Авторлык программалары

Нигъмәтуллина Ләйсән Сәүбән кызы

Якташ язучыбыз Рафаил Төхфәтуллин иҗатын өйрәнү буенча электив курс.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл avtorlyk_programmasy.docx655.74 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районыныңмуниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе “Яңа Кенәр лицее”

Рафаил Төхфәтуллин – туган як җырчысы

( якташ язучыбыз Рафаил Төхфәтуллин иҗатынөйрәнү буенча электив курс)

Авторлык программасы

J:\Рафаил Төхфәтуллин.jpg

Төзүче: ТР Арча муниципаль районы

Арча районы “Яңа Кенәр лицее” –

муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесенең

югары категорияле татар  теле һәм әдәбияты укытучысы

Нигматуллина Ләйсән Сәүбән кызы

2017-2018 уку елы

Эчтәлек

1.Аңлатма язуы   .................................................................... ..3 – 5 нче битләр

2.Уку-укыту планының  эчтәлеге........................................................6 нчы бит

3. Тематик план ........................................................7-9 нчы битләр

4.Укытучылар һәмукучылар өчен  кулланылган әдәбият ...........9 нчы бит

5.Кушымта ...........................................................................     10-24нче битләр

Программа гомуми белем бирү мәктәбенең урта һәм югары сыйныф укучылары өчен исәпләнгән

Программаның үтәлү срогы: 2017-2020 ел

“Рафаил Төхфәтуллин – туган як җырчысы” электив курсы

(8 -9 нчы класс укучылары өчен)

Аңлатма язуы

     Туган як. Туган туфрак. Туган төбәк. Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел,һәр сабый бала өчендә газиз һәм кадерле булырга тиеш. Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар, аның тарихы,халыкның көнкүреше, гореф-гадәтләре, милли йолалары балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур роль уйный.

    Милли төбәк компоненты халык һәм милләт үзенчәлеген, мәдәниятен һәм рухи дөньясын, телен һәм тарихын, табигый-географик мохитен, традицияләрен чагылдырган укыту материалын берләштерә.Укучы үзе яши торган төбәкнең табигатен, аның үзенчәлекләрен, халкын, традицияләрен, мәдәниятен, тарихын яхшы белергә тиеш.

    Арча ягы мәгърифәтчеләр, галимнәр, язучылар, шагыйрьләр һәм башка бөек шәхесләргә бай як. Ул үзенең бай тарихы, Тукайлары, Бәширләре, Ахуннары белән дан казанган төбәк. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела. Укучыларны туган якта туып үскән каләм әһелләренең иҗаты белән таныштырмый торып, әдәбияттан алар үзләштерергә тиешле  белемне тулысынча алалар дип әйтеп булмый.

Электив курс программасыякташыбыз, күренекле әдибебез, халык яратып укыган бик күп хикәяләр һәм повестьлар авторы, оста каләм иясе, нечкә күңелле язучыбыз Рафаил ага Төхфәтуллинның иҗатын өйрәнүне, укучыларның әдәбияттан белемнәрен арттыруны, китап укуга этәргеч бирү, кызыксындыру уятуны күздә тотып төзелде.

Тәнкыйтьчеләр Рафаил Төхфәтуллин иҗатының буеннан – буена үтә торган туган як матурлыгы, туган як җылысы, хезмәт кешесенә хөрмәт, аны олылау хакында күптәннән сөйләп киләләр.   Шуңа күрә дә электив курс программасы“Рафаил Төхфәтуллин – туган як җырчысы” дип аталды.  

Программа әдәби әсәрне анализлауны, димәк, автор әйтергә теләгән фикерне ачыклауны күздә тота.   Әсәргә анализ нәтиҗәсендә укучы уйларга өйрәнә, әсәрнең эчтәлеген таба, әдипнең тасвирлау осталыгына бәя бирә, язучы иҗатына бәя бирү өчен җирлек әзерли.

Татар әдәбияты  буенча оештырылган электив курслар – бөтен укыту-тәрбия процессының аерылгысыз өлеше. Мондый эшчәнлек  укучыларга  логик фикерләвен, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә, сөйләм телен баетырга, татар әдәбияты предметына кызыксыну уятырга ярдәм итә.

Электив курс түбәндәге педагогик принципларга таяна:

Электив курсның актуальлеге:

      Әдәбият дәресләре программасының әдәбият укыту бурычлары түбәндәгеләрдән  гыйбарәт:

1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү.    

2. Балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, аеруча да  якташыбыз, күренекле әдибебез, халык яратып укыган бик күп хикәяләр һәм повестьлар авторы Рафаил ага Төхфәтуллинның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү.

3. Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша яшүсмерләрдә  Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм,  гомумән, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү, хезмәт һәм эстетик тәрбия бирү.

      Бу программа әдәбиятта балалар үзләштерергә тиешле бурычларга таянып, әдәби белемнәрен тирәнәйтү, үз төбәк язучыларының иҗатлары аша туган якка, аның табигатенә, кешеләренә карата мәхәббәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү, әдәбиятының тарихы белән кызыксыну уяту, балаларда иҗади эзләнүләр булдыру, иҗади сәләтләрен үстерү, дәресләрдә үзләштергән теоретик белемнәрен тормышта куллана белергә өйрәтүне күздә тотып төзелде.

Электив курсның максаты:

  1. Төбәктәге рухи мирсыбызны барлап, милли әдәбиятыбызның гүзәллеген, тарихыбызның бөеклеген, якташ язучыбыз Рафаил Төхфәтуллинның безнең горурлыгыбыз булуын күрсәтү.
  2. Әдәби әсәрләрне бала күңеленә сеңдерү, аларның мәгънәсен, нәфислеген төшендерү.
  3. Укучыларда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә булышу.
  4. Әсәрләрне күбрәк укырга теләк уяту һәм тәрбияләү.Т
  5. уган телебез, халык иҗаты – искиткеч бай, матур, тирән аһәңле. Аның байлыгын, сәнгатьле сурәтләү чараларының үзенчәлеген, иҗатында жанрлар, темалар төрлелеген ачу, сөйләм телен үстерү һәм камилләштерүгә ярдәм итү.

Программаның төп бурычлары:

  1. Татар теле һәм әдәбияты өчен җан атып яшәүче якташыбыз Рафаил ага Төхфәтуллинның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру.
  2. Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, дөньяны күзаллавын киңәйтү, якташ язучыбызга карата горурлык хисе, милли рух тәрбияләү.
  3.  Газета-журналлар, төрле китаплар кулланып, Рафаил Төхфәтуллинныңиҗатын барлау, материал туплау алымнары кулланып, эзләнергә, яңалыклар белергә өйрәтү, әсәрләрен укып әңгәмә үткәрү, бергәләп фикер алышу, үз фикереңне туплап әйтә белергә өйрәтү.
  4. Язучы һөнәре, китапка игътибарны арттыру, әдәбияттан белемнәрен тирәнәйтү, балаларның әдәбият белән кызыксынуын булдыру, аларны китапка якынайту юлларын эзләү.

Курсларның азагына көтелгән нәтиҗә:

  1. Язучы иҗатын бербөтен итеп өйрәнеп, гомумиләштерелгән фикер әйтергә өйрәнү.
  2. Әдәби төрләргә, жанрларга анализ ясау үзенчәлекләрен өйрәнү.
  3. Туган төбәгебездән чыккан язучылар, шагыйрьләр иҗаты турында тирән белемгә ия булу.
  4. Сәнгатьле уку күнекмәләренә ия  булу.
  5.  Фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру, фәнни-тикшеренү күнекмәләрен ныгыту, мөстәкыйль рәвештә тикшеренү бурычларын, мәсьәләләрен куярга һәм чишәргә өйрәнү.

Максатка ирешү һәм бурычларны үтәү өчен эш методлары һәм формалары:

Курсларның нәтиҗәлелеген билгеләү өчен семинарлар, гамәли эш, конкурслар, рефератлар төзү кулланыла. Викториналарда,төрле чыгышлардан соң фикер алышуларда, иҗади әңгәмәдә катнашуларына карап, укучыларның белем һәм күнекмәләренә бәя бирелә. Ә курс ахырында укучылар укытучы җитәкчелегендә реферат яза һәм яклый. Теманың укучы тарафыннан ничек ачылуы,аның әдәбиятта тоткан урынын билгеләү, укучының гомумиләштерелгән үз фикерен белдерә алуы,тел һәм стиль төгәллеге- рефератны бәяләү өчен нигез була.

Укучыларның белем-күнекмәләрен тикшерү тәртибе:

     Алган белешмәне истә калдырып сөйләү, тупланган материалларны кулланып реферат, сочинение язу, алган белемнәрне практикада куллана белеп әсәрләрне өлешчә яки тулысынча анализлый белү, кагыйдәләргә (әдәбият теориясенә) таянып үз иҗатын тудыру -  сочинение, шигырь, хикәя,  әкиятләр язу, фәнни – гамәли конференцияләрдә катнашу. Материал туплау укучылар һәм укытучылар тарафыннан бергә башкарыла, иҗади эшләрдән, тупланган материалдан торган иҗади папка булдыру, стенд төзү.

Белемнәрне бәяләү тәртибе:

     Сөйләмдә сүзләрне дөрес әйтү, җөмләрне дөрес төзү, җөмләләр арасында бәйләнеш булуы, материалны тулырак истә калдыруы исәпкә алына. Реферат, сочинение, шигырьләр, хикәя, әкиятләр язганда – бу эшләрне башкаруга куелган таләпләр, әдәбиятта үзләштергән теорияләрне (методиканы) дөрес файдалана белүләре истә  тотыла (эчтәлеге, бәйләнеше, тема ачылуы, бизәлеше, грамматик нормалары төгәл башкарылган эшләр югары бәяләнә), материал туплауда катнашу,өйгә бирелгән һәм класста башкарган эшләрне төгәл һәм дөрес башкару да исәпкә алына. Белемнәрне бәяләгәндә биш баллы билге системасы кулланыла.

            Электив курс программасы урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 8 - 9 нчы класс укучылары өчен төзелде. Ул 17  сәгатькә исәпләнгән.

Программаның эш этаплары.

I этап.Татар теле һәм әдәбияты өчен җан атып яшәүче якташыбызның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру.

II этап.Әсәрләренең идея – тематикасын ачу, анализлау, фикерләргә, нәтиҗә ясарга өйрәтү.

III этап.Язучының иҗатын өйрәнүгә кызыксыну һәм ихтыяҗ тудыру, фәнни- гамәли конференциягә каттнашу.

Электив курсның  эчтәлеге (17 сәгать).

1 нче дәрес.Кереш дәрес. Әдәбият – тормыш дәреслеге. Тормышта үз урыныңны табу өчен әдәбият фәне биргән юнәлешләр. (1 сәгать)

2 нче дәрес.Якташ язучыларның иҗатлары белән якыннан танышу, әсәрләрен уку. Әсәрләренә рецензия язу. (1 сәгать)

3 нче дәрес.Рафаил Төхфәтуллин – әдәбият дөньясының бер баскычы. Татар теле һәм әдәбияты өчен җан атып яшәүче якташыбызның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру.Язучының  киләчәк буынга әйтәсе уй - фикерләрен җиткерү. (1 сәгать)

4 нче дәрес.Рафаил Төхфәтуллинның башлангыч чор иҗатына күзәтү ясау. “Таныш гөрелте” исемле беренче җыентыгы белән таныштыру. Язучы иҗатын өйрәнүгә кызыксыну һәм ихтыяҗ тудыру. (1 сәгать)

5 нче дәрес.Рафаил Төхфәтуллин әсәрләренең күңелне әсир итәрдәй көче.  ”Йолдызым”, “Авылдашым Нәби” повестьларының гаҗәеп эчке мәгънәсе, романтикасы, сизелер-сизелмәс серлелеге, кешенең матурлыкка таба омтылышы. (1 сәгать)

6 нчы дәрес.Дәрес – конференция. Кеше кайчан матур була? Рафаил Төхфәтуллинның “Йолдызым” әсәре буенча үткәрелә. Чыгышлар әзерләү. (1 сәгать)

7 нче дәрес.“Минем җаным китапларымда”. Язучы булып китүгә этәргеч биргән сәбәпләрне ачыклау. Истәлекләр белән танышу. (1 сәгать)

8 нче дәрес.“Кырлайга сәяхәт” хикәясе. Р.Төхфәтуллинның Габдулла Тукай белән бәйле истәлекләре. (1 сәгать)

9 нчы дәрес.“Җиләкле аланнар” автобиографик әсәре. Үзенең бала чагын ул “Җиләкле аланнар” дип аталган автобиографик повестенда бик матур итеп сурәтли. Повесть сигез Европа иле телләренә тәрҗемә ителә. Аның элек беркайда да басылмаган “Дүртенче алан” дигән өлешен кулъязма рәвешендә улы Рөстәм Төхфәтуллин әтисенең архивыннан табып ала һәм “Әлмәт таңнары “ газетасының 2011 нче елның 15 июль санында басылып та чыга. “Дүртенче алан”дагы вакыйгалар  Арча районының Яңа Кенәр авылында бара.

(1 сәгать)

10 - 11 нче дәрес.Рафаил Төхфәтуллин әсәрләрендә Бөек Ватан сугышының чагылышы.“Яшьтәшләрем-замандашларым язмышы” әсәре.  “Балам көлүе” нәсере. “Соңгы һөҗүм” хикәясе. “Өйгә кайту”әсәре. Сугыш фаҗигасе, аның кырыс шартларына буйсынмаучы геройлар турында фикер алышу. (2 сәгать)

12 нче дәрес.Рөстәм Төхфәтуллинның "Әти архивындагы маҗаралар" циклыннан язучы фронтовикларның 55 елга сузылган дуслык тарихы турында сөйләп аңлату, хатлар белән таныштыру. (1 сәгать)

13 нче дәрес.Дәрес – очрашу. Әлмәт шәһәрендә яшәүче Рафаил Төхфәтуллинның улы Рөстәм абый Төхфәтуллин белән очрашу. “Очрашу – үзе бер гомер”. (1 сәгать)

14 нче дәрес.Дәрес – бәйге. “Беренче умырзаялар”. Балаларның иҗат эшләрен бәяләү, редакциягә юллау. (1 сәгать)

15 – 16 нчы дәрес.Фәнни эш. “Рафаил Төхфәтуллин – туган як җырчысы”. Халиков Рәгыйб Усманович исемендәге фәнни- гамәли конференциягә әзерләнү. Максатны тормышка ашырыр өчен, Рафаил аганы белгән, аның белән аралашып яшәгән авылдашларыбыз белән очрашу. Хәзерге вакытта Әлмәт шәһәрендә яшәүче Рафаил Төхфәтуллинның улы Рөстәм абый белән аралашу. Якташ язучыбызның  искиткеч бай иҗаты, истәлекләре, дөнья күрә алмый калган әсәрләре белән, күренекле язучыларыбыз Фәнис Яруллин,  Мәхмүд Хөсәен,  Гариф Ахунов һәм башка бик күп язучыларыбыз белән язышкан хатлары белән танышу. (2 сәгать)

17 нче дәрес.Йомгаклау. Шәхес тәрбияләүдә әдәбият фәненең роле. (1 сәгать)

“Рафаил Төхфәтуллин – туган як җырчысы”

дип аталган электив курсның тематик планы

                   Тема

Сәгать      саны

Максат

Эш төрләре

1

               2    

      3

                 4

5

1

Кереш дәрес. Әдәбият – тормыш дәреслеге.

      1

Балаларга әдәбият белән тормыш арасындагы бәйләнешне төшендерү

Лекция.Әңгәмә.

2

Яр Ч    Илһам чишмәсе

      1

Җирле язучыларның иҗатлары белән таныштыру. Балаларның иҗади сәләтләрен өстерүгә мөмкинлек тудыру.Арча ягыннан чыккан бөек шәхеснең  хезмәтләренә карата горурлык хисләре булдыру.

Проектлар яклау  дәресе.Доклад тыңлау. Әңгәмә.

3

Рафаил Төхфәтуллин – әдәбият дөньясының бер баскычы.

      1

Татар теле һәм әдәбияты өчен җан атып яшәүче якташыбызның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру.

Доклад тыңлау. Әңгәмә.

4

Рафаил Төхфәтуллинның башлангыч чор иҗаты.

      1

“Таныш гөрелте” исемле беренче җыентыгы белән таныштыру, 1954.

Лекция.Әңгәмә.

5

 Рафаил Төхфәтуллин әсәрләренең күңелне әсир итәрдәй көче нәрсәдә? (”Йолдызым”, “Авылдашым Нәби” повестьлары буенча )

1

 ”Йолдызым”, “Авылдашым Нәби” повестьларының гаҗәеп эчке мәгънәсе, романтикасы, сизелер-сизелмәс серлелеге, кешенең матурлыкка таба омтылышы белән аралашуындамы? Гадиләрнең матурлыгы, бөеклеге нидән гыйбарәт?

Диспут.

6

Кеше кайчан матур була?

1

Рафаил Төхфәтуллинның “Йолдызым” әсәрендә күтәрелгән мәсьәләләрне бүгенге көн белән бәйләү. Һөнәр турында җитди караш формалаштыру.

Уку мәсьәләсен кую. Дәрес – конференция.

7

“Минем җаным китапларында” автобиографик әсәре.

      1

Кем соң ул Рафаил Төхфәтуллин?

Өзекләр уку, анализлау

8

“Кырлайга сәяхәт” хикәясе.

Әсәрне анализлау, фикерләргә, нәтиҗә ясарга өйрәтү

Әсәрне уку, анализлау

9

“Җиләкле аланнар” автобиографик әсәре.“Дүртенче алан”дагы вакыйгалар - Яңа Кенәр авылында.

      1

Әсәрне анализлау, фикерләргә, нәтиҗә ясарга өйрәтү

Әңгәмә.Публицистик һәм әдәби чыганаклар белән эш.

10

Рафаил Төхфәтуллин әсәрләрендә Бөек Ватан сугышының чагылышы.“Яшьтәшләрем-замандашларым язмышы” әсәре.

      1

Әсәрне анализлау, фикерләргә, нәтиҗә ясарга өйрәтү

Әсәрне уку, анализлау

11

“Балам көлүе” нәсере.“Соңгы һөҗүм”, “Өйгә кайту” хикәяләре

1

Сугыш фаҗигасе, аның кырыс шартларына буйсынмаучы геройлар турында фикер алышу.

Әсәрне уку, анализлау

12

Дуслык хатлары.

("Әти архивындагы маҗаралар" циклыннан)

     1

Язучы фронтовикларның 55 елга сузылган дуслык тарихы турында сөйләп аңлату, хатлар белән таныштыру

Әңгәмә.Диспут.

13

Очрашу – үзе бер гомер.

     1

Әлмәт шәһәрендә яшәүче Рафаил Төхфәтуллинның улы Рөстәм абыйТөхфәтуллин белән очрашу.

Дәрес - очрашу

14

“Беренче умырзаялар”

      1

Иң сәләтле балаларның эшләрен язучы – шагыйрь хөкеменә тапшыру, район газетасына юллау. Китапчыклар туплау.

Дәрес - бәйге

15-16

“Рафаил Төхфәтуллин – туган як җырчысы”.Рафаил Төхфәтуллинның  иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган I республика фәнни-тикшеренү эшләре конкурсында катнашу

      1

Язучының иҗатын өйрәнүгә кызыксыну һәм ихтыяҗ тудыру.

Фәнни эшкә әзерләнү

17

Йомгаклау дәресе.

      1

Укучыларның эзләнү характерындагы хезмәтләре белән чыгыш ясаулары. Ел дәвамында эшләгәннәренә йомгак ясау.Җыелган материалларны файдаланып стенд төзү, материалларны тәртипкә салып папкалар оештыру.

Практик дәрес.

Укучылар өчен кулланылган әдәбият:

  1. Р.Төхфәтуллин. Сайланма әсәрләр. 2том, 1983
  2. Р.Төхфәтуллин. Кичке бакча. Повестьлар һәм хикәяләр, 1987.
  3. Р.Төхфәтуллин. Зәңгәр җилкән.Повесть һәм хикәяләр,1989.
  4. Казан утлары. Туган җир җылысы... №1, 1994,165-166 бит.
  5. Совет татар язучылары. Казан, 1986
  6. “Әлмәт таңнары” газетасы, 15 июль, 2011.
  7. “Әлмәт таңнары” газетасы, 2 декабрь, 2011.
  8. “Әлмәт таңнары” газетасы, 22 декабрь, 2011.
  9. Р.Төхфәтуллинның кулъязмалары.

Укытучылар өчен кулланылган әдәбият:


1. Бикчурин Ш. Әдәбият бакчасы // Татарстан яшьләре. – 1974.–3 гыйнв.
2. Хатипов Ф. Рафаил Төхфәтуллин повестьлары // Казан утлары. – 1974.– № 11. – 175–180 б.
3. Миңнуллин Ф. Үзенчәлекле талант // Сов. мәктәбе. – 1974. – №12. – 14 б.
4. Миңнуллин Ф. Туган җир җылысы // Ф.Миңнуллин. Якты юллар. – Казан: Татар. кит. нәшр.,1975.–40–64б.
5. Ахунов Г. Фидакарьлек // Соц. Татарстан. – 1983. – 31 дек.
6. Миңнуллин Ф., Нуруллин И., Сверигин Р. Туган җир җылысы // Казан утлары. – 1994. – № 1. – 165–167 б.
7. Вәлиуллин Р. Ул игелекле шәхес иде // Әлмәт таңнары. – 2004. – 17 гыйнв.

Кушымта.

Тема: Илһам чишмәсе.

Максат:1)үткәннәрне кабатлау,туган як әдипләре,аларның әсәрләрен искә төшерү,укучыларны якташ язучыларның туган як белән бәйләнешле иҗатлары белән таныштыру,шигырьләрен уку.

2)якташ язучыларга багышланган проектлар аша укучыларда логик фикерләүне үстерү,алган белемнәрен гамәлдә файдалану,үзеңне төрле эштә сынап карау һәм бәйләнешле сөйләм эшен дәвам итү.

3)туган төбәк,аның әдәбиятына,халкына мәхәббәт,соклану һәм горурлык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: ноутбук,мультимедиапроект,магнитафон,якташ язучылар иҗатына багышланган презентация,”Бөек Тукай Ватаны син, Арча!” китабы.

Дәрес төре: бәйләнешле сөйләм үстерү,проектлар яклау дәресе.

Дәрес алымнары: укытучы сүзе,өстәмә материаллар кулланып,фикер алышу,сорау-җавап,укучылар чыгышы.

Яңа педагогик технологияләр: үстерешле укыту һәм укытуда проектлар куллану.

Предметара бәйләнеш: сәнгать.

                                 Дәрес барышы.

I Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

Туган як ул-туган йортыбыз,туган авылыбыз.Ватаныбыз... Ул гомер-гомергә кешеләр өчен илһам чыганагы,яшәүгә көч һәм дәрт бирүче,күңел терәге булды.Безнең Кама Тамагы районының бай һәм гүзәл табигате үз халкы күңеленә затлы орлыклар,илаһи рухи байлык сала.Шуңа да районда андый затлар,күренекле шәхесләр күп.Шулар арасыннан- якташ язучыларыбыз.

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк дигән әйтем бар халыкта.  Минемчә, үзен хөрмәт иткән  һәр кеше үз тарихын белергә тиеш.

   Халкыбызга йөзләгән мәгърифәтче, әдәбият һәм сәнгать эшлекләре биргән минем туган ягым.

Арча — данлыклы Казан артының үзәге.

Арча — бөтен татар халкының сөйләм һәм әдәби телен саклаган төбәк.

Арча — татар халкы тарихын аннан башка күз алдына китереп булмый торган "Ак як".

Арча ягы – данлы Тукай ягы.

Арча ягы мәгърифәтчеләр, галимнәр, язучылар, шагыйрьләр һәм башка бөек шәхесләргә бай як. Ул үзенең бай тарихы, Тукайлары, Бәширләре, Ахуннары белән дан казанган төбәк. Элек электән бу якның шәхесләре мәдәният һәм сәнгать өлкәсненең күп тармакларында беренчеләрдән булулары белән дә шаккатыралар. Мәсәлән, Габденнасыйр Курсави – ислам  дөньясында дини реформаларга,  Шиһабетдин Мәрҗани – татар тарих фәненә, Габдулла Тукай – яңа татар әдәбиятына һәм теленә нигез салучы шәхесләр. Рәхмәтулла Әмирханов – татар сатирасын башлап җибәрүче, беренче татар календарен бастыручы. Галимателбәнат Биктимерова – татар хатын - кызлары арасында беренче шагыйрәләрнең берсе. Әгәр дә санап китсәң, бу исемлек бихисап булыр иде.

II.Уку максатын чишү. (Укытучы презентацидәге слайдлар аша әлеге язучыларның иҗатлары белән  таныштырып китә. Программада бирелгән әсәрләреннән өзекләр укып, кыскача анализлап кителә.(5 мин)

       “ Әгәр дә язучыны аңларга теләсәң,аның туган ягында бул”,-ди Гете. Дөрестән дә,әгәр дә язучының язган әсәрен аңларга теләсәң,беренче чиратта, аның туып-үскән төбәге,табигате һәм тормыш юлы белән танышырга кирәк. Чөнки барлык язучыларның да иҗаты туган яклары белән бәйле.

          Билгеле булганча, төбәк язучыларының иҗат тематикасы күп тармаклы. Шулар арасыннан мин беренче булып,туган як,аның табигате турындагы әсәрләрен алыр идем.Чөнки бу тема аларның иҗатларында кызыл җеп булып үрелеп бара. Барыннан да бигрәк, аларга туган як илһам чишмәсе булып тора.

Мин сезгә “ Туган ягым-илһам чишмәсе”исеме астында якташ язучыларыбызның туган як белән мөнәсәбәттә туган иҗатлары буенча проект эше биргән  идем.Сез аны ай дәвамында этаплап төркемнәрдә эшләдегез. Хәзер сез аларны яклап китәрсез.

II.Уку максатын ныгыту. Төркемнәр Г.Тукай, Г.Бәширов, Г.Ахунов, М.Мәһдиев турында чыгыш ясыйлар.

IV  Рефлексия,бәяләү.

Укытучы: 1 Укучылар,барыгызга да рәхмәт.Мин бик шатмын,чөнки сез  якташ язучылар иҗаты турында шактый гына мәгълүматлар туплагансыз. Йомгаклап шуны әйтәсем килә:сез сөйләп узган якташ язучыларыбызның барысына да уртак үзенчәлекле хас ...Алар туган төбәгебез табигатеннән илһам ала,шигырьләрендә туган ягыбызның табигатен олылап,кадерләп,бай сурәтле бизәкләргә бизәп,иң назлы сүзләрне кулланып,зур илһам белән иҗат итәләр. Аларның соклангыч иҗатына,туган ягыбыз табигатенә карата янәдән горурлану,соклану хисе туа.  

       Дөрес,укучылар, бүгенге дәрестә якташ язучыларыбызның  барысы турында да сөйләшеп бетерә алмадык,чөнки алар шактый. Киләчәктә дә без якташ язучыларыбыз белән танышуны дәвам итәрбез.(2мин)

              IV    Өй эше.

Мин сезгә “Нинди гүзәл минем туган ягым!” темасына сочинение язып килергә тәкъдим итәм.Бүгенге дәрестә  сезнең барыгызга да проет эшчәнлегегез өчен  югары бәя куям.

(2 мин)

Тема:Дәрес – конференция.Кеше кайчан матур була?

Максат: Р.Төхфәтуллинның “Йолдызым” әсәрендә күтәрелгән мәсьәләләрне чишү һәм бүгенге көн белән бәйләү; укучыларны фикер йөртергә, әдәби әсәргә җитди карарга, тирәннән уйланырга күнектерү; үз фикерләрен матур итеп сөйли, дәлилли белү күнекмәләрен үстерү; һөнәр турында җитди караш формалаштыру.

Дәресне җиһазлау: китап күргәзмәсе, компьютер, проектор, презентация.

Дәрес барышы.

  1. Психологик халәт тудыру.

Укытучы.

  • Кадерле укучылар! Күңелендә яшьлек, иңнәрендә канат тойган яшүсмерләр! Дәрес – конференциягә рүхим итегез! Тормыш, хезмәт, мәхәббәт, бәхет, һөнәр, дуслык турында сөйләшербез, икеләнсәк- киңәшербез, кирәк икән – серләшербез! Бүгенге дәрес сезне көтә. Без аны “Кеше кайчан матур була?” дип атарбыз.

      Дәресебезнең эпиграфы итеп, Р.Харисның “Кеше кайчан матур була?” шигыренең берничә юлын алырбыз.

Кеше кайчан матур була?

Кеше матур шул вакыт:

Иле өчен, халкы өчен

Яшәгәндә җан атып.

Заманының авырлыгын

Җилкәсенә алганда,

Олы данга ирешеп тә,

Кече булып калганда.

Олы җан булып калганга.

Олы җанлы булганга.

Р.Харис

- Әйе, кеше табигать тарафыннан яратылган иң бөек зат. Ул бу фани дөньяга бары бер генә мәртәбә килә. Һәм инде, сүз дә юк. Ул дөньяга яшәү өчен, матур яшәү өчен туа. Үз бәхетен табарга, үзенең яшәү рәвешен булдырырга омтыла. Бу берсүзсез шулай булырга тиеш тә. Чөнки һәрбер кеше – үзенә күрә бер шәхес, үзе бер дөнья. Ә инде аңа үз теләкләрен, хыялларын тормышка ашырырга, зәңгәр күк гөмбәзе астындагы тормыш диңгезендә үз арынын табарга нәрсәдер комачаулый икән, намуслы җәмгыять аңа ярдәм итәргә бурычлы. Шулай да җәмгытьнең кеше алдына куйган бер шарты бар: кеше, намуслы җәмгыять тарафыннан куелган таләпләрне үтәп, тормышны үзенә кагыйдә итеп алырга тиеш. Нинди таләп куела соң кеше алдына? Ул, омтылышына, сәләтенә карап, һөнәр сайларга, аны җиренә җиткереп башкарырга, кешеләр белән дус – тату мөгамәләдә булырга, башкаларга игелек кылырга, Р.Харис сүзләре белән әйтсәк, “олы җанлы” булырга тиеш. Башкаларның хокукын бозу турында уйларга да ярамый. Бары шундый кешеләр белән генә матур җәмгыять төзеп була. Һәм, киресенчә, үзара хөрмәткә корылган җәмгыять  кенә кешеләрне якынайта, алар арасындагы бәйләнешне матур, ярашлы итә. Кешеләрнең бер – берсенә ышанычы шушы мөнәсәбәтләренңнигезен – җәмгыятьне барлыкка китерә. Җәмгыять бары кеше өчен генә яшәргә тиеш. Ә кеше җәгыятьтә үзен иркен, рәхәт хис итәргә, үзенең бәхетен табарга хаклы.

II. Уку мәсьәләсе кую. Ә нәрсә соң ул бәхет?

     III.Уку мәсьәләсен чишү.

     Укучылар фикере тыңлана.

     Укытучы. Әйдәгез хәзер тавыш бирү юлы белән кемнең нинди фикердә булуын ачыклап китик.

“Кем нинди фикердә?” соравына җавапны саннар белән тутырырга.

Сораулар

1

2

3

  1. Син “бәхет” төшенчәсен ничек аңлыйсың?

А) Бәхет ул байлык.

Ә) Эх, бәхетнең нәрсә икәнен

     Белсәң иде, кеше, син әгәр.

     Илең өчен яши алулар

     Бәхет лә ул, бәхет никадәр.

          Х.Туфан

Б) “...Бәхет ул – үзең теләгәнчә яшәү, матди һәм рухи бәйсезлек.”

                                          Ә.Еники

В) Бәхетт ул – яраткан һөнәрең, үз тормышыңнан тәм, ямь табып яшәү.

2. Р.Төхфәтуллинның “Йолдызым” әсәренең төп героеГөлзифа бәхетлеме?

А) Ул бәхетле, аның өчен бәхет – халкыңа хезмәт итү.

Ә) Халык алдында зур абруй казанды, хөрмәт яулады, шуңа да бәхетле.

Б) Шәхси яктан караганда бәхеттсез, беренче мәхәббәте белән була алмады.

Укытучы. Әйе, бәхет темасы – мәңгелек тема. Ул бер генә язучы, шагыйрьдән дә читтә калмаган.

       Ә хәзер, шушы фикерләрдән чыгып, Р.Төхфәттуллинның “Йолдызым” әсәрендәге Гөлзифа образына күчәбез. Гөлзифа бәхеттлеме? Гомумән, ул бәхетне ничек аңлый? Аның яшәү рәвеше нидән гыйбарәт?      Төркемнәрдән җавап көтелә.

        1 нче төркем.Безнең героебыз Гөлзифаның яшьлек еллары, яшүсмер вакыты нәкъ сугыш елларына туры килә. Ул әти-әнисе үрнәгендә бәләкәйдән үк үз халкын, авылын, хезмәтне яратучы шәхес буларак формалаша башлый. Тормыш аны төрле сынаулар аша үткәрә. 5 нче сыйныфта укыганда, әтисез кала. Әнисе авыру. Укыйсы да килә, ә авылда мәктәп юк. Читкә барып укырга мөмкинлеге юк.Әнисен ташлап чыгып китәргә намусы да кушмый. Шулай да, Гөлзифа түзә, сынмый, сыгылмый, көнне-төнне, алны-ялны белми халыкка хезмәт итә. Аның өчен бәхет – халыкка хезмәт итүдә.

2 нче төркем. Безнең күз алдыбызда кечкенә генә кызчыктан бөтен республика күләмендә дан яулаган, шөһрәт казанган, үзенең тәҗрибәсен бөтен республикага җәелдергән, агроном дәрәҗәсенә күтәрелгән Гөлзифа образы. Әмма бу дәрәҗәгә күтәрелгәнче, аңа бик күп көч түгәргә туры килә. Ул максатчан, омттылучан, ихттыяр көченә ия. Һәм шуңа күрә зур дәрәҗәгә ирешә, халык алдында зур ихтирам казана. Бу үзе – зур бәхет.

3 нче төркем. Бәхет ул – тормыш диңгезендә үз урыныңны, кыйблаңны табу, үзеңнең күңелеңә туры килгән, сәләтеңә туры килгән һөнәр сайлау. Шулай ук үзеңне аңлап, санлап, хөрмәт итеп яши торган тормыш юлдашы табу – Гөлзифага болар бөтенесе дә насыйп булды. Давытт аңа тиң түгел иде. Ә Җиһангир белән аларның трмышка карашлары, рухи дөньялары да туры килә, һөнәрләре дә охшаш. Алар – авыл халкының терәге, ярдәмчесе, тоткасы. Колхоз ттормышы, авыл халкы язмышы алар кулында. Бу – үзе зур бәхет.

    Укытучы. Әсәрдә күтәрелеп чыккан ттөп проблема да – бәхет проблемасы. Төркемнәрдәге җавап белән килешми мөмкин түгел, хезмәт – бәхет чыганагы. Тормыштта бәхетле булу, үз урыныңны табу өчен нык белемле булырга, хезмәт яратырга кирәк. Сүз дә юк, дөрес һөнәр сайлау шуның белән бәйле. Әнә бит Г.Тукай да ни ди:

Эшчән кеше булу – бик зур бәхет,

Эш ул – бу тормышның үзәге.

Укый – яза белү – шул тормышның,

Гәүһәр кебек матур бизәге.

Эш һәм белем бергә җыелсалар

Гына тормыш матур була ала.

Уку – язу белән коралланган

Кеше аңлы тормыш кора ала.

    Гөлзифага дөрес һөнәр сайлау, бәхетле булу өчен шакттый гына тир түгепукырга да туры килде. (Балалар таблицаны тутыралар). Һәм инде соңгы сорау: “Кеше кайчан матур була?” Гөлзифа “матур” кешеме?

     Төркемнәрдә эш алып барыла. Сораулар алдан бирелә.

     Һәрбер төркем җавап бирә. Укытучы җавапларны хуплый.

     Аннары 3 сорауга җавап саннар белән тутырыла.

IV. Йомгаклау.

Укытучы. Әйе, чыннан да, без дәрес буе шушы сорауга җавап эзләдек. Дәресебезнең темасы да сорау формасында алынган иде: “Кеше кайчан матур була?” Һәм бу сорауга җавап та таптык шикелле: кеше иле өчен. Халкы өчен җан атып яшәгәндә генә матур була. Ринат Харисның фикере белән килешми һич мөмкин түгел. Ә Гөлзифа, Җиһангир, Мөнирләр нәкъ шундыйлардан саналалар. Димәк, нәтиҗә шундый: нинди генә һөнәр иясе булсаң да, чын кеше, “матур” кеше булу кыйммәт,үзеңдә гомумкешелек сыйфатлары тәрбияләү зарур.

        Ә хәзер сүз ттөркем җитәкчеләренә бирелә. (Алар һәрберсе чыгыш ясый. Күпме көч чыгуга, тырышлыкларына карап, төркемдәге укучыларга билге куялар.)

V. Өй эше.(Сайлап алу хокукы бирелә)

1. Гөлзифа образы үрнәгендә үз өстеңдә эшләү планы, ттормыш программасы төзергә.

2. “Нәрсә ул бәхет?” темасына чыгыш әзерләргә.

3. Анкета тутырырга.

Анкета.

  1. Нәрсә ул бәхет? Син бу төшенчәне ничек аңлыйсың?
  2. Ул томышта син сайлаячак һөнәр белән бәйлеме?
  3. Кем булырга хыялланасың?
  4. Ни өчен бу һөнәрне сайлыйсың?
  5. Бүгенге дәрес сиңа үз кыйблаңны табарга ярдәм иттеме?

Тема:Рафаил Төхфәтуллин әсәрләрендә Бөек Ватан сугышының чагылышы."Балам көлүе" хикәясе.

Максат: 1. Язучының тәрҗемәи хәлен, иҗат үзенчәлекләрен искә төшереп узу. 2. "Нәсер" төшенчәсен ныгыту, татар теле буенча парлы сүзләрнең язылышын, сыйфат дәрәҗәләрен ныгытып узу. 3. Язучының бу әсәрдә әйтергә теләгән фикерен укучылардан таптыру. 4. Сәнгатьле уку өстендә эшләү. 5. Балаларда ата-анага хөрмәт,мәрхәмәтлелек, игътибарлылык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: 1. Язучының әсәрләреннән төзелгән күргәзмә, портреты.2. Дәрестә куллану өчен карточкалар, уен өчен "җиләкләр" (уен "Җиләкле алан" исемле).3. Магнитофон, бию көе, кулъяулык.4. Татарстан Республикасының картасы. 5. Компьютер, проектор, презентация.

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

Дәреснең темасын әйтү, балалар алдына максат кую.

- Без бүген сезнең беләнякташыбыз, күренекле әдибебез, халык яратып укыган бик күп хикәяләр һәм повестьлар авторы Рафаил ага Төхфәтуллин турында сөйләшүне дәвам итәрбез, аның әсәрен укырбыз, язучы әйтергә теләгән фикерне табарбыз һәм сәнгатьле уку өстендә эшләгәннән соң, иң якын кешеләребез, әти-әниләребез турында сөйләшербез. Яхшы җавап биргән укучыларны сувенирлар көтә.

    II. Өй эше тикшерү.

1. Тактага игътибар итик һәм бу саннарга, даталарга аңлатма биреп китик.

1924 ел

Яңа Иябаш

1 гыйнварда Арча районында укытучы гаиләсендә туа

Яңа Кенәр

Авылында 9 нчы сыйныфны тәмамлый

Донбас/ Горловка/

ФЗӨ мәктәбендә укып шахтер һөнәрен үзләштерә, за-бойщик булып шахтада эшли.

1941 ел

Эвакуация белән туган ягына кайта, 10 нчы сыйныфны тәмамлый, тракторчы һөнәрен үзләштерә

1942 ел

Армиягә алына, 6 ай хәрби училищеда укый, фронтка җибәрелә.

Брянск, Орша, Рига

Шәһәрләре янындагы каты сугышларда катнаша, берничә тапкыр яралана

Күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә

1945 ел

Контузия алып, каты яралангач, туган ягына кайта

1948 ел

"Кызыл Татарстан" газетасында "Сабакташлар" исемле беренче хикәясе басыла

1957-59ел

Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый

1959 ел

Профессиональ язучылык белән шөгыльләнә башлый.

Әлмәткә күчеп килә, иҗат итә

"Җәйге челләдә", "Күләгә", "Авылдашым Нәби", "Йолдызым" һ.б. повестьләре чыга. Күргәзмә белән эш

"Бөтнек исе" 70 еллык юбилеена чыкты

Күп әсәрләре төрле телләрдә басылып чыкты

1974 ел

"Җиләкле аланнар"

Повесте инглиз, француз, немец, испан, поляк, чех телләрендә басылып чыга

Әдәбиятны үстерү өлкәсендәге хезмәтләре өчен "Почет Билгесе" ордены белән бүләкләнә

1984 ел

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек була

1994 ел

Вафат була. Р.Төхфәтуллин исемендәге премия булдырыла.

- Укучылар, димәк Р.Төхфәтуллинга ничә яшь тулыр иде икән? (2014 елның 1 гыйнваренда 90 яшь.Тактага язып кую)

2. Укучылар белән әңгәмә.

- Кеше гомере шушы бер тактагасыйды да калды.

-Әйтегезәле, укучылар, кеше гомерендә бу даталар мөһимме, әллә башка нәрсәме? (Нинди эшләр калдырган, нинди исем, нинди нәсел, мирас калдырган) буыннарга васыяте). Шул очракта гына кеше яшәвенең мәгънәсе бар.

III. ЯЛ ИТҮ

"Җиләкле аланга" сәяхәткә чыгабыз. Музыка яңгырауга кулъяулык кулдан кулга күчә. Музыка тынгач, кулъяулык кемдә кала, шул укучы сорауларга җавап бирә.

Сораулар:

1.Р.Төхфәтуллин исемендәге премия кайчан булдырылды?

2. Әлмәттә Р.Төхфәтуллин исеме белән аталган нинди урыннар бар?

3. Р.Төхфәтуллинның нинди әсәре чит телләргә дә тәрҗемә ителгән?

4. Р.Төхфәтуллинның беренче әсәре ничек атала?

5. Язучылар арасыннан кемнәр Р.Төхфәтуллин турында шигырьләр иҗат иткән?

IV. ЯҢА ТЕМА ӨСТЕНДӘ ЭШ

Шундый тарихи вакыйгалар була: аларның роле еллар буена кимеми, ә киресенчә, изгелеге, олуглыгы, кыйммәте яки ачы хәсрәте белән күңелләрдә уелып кала. Фашистлар Германиясенең тыныч кына яшәп яткан илебезгә бәреп керүе һәм халкыбызның Ватан сугышындагы Бөек Җиңүе шундый вакыйга. Сугыш хакындагы халык хәтере гасырлардан гасырларга күчә...
Язучылар сугышның беренче көннәрендә үк фашизмга нәфрәт белән сугарылган әсәрләр иҗат итәләр. Сугышта татар язучыларының утыздан артыгы һәлак була. Алар арасында М. Әблиев, А. Алиш, К. Басыйров, Н. Баян, Ф. Кәрим, М. Җәлил һ.б. бар.
Сугыш чоры прозасында хикәя жанры өстенлек ала. Каләм осталары, бер-ике вакыйганы сурәтләп, дәһшәтле көннәрнең драматизмын, гадәттән тыш хәлләрнең катлаулылыгын, кешеләрнең эчке дөньясын, омтылышларын да күрсәтә алалар. Әдипләребез ут сызыгындагы хәлләрне, разведчикларның хәтәр эшләрен, партизаннар хәрәкәтен һәм тылдагы кешеләрнең фидакарьлекләрен тетрәндергеч итеп сурәтлиләр.

Шундый язучыларыбызның берсе Р.Төхфәтуллин булды.

- Без бүген сезнең белән, укучылар, язучының мирасыннан берсе "Балам көлүе" нәсере белән танышып үтәрбез.

- Нәрсә ул нәсер?

1. Сүзлек өстендә эш.

«бульвар» - нәрсә дигән сүз ул?

«шук» - сүзен аңлатып китегез (синонимнарын табу. Сүзлек дәфтәренә язып кую)

«сөремле мирас» - үлгәч башка берәүгә күчә торган мал-мөлкәт, байлык

- элекке буын культура эшлеклелә-реннән, үткән чордан калган мәдәният байлыгы, көнкүреш әйберләре.

- элекке буын белән хәзерге буын арасындагы охшашлык, уртак сыйфат.

"шук" - шаян, шаярырга, кызык, мәзәк ясарга ярата торган.

2. Укытучының үрнәк укып чыгуы (103 бит)

- Укучылар, әсәрне ничә өлешкә бүлеп булыр иде?

3. Укытучы куйган сорауга җавап табу.

- Әсәрдә нәрсә турында сүз бара? (Очрашулар һәм аерылышулар)

- Бу капма-каршы мәгънәдәге сүз (антоним дип атала)

- Аерылышмаса, очрашу була алмас иде. Әмма нинди аерылышулар була? (шатлык һәм кайгы алып килә торган аерылышулар була)

- Димәк, язучы шул аерылышулар турында яза. Әйдәгез, яңадан укып чы

гыик, якыннан танышыйк.

4. Укучылар эчтән укып чыгалар.

Бүлекнең чиген билгелиләр.

V. ЯҢА ТЕМАНЫ НЫГЫТУ, НӘСЕР ЭЧТӘЛЕГЕ ӨСТЕНДӘ ЭШЛӘҮ

1. Сәнгатьле уку өстендә эшләү.

- Укучылар, беренче өлешне нинди тавыш белән укыйбыз? Ни өчен? (күтәренке, сагыш катыш - шатлыклы).

- Ә икенче кисәкне ничек укыйбыз? Ни өчен? (басынкы тавыш, сагышлы, әрнүле, соңгы юлларны ышаныч белән)

- Тавышыгыз белән хикәягә үзегезнең мөнәсәбәтне белдерегез.

2. һәр өлешне кисәкләргә бүлеп уку, сорауларга җавап бирү.

- "Көлгәндә күзләреннән чып-чын шатлык нурлары, эчкерсез куаныч сибелә аның" дигән юлларны ничек аңлыйсыз? (эчкерсез - бескорыстный, куаныч - шатлык). Ни өчен шулай шатлана малай?

- Кемгә охшата автор ул малайны? Ни эшлисе килә аның? Ни өчен рәхмәт әйтә?

- Ни өчен кыз балага игътибар итә? Нәрсәгә төшенә язучы?

- Кызны елавыннан ничек туктата?

- Кызчыкка нәрсә тели?

- Нинди чагыштыру куллана? (май яңгыры артыннан ук балкыган кояш күк)

- Язучы нәрсә турында хыяллана? Нинди аерылышулар күбрәк булуын тели?

- Кем турында искә ала? Абыйсы кемне сагынгандыр? Нинди балалар күрә? Ул балалар ни өчен көлмиләр?

- Абыйсы балаларының көлмәүләренә нинди аерылышу сәбәп була? Нәрсәгә ышана автор? Ә сез ничек уйлыйсыз, укучылар? Җавапларны йомгаклап кую.

-Әйе, укучылар, сугыш беркемне дә читләтеп узмый. Беркемгә дә шатлыклы аерылышу алып килми, ятимлек, хәсрәт, кайгы алып килә.

3. Нәсердәге төп уй-кичерешне, хисне ачыклау.

-Укучылар, монда нинди хис турын-

да сүз бара? (сагыну)

- Сагыну хисе нинди кичерешләр аша чагылдырыла? (балаларын искә ала, аерылышуларның төрле булуы, абыйсының сугышта үлеп калуы, сугыштан җимерелгән авыллар, ятим балалар).

- Бу кичерешләр нинди уйга китерә? (Җирдә тынычлыкны сакларга кирәк, безгә шатлыклы очрашулар гына кирәк)

4. Р. Төхфәтуллинның балалары белән төшкән фотоларына игътибар итү.

-Укучылар, игътибар белән карагыз. Рафаил ага 5 бала атасы. Бу нәсерне ул Мәскәүдә әдәби курсларда укыйган-да яза. Өйдә аны ике улы һәм кызы әниләре Рәзинә апа белән өзелеп көтәләр.

Бульварда балаларны күрү, аның балаларын сагынуын тагын да көчәйтә. Язучының аларны өзелеп яратуы сизелеп тора. Шул вакытта туган көчле сагыну хисе шушы нәсерне язуга этәргеч була. Балаларны өзелеп яраткан кеше генә шундый хисне кәгазь битендә бирә ала. Рөстәм, Мансур, Фәридә, Азат, Ильяс - аерылышуның мәңгелеге дә була. 38 яшьтә Мансур үлеп китә. Тагын бер тапкыр кичерә авыр аерылышуны.

5. Әдәбият дәфтәренә язу. Әйтеп яздырам:

Саф-саф, бала-чага, чем-кара, түп-түгәрәк, дөп-дөп, чын-чын, чырык-чырык, тирбәтә-тирбәтә, келт-келт.

- Ясалышлары буенча нинди төркемгә керә? (тикшерү) Ничек языла?

- Мәгънәләрен аңлыйсызмы? Исбат итегез, җөмлә төзеп карагыз.

- Укучылар, игътибар иттегезме икән, сагыну хисенең шундый нык булуын нинди сүз төркемен күбрәк кулланып безгә җиткерә, нинди дәрәҗәсен? (сыйфатның артыклык дәрәҗәсе) ( Вакыт булса сәнгатьле итеп укыту).

VI. ӨЙ ЭШЕ.

- Сезгә өйгә эш әдәбият дәфтәренә шул сыйфатларны күчереп язу. Сәнгатьле итеп укырга өйрәнеп килү.

(Сыйныфның әзерлегенә карап "Әти-әниемнең бәхетле картлыгы" темасына инша язарга бирергә мөмкин.)

VII. ДӘРЕСНЕ ЙОМГАКЛАУ.

1. Димәк, укучылар без сезнең белән бүген нәрсә турында сөйләштек?

- Язучының мирасын барлап карыйк әле. Үзеннән соң нәрсә калдырды соң ул? (изге исемен, улларын-кызларын. безгә рухи чишмә чыганагы булырлык әдәби әсәрләр)

- Ул үзенең балаларына ата җылысы, сөюен - мәхәббәтен биреп калдыра. Әти-әниләр генә безне яратырга тиешме? Кечкенә чакта ата-аналар гел безнең янда булыр төсле. Ә үскәч, үз мәшәкәтьләребез арта. Күпме ялгыз әниләр, әтиләр. Күпмесе картлар йортында балаларын бер күрергә тилмерә. Әдип: "Ата-ана һәм бала хисләре саекмаска тиеш", - ди. Сез моны яхшы аңлагансыздыр дип уйлыйм, моны миңа дәрестә катнашып, матур итеп җавап бирүегез әйтеп тора. Әниләрегезнең картлык көннәрен ничек күз алдына китерәсез?

2. Билге кую.

3. Дәресне мин Р.Вәлиуллинның 4 юллык шигыре белән тәмамлар идем.

Девон малы китәр,

Калыр җан байлыгы -

Елъязмадай калку әсәрләр.

Халык күңелендә ул җәүһәрләр

Дәверләрне кичеп яшәрләр.

("Мөхтәрәм әдибебез Рафаил абыйга" шигыре)

Р.Төхфәтуллинның әсәрләре һәм исеме мәңге яшәр. Милләткә, халыкка игелекле хезмәт күрсәткән кеше үлемсез. Язучының гомере дәвам итә.

Ышанам, сез дә милләтнең үсешен тәэмин итәрлек буын булып үсеп җитәрсез.

Язучы фронтовикларның 55 елга сузылган дуслык тарихы

("Әти архивындагы маҗаралар" циклыннан)

Әтинең архивында язучыларның искиткеч хатлары саклана. Танылган татар шагыйре Мәхмүт Хөсәен белән әти арасындагы дуслык тарихы бик кызыклы. Аларның язмышлары охшаш. Икесе дә яшьтәшләр, әти 1924 елгы, Мәхмүт абый 1923 елда туган. Балачакта ук язу белән мавыга башлап, "Яшь ленинчы" газетасында басылган егетләр язу осталыгының беренче дәресләрен Абдулла Алиштан - Муса Җәлилнең булачак көрәштәшеннән ала, икесе дә фронтта сугыша, хәрби юлларын пулеметчы буларак башлый, артиллериядә тәмамлый, икесе дә каты яралана, госпитальдән соң ике тапкыр сафка кайта, икесе дә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә, икесе дә 70 яшькә кадәр гомер кичерә. 14 яшьтән үк ике арада башланган дуслык соңгы көнгә кадәр дәвам итә. Мәхмүт Хөсәен сугышка кадәр Казахстанда, Петропавловскида, ә әти читтән торып башланган танышлыкларына кадәр Әтнә районының (хәзерге Арча районы) Олы Мәңгәр авылында яши. Әти "Яшь ленинчы" газетасында Мәхмүт Хөсәеннең Казан деткоры Госман Дәүләтбаев белән язышкан хатларын күреп, үзе дә аңа язарга була. Шулай итеп, хатларда дуслыкка нигез салына. Бүген сезгә шуларны тәкъдим итәм. Хатларны күп еллар узгач, Мәхмүт абый кабаттан язып, әтигә юллый. Әлеге матур балачак һәм яшьлек хатларында булачак язучы Рафаил Төхфәтуллинның таланты ачык чагыла.

Рөстәм Төхфәтуллин.

"Рафаил дус!
Архивтан Синең хатларыңны эзләп таптым - 6 хат. Хәрефен-хәрефкә күчереп үзеңә җибәрәм - укып рәхәтлән. Кечкенә генә рәсемең дә бар - бик тонык. Хатка салып җибәргән "Чәчкә" hәм "Беренче кар" исемле ике хикәяң дә саклана миндә. Алары үзеңдә дә бардыр, күчереп тормадым.
Нигә миңа бер дә хат язмыйсың? Алай ярамый. Минем "Сайланма" җыентык чыгып килә. Үземнең 2 кулъязмам калды редакциялисе. Аннан 1973 елның планы тулысынча үтәлә. Аннан юбилей мәшәкате килеп җитәр.
Хатларыңны алуың турында обязательно хәбәр ит, яисә борчылып торам.
Егетләрчә сәлам. Мәхмүт".
24.02.73 Каzан

Мәхмүт Хөсәен җибәргән хатлар:
"Кадерле Мәхмүт!
Бу хатны мин сиңа, Татарстан республикасы, Әтнә районы, Олы Мәңгәр авылыннан язам.
Мин әле генә "Яшь ленинчы" газетасыннан синең Госманга язган хатыңны укыдым hәм мине тирән уй чолгап алды: "Чыннан да, мин әйтәм, башка өлкәләрдәге укучылар hәм пионерлар белән элемтә тоту нинди яхшы эш ул".
    Һәм мин сиңа хат язарга утырдым. Бераз гына үзем хакында сөйлим:
Шулай, югарыда әйткәнчә, мин Олы Мәңгәр урта мәктәбенең 7 классында укыйм, 2 нче чирекне отлично билгеләренә генә тәмамладым. Мәктәптә отряд советы председателе булып эшлим. "Яшь ленинчы" газетасына язышам. (Бәлки газета битләрендә күргәнсез дәдер). Шулай ук әдәбият белән дә бик нык кызыксынам.


Мәхмүт!
Бу хатны алгач та миңа хат яз. Һәм без туктаусыз язышып торыйк. Бу сиңа да, миңа да бик тә күңелле булачак. Миңа үзеңнең фотокарточкаңны hәм Казахстан күренешләрен җибәр, hәм мин дә шулай эшләрмен.Без аерылмас дуслар булыйк.
Аннан соң шуны да әйтим, күбрәк "Яшь ленинчы" газетасы аша да язышыйк. Безнең дуслыкны бөтен ил белсен. Әйеме? Шулай ук миңа үзеңнең язган шигырьләреңне җибәр, ә мин сиңа үземнең хикәяләремне җибәрермен. Мин күбрәк хикәя язарга яратам. Һәм без хат аша бер-беребезнең әсәр-ләребез хакында үз фикерләребезне әйтербез, эштәҗрибәләребезне уртаклашырбыз, моның файдасы бик зур булачак.
Безнең Татарстанда хәзер елның иң матур вакытлары килеп җитте. Май ае ул безнең иң матур аебыз.
Кояш ягымлы гына көлә. Кошлар үзләренең берсеннән-берсе матуррак тавышлары белән язга мактау җырлары җырлыйлар. Яңа гына аткан матур шомырт чәчәкләре исе борынны кытыклый.
Табигать көннән-көн җанлана, матурлана. Язгы йомшак җил башлардан сыйпап иркәли.
Ә кичләрен авыл өстендә колхоз яшьләренең шатлыклы җырлары яңгырый. Искиткеч күңеллелек!
Мин иң матур айлы кичләрдә тышка чыгып утырырга яратам.
Ай акрын гына күктә күзләп йөри. Агачлар искән җил белән акрын гына шаулашалар, нәрсәдер сөйләшәләр. Бөтен нәрсә тын гына йокымсырый кебек. Тын. Яшьләрнең шат авазлары инде ишетелми. Алар киноларга hәм болыннарга китеп беткәннәр hәм менә шул вакыт инде мине уйлар томаны чолгап ала. Мин уйларым белән әллә кайларга барам, әллә кемнәр белән сөйләшәм.
Шулай, дустым, без туктаусыз хат язышып торыйк.
Хатларны мөмкин кадәр ешрак язгала. Киләсе хатыңда ук миңа үзеңнең тулы адресыңны җибәр. Зарыгып хат көтеп калам. Хуш!
Пионерларча сәлам белән: Рафаил Төхфәтуллин".
Май, 1938 ел.
Шушы урында Мәхмүт Хөсәеннең деткор буларак Абдулла Алиш белән язышканын әйтеп үтәсем килә, ә әти шушы 1938 елда Абдулла Алиш белән очрашкан. Әлеге очрашу турында ул үзенең танылган һәм 8 Европа теленә тәрҗемә ителгән "Җиләкле аланнар" автобиографик повестенда сөйли. Әлеге тарихны укымаганнарга яки онытканнарга искәртәм, түбәндә китерелгән хатлардагы вакыйгалар шушы очрашу белән бәйләнгән.
Әти мәктәптә укуын дәвам итәргә теләмәгән һәм кыз туганы белән әнисенә ярдәм итү өчен колхозга эшкә урнашкан дусты турында "Ялкау сандугач" әкиятен иҗат итә. Аны язучыга күрсәтү һәм профессионалның киңәшен ишетү теләге туа аңарда. Шул вакытта аның әтисе (минем бабай Габделгазиз) велосипедтан ялгыш егылып җәрәхәтләнә. Кичекмәстән Казан табибларына күренү таләп ителә. Әти шунда ук бабайны озатып барырга карар кыла һәм әкиятне дә үзе белән ала... 14 яшьлек яшүсмер ничектер Казанда нәшрият йортын эзләп таба. Абдулла Алиш белән биредәге очрашуны менә ничек тасвирлый ул:
"Йөри торгач, "Пионер каләме" редакциясе" дигән ишек янына да килеп чыктым. Йөрәгем дөп-дөп тибеп куйды. Кара пыялага алтын белән язган кечкенә вывескадан күземне ала алмыйча карап тордым да кире борылдым. Тагын килдем, бу сихри ишек тоткасына үрелергә тагын көчем җитмәде... Шулай йөренгәндә, ул бүлмәдән бер абый бик ашыгып кына чыкты да, ишеген дә ябып тормастан, кызу-кызу китеп барды. Башта коридорның теге як стенасы буена ук басып, бу ачык ишеккә карап тордым, аннары якынрак, якынрак... Менә бусагага ук җиттем... Орышучы-куучы булмагач, эчкә үк үттем.
Зур, бик зур тәрәзәсен искә алмаганда, гап-гади бүлмә икән. Өч өстәл. Түрдәге өстәл артындагы абый миннән аз гына зуррак ике малай белән сөйләшеп утыра. Ишеккә якын өстәл хуҗасы башын да күтәрмичә яза.
"Ни йомыш, энем?" - диде шул абый, кинәт язуыннан башын күтәреп.
Бөтен битемнең, хәтта күзләремә кадәр җылынып китүеннән бик яман кызаруымны сиздем.
"Мин менә... бер әкият язган идем", - дия алдым.
"Алайса син аны әнә, Алиш абыеңа күрсәтерсең, - диде абый башы белән түр өстәлгә ымлап. - Егетләр белән генә сөйләшеп бетерсен дә..."
Шул якка карап каттым да калдым. Алиш абый! Хәреф таный башлавыма аның "Отряд флагы" дигән, "Дулкыннар" дигән, "Ант" дигән китапларын, "Якты күл буе" дигән калын китабын да укыган, матур-матур әкиятләре җыр кебек күңелемә сеңеп калган, бик яраткан язучымның үзе янына үк килеп кергәнмен ич мин! Дөресен әйткәндә, мин бу "Ялкау сандугач"ымны А.Алишка охшарга тырышып яздым да ич инде... Өнем микән бу, әллә төшем микән?
"Утырып тор, энем", - дип, теге абый дәшкәч кенә аңыма килгәндәй булдым, стена буендагы урындыкка барып утырдым.
Ә күзләрем гел Алиш абыйда. Әнә ул, янындагы малайлар белән гап-гади итеп, елмая-елмая сөйләшеп утыра. Шундый итеп елмая... Кара калын кашлары чак кына талпынып куя да ягымлы коңгырт күзләреннән, ап-ак тешләреннән күңелле-якты нурлар сибелә сыман. Нурлар сибелә дә, каршысында утырган малайлар да елмая. Малайлар да елмая һәм... мин дә елмаеп утыруымны сиздем. Гүя Алиш абый минем дә күптәнге танышым, гүя Алиш абый сүз арасында гына миңа таба бер-ике сүз ташлавы белән мине дә инде үз итеп өлгергән.
Ни өчен килүемне, кесәмдәге дәфтәремне бөтенләй дә оныттым мин бу минутларда. Бик тә инде күңелле иде, рәхәт иде миңа Алиш абыйга карап утырулары. Менә аның йөзе җитдиләнде. Калын кашлары бергә кушылдылар диярлек. Ияк очы азрак чокырланып тора икән, бая елмайганда анысы сизелмәгән иде. Шулай җитдиләнеп, ул салмак кына тавыш белән малайларга нидер сөйли башлады.
Шул чак миндә сәер бер хис уянды. Аңлавымча, Алиш абый каршында утырган ул малайлар Казанныкылар. Сизүемчә, аларның инде бирегә беренче генә килүләре түгел. Нинди бәхетлеләр алар, Алиш абыйны гел күреп, аның белән гел сөйләшеп йөрүче малайлар!.. Дөресен генә әйткәндә, ул малайларның әнә шул бәхетеннән көнләшеп утыруым иде минем.
Ниһаять, малайлар урыннарыннан тордылар. Алиш абый да торды, малайлар белән кул биреп күреште, аларны ишеккә таба озата барды. Малайлар чыгып китүгә, Алиш абый миңа таба борылды.
- Танып бетермимме?.. Кайдан әле син? - диде.
- Мин авылдан килдем. Мәңгәрдән.
- Ә, шулаймы? Исемең ничек әле? - диде Алиш абый һәм, бер кулын тидерер-тидермәс җилкәмә таба сузып, өстәле янына алып китте.
Авылыбыз турында, балаларның җәйге яллары ничек үтүе, колхозга ничек булышулары турында сорашып утырды Алиш абый. Аннары ул минем дәфтәрне кулына алды, әкиятнең озынмы-кыскамы икәнлеген чамалады булса кирәк, дәфтәр битләрен тиз-тиз актарып карады, укый башлады... Шуннан соң Алиш абыйның ни әйткәннәрен минем гомергә онытасым юк.
Менә ул башын күтәрде дә сизелер-сизелмәс кенә елмайды.
- Ялкау сандугач дисең, ә?.. Игътибар иткәнең бар микән, халык әкиятләрендә, бигрәк тә халык җырларында сандугач гел уңай образ итеп, үзенә бер сафлык һәм мәхәббәт символы итеп алына. Шулай түгелме?
Мин нәрсәдер мыгырдандым:
- Юк, игътибар иткәнем юк иде.
- Мин бала чакта ук ишеткән әкиятләремне, җырларны, мәкальләрне бер дәфтәргә яза бара идем. Синең дә юкмы андый дәфтәрең?
Мин башымны тагын да ия төштем. Юк иде минем андый дәфтәрем.
- Ә болай, әйтер фикерең әйбәт синең. Чыннан да, ялкау булырга ярамый безгә. Ялкауланыр заман түгел бу, - диде Алиш абый һәм кулындагы карандашына текәлгән килеш тукталып калды. Калын кашлары тагын бергә кушылды диярлек.
- Юк, ялкауланырга ярамый, - дип кабатлады.
Аннары ул минем кулъязмадагы җөмлә кытыршылыкларын, уңышсыз чагыштырулар турында сөйләп китте.
- Гомумән, бик нык уйланып, өр-яңадан язып кара әле син әкиятеңне, - диде. - Җиңел генә тумый бит ул әйбәт әйберләр... Менә син малайлар колхозда бик тырышып эшлиләр дисең, БГТОга нормалар тапшырдык дисең, ә укуда ялкауланучылар бар дисең. Нигә алай икән соң? Ул турыда төптәнрәк уйлап карарга кирәктер.
Бу бүлмәдән, гомумән, бу йорттан ничек чыгып киткәнемне аз гына да хәтерләмим. Әмма шунысы бик истә: бигрәк тә инде якты кояшлы көн иде ул. Аяк атлаулары гаҗәп җиңел иде. Дөньяга сыймас бу зур шатлыгымның сәбәбен мин соңрак төшендем. Һәм еллар үткән саен төшенәрәк барам.
Халкыбызның авыз иҗаты җәүһәрләре, авылның үз һавасы кебек, миңа бик тә гади нәрсәләр иде әле аңарчы. Миңа, аларга караганда, китап сүзе кадерлерәк, басма сүз тәэсирлерәк иде.
Алиш абый гади генә итеп мине үз җирлегемә якынайтты. Ай, бәрәкәтле җирлек...
Аннары, бик уйландырды мине бу очрашу. Күп булса, ун минутлык сөйләшүдә әнә никадәр олы гыйбрәт!
Алиш абыйның "Ялкау булырга ярамый безгә... ярамый!" дигән сүзләрен дә төшенгәннән-төшенә барам.
Кара фашизмның әле үз оясында гына котырынган елларында ук, үзенең "Берлин" дигән, "Ант" дигән хикәяләре белән безгә бу дәһшәтне кисәткән олы йөрәкле язучының бик тә борчылып, сиземләп әйткән сүзләре булгандыр ул.
Шулай булгандыр. Әйе, ялкауланырга һич ярамый иде.
Шул көздә үк Хасан күле буенда япон самурайлары белән канлы бәрелешләр булды. Аннары, Халхин-гол, аннары фин сугышы, аннары 1941 елның дәһшәтле июнь таңы.
Алиш абыйның шушы сугышта легендар Муса көрәштәше булып, җырлый-җырлый үләчә-ген, Мөхәммәтхан белән Фәрит кордашларымның да шушы сугышта башларын салачакларын ул вакытта әле кайдан беләсең?"
(Дәвамы бар)

Рөстәм Төхфәтуллин

Мәхмүт Хөсәен (1923 - 1993 ) хатлары

                                                       10 июнь 1991 ел. Шәһри Казан, шифаханә

        Бөек Җиңү Бәйрәме белән котлап язган открыткаңны шифаханәгә китереп тапшырдылар. Аны укыгач, күңелем күтәрелеп китте һәм мин күтәргән күңел белән дистәләгән бүтән котлауларны да укып чыктым. Ләкин үз вакытында җавап яза алмадым. Кан басымым 220 иде. 3нче майдан бирле шифаханәдә мин, туйдырды инде. Бик яту, торгынлык, хәрәкәтсезлек холкыма туры килми. Минем өчен ят сыйфат алар. Бүлмәдә генә утыр дисәләр дә, качып шифаханә бакчасына элдертәм. Аулак җир табып укып я язып утырам. Хәлем яхшыруга аягыма операция ясаттым, яңа теш протезы эшләттем. Кыскача, яңарып, яшәреп чыгарга исәп. Бүлмәдәшем Әдһәм Җамалиев Кенәр кешесе, иске Өҗем авылыннан. Сине яхшы белә. Укытучы. Хәзер лаеклы янда, Казанда яши икән. Сиңа күп итеп сәлам әйтә. Бик тәрбияле, тыйнак, сабыр кеше күренә. Сугыштан соң син Иске Өҗем авылында укытучы булып эшләгәнсең икән.

        Каләмдәшләргә күп итеп сәлам әйт.

Казанга килсәң, шалтырат: 74-24-80

                    Сагынып   Мәхмүт.

Открытка, 9 май, 1988 ел

        Яшьлек дустым, батыр солдат, әдәбиятыбызның күрке

                           Рафаил Төхвәтуллин!

Фашистларны дөмбәсләүдә

Бар синең дә өлешең...

Упкын кичтең,

Утка төштең

Җанга газиз ил өчен.

Олайсаң да син гел сафта,

Авырсаң да эшлисең.

Рәхмәт сиңа!

“Халкым миңа

Бирә бетмәс көч”, - дисең.

Яз айлары алып килсен

Сиңа наз һәм мәхәббәт.

Телим тыныч аяз таңнар,

Бак..... бәхет, сүнмәс дәрт.

Кулың кысып, яратып

                       Мәхмүт Хөсәен

                          9 май 1988 ел, казан.

Открытка, 9 май 1990 ел

     Җиңү бәйрәме белән, Рафаил дус!

Яшьлегебез янды яу кырында,

Тарая, яу дисәм сулышым...

Хаклык белән шатлык хөкем сөрсен,

Исемен дә белмик сугышның.

Сулыйк, яудаш,

Саф һавасын җирнең

Озак яшәү серен ачыйк

Җырлап яшик,

Зурлыйк туган Телне,

Тормыш кырын бакча ясыйк.

             Гаиләңә – сәлам яудашып Мәхмүт9 май 1990 ел.

Открытка 9 май 1980 ел

        Кадерле фронтташ дустым Рафаил!

Сугыштан соң 35 ел

Яшәү – үзе бер җиңү;

Мин исән, мин бәхетле дип,

Яңа таңнарга  җилү.

Сиңа – утны-суны кичкән

Илнең кыю иренә –

Алтын туен да җиңүнең

Насыйп булсын күрергә.

                Мәхмүт Хөсәен

                   9 май 1980 ел, Казан

Открытка 23.02.1973 ел.

Чын солдат дустым, ил батыры Рафаил!

Сине чын күңелдән Совет Армиясе бәйрәме белән котлыйм. Әйбәт сәләмәтлек, иҗади җимешләрең мулрак булуын телим. Синең балачакта миңа язган хатларыңны таптым. Шушы арада аларның күчермәсен машинкада басып сиңа җибәрәм. Укып танышырсың. Кечкенә генә фотоң да бар. Ләкин бик тонык ул. Син “Яшь ләнинчы”га язам дигәч, күңелләр күтәреләп китте. Мин бит гомер буе кытналып, сугылып килгән бездарный шагыйрь. Юбилей уңае белән әллә җылы сүз ишетәмме? Ләкин күңел ышанып җитә алмый моңа.

Хат яз.

Мәхмүт                     23.02. 73.       Казан

Кадерле Рафаил дус!

Сине Бөек Ватан сугышының кыю солдатын – үзебезнең солдат бәйрәмебез таңы белән котлыйм. Киләчәктә Сиңа солдат саулыгы һәм әдәбиятның яңа биекләрен солдатларча яулау батырлык телим. Сиңа багышланган шигырь Чувашстанда да басылып чыкты. Газетасын җибәрәм.

Кулыңны кысып

        Гвардия майоры Мәхмүт Хөсәен    23.02. 74.    Казан

“Авангард” Газетасында басылган шигырь:

                                                   Мәхмүт Хөсәен

БЕЗ СОЛДАТЫҢ, ВАТАН!

Рафаил Төхвәтуллинга

Яшли гиздең урман

                                  Сукмакларын,

Чәчәкләрен өздең аланның.

Ә мин үстем дала бишегендә,

Җырын тыңлап Җамбул

                                           бабамның

Бала чакта кызыл галстук тактым

Шул атаклы акын муенына...

Бу турыда хатлар китте сиңа –

Дала аша Идел буена.

Ә син яздың Тукай

                                 моңнарының

Күңелләрне ничек биләвен.

Кенәреңдә узган көннәреңнең

Шатлыкларын хәттә сөйләдең.

Ике деткор малай арасында

Сузылуга дуслык җепләре,

Гитлер илгә афәт алып килде,

Күрешкәнне безнең көтмәде.

Яшь каләмне тупка алыштырдык,

Солдат булдык сугыш кырында.

Яралардан сыкрап аусак та без,

Уйладык гел Җиңү турында.

Безнең көчтән дөмекте хур булып

Ябырылып өскә килгән яу!

Арчуга җир йөзен

                              Җәллардлардан

Без хезмәткә кайттык исән-сау.

Ә бер көнне Казан урамында

Кочаклашып куллар кысыштык...

Дуслыгыбыз, димәк, дәвам итә,

Алга илтә безне тынычлык.

“Гомерем буш узды”, - дип

                                             терсәкне

туры килми сиңа тешләргә...

“Авылдашым Нәби” күк ирләрен

Мәйдан тотты бөек эшләрдә.

Игенче дә бит син, нефтьче дә,

Җырга бит син, чорга тиң кеше.

Орден булып кунды күкрәгеңә

Дан ..өлгесе – Почет билгесе.

Айга җитсен иҗат колачларың,

Ак чәчәкләр яусын эзеңә!

Уч төбенә салып дөрләтерлек

Факел бүләк итәм үзеңә.

Без, димәк, гел юлда,

Каләм – кулда,

Без иҗатта һаман янабыз.

Без гел, халкым,

Синең йөк атларың,

Солдатларың, Ватан-анабыз!

J:\Р.Тухф\Р.Тухфатуллин\фото\13-ок 15,2x20,4.jpg

1974 нче ел, Яңа Кенәр, Төхфәтулиннар гаиләсе.

Дуслык хатлары

Фотода:1 нче рәттә уңнан сулга беренче М.Хөсәен, 2 нче рәттә уңнан сулга беренче Р.Төхфәтуллин. Уфа, 1960 ел.

Рафаил Төхфәтуллинның улы Рөстәм Төхфәтуллин 50 ел узгач Яңа Кенәр C:\Documents and Settings\User\Рабочий стол\Безымянный.JPG

авылында кунакта.