Сыйныфтан тыш чара - «ӘКИЯТЛӘР ИЛЕНДӘ»

Зарафутдинова Эльмира Табрисовна

Сыйныйфтан тыш чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kiche_1.doc42 КБ

Предварительный просмотр:

«ӘКИЯТЛӘР ИЛЕНДӘ»

(Кичә)

                                   Төзүчесе:

                                                                    татар теле һәм әдәбият укытучысы

                                     Зарафетдинова Э.Т.

Нефтекама 2013

Балалар әкиятләргә багышлап рәсемнәр ясыйлар, үзләре яраткан әкият геройларын пластилиннан әвәлиләр. Сыйныфка әкият геройларының рәсемнәре эленә.

  • Хәерле, көн, әкият яратучы балалар! Без бүген әкиятләр иленә сәяхәт итәрбез. Сез әкиятләр яратасызмы? Аларны яхшы беләсезме?

Сыйныфка кызыл шалкан килеп керә. Аның кулында әкиятләр китабы. Ул китапның хикмәтле булуын, аның “Китап, китап, ачыл! Миңа

... әкиятне сөйлә!” – дип әйткәч, балалар сораган әкиятне сөйләп бирәчәген әйтә. Кызыл калфак һәм балалар китапны сынап карыйлар. (1 нче сыйныф өчен “Су анасы” әкияте укыла).

“Риваятьләр иленә сәяхәт” дискы буенча эшләү. Су анасына тарагын табарга ярдәм итү. (Биремнәр үтәү:

  1. Саннар буенча рәсемнәр буяу.
  2. Табышмак “Үзе урак, үзе тешле” (тарак)).

Көтмәгәндә Авырмас доктор (Айболит) килеп чыга. Ул балаларга градусниклар куя, сәламәтлекләрен тикшерә. Аннары Доктор балалардан тизәйткечләр әйттерә. Әйтә алмаганнарга җәза бирә.

Мич башында биш мәче,

Биш мәченең биш башы,

Биш мәченең биш башына,

Ишелмәсен мич ташы.

Әкият сөйләүче “әби” килеп керә. Ул әкиятләр буенча викторина уздыра.

  • Ягез әле, балалар, уйлап карагыз, бу сүзләр кайсы әкияттән һәм аларны кем әйтә:
  1. “Карчык, мин сиңа бик шәп якалык алып кайттым. Бар чыгып кара: чанада балык та күп, якалык та бар...” (“Карт белән төлке” татар халык әкияте).
  2. Урман эче бик якты,

Күктә айлар калыкты.

Көлдән күмәч аламын,

Әниләргә барамын,

Әниләргә барамын!

(“Гөлчәчәк” татар халык әкияте).

- Ә монысы кайсы әкияттән өзек, аны кем язган? (CD диск “Нәни йөрәккә зур бүләк” – Хәлим Җәләй “Аю белән төлке” ).

- Ә бу рәсемнәр кайсы әкиятләрдән алынган икән? (Сыйныфка эленгән әкият рәсемнәре буенча әкият исемнәрен әйтү).

- Әкият геройларын искә төшереп карыйк әле. Һәр юлда нинди хата бар? Табарга тырышыгыз:

Йомры икмәк, тиен, бүре, аю, төлке.

Чуар тавык, абый, әби, тычкан.

Төлке, торна, чүмеч, тәлинкә.

Тавык, көртлек, арпа, тычкан, әтәч.

- Әкиятләрне күп беләсез икән, балалар. Ә кайсыгыз бик зирәк икән?

1. Әкиятләр, гадәттә, ничек башлана?

2. Нинди кошлар бер кечкенә малайны канатларына утыртып алып киткәннәр?

3. Чуар тавыкның әби белән бабайга биргән вәгъдәсе.

4. Торна Төлкегә дип әзерләгән сыен нинди савытка салган?

5. Кәҗә белән Сарыкның капчыгындагы әйбер.

6. Былтыр исемле егет - кайсы әкият герое?

7. Эт белән тычкан арасындагы шалкан тартырга булышучы.

8. Әкиятләрдә аларны ничек атыйлар:

бака - ...                    (Бакылдык)

тычкан - ...                (Чыелдык)

куян - ...                    (Куркаккай)

төлке - ...                   (Хәйләбай)

бүре - ...                   (Соры колак)

аю - ...                       (Камыт аяк)

- Ә хәзер без сезнең белән “Бүре һәм Кызыл Калфак” уенын уйнап алырбыз.

Бер бала “Бүре”, икенчесе “Кызыл Ка лфак” була. “Бүре” балалар арасында йөри һәм “Кызыл Калфак”ны тотарга куша. Тотылу куркынычы туса, “Кызыл Калфак” үзенең калфагын салып башка берәүгә ыргыта. “Бүре” калфакны алган баланы куа башлый. Әгәр тота алса, аның белән урыннарын алышалар.

- Сез биремне ничек үтәдегез икән? “Шалкан” әкиятен сәхнәләштереп күрсәтергә әзерме?

Әкиятне сәхнәләштерү.

Бабай. Шалкан чәчәм, шалкан чәчәм

             Балаларга бүләккә! (Ул өйгә кереп китә. Шул арада өй каршысына “Шалкан” куела. Бабай әйләнеп килә, шалканны күреп шатлана).

Бабай. Шалкан ничек зур булган!

            Ай-һай уңыш бик уңган! (Шалканны тартып карый).

Бабай. Бер, ике, өч,

            Һич җитми көч! (Әбигә дәшә).

Бабай. Бик зур булган шалканым,

            Алып кайта алмадым. (Әби шалканга карап гаҗәпләнә).

Әби. Картым, бик шатландым,

         Икәү тартыйк шалканны. (Икәү йолкыйлар).

Бабай. Ай-яй, булмый, карчык,

            Кызны чакырып чык!

Әби. Әйдә, кызым, кырга –

         Шалкан алырга!

Бары да. Бер, ике, өч,

Һич җитми көч!

Кыз. Мин чакырыйм маэмайны,

         Үзебезнең Акбайны.

         Акбай, әйдә кырга –

         Шалкан алырга.    

Бергә. Бер, ике, өч, дүрт –

           Бездә көчләр күп.

           Шалкан, шалкан,

           Йә, инде, чык.

Акбай. Мин чакырыйм песине,

             Безнең песи бик көчле.

             Песи дус, син өйдәме?

             Безгә булыш, әйдәле!

Бергә. Бер, ике, өч, дүрт, биш,

           Шалкан , биреш!

Мәче. Мин чакырыйм тычканны,

                        Бик тә көчле күршене!

                        Тычкан туган, күрче:

                        Бишәүнең җитми көче,

                        Әйдә кырга – шалкан алырга.

Бергә. Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты,

            Шалканы зур, җир каты.

            Әйдә, ныграк тарт тагы! (Шалкан йолкына, шатланалар).

- Балалар, әкият үзегезгә ошадымы? Ни өчен шалканны тартып чыгара алганнар? (Чөнки алар күп, чөнки алар дус).

- Әйе, балалар. Дуслык – ул көч. Дус булсагыз һәрвакыт җиңәрсез. Сезгә шундый күп әкиятләр белгән өчен “Шалкан” әкияте күчтәнәч бирә. Менә ул күчтәнәч. (Шалкан күрсәтелә). Бу шалкан бик гади түгел, ул серле. (“Шалкан” эченнән төрле бүләкләр өләшә).

Әкиятләргә рәсемнәр конкурсы да үткәрергә мөмкин.