Гасимова Светлана Иргиз кызы

Миләушә Мөнировна

Светлана Иргизовна! Сайтыгыз бик эчтәлекле, фәһемле. Үземнең дәресемә кулланырга да күп кенә материаллар таптым. Сез чын мөгаллимсез, укучыларны да татар теленең бөтен нечкәлекләренә төшендерергә тырышасыз. Киләчәктә дә зур уңышлар, иҗади эшләүче укытучы булып калыгыз!

Рәхмәт, Миләүшә Мөнировна! Сез җитәкләгән Тәтеш татар мәктәбе укытучылары һәм укучыларына, шәхсән үзегезгә дә уңышлар теләп калам!

Рәзидә Шәмсетдинова

Светлана Иргизовна, Сезнең бик бай иҗади материалларыгызны эшемдә еш кулланам, моның өчен бик зур рәхмәтем Сезгә! Үзара хезмәттәшлегебез туктамасын, дәвамлы булсын иде!

Рәхмәт, Рәзидә Әнвәровна! Сезгә дә бары тик яхшы теләкләрдә калам!

Галиева Л.И.

Светлана апа! Үзебезчэ "апа" дип эндәшәсем килә Сезгә!

Мәгърифәтнең мавыктыргыч юлын
Безгә үрнәк булып узасыз.
Көчле шәхес, ышанычлы иптәш,
Ихтирамга лаек остаз Сез!

Эльвира Хөснетдинова

Светлана Иргизовна, сезне ижади, тырыш, заманча дәресләр алып баручы укытучы буларак беләм. Уңышлар юлдаш булсын, хезмәтегез куаныч китерсен!

Рәхмәт, Эльвира!

Гомәрова Римма

Светлана Иргизовна! Бу сайт - сезнең иҗат җимешегез. Төрле юнәлештә материаллар туплагансыз. "Сыйфат дәрәҗәләре" темасына төзелгән дәрес планы ФДББСка туры киләрлек үрнәк, минемчә.
Сайтка урнаштырылган материаллларны педагогик эшчәнлектә киң кулланырга мөмкин. Уңышлар Сезгә!

Гүзәл Арсланова

Светлана Иргизовна, Сезнең укучыгыз булу үзе бер бәхеттер!

Румия Рәхимҗановна

Светлана Иргизовна! Сезнең эш тәҗрибәгез, кулланган методик алымнарыгыз туган тел укытучылары өчен олы хәзинә бит! Киләчәктә дә уңышлар сезгә!

Лилия Мөхәммәтшина

Светлана Иргизовна, сайтта һәр укытучының эшендә кирәкле методик материал күп. Бик күп файдалы мәгълүмати рубрикалар туплагансыз. Иң мөһиме: мәгълүмат актуаль, җиңел истә кала һәм эчтәлеге буенча кызыклы. Хезмәтегез өчен рәхмәт!

Гасимова Светлана Иргиз кызы

Фикерләрегез өчен рәхмәт, хөрмәтле коллегалар!

Рузилә Хәмидуллина

Светлана Иргизовна, сайтыгыз искиткеч бай эчтәлекле. Хезмәтегез бәяләп бетергесез! Афәрин! Һәрчак шулай тырыш, иҗади, эзләнүчән булып калырга язсын.

Чулпан Садриева

Сайтка урнаштырылган материаллар укытучыларга бик кирәкле хезмәтләр . Барлык материалларгыз өчен рәхмәт, игътибар белән таныштым. Сөембикә – ханбикәгә багышланган никадәр материал туплагансыз, бу турыда аерым әйтәсем килә. Сезгә эшегездә яңадан – яңа иҗади уңышлар телим.

ГУЗАЛИЯ ИСМАГИЛОВА

Сезнең хезмәтегез искиткеч: файдалы, нәтиҗәле, кулланышлы. Безгә даими ярдәме тия. Рәхмәт бик зур! Уңышлар Сезгә!

Гөлнур

Светлана Иргизовна дәресләренең методик эшкәртмәләре бик кызыклы һәм ФГОС таләпләренә туры килеп төзелгән! Үрнәк алырлык материал, башкаларга да тәкъдим итәм! Сезгә эшегездә иҗади уңышлар телим!

Добавить запись

Защита от спам-роботов