Кошлар-безнең дусларыбыз
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Тимерова Венера Флусовна

Кошлар белән таныштыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koshlar_turynda_konspekt_2015.docx27.18 КБ

Предварительный просмотр:

                      Актаныш районы Иске Айман «Умырзая» балалар бакчасы

         

                (Мәктәпкә әзерлек төркеме)

                                          Тәрбияче: Тимерова В.Ф

Тема:  Кошлар-безнең дусларыбыз

(мәктәпкә әзерлек төркеме)

Төп белеем бирү өлкәсе: танып-белү

Интеграль белеем бирү өлкәләре: социальләштерү, танып-белү, аралашу, матур әдәбият уку, иҗат, физкультура.

Ысуллар һәм алымнар: уен, практик, сүзле, күрсәтмә ысуллар; алымнар: әңгәмә, сораулар, биремнәр, өстәмә аңлатмалар, нәфис сүз, балалар сөйләмен бәяләү.

Максат: балаларда кошларга карата экологик белемле мөнәсәбәт формалаштыру.

Тәрбия бурычы: кошларга карата сак караш, шәфкатьлелек, миһербанлык хисләре тудыру.

Үстерү бурычы:  логик фикер йөртү, гади нәтиҗәләр ясау сәләтләрен үстерү.

Белем бирү бурычы: кошларның файдасын искә төшерү, ни өчен “Кызыл китап”ка  эләгүләре турында уйлану, безнең якларда яшәүче нинди кошларның “Кызыл китап”ка эләгүләрен ачыклау.

Чаралар: интерактив такта, кышлаучы һәм күчмә кошларның, Татарстанның "Кызыл китап"бына теркәлгән кайбер кош төрләренең рәсемнәре: гади фламинго, зур ак челән, соры торна, нәфис аккош, нәни акчарлак, бөркет, карчыга, тукран, байгыш (мәче башлы ябалак); “Кайсы кошныкы?” дидактик уены, “Кошлар” маскасы, кош мамыклары һәм каурыйлары, үсемлек мае.

Сүзлек өстендә эш: томшык, тәпи, гәүдә, түш, канат, каурый, гади фламинго, зур ак челән, соры торна, нәфис аккош, нәни акчарлак, бөркет, карчыга, тукран, байгыш (мәче башлы ябалак).

Алдан эшләнелгән эш: рәсемнәр карау, әңгәмәләр үткәрү, матур әдәбият әсәрләрен уку.

Эшчәнлек төзелеше:

1.  Эмоциональ халәт тудыру, кереш мизгеле.

2.  Табышмак әйтү, кышлаучы кошлар турында әңгәмә үткәрү.

3.  Дидактик уен “Кайсы кошныкы?”

4.  Күчмә кошлар турында әңгәмә.

5.  Г.Тукайның  “Карлыгач” шигырен уку.

6.  Хәрәкәтле уен“Урыныңны тап”

7. Кош исемнәрен иҗекләргә бүлү.

8.  Татастанның “Кызыл китабы”на кертелгән кошлар турында слайдлар карау, әңгәмә үткәрү.

9. Кош каурыйлары белән тәҗрибәләр.

10. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы.

Исәнмесез,хәерле көн, балалар! Минем яныма якынрак килегез, бер-беребезнең кулларыбыздан тотынышыйк, бер-беребезгә карап елмаешыйк, үзебезнең күңел җылыбызны бүләк итик. Менә ничек рәхәт булып китте!

Балалар, сез табышмаклар яратасызмы? Табышмак әйтәм,  җавабын табыгыз.

Югары менә чылбырсыз,

Түбән төшә баскычсыз,

Өйләр сала балтасыз. (кош)

Дөрес, ә сез нинди кош исемнәрен беләсез? Балалар, бүген  урманга барсак, сез атаган кошларның барысын да күрә алырбызмы? Ни өчен?

-Сез бик дөрес әйттегез, кошлар 2 төркемгә бүленә:кышлаучы һәм җылы якка китүче кошлар. Кышлаучы кошларга нинди кошлар керә? (саескан, чыпчык, чәүкә, песнәк, ала карга һ.б.)Җавапларыгызны тикшереп карыйк әле. Сез әйткән кошлар экранда күренерме икән?  Cлайд № 1-2

Булдырдыгыз, балалар. Алар кышның зәһәр суыкларына да җайлашып яшиләр. Тапкан азыкларын бүлешеп, авыр кышны исән-имин чыгарга бер-берсенә булышалар. Без дә кошларга ярдәм итә  алабызмы? Ничек итеп? (җимлек ясыйбыз). Слайд № 3

-Балалар, хәзер “кош” сүзенә аваз анализы ясарбыз. Кем тактада ясап күрсәтергә тели. (Бер бала эшләп күрсәтә). Слайд №4  Молодцы!Хәзер елның нинди фасылы? Кышның ничәнче ае? Ничек атала? Кыштан соң нинди ел фасылы килә? Яз җиткәч туган якларына нәрсәләр кайта?

-Балалар, ә нинди кошларны күчмә кошлар диләр?

Нинди күчмә кошларны беләсез? (сыерчыклар, кара каргалар, карлыгачлар) Слайд 5-6 .  Болар күбесенчә чебен-черкиләр, кортлар белән туенучы кошлар. Ни өчен алар җылы якларга китәргә мәҗбүр була? (салкын җитү белән бөҗәкләр кайры асларына кереп качалар, кошларга азык бетә)

Яз җитүгә, оя корыр өчен, ата күчмә кошлар туган якларына ана күчмә кошлардан иртәрәк очып кайталар. Бераздан ояларында балалары чыга. Слайд 7. Сыерчыклар кешеләр ясаган ояларга урнаша, урман кошлары агач куышлары эзләп табалар, куакларда оя коралар. Кара каргалар агач ботакларыннан, карлыгачлар өйкыекларына балчыктан оя ясый. Г. Тукай “Карлыгач” шигырендә аларны болай тасвирлый:

Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын

Оя итте минем сөйгән карлыгачым.

Ул көн буе авызы белән балчык ташый,

Балчык белән матур итеп оя ясый.

Күп эшләде иренмичә, бара-бара

Чыгарды ул матур-матур балалар да.

Ачыксалар карлыгачныңбалалары

Чебен-черки тотып кайта аналары.

Кошларны икенче төрле ничек атыйлар? (урман санитарлары)

- Әйдәгез без дә хәзер кошларга әверелик. “Үз урыныңны тап” уены уйнап алыйк.

Уен барышы: Балалар күчмә һәм кышлаучы кошларның маскаларын кияләр. Музыкага туры китереп атлыйлар. Музыка туктауга кышлаучы кошлар җимлек рәсеме ягына, күчмә кошлар яз рәсеме ягына басалар. Уен барышын-да көйләр алышына.

    -Сез күп кошларны аера беләсез, аларны сакларга кирәклеген дә аңлыйсыз. Дөрестәндә, кайбер кошларның төрләре яклауга мохтаҗ. Чөнки аларның күбесе  “Кызыл китап”та (Тукран, аккош,торна, акчарлак, ярчыпчыгы, ак челән, мәче башлы ябалак)  алар саклауга мохтаҗ кошлар. Кошлар шулай ук агулы химикатлар, урманнарны күпләп кискәнгә,  яши торган сулыкларның пычрануы аларның саны кимүгә китерә.

Мин сезне безнең якларда санаулы гына калган берничә кош белән таныштырам (слайдлар карау) Слайд 8-9

Соры торна, нәфис аккош, нәни акчарлак, бөркет, карчыга ише эре ерткыч кошларга кеше һөҗүм итә, алар шулай ук агулы химикатлардан да үләләр, бала чыгара алмыйлар. Табигатьтә бу эре кошлар оя кора торган зур, биек агачлар да аз калды.

Тирә-як мохитнең кошларның организмына нинди йогынты ясавын тикшереп була.Минем яныма якынрак килегез.

Беренче тәҗрибә. Кош мамыгын һәм каурыен күзәтик. Аны югары күтәреп төшере пҗибәрсәк, ул әкрен генә “йөзеп” алга төшәр. Каз мамыгын учка куеп өреп карыйбыз. Ул нишли? Нәтиҗә – каз мамыгы җиңел, ул оча.

Икенче тәҗрибә. Кош мамыгын үсемлек маена манчып алабыз. Каурый манылды. Аны өскә күтәреп, төшереп җибәрәбез. Нәрсә күзәтәбез? Нәтиҗә – мамык яки каурый майга буялгач, җиңеллеген, очусәләтен югалта. Шуңа күрә нефтькә, майга буялган кошларга очуы авыр.

Йогаклау: Бүген без нәрсәләр турында сөйләштек? Нинди фикергә килдегез?

Кешелек дөньясында кошларның файдасы бармы? Ни өчен кайбер кошларның төрләре елдан-ел кимеп бара? Алар ярдәмгә мохтаҗмы? Кошлар безнең дусларыбыз. Аларга ярдәм итик, саклыйк, язмышларына сизгер булыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дусларыбыз!

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...

Кошлар безнең дусларыбыз!

Зурлар төркемендә шул исемдә узган эшчәнлеккә презентация....

Проект "Кошлар - безнең дусларыбыз!"

"Кошлар - безнең дусларыбыз!" шигъри- музыкаль кичәСафина Гөлия Рәшит кызы Ашытбаш балалар бакчасы тәрбиячесе"Исәнмесез кошкайлар", - дигән темага шигырь кичәсе Зал бәйрәмчә бизәлә. Зур паннодагы...

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"...

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"...

Проект “ Кошлар-безнең дусларыбыз”

Проектная работа " Кошлар-безнең  дусларыбыз”...