Белемнәрне тикшерик

Зарафутдинова Эльмира Табрисовна

Предварительный просмотр:

5 нче сыйныфта татар теленнән язма эшләр

  1. Тикшерү характерындагы диктант.        

Кар ява.

              Таңнан башланган кар туктамады, яуды да яуды. Җир йөзе ап-ак
кар белән капланды. Киң яланнар, биек таулар, урманнар, болын-
нар - һәммәсе карның үзенә бер яңа матурлыгы белән түшәлеп
агардылар. Агачларның ботаклары, үз авырлыкларын үзләре
алмыйча түбәнгә таба салына башладылар. Зур елгалар әллә кая,
төпкә- боз астына качтылар. Юллар, сукмаклар югалдылар. Өйләр-
нең, абзарларның, ындырларга тезелгән кибәннәрнең түбәләре-
һәммәсе карга күмелделәр. (59 сүз)        

(Г.Ибраһимовтан)

Бирем. Тексттан сыйфатларны табарга.

  1. Фонетика темасына диктант.

Кошларга ярдәм.

Менә салкын кыш җитте. Ачы җилләр, каты суыклар башланды. Кошларга кыен. Кыш көне алар ачлыктан һәм суыктан интегә. Без кышлаучы кошларга җимлекләр ясадык. Аларны тәрәзә каршына агачларга элеп куйдык. Җимлекләргә ярма, көнбагыш, ипи кисәкләре салдык. Иң беренче песнәкләр, чыпчыклар очып килделәр.

Кошларны без көн саен күзәтәбез. Песнәкләрнең гадәте бик кызык икән. Алар урлап ашарга яраталар. Чыпчыклар да бик әрсез. Алар кешедән бер дә курыкмыйлар. (64 сүз.) («Сабантуй» газетасыннан)

Биремнәр.

  1. Тексттан сингармонизм законына буйсынган 4 сүз язып алырга.
  2. Кыен, яраталар сүзләрендәге аваз һәм хәреф санын билгеләргә.
  3. Изложение (81 нче күнегү)
  4. Контроль изложение (120 нче күнегү)
  5. Изложение “Кечкенә тургайның сәяхәте” (143 нче күнегү)
  6. Фонетика темасына диктант.

Икмәк.

Икмәк. Ул нинди зур көчкә, нинди зур мәгънәгә ия! Икмәк— тылсымлы сүз кебек ишетелә. Кешеләргә яшәргә һәм эшләргә көч бирә.

Һавасыз яши алмаган кебек, кеше икмәксез дә тора алмый. Аның кадерен үлчи торган берәмлек табылмаган әле.

Аны өстәлгә китерү өчен, күпме кеше маңгай тирен түгеп, тырышып эшли. Игенче һөнәре — иң мактаулы һөнәрләрнең берсе. Икмәкнең кадере турында без бер минутка да онытырга тиеш түгелбез. ( 63 сүз.) ("Сабантуй " газетасыннан)

Биремнәр.

1. Билгеләнгән сүзләрнең басымнарын куярга.

2. Парсыз яңгырау тартыклар кергән 5 сүз уйлап язарга.

7. Орфография темасына диктант.

Юл йөрү кагыйдәләрен сакла!

Җәяүлеләр бары тик тротуардан гына йөрергә тиешләр. Куркыныч юклыгына ышангач кына юл аша чык. Бары тик светофорның яшел уты янганда гына автомобиль юлы аша чыгарга кирәк. Юл аша чыкканда сөйләшмә.

Транспортка кергәндә ашыкма һәм этешмә. Чыгарга алдан әзерлән.

Беркайчан да тротуарда һәм автомобиль юллары янында уйнама!

Юл йөрү кагыйдәләрен үтә! (50 сүз.) («Сабантуй» газетасыннан)

Биремнәр.

1. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең басымын куярга.

3. Тел арты [к], [г] тартыклары кергән сүзләрне табып, асларына сызарга.

  1. Фонетика темасына контроль диктант

Батырлык

        

              Батырлык. Батыр кеше кем? Батырлыкның нигезендә нәрсә ята? Бары тик әхлаклылык, әдәплелек. Әхлаксыз, әдәпсез кеше батырлык эшли алмый. Батырлык, егетлек курсәткән Муса Җәлилне, Газинур Гафиятуллинны, Рифкать Миргазизовны һәм башкаларны алыгыз. Өлкәннәрне, әти-әнисен, иптәшләрен ихтирам итә белгән, авырлыкны башкалардан алда үзенә ала белгән кешеләр булганнар алар.

Батырлык, әдәплелек күрсәтеп яшәргә тормышта һәрчак мөмкинлек бар. Үзеңдә әлегә шуларның нигезен тәрбиялә. (59 сүз.) (М. Мәһдигвтэн)

Биремнәр.        

  1. Ясагыч кушымча ялганган сүзләрне табып, асларына сызарга.
  2. Тексттан сингармонизм законына буйсынмаган 5 сүзне язып алырга.

.

  1. Изложение

Әбекәйләрдән күчкән җылылык.

Әбиләр. Алар сине сөеп уятып, тәмле ризыклар белән сыйлап, мәктәпкә озата. Кайтуыңны кайнар ашлар пешереп көтеп тора. Укытучың куйган «биш»лең турында да ия беренче әбиеңә әйтәсең. Ул синең үзеңнән дә ныграк сөенә белә. Ертылган чалбарын, төшкән төймәңне дә әбиең белән икәүләп тәртипкә китерәсең. Кыш буе аяк-кулларыңны әбекәйләр бәйләгән бияләй-оекбашлар җылыта. Аларны киеп алсаң, зәмһәрир суыклар да куркыныч түгел. Чөнки әбиләр аларны күңел җылысын кушып бәйли. Ә аларның күңелләре бик җылы, гаиләдәге һәр кешегә җитә ул. Әбиләр янында йоклаганда иң матур төшләр керә. Алар белән эчкән чәй иң тәмлесе була. Балачакның иң якты истәлеге әбиләр белән бәйләнгән. Шуңа күрә әбиләрне өйнең нуры дип атыйлар. Әбиле кеше — бәхетле кеше. (107 сүз.) (Й. Шәраповадан)

Искәрмә. Зәмһәрир сүзенең мәгънәсе аңлатыла.

  1. Лексика темасына диктант.

Беренче кар.

Иртән теләмичә генә торып утырдым. Өй эче дә бүген яктырак күренә.Ә ул сихри яктылык урамнан керә икән. Тәрәзәгә күз салсам, бөтен җир ап-ак. Кичәге пычрак, яңгырлы көннең эзе дә калмаган. Бер төн эчендә кар үзенекен эшләгән. Барлык шыксызлыкны каплаган да куйган!

Мәктәпкә барганда нинди күңелле икәнен белсәгез иде сез! Аяк астында кар җыр суза. Шаян кар бөртекләре керфекләргә куна. (60 сүз.)

("Сабантуй" газетасыннан)

Бирем.

Билгеләнгән сүзләрнең антонимнарын язарга.

  1. Сүз төзелеше темасы буенча контроль изложение

Сыерчык оялары

Мәктәп остаханәсеннән чүкеч тавышы ишетелә. Малайлар сыерчык оясы ясыйлар. Алар җылы яклардан әйләнеп кайтачак күчмә кошларны каршыларга әзерләнәләр. Ә беренче сыерчык оялары кайчан барлыкка килгән соң?

Беренче булып аларны голландиялеләр уналтынчы гасыр башында ясыйлар. Ул оялар кызыл балчыктан эшләнгән тишекле савытлардан торган. Аларны йорт түбәләренә, диварларга беркетеп куйганнар. Шул ук вакытта Германиядә сыерчык ояларын агачтан да ясый башлаганнар.

Россиядә сыерчык ояларының эстетик ягын да игътибарга алып ясаганнар. Бу Россиядә матур гадәт булып кереп киткән. Безнен илдә сыерчыкларга карата мәхәббәт тәрбияләнгән. Йорт янындагы биек колгаларда агач кайрысыннан ясалган савытлар һәм тартмалар урнаштырганнар. Бу ояларны туздыру зур җинаять саналган.

Кошларны кеше яшәгән урыннарга ияләндеру һәм саклау өчен сыерчык оялары элү гадәте Россиядә һәм Европа илләрендә унтугызынчы гасырның 20 нче елларында киң таралган.

Кош ояларының менә шундый тарихы бар. Ә сез канатлы дусларыгыз турында кайгыртасызмы? (131 сүз.) («Сабантуй» газетасыннан)

Искәрмә. Агач кайрысы, җинаять сүзләренең мәгънәсе аңлатыла.

  1. Еллык үтелгән темалар буенча контроль диктант

Яз җитте.

Тып-тып. Түбәләрдән тамчы тама икән лә. Яз җиткәнгә куанып кулын чәбәкли. Күктән авызы колагына кадәр җиткән кояш елмая. Җылы җилләр исә. Кар суларында, чыркылдаша-чыркылдаша, чыпчыклар коена. Дөньядан яз исе килә. Бернинди сәбәпсез дә күңел шатлык белән тула. Табигать яшьлегенә аяк атлый. Ә яшьлек ул гел ямьле. Аның хыяллары якты. Яшьлек киләчәге булу белән гузәл. ( 54 сүз.) (Й. Җамалетдиновадан)

Биремнәр.

  1. Күктән, атлый сүзләрен иҗекләргә бүлеп, калыпларын күрсәтергә.
  2. Колагына, ямьле сүзләренең төзелешен тикшерергә.
  3. Җилләр, күңел, тула сүзләренең басымын куярга.

  1. Арадаш аттестация эше.

Тургай.

 
          Әле көннәр бик салкын тора. Бөтен җирдә кар ята. Табигатьтә кыш белән яз тартыша. Март кояшы нык яктырта, тик аз җылыта. Шулай да яз җиткәне сизелә.  Аның җиткәнен һавада яңгырап ишетелгән тургай тавышы раслый. 

         Тургай – бездә яз көне иң алдан килүче кошларның берсе. Тургай зур түгел. Ул кара бөрчекле һәм тимгелле коңгырт-соры төстә. Җиргә кунгач, шушы төс аны  дошманнардан саклый. (60 сүз).


Биремнәр. 
1. Тексттакайсы ел фасылытурында   сүз бара? 

2. Бирелгән сүзләрнең антонимнарын язарга: 

Салкын - ,зур- , аз - , кара - , дошман- . 

3. Бирелгән сүзләрне төзелеше буенча тикшерергә: 
Кошларның, килүче, дошманнардан. 

4. Бирелгән сүзләрдән яңа сүзләр ясап языгыз: 
Сат- , баш- , кыр- , күз - ,тәм- . 

5. Фразеологизмны күрсәтегез. 
Телен йоту,  ризыгын йоту,  су йоту.

7. Тексттан ирен гармониясенә буйсынган сүзләрне язып  алырга.

8.Рәт гармониясенә буйсынмаган сүзне язып алыгыз, аңа фонетик анализ ясагыз.



Предварительный просмотр:

6 нчы сыйныфта татар теленнән язма эшләр

  1. 5 нче сыйныфта өйрәнгәннәр буенча тикшерү диктанты.

Батырлыкның юл башы.

Батырлык юктан бар була алмый. Ул кешелеклелектән башлана. Үз-үзен генә яратучы кеше беркайчан да батырлык үрнәге күрсәтә алмый. Абдулла Алиш турында күбрәк белгән саен, мин аның кешелеклелегенә сокланам, һәрбер әкияте, һәр язган әсәре белән ул күңелдә миһербанлылык орлыклары чәчә. Ул мәктәпләрдә булырга, балалар белән аралашырга яраткан. Аңда аның килүен зарыгып көткәннәр. «Әкиятче абый» дип сөенеп каршы алганнар.

Абдулла Алиш бик тәртипле, инсафлы гаиләдә туган һәм тәрбияләнгән. Әти-әнисе биргән әхлак дәресләре аны гомер буена озатып килгән. (77 сүз.) (Й. Шәраповадан)

Искәрмә. Миһербанлылык сүзенең мәгънәсе аңлатыла.

Биремнәр.

  1. Әйтелеше һәм язылышы туры килмәгән 5 сүзне күчереп язарга.
  2. Ясагыч кушымча ялганган исемнәрнең астына сызарга.

2.Исем ясагыч кушымчалар темасына тикшерү диктанты. 

  1. Аның тавышында хатын-кызлар тавышына охшаган
    сөйкемле җитдилек ишетелеп, кара күзләрендә тирән уйчан
    лык күренде.
    (Ш. Усманов)
  2. Моннан күп еллар элек безнең урамда эшчеләр, йөк
    төяүчеләр, вак һөнәрчеләр, сөякчеләр яшәгәннәр. Озакламый
    төзүчеләр килерләр дә алар яшәгән урыннарга яңа йортлар
    салырлар.
    (А. Шамов)
  3. Безнең якта санап бетергесез канатлы җырчылар яши.
    Сез аларны беләсезме? Санап күрсәтегез әле.
  4. Кышлар артыннан кышлар килде. Табигатьнең оста
    бакчачысы кояш үзенең киң кырларында гөлләр үстерде.
    (Һ. Такташ)

  1.  БСҮ.  Изложение.

Ун сумлык «маҗара».

         Менә ничә сәгать инде алар карбыз бушата. Әстерхан якларыннан баржа белән килгән карбызларны машиналар ташып кына тора. Ә карбызлар эре, кайберләреңә колач та җитми, авыр үзләре. Андый-ларын икәүләп күтәрәләр. Акча бирәм, дигәч, малайлар бу эшкә дәррәү тотынганнар иде. Кайберәүләрнең гайрәте тиз шиңде. Надир белән янәшә баскан малай да, футбол тубы хәтле бер карбызны чәлеп, таю ягын карады. Ә Надир түзде, түзәргә тырышты. Хуҗалардан аласы ун сум акча тотты аны. Бик авырга килгәндә, әнисен сөендерер минутларны уйлап чыдады.

     Әнисе эшсез калгач, аларның тормышлары авыр бара башлады. Шәл сатып алган акча да күпкә җитмәде. Бүген иртән Надир әнисенең көзге каршында басып торган чагын күрде. Менә ул авыр сулап колак алкаларын салды да кулъяулыгына төрә башлады. Шул чагында малай әбисеннән калган алкаларны соңгы тапкыр күрүен аңлады. Надирга әнисе дә, кашлары җем-җем итеп торган алтын алкалар да бик кызганыч булды. Әнисе өйдән чыгып киткәч тә тынычлана алмады. Мәктәпкә бармаска, акча эшләп әнисенә булышырга, дигән уй килде башына. (163сүз)

(Л. Ихсановада)

  1. Исем темасына аңлатмалы диктант.

Балалар шагыйре.

             Шәүкәт Галиев — балаларның яраткан шагыйре. Шигырьләренең нигезендә мәхәббәт ята. Ул — балаларны ярату, әдәбиятыбызны ярату, Туган илне, Туган җирне ярату. Ләкин Шәүкәт абый балаларны яратса да, гел әйбәт малайлар, кызлар турында гына язмый. Ялкауларга, тәртипсезләргә, әдәпсезләргә дә өлеш чыгара.

           Шагыйрь шигырьләрен балаларның үз тормышларыннан алып яза. Ул малайларның, кызларның холкын яхшы белә. Аларның нәрсә уйлаганнарына кадәр сизеп тора. Шуңа күрә дә аның шигырьләрен шунда ук аңлыйлар, яраталар, яттан өйрәнәләр. (68 сүз.)

(Р.Миңнуллиннан)

Биремнәр.

1.        Тәртипсезләргә, өйрәнәләр сүзләренең төзелешен тикшерергә.

2.        Тартым белән төрләнгән исемнәрнең астына сызарга.

  1. БСҮ. Изложение.

Әнием.

            Өй буенда бөдрәләнеп үскән яшь каенга карап, Мәдинә тирән уйга калды. Нинди нәфис булып үсеп килә ул. Мәдинә табигатьнең матурлыгына сокланып туя алмый. Тик бүген аны ниндидер сагыш баскан. Ул үзенең авылдагы әнисен, балачакта бергә уйнап үскән дусларын сагына. Аның күңеле авылга, алар янына ашкына. Нәни каенга Мәдинә эч серләрен ачты.

           Берәр атнага булса да әнием янына кайтып килер идем. Кочагыма алып, кысып-кысып сөяр идем үзен, иркәләр идем. Куаныр иде дә соң әнием!

          Нинди ягымлы, сөйкемле ул минем әнием. Ә үзе нинди олы җанлы. Шул кечкенә генә әнием берсеннән-берсе таза, берсеннән-берсе чибәр дүрт егет, бер кыз үстергән. Мине ул әле һаман, нәнием, ди. Мин — аның төпчек кызы! Шуңадырмы, мине һаман кечкенә итеп күрәсе килә.

          Әнием инде бик картайган. Сугышта үлгән әтием белән олы абыемның сагышы аның йөзендәге алсулыкны гомергә җуйган, чәчләренә чал кергән. Никадәр генә яхшы тәрбиядә яшәсә дә, көннән-көн картайган төсле күренә. Аны иркәлисе, ягымлы сүзләр әйтеп, күңелен юатасы килә. (151 сүз.)

(Ә. Бикчәнтәевадан)

Искәрмә. Сагыш, төпчек, җуйган сүзләренең мәгънәсе аңлатыла.

  1. Сан төркемчәләре темасы буенча диктант.  

          Сарымсак күп кенә авырулардан сакланырга ярдәм итә. Борынгы Кытай табиблары кеше яшәртү рецептын тәкъдим иткәннәр. Моның өчен 350 грамм сарымсакны сыгып, согын алырга һәм шуны 300 грамм чиста спирт белән катнашты¬рырга, массаны салкын урында 10 кон тотарга кирәк. Аннары 2—3 кат марля аша сөзәләр, тагын 3 көн тоталар. Шуннан соң аны 50 грамм салкын сөт белән эчәләр. Аны, сөткә 25 әр тамчы салып, көнеңә 3 тапкыр эчәргә кирәк. Болай дәвалануны  икенче тапкыр 5 ел үткәннән соң гына кабатларга ярый.

          Грипп белән авырганда, сарымсакның 2—3 бүлемтеген вак кына турыйлар, өстенә 35—50 грамм кайнар су салалар. Катнашманы, 2 сәгать тотканнан соң, борын тишекләренә 3 әр тамчы салырга кирәк. Авыру кешегә кыргычта уган сарымсакны көненә икешәр тапкыр 10—15 минут иснәү дә бик файдалы. (122 сүз)

«Мәгариф» журналыннан

Бирем

Саннарның төркемчәләрен күрсәтергә.

  1. Сан темасына диктант.

         Тарих мең дә сигез йөздә...

          1990 нчы елның 24 нче гыйнварында Республика фәнни китапханәсе ачылуга 125 ел тулды. Ул Татарстанда гына түгел, хәтта бөтен илдә иң зур, иң бай, иң борынгы китапханәләрдән санала.

          1844 нче елда Казан университеты галиме Второв Н. И., Петербургка күчеп киткәндә, әтисенең китапханәсен губерна идарәсенә бүләк итеп калдыра. 903 исемдәге 1908 китаптан торган бу китапханәдә рус һәм дөнья классиклары әсәрләре, тарих һәм география буенча хезмәтләр, төрле журналлар тупланган була. Танылган китапханәгә нигез салган әлеге  китаплар  әле хәзер дә сирәк басмалар бүлегенең иң кадерле хәзинәләреннән санала.

        1865 нче елның 24 нче гыйнварында тантаналы төстә Казанда беренче җәмәгать китапханәсе ачыла. Беренче атнада анда 110 укучы килә, икенче атнада аларның саны 140 ка җитә. (107 сүз)

  1. БСҮ.   Изложение.

Тәрбияле бала.

Беркөнне Зиннәт урамнан акча янчыгы табып керде. Аның шатлыгы эченә сыймый иде. Бумажник эчеңдә байтак кына акча, блокнот һәм бер хәрби кешенең фоторәсеме дә бар.

Зиннәтнең күзләре шатлыгыннан ут шикелле яна, ә башыңда аның гаҗәеп матур уйлар йөри. Бу акчага тимераяк та, өр-яңа велосипед та алып була. Әле аннан да артып калыр.

Әнисе рәсемне кулына алды. «Бу офицер фронтта үлгән булса кирәк. Бәлки ул немецларга каршы әтиең белән бергә сугышкандыр. Бу әйберләрне югалткан кеше хәзер бик кайгыра торгандыр. Улының соңгы рәсемедер бу», — диде.

Әнисенең бу сүзләреннән соң Зиннәт уйга калды. «Кемнеке икәнен белсәк, илтеп бирер идек», — диде ул.

Әнисе улының шундый җавабын баядан бирле көтә иде. Менә ул аны ишетте һәм улын кочаклап алды. Шуннан соң алар бу әйберләрнең хуҗасын эзләргә булдылар, чаттагы баганага белдерү ябыштырдылар.

Беркөнне аларның ишеген кемдер акрын гына шакылдатты, бүлмә эченә озын мыеклы бер абый килеп керде. Ул үзенең бумажник югалтканын әйтте һәм аның нинди икәнлеген сөйләп бирде. Әнисе шунда ук бумажникны абыйга сузды.

Мыеклы кеше әйберләрнең барысының да урынында икәнлеген күрде, рәхмәт әйтте һәм Зиннәтне үзләренә кунакка чакырды. Ул Зиннәтне кунак итте һәм аңа бер төргәк биреп җибәрде.

Зиннәт белән әнисе төргәкне ачып карадылар. Аның эченә күп кенә конфет һәм бумажниктагы акчалар салынган иде. (199 сүз.) (А. Шамовтан)

  1. Рәвеш темасына аңлатмалы диктант.

Кулыма китап алам.

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның шигырьләр китабын кат-кат укыйм мин. Укыган саен хисләрем яңара. Ул хисләр мине Тукай туган яшәгән якларга алып китә. Мин Кушлавычтагы чишмә суларын эчкәндәй, Кырлай урманнарында йөргәндәй булам...

Тукай шигъриятенә мәхәббәтем миңа бабамнан күчте. Ул шагыйрьнең бик күп әсәрен яттан сөйли белә. Мин дә, укырга кергәнче үк, Тукайның «Гали белән кәҗә», «Бала белән күбәләк», «Туган тел» шигырьләрен хәтердән сөйләргә өйрәндем.

Мин хәзер 6 нчы сыйныфта укыйм. Тукай шигырьләренә карата булган мәхәббәтем һаман арта бара. (78 сүз.)

(«Сабантуй» газетасыннан)

Бирем.

Тексттан рәвешләрне табып, төркемчәсен билгеләргә.

  1. БСҮ. Изложение.

 

Дамир үстергән гөлләр.

Уку елы тәмамланып килә иде. Дамир белән Диләрә мәктәптән бергә кайттылар. Дамир Диләрәне төштән соң үзләренә кунакка чакырды. Диләрә керергә булды.

Дамир, кайтып, өстен алыштырды, ашады, барлык эшләрен дә бетерде. Диләрә һаман юк. Аптырагач, ул бакчага чыкты. Чәчәкләр утыртыр өчен җир йомшартты, тигезләде. Орлыкларны чәчә башлады. Шулвакыт Диләрә килеп керде:

  • Нишлисен? — дип сорады.
  • Чәчәк утыртам, — диде Дамир.

Эш беткәч, Диләрә өйләренә кайтып китте. Ул да, Дамир кебек үк, бакчага чыгып, җирне  йомшартты, тигезләде. Ул арада дус кызлары кереп, Диләрәне уйнарга чакырдылар... Чәчәк орлыклары түтәл янында таралып калды. Әнисе:

- Кызым, чәчәкләреңне утырт башта, — дигән иде дә, Диләрә кулын гына селтәде. Ул:

—        Өлгерермен әле, башта уйнап керим, — диде.

Кич булгач кына кайтты ул. Бик арыган иде. Ашады да ятып йоклады. Иртәгесен чәчәкләр турында уйламады да.

Дамир чәчәкләренә көн дә су сипте, аларны карап торды. Чәчәкләр берсеннән- берсе матур булып үстеләр. Бакчаны ямьгә күмделәр. Көн артыннан көн үтте. Алтын коз килеп җитте. Беренче сентябрьдә Дамир, матур итеп киенеп, үзе үстергән  чәчкәләрне  кулына тотып, мәктәпкә килде. Диләрәгә шул чакта бик кыен булды. Нәкъ шундый матур чәчәкләрне ул да үстерә ала иде. (176 сүз.)

(Л. Саматовадан)

  1. Алмашлыклар  темасына  диктант.

Туган тел.

Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе

Җитсен иде һәрбер күңелгә,

Җилләр, сулар тавышы шикелле үк,

Үзләренең асыл телендә.

Атом көче, радио заманында

Күрсәм иде шуны мин тагын:

Ярдәмләшеп, телләр бер-берсендә

Тапса фәкать кардәш-туганын.

Бу дөньяның төсен, ямен, зәукын

Кем аркылы, ничек белдем мин?

Бишектә үк мине өйрәтүчем,

Туган телем — бәгърем, син ул, син!

Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,

Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен

Син аңлаттың миңа, туган телем,

Син өйрәттең миңа һәммәсен. (74 сүз)

X. Туфан

12. Алмашлык темасы буенча диктант.

Ләкләк.

Сезнең ләкләк турында әкият тә, җыр да, шигырь дә ишеткәнегез бардыр, әлбәттә. Нәкъ менә шул ләкләк инде авыл янындагы болында беркемнән дә курыкмыйча йөри, үзенең зур оясын авыл өе түбәсендә чыбык-чабык, ботаклардан ясый.

Ак ләкләкнең — бу шактый зур кошның — кешеләр белән кайчан дуслашып китүен һичкем хәтерләми. Ләкин кешеләр шушы гүзәл кош белән дуслыкның кадерен беләләр, аларның тынычлыгын бик тырышып саклыйлар.

Ләкләкләр сезнең өй түбәсенә бер мәртәбә оя ясасалар, алар яз саен шунда очып киләчәк. Ояда озын сыйраклы өч яки биш ләкләк бәбкәсе булачак. Алар кешеләргә ышанып карап торалар, ата-аналарының аудан кайтканын көтәләр, җылы җилдә башларын чак-чак кына кырын салып торалар. Ә ата-аналары аларга бака, тычкан, кәлтә, төрле бөҗәк ташып тора.

Көзгә таба ләкләк бәбкәләре үсеп җитә, көчле зур кошка әверелә, аннан көньякка очып китә. Ә кешеләр язын үзләренең ышанычлы дусларын яңадан көтәләр. (135 сүз)

«Кем ул? Нәрсә ул?» китабыннан

Бирем

Ике алмашлыкка морфологик анализ ясарга.

  1. Арадаш аттестация. Диктант.

Шагыйрьнең туган ягында.

1990 нчы елның сентябрь башы.  Әллүле-бәллүле Кармәт таллары уйчан гына тирбәлә. Дөньяны утырып та, җәяүләп тә гизгәннән соң кайткан Туфанны күргән, Туфан серләшкән таллар. Бүген алар шагыйрь туган йортның нигезендә аның уйларына уралган сыман. Монда һәммәсе: авыл урамнары, чал тупылдар, кешеләр Туфанны хәтерли. Авыл халкы Акташ урманындагы бер аланны «Туфан аланы» дип йөртә. Урман эченнән бәреп чыккан чишмәгә «Туфан чишмәсе» дип исем биргәннәр. Шагыйрьнең шигырьләренә кергән туган як табигате халык өчен якын, кадерле.

Кармәтлеләр, Хәсән аганың туган нигезендә таш бина җиткереп, 1988 нче елның 10 нчы декабрендә музей ачып җибәргәннәр. (97 сүз)

С. Зыятдиновадан



Предварительный просмотр:

8 нче сыйныфта татар теленнән язма эшләр

  1. Сүз төркемнәре темасына  диктант.

                Ак әби

     Акәби дөнья куйды! Карт, бик карт иде ул Акәби. Шулай да аның үлеменә  бәйләнешле вакыйгалар безнең күңелләрдә мәңге җуелмас яра булып калды.

       Ак әбигә ничә яшь,  бу дөньяда күпме яшәгән ул — моны беркем дә тәгаен генә белми иде. Хәтта аның чын исеме дә онытылган. Безнең бабайлар заманында ук инде аның чәчләре, йөзе, кигән киеме, башындагы яулыгы, киез каталары, тула оеклары — һәммәсе актан булган. Күрәсең, шуңадыр, авыл халкы аңа Акәби дип кенә эндәшә, хөрмәт итә иде. Өлкәннәр үзләрен аның алдында никтер бурычлы саныйлар. Әбекәй инде күптән эшләрлек хәлдә булмаса да, аның тамагы тук, өс-башы ак-пакь, өе җылы була иде. Күрше-тирә халкы мал суямы, май язамы яисә тәмлерәк мич ашы пешерәме — Акәбин өлешсез калдырмый. (111 сүз)

(Р. Хафизовадан)

Бирем.

Билгеләнгән җөмләне сүз төркемнәре һәм җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.

  1. Изложение

Көтелмәгән сорау

Рәсим күтәрелеп караган иде, алгы партада утыручы Илһамның ручкасына күзе төште. Гади генә дә түгел, бизәкләп, сырлап ясалган иде ул. Тәрәзәдән сузылган кояш нурларында алтындай елык-елык килә. Уйнаклаган нурлар Рәсимне: «Синең андый ручкаң юк»,— дип үчеклиләр сыман иде.

Тора-бара әлеге ручка малайның тәмам тынычлыгын алды. Аңа карап утыра торгач, кыңгырау шалтыраганын да ишетмәде. Малайлар ишектән йөгереп чыга башлагач кына кайда утыруын абайлап алды.

Әнә Илһам да, ручкасын кесәсенә салып, ишеккә юнәлде. Рәсим аның артыннан көнләшеп карап калды. Шул минутта күңелендә бер уй кузгалды. Әлеге ручканы үзенеке итү теләге иде ул.

Тәнәфес вакытында да, кыңгырау шалтырап икенче дәрескә кереп утыргач та, малай гел шул хакта баш ватты. Дәрес буена күзе алдагы партада — нидер сизенгәндәй Илһам кулына сыенган ручкада булды. Аңа караган саен, теге кара теләк арта гына барды.

Дәресләр тәмамлануын белдереп, янә кыңгырау тавышы бирелүгә, Рәсим ашыкмый-кабаланмый урыныннан торды. Сумкаларына дәфтәр, китапларын тутыру белән мәшгуль булган Илһам ручкасының юкка чыкканын сизми дә калды. Рәт арасыннан узганда, Рәсим үзенең тынычлыгын алган ручканы эләктергән иде инде. Ничек шулай оста, тиз эләктергәндер, соңыннан үзе дә гаҗәпләнде ул моңа. Аны-моны уйламаган Илһам, сумкасын күтәреп, сыйныф бүлмәсеннән чыгып китте.

Рәсимнән дә бәхетле малай юк иде бу минутларда. Бизәкле ручка аның кесәсенә кереп кунаклаган иде.

Өйләренә дә алтын кош тоткандай очынып кайтып керде. Кесәсеннән алып, ручканы әйләндереп-тулгандырып карарга кереште. Бигрәкләр дә матур, язарга да ипле икән. Шушы ручканы үзенеке итүенә гел сөенеп, шатланып йөрер кебек иде малай. Тик куанычы озакка бармады.

Барысына да сеңлесе Илгизә сәбәпче булды. Абыйсының кулындагы ручканы кай арада күреп алган диген. Янәшәсенә килеп басты да шәрран ярып сорап та куйды:

— Ай, нинди матур ручка. Кайдан алдың аны, абый?

Бу көтелмәгән сорауга ни-нәрсә дип тә җавап бирә алмады Рәсим. Алгы бүлмәдән әнисе килеп чыкты. Ул да, улы кулындагы ручканы күреп, шул ук сорауны кабатлады. Рәсим тәмам коелып төште. Әле бая гына ручканы үзенеке итүенә сөенеп туя алмаган иде. Хәзер жавап бирә алмый, башын аска иеп тик басып тора. Йөзе комач кебек кызыл.

— И-и-и, улым, күреп торам, кеше әйберенә тигәнсең. Кара аны, иясенә илтеп бир,— диде әнисе һәм, кисәк кенә борылып, бүлмәдән чыгып та китте.

Рәсим янә учына күз салды. Ручка элеккечә балкып күренми иде инде. (350 сүз)

(Р. Гыйззәтуллиннан)

3. Җөмлә темасына контроль диктант.

Нәрсә бүләк итәргә?

Бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә бер-береңә бүләк бирү — яхшы гадәт. Нинди бүләк һәм бүләкне ничек бирергә? Тантана көнне бүләкне иртә белән бирү күңелле. Бүләкне алу белән читкә алып куймыйлар. Шунда ук төргәк кәгазеннән ачып карыйлар. Кызлар өчен иң яхшы бүләк— чәчәкләр. Шулай ук китап та әйбәт бүләк булып исәпләнә. Үзең ясаган әйберләрне бүләк итү дә күңелле. Мәсәлән, агачтан кисеп эшләнгән фигуралар, яки шигырь язып, рәсем ясап бирергә мөмкин. Кемгә бүләк итәсең, ул кеше нәрсә белән кызыксына, шуны истә тотарга, аның зәвыгы турында онытмаска кирәк. Бүләкне зурлыгына карап бәяләмиләр. «Инә дә бүләк, дөя дә бүләк», — ди бит халык мәкале. (96 сүз.) (Матбугат битләреннән)

Бирем.

I        вариант. Өченче җөмләне сүзтезмәләргә таркатып язарга.

II        вариант. Дүртенче җөмләне сүзтезмәләргә таркатып язарга.

  1. Контроль изложение.

Күнел түрендә ни ята?

Без һәркайда — өйдә, мәктәптә, урамда үзара аралашып яшибез. Көндәлек тормышыбызда төрле-төрле хәлләр, вакыйгалар очрап тора. һәр адымда үзебезнең кем икәнлегебезне раслап яшибез. Нинди кеше без? Яхшымы яки начармы, гамьсезме яки игътибарлымы, киң күңеллеме яки игелексезме? Өлкәннәрне хөрмәтли беләбезме, кемгәдер, кыен хәл килеп чыкканда, ярдәм кулын сузабызмы?

... Гадәти бер көн. Автобус килеп туктады, һәм ишектә зур-зур төенчекләр, сумкалар күтәргән апа күренде. Алдагы урыннарның берсендә утырган кыз, керүчегә күз төшереп алды да тәрәзәгә борылды. Янәшә урындыктагы малайлар да апаны күрмәмешкә салыштылар. Авыр сумка тоткан апа як-ягына карангалап торды да, урын тәкъдим итүче табылмагач, әйберен идәнгә куйды. Ниһаять, арттагы рәтләрдән берәү урыныннан кузгалды һәм аны чакырып утыртты.

... Асфальт юл буйлап җиңел машина чаба. Аннан алда кызыл төстәге тагын бер машина җилдерә. Алдагы машина, кинәт кенә юлдан чыгып, зур тизлек белән яр астына — елгага тәгәри. Арттан килүче шоферның бу хәлгә исе дә китми... Тик яныңда утырган пассажирлары — ике малай — рульгә чытырдап ябышалар да аны тукталырга мәҗбүр итәләр. Алар, машинадан төшеп, батучыларга ярдәмгә ташланганда, шофер, берни булмагандай, юлын дәвам иттерә.

Беренче вакыйга — тормышыбызда көн саен диярлек очрый торган гадәти хәл. Икенчесе исә — җинаять. Ләкин һәр икесендә дә уртаклык бар. Ул — гамьсезлек. Ә гамьсезлекнең башы нәкъ менә шул көндәлек тормышыбыздагы вак-төякләргә барып тоташа да. Бүген синең күңел күзең авыр әйбер күтәреп каршыңда басып торган кешене иүрмәсә, кеше хәлен анламасаң, иртәгә аннан зуррагын күрмәячәгең көн кебек ачык. Шунысы куанычлы: тормышта гамьсезлек белән янәшә игътибарлылык, игелеклелек яши. Автобуста үз урынын кемгәдер тәкъдим итеп, урынсыз калуны берәү үзе өчен югалту дип бәяләсә, икенчеләр өчен кешене шатландыра алу — зур табыш.

             Бәхеткә, тормышыбызда киң күңелле, игелекле кешеләр күбрәк. Андыйлар соңгы  сыныгын  иптәшләре   белән   бүлешүдән  тәм  табалар.   Булганын  кеше   белән уртаклашырга куркып яшәүчеләргә караганда, алар бәхетлерәк.

Мондый мисалларны бик күп дәвам итеп булыр иде. Бу сөйләгәннәр — көндәлек тормышыбыздагы иң гадәти вакыйгалар. Әмма олы эшләргә юл менә шул гадәти генә тоелган хәлләрдән, шул хәлләрдә кеше булып кала белүдән башлана. (306 сүз.) (Р.Зариповадан)

  1. Җөмләнең иярчен кисәкләре темасына диктант.

Яз килә

Баш очында гына тургай талпына. Аның җыры зәңгәр һавада яңгырап тора да язгы кояш нурларында изрәп яткан кыр өстенә коела. Гөрләвекләр тавышына кушылып, сине хискә күмә, моңа чаклы йоклап яткан күңел кылларыңны тибрәтеп җибәрә.

Ала-кола булып торган басулардан күзгә күренер-күренмәс кенә бу күтәрелә. Урман буена ниндидер бер дәһшәтле бик борынгы җанварга охшаган кар сырынтысы сузылып яткан. Урман ягыннан борынга бөре исе, язгы дымлы туфрак исе килеп бәрелә. Биек урман агачларында каргалар кызып-кызып оя ясыйлар. Мәрхәмәтле, игелекле яз барысын да уяткан, һәммәсенә эш тапкан.

Әллә ниткән күңел җилкенүе тоя Гариф. Моңа кадәр тыныч кына типкән йөрәк каядыр ашкына башлый. Шушы көнгә чаклы үз гомеренә туры килгән бер язны да авылда каршылый алмады. Менә нинди икән бит ул туган як язы. (126 сүз)

М. Хәбибуллиннан

Бирем

2 нче абзацны җөмлә кисәкләре буенча тикшерергә.

  1. Изложение.

Туган мәктәбем

Унынчы сыйныф укучылары, мәктәптә күптән килә торган гадәт буенча, бәйрәм көненә багышланган кичәгә спектакль әзерлиләр иде. Мондый кичәләр бер традиция булып киткәнлектән, аңа мәктәпнең барлык элекке укучылары катнашырга тырыша, килә алмаганнары хатлар, телеграммалар җибәрәләр. Шуңа күрә соңгы көннәрдә телеграмма ташучылар мәктәп юлыннан өзелмәде. Алар берьюлы бишәр-алтышар телеграмма алып киләләр. Мәскәүдән, Ленинградтан, Киевтан, Барано-вичидан, Одессадан, Владивостоктан — кайдан гына юк ул телеграммалар! Иптәшләр бәйрәмгә катнаша алмаулары өчен кайгыралар, ләкин бу көнне алар, кайда гына булсалар да, үзләрен тәрбияләп үстергән, кеше иткән кадерле мәктәпләрен, хөрмәтле укытучыларын сөеп искә алачакларын белдерәләр.

    Спектакль иртәгә билгеләнгән булса да, бүтән шәһәрләрдән һәм районнардан килгән кунаклар мәктәпкә бүген үк җыела башладылар. Кайчандыр шушында укыган, ә хәзер кайсы укытучы, кайсы инженер, кайсы агроном, кайсы врач, кайсы очучы булып өлгергән дәү абыйлар, дәү апалар, укучы балаларны шаккатырып, сыйныф бүлмәләренә кереп йөрделәр, парталардан, тәрәзә төпләреннән, кара такта кырыйларыннан үзләренә генә билгеле булган ниндидер тамгалар табып, бер-берләренә күрсәттеләр, көлештеләр, тәрәзәләрдән үрелеп, каядыр тышка карадылар, матур оранжереяләргә охшаган күз явын алырлык чәчәкләр, мәңге яшел үсемлекләр белән бизәлгән озын, якты коридорларда озак-озак сөйләшеп йөрделәр. Кайберләре, сабакларын өйрәнмәгән малайлар шикелле, оялып кына, парталар артына да кереп утырдылар. (182 сүз)

Г. Әпсәләмовтан

Искәрмәләр

  1. Текстны контроль изложение өчен файдаланырга мөмкин.
  2. Барановичи, оранжерея сүзләрен тактага язып куярга.
    Бирем

Бергәләп план төзергә.

  1. Җөмлә кисәкләре темасына диктант

Миңсылу

                Яшь булуына да карамастан, ул эшләрнең үзәгендә Миңсылу бөтерелә. Иң әүвәл, таң атар-атмас борын, йөгерә-йөгерә су ташый, өйгә җылы бирә. Кая карама, бөтерчектәй ул бөтерелә. Өйгә дә күз бәйләнгәч кенә керә.

             Анда да тын алып чак кына ял итү юк. Тез арасына гөбене алып, шундый итеп май яза, гомер буе аның белән генә шөгыльләнгән диярсең.

           Мәшәкать белән ярты кышның үтеп киткәне сизелми дә калды. Иргали, ит ише әйберләргә югары бәяне базар үзе билгеләгән бер чорны туры китереп, калага җыена башлады.

            Көтелгән көн килеп җитте. Сыер суярга кеше чакырды. Алар янында йомыш йомышлап, кая кушсалар шунда йөге¬реп, җиңел сөяк Миңсылу гына бөтерелде: кайнар су, сөлге, табак, ләгән ише әйберләр алып чыкты. Өйдәге хатын-кызлар да җаваплы эш башкардылар. Бер тәпән сары май кайнаттылар, ике тәпәнгә атланмай тутырдылар. Тәпәннәрнең авызлары кояш күзенә җәеп агартылган кершән кебек ак киндерләр белән томалап бәйләнде. (138 сүз)

М. Хәсәнов

7. Изложение.

Хөрмәт — матурлык сакчысы.

   Мәктәп тирәсен яңа койма белән әйләндереп алгач, укучыларның күңелләре тагын да  күтәрелеп китте. Яшелчә утыртканда да, түтәлләргә су сипкәндә дә алар бертуктаусыз шул турыда гына сөйләштеләр:

  • Безнең мәктәп коймалары әллә каян балкып күренеп тора хәзер.
  • Бакчабыз да матурланып киткән кебек.
  • Ишегалдын чирәм дә каплар әле.

        Чыннан да, кояш үзенең җылы нурларын сипкән саен, мәктәп бакчасы да, ишегалды да күзгә күренеп ямьләнә барды, яшел төскә күмелде. Укучылар җәй көне дә мәктәпне онытмадылар. Аларның әле бер, әле икенче төркеме бакчада эшләп йөрде. Ишегалдының төрле почмакларында үскән чүп үләннәрне йолкып ташладылар.

   Ләкин, берсеннән-берсе яктырак хыяллар белән эшләп йөргән укучыларның кәефен кырып, көтелмәгән бер хәл булып алды. Бакчага керүгә аһ иттеләр. Җимерелгән түтәлләр  өстендә эзләр ярылып ята. Тырышып үстергән кишер, кыяр, помидор үсентеләре тапталган, сындырылган... Барысын да яңадан тәртипкә китерү өчен, тагын күпме көч түгәргә туры килде.

    Кичтән биредә шушы ук мәктәптә укучы малайлар рәхәтләнеп уйнап йөргәннәр. Берничә малайның ваемсызлыгы аркасында никадәр хезмәт җилгә очты.

          Без  һәммәбез дә шулай башкалар эшләгән эшкә битараф калсак, безнең үз хезмәтебезне дә шундый ук бәя көтәргә мөмкин ич. Син яңа гына юып чыккан идәндә туганнарың аяк киемен салмый йөри, ди. Бер дә күңелле түгел, шулай бит.

Тәрбияле, әдәпле кеше бервакытта да башкалар хезмәтенә бармак аша карамый. Бары тик халыкның бердәм хезмәте һәм бер-берлзренең хезмәтенә ихтирамы нәтиҗәсендә генә муллык һәм матурлык туа.

  Минем шундый хәлгә дә очраганым бар. Җәйге матур көннәрнең берсендә бер төркем кеше табигатькә чыкты. Алар үзләре белән мәктәп яшендәге балаларын да иярткәннәр. Су буендагы матур аланлыкка ял итәргә туктадылар. Бераздан малайлар һәм кызларның кайберләре якындагы печән кибәннәре янына йөгерделәр, шунда качышлы уйнарга, өстенә менеп сикерергә, шуарга тотындылар. Өлкәннәр алар янына килеп җитеп кисәтү ясаганчы, печән кибәннәре җир белән тигезләнгән иде.

    Биредә дә малайлар һәм кызларның, бары тик уен белән генә мавыгып, башка нәрсә турында уйламаулары күренә. Аларга бу уенньщ начар булуын, шуның белән күпме кешенең хезмәте юкка чыгаруларын аңлатсаң, үзләренең дә исләре китәр иде, мөгаен.

     Үзебез турында тагын бер кат уйланып карыйк әле. Башкарган эшләребезгә дөрес бәя бирә беләбезме? Әгәр юк икән, әйдәгез, кеше булдырган матурлыкны аңлый һәм саклый белергә бүгеннән үк өйрәник, дуслар! (338 сүз.)

(X. Хаҗиповтан)

8.Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре темасына диктант.

Лагерьда Сабантуй

 Иртәгесен кызарып кояш чыкты. Табигате дә әллә сизә инде? Сабан туена нинди матур көн! Иртәнге аш, иртәнге линейка әллә булды, әллә юк, аңа игътибар итүче булмады. Бары тик сабан туе ачылуын көтәбез. Сәгать тугыз. Шат йөзле балалар мәйданчыкны уратып алдылар. Алдан ук әзерләнгән озын эскәмияләрдә безнең әти-әниләр, әби-баб.айлар утырган. Мәйдан уртасында — озын колга, ә аның очында — кызыл башлы борынгы сөлге. Мин моны беренче тапкыр күрәм. Мәйдан алдында — зур өстәл. Анда җиңүчеләргә бүләкләр куелган.

  Менә мәйдан уртасында Бикнур абый пәйда булды. Кулында — сырлы таяк. Бу чүлмәк ватарга инде. Ул безне сабан туе ачылу белән котлады. Без дәррәү кул чаптык.

 Ул бүгенге көннең программасы белән таныштырды. Жюри әгъзалары үз урыннарына килеп утырдылар. (110 сүз)

Р. Низамовадан

9. Гади җөмлә төрләре темасына диктант.

Яхшы укучы хур булмый

      Нарат җиләкләре шулкадәр күп, шулкадәр эре, тәгәрәп-тәгәрәп үскәннәр. Зөфәр аларның иң эре һәм иң кызылларын сайлап җыйды. Менә аның өч бүлемле кыр сумкасы туп-тулы булды.

   Шуннан соң Зөфәр кайту ягына борылды. Бераз баргач, адашканын сизде. Әйе, юлсыз, сукмаксыз кара урманда адашып калуың бик тиз шул. Юан карт агачлар серле тынлыкка чумып утыралар. Аларның мүкләнеп беткән кабыклары йөрәккә курку сала.

Зөфәр үзен бик тиз кулга алды. Көньякның да, төньякның да кайда булуын билгели ала бит ул. Агач ботакларына карап билгеләргә мәктәптә өйрәттеләр лә аларны. Зөфәр ялгызрак утырган агачларга күз салды. Һәркайсының бер ягында ботаклары сирәгрәк тә, зәгыйфь тә. Ә икенче ягында куе һәм озын булып үскәннәр. Димәк, көньяк шул якта. Малай җиңел сулап куйды һәм алга атлады.

(114 сүз)

Л. Ихсановадан

Бирем.

Соңгы кызыл юлны җөмлә кисмәкләре һәм сүз төркемнәре буенча тикшерергә

10. Контроль изложение .

Бурыч

        Сәгать алты тулар-тулмас иртәнге прогулкага чыгып барганда, күрше квартирага звонок биреп торучы карчыкка юлыктым. Звонок төймәсе шактый биектә, әбинең буе тәбәнәк кенә: ул, аяк очларына басып, өскә үрелгән. Язгы пальто өстеннән бөркәнгән ак шәле җилкәсенә җыерылып төшкән. Карчык, кулын звонок төймәсеннән I алмый гына, миңа текәлеп карап куйды. Йөзе борчулы, күз карашында ниндидер өметсезлек, аптыраш сизелә иде. Болай да ябык, җыйнак гәүдәсе борчудан куырылып калган кебек тоела.

      Әбигә күршеләремнең бер генә атна элек ялга китүләрен әйттем. Ул, хәвефләнеп, ни әйтергә белми тотлыгып калды. Аның тәмам өметсезлеккә төшүен күреп, кызганып куйдым. «Бик кирәк идемени  соң алар?» — дим. Карчык баскан җирендә таптанып алды, авыр сулады. «Кирәк иде шул, бәбкәм, бик кирәк иде. Өченче килүем инде. Мунчага барганда, акчамны онытып калдырып, Хәбирәдән 25 тиен акча алып торган идем. Шуны бирәсем бар иде»,— ди. «И әби, шул 25 тиен артыннан йөрмәсәң инде,— дим,— әллә ни зур акча түгел! ич!»

Карчык миңа ялт кына карап алды. Сүзләремне ошатмавы шундук йөзенә чыкты. «Бирәчәкнең зурысы-кечесе юк аның, бала. Олы кешегә андый бирәчәк белән яшәү дөрес түгел. Үлеи-нитеп китсәм, өстемдә' кала ич!» — диде. «Алайса, калдыр сон миңа 25 тиенеңне, алар кайткач, кертеп бирермен»,— дим.

     Әбиемнең йөзе балкып китте, җыерчыклары язылды. Ул, кире уйламасын тагын дигәндәй, миңа ашыгып тиеннәрен сузды. «И, балам, игелекле кеше икәнсең, рәхмәт яугыры, тагын ничекләр килермен дип хафаланган идем. Рәхмәт, балам, аягың-кулың сызлаусыз булсын».

     Әбинең өстеннән тау төштемени! Ул ашыга-кабалана ишектән чыгып китте. Бурычыннан арынган әбинең эчке бер нур белән балкыган йөзе, җете ак челтәр шәле күз алдымда озак торды. (244 сүз)

(Р. Хафизовадан)

11. Арадаш аттестация эше.

Шаулагыз, имәннәр!

Мин акрын гына урман эченнән атлыйм. Урмандагы һәр агач үз уена,үз моңыначумган. Карт имәннәр салмак кына шаулыйлар. Җил имән очларына кагыла.Имән – тарихчы ул. Имән – урманның тарихукытучысы.  Юкә, каен, миләш – җыр, әдәбият, рәсемукытучылары. Өрәңге кем? Белмәссең. Ихтимал, ул – физиктыр. Каты, конкрет, төгәл, эмоцияләр белән исәпләшми.

Имән – тарихчы, монысы бәхәссез. Әнә карт имәннәр нидер сөйлиләр. Сөйләгез, агачлар, сөйләгез! Бу якның халкы газаплы сугыш елларын даниләрк үрде? Халыкның аһ-зарлары кайларга сеңде? Сезнең төпләрегездә өелеп яткан чикләвекләрне кемнәр җыйды? Кемнәр, рәхимсез кышкы көннәрдә, имән чикләвегенең күмәчен ашап, ач үлемне җиңделәр?

Офык чистарды, имәннәр әллә нинди шом белән, әллә нинди ныклык, куәт белән шауладылар да шауладылар. Шаулагыз, имәннәр, тыныч тормышның беренче кышына мәдхияҗ ырлагыз! Халкыма иминлек теләгез! (118 сүз)

Бирем:

  1. Ия белән хәбәр арасына сызык куелган җөмләләрнең баш кисәкләрен билгеләргә.
  2. Калын хәрефләр белән бирелгән җөмләләргә тулы синтаксик анализ ясагыз.
  3. Аерымланган хәл булган җөмләне табып, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез.
  4. Тексттан эндәш сүзләрне табып,  түгәрәк эченә алыгыз.



Предварительный просмотр:

9 нчы сыйныфта татар теленнән язма эшләр

  1. Тикшерү диктанты

Балачак сукмаклары.

Мин җәяүле сукмакларга тыныч кына карый алмыйм. Олы юлларны кисеп үткән гап-гади сукмаклар миндә татлы хисләр, җылы тойгылар уята. Кая гына барсам да, уңга-сулга, урман ешлыкларына, әрәмәләрнең сихри кочагына кереп киткән сукмакларга карап, хыял дөньясына чумам.

Бәләкәй чакта сукмаклар синеке! Ялан тәпи тып-тып басып дөнья белән танышу әнә шул җәяүле сукмаклардан башлана. Кая барсаң да, сине ят ярлар, моңарчы син күрмәгән, күрә дә алмаган сер дөньясы озатып кала.

Балачак хатирәләре — өзек-өзек ак болыт кебек истәлекләр — бер-беренә ялганмыйлар, әллә кайда, шул серле сукмакларда уралып, еракта, томанлы офыклар артында тынып калган вакыйгалар һичкайчан да бер-беренә чылбырдай тоташа алмыйлар. Алсу шәүлә дә кебек алар, таңда яңгыраган сак җыр да сыман, кайчан булып үткәннәрен өзеп әйтеп тә булмый. (114 сүз.) (А. Гыйлэҗеетэн)

Биремнәр.

Өченче җөмләгә — синтаксик, сукмакларга сүзенә морфологик анализ ясарга.

  1. Изложение.

“Игелекле” эш

            Иртәнге уннарга хәтле басмадан кеше күп үтте. Инде сирәкләнде. Халык барасы җирләренә барып җитте, ахрысы, әле нидә бер генә үтә башладылар. Равилне эшсез басып тору туйдырды, саф һавада карыны да ачкан иде. Өйгә керергә кирәк, кеше йөри башлагач чыгармын әле, дип уйлап та бетермәде, каршы яктан:

  • Улым, зинһар булыш әле. Суга карый алмыйм, башым әйләнә, - дигән тавыш ишетелде.

Караса, кечкенә бала җитәкләгән әби басып тора икән. Равил суыктан кызарып беткән кулын карчыкка сузды.

  • Рәхмәт төшсен иде, игелекле бала икәнсең, - дип, әби малайның кулына ябышты.
  •  Башта акчаңны бир, - диде Равил. (89 сүз)
  • (Л.Ихсановадан)

Бирем. Равилгә характеристика бир.

  1. Тезмә кушма җөмләләр темасына диктант

Җәйге истәлек

Быел җәй искиткеч яхшы килде, аның башлануы да бик матур булды. Язгы дым кибеп тә җитмәде, шифалы яңгырлар яварга тотынды. Бер-ике көн ява да, аннары, матур булып, кояш чыгып җитә. Бөтен дөньяга әле яңа гына яшел буяуга манган юеш хәтфә җәйгән кебек була. Наратлы таулары артыннан салават күпере күренә.

Бакчалардагы бәрәңгеләр ап-ак чәчәккә күмелгән. Бөтен нәрсә шаулап үсте, ызаннардагы сукмаклар югалды.

Тугайлы елга аръягындагы болында печән бик уңды, аны көчкә чабып бетерделәр. Әрәмәлектәге карлыганның, шомыртның күплеген әйтеп бетерерлек түгел. Карчыклар да җиләк-җимешне атна буе җыялар инде, ләкин һаман бетми. Барыннан да бигрәк ашлыклар уңды. Бодай күкрәп үскән, тары да бик матур күренә. Ап-ак чәчәктәге карабодайдан, тирә-якны хуш искә күмеп, әллә кая хәтле бал исе аңкый; саргаеп килгән арыш кайбер урыннарда дугалы атны күмә. (128 сүз)

Журналист язмаларыннан

Бирем

Соңгы җөмләгә синтаксик анализ ясарга.

  1. Контроль изложение

Укытучым

Менә көз җитте. Укулар башланды. Ефәк шарфлы апа безнең мәктәптә рус теле укыта.

Аны бик яраталар.

Аның ире очучы икән. Менә хәзер ул ут эчендә фашистларны кырып йөри. Ә Анна Сергеевна гомер дә күз алдына китермәгән ерак татар авылында балалар укыта.

Аңа бик еш хатлар килә. Андый көннәрдә ул бик шат күренә. Ә кайчакта уйчанланып китә. Кич, эштән бушаган арада, улы белән урамда йөри, чишмә буйларына төшә.

Әллә күршедә генә торганга, әллә улы минем сеңлем белән дуслашканга, Анна Сергеевка мине дә яратты. Мәктәптә очраганда, ул минем белән сөйләшергә тырыша. Мин тартынам, рәтләп русча да белмим бит. Җитмәсә тагын, тотлыгам.

Соңыннан гына белдем: ул сакау балаларның телен ачтыра ала икән. Мондый укытучыны логопед дип атыйлар.

Беркөн ул мәктәптән минем белән бергә кайтты, юлда кызык нәрсәләр турында сөйләде. Мин шуны аңладым: әгәр тырышсам, мин тотлыгуымны бетерә алам икән.

Ул көн саен мине үзләренә чакыра, бер үк сүзләрне кабатлата. Язга минем сөйләшүемдә җиңеллек сизелә башлады.

Уку елы тәмамланды. Берничә көн узгач, авылга авыр хәбәр килде: Петяның әтисе һава сугышыннан соң кире кайтмаган. Бу хәбәрдән соң апа бер атна авырып ятты, төсе качты. Ә беркөнне минем укытучы апам кинәт юкка чыкты. Аның кая киткәнен беркем дә белми калды.

Күп еллар үтте. Анна Сергеевнада укыган балалар, үсеп, күптән инде иген кырларында, төзелешләрдә эшлиләр. Ләкин күңел түренә кереп урнашкан укытучыны беребез дә онытмады. Соңгы көннәрдә үзәк газеталарның берсендә басылган искиткеч бер хәбәр кадерле укытучымны тагын күз алдына китереп бастырды.

Белоруссия сазлыкларын киптереп, трактор белән сөргән вакытта, самолет калдыклары табылган. Тимер-томыр арасыннан очучының сөякләре килеп чыккан. Көмеш портсигарында исем-фамилиясе сакланган икән. Игенчеләр якындагы хәрби бүлеккә хәбәр итәләр. Ватан сугышында геройларча һәлак булган очучыны бик кадерләп күмәләр, портсигарда язылган исеме буенча, кабер өстенә «Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган очучы А. М. Демченко» дип язып куялар.

Шул ук вакытта газетада, очучының Ватан сугышында күрсәткән батырлыгын искә алып, хөкүмәт тарафыннан аңа, үлгәннән соң, Герой исеме бирелү турында да хәбәр ителә.

Геройның Анна Сергеевнаның иптәше булуында һич шик юк иде. Бу хәбәр яшен тизлеге белән бөтен авылга таралды һәм барыбызның да уртак шатлыгына әверелде. (328 сүз)

.Г. Бакирдан

  1. Иярченле кушма җөмлә темасына контроль диктант
  1. Сабир кайтып җитә алмады: чана юлы төшмәгән иде.
    (М. Әмир)
  2. Кәефе кырылу сәбәпле, соңгы кадакларга ул катырак,
    хәтта ачу белән сукты.
    (Ә. Баян)
  3. Бәла килсә, кош — үз оясына, кеше үз туганнары янына
    ашыгыр.
    (Мәкаль)
  4. Әгәр Гөлшаһидәне трибунага чакырсалар, ул нәрсә әйтә
    алыр иде?
    (Г. Әпсэлэмов)
  1. Көннәр якты булсын өчен,
    Йокы татлы булсын өчен,
    Әни кирәк.
    (Р. Мицнуллин)
  2. Шундый тәртип монда: акылы барның
    Балта белән башын чабалар.
    (М. Жәлил)

Җылы язлар җиткәч,

Бозлар агып киткәч,

Зәңгәр күккә аккош омтыла.

Җәйнең ал таңында,

Юксынган чагымда

Очып кына килсәң ни була? (М. Ногман)

  1. Төнлә сибәләп узган яңгыр комлы юлны чылатып өлгер
    мәгән, шуңа күрә бу аз йөрелгән юл, вакыт-вакыт ком чүленә
    әйләнеп, безнең юлчыларны әледән-әле тоткарлый иде.
    (А.
    Расих)
  2. Кунакка ни бирсәң, шуны ашый. (Мәкаль)

10. Өең буш булса да, күңелең буш булмасын. (Мәкаль) (112 сүз)

Бирем

Иярчен җөмләләрнең төрләрен билгеләргә, бәйләүче чараларын күрсәтергә.

  1. Катлаулы кушма җөмләләр темасына диктант

Колын

Җәй башында безнең җирән кашка колын алып кайтты.

Хәзер мин, бүтән уеннарымны онытып, көнозын колын тирәсендә бөтерелә башладым. Иртән торуга иң беренче куанычым шул: ипи йомшагы эләктерәм дә колын янына чыгам. Баштарак ул, мин янына керүгә, тизрәк анасына барып сыена торган иде. Тора-бара ияләнде. Мин дәшкәч, колакларын торгызып, борылып карый торган булды, Бераздан, матур борын тишекләрен селкеткәләп, ипи исни башлады. Аннары көл төсле зәңгәрсу-соры, хәтфә кисәге шикелле йомшак иреннәре белән уч төбеннән ипи сыныклары эләктереп алырга өйрәнде.

Өммикамал апа зәңгәр сатиннан муенса тегеп биргәч, колынның муенына кечкенә генә шөлдер тагып җибәрдек. Колын башын селкеткән саен, ул гаҗәп сөйкемле тавышлар чыгара, әйтерсең, чың-чың итеп, берьюлы әллә ни тикле көмеш тәңкә коела. (110 сүз)

Г. Бэширов

Бирем

Күп иярченле кушма җөмләне аерып язарга, схемасын төзергә, төрен күрсәтергә.

  1. Арадаш  аттестация эше. Контроль диктант  

Беренче яңгыр

Язның беренче яңгыры кинәт килде. Таң беленер-беленмәстә, көньяк-көнбатыштан кабарып чыккан болыт ерактан торып бер-ике тапкыр гөлдерәп тавыш бирде дә, әкияттәге Каф тавыдай калкып, ярты күк йөзен томалады. Тау артыннан кояш күтәрелә башлауга, ул, киң кара-кучкыл канаты белән көнне тагын да караңгылатып, бөтен күк йөзен каплады.

Күп тә үтмәде, салкынча яңгыр җиле Карамалы урамнарында өермә кузгатты. Кар сулары киткәннән бирле битен-күзен бер тапкыр да юмаган агачлар яңгыр килгәнне сизеп шаулашып куйдылар.

Бераздан, урам-тыкрыклардагы чүп-чарны бөтереп, өермә җиле узды. Нава, афәт көткәндәй, берара тынып торды. Менә шунда, һәммә нәрсә, барча тереклек инде тагын ни булыр дип көткәндә, күк йөзен икегә ярып, яшен яшьнәде, һәммә җан иясе сискәнеп куйды, чөнки яшен артыннан чытырдап күк күкрәде. Беренче курку үтеп, күк йөзе тагын дөбердәгәч, эре-эре яңгыр тамгалый башлады, ә берничә минуттан чиләкләп коярга тотынды.

Яңгыр әллә ни озак яумады сыман, әмма юл-сукмакларга су җыелды; шаулап, гөрләвекләр агып китте. (143 сүз)

М. Хэбибуллин

Бирем

Соңгы җөмләнең төрен билгеләргә һәм тыныш билгеләрен аңлатырга.



Предварительный просмотр:

10 нчы  сыйныфта татар теленнән язма эшләр

  1. Тикшерү  диктанты

Рәхмәт, Тормыш!

Рәхмәт сиңа, кояш! Түп-түгәрәк булып тау артыннан көлә-көлә килеп чыкканың өчен. Көлүен бар дөньяга нур булып бөркелә. Сиңа үрелеп, гөлләр булып үсәбез, синдә наз, синдә яшәү, синдә шатлык.

Рәхмәт сиңа, җил! Ачык тәрәзәмнең челтәр пәрдәләрен җилфердәтеп, чәчләремә йомшак кагылып, күңелемне җилләндергәнең өчен. Рәхмәт, җилкәй, бакчамдагы шомырт, сирень чәчәкләренең хуш исләрен миңа бүләк иткәнең өчен.

Рәхмәт сезгә, Туган җирем, болыннарым, тугайларым, кырларым! Рәхмәт сезгә, тәмле сулы чишмәләрем! Бер йотым суыгызда — мең дәва.

Рәхмәт, Тормыш! Сынауларыңа сынмаслык рухи көч биргәнең өчен. Матурлыкны күреп, яхшылыкны тоеп яшәү сәләтемнән аермавың очен. Кыенлыклар килгәндә, дулкын булып ярларга кагам, кош булып кыяга бәреләм, давыл булып шашам. Ә шулай да Кеше булып калу матуррак.

Рәхмәт, Тормыш! Кеше булып яшәвемне таләп иткәнең өчен. (115 сүз.) (К. Шәфыйковадан)

Биремнәр.

  1. Тексттан ясалма сүзләрне табып, асларына сызарга.
  2. Болыннарым сүзендәге сузык авазларга характеристика бирергә.

2. Изложение

Дуслык ничек туа?

Зур панельле йортлар сала башлагач, ай-һай кызуга китте төзүчеләрнең эшләре. Печән кибәне хәтле экскаваторларның, яман уылдап, әреме-куагы, ташы-ние белән җирне умыртырга тотынуы була, машина-машина стена, йөге-йөге белән ишек-тәрәзәләр, идән-түшәмнәр китереп аударалар да, әкияттәге батыр шикелле, күз ачып йомганчы, биш-алты катлы йортларны утырталар да куялар, утырталар да куялар. Бер-бер аралы тезелеп кенә тора яңа урамнар. Көзен Камилләр Беренче Аркылы урамга күчеп килгәннәр иде. Хәзер андый урамнар җидәү. Тиз генә исем табып бетерүе дә читендер шул, барысына да Аркылы дип кушканнар.

Беренче Аркылы урамнан җиденче сыйныфта ике генә малай укый. Аларның берсе — Камил, түп-түгәрәк битле, кьсынкырак кара күзле, таза гәүдәле, авыр хәрәкәтле укучы, икенчесе — аның партадаш дусты Алик. Ул да гәүдәгә артык зур түгел, тик бөтерчек шикелле җитез, һәрвакыт каядыр ашыга, нәрсәгәдер омтыла, кызу-кызу сөйләшә, иптәше бер сүз әйткәнче, ул унны ычкындырып өлгерә. Озын керфекләр астына яшеренгән зур сөрмәле күзләре генә сабыр, уйчан һәм малайның хәрәкәтчән, җыйнак гәүдәсенә ничектер ят булып тоела. Камилләр дә, Аликлар да бу урамга бер үк көнне күчеп килделәр. Бер үк йортның бер катына да туры килделәр әле, җитмәсә. Ишекләре кара-каршы гына тора. Беренче көнне үк дуслаштылар алар.

                Бишенче урам малайлары Камалләрнең авызына гына карап тора: соңрак килгәнгәдер инде, алар кыюсызрак әле, кунак шикелле, әдәпле тоталар үзләрен.

  Шулай да озак бармады бу хәл. Кышкы каникулдан соң аларның сыйныфына тагын бер малай килде. Озын буйлы, киң җилкәле. Беләк һәм күкрәп мускуллары, гимнастеркасын тартып, тыгызланып тора. Килгән көнендә үк белделәр Камилләр: Фоат атлы бу малай җәен-кышын йөзү бассейнына йөри икән. Укучылар арасында йөзү буенча республика чемпионы да үзе.

    Тышкы кыяфәте белән үк башкалардан аерылып торган Фоат, атна-ун көн дә үтмәде, сыйныфны үз кулына алды да бетерде. Хәер, Камил белән-Алик беренчелек өчен бәхәсләшергә уйлап та карамадылар. Чемпион хәтле чемпион белән дуслашу аларның үзләре өчен дә кызык иде.

       Ә Фоат чыннан да шәп малай булып чыкты ул. Иң элек, Камил белән Алик шикелле терерәк малайларны җыеп, йөзүчеләр түгәрәге оештырды. Йөзүчеләр дип аны Фоат белән шул түгәрәккә йөргән малайлар гына чын күңелдән әйтә инде. Ә калганнары ачулары килгәндә, я үртәргә кирәк булганда шулай диләр. Чөнки Аликларның түгәрәккә йөри башлаганнан бирле бер тамчы да су күргәннәре юк әле. Физкультура залына алып керә дә Фоат аларны, идәнгә яткырып, йөзү хәрәкәтләре ясарга өйрәтә, я җыелган саен гимнастика эшләтеп йөдәтә. Дөрес инде анысы, түгәрәк утырышлары шәһәрнең йөзү бассейнында үтсә, мең кат  әйбәт булыр иде дә бит. Фоат әйтә: «Анда йөрүчеләр болай да бик күп, алдан өйрәнеп барсак, үзебез өчен яхшырак булыр»,— ди. Түзәләр инде Камилләр. Сыйныфташларының үртәүләренә дә, бертөрлелеге белән туйдырып бетергән гимнастика алымнарына да түзәләр. Аның каравы, язга чыккач, йөзү ярышлары башланып китсә, үртәп теңкәгә тиючеләр үзләре йөрерләр әле йөзүчеләр артыннан.

Тик бер ягы җитми Фоатның, грамматика белән дус түгел. Шулай да бирешергә чамасы юк малайның. Теше-тырнагы белән чытырдатып ябышкан ул дөрес язу кагыйдәләренә, тартышыпмы-тартыша. Үзенең генә көче җитмәгәч, иптәшләренең ярдәменә таянырга булды ул. (415 сүз)

Л. Ихсановадан

3. Фонетика темасына контроль диктант

Бөек шагыйрь авылында

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган авылына мәхәббәте чиксез зур була. Бу авылның челтерәп аккан чишмәләре, яшел чирәмле урамнары, ерактан ук күренеп торган басу юллары — барысы да газиз, барысы да шагыйрь күңелендә тирән уелып калган. Шуның өчен ул аны сагынып искә ала:

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән, — ди.

Менә без шагыйрьнең туган авылы Кушлавычта! Тукай әйткәнчә, авыл тау башына салынган. Төз һәм матур йортлары белән ул ерактан ук күңелне үзенә тартып тора. Элекке замандагы салам түбәле, төртсәң аварга торган иске өйләр урынында шулай мәһабәт булып калкып чыккан бу йортлар!

Авылның хезмәт сөюче кешеләре Тукайны тирән хөрмәт белән искә алалар. Алар үз колхозларын Тукай исеме белән атап йөртәләр, авыл китапханәсенә дә аның исемен биргәннәр.

Шул китапханә каршында гына сөекле шагыйребезнең һәйкәле бар.

Әсәрләре якты маяк булып балкыган шагыйребез менә шушы авылда туган, сабый чагында ук кимсетелүләр һәм ятимлекләрне дә шушы авылда кичергән.

Без дә Тукайны яратабыз, аның шигырьләрен кызыксынып укыйбыз. (172 сүз) (С.Шакирдан)

Бирем.

Авыл, шагыйрь сүзләренә фонетик анализ ясарга.

4. Контроль изложение

Кызару

Җәйге каникулны да бергә үткәрергә уйлап, мин Ногманны үзебезнең авылга алып китәргә булдым. Башта ул бераз уңайсызланып торса да, соңыннан риза булды. Зачетларны да уңышлы биреп тынычланып калгач, бик күтәренке күңел белән юлга чыктык. Без төшәсе станциягә килеп җиткәнче, андый-мондый нәрсә булмады. Вагоннан төшкәч тә, Ногманны багажлар янына утырттым да ат эзләргә киттем, чөнки безнең авылга барып җитәргә егерме чакрымлап бар иде әле. Станциянең аргы ягына чыксам, бер ат әкрен генә юыртып китеп бара. Аны кычкырып туктаттым, янына бардым. Арбада ак яулыгын артка чөеп бәйләгән, кара күлмәк өстенә күк төстәге атланмалы алъяпкыч кигән бер хатын утыра. Карыйм — моның тут баскан битләрен, кап-кара күзләрен кайдадыр күреп калган кебек тоям. Кинәт исемә Ногманның акчасы югалган көнне безнең уртадан капчык күтәреп үтеп киткән хатын килеп төште. Нинди кызыклы очрашу. Аңа карап тукталып тормадым, аның кайсы авылга кайтуын сорадым. Аның юлы нәкъ безнең авыл аркылы үтәргә тиеш икән, ул безнең күрше авыл хатыны булып чыкты. Хатын безне утыртып алып кайтырга башта риза булмады. Атка правление рөхсәтеннән башка беркемне дә утыртып йөрергә хакы юклыгын әйтте. Ләкин, үтенеп сорагач, правлениегә барып, километр исәбеннән куелган бәядән хак түләү шарты белән генә утыртырга мөмкинлекне әйтте. Мин, акча түләү өчен күрше авылга барып йөрү кыенлыгын күз алдында тотып, акчаны аның үзенә генә тәкъдим итеп карадым. Ләкин ул бик кырку гына тавыш белән:

— Ничек инде ул, куелган тәртипне бозарга кушасызмыни, акча минем кесәдә калсын дисезмени? Мондый «яхшылык» өчен сезгә бик рәхмәт инде,— дип, мине нык кына кызартты.

Мин чемоданнарны арбаның бер як үрәчәсенә сөябрәк салдым да алар белән янәшәләп үзем дә утырдым.

Юл буенча Ногман бернәрсә дә сөйләшмәде. Мин генә, хатынның тормышына кагылырдай сораулар биргәләп, аның яшь кенә көе тол яшәвен, исеменең Фәрихә икәнлеген белеп алдым.

Бер урында тау менәсе булгач, без төшеп җәяүләдек, Фәрихә, ат тотучы булганлыктан, арбадан төшмәде. Көн бик эссе иде, Ногман кесәләрендәге барлык әйберләрен бушатып чалбар кесәсенә тутырды да өстен салып арбага илтеп куйды.

Тауны менеп җиткәч тә, икебез дә арбага менеп утырдык. Ат юырта башлагач, Ногман аякларын күтәреп арба читенә елышты. Фәрихә дилбегәне тарткан саен, ат, соры тузаннар туздырып, чапты да чапты.

Бераздан безнең авыл күренде.

Без авылга килеп җиттек.

Фәрихә, мин бик кыстасам да, чәй эчәргә дә кермәде, гадәттәгедән дә ныграк куа-куа, бик кызу китеп барды. Без өйгә кердек. Күрешү, ыгы-зыгы китте. Шул вакытта ике кулын да чалбар кесәләренә батырган Ногман кычкырып җибәрде:

-        Слуши, Сәлим! Минем акча да, документлар да юк бит!
Өй эчендәгеләр дә, мин дә аптырап калдык. Бу ни хәл бу?

Чынлап та Ногман хаклы булды микәнни? Төрлечә уй йөртү, кычкырып сөйләшү китте. Мин: «Бәлки, чалбар кесәңнән арбага шуып төшеп калгандыр, табылмасмы әле»,— дип, Ногманны өметләндерергә тырышып карадым. Ногман миңа каты итеп җавап бирде:

-        Бар, эт авызына кергән сөякне алып кара хәзер. Алыр
сың, табарсың!

Нәкъ шул вакытта ишек төбендә Фәрихә күренде. Кап-кара күзләрендә шелтә чагылдырып, Ногманга текәлде:

-        Мәгез әйберләрегезне. Бигрәк каты әйтәсез икән. Алай
таралып йөрергә ярамый. Әле яхшы, арба төбе тишек булмаган.
Хушыгыз.

Ногман гүя телен йотты, хәтта «рәхмәт» дип тә әйтә алмады, аның битенә куе кызыллык йөгергән иде. (489 сүз)

5. Лексикология темасына диктант

Аналар һаман юксына.

Хәтер... Ана тәрәзә янына баскан да тирән уйга чумган... Ул иң чиста, иң матур күлмәген кигән, башына бизәкле ак яулыгын бәйләгән, гәрәбә муенсасын таккан. Дивардагы сәгать вакытны саный. Алтмыш дүрт ел буена минутларны һәм сәгатьләрне барлый ул. Өстәлдә саргайган өчпочмаклы солдат хатлары ята. Диварда улының рәсеме эленеп тора. Ананың баласыннан шушы кадерле истәлекләр генә калган.

Хәсрәтле уйларга талган, хәтер диңгезендә йөзә ана. Улының фронтка киткәнен бүгенгедәй хәтерли ул.

Әнә, чаналы ат, урамны артта калдырып, каршыдагы сөзәк тауга менгән юлга чыкты. Егет ашыкмый гына чана артыннан атлый. Туктый да, авылына борылып, яңгыравыклы тавыш белән җырлап җибәрә: «Бу китүдән кайта алмасак, сау булыгыз, туганнар!» Ана бу җырны көн саен күңеленнән көйли.

            Әйе, аналар күңеле беркайчан да картаймый. Ул, еллар үткән саен, һаман нечкәрә һәм сафлана гына бара. Аналарның хәтерләре дә кайнап типкән чишмә башы кебек. (133 сүз.) (К. Тәхаветдиновтан)

Бирем.

1 вариант. Чиста, кебек, кадерле сүзләренең синонимнарын табып язарга.

2 вариант. Хәсрәтле, истәлекләр, ашыкмый сүзләренең синонимнарын табып язарга.

6. Йомгаклау арадаш аттестация  эше (диктант)

Алиш белән очрашу.


          Тагын бераздан безнең түгәрәккә Язучылар берлегеннән ярдәмгә даими шеф та билгеләделәр. Бу кеше Абдулла Алиш иде. Бу вакытта мин, зурдан кубып, завод уйлап табучылары турында повесть язарга керештем. Алиш катнашкан утырышларның берсендә бу әсәремнән бер өзек укыдым. Хәзер аңлыйм: әлбәттә, ифрат шәфкатьле шефыбыз бу эшне мине дәртләндерү өчен эшләгәндер. Әмма шунысы хак: ул мине үтереп мактады. “Мин бу иптәш әсәрен укыганда ук кул чапмакчы идем, тик аны бүлдерәсем килмәде”,- диде. Аның шул сүзләреннән соң минем күңелем күкнең җиденче катына очты, һәм мин һәр буш вакытымны повестька багышладым. Абдулла Алишның кара хәтфәдәй күзләре, тыныч йөз-кыяфәте, икегә ачып таралган чәчләре – барысы да бүгенгедәй күз алдында. Урта буйлы, нык бәдәнле, матур кеше иде. Беркайчан да чыгарыннан чыкмас, һәрнәрсәне тулы һәм ачык итеп аңлатыр. Мин аның үзенчәлекле яңгыравык тавышын да ачык хәтерлим. (128 с.)

Эшне бәяләү системасы

Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса «5» ле куела.(1-орфографик, 2 пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2 орфографик, 2 пунктуацион яки 1 орфографик, 4 пункт. хаталы эшкә «4» ле куела.

4 орфографик, 4 пунктуацион яки 3 орфографик, 6 пункт. хаталы эшкә «3» ле куела.

6 орфографик, 5 пунктуацион яки 5 орфографик, 8 пунк. хаталы эшкә «2» ле куела.



Предварительный просмотр:

11 нче сыйныфта татар теленнән язма эшләр

  1. Тикшерү диктанты.  

Халкыбызның моң иясе

Бөтен татар дөньясының горурлыгына әверелгән бу исемне һәр тарафта яратып телгә алалар. Җырчы Илһам Шакиров турында күп язылган, кинолар төшерелгән, шигырьләр иҗат ителгән, җырлар чыгарылган... Халкыбызның моң иясе булып танылган Илһам Шакиров үзе исән чакта ук рухи асылыбызны чагылдыручы зат булды, җыр дөньясының олпат улы була белде.

Бүген дә аңа булган илаһи мәхәббәт һәр татар күңелендә үсә бара. Халкыбыз үзенең Илһамыннан илһамланып яши, тулы мөстәкыйльлеккә юл яра.

Ходай биргән сәләте янында тагын 99 процентка торышлы тырышлыгы булганга, без хәзерге Илһамны беләбез. Аның тору урыны да, яшәү урыны да татар тамашачысы белән тулы залларның сәхнәсе булды.

Халык аны зурлады, әмма ул эреләнмәде, тәкәбберләнмәде, масаймады, байлык артыннан кумады, сарайлар салмады. Аның алтын сарайлары — халык күңелендә.

Илһам Шакиров татар җырындагы илһамлык серенә теләсә кемгә караганда да тирәнрәк төшенде. Шуңа да бит аңа бөтен татар дөньясы табынды һәм хәзер дә табына.

Сер түгел: Илһам Шакиров исемен ишетүгә, күңелләр канат кагына, тормышлар акланып, пакьләнеп, сафланып киткәндәй була.

Әйе, саекмас моңы белән барыбызны да әсир итә, аның җырлавын халык бөтен җаны, бөтен йөрәге белән көтә. Ә ул, бәгырьләрне телә-телә, халкы өчен җырлый да җырлый. (190 сүз)

«Казан утлары» журналыннан

  1. Изложение

Акъәби

       Акъәбинең соңгы еллардагы гомере балаларының кайтып китүләрен көтеп яшәү белән генә уза башлады. Дөрес, моннан ун ел элек, карты үлгәннән соң, балалары карчыкны калага тартып караганнар иде каравын, ләкин Акъәби гомер иткән нигезен ташлап китәргә теләмәде инде. Шушы Юлкотлыда туган ул, шушында гомер буе яшәгән, уллар-кызлар үстергән. Шушы Юлкотлы туфрагында аның атасы, анасы, күпме туганнары, яшьли үлгән сабыйлары, гомер иткән карты ята —я, ничек шуларның барысын да ташлап китәсең? Күп торасы да калмагандыр, ят җирнең туфрагына барып ятканчы, шушында үзенекеләр янында булыр дип уйлаган иде карчык ул чакта. Һәм, һичнигә карамастан, хәзергә чаклы ул шушы нигезендә нык торды. Бигрәк тә оныкларын бик сагына карчык. Шулар кайтса инде, куанычы эченә сыймый, бөтен дөньясын онытаТик бу бәләкәчләрнең әти-әниләре карчык янына гадәттә бик кыска вакытка гына кайталар.

           Нишлисең, заманасы шулай туры килде инде. Акъәбинең сабый чактан исән калган балалары үсә тордылар, күрше авылның урта мәктәбен бетерә тордылар, һәркайсы, канат чыгарып, кош кебек, Юлкотлыдан еракка оча тордылар. Хәзерге вакытта бер улы белән бер кызы Өфедә яшиләр. Тагын бер кызы, врач булып чыкканы, Пермь өлкәсендә тора, ә иң кече малае, институтны бетергәч, Казакъстанга җибәрелгән иде, шунда — исеме дә билгесез бер шәһәрдә — кемдер булып эшли.

          Өфедәге иң зур улы Суфиян, кызы Гөлбикә фәнни институтларның берсендә гыйльми эштә, кияве исә зур, җаваплы урында утыра. Кыскасы, барысы да зур кешеләр булып беттеләр. Кайсы галим, кайсы инженер, кайсы врач...

           Тик менә бик бәхетле булып киткән балалары аңардан, ничектер, ераклаштылар шикелле... Менә зур улы Суфиян. Беркайда да эшләми, зур пенсия ала, машинасы бар, аңа бит Юлкотлыга ешрак кайтса да була хәзер... Ләкин, нишләтәсең аны, һаман вакытым юк дип зарлана, ниндидер комиссияләрдә эшләп йөри, кышын бер-ике айга курортка китә, я булмаса үзе кебек погоннарын салган полковниклар белән төннәр буе карта сугып утыра, ә җәйгә чыккач, машинасына хатынын, бала-чагаларын утырта да я Кырымга, я хатынының урыс туганнарына — Саратовка китеп бара. Ә каладан йөз егерме чакрымда гына торган Юлкотлы читтә кала, әнисе-карчыкның алар өчен генә дип саклаган казлары келәтендә шул килеш эленеп тора.

Шулай да былтыр җәй Суфиянның җиткән улы Геннадий үзләренең машинасында «бабушканы» күрергә дип кайткан. Өч көн торды, өч көн Акъәби бер кәлимә башкортча белмәгән оныгы алдына барлык сыйларын куйды, сүзсез генә аңа моңсу һәм назлы итеп карап утырды.

Менә шулай Акъәби, ялгыз башы улларын, кызларын көтеп, оныкларын сагынып, исән-имин генә яшәп килде. Әмма быел урынга ук ятарга мәҗбүр булды. (380 сүз)

Ә. Еникидән

3 . Контроль изложение

Туган тел

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

 Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!

Үзенең туган телгә булган мәхәббәтен татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай әнә шулай матур итеп әйтеп биргән. Чынлап та, туган телне чын мәгънәсендә ярату туган илне, әткәң-әнкәңне ярату белән бер ул. Туган телне юкка гына ана теле дип атамаган шул халык!

Бөек әдип Габдулла Тукай туган телне ярата белеп яраткан. Ул телне бары тышкы ямь бирү чарасы, матур аһәңнәр җыелмасы итеп кенә карамаган, аны иң элек аралашу, аңлашу, тәрбия һәм үсү коралы итеп таныган. Шуңа күрә дә Г. Тукай телне, халыкча итеп, туган тел, матур тел, әткәм-әнкәмнең теле дип атаган. Шагыйрьнең туган телне яратуы туган илгә булган мәхәббәте белән үрелеп килә, аның аерылгысыз өлешен тәшкил итә.

     Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул- туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә тора торган бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне тугач та ишетә һәм өйрәнә башлыйсың, шуңа күрә аны туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы башлап аның иң газиз кешесе — анасы өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырлары җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә халык аны ана теле дип йөртә дә.

    Телне кешелек җәмгыяте тудырган һәм кешелек җәмгыяте үстерә, ә тел, үз чиратында, хезмәт белән бергә, кешене кеше итә, үстерә. Шуңа күрә туган телне кеше үз баласын яраткан кебек яратырга, тәрбияләргә тиеш. Әмма баланы, чиктән тыш яратып тормышка яраксыз хәлгә китергән кебек, телне дә, фанатикларча «яратып», тормыштан аерырга һәм иҗатчысын — халыкны аннан биздерергә мөмкин. Ләкин шунысы яхшы: мондый күренешләр тарихта бик сирәк була, чөнки җәмгыять үсеше моңа ирек куймый, тел өлкәсендәге ялгышларны, кемнең кем булуына карамастан, төзәтеп бара.

     Безнең туган телебез татар теле дип атала. Ул, аерым тел буларак, бер-берсенә якын булган болгар һәм кыпчак телләренең бергә аралашуы нәтиҗәсендә формалашкан. Хәзерге көндә татар телендә 6 миллион кеше сөйләшә.

      Татар теле — зур тарихлы, бай телләрнең берсе. Хәзер телебезнең сүзлек составы бик нык баеды, грамматикасы камилләште. Татар теленнән файдалану мөмкинлекләре дә киңәйде. (308 сүз)

М. Зәкиевтән

План

  1. И туган тел, и матур тел...
  2. Бөек шагыйрьнең туган телгә мәхәббәте.
  3. Ана теленец бөеклеге.
  4. Татар теле бай тарихлы телләрнең берсе.

Сорау

Туган тел турында нинди китаплар укыганыгыз бар, аныц турында тагын ниләр беләсез?

Бирем

Туган тел турында мәкальләр һәм әйтемнәр уйларга.

  1. Арадаш аттестация  эше. Контроль диктант

Син сазыңны уйнадың

Әдәбиятыбызның аксакалы...Нәкый Исәнбәт... Татар халкының җаны, намусы, йөзек кашы, талантлы драматург, шагыйрь, фольклорчы. Озын-озак, бәрәкәтле гомерен ул халыкка хезмәт итүгә багышлаган. Татар халкының тел, әдәбият хәзинәләрен җыю, барлау, гыйльми өйрәнү һәм аларны системага салып бастырып чыгару өлкәсендә армый-талмый эшләгән күренекле галим да Аның тарафыннан әзерләнгән һәм кырык меңгә якын берәмлекне эченә алган өч томлык «Татар халык мәкальләре», илле мең берәмлектән торган фразеологик сүзлек, зур күләмле «Татар халык табышмаклары» һәм балалар фольклоры җыентыклары татар халык авыз иҗатын өйрәнү юлында фән ирешкән беренче фундаменталь хезмәтләр булып саналалар. «Татар халык мәкальләре» китабы өчен әдип-галимгә 1968 нче елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде.

Нәкый Исәнбәт 1899 нчы елның 29 нчы декабрендә элекке Уфа губернасының Златауст өязе Малаяз авылында мулла гаиләсендә туган. Уфадагы «Хәсәния», аннары Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый. Иҗат эшенә ул бик яшьли керешә.  Ләкин гомер юлы сикәлтәле, сынауларга, кыенлыкларга бай була. Беренче шигырьләре «Сөембикә», «Аң» журналларында басыла. Ә «Уракчы кыз», «Син сазыңны уйнадың», «Бормалы су», «Илкәем» кебек җырлары, ничәмә-ничә дистә еллар буе халыкның үз җырлары булып, әллә ничә буынның мәхәббәтен казанып, телләрдән төшми, һаман җырлана. Шулай да аңа иң зур шөһрәт-танылуны драма әсәрләре китерә.  Ул бер-бер артлы утыздан артык  сәхнә әсәрләре — комедия, драма, трагедияләр иҗат итә.

      Укымышлы галим, халкыбызның горурлыгы һәм мактанычы, күренекле әдип-драматургның исеме дә, иҗаты да онытылмый. Халкыбыз бу олпат ирне хөрмәт, ихтирам ярату белән күңелендә саклый. (211 сүз)

Г. Исәнбәттән