Фәнни-методик эшчәнлек

Шайхутдинова Румия Рахимзяновна
Дистанцион укыту үзенчәлекләре

      Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәреш сорый. Мөгаллимнәр алдында үтә дә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, туган телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, укучыларда телебезне өйрәнүгә кызыксыну уяту зарур. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә. ФДББС шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның эшчәнлеген активлаштыруга, хезмәттәшлеккә нигезләнгән педагогик технологияләр куллану планлаштырылган нәтиҗәгә китерә. Мәсәлән: информацион, шәхескә юнәлтелгән, коммуникатив, уен, проблемалы укыту, иҗади үсеш, критик фикерләүне үстерү, проект технологияләре.

      Хәзерге вакытта татар теле укытучыларының төп проблемасы – дистанцион укыту өчен татар теленнән әзер материалларның булмавы.

Төрле платформалар кулланган укытучылар бар, алар һәрберсе күбрәк үз дәресләре өчен материал әзерли. Һәрберсе ничек булдыра, мәсьәләне шулай хәл итә. Кемдер WhatsApp аша, кемдер ВКонтакте аша, алдынгырак укытучылар Google Classrom аша укыта.

Google Classroom кебек ресурсларда да укытучылар күп әйбер эшли ала. Һәр укытучы шунда берничә материалы белән уртаклашса, инде шактый яхшы эчтәлек җыеп була. Мин  әлеге ресурсны дистанцион укыту өчен кулланам. " Шунда балаларга бирем куям, алар аны күрәләр дә, бирелгән алгоритм нигезендә бирем үтиләр. Шуннан соң укучылар өй эшләрен, биремнәрен фотога төшереп, шул ук Google Classroomга салалар, бик җайлы. Яндекс. Учебник та кызыклы ресурс булып күренә".

"Әйдә! Online" проекты да укытучыларга бик ярдәм итә . "Күп укытучы хәзер "Әйдә! Online" проектыннан файдалана, материалларны шуннан алалар. Татарстанда 60-70% укучы урыс телле төркемдә укый, бу проектта аларга туры килгән материаллар бар, программага да туры килә».

Татар телен дистанцион ничек укытып була?

Электрон белем чыганаклар уку-укыту системасының аерылгысыз бер тармагы. Болар: «Тукай дөньясы» сайты, еdu-tatar.ru, «Электрон китапханә», «Татар иле», «Татар телле заман» сериясе, «АНА ТЕЛЕ» онлайн-мәктәбе, «Татармультфильм» берләшмәсе, укытучыларның шәхси сайтлары.

  1. "Ана теле" сайты. 2013 елдан бирле эшләп килгән, Татарстан хөкүмәте финанслаган бу портал телне үзлектән өйрәнү мөмкинлеген бирә. Укытучылар аны дистанцион рәвештә бирем бирү өчен куллана ала. Проектның өстенлекле ягы – аның видео һәм аудио материалына бай булуы, җитешсезлекләр ягыннан – контент күбрәк олыларга юнәлгән, аерым темалар мәктәп укучыларына актуаль булмаска мөмкин.
  2. "Сәлам" дәреслеге сайты. Урыс телле укучыларга юнәлгән, заманча укыту алымнары кулланылган дәреслек, 2016 елдан гамәлгә куелган. Сайтта 1-4нче сыйныф материаллары гына урнашкан, аларга аудиолар, видеолар, интерактив биремнәр тәкъдим ителә. Урта һәм югары мәктәп өчен биремнәр әлегә юк. Сайт урыс телле укучыларга гына юнәлгән.​
  3. TATARSCHOOL порталы. Татармультфильм оешмасы әзерләгән дәреслекләргә мультимедиа кушымтасы. Башлангыч сыйныф татар телле укучыларга интерактив биремнәр, аудиолы текстлар тәкъдим ителә. Соңгы елларда яңартылмый.
  4. "Татар иле" энциклопедиясе сайты. Укучыларга файдалы мәкаләләр җыентыгын тәкъдим итә. Сайтта әдәби уку хрестоматияләре дә урнашкан.
  5. Әйдә! Online проекты. Азатлык радиосы татар телен өйрәнүчеләр өчен алып барган ресурс. Татар телен онлайн өйрәнү курслары, аудиолар, видеолар, кызыклы тестлар, аудиолы һәм биремле әдәби әсәрләр кебек контент тупланган.

       Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сөйләм эшчәнлеген формалаштыру, телгә өйрәтү зарури. Моның өчен сүзләр, диалоглар, текстлар укытучы яки диктор укуында тыңланыла. Эш барышында әйтеп карау һәм чагыштыру укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен ныгыта. Тәкъдим ителә торган эш төрләре: текстка сорау кую, исем уйлау, текстны дәвам итү. Дәрестә укытучы укучы белән видеоэлемтә , аудиоэлемтәгә керә ала, шул ук вакытта укучылар мөстәкыйль эшли.

Уен технологиясе дәреснең төрле этабында кулланыла ала. Исемнәрнең килеш категориясенә туры килгән уенны карап китик. Бу уенда эзлекле рәвештә 6 укучы катнаша. Аны WhatsApp аша я язып, я аудиоязма ясарга була.  Һәр укучы алдагы укучының җөмләсен кабатлап, үз җөмләсен өстәп әйтеп бара. Мәсәлән: ямьле яз җитә. Язның кояшы якты. Мин язга сокланып карыйм. Бөтен кеше язны ярата. Яздан соң җәй башлана. Язда яхшы кәеф.

Бу уен, беренчедән, иҗади фикерләү сәләтен, икенчедән, танып-белүне таләп итә.

   Сезгә «Тематик алфавит» алымын тәкъдим итәм. Бу алым билгеле бер бүлекне йомгаклаганда отышлы. Мәсәлән, морфология бүлегендәге мисалга тукталып узыйк. Таблицаның һәр шакмагына хәрефләр куела. Укучы бирелгән темага шул хәрефкә башланган сүз, сүзтезмә, терминнарны яза, әсәрләр геройларын да кулланырга мөмкин. Бу алым аркылы укучыларның зиһене, хәтере ныгый, уйлау сәләтләре эшкә җигелә.

Алда әйтелгәннәргә нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерүгә булышлык итә торган технологияләр шактый.

Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу. Шул ук вакытта аларның бер-берсе белән ярашырга тиешлеген дә онытмау зарур.

  1. WhatsApp
  2. еdu-tatar.ru
  3. ВКонтакте
  4. Google Classrom

Скачать:

Предварительный просмотр:

атар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа педагогик технологияләр

18.12.2017Мәгариф  35

Гөлназ ӘХТӘМОВА,

Казан шәһәре 175 нче урта мәктәбенең беренче квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәреш сорый. Мөгаллимнәр алдында үтә дә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, туган телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, укучыларда телебезне өйрәнүгә кызыксыну уяту зарур. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә. ФДББС шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның эшчәнлеген активлаштыруга, хезмәттәшлеккә нигезләнгән педагогик технологияләр куллану планлаштырылган нәтиҗәгә китерә. Мәсәлән: информацион, шәхескә юнәлтелгән, коммуникатив, уен, проблемалы укыту, иҗади үсеш, критик фикерләүне үстерү, проект технологияләре.

Заман мәктәбен информацион технологияләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Алар нигезендә укучыларның укуга кызыксынуы арта, дәрестә эш формалары төрлеләнә, тиз арада белем һәм күнекмәләрен тикшереп алу мөмкинлеге туа, барлык укучыларның да эшчәнлеген контрольдә тоту, укучыларны эзләнергә мәҗбүр итә.

Электрон белем чыганаклар уку-укыту системасының аерылгысыз бер тармагы. Болар: «Тукай дөньясы» сайты, еdu-tatar.ru, «Электрон китапханә», «Татар иле», «Татар телле заман» сериясе, «АНА ТЕЛЕ» онлайн-мәктәбе, «Татармультфильм» берләшмәсе, укытучыларның шәхси сайтлары.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сөйләм эшчәнлеген формалаштыруга, телгә өйрәтүгә лингафон кабинеты әһәмиятле роль уйный. Лингафон кабинетында сүзләр, диалоглар, текстлар диктор укуында тыңланыла. Эш барышында әйтеп карау һәм чагыштыру укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен ныгыта. Тәкъдим ителә торган эш төрләре: текстка сорау кую, исем уйлау, текстны дәвам итү. Дәрестә укытучы укучы белән элемтәгә керә ала, шул ук вакытта укучылар үзара парларда һәм төркемнәрдә эшли. Диалог һәм монологлар яздыру, төрле типтагы тестлар һәм контроль эшләр – Бердәм дәүләт республика тестына әзерләнүгә зур ярдәмлек.

Татар телен ана теле буларак өйрәтүнең сыйфатын яхшыртуда шәхескә юнәлтелгән технология зур әһәмияткә ия. Аларның асылы – укучы шәхесенә хөрмәт белән карау, аның иреген чикләмәү. Шәхескә юнәлтелгән технологиянең төп принциплары – ул укучының уйлау сәләтен үстерү һәм иҗат итү. Әдәбият дәресләрендә нинди генә әсәр укырга туры килмәсен, укучы әсәрне үзе аша үткәреп тоемлый. Уйлау фикерләү сәләтен үстерү максатыннан, әсәрне дәвам итү кебек эш алымы бик отышлы. Мәсәлән: Флүс Латыйфи «Аяклы каза» хикәясен анализлаганнан соң, сез әсәрне ничек язып бетерер идегез дигән тәкъдим ясала. Җаваплар төрле, ләкин һәр укучының варианты кызык. Фикерләр төрлелегеннән укучыларда кызыксыну, иҗатка тартылу хисе өстенлек итә. Һәр укучы үз вариантын тәкъдим итеп, сыйныфташлары белән уртаклашасы килү – матур әдәбиятны укуга төпле адым.

Коммуникатив технология, ягъни аралашуга өйрәтү технологиясе. Күнегүләр системасы аралашуга корылган. «Пресс» методы әдәбият дәресләрендә иң уңышлы методларның берсе дип саныйм. Ул әсәрне укыганнан соң кулланыла. Бу метод 4 этаптан тора. Ринат Мөхәммәдиевның «Күңел күзе» хикәясе нигезендә карап китик.

Үз фикереңне әйт. Мин хикәядәге Зөфәр абый күрә дип уйлыйм.

Фикереңне дәлиллә. Чөнки ул һәр эшнең үзенә күрә бер ямен, тәмен табып, җиренә җиткереп эшли.

Фикереңне расла. Мәсәлән, болындагы печәнне дә пөхтәләп тигез рәтләргә сала, гармунда өздереп уйный, тәрәзә йөзлекләрен, капкаларны бизәкләгән, алты-җиде төрле роза гөле дә үстерә.

Гомумиләштерү, нәтиҗә. Димәк, кешедә маңгай күзеннән тыш, күңел күзе белән тоя ала дигән нәтиҗәгә килә алабыз.

Бу алым, укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстереп, сөйләмгә этәрә.

Фаразлау алымы – ул булачак вакыйгага үз фаразларыңны белдерү .Сезнең алдыгызда әдәби әсәрләр исемлеге. Бирелгән әсәр атамасын ачыклау максатыннан: «Бу әсәр нәрсә турында булыр?» — дигән сорау куела.

«Ачкыч сүзләр» алымы да аралашуга нигезләнгән. Укытучы тактага тексттан алып 4-5 ачкыч сүз яза. Укучылардан бирелгән ачкыч сүзләр ярдәмендә хикәя төзетеп карау. Мәсәлән: Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» драмасына ачкыч сүзләр. Кулъяулык, егет, яучы карчык, револьвер.

Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясенә ачкыч сүзләр. Хәрәмләшү, колын, Сабантуй, ат чабышы. Укучыларның тәкъдим ителгән вариантлары чыганак текст белән чагыштырыла.

Уен технологиясе дәреснең төрле этабында кулланыла ала. Исемнәрнең килеш категориясенә туры килгән уенны карап китик. Бу уенда эзлекле рәвештә 6 укучы катнаша. Һәр укучы алдагы укучының җөмләсен кабатлап, үз җөмләсен өстәп әйтеп бара. Мәсәлән: ямьле яз җитә. Язның кояшы якты. Мин язга сокланып карыйм. Бөтен кеше язны ярата. Яздан соң җәй башлана. Язда яхшы кәеф.

Бу уен, беренчедән, иҗади фикерләү сәләтен, икенчедән, танып-белүне таләп итә.

Бүгенге көндә уен технологиясендә квест алымы бик популяр. Квест бүлмәләр шәһәр урамнарында, музейларда, төрле үзәкләрдә дә оештырыла. Ул – инглиз сүзе, маҗаралы уен, эзләнү, адымлап биремнәрне үтәү дигәнне аңлата. Адымнарда мондый биремнәр булырга мөмкин: дүрт рәсемнән бер сүз табу, ребус чишү, төшеп калган, яки артык сүзне билгеләү, хәрефләр җыелмасыннан сүзне табу һәм башкалар. Шулай ук, әдәбият, мәдәният өлкәләрендә тирән эз калдырган шәхесләр иҗаты буенча да квест алымын кулланырга була.

Проблемалы укыту технологиясенә тукталыйк. Мондый ситуация проблемалы сораулар ярдәмендә тудырыла.

Мәсәлән, Шәриф Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге» драмасына проблемалы сорау:

– Ана белән бала арасында нинди мөнәсәбәт була?

Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы буенча сорау:

– Чын табиб нинди булырга тиеш?

Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча:

– Бәхетле гаилә нинди була?

Иҗади үсеш технологиясе өч өлештән тора. Модельләр, схемалар белән эш итәргә даими өйрәткәндә, фәнни сөйләм кыскара, автоматлаша һәм фикергә әверелә. Бу технология нигезендә, тәлгәш, балык һәм башка алымнар куллану нәтиҗәле.

Критик фикерләү технологиясе проблемалы укыту методикасына нигезләнгән.«Блум сораулары», «Тукталыш ясап уку» алымнары, «Чуалган логик чылбыр», «Инсерт» алымнары отышлы.

Сезгә «Тематик алфавит» алымын тәкъдим итәм. Бу алым билгеле бер бүлекне йомгаклаганда отышлы. Мәсәлән, морфология бүлегендәге мисалга тукталып узыйк. Таблицаның һәр шакмагына хәрефләр куела. Укучы бирелгән темага шул хәрефкә башланган сүз, сүзтезмә, терминнарны яза, әсәрләр геройларын да кулланырга мөмкин. Бу алым аркылы укучыларның зиһене, хәтере ныгый, уйлау сәләтләре эшкә җигелә.

Алда әйтелгәннәргә нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерүгә булышлык итә торган технологияләр шактый.

Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу. Шул ук вакытта аларның бер-берсе белән ярашырга тиешлеген дә онытмау зарур.

Предварительный просмотр:

Развитие функциональной грамотности школьников в общеобразовательном учреждении

ФГ – способность человека вступать в отношения с внешней средой и максимально быстро адаптироваться и функционировать в ней

Президентом РФ Владимиром Путиным в указе от 7 мая 2018 года "О национальных целях и стратегических задачах развития Российской Федерации на период до 2024 года" поставлена задача войти в число 10 ведущих стран мира по качеству общего образования

PISA –  Международная программа по оценке образовательных достижений учащихся Основной вопрос: Обладают ли учащиеся 15-летнего возраста, получившие обязательное общее образование, знаниями и умениями, необходимыми им для полноценного функционирования в современном обществе? 

В PISA оцениваются такие навыки, как грамотность чтения, естественнонаучная грамотность, математическая грамотность и решение проблем (каждый цикл ориентирован на определенный вид грамотности, но в каждом цикле присутствуют задания всех видов)

Почему именно читательская грамотность признана центральным показателем успешности системыобразования?

-умение понимать использовать информацию, полученную из текстов, существенно влияет и на индивидуальные судьбы, и на благополучие страны

     -пятнадцатилетний ученик с  большей вероятностью окончит и продолжит образование, если обладает достаточно
высоким уровнем читательской грамотности

-уровень читательской грамотности в странелучшепредсказываетэкономическийрост, чемдругиеучебныедостижения [OECD, 2016].

Математическая грамотность – это способность человека мыслить математически, формулировать, применять и  интерпретировать математику для решения задач в разнообразных практических контекстах.

Она включает в себя понятия, процедуры и факты,  инструменты для описания, объяснения и предсказания явлений.

Она помогает людям понять роль математики в мире, высказывать хорошо обоснованные суждения и принимать решения, которые должны принимать конструктивные, активные и размышляющие граждане в 21 веке».

 Специальные задания, нацеленные на проверку умений, характеризующих естественнонаучную грамотность, но при этом должны основываться на ситуациях, которые можно назвать жизненными, реальными или просто интересными ребятам.

Задачи школы по развитию глобальных компетенций школьников:

  • Формировать у учащихся осознание и понимание глобальных социально-природных проблем, от решения которых зависит социальный прогресс человечества и сохранение цивилизации, понимание взаимосвязей между глобальными проблемами и локальными тенденциями
  • Развивать у школьников осознание и понимание межкультурных различий, формировать уважительное отношение к культурам и традициям народов мира, преодолевать различные стереотипы
  • Формировать коммуникативные компетенции школьников: умение вступать в межкультурное взаимодействие, (сотрудничество, кооперацию) в решении учебных задач и глобальных проблем, в том числе на иностранных языках
  • Обеспечить учащихся средствами доступа и анализа различных культур и глобальных проблем в том числе с применением цифровой информации и социальных медиа-платформ
  • Обеспечить возможность участия школьников в открытых межкультурных взаимодействиях.

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр: