Дәрестән тыш эшчәнлек

Садыйкова Фирүзә Илкам кызы

Әлеге бүлектә дәрестән тыш чаралар, кичәләр сценарийлары урын алачак

Скачать:


Предварительный просмотр:

                    Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы

“Урыссу гимназиясе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

              Татар халкының милли киемнәре

                                 (Сыйныфтан тыш чара)

                                               Төзүче: югары квалификацион                

                                        категорияле татар  теле һәм әдәбияты            

            укытучысы Садыйкова Ф.И.

ш.т.Урыссу бистәсе, 2021 нче ел

                    Татар халкының милли киемнәре

                             (Сыйныфтан тыш чара)

Максат: Укучыларны татар халкының көнкүреш һәм гореф- гадәтләре, йолалары, уеннары белән тирәнтен таныштыру, укучыларның зәвыгын үстерү, халкыбызның рухи байлыгына ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү.

3.  Татар халкына ихтирам, горурлык һәм зәвык хисләре тәрбияләүне дәвам итү.

Шәхескә кагылышлы – Милләтебезнең рухи мирасына ихтирам хисләре тәрбияләү.

  1. Уңай психологик халәт тудыру.

Хәерле тусын иртәләр

Уңышлы булсын һәр көн.

Кеше бәхет өчен туа

Бәхетле булсын һәркем.

  1. Проблемалы ситуация тудыру.

Укытучы татар халык милли киеменнән.

- Укучылар, миңа игътибар белән карагыз әле. Нинди үзгәреш күрәсез? (Сез бүген милли кием кигәнсез)

-Димәк, бүгенге чарада нәрсә турында сөйләшербез? (Татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре)

-Укучылар, бүгенге очрашуыбыз түгәрәк өстәл артында узар. Татар халкы элек-электән кунакчыллыгы, аш-суга осталыгы белән аерылып торган. Хәзер дә өйгә кунак килеп керсә, әниләребез иң беренче булып чәйнек куеп, кунакны өстәл янына чакыра. Чәй янында уртак тел табу, уртак фикергә килү һәрвакытта да җайлырак, кискенлекләргә юл куелмый.

- Без дә бүген чәй өстәле янында халкыбызның милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре турында сөйләшербез.

- Татар халкы элек-электән  бик матур киенергә яраткан. Чигелгән түбәтәйләре, берсеннән-берсе матур калфаклары, бизәкле  читекләре белән дан тотканнар.

     Татар хатын-кызлары милли бизәкләр белән чигелгән алъяпкычлар кигәннәр. Үзенчәлекле матур күлмәкләрне, камзулларны татар  халкы аеруча яратып кигән.

     Һәр өйнең түрендә төрле бизәкләр белән матурлап ясалган сандык торган. Анда хуҗалар үзләренең киемнәрен, бизәү әйберләрен саклаганнар, бирнә әйберләрен дә сандыкка  җыя барганнар.

Укытучы төенле лентадан ясалган бант күрсәтә.

-Укучылар, бу бант матурмы? (Әйе, матур).

-Игътибар беләнрәк карагыз әле, берәр кимчелеге юкмы? (төеннәре бар).

- Бантыбызны тагын да матурландырыр өчен, аның төеннәрен чишәргә кирәк. Моның өчен, мин сезнең белемнәрегезне тикшерү максатыннан биремнәр әзерләдем. Сезгә мәкальләрнең бер өлешен әйтәм, ә ахырын уйлап бетерергә кирәк булыр. Әйтә алмаган очракта, җәза бирелә.

Киемгә хезмәт итмә, кием сиңа хезмәт итсен.

Сиңа җәза: хатын-кызлар күлмәге турында таныштырып кит әле.

Хатын-кыз күлмәге.

Хатын-кызларның борынгы стильдәге күлмәге тоташ яки өзек буйлы, бәбәй  итәкле итеп тегелгән һәм төрле декоратив алымнар белән бизәлгән була. Бәбәй итәге күбрәк булган саен, күлмәк матуррак саналган.

Ә хәзер күлмәкне сандыкка салып куй.

Агач күрке - яфрак, адәм күрке –кием.

 Камзул.

 Татар халкының оригиналь киеме — камзул. Ирләр аны өйдә кигәннәр. Ирләр камзулны карарак төстәге фабрика тукымасыннан, ә хатын-кызлар ачыграк төстәге бәрхеттән тектергәннәр, төрле асылташлар белән бизәгәннәр.

Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар.

Калфак

Татар хатын-кызлары алтын  яки көмеш белән бизәлгән,төрле чигүле, бизәкле  калфаклар кигәннәр.

Ашаган күренми, кигән күренә.

Борын-борыннан ир-егетләр  түбәтәй кияргә яратканнар.  Көндә кия торган түбәтәйләрне карарак төстәге тукымадан теккәннәр. Бәйрәмнәрдә кияр өчен  ефәк, парча, бәрхеттән  теккәннәр.

Йөзек кашы зур булмый.

Алка - барлык татар хатын - кызлары арасында иң киң таралган бизәнү әйбере. Алкаларның аерым төре әллә ни әһәмиятле булмаган. Һәркем үзенә ошаганын сайлап алган.

Күркәм кием — тән зиннәте.

          Читек

Читек- йомшак күннән  тегелгән  йомшак  табанлы  аяк  киеме.Аларны   ир-атлар  да, хатын-кызлар да кигән. Ирләр читеге кара күннән, йомшак итеп тегелгән. Яшь хатыннар һәм кызлар биек үкчәле каюлы читекләр киергә яраткан.

Чулпы чылтыравы - мәхәббәт тавышы.

Чулпы(накосник) -төрле  яшьтәге  татар хатын-кызларының  яратып  куллана  торган  бизәнү  әйбере. Аны  яшүсмер чактан  тага  башлаганнар.  Гади  генә юл белән  бауга бәйләнгән  бер-ике  эре көмеш  акчалардан торган  чулпыларны чәч толымнарына бәйли торган булганнар.

Пакь кием кадер арттырыр.

Алъяпкыч. Ул төрле чорларда, татар хатын - кызлар киеме буларак, аерым урын алып торган. XIX гасыр ахырына кадәр алъяпкычны эшләгән вакытта гына кигәннәр. Соңга табарак алъяпкыч барлык татар авыл кызларының кешелеккә кия торган киемнәренең аерылгысыз өлешен тәшкил иткән.

-Укучылар, әйдәгез бераз ял итеп алыйк. “Түбәтәй” уены. Балалар түгәрәк ясап басалар, музыкага түбәтәйне бер-берсенә җибәрәләр.

Хатын-кызларның чәчләренә тага торган бизәнү әйбере (чулпы)

Хатын-кызлар да, ир-атлар да кия торган милли аяк киеме ( читек)

Хатын-кызларның милли баш киеме (калфак).

-Укучылар, менә безнең бантыбыздагы төеннәр чишелеп бетте. Татар халкында “Күмәк эш тау күчерә”, дип юкка гына әйтмәгәннәр.Бүген без дә аның хаклыгын тагын бер кат исбатладык.

 -Безнең татар кызлары чәчләрен үстереп, аларны тарап, үреп йөргәннәр. Төрле-төстәге бантлар белән бизәгәннәр.Әлеге күркәм гадәт тарихта гына калмыйча, бүгенге көндә дә дәвам итсен иде.

  - Бүгенге чарабызны йомгаклап, әйдәгез 2 командага бүленеп бер кызны һәм бер егетне үзебезчә, милли итеп киендерәбез.

-Укучылар, милли киемнәрдә лалә чәчәге сурәтләнә. Лалә чәчәге үзгәреш-яңарышны аңлата. Сезгә дә бүгенге очрашуыбызның истәлеге итеп, шушы символ булып торган чәчәкне бүләк итәсе килә. Кемгә кайсы төс ошый, шуны сайлап алыгыз.

    Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Шулай булганда гына яшь кеше милләт җанлы, үз халкының улы-кызы  булып җитлегә ала. Укучылар, киләчәктә милли җанлы, чын татар кыз-уллары булып үсүегезне телим.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

Сандык

Слайд 4

Киемгә хезмәт итмә, кием сиңа хезмәт итсен.

Слайд 5

Камзул

Слайд 6

Агач күрке - яфрак, адәм күрке –кием .

Слайд 7

Калфак

Слайд 8

Татар халкының яраткан композиторы Сара Садыйкова калфаклар кияргә бик яраткан.Аны халык яратып, “ калфаклы сандугач” дип йөрткән.

Слайд 9

Ялангач билгә - каеш бау .

Слайд 10

Түбәтәй

Слайд 11

Ашаган күренми, кигән күренә.

Слайд 12

Чулпылар

Слайд 13

Чулпы чылтыравы - мәхәббәт тавышы.

Слайд 14

Алкалар

Слайд 15

Йөзек кашы зур булмый .

Слайд 16

Читек

Слайд 17

Күркәм кием — тән зиннәте.

Слайд 18

Алъяпкыч

Слайд 19

Пакь кием кадер арттырыр .

Слайд 22

Милләтебез киләчәге сезнең кулларда! Шундый татар кызы һәм татар егете булганда милләтебез югалмас!

Слайд 23

Милләтебез киләчәге сезнең кулларда! Шундый татар кызы һәм татар егете булганда милләтебез югалмас!

Слайд 24

Лалә чәчәге