Внеклассная работа
план-конспект

Ибраһимова Лилия Рәшит кызы
  • Каз өмәсе
  • Нәүрүз бәйрәме
  • Без Тукай оныклары! 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kaz_omse.docx18.72 КБ
Файл nuruz_byrme.docx19.4 КБ
Файл bez_tukay_onyklary.docx22.56 КБ

Предварительный просмотр:

“Каз өмәсе”.

Кичә татар һәм рус телләрендә бара. Сәхнәгә алып баручылар чыга. Киек казлар минусовкасы.

Алып баручы: Исәнмесез, мөхтәрәм укытучылар, укучылар һәм килгән кунаклар! Без бүген сезнең белән зур бәйрәмгә җыелдык. Бүген бездә “Каз өмәсе”.

   “Каз өмәсе” – алтын көзнең муллык, матурлык бәйрәме ул.

Ведущий: Здравствуйте, уважаемые  преподаватели, гости, друзья! Сегодня мы с вами собрались в этом зале на праздник именуемый “Каз өмәсе”. Татарский народ всегда славился своим гостеприимством.

    В национальной культуре много веселых праздников, интересных, занимательных обрядов, обычаев и традиций. Татарский народ многие работы, требующие больших физических сил, много времени, привыкли выполнять вместе, коллективно, взаимовыручая друг – друга. До сих пор в деревнях сохранилась эта традиция - өмә - коллективный труд.

Алып баручы: элек казларны йолкып, юып бетергәннән соң егетләр һәм кызлар кич белән кич утырып канат сырганнар. Бүген без сезнең игътибарыгызга шушы күренешне тәкъдим итәсебез килә.

(Чынлы суы минусовкасына.)

Әби:( чыга, яулык, күлмәк, калын оек, галош, таяк  тоткан) Ииии гомеркәйләр, гомеркәйләр... Бигрәк тиз үтәләр инде... Ә?  Кая син?

Бабай: (аның тавышына чыга, түбәтәй, җилет, күлмәк, калын оек, галош кигән, таяк тоткан)Монда, монда...  Нәрсә тагын?

Әби: нәрсә булсын, гомер үтә дим. Менә тагын каз өмәләре җитте. (Кулын маңгаена куеп карана.)

Бабай: нәрсә эзлисең инде анда тагын?

Әби: эзләмим кызларны көтәм нишләп һаман килмиләрдер? Канат сырасы бар бит... Үзләре – “бүген кич сездә булабыз, бәлешеңне пешереп куй”, -  диделәр.

Бабай: безгә хәзер кызлар килә мени? Таякны кертеп атыйм әле алайса...

Әби: Ииии кыланмасаң...

Музыка  яңгырый. Гүзәлия  “Авыл көйләре”. Кызлар бии- бии чыгалар.

Әби: рәхмәт яугырлары, килеп җиттеләр. Бабай, кая син? Чык, кызлар килеп җитте.

Бабай: чыгам карчык, изге сәгатьтә балалар.

Әби:Иии балакайларым исән сау гына килеп җиттегезме?

Кызлар: исәннәрмесез! Килдек әби, рәхмәт чакырганыгызга.

Әби: Бик әйбәт, булдыргансыз. Әйдәгез эшкә тотыныйк алайса. Әйдәгез балакайларым канатларны алып чыгыйк, канат сыйрасы бар бит.

Кызлар: Әби, бабай!

Әби, бабай: әүүү, нәрсә?

Кызлар: нинди канат?

Бабай: каз канаты, каз өмәсендә тавык канаты булмый инде...

Кызлар: (көлешәләр) егетләрегез кайда? Үзебез генә алып чыкмабыз бит инде ул канатларны.

Әби: бабай егетләрең кайда соң синең? Кызларың килми дип интектердең.

Бабай: хәзер карчык һич кайгырма, мин бит әле үзем дә егетләр кебек...(сызгырып җибәрә,”Без бит авыл егетләре” көенә егетләр керә).

Егетләр: Исәннәрме, саулармы? Канатларны өлгерттекме?

Бабай: яхшы Аллага шөкер... узыгыз балалар...

Егетләр: эх, кызлары...  Ай ай ай, ай ай ай татар кызлары матур, ай ай ай татар кызлары матур...(көйләп алалар, татар кызлары музыкасы яңгырап ала).

Бабай: әйе, быел казлар әйбәт булды...

Егетләр: нинди каз бабай, кызларың матур дибез...

Бабай: ә, әйе шул...

Кызлар: әйдәгез инде җитәр, чыгарыгыз канатларны... әби ачуланыр...

Егетләр тазиклар белән канатларны алып чыгалар. Кызлар ярым түгәрәк утырышып канатларны сыдыра башлыйлар. Ике егет бабабай янына, икесе кызлар янына барып өйрәтешкән булалар. Аннары бабай янына барып басалар.

Егетләр:Ну ничек инде хәлләр бабай?

Бабай: ничек дип ярый шунда... яшь чактагы кебек үк түгел инде... (егетләр көлешәләр). Эх, яшьчакта без җир җимертеп җырлап биеп йөри идек... Исеңдәме карчык?

Әби: әйееее...( уйланган булып)

Татарча бию көе уйный. Татарча бию. (4 кыз,4 малай).

Әби: иии кызларым, иң уңганнары... ничек матур эшлиләр.

Кызлар: әби чәйләреңне куя тор, эшне бетерәбез хәзер...

Бабай: нинди эш ди инде ул, берне җырламагач та...

Кызлар: була ул бабай...

Л.Махмутованың “Алтын бөртегем” музыкасына кызлар кулларына канатларын тотып бии-бии җырлыйлар.

Әби: и кызлар өстәлем әзер эшне генә бетереп китә күрегез...

Бабай: кызлар булдыра, ә егетләрнең җавабы бармы?

Егетләр: булмас ди...

“Без бит авыл егетләре” көенә үзләре җырлыйлар.

Әби: эх яшьләр шулай инде әллә ниләр кылана, безнең заманда да шулай өмәгә килә идек, җырлап – биеп эшнең беткәнен дә сизми кала идек. Без әле тагын йөзек салыш уены уйный идек.

Кызлар: канатларны җыеп алыйк әйдәгез, аннары бергәләп уйнарбыз...

(Канатларны җыялар, канат сыручы кызлар егетләр белән бергә уйнарга тотыналар... татар ашлары слайд чыга...  йөзек кемдә кала шуңа җәза... бер – ике кат җәза бирелә... җәзага әтәч, бака булып кычкырырга кирәк була. Әби белән бабай яннан гына карап торалар).

Бабай: карчык балаларның уйнаганын карап тора – тора ашларың турында оныткансың бит син.

Егетләр, кызлар көлешәләр.

С.Гыйбашев музыкасы. Алып баручылар чыга.

Алып баручы: Авылларда бүген кызлар җыры

                         Тальян моңы чыңлый өйләрдә.

                          Күңелләрдән, күңелләргә күчеп

                          Кызлар җыры, назы күңелдә.

                          Иске йолаларны изге итеп,

                          Муллык җыры җиргә түгелә.

Ведущий: Дорогие друзья! Вот и подошел к концу наш праздник.

                           Старинный праздник наш обряд,

                            Знакомит нас, сближает.

                            И красоту духовную

                            В наследье оставляет.

Алып баручы: Бәйрәмебезне чәй өстәле янында дәвам итәбез. Барыгызны да “Каз өмә”се өстәле янына чакырып калабыз. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

Ведущий: Спасибо большое за внимание!



Предварительный просмотр:

Праздник «Нәүрүз»

1 ведущая: Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар! Менә салкын кыш үтеп китте, ямьле яз җитте, яз белән бергә Нәүрүз бәйрәме килеп җитте. Нәүрүз – язны каршылпа, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрәлә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер – берсенә кунакка йөриләр, бер – берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыөлар, бииләр, рәхәтләнеп күнең ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы – нәүрүзбикә. Нәүрүз котлы булсын! Без сезне күңел ачарга чакырабыз.

2 ведущая: Здравствуйте дорогие дети, уважаемые гости! Вот и прошла зима, пришла к нам весна – красна, а вместе с ней пришёл татарский праздник – Науруз. Слово «Нәүрүз» означает «новый день». Науруз – это период пробуждения природы, наступления тепла и начала весенних полевых работ. Науруз – это праздник урожая, людей труда, мирной жизни. Науруз – это гимн родной природы, праздник всеобщего согласия. А хозяйкой этого праздника является Наурузбикя. Науруз котлы булсын! Мы вас приглашаем на наш весенний праздник!

1 ребёнок: Последний снег в апреле тает

Все рады солнцу и весне

Весна в апреле прилетает

С веселой ласточкой ко мне

2 ребёнок: Сегодня праздник солнца и весны

Нет праздника чудесней!

Давайте встретим праздник мы

Веселой, звонкой песней!

Песня «Солнышко смеётся»

1 ведущая: Нәүрүз бәйрәме башланды, ә Нәүрүзбикә юк? Әйдәгез әле балалар, без аның турында шигырь сөйлик, бәлки ул килеп тә җитәр.

2 ведущая: Праздник начинается, а хозяйки то нет. Ребятки, давайте позовем её красивыми стишками.

3 ребёнок: Әнә яз яшелләнә,

Җир анабыз гөлләнә

Бозны тишә ак чәчәк

Көнгә бага саф чәчәк

4 ребёнок: Бүген көн тиң төннәргә

Урын юк һич көнләргә

Без дә тиң, без дә тигез

Мөбәрәк Нәүрүз дибез

5 ребенок: Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз

Язгы яңа елыбыз

Яңа елда туры булсын

Еракларга яңгырасын

Бүген дәртле җырыбыз

«Яз җитә» җыры башкарыла

6 ребенок: Когда приходит к нам Науруз

Цветут сады, цветут поля

Когда приходит к нам Науруз

Весною дышит вся земля

Звучит музыка и смех

Поздравления принимаем

И сами поздравляем всех

7 ребенок: Әй, дуслар, килегез

Күнел ачу көнебез

Татарча матур итеп

Җырлый – җырлый биибез

«Күмәк татар биюе»

1 ведущая: Балалар, Нәүрүз бәйрәмендә татар халкының сорауларга җавап бирү булган, хшзер мин сезгә биреп карыйм әле. Нәүрүз бәйрәме нинди бәйрәм?

2 ведущая: Что такое Науруз?

8 ребёнок: Науруз – народный земледельческий праздник, праздник прихода весны.

1 ведущая: Кайчан аны үткәрәләр?

2 ведущая: Коггда его отмечают?

9 ребёнок: Отмечают его в день весеннего равноденствия 21 – 22 марта, когда день равен ночи. Весна вступает в свои права, это начало весенне – полевых работ.

2 ведущая: А про весну пословицы знаете?

Дети: Знаем, знаем.

10 ребёнок: Яз яме чәчкә белән, көз яме көлтә белән.

11 ребёнок: Красота весны в цветах, а осень в снопах.

12 ребёнок: Язгыхезмәт – көзге хөрмәт. Язгы көн ел туйдырп.

13 ребёнок: Весенний труд – осенҗю богатый урожай.

14 ребёнок: Весной посеешь – осенью пожнешь.

2 ведущая: Какую одежду одевают в этот день?

Дети: Девушки в этот день надевают новые наряды, яркие платья, сшитые своими руками.

2 ведущая: А что делаю в этот день?

Дети: Науруз – означает «новый день». В этот день все люди ходят друг к другу в гости и поют песни, посвященные наступлению весны

Дети: Дети в этот день ходят по домам, собирают праздничные угощения, рассказывают стихи хозяевам, желают здоровья и благополучия им и их семьям (из домика выходят дедушка и бабушка).

Әби: Исәнмесез, балалар!

Здравствуйте, дети!

С добрыми пожеланиями

Вы к нам пришли

Гөрләп тора ишек алдым!

Җырлап тора матур көйгә

Нәүрүз килү, Нәүрүз килә

Теләк төләп матур көйгә.

Бабай: Приходите, дам я вам яиц

Масла, чак – чак

Хуш киләсең Нәүрүз!

Бирим әле сезгә кукай

Май бирим, күмзч, калач

Бәйрәм көнендә шатланып

Рәхәтләнеп күнел ач

В праздничный день

Веселись и радуйся.

Әби: Әй, балакайларым, күптән көтә идек Нәүрүз бәйрәмен. Мы давно ждали праздник Науруз. Дети, а вы знаете татарские игры?

Дети: Да.

Бабай: Әйдәле карчык, без дә балалар белән уйнап алыйк, бер яшьлектә, бер картлыкта, искә тешерик әле яшь гөмерләрне.

«Чума үрдәк, чума каз» татар халык уены

Әби: Мы для вас и гостинцы принесли, но сначало станцуйте нам.

«Татар халык биюе»

Әби: Менә булдырдыгыз ичмасам. Молодцы ребятки, а вот вам и пирог.

Бабай: Балалар, татар халкында Нәүрүз көнен ничек каршыласаң, елын шулай үтәр әйтәләр. Пусть ваш день пройдёт весело. А сейчас поиграем в татарскую игру.

«Йөзак»

Әби: Рәхмәт, балакайларым. Спасибо вам ребятки, вы очен весело играли.

Бабай: Мондый акыллы балаларны кыймак белән сыйларга кирәк, әйдәле карчык кыймакларны өлгертик (бабушка с дедушкой уходят)

1 ведущая: Җырлык әле, җырлык әле

Җырламый тормыйк әле

Чәчәк кебек яшь гөмерне

Бушка уздырмыйк әле

1 ведущая: Балалар, әйдәгез бергә Нәүрүзбикәне чакырабыз.

Дети: Нәүрүзбикә, Нәүрүзбикә (звучит фонограмма пение птиц)

Нәүрүзбикә: Исәнмесез, балалар, кунаклар! Здравствйте дорогие дети, гости! Это я Нәүрүзбикә – дочь весны, поздравляю всех с праздником!

1 ведущая: Нәүрүзбикә, без бик шат сине кабат күкүебезгә.

2 ведущая: Нәүрүзбикә,как мы рады вновь встретиться с тобой, сразу природа ожила и запела вместе с тобой. Мы приготовили тебе подарок – песни, игры, танцы.

«Танец»

(неожиданно входит Дед Мороз)

Дед Мороз: Исәнмесез кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Здравствуйте! Что это вы празднуете без меня? Миннән башка бәйрәм итеп яталар.

1 ведущая:

Дед Мороз: Это как же так? Я ведь ещё не ушёл, уходить не собираюсь! Смотрите кругом снег ещё лежит. Мин әле китмәдем, а алар бәйрәм итәләр. А вот сейчас посмотрим, кто из нас сильнее, быстрее, лучше. Кто сильнее томуи править. Менә күкәй, менә кашык, тот кулыңа чибәркәй, син дә йөгер, мин дә калмам.

«Күкәй белән йөгерү»

Дед Мороз: Туктагыз әле, туктагыз, әйдәле Нәүрүз биеп карыйк, кем матуррак биер икән.

Нәүрүзбикә: Әйдә Кыш Бабай биибез.

«Кыш бабай һәм Нәүрүзбикә бииләр»

Дед Мороз: Менә күрдегезме җиңелдем. Доченька, Нәүрүзбикә ты быстрая, сильная, трудолюбивая и я могу со спокойной душой оставить тебе трон. Поздравляю всех с праздником, счастья вам, здоровья и благополучия! До встречи в Новом году! Сау булыгызю (уходит).

Нәүрүзбикә: Сау бул Кыш бабай! Тыныч ял ит.

1 ведущая: Кыш бабайны озаттыйк, ә бәйрәмне дәвам итәбез. Күңелле уеннар уйныйбыз.

Уеннар:

- Капчык киеп йөгерү;

- Аркан тартышу;

- Күкәй белән йөгерү.

1ведущая: Бәйрәмебез ахырына якынлашты. Бәйрәм белән сезне матур кызлар, малайлар һәм хөрмәтле кунаклар. Исәнлек – салык, зур уңышлар телим сезгә.

2 ведущая: Вот и закончился наш праздник. Здоровья вам ребятки и вам уважаемые родители, благополучия всем! А сейчас все вместе будем угощаться пирогами.



Предварительный просмотр:

Без Тукай оныклары!

Максат:

1)Габдулла Тукайның биографиясе һәм иҗаты турында белемнәрен тирәнәйтү.

2)Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, иҗади сәләтләрен үстерү.

3)Туган телгә,Тукай шигъриятенә мәхәббәт тәрбияләү.

4)Милли тәрбия бирү.

Җиһазлау:

1)Габдулла Тукай портреты;

2)Г.Тукай әсәрләре буенча ясалган рәсем күргәзмәсе;

3) “Г.Тукай-татар халкының бөек шагыйре”дигән темага китап күргәмәсе;

4)Әкият персонажлары;

5) “Туган авыл,” “Тәфтиләү” җырлары язмада;

6)Г.Тукайның биографиясе һәм иҗаты чагылдырылган презентация;

7)Кайчы,җилем,төсле кәгазь,буяулар,төсле карандаш.

Чараның барышы.

1.Оештыру моменты.

Хәерле көн!Кадерле балалар һәм килгән кунаклар. Көнгә иминлек,бер-беребезгә кәеф күтәрен-келеге, уңышлар теләп кичәбезне башлыйбыз.

2.Кереш әңгәмә.

Укытучы: Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле.Туганнан алып,соңгы сулышына кадәр,тел кешенең аерылгысыз юлдашы.Татар халкының телен бөтен дөньяга танытучы кеше-ул Габдулла Тукай.Без сезнең белән бүген аны искә алырбыз,аның шигырьләрен, әкиятләрен искә төшерербез, авыл кү-ренешен ясарбыз.

3.Г.Тукайның биографиясе белән танышу.(проектлы эш)

Укытучы: Язның иң матур бер көнендә,карлар эреп,бозлар агып киткәч,агач һәм куакларда хуш исле бө- реләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев дөньяга килгән. Бала вакыты-ятимлек, яшьлек чагы үгилек.Бөтен гомере-бишектән үлгәнчегә кадәр – бик авыр язмыш.Г.Тукайның тормыш юлын без аның “Исемдә калганнар”әсәре буенча укып беләбез.Әйдә- гез әле сүзне укучыларга бирик.

Хак тәгалә әмере белән җиргә

Раушан йолдыз иңде

Бу сәгатьтә Кушлавычта

Дөньяга бер шагыйрь килде.

1 укучы: 

Г Тукай 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Кушлавыч авылында дөньяга килә.Габдуллага 5 ай тулганда аның әтисе үлә.Сабый бала Шәрифә карчыкка асрамага бирелә.Соснага кияүгә киткән әнисе Габдулланы үз янына алдыра.Ләкин аның әнисе үлеп китә.Бу вакытта Габдуллага 3 яшь тугыз ай гына була.Дүрт яше дә тулмаган баланы Өчилегә- әнисенең атасына озаталар. Ләкин ул бу гаиләгә сыймаган.Шулай итеп,баланы Казанга озаталар. “Асрамага бала бирәм, кем ала?” Ямщик печән базарында әнә шулай кычкырып йөри.Аны яңа бистәдәге Мөхәммәтвәли исемле сәүдәгәр алып китә.Бу-бишенче гаилә. Ләкин анда 2 ел чамасы торгач Габдулланы алган кешеләр авырый башлый һәм малайны яңадан Өчилегә җибәрәләр.

2 укучы:

Өчиледән Габдулланы Кырлай кешесе Сәгъди абый алып китә. Кырлайның табигате бик матур була.Аның алдагы тормышында,язучы булып китүендә бу авылның роле зур була. Аннан Габдул- ланы Җаектагы апасы белән җизнисенә алып китәләр.Аны анда “Мотыгия” мәдрәсәсенә укырга бирәләр.Ул мәдрәсә каршында оешкан рус классына да укырга йөри.Рус поэзиясен өйрәнә.Пуш -кин,Лермонтов,Кольцов әсәрләрен укый. 1907нче елда ул Казанга кайта һәм үзенең берсеннән-берсе матур шигырьләрен иҗат итә.1913 нче елның 15 нче апрелендә Г.Тукай дөньядан китә.

4.Г.Тукайның иҗаты.(проектлы эш)

Укытучы: Казанда шагыйрь шигырьләр,поэмалар,әкиятләр яза.Алар бик күп телгә тәрҗемә ителә.Менә бүген без аларның кайберләре белән танышырбыз.Сүзне укучыларга бирәбез.

1 укучы:

Г.Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән.Шулай булса да гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган.

Әкиятләрен сөйләп,тыңлап,

Телләребез ачыла.

“Су анасы”, “Шүрәле”ләр-

Безнең дуслар бары да.

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты-халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.

2 укучы:

Г.Тукайның балаларга багышланган әсәрләре , җыентыклары, китаплары безнең көннәрдә аеру-

ча күпсанлы тираж белән һәм еш басылып тора.Хәтта кечкенә генә күләмле әсәрләре дә аерым китап итеп әзерләнә.Әйе, чынлап та, без бишектә чакта ук Тукайның көйләрен, җырларын ишетеп үсәбез, телебез Тукай шигырьләре белән ачыла.

1.”Гали белән кәҗә “.

2.”Җир йокысы “.

3.”Безнең гаилә “. ( шигырьләрен укучылар яттан сөйли).

4.”Бала белән күбәләк “җыры.

Укытучы: Тукайның шигырьләренә күп кенә җырлар да язылган.”Бала белән күбәләк “ җырын тыңлап та без күпме моң алабыз.

(Көй яңгырый, Күбәләк очып керә, бии.Биеп бетергәч, бер кыз бала Күбәләкне тотмакчы була, куып йөри. Җыр башкарыла , Күбәләк очып китә.)

5.”Бу кайсы вакыт?”

6.”Кызыклы шәкерт.”( шигырьләре)

7.Җыр ”Бишек җыры “.

Укытучы: Җырлар да җырладык , шигырьләр дә сөйләдек.Ә нәрсә турында сөйләшмәдек соң әле? Әйе, әкиятләре турында.

8.”Пар ат “көе.Ат туктаган тавыш.Биленә балта кыстырган Былтыр керә. Туктап кала, аннары агач чабарга тотына.Шүрәле керә,Былтыр янына килә.

Шүрәле: Әй, матур егет,әйдә кети-кети уйныйбыз.Син ни атлы?

Былтыр: Мин Былтыр, ә син кем?

Шүрәле: Мин Шүрәле, әйдә кети-кети уйныйбыз.

Былтыр: Ярый, уйнарбыз.Син башта мине тыңла.Әнә бер бүрәнә ята, башында ярыгы бар.Син бармагыңны шунда тык , и, урман сарыгы.

(Шүрәле кушканны эшли.Былтыр бүрәнәдән чөйне балта белән кагып чыгара.)

Шүрәле: (елаган тавыш белән) Кысты-кысты, бармагымны Былтыр кысты , ярдәм итегез!

Укытучы: Балалар бигрәк кызганыч бит Шүрәле , әллә ярдәм итәбезме?

(Балалар ярдәмгә килә)

Шүрәле:

Мин сезгә бик рәхмәтле,

Һәрчак шулай Шүрәлегә

Булыгыз мәрхәмәтле!

9.”Су анасы “әкияте.

(су аккан тавыш, кошлар сайрый)

Сәхнә аша тирә-юньгә карый-карый , тиз-тиз атлап малай үтә.Аның кулында “алтын тарак”.Малай артыннан сәхнәгә ашыга-ашыга Су анасы керә.

Су анасы: (кычкыра) Качма! Качма! Тукта! И карак!

Ник аласың син аны,- ул бит минем алтын тарак!

Укытучы: Укучылар,болар кемнәр булдылар? Алар кайсы әкияттән?

(Малай белән Су анасы керә)

Малай: Су анасы, зинһар мине гафу ит !Бүтән беркайчан, бер кеше әйберсенә дә тимәм.

Су анасы: Ярый инде, бер юлга кичерәм.

Укытучы: Шагыйрь үзенең әкиятләре,шигырьләре аша кечкенәдән үк белем алырга, хезмәтне сөяргә , табигатьне , хайваннарны яратырга , кеше әйберсенә тимәскә, мәрхәмәтле булырга өнди.

Укытучы:

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл

Кырлай диләр.Җырлаганда көй өчен

Тавыклары җырлай диләр.

Сабый балага бик күп гаиләдә булырга , авылдан авылга, кулдан-кулга күчеп йөрергә туры килгән.

Ләкин Казан арты авылларының бай табигате, тәмле сулы чишмәләре бәләкәй Тукай күңелендә онытылмас эз калдыра һәм шагыйрь бу якты хәтирәләрне үлемсез шигырьләре белән исбатлый.

Без дә бүген Г.Тукайның шигырьләре, әкиятләре телгә алынган авыл күренешен ясыйбыз.

“Туган авыл” шигыренең мультфильмын карау.

Эшне өч группага бүленеп эшлибез.Һәр группа 3 өй, 2 агач, кош-корт, йорт хайваннарын ясарга тиеш.Эш беткәч, ул әйберләрне тактадагы паннога беркетәбез

Укытучы:

Рәхмәт, балалар, бик тырышып эшләдегез.Бик матур панно килеп чыкты.

6.”Туган авыл” җырын тыңлау.

Укытучы: Балалар,шагыйрьнең иҗатында бу авыл мөһим урын алып тора.

Үксез тормыш читкә каккан чакта

Иркәләде сине киң Кырлай.

Моңлы Кырлай урманнары ничек

Синең шигъриятең нәкъ шулай.

Г.Тукайның “Туган авыл” дигән шигыренә композитор Ганс Сайфуллин көй яза.Хәзер без сезнең белән шул җырны тыңларбыз һәм үзебез ясаган авыл урамнарында сәяхәт итеп кайтырбыз.Бу шигырьдә Г.Тукай баскан туфрагыбызның газизлегенә, туган табигатьнең гүзәллегенә күзләребезне ача, туган авылның кадерен белергә өйрәтә.

7.Йомгаклау.

Укытучы: Тукай- ул безнең горурлыгыбыз.Без аның мирасын, рухи яктылыгын дәвам итүчеләр.

Тынмый сазың моңлы сазың,

Кем тыя алсын аны!

Син яшәрсең, мең яшәрсең,

Син шагыйрьләр солтаны.

Укытучы: Тукай, әнә шулай, халкы белән бүген дә бергә атлый.

Иртәгә 26 нчы апрель. ГТукайның туган көне. Аның тууына-128 ел. Әйдәгез әле, балалар Габдулла Тукайны киләчәк туган көне белән котлап.”Туган тел “җырын башкарыйк.

Син күрмәгән яңа буын килде

Котлап бүген туган көнеңне

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетерсең “Туган телең”не

“Туган тел” җыры.

Укытучы: Апрель җитсә ,исемеңне

Җырына куша тургай

Милләтемнең кояшы син,

И моңлы, нурлы Тукай!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Опыт работы "Нетрадиционные формы урока и внеклассная работа как фактор формирования положительной мотивации к обучению"

Нетрадиционные формы проведения занятий направлены на повышение эффективности деятельности учащихся. Главным достоинством нетрадиционных форм уроков является развитие и совершенствование со...

Внеклассная работа по географии. План работы кружка " Юный геолог".

Метадическая разработка предназначена для педагогов естественного цикла, увлекающихся геологией.  Организация геологического кружка в школе способствует формированию у учащихся устойчивого интере...

«Роль внеклассной работы в саморазвитии учеников, в совершенствовании коммуникативной компетенции и развитии творческих способностей» (презентация собственного опыта работы по данному вопросу)

Учитель английского языка Егорова В.С.МОУ «Лицей№1 им. А. П. Гужвина г. Камызяк»Содержание внеклассной работы по иностранному языку ориентируется прежде всего на содержание урочной работы и...

Поэзия – как одна из форм внеклассной работы по английскому языку. Развитие творческой активности учащихся в работе над стихами на уроках английского языка

Нам бы хотелось рассказать о том, как мы развиваем творческую активность ребят, используя стихотворения английских и американских авторов в учебном процессе....

Внеклассная работа в условиях внедрения ФГОС в средней школе. Внеклассное мероприятие "Путешествие в страну знаний"

Это мероприятие относится к интеллектуальному направлению и подойдет для учащихся 5-6 классов...

Музыкально-литературная композиция как форма организации внеклассной работы в детской школе искусств (методические рекомендации для организации внеклассной работ в детских школах искусств)

Данная работа рассчитана на широкое применение в детских школах искусств, где присутствуют все условия для ее успешной реализации. Музыкально-литературная композиция объединяет в себе два прекра...