Сомбелә бәйрәме
методическая разработка на тему

Тимерова Венера Флусовна

Катнаш төркемдә күңел ачу

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sombel_byrme.docx22.73 КБ

Предварительный просмотр:

“Сөмбелә” бәйрәме

Максат: Татар халкының рухи мирасын балаларга җиткерү. Өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә куллана белергә өйрәтү. Ишетеп аңлый белү һәм хәтер сәләтен үстерү. Татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Җиһазлау: Көзге яфраклар, яшелчә муляжлары, яшелчә битлекләре (кәбестә, суган, кыяр, бәрәңге), “Шалкан” әкияте персонажлары.

Бәйрәм барышы:

Зал көзгә туры китереп бизәлгән. Музыка яңгырый, алып баручы чыга.

Алып баручы: Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар! Без бүген зур бәйрәмгә җыелдык. Табигатьтә барлык үсемлекләр, агачлар берсеннән-берсе матуррак төсләр белән бизәлде. Бакчаларда, басуларда көзге эшләр төгәлләнде. Мул уңышлары белән безгә Сөмбелә килде. (Сөмбелә керә)

Сөмбелә:

Мин – Сөмбелә, килдем сезгә

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим

Кем очраса юлымда.

Исәнмесез, саумысыз,

Имин үтсен көнегез.  Ә кая соң әле минем нәни дусларым? Мин бит бу бакчага аларны сагынып килгән идем.

 Музыка уйный, кулларына яфраклар тотып балалар керәләр, ярымтүгәрәккә басалар.

Сөмбелә: Исәнмесез, минем нәни дусларым. Йә, әйтегез, сөйләгез,

Ничек итеп килә көз?

Балалар: кошлар очты көньякка

Канат кагып еракка.

Аюлар өн казыды,

Бик тирән итеп базны.

Балыклар да тындылар,

Су төбенә чумдылар.

Агачлар ялангачлар

Җилләрдә чайкалалар.

Тик безгә күңелле көз,

Без бакчага йөрибез.  

Җыр: “Көз килә”

1нче бала:

 Менә көз килде

Салкынча, җилле

Агачларда яфраклар,

Саргайган инде.

2 нче бала:

 Бездәге кошлар

Көньякка китте

Сизелмичә дә

Җылы җәй үтте.

3 нче бала:

 Көз! Көз! Көз!

Сине көттек без

Алма, кишер, кәбестә

Өлгерми синсез.

4 нче  бала:

Көз килде. Үләннәр

Саргайды, шиңде

Сап –сары яфраклар

Җиргә сибелде

5 нче бала:

Көзге яңгыр сибәли,

Яңгыр безне иркәли.

Яңгыр туктаган арада

Якты кояш көлгәли

6 нче бала

Яңгыр көенә

Уйный балалар

Бу матур көзне

Ярата алар.

“Кояш һәм яңгыр” уены уйнала.

Сөмбелә:

 Яшелчәләр үстердем

Хәзер җыярга кирәк

Йә, балалар килегез

Кем җыяр икән күбрәк?

Әйдәгез, балалар, мин сезне үземнең сихри бакчама алып барам. Тик минем бакчага баруы җиңел түгел. Башта тар сукмактан барырга кирәк, аннан соң кар-шылыклар аша атлап үтәргә һәм елга аша сикереп чыгарга кирәк. Сез әзерме? Алайса кузгалдык. (Балалар биремнәрне үтиләр.)

Алып баручы.

Карагыз әле, балалар!

Кәбестәләр, суганнар

Түтәлләргә тулганнар

Кишер белән чөгендер

Тик җыеп кына өлгер.

Сөмбелә: Туктагыз әле, тукта , ни булган соң бу бакчада. Яшелчәләрне кемдер йолкыган, барысын бергә бутап бетергән.

7нче бала

Вот нарядная редиска,
Но сидит она не близко.
Виден лишь зеленый хвостик,
Приходи, редиска, в гости.

8нче бала

Зеленый огурец
Большой-большой хитрец:
Сидит себе на грядке,
С людьми играет в прятки,

9нчы бала

Тут итыква, тут и лук,

И морковка здесь растет

Ну, теперь вы не зевайте

И в корзину собирайте.

Уен.“Яшелчәләрне  җый”  (бер бала бәрәңге, икенчесе кишер, өченчесе кыяр, дүртенчесе суган  җыя)

Сөмбелә.

Булдырдыгыз, балалар, рәхмәт сезгә.  Минем сезгә бер уен бүләк итәсем килә. Әйдәгез түгәрәккә басыгыз. Бу уен “В огороде мы гуляем” дип атала.

Алып баручы: Сөмбелә, рәхмәт сиңа. Безнең балаларның да сиңа күчтәнәчләре бар иде, Рәхим итеп тыңла.

1.Җиргә яфрак коелган,

Сап-сары келәм булган.

Яфракларны без җыярбыз,

Букет ясап куярбыз.

2.Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән. 

3.Яфракларны күр әле

Алтын төскә кергәннәр.

Бар дөньяны күмгәннәр.

Җил чыкканда шаулашалар,

Оча-оча уйнашалар,

Һавада әйләнәләр

Һәм җиргә сибеләләр.

Җыр: “Яфраклар коела”

 Алып баручы: Ә хәзер матур итеп утырыгыз. Әкият башлана.

(Балалар “шалкан” әкиятен сәхнәләштерәләр)

Җыр

Соңыннан шалкан эченнән алмалар алалар һәм алып баручы төркемдә алмаларны ашарга тәкъдим итә. Сөмбелә саубуллашып чыгып китә.  

1нче бала:

 Менә көз килде

Салкынча, җилле

Агачларда яфраклар,

Саргайган инде.

2 нче бала:

 Бездәге кошлар

Көньякка китте

Сизелмичә дә

Җылы җәй үтте.

3 нче бала:

 Көз! Көз! Көз!

Сине көттек без

Алма, кишер, кәбестә

Өлгерми синсез.

4 нче  бала:

Көз килде. Үләннәр

Саргайды, шиңде

Сап –сары яфраклар

Җиргә сибелде

5 нче бала:

Көзге яңгыр сибәли,

Яңгыр безне иркәли.

Яңгыр туктаган арада

Якты кояш көлгәли

6 нчы бала

Яңгыр көенә

Уйный балалар

Бу матур көзне

Ярата алар.

1.Җиргә яфрак коелган,                              

Сап-сары келәм булган.

Яфракларны без җыярбыз,

Букет ясап куярбыз.

Вот нарядная редиска,
Но сидит она не близко.
Виден лишь зеленый хвостик,
Приходи, редиска, в гости.

9нчы бала

Тут итыква, тут и лук,

И морковка здесь растет

Ну, теперь вы не зевайте

И в корзину собирайте.

2.Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән. 

3.Яфракларны күр әле                                    

Алтын төскә кергәннәр. 

Бар дөньяны күмгәннәр.

Җил чыкканда шаулашалар,

Оча-оча уйнашалар,

Һавада әйләнәләр

Һәм җиргә сибеләләр.

8нче бала

Зеленый огурец
Большой-большой хитрец:
Сидит себе на грядке,
С людьми играет в прятки,

.