Әти-әниләр өчен

Зарафутдинова Эльмира Табрисовна

Кечкенә генә уңышын күрә белү, мактау да балада ышаныч тудыра. Һич кенә дә уңышсызлыкка очраган балага тупас сүз әйтергә, аның шәхесен кимсетергә ярамый. Иң кыйммәтле киңәш: балаңны ничек бар шулай кабул ит һәм ярат. Ул синең йөрәк җимешең. Без аны уңышлары өчен генә түгел, ә бу дөньяда яшәгәне, сау - сәламәт булганы өчен дә яратырга тиешбез. Бала үзе иң зур бүләк. Мәктәпкә беренче тапкыр укучы сыйфатында бару – балага зур җаваплылык өсти. Бала бу көнне ашкынып көтә, нәни йөрәге күпме дулкынландыргыч хисләр кичерә. Бу хисләрне дә әти - әни тәрбияли. Балага мәктәпне, мөгаллимнәрне өйдә ничек сурәтлиләр, бала шулай кабул итә. Хәзерге алдынгы карашлы  әти - әни баланы мәктәпкә дөрес әзерләргә тырыша. Бу беренче көннән үк күзгә ташлана. Кызганычка каршы, кайбер тискәре фикерләр белән ышандыручылар да күзәтелә. Бу очракта түбәндәге киңәшләр артык булмас. Баланы мәктәпнең тышкы ягы белән түгел, ә белем алу учагы булуы белән кызыксындыру зарури. Баланы беркайчан да гел «5» кә генә укырга өндәргә ярамый. Бигрәк тә беренче адымны ясаганда. Барлык фәннәрне «5» кә үзләштерү өчен нинди кыенлыкларны җиңәргә кирәк икәнлеген, кечкенә уңыштан зур уңыш килүен аңлату отышлырак була. Баланы үзе кылган гамәленә җавап тотарга өйрәтү. Бу иң мөһим сыйфатларның берсе. Башлаган эшне ахырына җиткерү. Үзеңнең һәм иптәшеңнең фикерен хөрмәт итү. Мәктәп «усал укытучы», начар билгеләр белән куркытмау. Бала мәктәптә яхшы укысын өчен ул тиешле дәрәҗәдә физик яктан нык һәм әзерлекле булырга тиеш. Бары аң ягыннан һәм физик яктан дөрес үсеш алган бала гына акыл эшчәнлеге белән уңышлы шөгыльләнә ала.

V.  "Йомры икмәк” әкияте буенча эш. Презентация белән. "Йомры икмәк”. (Рус халык әкияте)  

     Яшәгән, ди, булган, ди, әби белән бабай. Әби белән бабай бик тату яшәгәннәр. Ләкин аларның балалары булмаган. Бекөнне әби белән бабай  йомры икмәк пешерергә булганнар.

-Моның өчен алар нәрсә эшләгәннәр?

-Әйе, әрҗә төбеннән кырганнар, бура почмакларыннан себергәннәр. Шулай итеп йомры икмәк барлыкка килгән.

Беренче киңәш: Гаиләне ишәйтү мәсьәләсен уйлап эш итәргә кирәк.

       Әби шул оннан йомры икмәк пешергән дә тәрәзә төбенә суытырга куйган.

Икенче киңәш: Балаларны караусыз калдырмагыз!

Икмәк тәрәзә төбендә тора торгач, тәгәрәп җиргә төшкән, ишегалдыннан урамга чыгып, юл буйлап тәгәрәп киткән. Икмәк юл буйлап тәгәрәп барганда бер куянны, аюны, бүрене очраткан.

Өченче киңәш: Балагызны безне әйләндереп алган тирәлек белән аралашырга өйрәтегез.

   Йомры икмәк тәгәрәгән дә тәгәрәгән, аның каршысына хәйләкәр, ягымлы төлке килеп чыккан.

Дүртенче киңәш: Балагызга яхшы белән начарны, кешеләрнең төп ниятләрен аңларга өйрәтегез.

   Йомры икмәк уйлап-нитеп тормаган, төлкенең тел өстенә сикергән, ә төлке аны шунда ук «һам!» итеп йотып та җибәргән.

Бишенче киңәш: Балагызны төрле ситуацияләрдән мөстәкыль рәвештә чыгарга өйрәтегез.   Шулай итеп менә нинди әкият килеп чыкты.  

VI. Йомгаклау өлеше. Бүгенгә безнең очрашуыбыз тәмам. Үзегезнең тәкъдимнәрегезне менә шушы дәфтәргә язып калдырыгыз. Балаларыбызны нинди булуларына карамастан яратыйк. Алар белән килешеп, бер-беребезнең фикерен тыңлап яшик.