Габдулла Тукай кичәсе
методическая разработка на тему

Тимерова Венера Флусовна

Балаларны Тукай әсәрләре белән таныштыруны дәвам итү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gabdulla_tukay_kichse.docx26.89 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда Габдулла Тукайның әсәрләренә, татар теленә, туган теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә, гореф-гадәтенә мәхәббәт тәрбияләү.

Алып баручы:хөрмәтле балалар, укучылар. Кыш бабайның чәчләре кар сулары булып аккан чакта, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап-гөрләп яз ае апрель килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Үзенең кыска гына гомерендә ул бик күп әсәрләр иҗат иткән. Сез аның нинди әкиятләрен, җырларын, шигырьләрен беләсез, санап китегез әле. ( балалар әйтәләр).

Телсез идек-Тукай безне телле итте,
Җырсыз идек-Тукай безне җырлы итте.

    “Бәйрәм бүген” җыры җырлана

Зөһрә:

Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде,
Елап елгалар,
Яшьләр түгелде.

Әмирхан:

Көннәр озая,
Төннәр кыскара,
Бу кайсы вакыт?-
Йә, әйтеп кара?

Алып баручы: Безнең татар халкы матур җырлар , шигырьләр белә.Алар арасында бөек Тукаебыз язган әсәрләр дә бик күп.

“Бала белән күбәләк” – җыры.

Алия:Әйт әле, күбәләк
Сөйләшик бергәләп
Бу кадәр күп очып
Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың,

Ничек көн күрмешең

Сөйләп бирче тезеп

Табаламсың ризык?

Әдилә:Мин торам кырларда,
Урманда, болында.
Уйныймын,очамын
Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы

Аш буладыр миңа,

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомерем бик кыска,

 бары бер көн генә.

Бул яхшы, рәнҗетмә,

Һәм тимә син миңа.

Шүрәле керә.

Шүрәле: Исәнмесез,балалар. Сез мине таныдыгызмы?

Балалар: Әйе,син бит Шүрәле.

Шүрәле: Балалар,минем уйныйсым килә,әйдәгез кети-кети уйныйбыз.

Алып баручы: Юк,без Шүрәле,кети-кети уенын уйнамыйбыз,әйдә “ Ачык авыз” уенын уйныйбыз.

Уен “ Ачык авыз”.

Балалар түгәрәк ясап басалар. Кулларын артка куялар. Санамыш ярдәмендә яулык салучы билгеләнә. Аның кулында кулъяулык. Ул, түгәрәктән чыгып, шушы сүзләрне җырлап йөри:

Кулъяулыгым яшел, яшел,
Яшел чирәм астында.
Сиздермичә ташлап китәм
Бер иптәшем артына.

Сүзләрне әйткәндә, бер баланың уч төбенә кулъяулыкны калдырып китә, үзе түгәрәк эченә кереп баса. Кулъяулыклы бала, тиз генә артка чыгып, сүзләрне әйтә-әйтә, уенны дәвам итәргә тиеш. Әгәр ул тоткарланып торса яки кулъяулык салганны сизмәсә, аңа җаза бирелә.

Алып баручы: Шүрәле, балалар синең турыда бик матур җыр беләләр. Әйдә тыңлыйк.

Шүрәле:Булдырдыгыз, балалар.

Алып баручы:Дуслар нишлибез,
Су анасы килә.
Су анасы керә.

Шүрәле: Әй син, Су анасы! Кил бирегә. Утырыйк, сөйләшик бераз.

Су анасы: Юк,юк. Чәчләремне тарарга,тарагымны эзлисем бар.

Шүрәле: Мин монда килгәндә бер тарак таптым. Синеке түгелме ул? (күрсәтә)

Су анасы: Минем тарак,минем алтын тарак. Рәхмәт, Шүрәле.

Ә мин дөрес килдемме? Тукай бәйрәменә өләктемме? Рәхәтләнеп шигырьләр тоңлар идем.

Алып баручы: Дөрес килдең. Безнең балалар күп шигырләр беләләр.

Диләрә:Салкын кышлар үтеп
Яз килгәндә
Җылы яктан кошлар кайтканда
Туган көнең синең, бөек Тукай,
Тугры халкың итә тантана.

Гөльяз:Әле укый белмәсәк тә
“Туган телне” җырлыйбыз.
Бу Тукай абый бүләге
Иң гүзәл бер җыр дибез.
Әкиятләрен сөйләп,
Телләребез ачыла.
“Су анасы”, “Шүрәлеләр”
Безнең дуслар бТатарстан – Тукай иле,

Татарстан – безнең ил.

Бүген бездә – Тукай көне,

Кил бәйрәмгә, дустым кил.

 

Тукай белән сөйләшеп ал,

Тукайдан сора киңәш.

Тукай аңлар иң мөһиме,

Татарча гына сөйләш.

 

Эчтән генә җырлап йөрим.

Җырлыйм “Туган телемне” –

Үз телемдә җырлыймын мин –

Бу зур бәхет түгелме?

Г.Тукайның “Туган тел” җыры җырлана.

Илвина:Туган җирем идел буе
Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирем кебек назлы
Җырдай моңлы татар теле.

Замирә:Татарчасы туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Атаң – анаң, әби – бабаң,
Сине сөя торган тел.:

Алыштырмам бу телне мин бер телгә дә,
Пычраттырмам бу телне мин бер кемгә дә.

Су анасы: балалар, ә сезнең арада тапкырлар бармы? Сез табышмаклар яратасызмы?

Балалар: әйе, яратабыз.

Су анасы:

Лампа түгел-яктырта
Мич түгел-җылыта. (кояш)
Сикереп төшә
Бозны тишә (тамчы)
Ишегалдында таш була
Өйгә керсә су була. (боз).

Туган телем” җыры.

1) “Балам“ диеп туган телдә
    Эндәшә миңа әткәй
    Әнием дип әнкәемә
    Мин туган телдә әйтәм.

    Дөньяда иң матур ил
    Ул минем туган илем.
    Дөньяда иң матур тел
    Ул минем туган телем.

2) Туган телемдә сөйләшәм
    Яшим мин туган илдә.
    Туган ил – дигән сүзне дә
    Әйтәм мин туган телдә.

    Дөньяда иң матур ил
    Ул минем туган илем.
    Дөньяда иң матур тел
    Ул минем туган телем.

3) Иң изге хисләремне мин
    Туган телдә аңлатам
    Шуңа күрә туган телне
    Хөрмәтлим мин яратам.

    Дөньяда иң матур ил
    Ул минем туган илем.
    Дөньяда иң матур тел
    Ул минем туган телем.

Шүрәле: Ә сез мәкальләр беләсезме соң?

Алып баручы: Әйе,беләләр.

 Туган илем – Туган анам.

 Туган илем – туган өем.

Иң татлы тел – туган тел
Анам сөйләп торган

Камил:Тел кешене дус итә
Бер – беренә беркетә
Яхшы беләм мин рус телен
Һәм онытмыйм үз телем.

Альмир:

Татарча да яхшы бел
Русча да яхшы бел,
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле, затлы тел.

СУ АНАСЫ уены.

Балалар түгәрәккә басалар.Бер бала “су анасы” итеп билгеләнә. Ул күзләре бәйләнгән килеш түгәрәк уртасында утыра. Уйнаучылар түгәрәк буйлап җырлап йөриләр:

Су анасы, су анасы,
Су анасын күр әле.
Каршыңда кем басып тора-
Ялгышмыйча әйт әле.

Җыр ахырында балалар туктап калалар. Су анасы урыныннан тора, бармагы белән берәр уенчыга төртеп күрсәтә. әлеге бала су анасы янына килә. Су анасы, капшап карап, аның кем икәнлеген әйтергә тиеш. әгәр дөрес әйтсә шул уенчы су анасы була. Дөрес әйтмәсә, су анасы кире үз урынына утыра.

Шүрәле: Миңа сезнең бәйрәмегез охшады. Мин күп шигырләр тоңладым, Туган телегезне яратасыз, Тукай абыегызны да онытмыйсыз икән.

Су анасы: Рәхмәт балалар. Мин үземә файдалы әйбер алдым. Җәй көнне су буена ял итергә килегез.

Бергә: без сезгә күчтәнәч алып килгән идек (зур гөмбә бирәләр).

Ә хәзер сау булыгыз! (Китәләр).

Алып баручы: Шуның белән бәйрәмебез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Бу бәйрәмне Гөльнур Айзатуллова шигыръ юллары белән тәмамлыйм.

Мин бәхетле, әгәр балаларым,
Сөйләсәләр ана телендә.
Кайгыларын, шатлыкларын бергә,
Бүлешсәләр татар телендә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по развитию речи:"Габдулла Тукай в наших сердцах".

Это занятие систематизирует знание детей о творчестве Габдуллы Тукая, совершенствует навыки выразительного чтения стихотворений, вызывает у детей радость от участия на занятии, воспитывает интерес к т...

"Воспитательное значение произведений Габдуллы Тукая"

Сообщение для воспитателей по развитию у дошкольников нравственных качеств и любви к произведениям Г.Тукая и в связи с его 125 летием....

Габдулла Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте.

Бу чыгышында тәрбияче Г.Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте турында бәян итә....

Интеллектуальная игра по творчеству Габдуллы Тукая: «Знатоки Тукая».

Интеллектуальная игра  для  проведения  с  педагогамипо  творчеству  Габдуллы Тукая:   «Знатоки  Тукая»....

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Габдуллы Тукая....

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Г. Тукая....