Укыту-методик комплектлар

Нигъмәтуллина Ләйсән Сәүбән кызы

Кулланма татар мәктәбендә белем алучы татар балаларына яңа формада бердәм республика тестына әзерләнергә ярдәм итү максатыннан  төзелде.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Нигъмәтуллина Л.С.

Татар теле

9 нчы сыйныф

ЯҢА ФОРМАДА БЕРДӘМ РЕСПУБЛИКА ТЕСТЫНА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН КУЛЛАНМА

(Татар мәктәбендә белем алучы татар балалары өчен)

Арча, 2015

Төзүчесе:

Л.С.Нигъмәтуллина – Арча районы Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Рецензент:

С.А.Галимҗанова–Арча мәгарифбүлегенең югары категорияле методисты

Татар теле. 9 нчы сыйныф: Яңа формада бердәм республика тестына әзерләнү өчен кулланма

Кулланма татар мәктәбендә белем алучы татар балаларына яңа формадабердәм республика тестынаәзерләнергә ярдәм итү максатыннан  төзелде.

Эшне башкару өчен методик күрсәтмәләр.

Кулланма 6 варианттан, һәр вариант 3 бүлектән тора.  

I бүлек1 биремнән тора. Анда 2 тапкыр тыңланган текстның кыскача эчтәлеге (изложение) языла.

II бүлекукучылар үзләре укыган текстка нигезләнеп башкарыла. Ул 9 биремнән тора (2-10 биремнәр)

III бүлектәге биремне укучылар 2 нче бүлектәге эшләрне үтәү өчен укыган текст буенча башкаралар. Эшли башлаганчы, тәкъдим ителгән (11.1 яки 11.2)биремнәрнең берсен сайларга һәм үз фикереңне дәлилләп, эзлекле рәвештә киңәйтелгән җавап бирү кирәк.Сочинение күләме 50 сүздән ким булмаска һәм чиста, пөхтә, танырлык итеп язылырга тиеш.

Сезгә уңышлар телибез!

1 нче вариант

I бүлек

Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.  Истә тотыгыз:  сез текстның тулы эчтәлеген бирергә тиеш.

Изложение күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Изложениене чиста, пөхтәһәм танырлык итеп аерым биттә языгыз.

II бүлек

Текстны укыгыз һәм 2-10 нчы биремнәрне башкарыгыз.

(1) Дөньяда бер генә хезмәтнең дә, ихтимал, шундый хөр, тарихның үзе кебек чал, милли дә, интернациональ да үз бәйрәме юктыр. (2) Ә игенчелекнең шундый бәйрәме бар. (3) Ул бәйрәмнең туган җире — Идел буе болгарлары яшәгән төбәк. (4) Ул бәйрәмнең исеме — Сабантуй. (5) Элек ул язгы кыр эшләрен башлау бәйрәме булган. (6) Хәзер исә Сабантуй — язгы эшләрне төгәлләү бәйрәме. (7) Сабантуй атнасында тагын да тырышыбрак эшлисең, ул атнада искиткеч күңел күтәренкелеге, хезмәт омтылышы... (8) Чөнки ул — хезмәт алдынгылары, булганнар, уңганнар бәйрәме.

(9) Татар авылларында хезмәт сөймәгән, эш эшләмәгән кешегә, борынгы заманнардан килгән гадәт буенча, урын булмаган. (10) Ләкин авылда бер-ике кеше Сабантуй алдыннан ун-унбиш көн кыр эшләренә йөрмәгән. (11) Ул кешегә мондый вакытта зур бер сарык суеп ашатканнар, алдында теләгәнчә йомырка, бал-май торган. (12) Теге кеше ял иткән, ашаган, көч җыйган. (13) Ул <...> көрәшче, Сабантуйда аңа шушы авылның данын яклап көрәшергә кирәк булачак. (14) Картларның бөтен өмете шунда...

(15) Көрәшне күзәтеп торучылар — авылның иң могътәбәр картлары...

(16) Түгәрәк эчендә озын таяклар тотып тәртип саклап йөрүче картларны Сабантуйда әле дә күрергә мөмкин...

(17) Моннан биш йөз ел элек, җиде йөз ел элек ничек капчык киеп сугышсалар, әле дә шулай. (18) Борынгы заманнарда ук ничек кашыкка тавык йомыркасы куеп, кашык кабып йөгерешсәләр, — әле дә шулай. (19) Матур гадәтләр шулай сакланалар. (20) Сабантуй йоласы, аның җырлары гасырлар буе халык күңелендә, телендә яшәгән, шомарган. (21) Ул йолалар халыкның үзе кебек үк көчле, яшәүчән булган.  (22) Әнә шуңа күрә дә алар безнең көннәргә кадәркилеп җиткәннәр.    (М.Мәһдиев)

2. Татар сөйләменең үзенчәлеге булган ирен гармониясенә буйсынган сүзләр кулланылган җөмләне күрсәтегез.

  1. Ул бәйрәмнең исеме - Сабантуй.
  2. Теге кеше ял иткән, ашаган, көч җыйган.
  3. Картларның бөтен өмете шунда.
  4. Матур гадәтләр шулай сакланалар.

  1. Сингармонизмга буйсынмаган сүзе булган җөмләне билгеләгез.
  1. Картларның бөтен өмете шунда...
  2. Дөньяда бер генә хезмәтнең дә, ихтимал, шундый хөр, тарихның үзе кебек чал, милли дә, интернациональ да үз бәйрәме юктыр.
  3. Матур гадәтләр шулай сакланалар.
  4. Ул йолалар халыкның үзе кебек үк көчле, яшәүчән булган.  
  1. 8 – 10 нчы җөмләләрдән бәйлекне табып языгыз.

Җавап:____________

  1. 20-22 нче җөмләләрнең кайсысында тиңдәш ияләр бар?

Җавап:____________

  1. 1-6 нчы җөмләләрнеңкайсысы синтетик иярчен аергыч җөмләле кушма җөмлә?

Җавап:_____________

  1. 13 нче җөмләдә <...>тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш?

Җавап:___________

  1. 9 нчы җөмләдә сыйфат фигыль белән белдерелгән ничә аергыч бар?

Җавап:____________

9. Сөйләмнең сәнгатьлелегенә ирешү өчен, 15нче,16 нчы җөмләләрдәге кайсы сүзне хәзер дигән синонимы белән алыштырып була?

Җавап:___________

10.13 нче җөмләдә <...>тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш?

Җавап:___________

III бүлек

11.1“Сабантуй йоласы, аның җырлары гасырлар буе халык күңелендә, телендә яшәгән, шомарган. Ул йолалар халыкның үзе кебек үк көчле, яшәүчән булган. җөмләләрендә әйтелгән фикерләрне сез ничек аңлыйсыз? Фикер дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан ике мисал китерегез. Бу вакытта файдаланылган җөмләнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.

Сочинение күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш. Аны чиста һәм танырлык итеп языгыз.

11.2Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсетемасына сочинение языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан бер мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән бер мисал  китерегез. Сочинениене мәкаль – әйтемнән башлый аласыз.Сочинение күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш. Аны чиста һәм танырлык итеп языгыз.

2 нче вариант

I бүлек

Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.  Истә тотыгыз:  сез текстның тулы эчтәлеген бирергә тиеш.

Изложение күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Изложениене чиста, пөхтә һәм танырлык итеп аерым биттә языгыз.

II бүлек

Текстны укыгыз һәм 2-10 нчы биремнәрне башкарыгыз.

(1)Әни! (2) Нинди ягымлы да, гүзәл дә, назлы да сүз ул!(3) Бу сүздән күпме җылылык, сафлык бөркелә. (4) Бала да бит, теле ачылгач, иң беренче : “Әннә!” – дип эндәшә. (5)Тәүге назны да әнисенең йомшак кулларында тоя...

(6) Әни! (7) Бу сүз күп ил телләрендә бер үк яңгырый. (8) Аннан да бөегрәк, гүзәлрәк сүз бармы дөньяда? (9) Юктыр. (10) Чөнки шушы гаҗәеп тылсымлы сүзне кабатлаган саен кабатлыйсы килә...

(11) Әни куллары... (12)Ниләр генә эшләми алар?! (13) Күпереп торган ап-ак икмәк тә пешерә, телеңне йотарлык итеп аш-су да әзерли. (14) Ябык куллар, ләкин минем өчен алар алар алтыннан да кыйммәтрәк, гомердән дә газизрәк. (15) Утка да, суга да кергән бу кытыршы кулларны мин бар нәрсәдән өстен куям, бары тик изгелек кылучы көчкә тиңлим. (16) Әниләрнең баштан бер сыйпавы, иркәләве күңелгә дәрт өсти, яңа өмет очкыннары кабындыра. (17) Шуңа күрә дә без авыр вакытта әнигә килеп сыенабыз, аннан киңәш сорыйбыз. (18) Чөнки беләбез: әни һәрвакыт ярдәм кулы сузачак, дөрес юл күрсәтәчәк...(19) Дөнья тик кайгылардан гына тормый, анда шатлыклар да урын ала. (20) Бу минутларны да әни белән уртаклашырга ашыгабыз. (21) Әниләрнең сине игътибар белән тыңлаганын, синең өчен балкып киткән йөзен күрсәң, шатлыкларың икеләтә арткандай тоела. (22) Газиз кешебез белән гөрләшеп сөйләшеп утырулары да үзе бер гомер түгелме соң?!

(23)Бу дөньяда иң йомшагы – әни куллары, иң сизгере – әни йөрәге. (24) Бу йөрәктә балага карата мәхәббәт тойгысы беркайчан да сүнми. (25) Әнинең йокысыз үткәргән төннәре дә, куанычлары да, эше дә, көче дә <...> барысы да баласы өчен.

                                                                                  (Вакытлы матбугаттан)

2. Кайсы җөмләдә сингармонизмга буйсынмаган сүз бар?

  1. Нинди ягымлы да, гүзәл дә, назлы да сүз ул!
  2. Тәүге назны да әнисенең йомшак кулларында тоя...
  3. Аннан да бөегрәк, гүзәлрәк сүз бармы дөньяда?
  4. Чөнки шушы гаҗәеп тылсымлы сүзне кабатлаган саен кабатлыйсы килә...

3. 15 нче җөмләдәге утка да, суга да кергәндигән сүзтезмәнең нинди мәгънәдә кулланылуын билгеләгез.

  1. күп михнәтләр күргән
  2. дөнья гизгән
  3. утта да, суда да эшләгән
  4. имгәнеп беткән

4. Сөйләмнең тәэсир итү көчен арттыру өчен, кайсы җөмләдә кире сүз тәртибе күзәтелә?

  1. Бала да бит, теле ачылгач, иң беренче : “Әннә!” – дип эндәшә.
  2. Ниләр генә эшләми алар?!
  3. Утка да, суга да кергән бу кытыршы кулларны мин бар нәрсәдән өстен куям, бары тик изгелек кылучы көчкә тиңлим.
  4. Шуңа күрә дә без авыр вакытта әнигә килеп сыенабыз, аннан киңәш сорыйбыз.  

5. Антонимнар булган җөмләне билгеләгез.

  1. Бу сүздән күпме җылылык, сафлык бөркелә.
  2. Ябык куллар, ләкин минем өчен алар алар алтыннан да кыйммәтрәк, гомердән дә газизрәк.
  3. Дөнья тик кайгылардан гына тормый, анда шатлыклар да урын ала.
  4. Бу дөньяда иң йомшагы – әни куллары, иң сизгере – әни йөрәге.

6. 20 – 22 нче җөмләләрдән күрсәтү алмашлыгын табып языгыз.

Җавап:________________________________________________

7. 1-5 нче җөмләләрнең кайсысында тиңдәш ияләр бар?

Җавап:________________________________________________

8.25 нче җөмләдә <...>тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш?

Җавап:________________________________________________

  1. 21 нче җөмләдәге сыйфат фигыль белән белдерелгән аергычны табып языгыз.

Җавап:________________________________________________

10. 23-25 нче җөмләләрнең кайсысында тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүз килгән?

Җавап:________________________________________________

III бүлек

11.1  Бу дөньяда иң йомшагы – әни куллары, иң сизгере – әни йөрәге.Әнинең йокысыз үткәргән төннәре дә, куанычлары да, эше дә, көче дә – барысы да баласы өчен”җөмләләрендә әйтелгән фикерләрне сез ничек аңлыйсыз? Фикер дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан ике мисал китерегез. Бу вакытта файдаланылган җөмләнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.

          Сочинение күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш. Аны чиста һәм танырлык итеп языгыз.

11.2Синең өчен кайгыртучы әниең булу-нинди зур бәхет ултемасына сочинение языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан бер мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән бер мисал  китерегез. Сочинениене мәкаль – әйтемнән башлый аласыз.Сочинение күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш. Аны чиста һәм танырлык итеп языгыз.

3 нче вариант

I бүлек

Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.  Истә тотыгыз:  сез текстның тулы эчтәлеген бирергә тиеш.

Изложение күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Изложениене чиста, пөхтә һәм танырлык итеп аерым биттә языгыз.

II бүлек

Текстны укыгыз һәм 2-10 нчы биремнәрне башкарыгыз.

1) Икмәк барлык ризыклардан өстен тора, бик күп ризыклар икмәктән башлана, икмәккә кайтып кала. 2) Без иртәнге чәйдә май белән йомырка ашыйбыз икән, болар да шул икмәк аркасында алдыбызга килгән ризыклар...

3) Икмәк бөтен байлыклардан да кирәгрәк, кыйммәтрәк нәрсә икән. 4) Икмәк булмаса, бөтен нәрсәнең — иң зат, иң бәяле әйберләрнең дә кыйммәте бетә, алар чүпкә әйләнә.

5) Мин үзем икмәкне кеше өчен иң зарури ризык итеп кенә түгел, ә илнең иң зур байлыгы, дәүләтнең төп куәте дип тә саныйм. 6) Чыннан да, илдә, дәүләт кулында икмәк җитәрлек булмаса, халык тук, бөтен яши алыр идемени, дәүләт башка байлыкларын бүтән ихтыяҗларга тота алыр идемени?..

7) Халык икмәкнең кадерен кытлык елларда гына түгел, һәрвакытта, иң уңган чакларында да бик яхшы белгән. 8) Ул аны юкка-барга әрәм-шәрәм итмәгән, саклап тоткан, ничек тә запас белән торырга тырышкан. 9) Чөнки ел елга охшап килми, быел бар, ә киләсе елда аның уңмавы, аз булуы мөмкин. 10)Безнең татар халкында исә икмәккә хөрмәт аеруча зур иде. 11) «Ипекәй» дип кадерләп кенә йөртә иде ул аны...

12) Әгәр урамда ипи сыныгы ятканын күрсә, ул аны, иренмичә иелеп алып, читәнгә яки бүрәнә ярыгына кыстырып китә. 13) Балаларга да: «Сыныгыңны калдырма, валчыгыңны җый, бәрәкәт очмасын», — дип әйтеп кенә торалар. 14) Һәм без ипи валчыгын таптаудан, чынлап та, курка идек, икмәк безгә рәнҗер, бездән китәр, килмәс дип шомлана идек... 15) Хәзер алай шомланулар бетте, әмма хөрмәт калырга, хөрмәт сакланырга тиеш.

16) Безнең беренче ризыгыбыз булган икмәккә кеше игътибары, кеше мәхәббәте кирәк. 17) Бары шул чакта гына муллыкка ирешеп булачак.

 Ә.Еники буенча

2. Кайсы җөмләдә сингармонизм законына буйсынмаган сүз бар?

1) Икмәк барлык ризыклардан өстен тора, бик күп ризыклар икмәктән башлана, икмәккә кайтып кала.

2)Ул аны юкка-барга әрәм-шәрәм итмәгән, саклап тоткан, ничек тә запас белән торырга тырышкан.

3)Хәзер алай шомланулар бетте, әмма хөрмәт калырга, хөрмәт сакланырга тиеш.

4)Бары шул чакта гына муллыкка ирешеп булачак.

3. Татар сөйләменең үзенчәлеге булган ирен гармониясенә буйсынган сүз кулланылган җөмләне күрсәтегез.

1)Без иртәнге чәйдә май белән йомырка ашыйбыз икән, болар да шул икмәк аркасында алдыбызга килгән ризыклар...

2)Безнең татар халкында исә икмәккә хөрмәт аеруча зур иде.

3) Бары шул чакта гына муллыкка ирешеп булачак.

4)Хәзер алай шомланулар бетте, әмма хөрмәт калырга, хөрмәт сакланырга тиеш.

4. 5 нче җөмләнең грамматик нигезен билгелә.

Җавап:_____________________

5. 3 – 6 нчы җөмләләрдән кереш сүзне язып алыгыз.

Җавап:_____________

6.  6 – 7 нче җөмләләрдән рәт гармониясенә буйсынмаган сүзләрне язып алыгыз.

Җавап:_____________

7.  10 – 15 нче җөмләләр арасыннан кире сүз тәртибе булган җөмләнең номерын язып куегыз.

Җавап:______________

8.  Аерымланган хәлләр янына куела торган тыныш билгеләренең саннарын язарга.

Әгәр урамда ипи сыныгы ятканын күрсә,(1) ул аны,(2) иренмичә иелеп алып, (3) читәнгә яки бүрәнә ярыгына кыстырып китә.(4)

9.Тәртип саны булган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:____________

10.7 – 12 нче җөмләләрдән синтетик иярчен тәмамлык җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:______________

III бүлек

11.1  “Безнең беренче ризыгыбыз булган икмәккә кеше игътибары, кеше мәхәббәте кирәк. Бары шул чакта гына муллыкка ирешеп булачак.”Фикер дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан ике мисал китерегез. Бу вакытта файдаланылган җөмләнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез. Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.

11.2Икмәк – тормышның нигезетемасына сочинение языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан бер мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән бер мисал  китерегез. Сочинениене мәкаль – әйтемнән башлый аласыз.Сочинение күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш. Аны чиста һәм танырлык итеп языгыз.

4 нче вариант

I бүлек

Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.  Истә тотыгыз:  сез текстның тулы эчтәлеген бирергә тиеш.

Изложение күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Изложениене чиста, пөхтә һәм танырлык итеп аерым биттә языгыз.

II бүлек

Текстны укыгыз һәм 2-10 нчы биремнәрне башкарыгыз.

Чын дус

(1) Кәрим белән Камил – аерылмас дуслар. (2) Бергә мәктәпкә баралар, бергә кайталар.  (3) Дәресләргә дә бергә әзерләнәләр, урамда да бергә булалар. (4) “Менә ичмасам дуслар!”- диләр алар турында.

        (5)Укулар тәмамланырга ай ярым чамасы калгач, Кәримне шифаханәгә салдылар. (6)Бу хәбәрне ишетү белән, сыйныф җитәкчесе Рәсимә апа балаларга дәресләр тәмамлангач таралышмаска кушты.

(7) Сыйныф җитәкчесенең сүзе кыска булды.

        (8)  - Иртәгедән башлап, чиратлап, шифаханәгә йөрергә кирәк, югыйсә, Кәримнең сыйныфта утырып калуы ихтимал, - диде ул. (9) – Ягез, кем беренче булып аңа ярдәм кулы суза?

        (10) Барысы да, Камил инде дигәндәй, карашларын малай ягына төбәделәр. (11) Тик тегесе, ни өчендер, кулын күтәрергә яисә нинди дә булса сүз әйтергә ашыкмады.

        (12) – Камил <> ник дәшмисең? (13) Синең иртәгә дустың янына барырга  теләгең бармы? – дип сорады Рәсимә апалары, малайның партасы янына якын ук килеп.

(14) Камил теләр-теләмәс кенә урыныннан торды, үзенә төбәлгән дистәләгән күзләрдән карашын читкә борды һәм:

- Минем спорт секциясенә барасым бар, безнең тренер бик усал, - диде.

         (15) Кемнән-кемнән, әмма Камилдән андый җавап булыр дип берәү дә көтмәгән иде. (16) Укытучы апалары сер бирмәде. (17) Иң арткы партада утырган яңа укучы Гаязның кул күтәргәнен күреп:

 - Ни әйтергә телисең, Муллаянов? – дип сорады.

(18) – Рөхсәт итсәгез, мин барам, - диде малай.

        (19) – Синең мәктәпкә килгәнеңә дә ике-өч көн генә, Кәрим белән танышып та өлгермәгәнсеңдер әле, - дип шик белдерде сыйныф җитәкчесе.

 (20) – Анысы шулай, тик шифаханәдә танышырбыз дип уйлыйм, - диде малай, - анда минем әнием шәфкать туташы булып эшли.  (21) Аның белән без Кәримне тиз терелтербез.  (22) Ышаныгыз...

        (23) Ихлас күңелдән  яңгыраган сүзләр умарта кортларыдай гөжли башлаган сыйныфны тиз тынычландырды. (24) Рәсимә апалары, дулкынлануыннан:

- Рәхмәт, Гаяз, син чын кеше икәнсең! – генә дия алды....

                                             (Вакытлы матбугаттан)

2. Татар сөйләменең үзенчәлеге булган ирен гармониясенә буйсынган сүз кулланылган җөмләне күрсәтегез.

1) Сыйныф җитәкчесенең сүзе кыска булды.

2)Барысы да, Камил инде дигәндәй, карашларын малай ягына төбәделәр.

3)Тик тегесе, ни өчендер, кулын күтәрергә яисә нинди дә булса сүз әйтергә ашыкмады.

4)Аның белән без Кәримне тиз терелтербез.  

3. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзе булган җөмләне табыгыз.

1)Барысы да, Камил инде дигәндәй, карашларын малай ягына төбәделәр.

2)Бергә мәктәпкә баралар, бергә кайталар.  

3)Дәресләргә дә бергә әзерләнәләр, урамда да бергә булалар.

4)Сыйныф җитәкчесенең сүзе кыска булды.

4. Ия белән хәбәр арасына сызык куелган очракка туры килгән җөмләнең номерын яз.

Җавап:_______________

5. 18 нче җөмләдән алмашлыкны табып языгыз.

Җавап: _________________________

6. 9 нчы җөмләдән санны табып языгыз.

Җавап: _________________________

7. 11-13  нче җөмләләр арасыннан  тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: _________________________

8. 22-24 нче җөмләләр арасыннан  тойгылы җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: _________________________

  1.  Аерымланган хәлгә бәйле куелган өтернең номерын языгыз.

Барысы да,(1) Камил инде дигәндәй, (2)карашларын малай ягына төбәделәр.(3)

Җавап: _________________________

10. 15-17 нче җөмләләр арасыннан туры сөйләмле җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: _________________________

III бүлек

11.1 ” Рәсимә апалары, дулкынлануыннан:

          - Рәхмәт, Гаяз, син чын кеше икәнсең!- генә дия алды...” җөмләләрендә әйтелгән фикерләрне сез ничек аңлыйсыз?  Шулар турында языгыз.

Фикер дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан ике мисал китерегез. Бу вакытта файдаланылган җөмләнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез. Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш. Аны пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

      11.2 Чын дуслык нинди булырга тиеш? Чын дуслыктемасына сочинение языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан бер мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән бер мисал  китерегез. Сочинениене мәкаль – әйтемнән башлый аласыз.Сочинение күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш. Аны чиста һәм танырлык итеп языгыз.

5 нче вариант

I бүлек

Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.  Истә тотыгыз:  сез текстның тулы эчтәлеген бирергә тиеш.

Изложение күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Изложениене чиста, пөхтә һәм танырлык итеп аерым биттә языгыз.

II бүлек

Текстны укыгыз һәм 2-10 нчы биремнәрне башкарыгыз.

Икебез дә унөчтә булсак...

  1. 1933 нче авыр ел иде. (2) Тамак алдарлык булса да ярар дип, яз башыннан Акманайга балыкка йөрибез. (3) Алты яшьлек энем Ильясны да ияртәм. (4) Ифрат сабыр бала ул. (5) Көн буе чебен-черки талауга шыңшымый түзә. (6) Кәсебебез уңышлырак булса, учак ягып, ялкында балык өтеп ашыйбыз. (7) Бөтенесен дә түгел, әлбәттә. (8) Кайбер көннәрдә бар тотканны өйгә алып кайтабыз.

(9) Көн шундый эссе. (10) Күл өстенең тынычлыгы күңелгә шом сала. (11) Җимгә кагылып та караучы юк. (12) Ак киез эшләпә кигән энем яр читендә зирек күләгәсендә тын гына утыра. (13) Ара-тирә генә сорап куя: “Капмадымы?” (14) “Юк шул”, – дим, –  “көн озын бит. (15) Кабар әле”, – дип тынычландыра мине сабый.

(16) Төш узды. (17) Тирә-якта кармак салган малайлар, бәхет ...зләп, я Ишбайга, я Димгә китте. (18) Без калдык. (19) Ильяс белән без һаман бәхет сыныйбыз. (20) Көн кичкә авышты. (21) “Агай, капмадымы?” – ди, энем. (22) “Хәзер, хәзер каба”, – дип ышандырам. (23) Шулай дип әйтүем булды, зур кармагымның калкавычы чак кына кузгалып куйды да, кинәт төпкә батты. (24) Алтын сары корбан балыгы үлән ...стенә чыгып ятты. (25) Кайткач, бизмәнгә салып карадык, дүрт кадакка якын тартты. (26) Ильяс якын килергә дә курка. (27) “Бу балыкмы, агай?” – ди. (28) “Балык. Корбан исемле”. (29) Ул шунда ук тезеп китте: “Безнең күрше – Корбан. Безнең балык – корбан”.

(30) Мин тиз генә кармакларны урадым да, балыкны капчыкка салып, кайтырга уңайладык. (31) Ильяс дәртләнеп, башта бик ихлас атлады. (32) Юкәлекул урманына җиткәч, ач бала хәлдән тайды. (33) “Чак кына утырып торыйк әле, агаем”, – диде.

(34) Корбан миңа чиксез дәрман бирде. (35) Утырып тору кая ул! (36) Ильясны иңемә күтәреп алдым. (37) “Их, агаем <…> – диде ул, рухланып, – нигә икебез дә унөчтә түгел икәнбез? (38) Икебез дә унөчтә булсак, күтәрешеп кенә йөрер идек, бөртек тә арымас идек”.

(40) Энем инде күптән дөнья куйды. (41) Мин торып калдым. (42) Кайчак үкенеп тә куям: нигә аны шулай ешрак күтәреп йөртмәдем икән? (43) Хәтта арымаган чакларында да... мин бит һәрвакыт аңа караганда өлкәнрәк, көчл...рәк булдым.

(44) Кешеләр бер-берсен ешрак күтәрешсәләр, үкенечләре әзрәк калыр иде...

Мостай Кәримнән*

2. Татар сөйләменең үзенчәлеге булган ирен гармониясенә буйсынган сүз кулланылган җөмләне күрсәтегез.

1)1933 нче авыр ел иде.

2)Тамак алдарлык булса да ярар дип, яз башыннан Акманайга балыкка йөрибез.

3)Кәсебебез уңышлырак булса, учак ягып, ялкында балык өтеп ашыйбыз.

4)Ильяс дәртләнеп, башта бик ихлас атлады.

3. Авазлар һәм хәрефләр саны туры килмәгән сүз булган җөмләне билгеләгез.

1)Корбан миңа чиксез дәрман бирде.

2)Безнең күрше – Корбан. Безнең балык – корбан.

3)Көн кичкә авышты.

4)Кешеләр бер-берсен ешрак күтәрешсәләр, үкенечләре әзрәк калыр иде...

4.Хәбәре фигыль белән белдерелмәгән җөмләне табыгыз.

1)Алты яшьлек энем Ильясны да ияртәм.

2)Көн шундый эссе.

3)Кайбер көннәрдә бар тотканны өйгә алып кайтабыз.

4)Ак киез эшләпә кигән энем яр читендә зирек күләгәсендә тын гына утыра.

5. 40-44 җөмләләр арасыннан аналитик кушма җөмләне табыгыз. Җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: ___________________________.

6. 12 нче җөмләднең грамматик нигезен табып языгыз.

Җавап: ___________________________.

7. 16-21 җөмләләр арасыннан аерымланган хәлләр белән килгән җөмләне табыгыз. Җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: ___________________________.

8. Түбәндәге җөмләләрдә куелган өтерләр номерлап бирелгән. Кереш сүзгә бәйле куелган тыныш билгесен белдергән номерны күрсәтегез.

1933 нче авыр ел иде. Тамак алдарлык булса да ярар дип, (1) яз башыннан Акманайга балыкка йөрибез. Алты яшьлек ...нем Ильясны да ияртәм. Ифрат сабыр бала ул. Көн буе чебен-черки талауга шыңшымый түзә. Кәсебебез уңышлырак булса, (2) учак ягып, (3) ялкында балык өтеп ашыйбыз. Бөтенесен дә түгел, (4) әлбәттә. Кайбер көннәрдә бар тотканны өйгә алып кайтабыз.

Җавап: ___________________________.

9. 30-35 җөмләләр арасыннан туры сөйләмле җөмләне табыгыз. Җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: ___________________________.

10. 9-12 нче җөмләләр арасыннан инкяр җөмләне күрсәтегез. Җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: ___________________________.

III бүлек

11.1 “Кешеләр бер-берсенә игътибарлырак булсалар, үкенечләре әзрәк калыр иде...” җөмләләрендә әйтелгән фикерләрне сез ничек аңлыйсыз?

Шулар турында языгыз.Фикер дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан ике мисал китерегез. Бу вакытта файдаланылган җөмләнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез. Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш. Аны пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

      11.2 Кылган гамәлләрең өчен соңыннан үкенерлек булмасындигән гыйбарәне ничек аңлыйсыз? Үкенеч – кеше күңелен җәрәхәтләп торучы иң авыр хисләрнең берсетемасына сочинение языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан бер мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән бер мисал  китерегез. Сочинениене мәкаль – әйтемнән башлый аласыз.Сочинение күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш. Аны чиста һәм танырлык итеп языгыз.

6 нчы вариант

I бүлек

Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.

II бүлек

Текстны укыгыз һәм 2-10 нчы биремнәрне башкарыгыз.

(1)Буй җитеп, әти-әнидән кача-поса гына малайлар белән дустанә сөйләшеп йөри башлагач, чишмә буе безнең изге урыныбызга әйләнде. (2)Хатирәләр, хатирәләр... (3)Күзләребез ялгыш кына очраша да, оялудан кызарып, башларыбызны аска иябез. (4)Озаклапчишмәгәкарапторабыз. (5)Менәшунда карашларыбызянәочраша да инде. (6)Без бер-беребездән күзләребезне ала алмыйбыз. (7)Шуннансоң мин бик күп мәртәбәләр чишмәдән аның күзләрен эзләдем. (8)Улеракларда, ил чигендәсактаторганда да, аңаязгансәламхатларында да мин: «Чишмәагышларыюсынсагышларны...» - дипяза идем. (9)Чөнки мин сагынганвакытларымдакүзләребезнеңбер-беребезгәозакитепкарапторуларынисемәтөшерә идем.

(10)Синеңмәңге-мәңгеагуыңнытели идем мин <...> чишмәм! (11)Бары синеңагышыңгына мине юата.(12)Эчкерсезсафмәхәббәтнеңшаһитыбулып, чишмәнеңгөнаһсызкүзләреелмаяидемиңа.

(13)Чишмәләрәйтерсеңләтөнләйолдызларга, көндезкояшка берөзлексез сер сөйли. (14)Гүягасырлар буе сөйләптәбетерә алмагансерләрекояшнурларынакүчә. (15)Синигътибарбелән күзәталарны, бәлки, сиңа да ултылсымынэнҗебөртекләреашабелдерер. (16)Чишмәнеңбихисапкөмештамчылары, кояшнурларынаүрелеп, иң оста рәссам да төшерәалмаслыктөсләрдәнсалаваткүперләреясый.

(17)Чишмәнеңбернибеләндәчагыштырыпбулмыйторган моңлыагышынаөздереп-өздерепсайрагансандугачлартавышыкушыла.

(18)Ул, үзенеңүтәрюлындәвамиттереп, зәңгәркүккәелмая-елмая ага да ага... (Д.Гайнетдиновадан)

  1. Татар сөйләменең үзенчәлеге булган ирен гармониясенә буйсынган сүз кулланылган җөмләне күрсәтегез.

1. Менәшунда карашларыбызянәочраша да инде. 

2. Күзләребез ялгышкынаочраша да, оялуданкызарып, башларыбызны аскаиябез.

3. Син игътибар белән күзәт аларны, бәлки, сиңа да ул тылсымын энҗе бөртекләре аша белдерер.

4. Хатирәләр, хатирәләр...

3. Кайсы җөмләдә сингармонизмга буйсынмаган сүз бар?

  1. Озаклапчишмәгәкарапторабыз.
  2. Синеңмәңге-мәңгеагуыңнытели идем мин, чишмәм!
  3. Эчкерсезсафмәхәббәтнеңшаһитыбулып, чишмәнеңгөнаһсызкүзләреелмаяидемиңа.
  4. Сиңа да ултылсымынэнҗебөртекләреашабелдерер.

4.Сөйләмнең тәэсир итү көчен арттыру өчен, кайсы җөмләдә кире сүз тәртибе күзәтелә?

  1. Шуннан соң мин бик күп мәртәбәләр чишмәдән аның күзләрен эзләдем.
  2. Бары синеңагышыңгына мине юата.
  3. Синеңмәңге-мәңгеагуыңнытели идем мин, чишмәм
  4. Чишмәләрәйтерсеңләтөнләйолдызларга, көндезкояшка берөзлексез сер сөйли.

  1. Антонимнарбулганҗөмләнебилгеләгез.
  1. Күзләребез ялгышкынаочраша да, оялуданкызарып, башларыбызны аскаиябез.
  2. Эчкерсезсафмәхәббәтнеңшаһитыбулып, чишмәнеңгөнаһсызкүзләреелмаяидемиңа.
  3. Синигътибарбелән күзәталарны, бәлки, сиңа да ултылсымынэнҗебөртекләреашабелдерер.
  4. Чишмәләрәйтерсеңләтөнләйолдызларга, көндезкояшка берөзлексез сер сөйли.

  1. 7 – 9 нчыҗөмләләрдәнчыгышкилешендәгеисемнетабыпязыгыз.

Җавап:__________

  1. 14-16 нчы җөмләләрнең кайсысында кереш сүз бар?

Җавап:_________

  1. 13 нче җөмләнең грамматик нигезен күчереп языгыз.

Җавап:___________

  1. 16-18 нче җөмләләрнең кайсысы иярченле кушма җөмлә?

Җавап:__________

  1. Җөмләдә барлык тыныш билгеләре номерланган. Аерымланган кисәкләр янына куела торган номерларны яз.

    Чишмәнең бихисап көмеш тамчылары,(1) кояш нурларына үрелеп, (2)иң оста рәссам да төшерә алмаслык төсләрдән салават күперләре ясый.(3)

Җавап:__________

     III бүлек

11.1 “Чишмәләр әйтерсең лә кичен йолдызларга, көндез кояшка берөзлексез сер сөйли. Гүя гасырлар буе сөйләп тә бетерә алмаган серләре кояш нурларына күчә.” җөмләләрендә әйтелгән фикерләрне сез ничек аңлыйсыз?

Шулар турында языгыз. Фикер дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан ике мисал китерегез. Бу вакытта файдаланылган җөмләнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.

Сочинениене мәкаль – әйтемнән башлый аласыз.Сочинение күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш. Аны чиста һәм танырлык итеп языгыз.

11.2  Чишмә башы – гомер башы дигән гыйбарәне ничек аңлыйсыз? Туган ягым чишмәләре темасына сочинение языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан бер мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән бер мисал  китерегез. Сочинениене мәкаль – әйтемнән башлый аласыз.Сочинение күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш. Аны чиста һәм танырлык итеп языгыз.