Дәрестән тыш эшчәнлек "Әхлак дәресләре".4 класс
рабочая программа (4 класс)

Шакирова Альфинур Халимовна

    Әхлак  тәрбиясе бирүнең төп бурычлары укучы балада  әхлак  тәҗрибәсе тудырудан гыйбарәт. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү сыйфатлары кешедә яшьтән үк тәрбияләнә     Программа  ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган Татарстанның атказанган укытучысы Вил Казыйханов тарафыннан эшләнгән “Әхлак тәрбиясе”, “Как проводить уроки нравственности?”, Роза Шәяхмәтованың “Әдәплелек  дәресләре ”, К.В.Закирова тарафыннан төзелгән “Көч һәм рух тамырлары” (әдәплелек дәресләре өчен хрестоматия)  китапларына һәм мәшһүр галим Риза Фәхреддин хезмәтләренә нигезләнеп төзелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hlak_dreslre_4_klass.docx29.98 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                                 Аңлатма язуы.

    Бүген илебезнең мәгариф системасында укыту һәм тәрбия эчтәлеген яңарту процессы бара. Аның үзәгендә укучы шәхесе тора. Шуңа күрә тирән белемле, югары әхлаклы, зыялы, сәламәт  шәхес тәрбияләү – укыту-тәрбия системасының төп бурычы булып тора. Уку һәм тәрбия бер-берсен тулыландырып, бер максатка корылып алып барганда гына нәтиҗәле була.Балалар һәм яшүсмерләр арасында төрле ямьсез күренешләрнең ешая баруы берәүгә дә сер түгел. Бүгенге тормышыбызда мәдәният һәм әхлаклылык дигән мөһим сыйфатларның какшавы нык чагыла. Шуңа күрә дә әхлак тәрбиясенә игътибарны көчәйтү мөһим һәм кирәк.

   Әхлакый тәрбия дигәндә, без бай рухи сыйфатлар, этик нормалар булдыру һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төшендерү максатыннан, яшь буынга системалы тәэсир итүне аңлыйбыз. Әхлак  тәрбиясенең төп урыны – гаилә. Ата-ананың шәхси үрнәге, йогынтылы сүзе, ягымлы һәм таләпчән мөгамәләсе тәрбиянең нигезен тәшкил итә. Ни кызганыч, хәзер күп гаиләләрдә нәкъ шулар җитешми. Ата-аналарның күбесе “дөнья куа”, баласын кешедән ким-хур булмаслык итеп киендерергә, тукландырырга тырыша. Шуңа күрә аларның тәрбия белән шөгыльләнергә вакыты да калмый.

   Әхлак  тәрбиясе процессында укытучы-тәрбиячеләренең роле зур. Алар тиешле шартларны тудыра, эшне оештыра, балаларның укуы, хезмәте, сәламәтлеге, ялы, уены һәм һәртөрле эшчәнлеге дәвамында  әхлак  мөнәсәбәтләрен тиешле якка юнәлтә.

   Әхлак  тәрбиясе бирүнең төп бурычлары укучы балада  әхлак  тәҗрибәсе тудырудан гыйбарәт. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү сыйфатлары кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Ул аларны көндәлек тормышы, эше, эшчәнлеге, башкаларга мөнәсәбәте белән ныгыта гына бара. Балачакта барлыкка килгән  әхлак  нормалары кешене гомер буена озата бара. Бөек галимебез Ризаэтдин Фәхретдин сүзләре белән әйтсәк, “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”.

      Әхлак  тәрбиясе бирүнең нәтиҗәләре тиз күренми. Мәсәлән, тапкырлау таблицасын берничә көн, бер атнада ятларга мөмкин. Ә  әхлак  тәрбиясен биргәндә бер үк нәрсәне күп тапкырлар, озак вакыт дәвамында искә төшереп, тормыштан мисаллар китереп кенә аңга илтеп җиткереп була. Шуңа күрә, әлеге эшне системалы алып барырга кирәк дип саныйм.

    Әхлак тәрбиясенең тагын бер баскычы – үз-үзеңә бәя куярга өйрәнү. Биргән җавабыңны, кылган гамәлләреңне һәрдаим анализлап, бәяләп бара белү, сыйныфташларыңнан үзең турындагы фикерләрне ишетү- мөһим нәрсә. Әхлак дәресенең уку мәсьәләсен чишү этабында башкарылган биремнәрнең берсе- дәрестә куелган проблемадан чыгып, үз-үзеңне тәрбияләү планын төзү.

     Программа ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган Татарстанның атказанган укытучысы Вил Казыйханов тарафыннан эшләнгән “Әхлак тәрбиясе”, “Как проводить уроки нравственности?”, Роза Шәяхмәтованың “Әдәплелек  дәресләре ”, К.В.Закирова тарафыннан төзелгән “Көч һәм рух тамырлары” (әдәплелек дәресләре өчен хрестоматия)  китапларына һәм мәшһүр галим Риза Фәхреддин хезмәтләренә нигезләнеп төзелде.

Программаның максаты:

Үзаң, аралашу, эшчәнлек аша социаль үсеш процессында кешеләр, җәмгыять һәм бөтен кешелек дөньясындагы үзара мөнәсәбәтләргә нигезләнеп шәхес тәрбияләү.

  Бурычлары:

  • Матур яшәү кагыйдәләренә өйрәтү;
  • Эчке матурлык сыфатларын күрсәтү;
  • Хезмәтнең яшәү чыганагы икәнлегенә төшендерү;
  • Укучыларда милли үзаң һәм әхлаклылык тәрбияләү;
  • Гаилә белән элемтәне, хезмәттәшлекне ныгыту;
  • Милли гореф-гадәтләрне саклау, милли үзаң формалаштыру;
  • Балаларны сәламәтлекләрен сакларга һәм ныгытырга өйрәтү;
  • Милли һәм гомумкешелек сыйфатларын тәрбияләү;
  • Эчке матурлык сыйфатларын күрсәтү;
  • Начар гадәтләрнең зыянын аерым мисалларда аңлату, эчке матурлык сыйфатларын күрсәтү;
  • Олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү;
  • Әдәп әхлак нормаларын системалы рәвештә балаларның аңында формалаштыру;
  • Үз-үзеңне тәрбияләү өстендә һәрдаим шөгыльләнергә кирәклеген аңлау.

Көтелгән нәтиҗә: 

  • Шәхеснең биополяр сыйфатлары һәм үз-үзеңне тотуның әхлак нормалары;

Үзенең теләкләре, характер чалымнары, үзенең яхшы яклары һәм кимчелекләре;

  • Конфликтлар һәм аларны чишү юллары;
  • Аралашу тәртибенең төп модульләре;
  • Төрле ситуацияләрдә: мәктәптә, кибеттә, урамда, транспортта үзеңне  тоту кагыйдәләре.

 

  • Үзенең һәм башка кешеләрнең эшләгән эшләрен анализлый белергә;
  • Әхлак кагыйдәләрен үтәргә;
  • Элемтәгә керә белә һәм әңгәмә алып бара алырга;
  • Төрле тормыш хәлләрендә үзеңне тоту һәм аралашу, коммуникатив модельләрне куллану;
  • Сорауларга, хисләргә, кисәтүләргә, адекват җавап бирергә.

 

  • Әхлак кагыйдәләрен һәм үзеңне тоту кагыйдәләрен төрле  ситуацияләрдә: мәктәптә, кибеттә, урамда, транспортта куллану;
  • Үтенечләргә, хисләргә, сәламләүләргә, кисәтүләргә адекват җавап бирү, башкалардан ярдәмне кабул итү;
  • Адекват үзбәя, үз эш-гамәлләренә җаваплылык;
  • Үзеңә хезмәт итү, үзеңне оештыру һәм башка балалар белән уртак эшчәнлекне оештыру.

 Календарь-тематик планлаштыру

тема

Үткәрү формасы

эчтәлеге

Үткәрү вакыты

план

факт

1

 Мәктәптә укучылар өчен һәм юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?

викторина

Мәктәп Уставы   буенча укучылар өчен каралган кагыйдәләр  белән  танышу, үтәү; юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү, белемнәрне сынау

2

Дуслык, бердәмлек, татулык.

 әңгәмә

дуслык төшенчәсен, мәгънәсен аңлату; дус яшәү ихтыяҗын булдыру.Дустыңны гафу итә белү, ачу сакламау; тәкәбберлек начар сыйфат икәнен ачыклау. Кызлар һәм малайлар арасында аралашу культурасы белән таныштыру. Социаль тәртип кагыйдәләре. Сөйләм хәтеренә күнегүләр. Дидактик уеннар, этюд, уен  ситуациясе.

3

 Нәрсә ул акча, аны ничек табалар?

 Дәрес-сәяхәт+ викторина

Акча төшенчәсен ныгыту, борынгы һәм чит ил акчалары белән танышу, акчаны сакчыл тотарга өйрәнү, белемнәрне викторина сорауларына җавап бирү аша тикшерү.

4

Минем көндәлек эшләрем. Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү.

Практик дәрес

Үз-үзеңә хезмәт күрсәтергә өйрәнү. Практик эш: төймә тагу, киемнәрне төреп кую, һ.б.ш

5

 Законнар кайда туа?

Читтән торып сәяхәт

Россиядә һәм Татарстанда закон чыгару хакимиятенең роле һәм урыны турындагы белемнәрне тирәнәйтү; укучыларда сәяси культура һәм актив гражданлык позициясе формалаштыру; үз республикаң, үз илең өчен горурлану

6

  Минем  бурычларым һәм хокукларым.

Танып-белү әңгәмәсе

7

  Һәр эшнең үз вакыты.

Түгәрәк өстәл артында сөйләшү

Көндәлек режим, эшне планлаштыру , һәр эшне үз вакытында эшләргә кирәклеген ачыклау.

8

Сакчыллык. Электр энергиясен һәм суны экономияле  куллану.

Плакатлар ясау

Электр энергиясен һәм суны экономияле  куллануга чакырып плакатлар эшләү

9

  Белем-бәхет ачкычы.

әңгәмә

Китапны ярату, кадерен белү һәм саклау; китап уку аша белемеңне арттыру.

10

  Ихтияр көче.

әңгәмә

Ихтияр көче, тырышлык нәрсәгә кирәк һәм нәрсәгә китерүен аңлау;үз-үзеңдә ялкаулык булдырмаска өйрәнү;

11

Җаваплылык һәм мин.

Әкият-дәрес

Җаваплылык турында мәкальләрне уку һәм анализлау. Төзәтеп булмый торган хаталарны әйтү. Ниди хатагызны сезгә искә  төшерүе  авыр. “Җаваплылк” дигәнне ничек аңлыйсыз. “Әкияти сәяхәт” уены. Әкият геойларының нинди сыйфатлары төзәтеп булмаслык хаталарга китергән?

12

 Ни өчен кеше рәхмәт әйтә?

әңгәмә

Аралашу культурасына өйрәтү

13

  Гаилә-бәхет ачкычы. 

Танып белү әңгәмәсе. Рәсемнәр белән эш.

гаилә әгъзаларына карата хөрмәт хисләрен булдыру

14

 Саранлык һәм сараннар.

Танып-белү әңгәмәсе

“Саранлык” төшенчәсен аңлату. Саран  кеше нинди була. Практик эш: балаллар саранлыкны ничек күз алдына китерәләр – рәсем ясау.

15

  Шәфкатьле бала нинди ул?

әңгәмә

Шәфкатьлелек төшенчәсен ачыклау, шул темага язылган хикәяләр уку, анализлау, тормыштагы ситуациаләр белән бәйләү

16

Ата-анага “Уф”та димә.

әңгәмә

гаилә әгъзаларына карата хөрмәт хисләрен булдыру

17

Минем шәҗәрәм.

Практик дәрес

Үз нәселеңнең шәҗәрә агачын ясау

18

 Мин ничек киенәм.

Дөрес, чиста, пөхтә  киенә белү серләре; үзеңнең тышкы кыяфәтеңә карата игътибарлы була белергә өйрәнү

19

 Бабамнар эзе буйлап.Авылым тарихы.

Музейга экскурсия

Сатыш авылы тарихы белән танышу

20

 Сәламәтлек – зур байлык .

Сәламәт яшәү өчен чыныгуның файдасын ачыклау; сәламәт яшәүдә ата- ананың ролен күрсәтү.

21

Мин театрда, музейда.

Сәяхәт-дәрес( читтән торып сәяхәт)

Театрда, музейда һәм башка җәмәгатьчелек урыннарында үзеңне тотуга ситуацияле уеннар. Кешеләргә  ничек мөрәҗәгать итәргә?

22

Минем әти – Ватан сакчысы. 

очрашу

Армия сафларында хезмәт иткән әтиләр белән очрашу

23

 Тормышта нинди булырга?

Түгәрәк өстәл артында очрашу

Яхшы һәм яман гадәтләр турында  төшенчә бирү. “Нәрсә эшләргә ярый, ә нәрсә эшләргә ярамый”, “мине ни өчен яраталар”. Әдәби әсәрләр уку һәм фикер алышу.

24

 Үз иминлегебезне кайгыртыйк!

Интеллектуаль уен

Тормышта килеп  туарга мөмкин булган төрле ситуациаләр һәм алардан чыгу юлларын эзләү

25

 Бар һөнәр дә мактаулы!

викторина

Төрле һөнәрләр белән танышу, викторина үткәрү

26

Безнең канатлы дусларыбыз.

Интеллектуаль бәйге

Кошлар турында белемнәрне ныгыту, бәяләү

27

Нәрсә ул караклык?  Каракны төзәтеп буламы?

Танып белү әңгәмәсе. Уен.

Караклыкның нәрсәдән килеп чыгуын аңлау; начар гадәтең булса, төзәтү.

28

 Табигать-тиңсез хәзинә.

презентация

Табигать кешегә кирәкме? Аны ничек сакларга? Үзеңне табигатьтә ничек тотарга? “Чишмә буенда”, “Наратлыкта” күнегүләре.

29

  Җире байның-иле бай.

Рәсем бәйгесе

Туган як, табигатьне саклау темасына рәсемнәр ясау

30

Алар безнең тыныч тормышыбыз өчен көрәштеләр.

Телдән журнал

Бөек Ватан сугышы чоры, шул вакыттагы авырлыклар турында әңгәмә

31

Герой яшьтәшләребез.

презентация

Герой пионерлар белән танышу

32

Һәйкәлләр дә сөйли.

экскурсия

Һәйкәл-обелискка бару, әңгәмә

33

Минем мәктәбем. Мәктәбемнең традицияләре.

Уен дәрес

аралашу, этик нормаларны практикада тиешле дәрәҗәдә куллану

34

Җәйге каникул вакытына куркынычсызлык кагыйдәләре.

әңгәмә

Җәйге каникул чорына куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү

Мәгълумат һәм белем бирү чыганаклары

1.  Хуҗиәхмәтов Ә., “ Әхлак  тәрбиясе”, 2012 ел.

2.   Шәмсетдинов Г. “ Әхлак  тәрбиядән башлана”, 2013 ел.

3.  Ризаэддин Фәхреддин “Балаларга үгет-нәсыйхәт”,  2014

4.  Казыйханов В. “ Әхлак   дәресләре ”,2013 ел.

5. Җәләлиев Ш. “Акыл яшьтә түгел – башта”, 2004 ел.

6. К.В.Закирова “Көч һәм рух тамырлары”  Казан, «Мәгариф» нәшрияты.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларның сөйләм телен үстерү

 Телне өйрәнү, аны үзләштерү, билгеле булганча, бик катлаулы, иҗади эш.Аның нигезендә өйрәтүчегә механик рәвештә иярү түгел, бәлки актив танып- белү эшчәнлеге  ята. Башлангыч мә...

Чыгыш:Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда сәламәтлек технологияләрен кулланып эшләү

Бу чыгыш дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда сәламәтлек технологияләрен кулланып эшләү турында. Мәктәп балаларга тирәнтен һәм төпле белем,  күнекмәләр бирергә, аларның сәламәт булуы турында кайгыр...

Дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшләрдә информацион – коммуникатив технологияләр куллану.

Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты - белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү....

Әдәби уку дәресләре өчен эш программасы. 1 класс. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп". И.Х.Мияссарова.

Әдәби уку дәресләре өчен эш программасы. 1 класс. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп". И.Х.Мияссарова....

Әдәби уку дәресләре өчен эш программасы. 3 класс. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп".

Әдәби уку дәресләре өчен эш программасы. 3 класс. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп"....

мастер-класс Туған тел дәрестәрендә ҡулланылған универсаль эш төрҙәре

Туған тел дәрестәрендә ҡулланыу өсөн материалдар 1-2 класс...