Тәрбия эше материаллары

Нигъмәтуллина Ләйсән Сәүбән кызы

Мәктәптә үткән һәр көн,һәр дәрес укытучының балаларга бүләге булсын!

Скачать:

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:


Максаты: укучыларымның үсештә һәм тәрбиядә тайпылышларын      

                         кисәтү .

               

Программаның әһәмияте :

             

    Югарыда билгеләнгән максаттан чыгып , мин баланың мәктәптә белем алу елларында диагностика нәтиҗәләрен теркәп барам . Бу исә миңа класс белән эшләү юлларын һәм юнәлешләрен билгеләргә ярдәм итә .

    Моннан тыш ,һәр бала турындагы мәгълүматлар махсус картага язылып барыла (портфолио ). Анда укучының тәрбиялелек дәрәҗәсенең үсеше яки түбән төшүе график юл белән чагылдырыла .

    Мәгълүм ки , әхлакый белем һәм тәрбия үзеннән –үзе генә беркайчан да үзенең максатына ирешми . Балаларны тәртип кагыйдәләренә өйрәткәндә генә тәрбиялелекнең югары дәрәҗәсенә ирешергә мөмкин . Шуңа күрә класста “Үз йолдызыңны тап !”программасын төзедек .Ул уен рәвешендә алып барыла .

Программаның девизы :” Укучы үзен белсен ,

                           тапсын ,аңласын һәм бәя бирсен “

     Шушы девизга нигезләнеп һәр укучының юл күрсәтүче йолдызы –

ориентиры бар . Ул үз эченә укучылар өчен иң кирәкле тормыш тәҗрибәсен һәм белем – күнекмәләрне туплаган .Йолдызыбыз 4 юнәлеш буенча хәрәкәт итә :

  1. кешеләргә һәм ярдәмгә мохтаҗларга мөнәсәбәтем ;
  2. әйләнә -тирәгә мөнәсәбәтем ;
  3. үз –үземә мөнәсәбәтем ;
  4. эшлекле мөнәсәбәт .    

     “Үз йолдызыңны тап !”программасы айга бер мәртәбә нәтиҗә чыгара. Һәрбер укучыга 4 юнәлеш буенча үзе , иптәше һәм класс җитәкчесе йолдызчыклар тарата һәм ул фикерләр чагыштырыла . Тупланган йолдызчыклар буенча класста аукцион уздырыла .

     Йолдызчыкларның да төрлесе бар :

  • зәңгәр йолдыз “Гел шулай бул !” – ди ;
  • сары йолдыз “Дөрес юл сайла !” – ди ;
  • кызыл йолдыз “Тартыл !” –димәк , аңа иптәшенең ярдәме кирәк , шул

вакытта гына ул классташларыннан артта калмаячак дигәнне аңлата .

    Бу программа буенча эшләү миңа да ,балаларга да бик кызыклы .Икенче төрле әйтсәк , диагностиканы уен әвешендә алып бару да укучыда әхлакый кыйммәтләр формалаштырырга кирәклегенә төшенергә булыша ,үзидарәне үстерүнең дә нәтиҗәле формасы булып тора .

Сабыйлар һәрчак елмайсын !Аларга бәхетле тормыш бүләк итик !

Һәркемнең үз шатлыгы , һәркемнең – кояшлы иртәсе , һәркайсы алдында озын тормыш булсын .