Текст өстендә эшләү алымнары

Шайхутдинова Румия Рахимзяновна

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

“Идеяләр кәрзине” алымы.

Бу алым төшенчәләрне, фактларны тупларга һәм алар арасында бәйләнеш тудырырга ярдәм итә.

«Идеяләр кәрзине» алымы белән эшләү методикасы:

  • Дәреснең яки текстның темасы билгеләнелә.
  • Индивидуаль эш. Һәр укучы битләрдә яки дәфтәрендә бирелгән тема буенча белгәннәрен тезислап язып куя. Бу эшкә 1-2 минут вакыт бирелә.
  • парлы яки төркемдә эш. Укучылар 1-2 минут вакыт эчендә үз тезислары белән уртаклашалар. Монда укучылар иптәшләренең фикерләренә ихтирамлы булырга тиешләр.
  • Сыйныф белән эш. Бу этапта һәр төркем үз тема буенча үз фикерен җиткерә. Ләкин җаваплар кабатланырга тиеш түгелләр. Һәр җавапны укучы “идеяләр кәрзиненә” яза бара. “Кәрзингә” дәреснең темасына туры килгән барлык идеяләр, фактлар, терминнар һ.б. языла. Ләкин, язылган бер җөмлә дә, фикер дә тәнкыйтьләнми. Бу этапта барлык мәгълүмат җыела. Укытучының нихәтле ялгыш фикерләрне төзәтәсе килсә дә, төзәтми. Бу исә тәнкыйди фикерләү технологиясенең таләбе булып тора.
  • Кәрзингә салынган барлык идеяләр дәрес барышында, ягъни төшенү стадиясендә анализлана, тикшерелә. Хаталы яки ялгыш идеяләр кәрзиннән кире алына. Кәрзиндә бары тик дөрес идеяләр генә калырга тиеш.
  • Рефлексия этабында “Идеяләр кәрзиненә” игътибар итеп дәрес темасына нәтиҗә ясала.

         Диалогик сөйләмне үстерергә ярдәм итә. Бу алым аша укучылар беренчел мәгълүмат белән уртаклашалар, каршылыкны ачыклыйлар, үз карашларын иптәшләренең позицияләре, фикерләре белән чагыштыралар.



Предварительный просмотр:

http://abishevaalena.ru/wp-content/uploads/2017/02/%D0%B4%D0%B5%D1%80%D0%B5%D0%B2%D0%BE1.pngФаразлар агачы алымы

Алымның авторы америка галиме Дж. Белланс. Бу алым укучыларны төркемдә эшләргә; образлы фикерләүләрен, фантазияләрен үстерергә; факт белән фаразларны берләштерергә; перспектив уйларга өйрәтә.

Үткәрү методикасы:

  1. Тактада агач рәсеме ясала.

Агачның кәүсәсе – чишелеш сорый торган тема, проблема, реаль ситуация.

Агачның ботаклары —  тема яки проблемадан чыккан төрле фаразлар. Ботакларның саны чикләнми.

Агачның яфраклары – фаразларны дәлилләүче аргументлар.

Алымның дәрестә үткәрү мисаллары:

  • Әдәбият дәресләрендә текст укыганда.

Текст тулысынча укылып бетми. Агач ясалып куела. Ботакларына текстың ахырын күзалдына килгән вариантлары языла. Яфраклары булып текстан алынган фактлар, аргументлар табып язылып куела. (Геройның нинди сыйфатлары ситуацияне үзгәртә алыр?

http://abishevaalena.ru/wp-content/uploads/2017/02/%D0%B4%D0%B5%D1%80%D0%B5%D0%B2%D0%BE2-300x194.pngМәсәлән, Г. Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясенең соңгы өзекләрен укыр алдыннан, укучылар фараз-аргументларын әйтеп язып куялар. Бу исә хикәяне алга таба укырга мотивация тудыру чарасына әйләнә. Хикәяне тулысынча укып чыкканнан соң, дәрес башында укучыларның фаразлары анализлана, нәтиҗә чыгарыла.