Мои видеозаписи

Газимзянова Ралия Габбасовна

"Онытырга хакыбыз юк!" (Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәмәтшин Габдулла бабайның истәлекләре)

9 нчы декабрь – Ватан Каһарманнары көне. Ватан сугышы беткәнгә 70 елдан артык вакыт узса да, сугыш хатирәләре тоныкланмый. Дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас. Җиңү бәйрәмнәре тагын шаулап узар. Ләкин кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган яралар һаман да сыкрый шул әле.
Без халкыбызньң сугышта күрсәткән батырлык һәм фидакарьлекләрен, зур югалту һәм корбаннарын һич кенә дә истән чыгармаска тиешбез. Безнең авылдашыбыз Габдулла бабай Мөхәммәтшин бу сугыш афәтенең тере шаһиты. 17 яшеннән сугышка китеп, алгы сызыкта булулар, әсирлек җәфалары кичерүләр, чит илдәге армия хезмәте... Габдулла ага истәлекләре белән танышканда алар барысы да тере картина булып күз алдыннан уза. Габдулла бабай аны үзе дә күз яшьләрсез генә сөйли алмый. Ә сөйләргә кирәк. Яшь буын сугыш фаҗигасенең тирәнлеген аңласын; ирекнең, муллыкның кадерен белсен, күгенең аязлыгы өчен башларын салган сугыш корбаннарына рәхмәтле булсын өчен кирәк. Менә шуның өчен дә бу истәлекләрдән киләсе буынга әманәт итеп видеоролик әзерләнде.. Бу гади кешенең кичерешләре, гади кешенең тормыш юлы. Ләкин бу – чын тарих. Бернинди буяуларсыз, арттыруларсыз чын тарих. Бөтен илебезнең тарихы.