Мәкаләләр

Нигъмәтуллина Ләйсән Сәүбән кызы

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

 “Арча хәбәрләре” газетасы, 2014 нче ел, март

Җылы очрашу

DSCN0013

      РафаилТөхфәтуллин – татар әдәбиятында үз эзен калдырган, истә калырлык үз геройларын тудырган талантлы каләм ияләренең берсе. Ул – авыл язучысы һәм туган җирдән беркайчан да аерылып тормаган шәхес.

      Рафаил Төхфәтуллин гәрчә безнең авылда тумаса да без аны үзебезнең авылдашка саныйбыз. Чөнки аның бала  чагы һәм яшьлеге безнең Яңа Кенәр авылы белән бәйләнгән.

     28 нче февраль көнне Яңа Кенәр лицеенда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, якташыбыз, язучы Рафаил ага Төхфәтуллинның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган әдәби – музыкаль кичә үткәрелде. Бу кичәгә Әлмәттән язучының улы Рөстәм Төхфәтуллин да кайткан иде. Ул  якты хәтирәләре белән уртаклашып, мәктәп китапханәсенә язучының “Минем җаным китапларымда” дигән яңа җыентыгын бүләк итте,  мәктәп музеена Рафаил аганың өстәл кенәгәсен калдырды. Очрашуда Рөстәм Төхфәтуллинның классташы, дусты, “Өмет” тернәкләндерү үзәген җитәкләгән авылдашыбыз Исмагилов Ирек Исхакович та үзенең истәлекләрен сөйләде һәм Рафаил Төхфәтуллинга багышлап язылган шигырен укучыларга җиткерде. Замандашларыннан Мортазина Әкълимә апа Рафаил аганың “Кызыл юл” газетасында эшләгән вакытларын сагынып искә алды.

     Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, укучылар тарафыннан оештырылган “Аланнар, җиләкле аланнар!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә Рөстәм Төхфәтуллинны аеруча дулкынландырды.Ул Рафаил образын башкарган укучыга, үзенең рәхмәт хисләрен белдереп,  истәлекле бүләген дә тапшырды.Кичәдә Рафаил аганың әсәрләре сәхнәләштерелде, яттан сөйләнгән “Балам көлүе” нәсере күңелләрне тибрәтте. Очрашу язучының Кенәр авылына багышлап язылган җыры һәм шул чор моңнары белән үрелеп барылды.

      Бу истәлекле очрашу Кенәр белән Әлмәт арасына салынган күперне тагы да ныгытты.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Л.С.Нигъмәтуллина


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Арча районының татар һәм инглиз теле укытучылары Ләйсән Нигъмәтуллина белән Әлфия Вафинаның иҗади хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә татар теленең үзенчәлекле аһәңен инглиз теленең яңгы­рашы белән чагыштырырга , ике әдәбиятның иң гүзәл әсәрләрен өйрәнү аша сәнгать әсәренә мәхәббәт тәрбияләргә , бәйләнешле сөйләм үстерергә мөмкинлек бирә торган интеграль дәресләр системасы эшләнеп килә . « Мәгариф » журналы укучыларына тәкъдим ителә торган « Аналарны зурлыйк , олылыйк » дип аталган дәрес эшкәртмәсе — шундый дәреснең бер үрнәге . Укучыларның иҗади һәм фәнни эзләнүләргә җәлеп ителүе , материал байлыгы , әдәби әсәрнең укучы күңеленә тәэсир итә торган үзенчәлекләрен тоя һәм аны җиткерә белү , җитез эш ритмы, мәгълүматның эзлекле һәм максатка ярашлы бирелүе , техник чараларның отыш­лы файдаланылуы — әлеге дәреснең төп өстенлекләре шулар . Рәшит Фәтрахманов, филология фәннәре кандидаты. Кире кайту “ Мәгариф” журналында … Аналарны зурлыйк , олылыйк ! 7 нче сыйныф өчен интегральләштерелгән дәрес үрнәге