Сыйныф сәгате

Зарафутдинова Эльмира Табрисовна

Ата йорты – тормыш нигезе.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Сыйныф  сәгате

                      Тема. Ата йорты – тормыш нигезе.

- Исәнмесез , хәерле көн, минем якын дусларым.. Сезгә сәламәтлек, уңышлар, яхшы кәеф телим. Изге сәгаттә сыйныф сәгатебезне башлыйбыз.

Сезнең игьтибарга җыр тәкьдим итәм. - Туган йорт.

-Җыр   нәрсә турында бара?

-Туган йорт турында.

-Сез әле кайдан килдәгез, өйдән, туган йорттан.

-Туган йорт дип нәрсәгә әйтәләр. Димәк, без бүген (Ата йорты- тормыш нигезе) дигән сыйныф сәгате үткәрәбез.

-Балалар ни өчен ата йорты? диләр.

-Өйгә кем хуҗа (әти,ир кеше)

-Әти кеше нинди булырга тиеш?

Әңгәмә. Элек-электән илебезне дошманнардан ирләр саклаган. Димәк, алар дөнья терәге генә түгел, ә ил  терәге дә булып торалар.

- Ә илне саклар өчен нинди булырга кирәк? (көчле, батыр, кыю,сәламәт)

- Сәламәт булу өчен нинди яшәү рәвеше алып барырга кирәк?

- Аларга нәрсәләр керә?

- Балалар, әтиләргә багышланган нинди бәйрәмнәр бар?

Әтиләр безнең өчен иң кадерле кешеләребез. Шәҗәрә дә ирләр ягынан төзелә бит.

-Укучылар, әтиләрне бәләкәй чакта гына хөрмәт итәбезме?

-Әтиләргә тиңләп тагын кемнәрне хөрмәт итәбез?(дәүәти, абыйлар,малайлар,энеләр)

-Ә без әтиләрнең яхшылыкларына ничек җавап бирәбез? (тәртипле, әдәпле, яхшы укырбыз, сүзләрен тыңларбыз)

-Дөрес балалар. Әйткән сүзләрегез тормышка ашсын. Әти-әнисен-хөрмәт иткән генә бала - чын кеше була.

- Халыкта тормыш нигезенә, ата йортына карата мәкальләр бар. Хәзер берничә мәкальне укып китәрбез. Ләкин сездән ярдәм кирәк. Мин бик ерактан килдем, юлда алар буталганнар.

1.Ата йорты-ата йорты(2)

2.Төп йорт-тормыш нигезе(1)

3.Ата юлы-бәхетле бала(4)

4.-Аталы бала-балага такыр(3)

Рәхмәт булдырдыгыз!

Менә балалар халыкта ир кешеләр турында тагын бер әйтем бар.

-Ир кеше үз гомерендә агач утыртырга, өй салырга, ир бала үстерергә тиеш.

-Ни өчен ир бала? Нәсел калырга, сакланырга тиеш.

Ә хәзер балалар әйдәгез үзебезнең өйне төзибез.Ул өй гади генә түгел. Бүген сыйныф сәгатендә әйткән матур, ягымлы, яхшы эшләребезне кабатлап  агачлар утыртып, коймаларны тотып, мәкалләрне өстәп төзибез.

                                                  Рефлекция

Бу йорт нык, аумасын, озак еллар торсын өчен нәрсәне яхшы итеп эшләргә кирәк? кемгә? Бу йортта иң бәхетле, тату сәламәт, эшчән гаилә яши.Сезнең дә балалар киләчәктә гаиләләрегез нык булсын, бәхетле һәм тигез булсын.Халыкта, оясында ни күрсә-очканын шул булыр. Рәхмәт.



Предварительный просмотр:

Тема: «Бәлалардан саклый мине әбием догалары».

Догаларныӊ күӊелемнән
Юк әле югалганы.
Саклый мине, яклый мине
Әнкәмнеӊ догалары.
Ташлама, әнкәй, ташлама
Мине изге догаӊнан.
Ташласаӊ изге догаӊнан
Мин бәхетле була алмам.
Тылсымлы да, шифалы да
Әнкәмнеӊ догалары.
Догаларныӊ шатлык кына
Китерә торганнары.
Кырыс бит тормыш юллары,
Авыр бит дөньялары.
Хәлләремне җиӊеләйтә
Әнкәйнеӊ догалары.
Кабатлыйм мин дә әнкәйдән
Өйрәнгән догаларны.
Җиткерермен түкми-чәчми
Мин сезгә дә аларны.

       Күп гасырлар элек атаклы галим Әбүгалисина әйткән: «Авыруны дәвалауда өч төрле чара бар: сүз, үлән, пычак», - дип. Әйе, хәзер инде теләсә кайсы әгъзага операция ясап, кешене үлем тырнагыннан алып калу да - гадәти күренеш. Төрле үлән ярдәмендә медицина дарулар җитештерә, ә халык медицинасы ул үсемлекләрнеӊ үзен генә кулланудан да искиткеч могҗизаларга ирештерә. Ә менә сүз?... Бүген менә шул хакта да сүз башлыйсы килә. Сүз, ягъни дога хакында.

  - Укучылар, дога дигән сүзнеӊ мәгънәсен ничек аӊлыйсыз?

  - Күренекле татар җырчысы Салават Фәтхетдиновныӊ җырында да шундый сүзләр бар:  Догаларныӊ күӊелемнән
                    Юк әле югалганы.
                    Саклый мине, яклый мине
                    Әнкәмнеӊ догалары.

Догаларныӊ авыруларны дәвалауга зур ярдәме булуын хәзер инде бүгенге заман галимнәре исбат итте. Санкт- Петербургтагы В. М. Бехтерев исемендәге психоневрологик фәнни-тикшерү институтыныӊ нейро һәм психофизиология лабораториясендә профессор Валерий Слезин җитәкчелегендә кат-кат үткәрелгән тәҗрибәләр 2002 елда ук ышанычлы дәлилләр белән исбатланды: дога, чынлап та дәвалый.

  - Укучылар, дога дәвалый дигәнне ничек аӊлыйсыз?
 - Тормыш авыр, кеше бик күп төрле кайгы-хәсрәтләр, чирләр, бәхетсезлекләр, ялгышлыклар кичерергә мөмкин. Шул чагында кешегә дога укулар ярдәм итәргә мөмкин, диләр. Ничек? Фикерегез белән уртаклашыгыз әле?

-

- Кырыс бит тормыш юллары,
Авыр бит дөньялары.
Хәлләремне җиӊеләйтә
Әнкәйнеӊ догалары.

 - Ата – бабаларыбыз элек – электән үк күп төрле догалар укыган, балаларына да  өйрәткән. Бүгенге көндә бу проблема гаилә тәрбиясендә ничек куелган? Дога белүче балалар бармы? Ни өчен ятладыгыз? Нигә кирәк дип уйлыйсыз?

 -

- Әйе, баласын ерак юлга озатканда, яӊа эш башлап җибәргәндә әниләр үзләре белгән догаларны укып, юлларны, эшләрне җиӊеләйтеп, ярдәм итәргә тырышалар.

 - Балаларны нәрсәгә өйрәтә соӊ? Тормыш тәҗрибәсе ни сөйли? Игътибар итсәӊ, әдәбият битләрендә дә урын алган бит ул. Мәсәлән, Хәсән Сарьянныӊ «Бер ананыӊ биш улы» повесте, Ф. Әмирханныӊ «Хәят»ы һ.б.

 -

- Хәзер авылларыбызны матурлап, мәчетләр төзелә, җаннарыбызны сафландырып, азан тавышлары ишетелә. Ихтирамлы, хөрмәтле акъәбиләр, акбабайлар җомга намазларына йөриләр, хәтта күпчелек очракта, үзләре белән кечкенә балалар да була. Шунысы куанычлы – өзелмәсен иде бу җеп. Алар сабый күӊеленә орлык булып төшсен, ә ул үсә-үсә әкренләп җайга салыр.

     Тормыш биргән юлдан абынмый – сөрлекми барыр өчен, җаныбызга рухи азык булып әбием догалары саклап барсын иде.

Кабатлыйм мин дә әнкәйдән
Өйрәнгән догаларны.
Җиткерермен түкми-чәчми
Мин сезгә дә аларны.

Ә без, хәзерге заман балалары, өлкән буын кешеләренә ихтирамлы, игътибарлы булып, алар укыган догалар дөрес юлдан илтсен дигән теләктә үсәргә тиешбез.


Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Сыйныф сәгате Бәләләрдән саклый мине әбием догалары

Слайд 2

Әбүгалисина «Авыруны дәвалауда өч төрле чара бар: сүз, үлән, пычак»

Слайд 3

Меди ц ина

Слайд 4

Дару үләннәре

Слайд 5

Догаларныӊ күӊелемнән Юк әле югалганы. Саклый мине, яклый мине Әнкәмнеӊ догалары.

Слайд 10

Бәлалардан саклый мине әбием догалары