Татар теленнән тестлар

Зарафутдинова Эльмира Табрисовна

Бу бүлектә төрле сыйныф укучылары өчен тестлар тупланылган.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Контроль эш.

1 вариант.

1. Транскрипция  ясарга. ( 6 балл)

 канәгать

сәгать

шәригать

салют

төнбоек

коточыргыч

2. Тиешле хәрефләрне куеп язарга. ( 5 балл)

 

бор...л...ш

г..наһ

терек..м...ш

мө...мин

...лемент

3.[ К] ,[г], [гъ] ,[къ]  авазлары кергән биш мәкаль язарга.  ( 2 шәр балл – 10 балл)

1.

2.

3.

4.

5.

4. Шигырьдәге  ике авазга билге булып килгән хәрефләргә сызарга. ( 1 әр балл – 36 балл)

Кояш әйтте: «Һаман мин яктырырмын  
Вә бер дә батмамын, янып торырмын».

Диде Яңгыр да: «Һәр көнне явармын,
Кара җирне юешләр, елгалармын».

Кояш каршы диде: «Син бик юешле,
Явасың былчыратып һәммә төшне.

Суыңнан анда баткак, монда баткак, —
Синең бар белгәнең җир былчыратмак.

Юешлектән иген, ашлык черидер,
Мужиклар яумасаиде дип телидер».

Диде Яңгыр җавапта: «Син кызасың,
Игенне яндырасың һәм кырасың».

5. Сүзләр уйлап язарга. ( 3 балл )                                                             50-60 балл- “5”

ТСТСТС—

                                                                                                                     40-50 балл-“4”

ТСТТ—

СТТСТС –                                                                                                   30-40 балл –“3”

Контроль эш.

2 вариант.

1. Транскрипция  ясарга. ( 6 балл)

 камил

сәгадәт

табигать

парашют

төзелеш

кагыйдә

2. Тиешле хәрефләрне куеп язарга. ( 5 балл)

 

мәс...әлә

вәг...зь

шиг...рият

шөг...ль

тәк...дим

3.[ К] ,[г], [гъ] ,[къ]  авазлары кергән биш мәкаль язарга.  ( 2 шәр балл – 10 балл)

1.

2.

3.

4.

5.

4. Шигырьдәге  ике авазга билге булып килгән хәрефләргә сызарга. ( 1 әр балл – 36 балл)

Кояш әйтте: «Һаман мин яктырырмын  
Вә бер дә батмамын, янып торырмын».

Диде Яңгыр да: «Һәр көнне явармын,
Кара җирне юешләр, елгалармын».

Кояш каршы диде: «Син бик юешле,
Явасың былчыратып һәммә төшне.

Суыңнан анда баткак, монда баткак, —
Синең бар белгәнең җир былчыратмак.

Юешлектән иген, ашлык черидер,
Мужиклар яумасаиде дип телидер».

Диде Яңгыр җавапта: «Син кызасың,
Игенне яндырасың һәм кырасың».

5. Сүзләр уйлап язарга. ( 3 балл )                                                             50-60 балл- “5”

ТСТСТ—

                                                                                                                     40-50 балл-“4”

ТСТСТ—

СТСТС –                                                                                                   30-40 балл –“3”



Предварительный просмотр:

11нче сыйныфта укучы рус телле балалар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада        биремнәре (мәктәп туры, 2010 / 2011 нче уку елы)

 

1.Сүзләрнең синоним парларын табыгыз.

дөньяга килә        ипи

мөгаллим             туа

тәмамлады           укытучы

икмәк                   бетерде

 

2. Ике баганадагы сүзләрдән сүзтезмәләр төзегез.

җаваплы               егет

танылган              укытучы

горур                   кеше

алтын                   эш

 язма                     медаль

 

3. Кирәкле сүзләрне языгыз.

1) Күп укыган- күп ...

2) Кем эшләми, шул...

3)Алдан кычкырган күкенең башы...

 

4. Сыйфат фигыльләрнең заманнарын билгеләгез.

танылган җырчы-

 белмәгән кеше-

барачак юл-

укый торган китап-

сөйләр сүз-

 сынау алучы укытучы-

 

5. Кушымчалар өстәп, яңа сүзләр ясагыз.

 Авыл... , тимер..., сыйныф..., тәрбия...

 

6. Как с гуся вода, задрать нос, когда на горе рак свистнет фразеологизмнарының дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

 1) кул селтәү, борын төбендә генә, юлыңа ак җәймә;

2) исе дә китми, борын күтәрү, кызыл кар яугач;

3) сукыр бер тиенгә дә тормый, авыз еру, табан ялтырату.

 

7. Кирәкле репликаларны языгыз.

-Әйт әле, синең кем буласың килә?

 

- Ни өчен?

-

-Ә сезнең гаиләдә бу һөнәр ияләре бармы?

 -

- Синеңчә, иң популяр һөнәр ияләре ниндиләр?

 -

- Киләчәктә кайсы югары уку йортында укыйсың килә?

 -

8. Студентлардан интервью алу өчен, 10 сорау языгыз.

 

9. Яраткан укытучыгызга укытучылар көне белән котлау кәгазе языгыз.

 

10. "Минем дустым” темасына хикәя төзегез.

 

 

6 нчы сыйныфта укучы татар балалары өчен татар теленнән олимпиада биремнәре (мәктәп туры, 2010 / 2011 нче уку елы)

 

1. Әнием сүзен зат- сан белән төрләндерегез.

 

2. Сүзләрдән исемнәр ясагыз.

Бас, тегү, авыл, балык, батыр, уен, күз, бүл.

 

3. Тезмә исемнәрне табыгыз.

 1) аккош, ташбака, ташкүмер.

2) үги ана яфрагы, нарат җиләге, каен агачы.

 

4. Тәнәфес, агач сүзләрен килешләр белән төрләндерегез.

 

5. Күп нокталар урынына тиешле күплек сан, тартым һәм килеш кушымчаларын өстәп, күчереп языгыз.

 

Шәрифулла абзый... без... көтеп торалар иде инде. Мин... мәктәп... укый... килә. Тиздән каникул... башлана. Агачлар... сары яфрак... коела. Укучылар... яллар... бер атна булачак.

 

6. А хәрефенә башланган сүзләрдән җөмләләр төзегез.

 

7. Ялгызлык исемнәр булган рәтне табыгыз.

1) урам, Акбай, Чаллы, авыл, диңгез.

2) Әлмәт, Чулман, мәктәп, алан.

3)Актырнак, Тукай, Казан, Марат.

 

11нче сыйныфта укучы татар балалары өчен татар теленнән олимпиада биремнәре (мәктәп туры, 2010 / 2011 нче уку елы)

 

1.  Сүзләрне транскрипция билгеләре белән языгыз:

яшерми, ямьле, авыл, бөтен, гаҗәп, төтен, ватан, болыт.

 

2. Аң, аш сүзләреннән тамырдаш сүзләр ясагыз.

 

3. Җөмләнең төрен билгеләгез.

Илгә белемле кешеләр кирәк, шуның өчен тырышып укыгыз.

1) иярчен рәвеш җөмлә;

2) иярчен сәбәп җөмлә;

3) иярчен максат җөмлә.

 

 4. Бата, килә, ашыга фигыльләреннән хәл фигыль формалары ясагыз.

 

 5. Тиешле тыныш билгеләрен куегыз.

Без унберенче сыйныф укучылары төрле уку йортларына керергә хыялланабыз.

Соңгы дәрес татар теле дәресе бик күңелле узды.

Ул әнисенә охшаган күп сөйләшми эшли дә эшли.

 

6. Бәхеткә каршы, аның әнисе беркая да китмәгән иде җөмләсендә бәхеткә каршы нәрсә белән белдерелгән?

1) бәйлек сүз;

2) эндәш сүз;

3) кереш сүз.

 

7. Борынгы сүзенә фонетик анализ ясагыз.

 

8. Уйлады фигыленә морфологик анализ ясагыз. 9. Җөмләнең төрен билгеләгез һәм синтаксик анализ ясагыз.

                                       Киек казлар кайткан саен,

                                      Таллар яфрак ярган саен,

                                      Синең янга киләм таңда.

                                                                            Х.Туфан .