Эссе

Нигъмәтуллина Ләйсән Сәүбән кызы

Минем педагогик осталыгым.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Минем педагогик осталыгым

Эссе

Нигъмәтуллина Ләйсән Сәүбән кызы

                                       югары категорияле татар теле

                               һәм әдәбияты укытучысы

“Хөрмәтле укытучы! Күзләреңә карап, боерыкларыңны көтеп утырган бу балаларга бер гыйбрәт белән кара әле! Болар – балалар түгел, бәлки иң кыйммәтле әманәт – бүләкләрдер. Сак бул! Аларны тәрбияләүдә игътибарсызлык күрсәтмә! Чөнки алар, гыйлем мәхәббәтенә әсир буларак, синең каршыңа киләләр. Бала тәрбияләү һәм шәкерт укыту – иң беренче мөшкел һәм авыр хезмәттер!”  Бу язмамны мәшһүр мәгърифәтче-галим, язучы, педагог Ризаэддин Фәхреддиннең  сүзләре белән башлыйсым килә.

Әйе, сабыйның күңеле уңдырышлы җир кебек, ә укытучы аңа гыйлем орлыклары сала. Бу орлыклардан исә мәрхәмәт, шәфкать, игелек кебек сыйфатлар шытып чыга. Әйтерсең, укытучы үзенең җанын, кисәкләргә, өлешләргә бүлеп балаларга тарата.

       ... Ярты төн үтеп барса да, бүген йоклый алмам кебек ... Кулымда укучымның иҗади эше. Ул бүген, ачылып китеп, миңа үзенең серен, юк, үзенең иң зур хыялын ачкан.   Язма бик яхшы, 5 ле билгесе куйдым.   Укучы өчен, бу очракта, билге генә түгел, җылы сүз, аерым сөйләшү, дөрес киңәш кирәк. Иртәгә бит дәрестә язмаларга анализ ясыйсы, ә мин укучыма ни диярмен?  Укытучы укучылар  өчен икенче әни дә, кайчакларда оста психолог та булырга тиеш. Кечкенә генә җылы сүз дә   зур кодрәткә ия. Күп тапкырлар игътибар иткәнем бар: үз эченә бикләнгән, әңгәмәгә катнашмаган укучыларга   якынаерга,   ышаныч тудырырга нәкъ менә шул җылы сүз ярдәмгә килә.  Рухи кыйммәтләрне аңлау дәрәҗәләре төрле булган гаиләләрдә тәрбияләнүче баланың күңелендә ни ята?  Гаиләдә алар берәү-икәү, ә укытучыга һәрберсенең проблемасын чишәргә әзер булырга кирәк.

       Үзем башкарган эшнең, укытучы һөнәренең никадәр җаваплылык таләп итүенә еллар үткән саен ныграк төшенә барам. Кайчакларда төшенкелеккә бирелмәс өчен, мин кулыма китап алам. Бу укучыма да мин үземнең сорауларыма җавап табарга ярдәм иткән геройларым язмышын укып, сөйләп күрсәтәчәкмен.   Ул үзенең чишелмәгән проблемаларын уңай хәл итәр, ә мин укучымның күңелендә әдәби әсәргә карата кызыксыну уятырмын.   Мәктәпне тәмамлаган укучыларымның: “ Апа, сезнең биргән киңәшләрегез миңа  дөрес  юлны  табарга ярдәм итте!” дигән сүзләре аз булмады.    Аларның сорауларына  да  әдәби  геройларымның гыйбрәтле язмышы аша җавап таба идем бит. Якташ язучым Мөхәммәт Мәһдиев әйткәндәй,  авыл укытучысының һәр адымы, һәр сулышы  игътибар үзәгендә.   Авылдашларымның миңа булган  ихтирамы, һәрберсенең ерактан ук исәнләшүе, “ Рәхмәт, сезнең белән сөйләшкәннән соң балам ачылып китте!” дигән сүзләре бар авырлыкларны оныттыра, аларның хөрмәтен тоеп, үз хезмәтеңнең кирәклеген аңлап эшләү ләззәте тудыра. Һәркөн сыйныф ишеген ачып керергә мәҗбүр иткән көчнең исеме мәхәббәт бит, балаларга, укытучы һөнәренә мәхәббәт! Үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып  мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала.  Үз хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы шатлык хисләре уята.

       Укучыларымның һәркайсында  үзенчәлекле дөнья чагылышы.  Без  шушы дөньяны сак кына ачарга, аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә, үзләренең көчләренә ышанырга ярдәм итәргә тиеш. Ә моңа  ничек ирешергә соң?             Ничек итеп бала күңелен яраламаска?! Ә уйлап баксаң, һәрберсенең эчендә яшерен талант яши. Талантсыз кешеләр булмый, ачылмаган талантлар күп. Бу сорауларны мин үз-үземә бик еш бирәм.

       Яңа гына эшли башлаган елларымда укучыларыма бар нәрсәне белдерәсем килә иде, дәрестә сөйлим, шигырләрне яттан укыйм, җырлар да тыңлыйбыз. Мин – артист, ә укучыларым тамашачылар. Тырышам, ә нәтиҗә канәгатьләндерми: укучыларда үсеш күренми. Ни өчен?

     Бу сорауны үз-үземә бик еш бирә идем.

     Еллар узган саен, миңа хезмәтемнең гадилеге һәм бөеклеге, матурлыгы һәм авырлыгы ныграк күренә сыман. Замана таләбе буенча, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә, тормыш белән багланышны да ычкындырмаска тырышам. Тормыш көнләп түгел, сәгатьләп үзгәрә. Тормыш агышыннан ычкынып, төшеп калмаска кирәк. Барыбыз да шуңа омтылабыз.  Тормыштан артта калмас өчен, аның хәрәкәтен генә түгел, үзгәрмәс кыйбласын да яхшы белергә кирәк. Туган илеңә, халкыңа бирелгәнлек, туган телеңә сүнмәс мәхәббәт – менә ул татар теле һәм әдәбияты укытучысының үзгәрмәс кыйбласы! Тормыш шартлары, яшәү күренешләре көнләп – сәгатьләп үзгәреп торса да, бу бөек төшенчәләр – мәңгелек!

    Алмагачтагы алмалар да бертөрле өлгерми: кайсы кып-кызыл, өзелеп төшәм дип тора, ә кайсы әле өлгермәгән... Укучылар белән дә шулай түгелме?! Һәркайсының үз мөмкинлеге, үз дөньясы. Ә ул дөньяны җимерергә ярамый. Теге яки бу фәнне начар үзләштерә икән, бу әле баланың мөмкинлекләрен күрсәтә дип санау да дөрес түгел. Татар теленең бер кагыйдәсен белмәгән, яки язучы биографиясендәге ниндидер нечкәлекне әйтә алмаганы өчен генә балага начар билге куярга ярамый. Бәлки аңа төгәл фәннәр җиңелрәк биреләдер, һәм киресенчә. Бәлки ул биюгә, җырга, рәсем ясауга остадыр...  Иманым камил, сыйныфта ничә бала - өчме, унмы, егерме бишме - бары тик индивидуаль якын килеп эш иткәндә генә укытучы куанычлы нәтиҗәләргә ирешә ала.

      Мин – укытучы! Мин һавадагы көмеш ай кебек якты булырга тиеш. Ә мине чолгап алган эреле - ваклы йолдызлар – минем укучыларым. Димәк, мин һәрбер йолдызчыгым өчен җавап бирәм. Мин аларны бергә туплап, саклап торырга бурычлы. Шуңа күрә, беренче очракта, мин күк йөзендә балкыган тулган ай кебек һәрчак  сүнми балкырга, янәшәмдәгеләргә якты нурлар биреп торырга тиешле кеше. Нәкъ менә шул чакта гына минем һәр укучым – һәр йолдызым саф һәм чиста күңелле, миһербанлы, рәхмәтле булып балкыячак.