Математикадан ББЭ КОНСПЕКТЫ: “АЮ БАЛАСЫНЫҢ ТУГАН КӨНЕ”
план-конспект занятия по математике (средняя группа) на тему

Бариева Ляйсан Раисовна

Уртанчы төркем өчен математикадан уку елы азагында үткәрелә торган шөгыль конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Математикадан конспект23.98 КБ

Предварительный просмотр:

                    ББЭ КОНСПЕКТЫ: “АЮ БАЛАСЫНЫҢ ТУГАН КӨНЕ”

                                      Бариева Ләйсән Рәис кызы,

               “Алсу” исемендәге 2 нче балаларны танып-белү-сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомуми-үстерешле балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.

Төркем : уртанчылар төркеме (4-5 яшьлекләр)

Бурычлар:

  • үстерү: балаларның логик фикерләүләүләрен, математик күзаллауларын игътибарлыкларын, хәтерләрен, сөйләм телләрен  үстерү.
  • тәрбия: ярдәм итәсе килү теләге тәрбияләү, математика фәненә кызыксыну уяту.
  • белем бирү: предметларны озынлыклары, киңлекләре буенча чагыштыру, геометрик фигураларны танып, дөрес әйтә белү, 1-5 кә кадәр цифрларны танып, тәртип буенча һәм кирегә саный белү,  һәр санны санала торган төркемдәге бер предмет белән бәйләү,  ике ысул белән тигез булмаган төркемнәрне тигезләү, ”ничә”, “ничәнче” дигән сорауларга дөрес җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

  • предметларны зурлыкның ике билгесе буенча (озынлыгы, киңлеге) чагыштыралар,  предметларны билгеле бер эзлеклелектә — зурлык кими яки үсә бару тәртибендә урнаштыралар.
  • 5-кә кадәр тәртп буенча һәм кирегә атыйлар, һәр санны санала торган төркемдәге бер предмет белән бәйлиләр.
  • геометрик фигураларны таныйлар, төзелешләре буенча аера беләләр.
  • сөйләмдә “ничә”, “ничәнче”, “шулкадәр”, “бертигез” төшенчәләрен дөрес кулланалар .
  • балаларның логик фикерләүләре, математик күзаллаулары үсә.
  • бер–берсенә игътибарлыклары арта.

Балалар эшчәнлегенең төрләре: танып белү эзләнү эшчәнлеге, уеннар, коммуникатив.

Индивидуаль эш: 1-5 кадәр цифрланы дөрес атауга (Азамат, Алия),  һәр санны санала торган төркемдәге бер предмет белән бәйләүгә (Элина, Кәрим) игътибар бирү.

Сүзлек эше: чынаяк,

УМК: сүзле уен ”Исәнләшү”, психологик җайлашу , хәрәкәле уен “Парлашу” (тат. халык көенә)

Алдан үткәрелгән эш: “Исәнләшү”, психологик җайлашу өчен бирелгән шигырьләрне ятлау.

Җиһазлау: проектор, мольберт, геомерик фигуралар төшкән яшел, чәчәкләр төшкән зәңгәр  тасма юл, 1-5 цифрлар, таратма санау материаллары, “Сихерле тартма”, геометрик фигуралар: куб, цилиндр, шар, 5 уенчык чынаяк, кашык, торт рәсеме, төрле озынлыктагы ясалма шәмнәр, татар халык көе аудиоязмасы, ой макеты, агачлар макеты, аю костюмы.

                                     БЕЛЕМ БИРҮ ЭШЧӘНЛЕГЕНЕҢ ТӨЗЕЛЕШЕ:

Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру моменты.

 Сүзле уен “ Исәнләшү”

 Психологик җайлашу.

Төп өлеш.

2.1. Дидактик уен  “Геометрик юл”

2.2. Дидактик уен  “Саный бел”

2.3 ИКТ уен  “Саннар чылбыры”

2.4 Дидактик уен  “Кунаклар белән танышу”

 Ял минуты .Хәрәкәтле уен “ Парлашу”

2.5. Дидактик уен  “Табын әзерләү”

2.6.Дидактик уен  “Тортны шәмнәр белән бизәү”

2.7.Дидактик уен  “Сихерле тартма”.

2.8 Аю баласына бүләк ясау.

3. Йомгаклау.

    3.1 Аю баласы белән хушлашу.

    3.2 Үзбәя.

ББЭ БАРЫШЫ:

1.  Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру моменты.

1.1 Сүзле уен “Исәнләшү”

- Исәнмесез, исәнмесез! Хэерле иртә!

- Кәефләрегез ничек?

- Кояшлы иртә кебек.

Дуслар белән уйнап-көлеп

 Зур үсәргә дип без килдек.

1.2 Психологик җайлашу:

 Бергәләшеп без басыйк,

 Бик зур түгәрәк ясыйк

 Кояшның җылы нурыннан

 Йөрәкләргә көч алыйк.

 Татулашыйк, дуслашыйк

 Шөгылебезне башлыйк.

Төп өлеш.

Тәрбияче: - Балалар, бүген иртән миңа Аю баласы шалтыратты. Аның шушы көннәрдә туган көне икән. Туган көненә кунаклар чакырган.ләкин ул бик борчыла, бәйрәм өстәлен әзерләгәндә буталырмын ди. Чөнки ул ботенләй саный  белми икән. Сезнең ярдәм итүегезне бик үтенеп сорады. Балалар, бәлки Аю баласы янына барып аңа бәйрәм өстәлен әзерләшергә булышырбыз, санарга да өйрәтеп кайтырбыз?

Дидактик уен “Геометрик юл”

Балалар, эйтегез әле Аю баласы кайда яши? (урманда).

Без сезнең белән хәзер урманга, Аю баласы яшәгән өйгә юл тотарбыз. Аю өенә ике юл белән барырга була, беренче юл кыска , икенчесе озын. Безгә тизрәк барып җитәр өчен кыска юлны табарга кирәк.

Юллар нәрсәсе белән аерыла? (төсләре, киңлекләре)

Кайсы юлдан тизрәк барып җитәрбез? (яшел юлдан)

Ни очен ? (кыскарак)

Яшел юлга нәрсәләр ясалган? (геометрик фигуралар).

Балалар, әйдәгез Аю баласының өенә юл тотыйк, ләкин барганда нинди фигура очырый исемнәрен әйтеп барабыз.(түгәрәк, квадрат, өчпочмак.....)

2.2 Дидактик уен “Саный бел”

Өй макеты яныннан Аю баласы чыга:

Исәнмесез, балалар, мин сезнең килгәнегезне бик көттем.

Балалар һәм тәрбияче: - Исәнме аюкай! Без балалар белән сиңа ярдәм итәргә килдек.

Эйт әле аюкай сиңа ничә яшь тула?

Аю баласы: - Белмим шул, былтыр 4 яшь тулган иде, ә быел 7 яки 6 яшь туладыр?

Тәрбияче:- Бал-р, әйтегез әле, былтыр 4 яшь булгач, быел Аю баласына ничә яшь тула? (5)

Бал-р, аюга 10 кадәр санап күрсәтик әле,ә син аюкай безнең балаларның санаганын тыңлап тор һәм исеңдә калдыр. (күмәк санау)

5-1 гә кирегә санап күрсәтегез.(1-3 бала индивидуаль саныйлар).

2.3 ИКТ уен “Саннар чылбыры”.(Экранда, бал-р урындыкка утыра)

- Бал-р, әйдәгез әле Аю баласын цифрлар белән дә таныштырыйк. Сихерле экраннарга карыйбыз.

- Аю баласы цифрлар төшкән төймәләрне тезгәндә  кайберләрен югалткан. Шул цифрлар төшкән төймәләрне  табырга булышыйк. (Экранда тәртип буенча тезелгән 1-5 цифрлары тошкән төймәләр чылбыры. 1 2 3.....5, 1...3, 4, 5, һ.б. ).

(балалар аеры- аерым җавап бирәләр).

Аю баласының цифрлар исендә калсын өчен, 1-5 цифрларын тәртип буенча тезеп күрсәтәтегез әле? (1 бала мальбертта тезә)

Шушы цифрлар астына туры килгән предметлар төшкән карточкаларны куеп чыгыгыз. (5 карточка, биш бала берәм-берәм чыгып куя)

2.4.Дидактик уен “Кунаклар белән танышу”. (экранда, балалар экран янына киләләр)

Аю баласы: - Мин бәйрәм өстәлен әзерли башлаган идем, ничә чынаяк, ничә кашык куярга белмим,ярдәм итегеә зинхар.

Тәрбияче: - Бал-р, өстәлне әзерли башлаганчы, нәрсә белергә кирәк? (ничә кунак киләсен)

Аю баласына туган көнгә киләсе кунаклар үзләренең фотосурәтләрен җибәргәннәр.Сихерле экраннарга карыйк.

Кемнәр кунакка килә? (бака, куян, төлке , бүре)

Кем беренче килә?

Кем иң согы килә?

Куян ничәнче килә?

Иң озыны кем?

Иң кыска кунак кем?

Димәк, бәйрәм өстәленә ,Аю баласы белән бергә ничә кунак утырачак?

Ял минуты. Хәрәкәтле уен “Парлашу”. Балалар түгәрәк буйлап татар халык көенә биеп йөриләр. Көй туктый, тәрбияче нинди цифр күтәргән карточка күтәрә шулкадәр бала берләшеп баса. (икешәрләп , өчәрләп, берешәрләп)  

      2.5. Дидактик уен “ Табын әзерләү”. (бал-р өстәл артында, бер бала уртада эшли)

-Бал-р без ничә җәнлеккә өстәл әзерлибез?

- Димәк, ничә чынаяк тезәбез?

- Шулкадәр  кашык тезегез. Ничә кашык кудыгыз? Ни өчен?

-Ничә чынаяк тездегез? Ничә кашык? Аларның саны турында нәрсә әйткргә була? (бертигез).

- Туган көненә Аю баласы тәмле кәнфитләр алган. Барлык кунакларга җитә микән әйдәгез тикшерик эле

-  Яшел кәнфитләр ничә, тезегез әле? (4)

- Кунакларга җитәрме?  Ничә җитми? (1)

(Мольберт янында эш)

- Ничә сары кәнфит алган? (6)

- Бал-р сары кәнфитләр саны турында нәрсә әйтергә була? (артык)

- Ничә кәнфетне алып куярга кирәк? (1)

2.6 Дидактик уен ”Тортны шәмнәр белән бизәү” (Мольберт артында эш, бал-р урындыкка утыралар)

-  Балалар, әйтегез әле, туган көн нинди тәмле ризыксыз үтми? (экранда торт рәсеме кхрсәтелә)

- Аю баласының әнисе дә аңа тәмле торт пешергән (мольбертка торт макеты куела), ләкин шәмнәрен Аю баласына тезергә кушкан. Торттагы шәмнәр нәрсәне аңлата микән кем белә?( ничә яшь тулганны).

- Аю баласының тортына ничә шәм куярбыз? Ни өчен?

- Шәмнәр төрле озынлыкта. Аларны иң кечкенәсеннән башлап зурая бару тәртибендә, иң озынына кадәр куярга кирәк. (бал-р бер-бер артлы тезәләр).

2.7. Дидактик уен “Сихерле тартма”.

Аю баласы: - Мина әбием бик ерактан тартмага салып бүләк җибәргән. Ләкин ул сихерлде тартма, тартма эчендәге предметларны карамыйча тотып карап кына белергә була. Шул очракта гына ул тартма ачыла. Минем ул тартманы бик ачасым килә, ләкин нәрсәләр бар икәнен белмим. Ярдәм итегез,зинхар.

(4 бала бер-бер артлы чыгып “Сихерле тартма”дагы геометрик фигуралар: шар, куб, цилиндр, конусны танып әйтәләр)

2.8 Аю баласына бүләк ясау.( 2 группага бүленеп,күмәк рәсем ясау- шар бизәү)

Йомгаклау.

Аю баласы: - Бал-р, бик зур рәхмәт сезгә, миңа булышканыгыз өчен, санарга, цифлар, геометрик фигуралар өйрәттегез.

- Ә хәзер минем сезгә булышасым килә. Сезгә үземнең сихерле келәм- самолетымны бирәм. Сез аңа утырып тиз генә үзегезнең төркем бүлмәсенә кайтырсыз. Әгәр дә мине сагынсагыз, минем белән уйнасыгыз килсә, шушы келәм-самолетка утырыгыз да, ул сезне минем янга урманга алып килер.Күзләрегеәне йомыгыз, эчтән генә 10 кадәр русча санагыз)

- Сау булыгыз балалар!!!!

3.2. Үзбәя.

- Балалар, күзләрне ачтык, менә ничек тиз генә төркем бүлмәсенә дә кайтып җиттек.

- Искә төшереп үтик эле, без бүген кайда булдык?

- Нәрсәләр эшләдек?

- Сезгә бүгенге эшчәнлегебездә нәрсәләр ошады?

 Кулланылган әдәбият

Туганнан алып мәктәпкәчә:  мәктәпкәчә төп белем бирү программасы / Н.Е. Веракса, Т.С.Комарова, М.А.Васильева редакциясендә.-Казан, 2016ел.

Математикага өйрәнәбез:методик кулланма / З.Г.Шәрәфетдинова, И.Җ. Хабибуллина, Ф.В.Хәзрәтова.- Казан,2013ел.

Балачак аланы: хрестоматия / К.В.Закирова.- 2011ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зурлар төркемендә математикадан дәрес конспекты "Квадрат һәм турыпочмак белән танышу"

Конспект занятия в старшей группе по математике "Знкаомство с квадратом и прямоугольником"Программа эчтәлеге:Квадрат белән турыпочмакны чагыштыру.Фигураларны танырга һәм аерырабелергә  өйрәтү.Өск...

Математикадан эшчәнлек барышы конспекты

Катнаш төркемдә "Әкияттә кунакта" темасына математикадан шөгыль.Шөгыльнең максаты: Балаларда математик күзаллауны ныгыту һәм системалаштыру....

Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән математикадан йомгаклау шөгыленеӊ конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән математикадан йомгаклау шөгыленеӊ конспекты Максат:      Балаларныӊ белемнәрен тикшерү, 1–10-га кадәр тәртип буенча санау hәм...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...

Конспект на тему "Туган жирем - Татарстан"

Занятие на тему "Лекарственные травы родного края"...

Икенче кечкенәләр төркемендә кисеп - ябыштыру буенча шөгыль конспекты. Тема : Төлке баласына открытка

Максат: Балаларның төрле зурлыктагы һәм төстәге түгәрәкләрне ябыштыру күнекмәләрен ныгыту. Уртак эштән позитив эмоцияләр уяту....