җәмгыятьтә яшь буынны рухи әхлаксызлыктан коткару;

-  Кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү;

-  Тәрбия бирү процессына әти-әниләрне катнаштыру;

-  Йолалар нигезендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Әхлакый тәрбия бирүнең эш формалары:

  • — әхлак дәресләре;
  • мәктәп күләмендә һәм сыйныфта ата-аналар җыелышлары;
  • әдәби-музыкаль кичәләр;
  • тәрбия сәгатьләре;
  • сәяхәтләр;
  • конкурслар, ярышлар;
  • сәламәтлек көннәре;
  • тестлар;
  • анкеталар;
  • индивидуаль консультацияләр.

Эш программасы структурасы

    Әхлак дәресенең  эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора:  аңлатма язуыннан,  программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләрдән, әхлак   дәресләре  тематикасыннан.

Эш программасының эчтәлеге

Укыту-методик комплекты, Мәгълумат һәм белем бирү чыганаклары:

1. Хуҗиәхмәтов Ә., “ Әхлак  тәрбиясе”, 2005 ел.

2. В.Казыйханов “Как проводить уроки нравственности?”. “Дом печати”, 2004.

3. “Үз-үзеңне ничек тотарга” //Ачык  дәрес //, август, 2004 ел.

4.  Шәмсетдинов Г. “ Әхлак  тәрбиядән башлана”, 2005 ел.

5.Ризаэддин Фәхреддин “Балаларга үгет-нәсыйхәт”, Казан. “Дом печати”, 2004

6. Казыйханов В. “ Әхлак   дәресләре ”,1998 ел.

7. Җәләлиев Ш. “Акыл яшьтә түгел – башта”, 2004 ел.

8. Гайфуллина Ф.А. Әдәбият дәресләрендә .Казан, «Яңалиф», 2006

9. Абдрахимова Я.Х. Татар әдәбияты дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү. Казан, «Мәгариф» 2007 ел.

10. К.В.Закирова “Көч һәм рух тамырлары”  Казан, «Мәгариф» нәшрияты.

11. “Хикмәтләр дөньясында” сериясеннән дисклар, 2010

Курс ахырына балалар үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр

-  намуслылык, дөреслек, гадилек һәм тыйнаклык сыйфатларына ия булу;

- кешеләрне хөрмәт итә белү;

- өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген белү;

- геройларга характеристика бирү;

- укыганга яисә караганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;

-үз-үзеңне тәрбияләү өстендә һәрдаим шөгыльләнергә кирәклеген аңлау.

    Көтелгән нәтиҗә: үз чорының, милләтенең барлык күркәм сыйфатларына ия булган, халкын хөрмәт итә, ярата торган һәм аның мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәргә сәләтле булган иҗат кешесе, башка милләт вәкилләренә әдәплелек тойгысы һәм ихтирам белән карый белә торган  зыялы укучылар тәрбияләүгә ирешү.

Әхлаклы кеше тәрбияләү- катлаулы бурыч, ләкин аңа ирешергә мөмкин дип саныйм. Бу гаҗәеп җаваплы, әһәмиятле эшне үтәү өчен, педагог көчен кызганмаска, армый- талмый эшләргә, профессиональ осталыгын даими күтәрергә тиеш.

   

           

                           Тема:  Ризаэтдин Фәхретдин нәсыйхәте

Дәреснең максаты: укучыларны Ризаэтдин Фәхретдиннең тормышы һәм иҗаты белән таныштыруны дәвам итү; балаларның күңеленә әхлак орлыклары салу; яхшыдан яманны аерырга өйрәтү; Р. Фәхретдиннең китапларын тәкъдим итү; туган телгә, тарихка игътибарлы булырга өйрәтү.

                                                                                        Безнең яшәү – яшәү генә түгел,

                                                                                        Борынгыдан килгән  васыятьне

                                                                                        Без яшибез, димәк, балкыйбыз.

                                                                                        Изге иман итеп саклыйбыз.

                                                                                                                         Зөлфәт

        I. Исәнмесез, укучылар. Без бүген һәркөн сезне өйдән, мәктәптән озатып кала торган “тәрбияле булыгыз” дигән төшенчә белән тагын бер очрашырбыз. “Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә” дигән тирән мәгънәле төшенчә яши. Күп кенә галимнәребез бу өлкәдә шактый гына хезмәт куйганнар. Шуларның берсен генә карап үтик.

        Менә сезнең алдызгызда бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган мәшһүр татар галиме, әдип, педагог, журналист Риза Фәхретдиннең күп санлы хезмәтләре ята. (Китап тәкъдим итү.)Әйдәгез, аның тәрҗемәи хәлен искә төшереп китик.

ӘДИПНЕҢ ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛЕ

Ризаэтдин Фәхретдин 1859 елның 13 гыйнварында Самара  губернасының Бөгелмә өязе (хәзер  Татарстанның Әлмәт районы) Кичүчат  авылында туган. Әтисе Фәхретдин Сәйфетдин  улы шул авылның имамы булган.  Ризаэтдин иң беренче сабакларын 5-6 яшьлек  вакытында әнисе Мәһүбә абыстайдан  алган. 1867 елның көзеннән 1868 елның  язына кадәр, җизнәсе Гыйльман Кәримигә  ияреп барып, Чистай мәдрәсәсендә укыган.  Гыйльман хәзрәт Миңлебай авылына имам  итеп билгеләнү сәбәпле, Ризаэтдин башка  елларда ерактагы Чистайга укырга бармаган,  үзләренә якынрак Түбән Шәлчәле авылы  мәдрәсәсенә 1869 елда барып, анда нигезле  белем алган. Мәдрәсәнең югары сыйныфларына  җиткәч, кечерәк сыйныф шәкертләренә  үзе дә сабак укыта башлаган. 1889  елның язына хәтле ул Шәлчәле мәдрәсәсендә  хәлфәлек итеп, шәкертләргә белем  биргән.
            Ризаэтдин  Фәхретдин 1886 елда Казанга сәяхәт итеп, заманының олуг тарихчысы һәм  дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани белән очраша. Аннан соң, 1887 елның  19 июнендә Уфада имтихан тапшырып, имам-хатыйплык  шәһадәтнамәсе - указ ала. Шул ук 1887 елда Ризаэтдин Фәхретдиннең  гарәп теле грамматикасы буенча язган беренче китабы басылып  чыга.
            1888 елның җәендә Петербургка барып, анда  ике ай чамасы яши, заманының танылган ислам философы Җәмалетдин Әфгани белән очраша. Мондый күренекле затлар белән очрашулары һәм аралашулары Ризаэтдин Фәхретдингә бик зур тәэсир ясаган. Ул Ш.Мәрҗани, Җәмалетдин Әфгани һәм Исмәгыйль Гаспралыны үзенең рухи остазлары дип санаган.
            1889-1891 елларда Р.Фәхретдин Бөгелмә оязенең  Илбәк авылында имам һәм мөдәррис Вазыйфаларын башкарган. 1891 елда  ахунлык дәрәҗәсен алган.
            Уфа шәһәрендәге Мәхкәмәи Шәргыягә (Диния Нәзарәтенә)  беренче мәртәбә 1891 елда казый итеп сайлана һәм өч ел саен  шул ук Вазыйфага кабат-кабат сайланып, 1906 елга  хәтле казыйлык хезмәтен башкара. Р.Фәхретдиннең казыйлык  вакытында башкарган иң зур эшләренең берсе – Диния Нәзарәтенең  таркау хәлдәге архивын тәртипкә китерү булган. Фидакяр хезмәтләре  өчен ул 1894 һәм 1897 елларда патша хөкүмәте тарафыннан көмеш һәм алтын медальләр белән бүләкләнгән.
            Уфага килгәнче  Р.Фәхретдиннең берничә дәреслеге басылып чыккан була. Уфада  исә ул тулаем фәнгә чумып, иҗат эшчәнлеген арттыра.  Бер-бер артлы «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Шәкертлек адабе» кебек дәреслекләре,  шулай ук  «Сәлимә,   яки Гыйффәт»  (1899),   «Әсма,  яки Гамәл вә җәза»  (1903)  кебек әдәби җәүһәрләре, «Асар»  кебек тарихи хезмәтләре нәшер ителә. 1907 елга хәтле Р.Фәхретдиннең барлыгы 29 исемдәге әдәби, тарихи, гыйльми педагогик,  дини хезмәтләре һәм әсәрләре басылып чыккан. Аларның кайберләре дүртәр-бишәр,  хәтта алты мәртәбә басылганнар. Казыйлык Вазыйфасындагы  намуслы хезмәте һәм иҗат әсәрләре белән Риза казый исеме барлык  төрки-татар һәм мөселманнар арасында шөһрәт таба.
            Оренбург шәһәрендә чыга  башлаган «Вакыт» газетасының наширләре - бертуган Шакир һәм Закир  Рәмиевләр, мөхәррире Фатыйх Кәримиләрнең чакыруы буенча Риза  казый 1906 елда Уфадан китә. Шул елның язында ул гаиләсе  белән Оренбург шәһәренә күчеп килә һәм «Вакыт» газетасы  идарәсендә эшли башлый, төрле мәсьәләләргә караган  мәкаләләр язып бастыра.
            Бертуган Рәмиевләр 1907 елның декабрендә татар телендә яңа журнал нәшер итәргә рөхсәт алалар.  «Шура»  («Киңәш») дип исемләнгән яңа журнал  1908 елның гыйнварында чыга башлый, баш мөхәррире  итеп Ризаэтдин Фәхретдин билгеләнә. Журнал  1918   елда ябылганчыга хәтле Р.Фәхретдин «Шура»ны мөхәррир буларак, җитәкли. Ун ел  дәвамында нәшер ителгән  бу журналда аның йөзләгән мәкаләләре дөнья  күргән. Тематика ягыннан алар киң даирәне - әдәбият, тарих,  сәнгать, мәгариф,  дини-иҗтимагый  мәсьәләләр һ.б. колачлаган. Журналның искиткеч бай эчтәлекле һәм  кызыклы булып чыгуы да - баш мөхәрриренең  армый-талмый хезмәт итүенең матур нәтиҗәсе. Журналда эшләү чорында  да Р.Фәхретдин әдәби һәм гыйльми эшчәнлеген дәвам иткән,  хезмәтләре китаплар булып чыгып торган. Шул ук елларда Оиенбургтагы  «Хөсәения»   мәдрәсәсендә дәресләр дә укыткан. «Шура» журналы совет хөкүмәте тарафыннан ябылганнан соң, 1918 елның язында Р.Фәхретдин гаиләсе белән Уфага күчеп килә һәм Диния Нәзарәтендә казыйлык Вазыйфасында эшли башлый. 1921 елның 6 декабрендә мөфти Галимҗан Баруди вафат булгач, Диния Нәзарәтендә мөфтилек Вазыйфаларын башкара. 1923  елның 10 июлендә мөфти итеп рәсми рәвештә сайлап куела һәм вафатына хәтле мөфти булып хезмәт итә.
            Совет хакимлеге елларында Р.Фәхретдин,  авыр дини Вазыйфасы белән берлектә, гыйльми эшчәнлеген дә дәвам  иткән. 1925 елда СССР Фәннәр академиясенең Ленинград шәһәрендә  үткәрелгән 200 еллык тантаналарына рәсми рәвештә чакырылган һәм катнашкан  булуы - аның галим буларак зур абруйга ирешкәнлеген дәлилли.
            Ризаэтдин Фәхретдин 1936 елның 12 апрелендә  Уфада дөнья куйган һәм 15 апрельдә шәһәрнең мөселман зиратына җирләнгән.
            Дингә  карата сугышчан атеистик мөнәсәбәт саклаган совет елларында казый  һәм соңгы дәвердә мөфти булып эшләгәнлеге  сәбәпле Р.Фәхретдиннең исеме нахакка рәнҗетелеп, дистә еллар  онытылып торган. Фәкать 1960 нчы елларның ахырларында  гына аның исеме матбугатта яңадан чыга башлый.
            Ризаэтдин Фәхретдин - иң күренекле затларның  берсе буларак татар тарихында исеме уелган бөек шәхес. Ул - тарихчы  да, әдип тә, педагог һәм күренекле дин эшлеклесе  дә. Аның иҗади мирасы гаҗәеп бай.

II. Рәхмәт. Бу дәрестә мәшһүр галимебез Ризаэддин бине Фәхретдиннең «Нәсыйхәт» исемле өч китабына аерым тукталырбыз.

Китапның беренчсе – ир балаларны әхлакый һәм рухи тәрбияләүгә, әдәпкә, тәртипкә өйрәтүгә багышланган. Икенчесе – кыз балаларны тәрбияләү, ничек итеп эчке һәм тышкы матурлыкка ирешү, үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтә. Өченчесе исә – зурларны әхлакый һәм рухи тәрбияләүгә багышланган.

Сез бүген өч төркемгә бүленеп эшләрсез. Һәр төркемгә “Нәсыйхәт” әсәреннән үзенә ошаган бүлекләрдән өзекләр әзерләп килергә кушылган иде.

Беренче төркемгә сүз бирәбез.  Беренче төркем җитәкчесе сүз ала.

        Без “Нәсыйхәт” әсәренең “АТА ВӘ АНА”, “ТУГАННАР”, “ЯКЫН КАРДӘШЛӘР”, “КҮРШЕЛӘР” бүлекләре буенча әзерләндек.

        Беренче укучы.

   Әй хөрмәтле балалар! Хезмәт күрсәткән кешеләр, яхшы күңелле кешеләр, һәрвакыт хөрмәттә булырлар вә якын күрелерләр, моны исә үзегез дә беләсездер. Хәлбуки сезнең ата-аналарыгыз сезгә иң авыр вә мәшәкатьле хезмәтләрен иттеләр вә һаман да итәләр. Һәрвакыт сезне кайгыртып, сезнең бәхетегез өчен тырышалар вә һәрвакыт сезнең өчен Аллаһы Тәгаләгә ялваралар вә дога кылалар. Моның өчен һәрникадәр аларның хезмәтләренә карышмавыгыз вә мәшәкатьләренең хакын үтәвегез мөмкин булмаса да — һаман аларга ихлас белән хезмәт итүче вә аларга  хөрмәт күрсәтүче булыгыз!..
        Икенче укучы.

   Киләчәк көндә, хөрмәтле вә файдалы кешеләр булуыгызны ата вә анагыз һәрвакыт өмет итеп торалар вә Аллаһы Тәгалә хәзрәтеннән сорыйлар. Инде сез дә мондый изгелекләргә каршы явызлык итүчеләрдән  булмагыз! Һәм дә аларның нәсыйхәтләрен куркып вә өркеп түгел,  бәлки мәхәббәт вә ихлас белән тотыгыз, чөнки алар бу дөнья хәлен озын тәҗрибәләре белән бик яхшы таныйлар вә сез белмәгән күп серләрне беләләр.
        Өченче укучы.

   Ата вә аналарыгыз хозурында бик әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен яхшы тыңлагыз, ишарәләрен аңлагыз, алар белән артык кычкырмыйча, әдәпле итеп, ачык сөйләшегез. Алар аягүрә торганда,       сез утырып тормагыз!..
  Урамда йөргән вакытларыгызда атагыз очраса, аңа  һәм аның белән берлектә булганнарга сәлам биреп әмерләрен көтеп торыгыз! Әгәр дә утырып  торган вакытыгызда килсә — ачык йөз белән аягүрә торыгыз!..
        

        Сүз икенче  төркемгә бирелә. Икенче төркем җитәкчесе сүз ала.

        Без “ӨЙ ЭЧЕНДӘ”, “МӘКТӘП”, “ГЫЙЛЕМ” бүлекләре буенча чыгыш ясарбыз.

        Беренче укучы

   Өй эчендә булганнар белән гүзәл мөгамәләдә булу — шәригать каршында иң сөекле эштер. Вә шуның өчен өй эчендә булганнар хакында әдәпле вә миһербанлы булыгыз.

    Өй эчендә булганнар рәхәт вә шат булсалар, сезгә дә рәхәтлек вә шатлык булыр.
й эчендә булган серләрне чит кешеләргә сөйләмәгез!

    Йокыдан иртә торыгыз вә торганнан соң, сәламәтлегегез өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер итегез, соңыннан тәһарәтләнеп намаз укыгыз!

Икенче укучы.

   Чәй эчкәннең соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарыгызның ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: «Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа Тәүфикъ бирсә иде»,— дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына чыгыгыз.

   Мәктәпкә кергәч, аяк киемнәрегезне, бүрек, тун кебек өс киемнәрегезне билгеле җиргә куеп, укытучы вә башка  иптәшләрегезгә ачык йөз белән сәлам бирегез вә алар белән дәрес укырга башлагыз!

Өченче укучы

    Мәктәп эчендә булган тавышларга катнашмагыз, уйнаучы вә тәрбиясез балалар белән иптәш булмагыз, алар белән бер җирдә утырмагыз, үзегезгә билгеләнгән урыннан рөхсәтсез күчмәгез!

    Бертөрле дәрес бирелгәндә, сез икенче дәресләргә карамагыз, бәлки укытучы тарафыннан бирелгән дәрескә тәмам күңелләрегезне салыгыз, һәрбер нәсыйхәтләрне зиһенегезгә урнаштырыгыз, дәрес вакытында сөйләшмәгез вә башка әйберләргә күңелләрегезне җибәрмәгез, бу сәбәптән       осталарыгыздан ризалык алырсыз, гомерегездә файда күрерсез.

    Укытучыларыгыз укырга, язарга, ятларга кушкан эшләрнең барысын да яратып җиренә җиткерегез.

        Сүз өченче төркемгә бирелә.  Өченче төркем җитәкчесе әйтә.

Без “ОСТАЗ ВӘ МӨГАЛЛИМ (УКЫТУЧЫ)”, “ШӘКЕРТЛӘР”, “ДУС” исемле өлешләр буенча әзерләндек.

        Беренче укучы.Аталарыгыз тәннәрегезне тәрбияләп үстергән хәлдә, остазларыгыз җаннарыгызны тәрбия итеп үстерәләр. Бу сәбәпле остазларыгыз — бөек аталарыгыздыр. Сез дә  боларны чын күңел белән сөегез, нәсыйхәтләрен тыңлагыз, авыруларның  табибларга тапшырылуы кебек барлык ихтыярыгызны аларга тапшырыгыз, аларның  теләкләренә каршы килмәгез!

Икенче укучы.

Мөгаллимнәргә каршы килмәгез, алар белән кычкырышмагыз, һәрбер гүзәл эшләрдә аларның       сүзләренә җан вә тән белән иярегез. Ләкин аңламаган урыныгыз булса, шул  хәленчә калдырып китмичә, бәлки әдәп вә сабырлык белән: «Әфәндем, бу җирне аңламадым вә бу сүзне белмәдем»— дип кайтарып сорагыз.

Өченче укучы.

Һәрбер  шәкерт, хосусан үз мәктәбегез шәкертләре белән гүзәл яшәгез, аларны туганнарыгыз кебек санагыз, алар белән йомшак сөйләшегез, очраган вакытларында шатлык белән каршылагыз. Шатлыкларын вә кайгыларын уртаклашыгыз!

Аталарыгызның байлыгы яки һөнәре белән, шулай ук киемнәрегез белән,  әсбапларыгыз белән башка шәкертләргә үзегезне күтәрмәгез, бәлки һәрвакыт аларга хөрмәт вә кечелек күрсәтегез!

Укытучы: Менә, балалар, сез “Нәсыйхәт” әсәреннән өзекләр белән таныштырдыгыз. Әйтегез әле, менә шушы нәсыйхәтләрне анализлаганнан соң, без нинди төшенчәгә әйләнеп кайтабыз? (Тәрбияле бала.) (Әңгәмә)

III. Дәрес ахырында укучыларга Р. Фәхретдинов иҗаты буенча тест сораулары бирелә.

  1. Бөгелмә өязе,  Кичүчат авылында мулла гаиләсендә нинди вакыйга була? (1859, 12 гыйнвар, Р. Фәхреддин дөньяга килә.)
  2. Уфадагы Диния назәрәтенә казый, хөкем итүче итеп кайчан сайлана? (1898 ел)
  3. “Асар” – ничә кисәктән тора?(8)
  4. “Асар” – ничәнче елларда басыла?(1900-1904)
  5. “Сәлимә, яки гыйффәт” романы кайчан басыла? (1899)
  6. “Әсма, яки гамәл вә җәза” романы кайчан басыла?(1903)
  7. “Әсма, яки гамәл вә җәза” романында шәкерт Әсмага нинди бүләк бирә? (Алтын тәңкә.)
  8. “Әсма, яки гамәл вә җәза” әсәренең төп идеясен билгеләгез. (Һәр җинаятьчене җәза көтә)
  9. Иҗади хезмәте ничәнче елда башлана?(1905 ел)
  10. “Шура” журналының баш мәхәррире булып ничәнче елларда эшли? (1908-1918)
  11. Р. Фәхретдин кайда күмелгән? (Уфаның  татар зиратында.)

IV. Тест нәтиҗәләрен тикшерү.

V. Дәрескә йомгак ясау.

Р. Фәхретдин Әдәп, Әхлак, Шәфкать, Изгелек, Итәгатьлелек, Кешелеклелек, Намус, Сафлык, Пакьлек, Гаделлелек, Яхшылык һәм башка гүзәл төшенчәләрне эченә алган һәм бозык эшләрдән тыелып, яхшы эшләр генә эшләргә өндәгән кануннар системасы төзергә теләгән. Ул китапларында күбесе инде онытылып бара торган йолалар, гореф-гадәтләр, кунак кабул итү, һәм аны сыйлау әдәпләре, исерткеч эчүнең, тәмәкенең кеше сәламәтлеге өчен зарарлы булуы, алардан котылу чаралары, гыйбрәтле хәлләр турында һәм бүгенге көн өчен бик кирәкле булган кыйммәтле мәгълүматлар бирә. Әгәр без Риза Фәхретдин әсәрләрен укып, аларны тәрбияле бала үстерүдә куллансак, киләчәгебез якты һәм өметле булыр.

VI. Укучыларның эшләренә бәяләмә бирү белән әхлак дәресе тәмамлана.

       Тема.  Ана күңеле – балада, бала күңеле кемдә соң ?                       

I. Мотивация.

Дәресне, ихтыяҗ тудыру максатыннан, үзем башлап җибәрәм. Башта аерым плакатка язылган эпиграф сәнгатьле итеп укыла:                                                      

Ана –

Бөек исем

Нәрсә җитә ана булуга,

Хатыннарның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда ...! –

дип яза  мәхәббәт, батырлык һәм матурлык җырчысы, зәңгәр күзле Такташыбыз .

Әни! Һәркем өчен иң якын, иң кадерле һәм изге исем бу. Телебез “әни” дигән сүз белән ачыла. Туган телебезне “ана теле” дип әйтүебез дә юкка түгел.

Ана образы сәнгатьнең бөтен төрендә дә изге итеп сурәтләнә. Ә менә “Балаларга үгет – нәсыйхәт” китабында Ризаэддин Фәхреддин гаиләгә, ата- анага, балаларга нинди бәя бирә, аның вазыйфасын ничек билгели икән? Шуны тыңлап үтик. Сүзне 1 нче төркемгә бирәбез. (Төркемнән бер бала җавап бирә)

Балалар: Р.Фәхреддин китабында гаиләгә карата булган вазыйфалар түбәндәгечә билгеләнә: ”Һәр җәмгыятьнең яисә милләтнең иң кечкенә кисәге – гаиләдер. Гаиләнең нигезе ата-ана белән төзелә. Гаилә эчендә яшәүче кешеләрнең бер-берләренә  карата булган вазыйфалары да бар. Вазифаларны 2 өлешкә аерып карарга мөмкин:

-        ата-ананың балаларга карата булган вазифалары;

-        балаларның ата-аналарга карата булган вазифалары.”

Укытучы: Ә хәзер ата–ана вазифасына тулырак тукталып китик. Сүзне 2-нче төркемгә бирәбез.

Балалар: Р.Фәхреддин “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабында ата-ана вазифасын түбәндәгечә билгели: “Ата-ананың вазифасы бала тудыру белән генә чикләнми. Туган баланы сәламәт итеп үстерү, яхшы тәрбияләү, дине вә милләте өчен файдалы итү – ата- ананың иң зур вазыйфаларыннан исәпләнә .

Пәйгамбәребез бер хәдисендә түбәндәгечә боерган: ”Балаларыгызны яхшы багыгыз. Аларны яхшы тәрбия кылыгыз”. Вазифаларның иң мөһим дип саналганнарына тукталабыз:

- ата-ана баласын хәләл ризыклар белән генә тукландырыр;

- бала тугач, дини гадәтләр буенча матур вә мәгънәле исем кушар;

- мәктәп яшенә җиткәч, аны мәктәпкә җибәрер;

- өйләнешү яшенә җиткәч, баласын дөрес итеп өйләндерер.

Укытучы: Ә хәзер иң мөһименә – Р. Фәхреддиннең балаларга булган мөрәҗәгатенә тукталабыз. Сүз 3 нче төркемгә бирелә.  (Балалар кирәк дип санасалар, китаптан файдалана алалар,  сөйләсәләр отышлырак.)

Балалар: Р. Фәхреддиннең балаларга, ягъни безгә, булган мөрәҗәгате түбәндәгечә яңгырый:

-        “И газиз балалар! Ата- аналарыгыз сезгә иң авыр һәм мәшәкатьле хезмәтләрне кылдылар, һәм алар сезгә хезмәт итүләрен дәвам итәләр, һәрвакыт сезнең өчен тырышалар. Аллаһы Тәгаләдән ялварып, сезнең өчен  догалар кылалар. Инде сез дә аларның бу яхшылыкларын һәм бу хезмәтләрен камил кылып кайтарыгыз, көчегездән килгәнчә  аларга чын күңелдән хезмәт итегез һәм хөрмәт күрсәтегез! Аллаһы Тәгалә ата- анага яхшылык кылырга кушты. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм дә: “Ата-аналарын риза кылучы балалардан Аллаһы Тәгалә дә риза булыр,”- диде».

Укытучы: Күрәсез, балалар, ата- ана образы сәнгатьтә генә түгел, динебездә дә мәртәбәле урында. Үсеп, балигъ булгач та, картайгач та без ана өчен барыбер бала булып калабыз. Әни кеше картаеп беткән улына да, кызына да “балам”диеп дәшә  һәм алар турында һаман кайгырта, борчыла. Әниләр – гомер буена җан юлдашчыбыз, терәгебез, киңәшчебез, яклаучыбыз. Ә язмыш кушуы буенча төп йорттан аерылгач, аларның кирәклеге тагын да арта төшә. Шагыйрь әйтмешли, әниләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйсың. Аларны искә төшерәсең, сагынасың, кайчак аларны ачуландыруыңа үкенеп тә куясың. Әниләрне искә алмаган көннәр юктыр да ул. Аларның киңәшенә, акыллы сүзенә, ярдәменә без һәрвакыт мохтаҗ.

Менә шундый тирән мәгънәгә  ия бу өч кенә хәрефтән торган сүз.  Күпме наз, күпме җан җылылыгы бу сүздә. Күпме йокысыз төннәр, күпме борчу, күпме сагыш кичерә ана! Ә менә моны бөтен бала да аңлап бетерә микән соң?

II. Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы: ”Ана күңеле – балада”, – ди халык  Ә бала күңеле кемдә икән соң? Бу сорауга җавап эзләп карыйк әле. Сорауга җавап бирү өчен, иң элек Татарстан балалар  радиотапшыруы мөхәррире Дания Заһретдин кызы Гайнетдиннең “Мин табигать баласы” дигән аудиокассетасыннан “Ялгыз ана” дигән хикәяне тыңлап китик. Ә сез, тыңлаганда, ана образына бәя бирергә әзерләнегез. Бу ана образы мин әле генә сөйләгән анага туры киләме? Ә балаларының анага булган мөнәсәбәте нидән гыйбарәт? Бу балаларга сез нинди бәя бирер идегез? Р. Фәхреддин биргән киңәшләрне, ул күрсәткән вазифаларны истә тотсагыз, яхшы булыр иде. (Аудиокассетадагы хикәя тыңланыла.)

III. Уку мәсьәләсен чишү.

Балалар укытучы куйган сорауларга җавап бирәләр. Ана образын бәялиләр, аны укытучы тасвирлаган ана образы белән чагыштыралар, Р.Фәхреддин күрсәткән вазифалар үтәлгәнме –юкмы, шуны әйтәләр. (Һәр төркемнең җавабы аерым тыңланыла)

Укытучы нәтиҗә ясый: Әйе, хикәядә салкын көзге төн сурәтләнә. Мескен, ялгыз ана тәрәз янында балаларын өзгәләнеп көтә. Көзге салкын җил тәрәз каккан саен, ул “бу газиз балам түгелме икән”, диеп, пәрдәне күтәреп карый. Балаларының балачагын күз алдына китереп юана ана.  Әйткәнебезчә, балалар үскәндә, әнисез бер генә көн дә тора алмый. Ә менә үсеп җиткәч, нигәдер балаларның әниләренә булган мәхәббәте юкка чыга. Нәкъ менә шул борчый  авторны, ул укучыга хәтта сорау белән дә мөрәҗәгать итә: “Әллә көзге җилләр урлый микән ул мәхәббәтне?”

Менә шундый уйлар белән ялгыз ана күпме генә көзге җилне тәрәз каршыннан куарга теләсә дә, ул китми. Җил һаман да аны үчекли кебек. “Ул хәтта яңгырны да чакырып китерә”. Тәрәз пыяласы аша тәгәрәгән яңгыр тамчыларына игътибар итегез әле. Дания Гайнетдин ул яңгыр тамчыларын ананың күз яшьләренә тиңли. Сыкрау катыш ялгыз ана, күз яшьләрен түгә-түгә, биш улының берсе генә булса да кайтмасмы дип, инде ничәмә-ничә таңны аттыра.

Ә хәзер хикәянең төп идеясен табыйк, ул әсәрнең үзендә үк бирелгән. (Һәрбер төркемнең фикере тыңланыла)

Укытучы балаларның фикерен хуплый:  Әйе, автор әниләрне өметләнергә чакыра, мин дә аның фикере белән тулысынча килешәм. Сезнең арада мәрхәмәтсезләр булмас дип ышанам. Әни-ләрнең кадерен исән чакта белергә кирәк.  Кем генә булмасын, бала туган нигезен, йортын, ата-анасын онытырга тиеш түгел.

– Бу ялгыз ананың язмышы Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәрендәге берәр геройны хәтерләтмиме? Әйдәгез әле, шул әсәрнең сюжетын искә төшерик. (Балалар кыскача эчтәлекне сөйлиләр. 5-7 минут)

Балалар белән фикер алышу.

- Менә ике әсәр. Ике ялгыз ана. Сорау:  ана бәхете өчен нәрсә кирәк?

- Улының яки кызының аны картайгач та яратуы, хөрмәт итүе.

- Ә менә бу ике әсәрдәге аналар бәхетлеме соң?

- Юк, әлбәттә, хикәядәге ананың биш баласы, Бибинур апаның өч баласы бар. Алар икесе дә гомерләре буе балалары өчен яшәгәннәр. Бибинур әбинең балалар дип яши торгач, чәй эчәргә самовары да калмый, анысын да бер кызына әтисе төсе итеп җибәрә. Бу ике ана өчен дә уртак сыйфат: алар балаларын яраталар, алар турында уйлыйлар, кайгырталар.

- Димәк, ананың күңеле кемдә була?

- Балада, әлбәттә.

- Бу фикерне дәлилли торган нинди мәкаль бар?

- “Ана күңеле – балада, бала күңеле – далада.”

- Сез бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

- Ана баласы турында, ә бала чит нәрсәләр турында уйлый, һәрхәлдә әнисе турында түгел.

- Мәкальнең беренче өлеше белән барыгыз да килешәсезме?

- Әйе, килешәбез, барлык аналарның да, һәрхәлдә күпчелек әниләрнең күңеле – балада.

- Ә менә икенче өлеше белән бөтенегез дә килешеп бетмидер, мөгаен. Әйдәгез әле, икенче өлешне исбатлап бирер өчен тагын әсәргә мөрәҗәгать итик. Өзек укыла. “... Әмма Бибинурның үз мөнәсәбәте, икесе аңлый торган гына олы мөнәсәбәт. Зиратта кеше-мазар булганда, ул Гайшә янына барып та карамый, кешеләр таралганны, зиратның тып-тын әрвахлар белән калганын көтә. Чөнки зиратка Бибинурны Гайшәнең фаҗигале үлеме генә түгел, бурычы, җаваплылык та йөртә...”   

- Бу өзектә сүз кем турында бара?

- Хатимә, Сабир һәм Нәҗипнең ике әнисе турында. Беренче ана – Гайшә. Ул,ире Габдуллаҗан белән кавышып, өч баланы дөньяга тудырган, ләкин ире өчен һәлак булган. Бибинур, Гайшә һәлак булганнан соң, сөйгән егетен ташлап, үзеннән бик күпкә өлкән булган Габдуллаҗанга кияүгә чыгып, өч ятим балага әни булган. Өзектә Гайшә белән Бибинурның өч уртак баланың аналары буларак мөнәсәбәтләре, шулай ук Бибинурның Гайшә алдында балалары өчен җаваплылык тоюы турында сүз бара.

- Бибинур нинди әни?

- Ул шушы өч баланы ихлас күңелдән яраткан, алардан бернәрсә дә кызганмаган. Балаларның акчага булган ихтыяҗын үтәргә тырышкан, өйдәге әйберләрне сатып, хәтта пенсия акчасын да балаларга җибәргән. Алар өчен барысын да эшләргә әзер булган.

- Әйе, сез бик дөрес аңлагансыз. Чынлап та, Бибинур апа гомере буенча бары балалар дип яшәгән.

- Ә балаларның күңеле әнидә булганмы соң?

- Юк, ике-өч, биш- сигез ел үтә ана көтә, күпме язлар, җәйләр, көзләр, кышлар үтә, күпме сулар ага, ана һаман көтә, һич югында Сабан туена кайтырлар, дип өметләнә. Кызганычка каршы, аның өметләре акланмый. Бер дә булмагач, почта бүлегенә барып, хат көтә башлый, ә аны искә дә алучы булмый.

- Димәк, татар халык мәкале белән бары килешәсе генә кала, анда бик дөрес әйтелгән:” Ана күңеле балада, бала күңеле далада”.

Әйдәгез әле, без сезнең  белән яңадан  Р. Фәхреддин киңәш-ләрен тыңлауны дәвам итик. Р.Фәхреддиннең үгет-киңәшләрен слайдларга салырга кушылган иде. Сүз төркемнәргә бирелә. Һәрбер төркемнән берәр бала компьютерда үзләре төзегән слайдлар белән таныштыра.

Укытучы: Бу киңәшләр сезнең күңел түрегезгә кереп урнашса, мин бик шат булыр идем.

Ә хәзер бүгенге тормышка әйләнеп кайтыйк. Күргәнегезчә, бүген дәресебездә кунаклар – сезнең әниләрегез катнаша. Алар тикмәгә генә чакырылмаган. Сез шушы газиз кешеләрегез алдындагы бурычны ничек аңлыйсыз һәм ничек үтисез? Сүз төкемнәргә бирелә. Берәр кеше чыгыш ясый. Ә соңыннан һәрбер бала әнисенә үзе ясаган, язган китапчыкны бүләк итә.

IV. Рефлексия.

Без бүген дәрестә нәрсәгә өйрәндек? Бала күңеле далада булмасын өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? Төркемнәрдән берәр укучы чыгыш ясый.

V. Өй эше.

Үзегезне тәрбияләү планы төзергә. Өстәмә эш: балаларның игелекле эшләрен күрсәткән хикәяләр язарга. Язганда Р.Фәхреддин хезмәтләрен, киңәшләрен кулланырга.

                                   

                                    Укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә

Ризаэддин Фәхреддин әсәрләренең роле

                                                  Гыйлемлектә алга китеп тә, әхлак  

                                         ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә

                                         бигрәк артка калып яши.

                                                         Борынгы грек философы Сенека

    Әхлак ул – кешенең эш-хәрәкәтендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле бер кыйммәтләрдән торган сыйфат. Әхлаклылык сыйфатлары җәмгыятьтәге үзгәрешләр барәбәренә үзгәреп торалар һәм шул рәвешле җәмгыятьне үзгәртәләр.

    Әхлак тәрбиясе – тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше. Кеше үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакытында дөньяга, кешеләргә мөнәсәбәттә әхлак нигезләрен туплый.

    Мәктәптә әхлак тәрбиясенең эчтәлеге укучыда әхлак сыйфатлары булдыруның киң планлы юнәлешенә нигезләнә. Әлеге юнәлеш балада җәмгыятькә, кешеләргә, хезмәткә һәм укучының үз-үзенә әхлакый мөнәсәбәт тәрбияләүне эченә ала.

    Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясене роле зур булуын истә тотып, аңа җитди игътибар бирергә кирәк. Бу җәһәттән Ризаэддин Фэхреддин хезмәтләре аеруча игътибарга лаек. Ул әхлак мәсьәләсенә шулкадәр игътибар биргән ки, китапларының исемнәрен дә әдәп төшенчәсендә йөргән сүзләр белән атаган: “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле бала”, “Нәсыйхәт”, “Шәкертлек әдәбе” һ.б. Шулай итеп, мәгърифәтче галим яшь буынны, югары әхлак сыйфатларына ия булган мәдәниятле кешеләр итеп тәрбияләп, олы тормыш юлына әзерләү гамәлен бөтен җәмгыятьнең иң мөһим эше дип карый.

   Ризаэддин Фәхреддин, мәктәп белем бирү белән генә чикләнергә тиеш түгел, ә баланы әдәп-әхлак ягыннан да тәрбияләргә бурычлы дип санаган. “Әдәби тәгълим” исемле китабында җәмгыятьтә шәхес тәрбияләүнең никадәр авыр, катлаулы һәм дәвамлы эш икәнен ассызыклап күрсәтеп, ул: “Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер”, - дип яза. Анда: “Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия – и кирәкле бер эш булачактыр”, - дигән юллар да бар.

    “Тәрбияле бала” әсәрендә Ризаэддин Фәхреддин болай дип яза: “Алтыннын да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле  бала – дөнья байлыгына да бирелмәс һәм бер дәүләт патшалыгы белән алыштырылмас; аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр; ни сораса да, бирерләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушмаслар, бәлки хурларлар вә кимсетерләр генә”, - дигән

    Кече яшьтәге балалар өчен язылган “Шәкертлек әдәбе” дигән дәреслегендә галим этика, эстетик тәрбия белән бергә әхлак төшенчәсен дә киң һәм тирән яктырткан. Китапта күренекле кешеләр тормышыннан гыйбрәтле мисаллар, аларның тәрбия мәсьәләсенә карата әйткән мәгънәле, кызыклы фикерләре китерелә.

    Ризаэддин Фәхреддиннең олы бер хәзинә дип атарлык “Нәсыйхәт” китабы укучыларны әхлак турында уйлауга этәрә, әби-бабаларыбызның күркәм сыйфатларын үзләштерергә ярдәм итә. Ул җитешсезлекләрне бетерүдә, тәртипкә өйрәтүдә, әхлак тәрбиясе бирүдә отышлы.

    Ризаэддин Фәхреддин кебек шәхесләребезнең мирасын барлап, җентекләп өйрәнү, алар белән укучыларны таныштыру – төп бурычларыбызның берсе. Моннан күп еллар элек язылган ул рухи байлыклар, әхлак кагыйдәләре, тәрбия ысуллары бүген дә үз кыйммәтләрен югалтмаган. Алар татар теле, татар әдәбияты дәресләрендә, сыйныф сәгатьләрендә, сыйныфтан тыш чараларда, ата-аналар җыелышларында куллану өчен кирәкле һәм файдалы материал булып торалар. Без, укытучылар, укучыларыбызны Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренә таянып, алар үрнәгендә тәрбияләсәк, киләчәк буын һичшиксез әхлаклы, миһербанлы булып үсәр!

                       Игелекле эшнең иртәсе – киче юк

  Максат: балаларның игелекле эшләр эшләргә авырыксынмаска, изгелекнең юкка чыкмавына, кире үзеңә изгелек булып кайтуына инандыра; игелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

           

            Материал: Әхлак белеме. В.Казыйханов 154 -155 битләр. Ф.Яруллин “Сорау һәм җавап”.

           

            Дәрес барышы.

           

            I. Оештыру.

            II. Уку мәсьәләсен кую.

            “Бертуганнар” (Корея халык әкияте) уку.

            Бер патшалыкта ике бертуган яшәгән. Аларның йортлары тауның ике ягында торса да, алар бик дус, бик килешеп, бер-берсенә ярдәмләшеп яшәгәннәр.

            Бервакыт көзен туганнар мул уңыш җыйганнар һәм аны тигез итеп бүлгәннәр. Шул көнне өлкән абыйсы: “Без уңышны тигез бүлдек. Ләкин бу дөрес түгел. Туганым әле яңа гына хуҗалыгын тергезә башлады. Аңа миңа караганда да күбрәк кирәк” – дип уйлаган.

            Төнлә өлкән агасы торган да энесенә бер капчык ашлык илтеп биргән.

            Шул вакыт аның энесе дә: “Юк, уңышны без дөрес бүлмәдек. Абыемның гаиләсе зур һәм ул миннән өлкәнрәк тә. Ана миңа караганда да күбрәк кирәк,” – дип уйлап ята икән.

           

           

           

            Иртә белән кече туганы сиздерми генә абыйсына бер капчык ашлык илтеп килгән. Иртән туганнар келәтләрен караганнар да аптырап калганнар:

            “Ничек болай килеп чыкты әле? Кичә туганыма бер капчык ашлык илткәнем истә, ә ашлык кимеп тә карамаган”. Алар капчыкларын берничә мәртәбә санап чыкканнар һәм гаҗәпләнгәннәр: “Шундый могҗизалар да була икән...”

            Төн җитү белән ике туган да, аркаларына берәр капчык ашлык салып, йортларыннан бер-берсенә каршы чыкканнар.

            Тулы ай тауны яктыртып торган һәм нарат янында ике туган очрашкан.

            Өлкәне сораштыра башлаган:

            - Ә, бу синмени, кая болай соңлап?...

            Кечесе әйткән:

            - Ә-ә, бу сезмени, ә сез кая?

            Алар эшнең нәрсәдә икәнен тиз аңлаганнар. Моннан соң бер-берсен тагын да ныграк ярата башлаганнар.

            Тикшерү өчен сораулар:

            Әкияттә сүз нәрсә турында бара?

            - Ике туганның бер-берсенә карата яхшылыгы, игелекле булуы, дуслыгы, татулыгы, бер-берләрен аңлаулары, юмартлыклары, шәфкатьле булулары турында.

-                    Боларның барысын бер сүз белән ничек әйтеп була.

-                    Игелекле.

            Ничек уйлыйсыз: безнең тормышта күпчелекне нинди кешеләр тәшкил итә?

            - Шәфкатьле, изгелекле, кешелекле.

            - Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

            - Игелекле, изгелекле булу турында.

            III. Уку мәсьәләсен чишү.

            1. - Нәрсә ул игелеклелек? Игелекле булу нәрсәне аңлата?

            - Яхшылык, киң күңеллелек, файда, табыш.

            - Игелеклелек сыйфатлары нәрсәләрдә чагыла?

            - Кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәтендә, табигатькә, хайваннарга карата.

           

            2. Плакатка язылган мәкаль һәм әйтемнәне уку. Мәгънәләрен ачыклау.

            1) Игелекле эшнең иртәсе – киче юк.

            2) Изгелек иткән юлда калмас.

            3) Игелек итә алмасаң, яманлык кылма.

            4) Кешегә игелек итсән – үзеңә булышасың.

            5) Матурлык – бер көнлек, игелек – мәңгелек.

            3. Әгәр бер кеше икенчесенә нинди дә булса яхшылык эшләсә, тегесе аңа рәхмәтен: “Балаларыңның игелеген күрергә язсын,” – дигән теләкләр аша белдерә. Моны сез ничек аңлыйсыз?

            - (Балаларның җавабы).

            - Әйе, ата-ана өчен бала – иң кадерле җан иясе. Аларның үз балалары турында гел яхшылык кына ишетәснләре килә. Ата-ана авыр чакларда (авырганда һ.б.) балаларының ярдәмен тойса, шул игелек күрсәтү була.

            Игелексез кеше – кешелексез, таш бәгырьле, мәрхәмәтсез кеше.

            4. В.Осееваның “Нәрсә яхшы була?” хикәясен уку.

            Юра йокысыннан иртүк уянды. Тәрәзәдән тышка карады. Кояш балкып тора. Көн шундый әйбәт. Малайның үзенең дә берәр яхшы нәрсә эшлисе

            килеп китте.

            Менә ул уйлап утыра.

            “Әгәр сенлем суга батып барса, мин аны коткарыр идем...”

            Ә сеңлесе шунда ук абыйсына:

            - Юра, әйдә мине уйнарга алып чык! – диде.

            - Кит әле, уйларга комачаулама.

            Сеңлесе үпкәләп китеп барды.

            Ә Юра һаман уйлый:

            “Әгәр әбиемә ач бүреләр ташланса, мин аларны атып үтерсәм?”

            Ә әбисе шунда ук аңа эндәште:

            - Өстәлдәге савыт-сабаны җыеп ал әле, Юра!

            - Үзең җыеп ал, әбекәем, минем вакытым юк!

            Әбисе башын гына чайкап куйды. Ә Юра уйлый да уйлый.

            “Менә Трезорка коега егылып төште ди, ә мин аны тартып чыгардым, ди”.

            Шунда ук Трезорка да койрыгын болгый-болгый малай янына килде: “Миңа эчәргә бир әле, Юра,” – димәкче иде ул.

            - Кит әле моннан, мин уйлыйм!

            Трезорка авызын шап итеп япты да куак арасына кереп китте. Юра әнисе янына килде.

            - Нинди дә булса берәр яхшылык эшләргә иде миңа.

            Әнисе Юраның башыннан сыйпады да:

            - Сеңлеңне урамга алып чык, әбиеңә савыт-саба җыеш, Трезоркага су бир, - диде.

            Хикәя эчтәлеге буенча фикер алышу. Нәтиҗә ясау.

            Димәк, игелекле эшне һәркөнне, һәрвакыт эшләп була икән. Моның өчен кешегә нәрсә кирәк икәнен Ф.Яруллинның “Сорау һәм җавап” шигыреннән аңларсыз.

            Кабатлыйм бер сорауны

            Өнемдә һәм төшемдә:

            “Кеше булып яшәргә

            Нәрсә кирәк кешегә?”

            Диңгез әйтә: - Тирәнлек.

            Таулар әйтә: - Турылык.

            Җир эндәшә: - Юмартлык.

            Чык суы әйтә: - Сафлык.

            Яшен әйтә: - Кыюлык.

            Ипи әйтә: - Олылык.

            - Гүзәллек, - диләр гөлләр.

            - Иркенлек, - диләр җилләр.

            - Нык канат, - ди бөркетләр.

            - Биеклек, - диләр таулар,

            Һәм шушылар өстенә

            Кирәк тагын иң элек

            Кешене кеше иткән

            Бер нәрсә - Кешелеклелек.

            IV. Йомгаклау

           

        

           

                                             Гаиләм-горурлыгым!

            Максат:

            - Балаларга “гаилә” дигән төшенчәне тирәнрәк, киңрәк мәгънәдә аңларга ярдәм итү;

            - кече яшьтән үк гаиләгә карата җаваплы булырга өйрәтү;

            - әти-әнигә, гаиләнең башка әгъзаларына җылы мөнәсәбәт, мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү.

           

            Ярдәмлекләр: “Әдәплелек дәресләре”, шигырьдән өзек язылган плакат, укучылар һәм ата-аналар өчен “Тормыш кагыйдәләре” язылган карточкалар, магнитофон, мәкальләр.

           

                                                  Дәрес барышы.

            1.Оештыру өлеше.

1)      Магнитофон кассетасында “Минем кадерлеләрем” җыры тыңлана.

2)      Укытучы: -Балалар, җырда кемнәр турында җырлана?

            -Әти-әниләребез турында.

            Әйе, безнең мәктәбебездә зур бәйрәм, чөнки бүген “Гаилә бәйрәме”. Сезнең иң кадерле кешеләрегез кунак

           

            булып килделәр. Димәк, бүгенге класс сәгатендә без дә ата-ана, гаилә турында сөйләшербез.

            2.Гаилә турында әңгәмә.

            Ата-аналарга һәм балаларга сорау язылган карточка таратыла.

            1.Гаилә-бик зур төшенчә.Сез аны ничек аңлыйсыз?

            Балалар бергәләп әзерләнеп җавап бирәләр, әти-әниләр үз фикерен әйтә).

            Укытучы: Әйе, күбегезнең фикере дөрес.Гаилә-бер нәселдән булган кешеләрнең кечкенә бер дәүләте ул. Һәр гаиләнең үз тәртибе, үз кагыйдәләре, үз бәйрәмнәре була һәм алар үзләре теләгәнчә үткәрелә.

   Балалар өчен гаилә җылысы бик мөһим. Ә ул җылыны булдыручы кеше-әти белән әни. Гаиләдә җылы мөнәсәбәтләр саклансын өчен бөек галимебез Риза Фәхретдиннең балалар һәм ата-аналар өчен язылган “Тормыш кагыйдәләре” бар. Шуларның кайберләре белән танышып китәрбез. (Карточкалар таратыла)

            -Балалар өчен:

1.      Әти-әни сөйләгәндә, балалар игьтибар белән тыңларга, аларны бүлдермәскә һәм бәхәсләшмәскә тишләр.

2.      Балалар ата-анага зыян салмаска тиешләр.Ата-ананы мыскыллау иң зур гөнаһлардан санала.

3.      Бала ата-ана белән итагәтьле һәм йомшак сөйләшергә тиеш.

-Ата-аналар өчен:

1.      Тәрбияле ата-аналар үзләренең кыйланмышлары белән балаларына һәрвакыт үрнәк булып торырлар.

2.      Тәрбияле ата-аналар иң элек үзләрен гайрәтле һәм шәфкатьле итеп танытырлар.

3.      Тәрбияле аналар балаларга әтиләрне иң хөрмәтле кеше итеп күрсәтерләр, хезмәткә өйрәтерләр.

            Укытучы: Әйе, балаларны тәрбияләүче-әни кеше. Кечкенә чагыннан алып үзенең көче беткәнче, ул “балам” дип яши. Күпме йокысыз төннәр, авырганда-борчулы көннәр кичерә ул. Балам бәхетле булсын дип, әти-әниләр барысын да эшләргә тырыша, минем балам иң инсафлы булыр дип өмет итә.

            3.Ф. Яруллинның “ Аналар бәхете нәрсәдә?” дигән шигерен уку.

            -Әниләр бәхете нәрсәдә?-дигән сорауга балаларның һәм әниләрнең җавабын тыңлау, үз фикерләрен әйттерү.

            Укытучы: Әйе, аналар бәхете: табыннар муллыгында, нигезнең ныклыгында, гаилә татулыгында, илләр иминлегендә, тән һәм җан сәламәтлегендә.

4.Плакатка язылган (таблицаларны) мәкальләрне укыту һәм мәгънәсен ачыклау.

1.             Ана җылысы ─кояш җылысы.

2.             Әткәй-шикәр,әнкәй─бал.

3.             Әткәй һөнәре ─балага мирас.

Ата-ананы тыңлаган адәм булган,тыңламаган әрәм булган.

5.Әңгәмәне йомгаклау.(Магнитофонда әкрен генә “Минем кадерлеләрем” җыры ишетелә, укытучы сөйли).

            Укытучы: Кояшның җылысы көчлерәк булган саен, ул җирне ныграк җылыта, ана җылыса никадәр көчле булса, гаилә җылысы да шулай көчле, нык була.

            Гаиләләрегездәге җылылык беркайчан да кимемәсен, сау-сәламәт булыгыз, үз балаларыгызны үзегез тәрбияләп үстерергә язсын.

            Ә балаларга шуны телим: сез әти-әниләрегезне куандырып, игелекле, шәфкатьле булып үсәргә бурычлы, чөнки киләчәктә аларның ышанычы, таянычы сез.

           

                       

                            Тема: Сердән авыр нәрсә юк.

Максат: Әхлаклылыкның мөһим шарты буларак, сер саклау серләренә өйрәнү.

Дәрес барышы.

I.Өй эшен тикшерү.

II.Уку мәсьәләсен кую.

 

Ике уен уйнап алыйк.

а)Һәркем үз янына утырган иптәшенең колагына сер итеп кенә бер сүз әйтә;

б)беренче төркемдә утырган укучы иптәшенең колагына бер сүз әйтә, тегесе ул сүзне үзе белән утырганның колагына җиткерә. Сүз,

колактан-колакка әйтелә барып, барлык төркемнәр аша үтеп

чыгарга тиеш.

Төркемнәрдә тикшерү өчән сораулар:

-Беренче уенда әйтелгән сүз белән икенче уенда әйтелгән сүз арасында аерма бармы?

-Бар, әлбәттә.

-Нинди?

-Беренче уенда әйтелгән сүзне ике генә кеше белде, ә икенче уендагысын-барысы да.

-Ике генә кеше белгән сүзне икенче төрле нинди бер сүз белән әйтәбез?

-Ул сер була.

-Ә икенче уендагысы?

-Ул сүз сер була алмый.

-Ни өчен?

-Чөнки аны беренче төркемдәгеләрнең барысы да белде.

-Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

-Сер саклау турында.

III.Уку мәсьәләсен чишү.

Төркемнәрдә тикшерү.

1нче бирем.

-Нәрсә ул сер?

-Әлегә ачылмаган, танып беленмәгән үзлек, сыйфат һ.б.

-Фән серләре ачыла башлады. Кешегә белдерергә ярамаган яшерен мәгълүмат һ.б. –Тыңла, үзеңә сер сөйлим.Берәр нәрсәнең төп эчтәлеге, асылы, әһәмияте. –Компьютерның серләренә төшенеп барам. Ачылмаган, билгесез сәбәп.-Озак яшәүнең серләренә төшендем.

Үз-үзеңә бәя бирү.

2нче бирем.

-Борынгы кытайлылар: “Сер саклый белә торган кеше-акыллы кеше ул”,-дигәннәр. Ни өчен?

-Сер саклый белә торган кеше-ышанычлы кеше, ул дустын да, халкын да, илен дә-беркемне дә сатмый, димәк, хыянәт итми дигән сүз.

Үз-үзеңә бәя бирү.

3нче бирем.

-Сер саклау белән бәйле нинди мәкальләр һәм әйтемнәр  беләсез?

-Сер тотмас-дус тапмас. Сер дусы күп булыр, серне тоткан бер булыр.Сер күтәрә алмаслык кешегә сер сөйләмә. Сереңне бер генә кешегә сөйлә, киңәшеңне мең кешегә ит. Үз серен җилгә очырган кеше серен саклый белми(испан). Өч кеше белгән нәрсәне утыз кеше белә(немец). Сердән авыр нәрсә юк(француз).

Үз-үзеңә бәя кую.

4нче бирем.

Сер саклый белү буенча үз-үзеңне тәрбияләү планын язарга.

Көтелгән план үрнәге.

1.Сер тота белә өйрәнергә кирәк.

2.Беркайчан бер кешенең серен өченче кешегә белгертергә ярамый.

3.Сер төшенчәсе белән бәйләнешле әсәрләрне даими укып барырга һәм тиешле нәтиҗә ясарга.

Үз-үзеңә бәя кую.

 IV.Рефлексия.

Бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барды?Сер саклау серләренә ничек өйрәндегез?Дәрестән үзегезгә нинди сабак алдыгыз?Дәрес сезгә ошадымы?

Дәрес өчен үз-үзеңә бәя кую.

V.Өйгә эш бирү.

”Безнең гаиләдә сер тота беләләрме?”дигән темага йортта сөйләшү оештырырга.

                                   

                                       Тема: Яхшы сүз-җан азыгы.

Максат: яхшы сүзнең яхшы тәрбия бирүдә тоткан урынын күрсәтү.

                                             Дәрес барышы.

I. Өй эшен тикшерү.

Үз-үзеңә бәя кую.

II. Уку мәсьәләсен кую.

Бервакыт бик бай һәм күренекле сәүдәгәр мәҗлес җыйган. Кунакларның берсе хуҗага болай дигән:”Синең колыңның тапкыр һәм үткен телле кеше икәнен бөтен шәһәр белә. Син аны базарга җибәреп кайтар әле, дөньядагы иң гүзәл нәрсәне алып кайтсын”.

Хуҗа Эзопны чакырган.

“Ишетәсеңме, Эзоп? Менә сиңа акча, базарга бар һәм дөньяда иң гүзәл нәрсәне сатып алып кайт”.

Кол китә һәм өсте салфетка белән ябылган поднос алып килә. Салфетканы күтәреп карасалар, анда тел ята.

“Эзоп, син тел алып кайткансың ләбаса!”. “Бу дөньяда иң гүзәл нәрсә түгелмени? Тел белән без иркәләү, тугрылыклы булу һәм сөю сүзләре әйтәбез.Тел белән тынычлык урнашуны белдерәбез,тел

белән без “ирек” сүзен әйтәбез”.Бераздан кунакларның икенчесе хуҗага болай ди:”Синең колың кабат базарга барсын һәм дөньяда иң коточкыч нәрсәне алып кайтсын”.

Эзоп шул ук поднос белән кире әйләнеп кайта. Салфетка астында тел ята. “Эзоп, син тагын тел алып кайткансың ләбаса!”

“Ул коточкыч нәрсә түгелмени? Тел белән без нәфрәт сүзләрен әйтәбез. Тел белән без сугыш игълан итәбез.Тел белән без “кол” сүзен әйтәбез”...

Тикшерү өчен сораулар:

-Бу притчада сүз нәрсә турында бара?

-Телнең яхшы хәбәр сөйләргә дә, начары турында белдерергә дә сәләтле булуы турында.

-Андый хәбәрләрне тел нәрсә аша җиткерә?

-Сүзләр белән.

-Сүзләрнең ниндиләре була?

-Яхшылары да, яманнары да.

-Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

-Сүзләрнең яхшылары, яманнары турында.

Үз-үзеңә бәя кую.

III. Уку мәсьәләсен чишү.

1нче бирем.

-Нәрсә ул тел?

-Аралашу чарасы, сөйләү өчен хезмәт итә торган корал.

-Нәрсә ул сүз?

-Төшенчә белдерә торган берәмлек.

-“Яхшы” дигән сүзне ничек аңлыйсыз?

-Уңай, киресе: начар.

-Яхшы сүзне кемнәр әйтә?

-Укыган, белемле, акыллы,тәртипле, әдәпле кешеләр әйтә.

-Бар очракта да яхшы сүз әйтеп буламы? Әйтик, ачу килгән чакларда?

-Мондый очракларда акыллы кешеләр начар сүз кулланмас: алар я эндәшми калырлар, я кешенең күңелен яраламый торган сүзләр кулланып, әйтәселәрен аңлатырлар.

-Начар сүзләр кулланудан котылып буламы?

-Була, әлбәттә. Үз-үзеңне тәрбияләргә кирәк; сүз байлыгыңны арттырырга кирәк, моның өчен күп укырга кирәк һ.б.

Үз-үзеңә бәя кую.

2нче бирем.

-Тел, сүз турында нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез?

-Бер яхшы сүз мең бәладән коткара. Бер яхшы сүз мең күңелнең җәрәхәтен төзәтә. Йөрәктән чыккан сүз йөрәккә керә,йөрәктән чыкмаган колакка да керми. Каты сүзгә тал сына, йомшак сүзгә таш эри. Сүзе хакның йөзе ак. Сүзне үлчәп сөйлә. Уйнап сөйләмә, уйлап сөйлә һ.б.

Үз-үзеңә бәя кую.

3нче бирем.

-К.Насыйриның “Китап-әт-тәрбия”дәге сиксән тугызынчы тәрбиясен укып тикшерегез. “Әй,угыл,кешенең күңеленә хилаф килә торган сүзне телеңә китермә. Бер сүзне син пәйвайсыз(саксыз) әйтеп йибәрерсең, ишеткән кешенең күңеле җәрәхәтләнә торган сүз булыр, күңеле рәнҗер. Кеше күңелен рәнҗетүдән бик саклан”.

-Кешене рәнҗетүне сез ничек аңлыйсыз?

-Рәнҗетү-кемгә дә булса хаксызлык күрсәтү, кыерсыту, урынсызга кимсетү,җәберләү.

Үз-үзеңә бәя кую.

IV. Рефлексия.

Бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барды? Аннан сез нинди сабак алдыгыз?

Дәрес өчен үз-үзеңә бәя бирү.

V. Йомгаклау.

 
                   ТЕМА. ӘЙТ ДУСТЫҢНЫ -  ӘЙТЕРМЕН КЕМЛЕГЕҢНЕ.


     МАКСАТ: кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.

                                           ДӘРЕС БАРЫШЫ

Бик биек тауда көтүче яшәгән. Бервакыт яңгырлы бер төндә өч кеше аның ишеген шакыган.
·        Минем сакля (Кавказда тау халыкларының өе) бик бәләкәй, берегез генә керегез. Сез кемнәр соң? - дип сораган көтүче.
·        Без - Дуслык, Бәхет һәм Байлык. Иң башлап кайсыбыз керүен үзең хәл ит...Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар:·        Көтүче кемне сайлаган?
·        Дуслыкны.
·        Ни өчен?
·        Чөнки Дуслык керү белән өйгә Бәхет тулган. Байлык килгән.
·        Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?
·        Дуслык турында.


·        1нче бирем
·        Нәрсә ул дуслык?
·        1. Ихтыяҗларның, карашларның, фикерләрнең уртаклыгына, үза-ра рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итү һ.б. хисләргә нигез-ләнгән мөнәсәбәт. - Халыклар дуслыгы - Татарстанның иң зур байлыгы.
2. Берәр нәрсә белән мавыгу, аны ярату хисе. -Ул бәләкәйдән үк китап белән дус булды.

2нче бирем.
·        Дуслык турында нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез?
·        Юләр дустың булудан акыллы дошманың артык (монгол). Дуслары булмаган кеше ярты гомер генә яши (исландия). Дусны ашыкмыйча гына сайла, тапкач - тиз алыштырма (америка). Дусларыңны рәнҗетсәң, дошманнарың куаныр (фарсы). Безнең дусларның дуслары - безнең дус (француз) һ.б.

3нче бирем.
·        Борынгы кытайлылар: ”Акыллы кеше акыллылар белән дус бу-ла” , - дигәннәр. Моны ничек аңлыйсыз?Җаваплар.·        Ни өчен акыллы кеше ахмаклар белән дуслаша алмый?Җаваплар.·        “Акыллы белән бәхәсләшсәң – акылың артыр, сантый белән бә-хәсләшсәң – соңгы акылыңны да югалтырсың” дигән тәгъбирне сез ничек аңлыйсыз?Җаваплар.·        “Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың”, “Бүреләр белән яшәсәң, бүреләрчә улыйсың” мәкальләрен ничек аңлыйсыз?

4 нче бирем.
·        Үзегез укыган китаплардан, караган кинофильардан нинди геройларның дуслыгын үрнәк итеп куя аласыз?Җаваплар.·        “Әйт дустыңны - әйтермен кемлегеңне” дигән мәкальнең асылын аңлатыгыз.Җаваплар.·        “Дуслык нигезе – тигезлектә” дигән мәкальне ничек аңлыөсыз?Җаваплар.


5 нче бирем.
·         Дуслыкның нинди төрләрен беләсез? Аларны схемада күрсәтегез.
  - Кызлар дуслыгы, малайлар дуслыгы, профессиональ дуслык, халыклар дуслыгы, туганнар дуслыгы, табигать белән дуслык, хай-ваннар белән дуслык , сәяси дуслык, дәүләтләр арасындагы дуслык, төрле милләт кешеләре арасындагы дуслык һ.б.

6 нчы бирем.
·        Ялган дуслык нәрсәгә корылган?
·        Икейөзлелеккә, юхалануга, алдашуга һ.б.
·        Исәп-хисапка корылган дуслыкны ничек аңлыйсыз?
·        Бер якның ышанычын казанып, үзеңә шәхси файда алу.
·        Болардан чыгып, нинди нәтиҗә ясап була?
·        Акыллы кеше акыллылар белән дуслыкка омтыла. Кешеләр үзләренә ошаганнарны гына сердәш итә алалар. Аларны уртак фикер, бердәм караш берләштерә . Әйтик, ма-лайлар бергә дәрес әзерлиләр, секциягә, түгәрәккә бергә йөриләр, бәйрәмнәрне бергә үткәрәләр һ.б.
·       
7 нче бирем.
Акыллы кешеләр арасында дуслык сыйфатлары формалаштыру буенча үз-үзеңне тәрбияләү планын язарга.Көтелгән дәрес планы.1. Бөек шәхесләрнең, батыр кешеләрнең дуслыгы турында китаплар уку.
2. Яхшы дуслык гадәтләре тәрбияләү (ихтирамлылык, ихласлылык, ялганга юл куймау).
3. Дуслык турында халык авыз иҗаты материалларын туплау.
4. Дуслык турында җырлар өйрәнү.


IV.РЕФЛЕКСИЯ.Бу дәрестә нәрсәләр белдек? Үзегезгә нинди сабаклар алдыгыз? Дәрес сезгә ошадымы?


V. Өйгә эш бирү. ”Безнең гаиләнең дуслары” дигән темага өйдә әңгәмә корырга.
 
 


                       

                          ТЕМА.ТУГРЫ ДУС – ҖАНЛЫ ХӘЗИНӘ

МАКСАТ: Матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатлары тәрбияләү.

                                             ДӘРЕС БАРЫШЫ

Кәрим белән Камил – аерылмас дуслар. Бергә мәктәпкә баралар, бергә кайталар. Дәресләргә дә бергә әзерләнәләр. Урамда да бергә булалар. Арып туктагач, йә берсенә, йә икенчесенә кереп ял итәләр, тамак ялгыйлар, аннары денди уйныйлар, телевизор карыйлар. “Менә ичмасам дуслар!”-диләр алар турында.
Ләкин бер вакыйгадан соң ике арадагы дуслык кинәт кенә суынып китте, әйтерсең лә аннан кара песи үтте.Очрашканда да малайлар бер-берсен күрмәмешкә салыштылар.
Яңа уку елын Кәрим икенче мәктәпкә күчеп каршылады. Озак-ламый Камил дә мәктәбен алыштырырга мәҗбүр булды. Күпләр бу вакыйгадан үзләренә гомерлек сабак алдылар. Ә ул һич уйламаган- көтмәгәндә генә килеп чыкты.
Укулар тәмамланырга ай ярым чамасы калгач, Кәримне шифаха-нәгә салдылар. “Кимендә бер ай ятарга туры килер, - диделәр та-библар, - малайның үпкәсенә салкын тигән.”
Бу хәбәрне ишетү белән сыйныф җитәксесе Рәсимә апа балаларга, дәресләр тәмамлангач, таралышмаска кушты. “Киңәшләшеп алырга кирәк”, - диде ул.
  Укучылар сөйләшүнең нәрсә турында барачагын да сизен-мәделәр түгел. Иртән, дәресләр башланыр алдыннан, Рәсимә апалары белән Кәримнең әнисе Сәлимә апаның сөйләшеп торганын күреп алганнар иде алар.
Сыйныф җитәкчесенең сүзе кыска булды.
·        Иртәгедән башлап, чиратлап, шифаханәгә йөрергә кирәк, югыйсә Кәримнең сыйныфта утырып калуы ихтимал, - диде ул. - Ягез, кем беренче булып аңа ярдәм кулын суза?
Барысы да, әлбәттә, Камил инде дигәндәй, карашларын малай ягына төбәделәр. Тик тегесе ни өчендер кулын күтәрергә яисә нин-ди дә булса сүз әйтергә ашыгып бармады. Бүлмәдә чебен очкан да ишетелерлек тынлык урнашты. Аны Рәсимә апалары бозды.
·        Камил, ник дәшмисең? Синең иртәгә дустың янына барырга теләгең бармы? - дип сорады ул, малайның партасы янына якын ук килеп.
Камил теләр-теләмәс кенә урыныннан торды, үзенә төбәлгән дис-тәләгән күзләрдән карашын читкә борды һәм:
·        Минем спорт секциясенә барасым бар, безнең тренер бик усал, - диде.
  Кемнән-кемнән, әмма Камилдән андый җавап булыр дип берәү дә көтмәгән иде. Укучылар, Рәсимә апалары кабыныр һәм малайны тирги башлар, дип уйладылар. Ләкин апалары, үзен өстенә бозлы су сипкәндәй итеп тойса да, сер бирмәде. Ул бүлмәгә күз йөгертеп чыкты да, иң арткы партада утырган яңа укучы Гаязның кул күтәргәнен кәреп:
·        Ни әйтергә телисең, Муллаянов? - дип сорады.
·        Рөхсәт итсәгез, мин барам, - диде малай.
·        Синең мәктәпкә килгәнеңә дә 2-3 көн генә, Кәрим белән юнь-ле-башлы танышып та өлгермәгәнсеңдер әле, - дип шик белдерде сыйныф җитәкчесе.
·        Анысы шулай, тик шифаханәдә танышырбыз дип уйлыйм, - диде малай, - анда минем әнием медсестра булып эшли. Аның белән без Кәримне тиз табарбыз. Ышаныгыз...
Ихлас күңелдән яңгыраган үтенеч умарта кортларыдай гөжли башлаган сыйныфны тиз тынычландырды.
Рәсимә апалары дулкынлануыннан:
·        Рәхмәт, Гаяз, син чын кеше икәнсең! - генә дия алды...

        Бу хикәядә сүз нәрсә турында бара?
·        Чын дуслык, ялган дуслык турында.
·        Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?
·        Камилнең хыянәте, Гаязның чын дус булуы турында.

·        Нәрсә ул дуслык?
·        Ихтыяҗларның, карашларның, фикерләрнең уртаклыгына, үза-ра рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итү һ.б. хисләргә ни-гезләнгән мөнәсәбәт. - Халыклар дуслыгы, иҗади дуслык. Берәр нәрсә белән артык мавыгу, аны ярату хисе. - Китап белән дуслык урнаштырдым.
·        Чын сүзен сез ничек аңлыйсыз?
·        Нәкъ үзе булган; тиешле теләкләргә җавап бирә торган; эчкер-сез, ихлас бирелгән. - Холкы күркәм, күңеле яхшы булмаган кеше чын кеше була алмый. Чын дус йөз елдан соң да дус булыр. Яхшы киңәш әйтсә генә дусны чын дус диеп була (молдаван). Чын дус алдыңда мактамас, артта мактар.


2 нче бирем.
·        Дус, дуслык сүзләре белән бәйләнешле тагын нинди мәкальләр һәм әйтемнәр, җырлар, хикәяләр беләсез?
·        Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын. Турылыгы аз ке-шенең дусты да аз була. Дус беленер авырлыкта, ир беленер батырлыкта. Дус көйдереп әйтер, дошман көлдереп әйтер. Туг-ры дус - җанлы хәзинә (швед). Игелек эшләүче дуслар бүләк таләп итмиләр (поляк). Дусларны бәхет бирә, ә бәхетсезлек сы ный (немец). Иске дус - иярләнгән ат (фарсы). Җырлардан: ”Әлдә дуслар бар әле”, ”Дустыма”, халык җырлары һ.б.

 3 нче бирем.
·        Үзегез укыган китаплардан, караган фильмнардан, тыңлаган тапшырулардан чын дуслыкны күрсәткән мисаллар китерегез.Җаваплар.

4нче бирем.
  К.Насыйриның “Китаб-әт-тәрбия” китабының йөз бишенче тәр-биясе.
  “Бер хәким үзенең углына әйтте: ”Әй угыл, кемне теләсәң, аның белән сөйләш, мөгамәлә кыйл, йөреш, кунакка чакыр, үзең бар. Әмма биш төрле кемсәнә белән аралашма. Әүвәл ялганчы кеше белән әңгәмә кыйлма, чөнки ялганчының сүзе су өстенә ялган язу кебекдер, ышанычы юкдыр, якынны ерак кыйдыр, еракны якын итәр. Дәхи ахмак вә надан белән иптәш булма. Чөнки ахмак кеше сиңа файда иткән кебек күренсә дә, вакыйган, зарардыр.

Вә дәхи комсыз кеше белән аралашма. Чөнки ул кеше гел синнән өмид итеп кенә торыр. Янә дәхи саран кеше белән юлдаш булма. Чөнки саран кеше сиңа һичбер зарардан хали (буш ирекле) булмас. Әгәр дә аңар хаҗәтең төшсә, сине кимсетер вә хур кыйлыр. Хосусән, сәфәрдә саран кеше белән юлдаш булма. Дәхи вә куркак вә җебегән кеше белән аралашма, чөнки куркак кеше белән һич имин булмассән”.Җаваплар.

 Бүгенге дәрестә нәрсә турында сүз барды? Үзегез өчен нинди сабак алдыгыз?

Максат. 1. Күршеләр белән тату яшәргә кирәклекне төшендерү.

            2. Шәфкатьлелек , мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

1. Кереш.

        - Кем ул күрше? Кем безгә кадерлерәк, без кемне аеруча хөрмәт итәргә тиешбез: әти-әнинеме, туганнарнымы, күршеләрнеме?

        Борынгы китаптан бер өзек:

        “Күршеңнең сиңа хөрмәте һәм синең аңа карата эшләгән яхшылыкларың газиз анаңның сиңа һәм синең газиз анаңа күрсәткән хөрмәтеңә тиң күрелә.”

        -Күрше-күләннәр туган булмасалар да, гомер буе бергә яшәгәнлектән, үзара ярдәмләшеп, килешеп, тату яшәргә тиешләр. Китап хәтта күрше белән күрше арасындагы мөнәсәбәтләрне ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр белән бер күрә. Димәк, күрше кешесен без әниебезне хөрмәт иткән шикелле хөрмәт итәргә бурычлыбыз.

2. Төп өлеш.

        -Бер кешенең ничә күршесе була соң? Ничә өйгә хәтле күрше санала?...

        Бер акыл иясе: “1 кешенең һәр яктан да 40 өйгә хәтле яшәгән кешеләре күрше санала”, - дип әйтеп калдырган.

        Бер өй икенчесе белән күрше, икенче өй өченчесе белән,... Шулай итеп, бер авыл эчендә барысы да бер-берсе белән күрше булып чыгалар икән.

        -Ә сез күршеләрегез белән дус-тату торасызмы? Сезнең күршеләрегез әйбәт кешеләрме? (Балалар чыгышы)

        -Күршегез сезгә елмаймаса да, елмаегыз; сәламгә каршы җавап бирмәсә дә, исәнләшегез; хәерле көн, хәерле кич теләгез. Беркадәр гомер үткәч, күршегез нишләр икән? Һаман шулай сөйләшмичә - исәнләшмичә йөрерме, әллә якын итеп, сөйләшә башлармы?

        “Пәйгамбәребез ишегалдына, аны мыскыл итү йөзеннән күршесе чүп ташлый торган булган. Ул, рәнҗемичә, чүпне җыештыра һәм беркөнне чүп булмаганын күрә. Күршесенең хәлен белергә керсә, моңа тегесе бик гаҗәпләнгән. Явызлыкка изгелек белән җавап бирү аның иман китерүенә сәбәп булган.”

Авыл җирендә кешеләр күрше-күләннәр белән бик нык аралашып, ярдәмләшеп яшиләр. Шәһәр җирендә исә кайвакытта бер күрше икенчесенең кем икәнен дә белми, ят кешеләр шикелле яшиләр. Күрше белән күршене шәһәр җирендә таш стеналар аерып тора.

        Берәр күршең тормышыннан бизгән,

        Өметен өзгән, бәлки, кем белгән...

        Иң-иң якындагы кешең синнән

        Таш диварлар белән бүленгән.

                                                        (И. Юзеев.)

        Бер күрше икенчесен белмичә, аның белән кызыксынмыйча, кирәк чагында киңәшләрен бирмичә яшәгәнгә күрә дә, шәһәр җирендә тәртипсезлекләр авыл җиренә караганда күбрәк була. Авыл җирендә исә берәр вакыйга булса, ул турыда бөтен авыл сөйләшә: Дөрес эшләгәннәрме? Аның урынында башка кеше булса, ничек булыр иде? Бу сөйләшүләрне гаеп эш эшләгән кешенең үзенә дә җиткерәләр, кирәк булса, аны ачуланып та алалар. Әгәр берәр кешенең кайгысы булса, күрше-күлән генә түгәл, хәтта бөтен авыл аның хәлен белә, кайгысын уртаклаша.

                                                     Хәлең ничек?

Сөенеч – шатлыкларың

Котлы булсын! Әйдә күрешик!

Хәсрәт – бәлаләрең газапласа,

Уртаклашыйк, бергә бүлешик!

                                    (И. Юзеев.)

        Авыл кешесе, еракларга китсә дә күршеләрен онытмый, хатларында: “Күрше-күлән ни хәлдә?” “Күрше-күләннәргә күп сәлам” дип яза, читтән кайтканда, аларга да күчтәнәчләр алып кайта.

        -Кем ул “Ут күрше”?

        -Борын заманнарда, әле кешеләрдә шырпы булмаган вакытта, кешеләр бер кабызган утны озак вакытлар сүндерми саклаганнар. Ниндидер сәбәп белән ут сүнсә, алар иң якын кешеләренә ут алмага кергәннәр. Андый күршене “Ут күрше” дип атаганнар.

        -Ләкин күрше белән күрше арасында төрле хәлләр дә булырга мөмкин. Күңелсезлекләрнең һич уйламаганда, көтмәгәндә килеп чыгуы ихтимал. Ф. Хөснинең “Кабак” хикәясендә бер-берсенә орынып торган 2 күрше арасы бер бакчадан икенче бакчага кереп үскән кабак аркасында ямьсезләнә. Хикәядән өзек:

        “Маһи белән Мәликә, 2 карчык, нигез күршеләр, тату гына гомер кичерәләр иде. Узган җәйне аларның аралары бозылды.

        Инде тәмам ныгыттым, инде күрше тавыклары керә алмаслар дип, тынычланып, бакчадан чыгып барганда, Маһи әбинең күзләре әкәмәт бер нәрсәгә төште, күрше тавыклары керерме-кермәсме, ә менә 1 кабак үзе Мәликәләр бакчасына таба чыгып бара, әй.

        Аны-моны карап тормыйча, күршесе Мәликә янына йөгереп кереп китте:

        -Берәр ырымың бардыр синең, күрше, тикмәгә генә мондый хәл булмас. Җәй булса, тавыкларым синнән кайтып керми, юньләп күкәй күрмим, инде хәзер, әнә, кабакны кара, - дип кызып-кызып китте ул.

        Мәликә шулай ук авызын йомып тормады:

         -Синеке булса, синең бакчада булыр иде, ә бу, күрмисеңме, минем бакчада ич,- дип чатылдатып җавап кайтарды.

Менә шулай итеп, 2 күршенең дус-тату көннәре бетә.

        -Сез ничек уйлыйсыз укучылар, алга таба 2 күрше ни рәвешле аңлашырлар икән? Алар урынында булсагыз, сез ничек сөйләшер идегез? Мин сезгә берничә вариант китерәм. Сез үзегезгз ошаганын сайлап алырсыз:

        1. “Кара әле, Мәликә күрше, минем кабак сезне бик ярата икән, минем бакчадан чыгып, сезнең бакчада үскән бит, рәхмәт яугыры. Әйдә, сезнеке булсын, мине кабак бәлешеннән калдырмассың әле.”

        2. “Бу-минем кабак, үзем утырттым, үз кулларым белән. Сезнең бакчага гына кереп үскән ул. Алып кереп ашыйсы булмагыз, карагыз аны!”

        3. “Хәзер бу кабак икебезнеке дә булды инде. 1 кабакны урталай бүлеп алып керербез, үзегез генә алып кереп китә күрмәгез тагын.”

        4. “Безнең бакчада кабаклар бик күп. Монысы сезгә булсын инде.”

        5. “Бу кабак безнең араны бозарга йөри икән. Әйдә, хәзер үк алып кереп, бәлеш пешереп ашыйк әле үзеннән.”

        6. “Үсә торгач кабагыбыз кире үзебезгә кайтмасмы икән? Карап карыйк әле. Кире кайтмаса, сезгә насыйп кабак була инде.”

        7. “Тавыкларым да сезнең якка кереп күкәй сала, кабагым да сезнең якка кереп үсә. Судка бирәм мин сезне. Хәзер милиция чакырам!”

         Инде кайсы вариантны сайлаганга карап, үзегезнең нинди кеше икәнегезне беләсегез киләме?

        1 нчесен сайлаган – юмарт һәм шат күңелле кеше.

        2               - саран кеше.

        3               - вакчыл кеше.

        4               - киң күңелле кеше

        5              - шаяртырга ярата торган дус.

        6              - бераз хәйләкәр, ләкин юмарт кеше.

        7              -акылсыз, саран, кеше белән талашып йөрергә ярата торган мәгънәсез кеше.

3.Йомгаклау.

        Күрше күршегә гел кирәк. Бер-береңә ярдәм итмичә, дус булмыйча яшәп булмый.  Борынгы китапта болай язылган: “Әгәр берәр кеше күршесеннән шикләнсә, ул дөрес яшәүчеләрдән булып саналмый”. Тагын шундый хәдис бар: “Күршесе ач булганда үзе тук кеше – безнең өчен ят кеше.”

                                   Актаныш  муниципаль  районы

                   Татар  Ямалы  төп  гомуми  белем  бирү  мәктәбе

       “Әхлак нигезләре”

                         ЕЛЛЫК  ПЛАН

                     башлангыч сыйныфлар

                                                   Төзүчесе: Т.Р. Варина

                                                            

N

Тема

Максат

Вакыты

1

Ризаэтдин Фәхретдин нәсыйхәте.

Укучыларны Ризаэтдин Фәхретдиннең тормышы һәм иҗаты белән таныштыруны дәвам итү; балаларның күңеленә әхлак орлыклары салу; яхшыдан яманны аерырга өйрәтү; Р. Фәхретдиннең китапларын тәкъдим итү; туган телгә, тарихка игътибарлы булырга өйрәтү.

сентябрь

2

Игелекле эшнең иртәсе – киче юк.

Балаларның игелекле эшләр эшләргә авырыксынмаска, изгелекнең юкка чыкмавына, кире үзеңә изгелек булып кайтуына инандыра; игелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

октябрь

3

Тәрбияле бала нинди була?

(Мин тәрбияле бала)

Тәрбиялелек – иң гүзәл сыйфатларның берсе икәнлегенә төшендерү; укучыларны өйдә, мәктәптә, урамда, гаилә әгъзалары  һәм чит кешеләр белән очрашканда һәрвакыт ягымлы, әдәпле, тәрбияле  булырга өйрәтү; укучыларда уңай әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

ноябрь

4

Тылсымлы сүзләр илендә (сәяхәт-дәрес) – (әхлак һәм белем)

Укучыларны ихтирамлы , игътибарлы , ягымлы  булырга  өйрәтү ; кешеләр  янында , иптәшләре                  

арасында үзләрен әдәпле тотарга өйрәтү ; бер - берләренә карата дуслык хисләре тәрбияләү ;

исәнләшә  һәм саубуллаша белү күнекмәләрен  камилләштерү.

декабрь

5

Кешене хезмәт бизи  

(Әхлак һәм хезмәт)

  Кеше тормышында һөнәрнең мөһим урын тотуына ышандыру; төрле һөнәрләргә карата кызыксыну,һөнәр ияләренә ихтирамлылык, хезмәткә омтылыш тәрбияләү.

январь

6

Яхшы сүз-җан азыгы.

Яхшы сүзнең яхшы тәрбия бирүдә тоткан урынын күрсәтү.

март

7

Рәхмәт һәркем өчен рәхәт

1) Кешеләрнең бер-берсе белән очрашканда рәхмәт сүзен куллануларының әһәмиятен һәм кирәклеген ачып бирү.

2) Фикер йөртергә,үз фикерләреңне исбатларга өйрәтү.

3) әдәплелек сыйфатлары  тәрбияләү.

апрель

8

Әхлак һәм яшәү

Укучыларда халык авыз иҗаты әсәрләре аша әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

май


                                                                                                     Татарстан Республикасы

                                                                                                Актаныш муниципаль районы

                                                                           МБББУ “Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе”

Каралды:

Класс җитәкчеләренең

МБ утырышында

Протокол № ___

“_____” август 2015 ел

МБ җитәкчесе

____________ Мусина Д.Т.

Килешенде:

Мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

_____________ Мусина Д.Т.

“_____” август 2015 ел

Расланды:

МБББУ “Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе” директоры

___________ Хузин И.Т.

Приказ № ______

“ _____” август 2015 ел

                                                                                                       Тәрбия планы

                                                                                                           7 класс

                                                                                                                                           Төзүче: Варина  Тәзкирә Рифкатовна

                                                                                                       2016-2017 нче уку елы

Күрше хакы – тәңре хакы.

Ерак кардәштән тату күрше яхшы.

Келәм сатсаң, күршеңә сат – бер читендә үзең утырырсың.

Күршеңә якты чырай, такта чәеңне кызганма.

Көлмә күршеңнән – үтәр башыңнан.

Күршеңә бәла килү сиңа җиңеллек түгел.

Күршеләре яхшы булса, аксак кыз да кияү табар.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Толерант-латин теленнән кергән. Ул- түземлелек,сабырлык,кеше нинди генә милләттән булуына карамастан,аның фикеренә,гореф-гадәтенә уңай карау  дигәнне аңлата. -Кешене  барлык физик һәм дини ...

Башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча педагогик технологияләр һәм укучыларның рухи-әхлакый проблемалары

В статье прослеживаются, что можно использовать в своей работе личные презентации. Очень эффективными могут быть тесты, кроссворды, разработанные в программе Microsoft Office Word.Спектр использования...

Башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча педагогик технологияләр һәм укучыларның рухи-әхлакый проблемалары

В статье прослеживаются, что можно использовать в своей работе личные презентации. Очень эффективными могут быть тесты, кроссворды, разработанные в программе Microsoft Office Word.Спектр использования...

Дәрестән тыш эшчәнлек "Әхлак дәресләре".4 класс

  Әхлак  тәрбиясе бирүнең төп бурычлары укучы балада  әхлак  тәҗрибәсе тудырудан гыйбарәт. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү сыйфатлары кешедә яшьтән үк тәрбияләнә...

Әхлак дәресләре

ldquo;Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы даүзгәртә алмас”....