Тимерова Венера Флусовна

Сайт воспитателя детского сада

«Жить не только ради детей, но и вместе с детьми, разделяя все их радости и невзгоды».

Профессия: Воспитатель

Профессиональные интересы: Особенности речевого развития дошкольников

Увлечения: Чтение художественной литературы

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Актанышский район, село Старое Айманово

Место работы: МБОУ "Староаймановская ООШ" ДОУ "Староаймановский детский сад"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/timerova-venera-flusovna
Воспитание — великое дело: им решается участь человека.
В. Г. Белинский

                                                                                                                                                                     Исәнмесез,  хөрмәтле коллегалар! Сезне үземнең сайтымда күруемә шатмын!
Ә сезнең эштән кайтканда елмаеп кайтучыларны күргәнегез бармы? Юк, бу сәер кешеләр түгел, ә - тәрбиячеләр. Ни өчен алар елмая соң?  Чөнки тәрбияченең бер минуты да бушка узмый. Ул кечкенә кисәкчекләрдән киләчәкне җыя. Һәр балада тәрбияченең ярты җаны, җылысы һәм елмаюы кала. Шуның өчен дә тәрбиячедән дә МӨҺИМРӘК һөнәр юк.
Тәрбияче бер урында туктап калмый, ул вакыт белән бергә атлый. Һәрбер яңалыкны эшендә куллана. Шуңа күрә дә тәрбиячедән дә кызграк һөнәр юк.
Эшендә тәрбияче бар көченә эшли һәм нәтиҗәсен күрә. Бу сайт ярдәмендә минем дә сезнең белән тәҗрибә уртаклашасым килә.

 

О себе

Мин Тимерова Венера Флус кызы. 1973 елның 31 январендә Актаныш районы Иске айман авылында туганмын. 11 еллык мәктәпне тәмамлаганнан сон Чаллы педагогия көллиятендә тәрбияче һөнәрен үзләштердем. 2000 нче елдан Иске айман балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башладым.
Тәрбияче... Бакча...Балалар... Мин үземне белә башлаганнан бирле бу сүзләр минем тормышымда бер урынны биләп алды. Ни кызганыч, балалар бакчасына йөрү миңа насыйп булмады. Ә менә балалар бакчасы төзелеп беткәч, сеңлемне җитәкләп анда бару, минем өчен зур бәхеткә әйләнде. Бакча эчендә эчендә ниндидер серле, әкияти дөнья ачыладыр кебек тоела иде миңа. Шул дөньяга керү минем иң зур теләгемә  әйләнде. Мәктәпне тәмамлап тәрбияче һөнәрен үзләштерергә уйладым. Уку һәм практика вакытында һөнәр турында күзаллавым тагын да киңәйде. Мин "Ул тәрбияче булып туган" дигән сүзләрнең мәънәсен аңладым. Тәрбияче ул иҗади эшли белүче, һәр бала белән бергә сулаучы, яшәүче кеше.
Җир йөзендә бик күп кешеләр туа, ләкин алар барысы да атаклы кешегә әйләнмиләр. Мөгаен мин дә зур батырлыклар эшләмәм, ачышлар да ясамам. Ләкин бу мөһим түгел. Иң мөһиме шунда - миңа күпме ата-ана үзенең газиз баласын ышанып тапшыра.Менә бала оялып кына үзенең  беренче адымнарын сиңа таба ясый, кочагыңа керә, сорауларын яудыра. Шул мизгелдә синең дә, балаларның да курку-шикләре юкк  ачыга. Ата-аналарның, балаларның ышанычын аклау, аларны шәхес итеп тәрбияләү минем төп бурычларымның берсе. Балаларның шатлыгы - минем шатлыгым, аларның борчуы - минем борчу. Әгәр бала бакчада ук тормышны, матурлыкны күрергә өйрәнсә, ул мәктәптә дә югалып калмаячак, тормышта үз урынын табып, чын кеше булачак. Димәк, тәрбияченең хезмәте юкка чыкмаячак.

Табигатьнең гүзәллеген тоя белсәм,

хисләр җылылыгын сабыйларга бирсәм,

һәр нәнине нәфис гөлдәй күрсәм,

Шул гөлләргә өомшак сулыш өрсәм

- Мин бәхетле! Тирә юньнән иҗатыма илһам алсам,

һәр мизгелнең гүзәллеген тотып калсам,

Шушы нурны бала йөрәгенә салсам,

Җылы учын учларымда тоеп барсам - Мин бәхетле!

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

М.А Шолохов "Судьба человека" , Габдрахман Әбсәләмов "Ак чәчәкләр"
 

Добавить грамоту в портфолио