Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре
Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар.
Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә
булса, әхлагы да шул рәвештә булыр.
“Тәрбиясе булмаган җирдә
гүзәл ашлык җитешмәгән кебек тиешле тәрбия бирелмәгәндә гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия – иң кирәкле бер эш булачактыр”
“Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”
Алтыннан бәһале , оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә, тәрбияле баладыр. Ата вә ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсендә олуг байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык вә ахирәттә йөзгә аклык китерер.
Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз.
Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.
Олуглык , игелеклелек вә гыйззәтлелек гыйлем һәм күркәм әхлак нәтиҗәседер.
Әдип вә галимнәре булмаган кавем бәхетсез, мәшһүр кемсәләрен оныткан халык көчсез, әдәбияты булмаган милләт рухсыз.
“... Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер...”
“Изге балалар күктән килмиләр, бәлки гаиләләр эчендә җитешәләр...”
«Гыйлем юлы – бик кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр. Шулай булса да, очы – бәхеткә, ахыры камиллеккә барып туктыйдыр»