Планы и конспекты уроков
план-конспект урока

Ибраһимова Лилия Рәшит кызы
  • Аяз Гыйләҗевнең “Ягез бер дога әсәреннән өзек уку”

  • Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

  • Үткән заман хикәя фигыль формалары

  • Яңа лексика. Сау бул! Сау булыгыз!

  • Яңа лексика. Хәерле иртә! Хәерле көн!

 

 

 

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

ФИО учителя:

 Ибрагимова Лилия Рашитовна

Класс:

 11А

Дата урока:

Время урока:

 

Предмет:

Татар әдәбияты 

Тема:

Цели урока:

  1. А.Гыйләҗевнең тормышы һәм иҗаты белән танышу..
  2. Укучыларның фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү.
  3. А.Гыйләҗев  иҗатына кызыксыну уяту, горурлык хисләре тәрбияләү.

Задачи урока:

Аяз Гыйләҗев  турындагы белемнәрне тирәнәйтү.

“Ягез бер дога” әсәреннән өзекне аңлы үзләштерү.

.

Этапы урока

Детальное описание этапов урока

Актуальность

Материалы/
IT ресурсы

1.Оештыру этабы.

Исәнләшү. Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Кәефләрегез ничек? Уңай психологик халәт тудыру. Дежур укучы белән әңгәмә. Сорауларга җавап бирү:  - Бүген ничәсе? Һава торышы нинди?

 Дәрескә җиңел керешеп китү өчен кирәк.

 

2.Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Өй эшен тикшерү.Аяз Гыйләҗев иҗаты буенча тест биремнәрен үтәү. Компьютерда МАЙ ТЕST программасы буенча . Мотивлаштыру.
  2. А.Гыйләҗевнең   тормыш юлы һәм иҗаты буенча кыскача әңгәмә. Тестның дөреслеген тикшерү. (Укучылар Аяз Гыйләҗев турында сөйлиләр, фикерләрен әйтәләр).

 Мотивлаштыру.

 

3.Яңа белем-күнекмәләрне формалаштыру.

1. Укучылар, хәзер сезнең белән “Ягез бер дога” әсәре белән танышырбыз. Башта мин сезгә бу әсәрнең язылу тарихын сөйләп китәм.  (Укытучы слайдларда рәсемнәр күрсәтеп сөйли) 19 октябрьдә Казан (Идел буе) федераль университеты Лев Тостой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Йәгез, бер дога!» романының рус теленә тәрҗемәсен тәкъдим итү кичәсе узды. Аяз Гыйләҗевнең моңарчы дөнья күрмәгән мирасын фәнни әйләнешкә кертүне максат итеп куйган Миләүшә Хәбетдинова әзерләгән Аяз Гыйләҗевнең “Сайланма әсәрләре” томлыклары 2014-2015 елларда дөнья күрә. Шул вакытта ул язучының тормышына караган, моңарчы билгеле булмаган мәгълүматларга тап була. Милләте буенча венгр булган Арпад Галгоци шуларның берсе. Аяз Гыйләҗевнең “Йәгез, бер дога!” роман-хәтирәсендә Арпад Галгоцига аерым истәлекле юллар багышланган. Аяз Гыйләҗев, нахакка гаепләнеп, 1950 елның мартыннан башлап 1955 елның августына кадәр Казахстанда тоткынлыкта була. Шунда ул совет гаскәрләренә каршы сугышуда гаепләнгән венгр Арпад Галгоци белән таныша һәм дуслаша. Казанга кайткач, Аяз Гыйләҗев университетта укуын дәвам итә. Кызганычка каршы, азат ителгәннән соң ике дус башка очраша алмый. Аяз Гыйләҗев дустының исемен Арпад Голгоци дип исендә калдыра. Бер хәреф «Галгоци»ны «Голгоци» дип исендә калдыру аларның язмышын хәл итә.“Азат ителгәннән соң Аяз Гыйләҗев үзенең лагерьдашларын эзләп дистәләгән мөрәҗәгатьләр җибәрә. Аларның күбесе җавапсыз кала, чөнки архивлар ябык була. Аяз Гыйләҗев өчен Арпад Галгоци белән элемтәләр өзелү зур аянычка әйләнә”- дип сөйләде Миләүшә Хәбетдинова. Арпад Галгоци рус шагыйрьләренең шигырьләрен тәрҗемә итүче буларак таныла. Ул өч гасырда иҗат иткән 58 шагыйрьнең 500 шигырен венгр теленә тәрҗемә иткән. Миләүшә Хәбетдинова әйтүенчә, моңарчы Аяз Гыйләҗевның архивында табылган, лагерьда утырганда карандаш белән ясалган портретларның авторына һәм аларның эчке мәгънәләренә игътибар итми киләләр.“Бер портретнын берсендә ул бүректән, икенчесендә галстуктан. “Сайланма әсәрләр”нең беренче томын әзерләгән вакытта гына без алардагы имзаларга игътибар иттек”, — диде Миләүшә Хәбетдинова. Арпад Галгоци лагерьда тоткынлыкта вакытта үзендә рәсем ясау сәләтен ача. Бу вакытта фотоаппаратлар булмау сәбәпле, аның абруе бик тиз күтәрелә. Галгоци ясаган портретларны Аяз Гыйләҗев хат белән туганнарына җибәрә. “Карандаш портретларның почмагына Галгоце дип имза куелган иде. Арпад Галгоци үзе бу портретларда әдипнең ннинди булуын һәм нинди булырга тиешлеген күрсәтергә теләгән” — дип аңлатты Миләүшә Хәбетдинова. “Мин ике генә татарны белә идем һәм аларның икесе дә бик яхшы кешеләр. Шуларның берсе Аяз Гыйләҗев минем исемдә бик укымышлы, намуслы, белемле кеше булып калды. Бер-беребезне күреп танышуга ук без фикерләребезнең аваздаш булганын сиздек. Бер-беребезгә тартылдык. Кайвакыт төннәр буе татар һәм венгр милләтләренең уртак яклары, Совет дәүләтенең сәясәте турында сөйләшеп чыга идек. Ул миңа туганым кебек иде. Мине Сталин үлгәннән соң Карагандада азат иттеләр. Анда мине күп кенә дусларым килеп, хәлләремне белешеп торды, ә Аяз Гыйләҗев турында мин берни дә ишетмәдем”- дип сөйләде Арпад Галгоци. Ул азат ителгәннән соң да СССРдан 6 ел чыга алмый, лагерьдә янгын сүндерүче булып эшли.Арпад Галгоциның үзенең дә ГУЛАГ лагерьлары турында язган 3 томлы хезмәте бар. “Бу хезмәттә мин бары шушы елларда маҗар халкы кичергән авырлыклар турында яздым. Хәзер минем планда 4 томда трилогиягә кермәгән кызыклы вакыйгалар турында язып чыгарга телим. Минем инде берничә бүлек әзер һәм анда Аяз Гыйләҗев тә искә алыначак” – дип сөйләде Арпад Галгоци. Хәзерге вакытта Аяз Гыйләҗев, Арпад Галгоци михнәтләр кичергән лагерьдан хәзер берни дә калмаган, хәзер монда яшәүчеләрнең күбесе монда кайчандыр ГУЛАГ лагерьлары булганын белми дә. “Система бернинди эз калдырмауны кайгырткан. Аяз Гыйләҗев үзе шушы урыннарга кире кайткач, монда ул белгән биналарның берсе дә калмаган була. Ул калкулыкка менеп, шушында вафат булганнар һәм шушында михнәт кичергәннәр рухына утырып дога кыла. Шушы сәфәреннән ул әрем ботагын алып кайта. Өч ел дәвамында “Йәгез, бер дога!” әсәрен эшләү дәверендә аның өстәлендә вазада шушы әрем ботагы тора. Әрем – ул аларның язмышының символы”- дип сөйләде Миләүшә Хәбетдинова. “Йәгез, бер дога!” роман-хәтирәсенең иганәчесе Минтиметр Шәймиев. Фәнни редакторы Миләүшә Хәбетдинова. Тәрҗемәче Нил Ишмөхәммәтов. Хезмәтнең тәрҗемә ителгән кулъязмасы хәзерге вакытта Татар китап нәшриятында, ә әсәрнең беренче ике бүлеге “Аргамак” журналы битләрендә басылып чыккан. (Әлеге мәгълүматны укучыларга кызык итеп сөйләү) Шулай ук “Йәгез бер дога” әсәре венгр теленә дә тәрҗемә ителде. Китапны тәрҗемә итүдә венгр ягы матди ярдәм күрсәтә.

  •  Видео карау А. Галгоци «Он был для меня братом».

  1. Сүзлек өстендә эш. Укытучы: Укучылар,  иң беренче сүзлек өстендә эшләп алыйк. Аннан өзекне укый башларбыз. Таныш булмаган сүзләрне  сүзлекләргә язып куябыз.Менә ул сүзләр:  

арык – худой

Ятак – постель

Тонык, мәгънәсез дөньяны – блеклую, бессмысленную жизнь

Бөркет  - орел

Очкын – искра

Шыксыз – невзрачный

Пәйгамбәр – пророк

Табынырга - поклоняться

 Яңа белем алуга җирлек тудыру.

 Компьютер, экран

4. Уку мәсьәләсен беренчел чишү.

1. Өзекне чылбыр буенча аңлап уку.

2. Сорауларга җавап бирү:  

- Тоткыннар тормышы турында нәрсәләр белдегез?

- Автор тоткынлыкта кемнәр белән таныша?

- Бу өзектә нинди образлар бар?

-Петр Скорогоходовка характеристика бирегез.

- Өзек нинди агач исеме белән башланып китә? –

- “Каен”, “Ялгыз каен” нәрсә символы?  Каен агачы турында нинди җырлар беләсез?

5.Белемнәрне ныгыту.

1.  Диалог төзү: ТАЙМ ПЕА ШЕА структурасын куллану.  Укучылар бер – берсенә сораулар биреп  фикер алышалар.  Әлеге өзекне анализлыйлар. Минемчә..., минем фикеремчә... сүзләрен кулланалар.

2. Әлеге әсәрнең русча вариантын тулысы белән укырга тәкъдим итү. Сезгә әлеге өзек ошадымы? Нинди хисләр кичердегез? Автор безне нинди булырга өйрәтә? кебек сораулар кулланып А.Гыйләҗев иҗатына карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.

 Үз фикерләрен формалаштыру.

 

6.Йомгаклау (рефлекция).

Белемнәрне бәяләү.

1.Укучылар үз – үзләрен бәялиләр. Алдан таратылган карточкаларга билгеләр куялар.2.Укучылар бер – берсенә бәя бирәләр. 3. Укытучы укучыларга билгеләр куя. Дәреснең отышлы яклары турында сорый. Укучыларга дәрестә актив катнашканнары өчен рәхмәт әйтә.

 Бәяли белү күнекмәләрен булдыру

 

7.Өй эше бирү.

  1. Өзекнең эчтәлеген сөйләргә.
  2. Русча вариантын тулысы белән укырга.  (теләк буенча)
  3. А.Гыйләҗевнең тормышы һәм иҗаты буенча тест биремнәре ясарга. (теләк буенча)

 ныгыту

 



Предварительный просмотр:

ШАБЛОН ПЛАНА УРОКА

ФИО учителя:

Ибрагимова  Лилия Рашитовна 

Класс:

 8А

Дата урока:

4.09 – 9.09 

Время урока:

 

Предмет:

Татарский язык 

Тема:

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше 

Компетенция:

Коммуникатив

Зона роста:

Федеральные государственные образовательные стандарты

 Реализация Федеральных государственных образовательных стандартов (ФГОС) в урочной деятельности

 "Обучение татарскому языку и литературе в билингвальной среде в условиях реализации ФГОС.

Цели урока:

1.Белем бирү: исемнәрнең тартым белән төрләнешен искә төшерү, алган белемнәрне һәм җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.

2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне , бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

3. Тәрбияви: туган телгә мәхәббәт, бер - берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү.

Задачи урока:

1. Исемнәрнең тартым кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллана белү

2. Белемнәрне системага салу күнекмәләрен камилләштерү

3. Укучыларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту. Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

Краткое описание того, как вы отразите результаты профессионального развития на этом уроке

Дәресне  яңа стандарт элементларын кертеп оештырырга. 8 нче сыйныф әле ул яңа стандартка күчеп бетмәде, шуңа күрә өлешчә кулланырга . Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.  Дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау, матурлыкны күрә, аңлый белү.  Класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Время/
длительность

Этапы урока

Детальное описание этапов урока

Актуальность

Материалы/
IT ресурсы

 

I этап.

Оештыру моменты.

1. Мотивлаштыру – ориентлаштыру.

Дәресне оештыру.Уңай психологик халәт тудыру. 

Дәрескә әзерләнү. Исәнмесез,укучылар!

-Хәерле көн !

-Хәлләрегез ничек?

-Кәефләрегез әйбәтме?

-Бүген ничәсе?

-Атнаның кайсы көне?

-Урамда һава торышы нинди?

-Анда җылымы, әллә салкынмы?

-Хәзер елның кайсы фасылы?

 Без татар телендә дөрес итеп укырга , язарга, сөйләргә өйрәнергә дип килдек.

 Телдән

 

II этап Актуальләштерү.Өй эшен тикшерү

Өй эшен тикшерү.

а)Сөйләшү:

“Мәктәбем”

(парларда эш) ИНСАЙД – АУТСАЙД СЁКЛ

ә)презентация,чыгышлар,рефератларны өлешчә карау,

 белем алуга карашларын ачыклау, алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү

 компьютер

 

III этап.Уку мәсьәләсен кую.

Танып белү универсал уку эшчәнлеге

1 - Электрон тактада бирелгән 1нче таблицада нәрсәләр җитми?(тартым кушымчалары)

Димәк без бүген дәрестә нинди теманы искә төшерәчәкбез?

 килешләр буенча алган белемнәрне искә төшерү һәм җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.

 Электрон такта

IV этап.

Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

  1. Үткәннәрне искә төшерү.

-Иптәшегез белән килеш тартым кушымчаларын исегезгә төшерегез.(парларда эш) КЛОК БАДДИС

2.-Ә рус телендә тартым кушымчалары ничек белдерелә? (минем, синең, аның... искә төшерү)

 (Шәхси универсал уку эшчәнлеге)

Дәреслек белән эш.(6 нчы бит 7 нче таблицаны укырга, 1 исемне тартым белән төрләндерергә )

Сүзлек эше: 3. 7 нче биттәге сүзләр

алган белемнәрне гомумиләштерү һәм уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

дәреслек

 

V этап. Яңа теманы үзләштерү һәм ныгыту

  1. –Шигырь өстендә эш. Укып, тартымлы исемнәрне табу, җөмләләр әйтү.  
  2. (тактада,карточкалар белән)

(Регулятив универсал уку эшчәнлеге)

  1. “Адашкан сүзләр”уены: -Сүзләрне дөрес урнаштырыгыз.

Берлек сан                    Күплек сан

1 зат китабы               1 зат      китаплары

2 зат китабым            2 зат       китабыгыз  

3 зат китабың             3 зат     китабыбыз

3.Бу сүзләр белән җөмләләр төзеп карагыз.Җөмләне иптәшегез тәрҗемә итсен

Дәфтәре, хатаң, укытучым

 Тартым кушымчаларын дөрес истә калдыру (укучыларның игътибарлылыгын, хаталарны тикшерү һәм төзәтү.)

 карточкалар

 

VI этап. Рефлексия.

Күп нокталар урынына тиешле кушымчаларны өстәп язу. Дөреслеген тикшерү.  

 Үзбәя.

 Дәреслек, дәфтәр

 

VII этап. Йомгаклау.

1.Өй эше. 1 вариантларга – туп, 2 вариантларга китап сүзен тартым белән төрләндереп язып килергә.2. Тартым кушымчаларын кулланып 6 җөмлә язарга. 3. Тартым кушымчаларын кулланып, мәктәбең турында 8 җөмлә сөйләргә.

2. Укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяләү.

-билгеләр кую

 Өй эше аңлатылып, 3 төрле итеп  бирелә. Укучыларга сайлау мөмкинлеге бар.

 



Предварительный просмотр:

ШАБЛОН ПЛАНА УРОКА

ФИО учителя:

Ибрагимова Лилия Рашитовна 

Класс:

Дата урока:

18.09-23.09 

Время урока:

 

Предмет:

Татарский язык 

Тема:

Үткән заман хикәя фигыль формалары.

Компетенция:

Коммуникатив, танып белү

Зона роста:

Информационные и коммуникационные технологии (ИКТ)

 Использование ИКТ в процессе обучения

Цели урока:

1.Үткән заман хикәя фигыль, аның ике төре, ясалышы, зат-сан белән төрләнеше турында белешмә бирү.

2.Язма һәм телдән сөйләмдә фигыльләрне дөрес куллану күнекмәләрен үстерү.

3.Укучыларда белем алуга омтылыш, үзара ярдәмләшү хисләре, бер-береңә хөрмәт тәрбияләү.

Задачи урока:

укуга карата кызыксыну хисе булу, уку эшчәнлеген мотивлаштыру. үткән заман хикәя фигыль һәм хәзерге заман хикәя фигыльләрен аера белү,эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү,укытучы ярдәме белән эшне планлаштыра ,эш сыйфатыны бәя бирә белү; дәреслек белән эш итә белү,сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү; укытучының, сыйныфташларының сорауларына җавап бирү, сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү,үз фикереңне җиткерә белү.

Краткое описание того, как вы отразите результаты профессионального развития на этом уроке

Бу дәрестә дә ИКТ дан файдаланып дәрес үткәрергә уйлыйм. Бигрәк тә,  дәрес темасы буенча MAI TEST программасын кулланып тест биремнәрен чишәчәкбез.

Время/
длительность

Этапы урока

Детальное описание этапов урока

Актуальность

Материалы/
IT ресурсы

 

1.Оештыру, ориентлаштыру.

Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү. Уңай психологик халәт тудыру. -Исәнмесез ,укучылар! Хәерле көн.  - Кәефләрегез ничек? Дәрескә нинди кәеф белән килдегез,күрсәтегез әле?

 Дәрескә җиңел генә кереп китү өчен кирәк.

 

 

2. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру, уку мәсьәләсен кую.

1)Фигыль турында кабатлау.

2)укы фигылен зат-сан белән төрләндерү (хәзерге заманда) . Бер-берсенең эшләрен тикшерәләр. Билгеләр куялар.  КЛОК БАДДИС структурасы.

 Үткән материалны ныгытып алырга  һәм яңа белемнәрне үзләштерергә этәргеч ясый.

 

 

3.Уку мәсьәләсен чишү.

1)Бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзибез:

1) ыудкы

2) акнуыг

2)Сорау куябыз, кушымчаларын билгелибез, бу сүзләрнең нинди сүз төркеменә керүен ачыклау.

3) Дәрес темасын, максатын ачыклау.

4) Әкият тыңлау

 Яңа материалның темасын максатын ачыкларга булыша.

 компьютер

4.Тема өстендә эш.

1) Дәреслек белән эшләү,4 нче күнегү 13 нче бит телдән эшләнелә.

2)”Уйлап тап” бирелгән фигыльләрдән үткән заман х.ф.1 һәм 2 төрен ясап язарга (карточкалар белән эшләү)

3)Табышмаклар әйтү һәм җавабын табу.Предметның эшен белдергән сүзләр уйлау.”Кем күбрәк” сүз язар.

4)Тест

5)Тестны тикшерү

Теманы ныклы үзләштерергә мөмкинлек бирә,  укучыларны кызыксындыра.

компьютер

 

5.Яңа белемнәрне ныгыту.

Бирелгән табышмакларның җавапларын табу,шул предметның эшен,хәрәкәтен,хәл-торышын белдергән сүзләр уйлап язу (үткән заманда).

Укучыларга вакыт бирелә,шул вакыт эчендә кем күбрәк сүз яза. Сүзләрне уку һәм дөреслеген тикшерү.

 Мотивлаштыру, кызыксыну уяту өчен кирәк.

 Слайдлар

 

6. Өй эше .Укучыларга өй эше өч вариантта бирелә.

1)Фигыльләрне өч заманга аерып язарга.

2)Һәр заманнан бер фигыль белән җөмлә төзеп язарга

3)Каникулда кайда ял иттең?  темасына кечкенә күләмле инша язарга.

 Укучының теләгән өй эшен сайлап алу мөмкинлеге бар.

 дәреслек

 

7. Рефлексия. Үзбәя.

Укучылар, без сезнең белән нинди тема өйрәндек?Нәрсәләр белдек?

Тема аңлашылдымы?Авырлыклар булдымы?

Димәк ,бу теманы үзләштереп белем алдыгыз,үткән заман хикәя фигыльне үз сөйләмегездә урынлы файдалана алырсыз дип уйлыйм.

Һәр укучы үзенә билге куя һәм ни өчен шундый билге куйганын аңлата . Дәреснең һәр этабында укучылар билге куйганда сигнал карточкалары күтәрәләр (“5”- кызыл түгәрәк, “4”- яшел квадрат, “3”- зәңгәр өчпочмак).

 Чагыштырырга, үзенең эшенә бәя бирергә өйрәнә. Икенче юлы тагын да тырыша.

 карточкалар



Предварительный просмотр:

ШАБЛОН ПЛАНА УРОКА

ФИО учителя:

Ибрагимова Лилия Рашитовна 

Класс:

 1а

Дата урока:

25.09-30.09 

Время урока:

 

Предмет:

Әдәби  уку

Тема:

Яңа лексика. Хәерле иртә! Хәерле көн! Хәерле кич! Тыныч йокы! 

Компетенция:

аралашу

Зона роста:

Педагогическая гибкость4 (I) Умение оперативно выявлять низкую эффективность первоначально выбранного приёма и сразу заменять его на более эффективный

Цели урока:

1)яңа лексиканы өйрәнү;

2) алдагы дәресләрдә алган белемнәргә таянып, яңа сүзләрне сөйләмгә кертү;

3) үзара аңлашу, бер – береңә хөрмәт хисләре тәрбияләү;

Задачи урока:

1)татар этикеты формаларын урынлы куллану;

2) үз яшьтәшләре һәм өйлкәннәр белән мөнәсәбәт урнаштыра һәм аралаша белү;

3)аралашу сәләтенә ия булу;

Краткое описание того, как вы отразите результаты профессионального развития на этом уроке

         Интеллектуаль гибкость турында әйткәндә, дәрестә мин укучыларга бик игътибарлы булырга тырышырмын. Уңышсызлыклар килеп чыкса,  тиз генә  икенче алымнар кертермен дип уйлыйм.

Время/
длительность

Этапы урока

Детальное описание этапов урока

Актуальность

Материалы/
IT ресурсы

 

I этап. Оештыру моменты. Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы укучылар белән исәнләшә, хәлләрен сорый.

 Дәрескә яхшы кәкф белән кереп китү  өчен кирәк.

 

 

2. Актуальләштерү.

Берничә укучыны такта янына чыгарып, “Таныш, хәлләр сораш” диалогын кабатлата. “Әйе”, “Юк” “Яхшы” “Бик яхшы””Начар” сүзләрен ишеткәндә, башка укучылардан ишарәләр күрсәтүләрен сорый.

 Алган белемнәрне тирәнәйтү.

 

 

3. Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы аудиоязманы куша, укучылар башта тыңлыйлар, дәреслектән карап баралар. Соңыннан кабатлыйлар. – Хәерле иртә! Һ.б.

 Яңа лексика белән танышу, яңгырашын белү.

 компьютер

4.  Яңа теманы үзләштерү.

“Тыңла һәм әйт!” Укытучы “Хәерле иртә” шигырен укый. Таныш сүзләрне табарга куша. Татар этикеты турында әңгәмә кора.  Укытучы укучыларга Хәерле иртә, хәерле көн, хәерле кич тели. Укучылар җавап бирергә тиеш.

Яңа сүзләрне сөйләмгә кертү, истә калдыру.

 

5.  Ныгыту.

“Гыйбарәне әйт!” Укытучы укучыларга төрле репликалар әйтә. Укучылар дөрес итеп җавап бирергә һәм мөмкин булганнарын ишарәләр белән күрсәтергә тиеш. Бераз вакыттан  алдагы бирем киресенчә башкарыла.

 Ныгыту .

 

 

6.Рефлексия.

“Сайлап ал һәм әйт!” Интерактив тактада ситуатив рәсемнәр төшерелгән: ике кыз сөйләшә, кояш чыгып килә; ике малай сөйләшә; кояш бата; әни белән улы сөйләшәләр. Тәрәзәдә төн. Шул рәсемнәр астында шартлы билгеләр күрсәтелгән. Укучылар дөресен сайлап алырга тиешләр. Аннан соң  дөрес җаваплар күрсәтелә, укучылар үзләрен бәялиләр.

 Материалны үзләштерү, хаталарны кисәтү .

 Компьютер, интерактив такта

 

7.Йомгаклау.  Өй эше.

Өй эше бирелми. Дисктан яңа сүзләрне һәм җырны тыңларга тәкъдим итәргә мөмкин.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»

Урок с использованием  ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль  "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы.  В практический модуль входи...

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча»

Цель урока: Развитие новых умений и навыков при игре в баскетбол, воспитание  дисциплинированности.Задачи урока: 1. Совершенствование  техники выполнения  передачи  мяча ...

План-конспект урока английского языка в 6 классе УМК «Английский в фокусе» авторы Н.И.Быкова, Дж.Дули и др. Тема урока: “Holiday plans”. Планы на каникулы.

Тема урока: “Holiday plans”. Планы на каникулы. Место и роль урока в изучаемой теме: 1 урок по теме «Holiday plans» , 1 урок по разделу «Holiday time»...

План конспект урока. Требования к плану урока.

План конспект урока математики. Требования к плану урока.Система планирования урока включает:-годовое и полугодовое планирование;-тематическое планирование;-поурочное планирование.Необходимо уделять б...

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча»

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Б...

План-конспект урока изобразительного искусства 5 класс. Тема:(Конструкция и декор предметов народного быта. Русская прялка) План-конспект урока изобразительного искусства 6 класс. Тема:(Линия и пятно в графике. Стилизация животных)

План-конспект урока изобразительного искусства 5 класс. Тема:(Конструкция и декор предметов народного быта. Русская прялка)План-конспект урока изобразительного искусства 6 класс. Тема:(Линия и пятно в...