Ибраһимова Лилия Рәшит кызы

Туган тел һәм әдәбияты укытучысы сайты

Мин тормышка гашыйк!

Профессия: Учитель

Профессиональные интересы: Самообразование, повышение педагогического мастерства, участие в конкурсах

Увлечения: Стихи

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г.Казань

Место работы: МБОУ "Гимназия №183" Советского района

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/ibragimova-liliya-rashitovna
Әгәр дә милләтне көчле итеп, бөек итеп күрәсең килә икән, иң беренче булып аның көчен таны, шул милләтнең баласы булуың белән горурлан.
Туфан Миңнуллин

Бөек грек философы Сократ укытучыны яңгыр тамчысы белән чагыштыра. Чыннан да, яңгыр тамчылары орлыкларга тишелергә ярдәм иткән кебек, минем максатым да укучыларның сәләтләрен ачу, тормышта үз юлларын табарга, иң беренче һәм мөһим адымнар ясарга ярдәм итү. Мин үземнең укучыларыма күңелемнең бар җылысын, назын бирергә әзер. Шулай булырга тиеш тә, чөнки мин – Укытучы!

О себе

                

Мин, Ибраһимова Лилия Рәшит кызы, Казан шәһәре Совет районы 183 нче гимназиянең югары категорияле туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучысы. Телебезне ничек саклап калырга? Укучыларда, бигрәк тә рус телле укучыларда фәнгә кызыксынуны ничек уятырга? Бу сораулар мине һәр көн уйландыра: эзләнергә, укытуның иң отышлы юлларын сайларга этәргеч бирә.  Соңгы елларда, республикабызда, татар телен саклап калу максатыннан төрле чаралар үткәрелә. Бу проектлар,чаралар телебезгә карата зур кызыксыну уята, шуңа күрә дә  һәр кеше үзеннән өлеш кертергә тиеш дип саныйм. “Туган тел (татар теле) һәм әдәбияты дәресләрендә заманча педагогик технологияләр кулланып, укучыларның иҗади сәләтен үстерү” дигән методик тема өстендә эшлим. Минем төп максатым: үз фикерен ирекле һәм грамоталы итеп дәлилли белүче зыялы шәхес тәрбияләү.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

 

Ф.Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала". Авырлыкларга бирешмәскә, алга барырга өнди.  Аяз Гыйләҗев. "Өч аршын җир". Дөньда без кунак кына икәнен искәртә. Әмирхан Еники "Әйтелмәгән вәсыять" . Миллилек тәрбияли, әниләргә дан җырлый.

Мой взгляд на мир

    

  Кояш - чыгышта, кош - очышта, кеше - юмартлыкта матур.

Мои достижения

 

1. Диплом Управление образования Исполнительного комитета г. Казани, 2011.г.

2. Почетная грамота Управление образования Исполнительного комитета г. Казани, за успехи в организации и совершенствовании учебного и воспитательного процесса, за весомый вклад в дело воспитания подрастающего поколения - 2012.г.

3. Районный конкурс "Учитель года - 2011" - диплом, III место.

4. Диплом "Учитель цифрового века", за активное применение в работе современных информационных технологий.

5. Почетная грамота Отдел образования по Вахитовскому и Приволжскому районам, 2016 г.

6. Всероссийский конкурс мастер - класс учителей татарского языка и литературы "Туган тел", диплом, 2017 г.

7. Победитель гранта "Старший учитель" - 2017г.

8. Почетная грамота МО и Н РТ, за весомый вклад в систему образования и воспитания подрастающего поколения и многолетний добросовестный труд, 2018 г.

9.Почетная грамота за работу в качестве эксперта в Международном научно – познавательном интеллектуальном конкурсе «Тамчы шоу» (Телекомпания «Новый Век»), 2019 г.

Моё портфолио

        Мин дөньяда үземне иң бәхетле кеше дип саныйм. Балаларга татар теле һәм әдәбияты укытам. Бүгенге шартларда җәмгыятебездә татар теленә булган мөнәсәбәтләр мине бик уйландыра. Иң зур теләгем: шушындый катлаулы чорларда да мин укыткан укучыларым үз туган телләрен – татар телен онытмасыннар, үз телебездә сөйләшергә оялмасыннар, үзләре әти-әниләр булгач та, үз балалары белән рәхәтләнеп авыз тутырып татарча сөйләшә алсыннар иде дип борчылам. Укытучы һөнәре һәрдаим эзләнү, белемеңне арттыруны таләп итә. Укытучының төп вазифасы укыту белән генә чикләнмичә, бала күңеленә яхшы гадәтләр, үз дигәненә ирешү, тырышлык, гүзәл холык, активлык тәрбияләү булып та тора. Бу, әлбәттә, укытучыдан күп энергия, тырышлык һәм системалы эшләүне таләп итә.

Мои публикации:
Внеклассная работа
Классное руководство
Родной язык и литература
Публикации моих учеников:
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: