Математикадан уеннар
материал по математике на тему

Тимерова Венера Флусовна

Катнаш төркем балалары өчен математик уеннар

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matemmatikadan_uennar.docx20.57 КБ

Предварительный просмотр:

Бизәк  төшер”

(II кечкенәләр төркеме)

Максат: Балаларны түгәрәк яки квадрат формага бизәк төшерергә өйрәтү; геометрик формалар (түгәрәк, квадрат, өчпочмак) турында белемнәрен ныгыту. Композицион сәләтне үстерү.

Җиһазлау: кечкенә төрле төстәге геометрик фигуралар җыелмасы: түгәрәкләр, өчпочмаклар, квадратлар; зур картон түгәрәк һәм дүртпочмак .

Уенның барышы:  Зур түгәрәк яки дүртпочмаклы картонга төрле төстәге геометрик фигуралардан бизәкләр төшерәләр. Фигураларны почмакларга, уртага һәм кырыйларга, төсләрне һәм формаларны чиратлаштырып урнаштыралар.

“Геометрик мозаика”

(уртанчылар төркеме)

Максат: хәтер,уйлап табу һәм пространствода кабул итүне үстерү,геометрик фигураларны,төсләрне белүне ныгыту.

Җиһазлау: уен кыры (квадрат формадагы шакмаклар ясалган кәгазь картон),төрле төстәге геометрик фигуралар салынган ике тартмачык,кәгазь бите.

Искәрмә: уен кырында шакмаклар,геометрик фигуралар никадәр күп булса,уен катлаулана төшә. Бер төстәге бертөрле геометрик фигура ике тапкыр кабатланырга тиеш түгел.

Уенны тасвирлау: уенда ике бала катнаша, һәр бала алдында бер уен  кыры, геометрик фигуралар салынган бер тартмачык.Уенны башлаучы бала үзенең уен кырындагы өч шакмакка өч геометрик фигура куя.Мәсәлән, бер сары өчпочмак, кызыл түгәрәк, яшел квадрат. Икенче уенчы,кайда нинди фигура куелганын хәтерләп калып,үзенең фигураларын уен кырында да шундый ук тәртиптә урнаштырырга тиеш.Бу вакытта беренче уенчы үзенең уен кырын кәгазь бите белән  каплап тора.

“Күңелле логика”

(уртанчылар, зурлар төркемнәре)

Максат: Балаларның логик фикерләү  сәләтләрен үстерү. Пространствода ориентлашу күнекмәләрен  камилләштерү. Предметны өлешләргә бүлү сәләтен формалаштыру.

Җиһазлау: Ике өлешкә бүленгән карточкалар, аларның беренче өлешендә геометрик фигуралардан торган предмет ясалган, икенче өлешендә шул предметның  детальләре. Карточкалар пазл ачкычлары ярдәмендә бер - берсенә беркетелә.

Уен барышы:

I вариант.  

Предметлар  белән танышу. Предметлар  ясалган карточкалар сүрәте белән өскә каратып өстәл уртасына куела. Алып баручы теләсә кайсы рәсемне ала һәм уйнаучыларга күрсәтә. Шуннан соң ул рәсемдәге предметның нәрсә һәм ни өчен кирәк икәне турында балаларга сөйләргә куша. Алып баручы балаларның игътибарын  предметның төп өлешенә һәм вак детальләренә юнәлтә.Балалар төгәл җавап бирергә тиеш. Җиңүче булып иң төгәл һәм тулы җавап биргән бала санала.

II вариант.

Парын тап. Каточкаларның вак детальләр ясалган  өлеше  сүрәтләре белән өскә каратып өстәл уртасына куела. Алып баручы уйнаучыларга бер тигез өлештә предметлар ясалган карточкаларны тарата.Уйнаучылар алып баручы сигналы буенча карточкаларның парларын табарга тиеш булалар. Җиңүче булып бөтен карточкаларны да беренче булып парлаштыручы санала.

“Бу кайчак була?”

(зурлар төркеме өчен)

Максат:  балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү; ел фасылларына хас үзенчәлекләр турындагы белемнәрен ныгыту; игътибарлылык, чыдамлылык, уйлап таба белүчәнлек тәрбияләү.

Уен барышы:  Балалар өстәл әйләнәсендә утыралар. Тәрбияче кулында төрле ел фасыллары сүрәтләнгән  рәсемнәр. Мәсәлән, яз пейзажы, яз көне бакчадагы эшләр, умырзаялар, урман җәнлекләренең уянуы сүрәтләнгән рәсемнәр булырга мөмкин. Тәрбияче балаларга уен кагыйдәләрен аңлата.

- Балалар, минем кулымда күп рәсемнәр бар. Мин сезгә аларны күрсәтмим. Аларны өләшкәндә, сез дә күрсәтмәгез. Хәзер мин сезгә төрле табышмаклар, шигырьләр укыйм , игътибар белән тыңлап торыгыз, кайсы ел фасылы турында алар. Кемнең рәсеме туры килә укылган  шигырьләргә, шул үзенең рәсеме турында сөйли (балалар үз рәсемнәре турында сөйләп бетергәнче, уен дәвам итә). Тәрбияче шигырьләр, табышмаклар укый. Мәсәлән,

                ЯЗ.              Җәй.

Яз килә кояш яңагын        Җәй килә күкрәү җырында,

Кайнарлап, аллапдырып.        Яшен тамчыларында.

Кояш төсле тузганакның        Чәчәк таҗындагы чыкның

Чәчәген балландырып.         Бәллүр тамчыларында.

        

                Көз.        Кыш.

Алтын көз килә утырып                                  Кыш килә җил куенында,

Уңыш канатларына.                                         Ак йолдызларын сибеп.

Яшьле күзен сөртә-сөртә                                 Көмеш кыңгыраулар таккан

Күксел болытларына.                                       Акбуз атларын җигеп.

“Үзеңнең өеңне тап”

(зурлар төркеме өчен)

Максат: 5 эчендәге саннар төзелеше белән таныштыруны дәвам итү, аерым берәмлекләрдән торган төзелешен ныгыту: хәтер, игътибар,фикерләү сәләтләрен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади мөмкинлекләрен үстерү.

Уенның барышы: Уйнаучыларның саны чикләнмәгән. Бүлмәнең төрле урыннарында цифралар белән күрсәтелгән 5 санының комбинацияләре эленеп тора. Балаларда әйберләрнең төрле күләме төшерелгән  значоклар, урындыкларда – цифралар. Балалар музыка астында бииләр. Музыка туктагач, урындыклардан барып үзләренә тиешенчә цифралар алалар һәм таблицалар янында, үз цифраларын күрсәтеп, комбинацияләр төзиләр.

 “Кайда яши?”

(зурлар төркеме)

Максат: Ас, өс, ал, арт, ян сүзләрен дөрес куллануны ныгыту.

Җиһазлау: Катыргыдан яисә фанерадан ясалган өй макеты, йорт хайваннары һәм кошлар рәсемнәре ясалган 10 тәрәзә (3 рәттә өчәр, берсе чардакта).

Уен барышы:

- Балалар,хайваннар һәм кошлар бергәләп өй салганнар икән. Бу өйдә алар барысы да дус яшиләр. Һәркемнең үз бүлмәсе, бүлмәнең үз тәрәзәсе бар. Әйдәгез, без алар белән танышыйк әле (исемнәрен әйтеп чыгалар). Ә хәзер кайсының кайда яшәгәнен ачыкларбыз.

Башта сораулар түбәндәгечә бирелә:

- Иң өстә нинди хайван (кош) яши?

- Сыердан өстә нинди хайван (кош) яши?

- Кәҗәдән аста? Куянның уң ягында? Эт белән кәҗә янында? Һ.б.

Аннары тәрбияче кайсы хайванның (кошның) кайда яшәгәнен сорый, балалар тулы җөмлә белән җавап бирәләр:

- Эт песинең сул ягында, сарыктан аста, сыердан өстә яши.

Искәрмә. Өй макетында рәсемнәр арткы яктан махсус ясалган тәрәзәләргә куела. Кирәк булганда, аларның урыннарын алыштырырга мөмкин, шулай ук кыргый җәнлекләр рәсемнәрен куярга да була.

Дидактик уен: «Ел әйләнәсе».

(зурлар төркеме)

I вариант.  Максат: вакыт категориясе турында, ел сезоннары цикллары, айларның бер – бер артлы килүләре турында кузаллау формалаштыру.

Материал: фанерадан ясалган зур түгәрәк ,4 секторга буленгән. Секторларда ел фасылларының үзенчәлекле билгеләрен чагылдыручы рәсемнәр. hәрбер сектор үз чиратында 3 кисәккә (айларга) бүленгән. Бер ел фасылының айлары бер төстә, мәсәлән, жәй айлары алсу – кызыл төстә, ә кыш айлары заңгәр тәстә булырга мөмкин.

Уен барышы: балага аерым өлешләрдән түгәрәк ясарга тәкъдим ителә. Ел вакытына караган айлар дөрес тәртиптә тезелергә тиеш. Биремне катлауландырырга

«Суалчаннар»

(уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен)

Максат: 1.Балаларны 1дән 10 га кадәр саннар белән таныштыру, аларны истә калдыру.

2.Уңайга һәм кирегә санарга өйрәтү; игътибарлылыкны, истә калдыруны, логик фикерләү сәләтен үстерү.

3. Башлаган эшне (уенны) ахырына кадәр җиткерүгә булышлык күрсәтү; дуслык, тату уйнау хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: 1, 2, 3, …, 10 саннар карточкалар җыелмасы – 2 комплект, суалчаннар сүрәте – 2 данә, конверт – 2 данә, тартма – 1 данә.

Уенның барышы: Уенда бер юлы 1-2 бала катнаша ала. Алар алып баручының биремнәрен башкаралар:

  1. «Суалчаннарга саннар белән карточкаларны дөрес итеп тезегез. Бер суалчанга уңайга санау тәртибендә, икенче суалчанга кирегә санау тәртибендә саннарны тезергә».
  2. «Буш урыннарга дөрес сан куегыз».
  3. «Суалчаннарга саннар тезелгән, ләкин дөрес түгел. Хаталарны төзәтегез».

«Бакчачылар»

(уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен)

Максат: Балаларны пространствода ориентирлашуны өйрәтү, «өстендә», «астында», «өстә», «аста», «сул якта», «ул якта» төшенчәләрен камилләштерү; җиләк-җимеш, яшелчәләр исемнәрен, геометрик фигураларны истә калдыруга булышлык күрсәтү; күзаллауны, игътибарлылыкны, истә калдыру күнекмәләрен үстерү; сүз байлыгын артыру; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: «Түтәлләр» (кара карточка) – 4 данә, җиләк-җимеш карточкалар җыелмасы, яшелчәләр карточкалар җыелмасы, геометрик фигуралар җыелмасы, конверт – 4 данә, тартма – 1 данә.

Уенның барышы: Уенда  бер юлы 1-4 бала катнаша ала. Алар алып баручының биремнәрен башкаралар. Мәсәлән: «Түтәлләргә чәчәк орлыклары (геометрик фигуралар) чәчәбез. Бөтен чәчәкләрнең орлыклары төрле. Аларны мин әйткәнчә түтәлләргә «утыртыгыз». Өчпочмакны өскә сул якка, аның астына шакмакны, …». Шулай ук түтәлләргә җиләк-җимешләрне һәм яшелчәләрне «утыртабыз».


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

математикадан йомгаклау занятиесе

Зурлар төркемендә микъдәр һәм саннар тәртибен, геометрик фигураларны ныгыту....

Зурлар төркемендә математикадан дәрес конспекты "Квадрат һәм турыпочмак белән танышу"

Конспект занятия в старшей группе по математике "Знкаомство с квадратом и прямоугольником"Программа эчтәлеге:Квадрат белән турыпочмакны чагыштыру.Фигураларны танырга һәм аерырабелергә  өйрәтү.Өск...

Математикадан проект

Геометрик фигуралар белән танышу...

Математикадан дидактик уеннар

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен математикадан дидактик уеннар...

Математикадан дидактик уеннар

Зурлар төркеме өчен дидактик уеннар...

Математикадан ББЭ КОНСПЕКТЫ: “АЮ БАЛАСЫНЫҢ ТУГАН КӨНЕ”

Уртанчы төркем өчен математикадан уку елы азагында үткәрелә торган шөгыль конспекты...

Уртанчылар Һәм кечкенәләр катнаш төркемендә математикадан белем бирү эшчәнлеге.

Уртанчылар Һәм кечкенәләр катнаш төркемендә математикадан  белем бирү эшчәнлеге....