Җиңүгә 75 ел!

Шайхутдинова Румия Рахимзяновна
Советлар Союзы Герое Ханжин Павел Семенович

    Ханжин Павел Семенович 1924 нче елда Тәтештә туган. 1 нче урта мәктәптә 9 сыйныф укып бетерә. 1941 нче елның 1 нче январенда армиягә алына. Кече лейтенант курсларын тәмамлагач, 1942 нче елның март аенда фронтка китә.

    1943 нче елның 25 сентябрендә Ханжиннар взводы Днепрны кичәргә тели.Утрауга 200 метр калгач,алар утырган көймә янында фашист минасы шартлый.Ике солдат үлә,көймә каплана. Ханжин Павел  белән өлкән сержант Пошитько суга егылып төшәләр. Сугышка кадәр дә әйбәт йөзә белгән Павел, автоматын ташламыйча,ут астында яр кырыена чыга ,сержант та  аннан  калмый. Соңгы көчләрен җыеп,алар бер төркем гитлеровчыны җиңә.Бу ике батыр немец траншеяларына кергәндә, башка сугышчылар да килеп җитә.Алар утрауны һәм Пушкарский хуторын фашистлардан азат итә.

Кече лейтенант Ханжин Павел Семеновичка, өлкән сержант Пошитько һәм ике рядовой сугышчыга ,Днепрны кичкән өчен, Советлар Союзы Герое исеме бирелә.Сугыштан соң Ханжин хәрби-сәяси академияне бетерә.1971 нче елдан полковник булып запаска чыга, Дүшәнбе шәһәрендә яши.Проект институтында инженер булып эшли. Ленин ордены,1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены,медальләр белән бүләкләнә.

     Безнең 1 нче мәктәп 2010 нчы елдан Павел Семенович Ханжин исемен  йөртә.

Скачать:

ВложениеРазмер
PDF icon sochinenie_samoylova_danila_7v.pdf59.07 КБ
PDF icon sochinenie_belova_makara.pdf119.21 КБ

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр: