Диктантлар

Cафиуллина Илира Нурисламовна

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

5 нче сыйныф                                                                              Ачкыч-текст №1

Канатлы дусларыбыз

Җәй килде исә туган як кырларында, болыннары, елга-күлләре һәм урманнарында нинди генә кошларны очратмыйсың. Галимнәр исәпләвенчә һәм күзәтүенчә, Татарстан территориясендә җәен канатлы дусларның өч йөзгә якын төре яши икән. Ә элеккеге Союзда ул 800 төр исәпләнгән. Безнең республикада утрак рәвештә яшәүче алтмышлап төр кош барлыгы да билгеле.

Һәр тереклек, шул исәптән кошлар да, Җир шарының теге яки бу өлкәләре, районнарының табигать шартларына яраклашканнар. Билгеле, алар арасында утраклыкны вакытлыча алыштыручылары да аз түгел. Шундыйларга күчмә кошлар керә. (77 сүз)

(Касыйм Тәхаудан)

Дата ____________________________

Исем, фамилия ______________________________________            

Сыйныф – 5 ___

Ачкычлы текст №1

Канатлы дусларыбыз

__әй килде исә туган як кырлары__а, болы__ары, _лга-кү__әре һәм урма__ары___а нинди генә кошларны о__атмыйсың. Галимнәр исәплә_енчә һәм күзәтү__нчә, __ата__тан те__иториясендә __ә__н канатлы дусларның өч ___згә якын төре яши икән. Ә _ле__еге Союзда ул 800 төр исәпләнгән. Безнең республикада утрак рәвештә яшәүче алтмышлап төр кош барлыгы да билгеле.

__әр тереклек, шул исәптән кошла___а, Җир шарының теге яки бу _лкәләре, райо___арының табига___ шартларына яраклашка___ар. Билгеле, алар арасында утраклыкны _акытлыча алыштыручылары да аз түгел. Шундыйларга күчмә кошлар керә. (77 сүз)

(Касыйм Тәхаудан)

5 нче сыйныф                                                                              Ачкыч-текст №2

Ала карга

Бер кышны авылда ала карганы берничә көн күзәттем. Әлеге кош иртә белән бакча коймасына килә дә куна. Күзләрен болдыр ишегенә төби. Янәсе, өйдән берәрсе ризык калдыклары чыгарып ташламасмы? Шатлыгыннанмы, карга кунаклаган урынында канатларын кагып куя, биегәндәй, аякларын күтәргәли. Бу җан иясе тагын нишләр икән, -  дип, болдыр эченә керәм, аны тәрәзәдән күзәтәм. Калдык ашамлык кисәкләрен эләктереп, “кунак” бәрәңге бакчасы ызанына барып төште, аннары табышын кибеп каткан алабута сабагы төбенә, карга яшерде. Кош берничә мәртәбә шундый очыш ясады, аннары койма төбендә калган ризык калдыкларын урында ашарга кереште. Менә син аны зирәк түгел диген инде. Ул алдагы көннәргә үзенә ризык запасы ясады. (102 сүз)

(Касыйм Тәхаудан)

Дата ____________________________

Исем, фамилия ______________________________________            

Сыйныф – 5 ___

Ачкычлы текст №2

Ала карга

Бер кышны авылда ала карганы бе___ичә көн күзә____ем. Әлеге кош иртә белән бакча коймасына кил___ә куна. Күзләрен болд__р ишегенә төби. __нәсе, өйдән берәрсе р__зык калдыклары чыгарып ташламасмы? Шатлыгы___анмы, карга кунаклаган урыны___а канатларын кагып куя, би_гәндәй, аякларын күтәргәли. Бу җан иясе тагын нишләр икән, -  дип, болд__р _ченә керәм, аны тәрәзәдән күзәтәм. Калдык ашам__ык кисәкләрен _ләктереп, “кунак” бәрә__ге бакчасы __занына барып төште, а___ары табышын кибеп каткан алаб_та сабагы төб_нә, карга яшерде. Кош бе___ичә мәртәбә шундый оч__ш ясады, а___ары койма төб_ндә калган р__зык калдыкларын урында ашарга кереште. Менә син аны зирәк түгел диген инде. Ул алдагы кө___әргә үзенә р__зык запасы ясады. (102 сүз)

(Касыйм Тәхаудан)

5 нче сыйныф                                                                              Ачкыч-текст №3

Кошлар кеше ярдәменә бик мохтаҗ. Җәен аларга яшәве җиңел - туклану өчен азык җитәрлек. Ә кышын? Елның бу фасылын канатлы дусларыбыз авыр кичерә, ачлыктан күпләп һәлак булалар. Бигрәк тә песнәкләр. Кышның җепшек көннәрендә агач ботаклары боз элпәсе белән каплана. Ә анда песнәкләр өчен күпме азык - ярыкларда кечкенә бөҗәкләр, корткыч кортларның курчаклары, йомыркалары яшеренгән була. Шуңа күрә песнәкләр һәм башка кошчыклар кышын авылга юнәләләр, каралты-кура тирәсенә елышалар.

Ярдәмгә килегез сез, балалар, кышын ачлыктан интегеп очып йөрүче кошларга! Алар өчен туклану җайланмалары булдырыгыз. (81 сүз)

(Касыйм Тәхаудан)

Дата ____________________________

Исем, фамилия ______________________________________            

Сыйныф – 5 ___

Ачкычлы текст №3

Кошлар кеше __рдәменә бик мо_та__. Җә_н аларга _шә_е __и__ел - туклану өч_н азык ___тәрлек. Ә кышын? Елның бу __асылын канатлы дусларыбыз а_ыр кичерә, ачлыктан күпләп _әл_к булалар. Би__рә____ә песнәкләр. Кышның __епшек кө___әрендә агач ботаклары боз элпәсе белән каплана. Ә анда песнәкләр өч_н к_пме азык - ярыкларда кечкенә бөҗәкләр, кортк__ч кортларның курчаклары, ___м__ркалары __шере__гән була. Шуңа күрә песнәкләр һәм башка кошчыклар кышын авылга __нәләләр, каралты-кура тирәсенә __лышалар.

Ярдәмгә килегез сез, балалар, кышын ачлыктан и__тегеп оч__п ___рүче кошларга! Алар өчен туклану __айланмалары булдырыгыз. (81 сүз)

(Касыйм Тәхаудан)

6 нчы сыйныф                                                                              Ачкыч-текст №1

Төнбоек

Җәен безнең күл һәм буаларда бер-берсенә бик охшаган ак һәм сары төнбоек үсә. Бу гаять матур чәчәкләрне галимнәр үзләренчә “су сылуы” дип йөртәләр.

Җәй башында су төбендә төнбоекның тәлинкә төсле яшел яфраклары тарала. Бераздан яшел тыгыз чәчәк бөреләре чыга. Берничә көннән  ак төнбоекның беренче чәчәге күренә. Ул акрынлап ачыла: башта чәчәкнең яшел касә яфракчыклары, аннан берәм-берәм кардай ап-ак таҗ яфракчыклары ачыла.

Көзен төнбоекның  иске яфраклары су төбенә төшә, чүлмәккә охшаган яшел төстәге тыгыз җимешләре өстә кала. Аннан җимеш тартмалары ачыла, һәм су өстендә орлыклар йөзә башлый. Җил һәм дулкын аларны төрле якларга очырта. Ә кошлар тагын да ераккарак тараталар. Җәй башында әкияттәгедәй матур ак төнбоек башка сулыкларда чәчәк ата.

(110 сүз)

(“Кем ул? Нәрсә ул?” китабыннан)

Дата ____________________________

Исем, фамилия ______________________________________            

Сыйныф – 6 ___

Ачкычлы текст №1

Тө__бо__к

___әен безнең кү___ __әм б___аларда бе____ерсенә бик о___аган ак __әм сары тө__бо__к үсә. Бу г__ят_ матур чәчәкләрне г__лимнәр үзләренчә “су с__луы” дип ___ртәләр.

___әй башында су төб__ндә тө__бо__кның тәли__кә төсл__ __шел я___раклары тарала. Б_____здан __шел тыгы__ чәчәк бөр__ләре чыга. Бе___ичә кө___ән ак тө__бо__кның беренче чәчәге күренә. Ул а___ын__ап ачыла: ба__та чәчәкнең __шел к__сә я___ракчыклары, а____ан берә___ерәм кардай ап-ак та__ я___ракчыклары ачыла.

Көз__н тө__бо__кның  иск__ я__раклары су төб__нә төшә, чүлмәккә о____аган __шел төстәге тыгы__ __имешләре өст__ кала. А____ан __имеш тартмалары ачыла, __әм су өст__ндә орл__клар ____зә башлый. ___ил __әм дулкын аларны төрле якларга оч__рта. Ә кошлар тагы____да ера____арак тараталар. ___әй башында әкия____әгедәй матур ак тө__бо__к башка сулыкларда чәчәк ата.

(110 сүз)

(“Кем ул? Нәрсә ул?” китабыннан)

6 нчы сыйныф                                                                              Ачкыч-текст №2

Кызыклы шөгыль

Мин бала чакта җәйләрен балтырган, какы, гәзнич... ашап үстем. Мәктәп елларында үзебезнең авыл кырларында, инеш буйларында һәм урманнарда балкып чәчәк атып утырган үсемлекләрне күзәтә, гербарийлар хәзерли идем. Бу минем өчен бик тә кызыклы һәм мавыктыргыч шөгыль булды. Шунда, үзем дә сизмәстән, яфрак-чәчәкләр белән сөйләшә торган булып киттем. Мине табигатьтәге һәрнәрсә сокаландыра иде. Алай гынамы соң, алар үзләрендә яшеренеп яткан серләре белән күңелемне биләделәр. Тора-бара үсемлекләр дөньясында үзем өчен ачышлар ясый башладым. Хәзер дә бу өлкәдә мине кызыксындырган нәрсәләр күп: балачактан килгән эзләнүләремне дәвам иттерәм, тәҗрибәләр ясыйм, күзәтүләр алып барам.

(91 сүз)

(Касыйм Тәхаудан)

Дата ____________________________

Исем, фамилия ______________________________________            

Сыйныф – 6 __

Ачкычлы текст №2

Кызыклы ш__г__л__

Мин бал____акта __әйләрен балтыр__ан, к__кы, гәзнич... ашап үстем. Мәктәп е____арында үзебезнең а__ыл кырларында, инеш буйларында __әм урма__арда балкып чәчәк аты__ утырган үсем__екләрне күзәтә, гербар___лар __әзерли идем. Бу минем өчен би____ә кызыклы __әм ма___ктыргыч ш__г__л__ булды. Шунда, үзе____ә сизмәстән, я__рак-чәчәкләр белән с___ләшә торган булып ки____ем. Мине табиг_____тәге __әрнәрсә сокландыра иде. Алай гынамы соң, алар үзләрендә я____ренеп яткан серләре белән кү___лемне биләделәр. Тор_____ара үсем__екләр д_____ясында үзем өч__н ачышлар ясый башладым. __әзер дә бу өлкәдә мине кызыксындырган нәрсәләр күп: бал___актан килгән __зләнүләрем__е дә___м и____ерәм, тә___рибәләр ясыйм, күзәтүләр алып барам.

(91 сүз)

(Касыйм Тәхаудан)

7 нче сыйныф                                                                               Ачкыч-текст №1

Яңа ел бүләге

Сезгә энҗе чәчәкләр (ландышлар) белән үткәргән тәҗрибәм хакында сөйлим әле. Май аенда үсеп чыгып, тирә-юньгә хушбуй исләрен таратып утырган бу урман үсемлеген белмәгән кеше юктыр. Моннан берничә ел элек көзен, октябрь ае ахырында, ике төп энҗе чәчәген,  туфрагы белән бергә төпләп, өйгә алып кайттым. Алар нәни генә ак бәбәкләрен дә төрткән иде. Димәк, энҗе чәчәкләр кара көздән үк киләсе елга язга әзерләнә икән. Мин тамырларны юеш чүпрәккә төрдем дә аларны салкынча урынга чыгарып куйдым.

Бер ай үткәч, тамырларны чүлмәкләргә утыртып, аларны тәрәзә төбенә тездем. Атна чамасы вакыт үтүгә, ландышларым ап-ак борыннарын төртте. 6-7 сантиметрга җитеп үскәнчегә кадәр, аларга җылы су сибеп тордым. Гөлләрем көнләп түгел, сәгатьләп үстеләр.

Яңа елга бер-ике генә көн калып бара иде. Бәйрәмне сизенгәндәй, урман гөлләрем җептәй нечкә сабакларында асылмалы нәни кыңгыраучыкка охшаган энҗе чәчәкләрен күрсәтте. Бүлмәгә хуш исләрен бөркеп, тәрәзә төбендә Яңа елны каршыламасынмы ландышларым! Могҗиза бит бу! Белсәгез иде шул сәгатьләрдә нинди уйлар, ләззәтле хисләр кичергәнемне?! Безнең гаиләгә Табигатьнең чын Яңа ел бүләге иде бу!  (162 сүз)

(Касыйм Тәхаудан)

Дата ________________________   Сыйныф - 7 __

Исем, фамилия ______________________________________            

Ачкычлы текст №1

Я__а __л б__ләге

Сезгә __нҗе чәчәкләр (ландышлар) белән үткәргән тә__рибәм __акында с___лим әле. Май а__нда үсеп чыгып, тир____н__гә __у__уй исләрен таратып утырган бу урман үсем__еген белмәгән кеше __ктыр. Мо__ан бе__ичә __л __л__к көз__н, __кт__б__ а__ а__рында, ике төп энҗе чәчәген,  ту__рагы белән бергә төпләп, __гә алып кай___ым. Алар нән____енә ак бәбәкләрен дә төрткән иде. Димәк, __нҗе чәчәкләр кара көздә____к киләсе __лга __зга әз__рләнә икән. Мин тамырларны ___ш чүпрәккә төрд__м дә аларны салкынча уры__га чыгарып куйдым.

Бер ай үткәч, тамырларны чүлмәкләргә утыртып, аларны тәрәзә төб__нә тездем. Атна чамасы вакыт үтүгә, ландышларым а____к бор___арын төртте. 6-7 сант__метрга __итеп үскәнчегә кадәр, аларга __ылы су сибеп тордым. Гө___әрем көн__әп түгел, с__г_____ләп үстеләр.

Я__а __лга бе____ке генә көн калып бара иде. Бә__рәмне сизе__гәндәй, урман гө___әрем __ептәй нечкә сабакларында асылмалы нән__ кы__гыраучы___а о___аган __нҗе чәчәкләрен күрсә___е. Б__лмәгә __уш исләрен бөрк__п, тәрәзә төб__ндә __ңа __лны каршыламасынмы ландышларым! Мо__җ__за бит бу! Белсәгез иде шул с__г_____ләрдә нинди уйлар, лә___әтле __исләр кичергәнемне?! Безнең га__ләгә Т__биг____нең чын __ңа __л б__ләге иде бу!  (162 сүз)

(Касыйм Тәхаудан)

7 нче сыйныф                                                                               Ачкыч-текст №2

Артыш

Урман винограды турында ишеткәнегез бармы сезнең? Артышны (арча) шулай да атыйлар. Ул  мәңге яшел һәм ылыслы куак-агач, ылыслы урманнарда төркем-төркем булып үсә. Артыш озын гомерле үсемлек. Аның 300 ел яшәгәннәрен очратырга мөмкин, Тянь-Шань таулары урманнарында 500 еллыклары бар. Күркә-җимешләре, чәчәк атканнан соң, икенче елның көзенә өлгерә. Алар эфир маена, шикәр, сумала, төрле кислота һәм башка матдәләргә бай. Җимешләре төрле сырхауга дәва буларак файдалы, азык промышленностенда кулланыла.

Артышның тагын бер өстенлеге бар. Ул һавага фитонцидлар бүлеп чыгара, ә алар кеше өчен бик файдалы. Әйе, күмәкләшеп үсә торган бу куаклар  табигатьнең саф һава лабораториясе. Бер гектар мәйданда үсеп утырган шундый хәзинә тәүлек буена 30 килограмм файдалы матдә бүлеп чыгара һәм тирә-юньне сафландыра. Бу исә зур бер шәһәрне зарарлы бактерияләрдән арындырырга җитәр иде. Шуңа күрә артышны кала бакчаларында һәм газоннарында, авыл бакчаларында үстереп карасак, бик тә файдалы эш башкарыр идек.

(138 сүз)

(Касыйм Тәхаудан)

Дата ________________________   Сыйныф - 7 __

Исем, фамилия ______________________________________            

Ачкычлы текст №2

Артыш

Урман вин__грады турында ишеткәнегез бармы сезнең Артышны арча шула____а атыйлар. Ул  мәңге яшел __әм ылыслы куа____гач ылыслы урма___арда төрк______өрк__м булып үсә. Артыш  озын г__м__рле үсем__ек. Аның 300 __л __шәгә___әрен о__ратырга мөмкин Тянь-Шань та__лары урма___арында 500 е___ыклары бар. Күрк____имешләре чәчәк атканнан соң  икенче елның көз__нә өлгерә. Алар __фир ма__на шикәр с__мала  төрл__ кисл__та __әм башка м__тдәләргә бай. __имешләре төрл__ сыр__ауга д__в__ буларак __айдалы азык пр__мышле___ост__нда  ку___аныла.

Артышның тагын бер өст__нлеге бар. Ул __авага фитонци__лар бүлеп чыгара  ә алар кеше өчен бик __айдалы. Әйе  күмәкләшеп үсә торган бу ку__клар    т__биг____нең са__ __ава лаб__раториясе. Бер г__ктар м__йданда үсеп утырган шундый __әзинә тәүлек буена 30 килогра___ __айдалы м__тдә бүлеп чыгара __әм тир____н__не са__ландыра. Бу исә зур бер шә__әрне зарарлы бактерияләрдән арындырырга ____тәр иде. Шуңа күрә артышны кала бакчаларында __әм газоннарында  а__ыл бакчаларында үстереп карасак  би_____ә __айдалы эш башкарыр идек.

(138 сүз)

(Касыйм Тәхаудан)

7 нче сыйныф                                                                               Ачкыч-текст №3

Зәңгәр чәчәк

Җәен һәркем табигать кочагына омтыла. Сине урманда яки болында елмаешып утырган чәчәкләр каршылый. Җан рәхәте кичерәсең, күкрәк киереп саф һава сулыйсың. Чәчәкләр басу-кырларда да аз түгел. Әнә, диңгездәй дулкын каккан арыш арасында да зәңгәр чәчәк (күкбашлар) сибелгән. Күкбаш матур чәчәк кенә түгел, ул – дару үләне дә. Бу нәфис үсемлекнең тагын бер сыйфаты бар. Аның чәчәкләреннән буяу алып, тукымаларны маналар.

Зәңгәр чәчәк (сука чәчәге дә диләр) орлыкларын август аенда өлгертә. Алар арыш бөртегенә охшаган. Орлыкның бер очында йонлач “бүреге” бар. Үл үсемлеккә әйбәт үсү өчен уңдырышлы туфракны эзләп табарга ярдәм итә. Әлеге “бүрекчек” юешләнсә, йоннары кыскара, коры булганда озыная. Шулай итеп, орлык “аяклана”: үрмәләп барып, үзенә кирәкле туфракны таба. Зәңгәр чәчәкнең шундый хикмәте, шундый сере бар.

(116 сүз)

(Касыйм Тәхаудан)

Дата ________________________   Сыйныф - 7 __

Исем, фамилия ______________________________________            

Ачкычлы текст №3

Зә__гәр чәчәк

__ә__н __әркем табиг__ кочагына о__т__ла. Сине урманда __ки бол__нда __лмаешып утырган чәчәкләр каршылый. __ан рә__әте кичерәсең, кү__рәк ки__реп са__ __ава сулыйсың. Чәчәкләр бас____ырлард____а аз түгел. Әнә, ди__гездәй дулкын ка___ан арыш арасынд____а зә__гәр чәчәк (күкбашлар) сибелгән. Күкбаш матур чәчәк кенә түгел, ул – дару үләне дә. Бу н__фис үсем__екнең тагын бер сыйфаты бар. Аның чәчәкләреннән бу___ алып, тукымаларны маналар.

Зә__гәр чәчәк (сука чәчәге дә диләр) орл__кларын август а__нда өлг__ртә. Алар арыш бөрт__генә о___аган. Орл__кның бер очында йон__ач “бүреге” бар. Үл үсем__еккә әйбәт үсү өч__н у__дырышлы ту__ракны __зләп таб__рга ярдәм итә. Әлеге “бүрекчек” ю__шләнсә, ___ннары кыскара, коры булганда оз__ная. Шулай итеп, орл__к “аяклана”: үрмәләп барып, үзенә кирәкле ту__ракны таба. Зә__гәр чәчәкнең шундый __икмәте, шундый сере бар.

(116 сүз)

(Касыйм Тәхаудан)

8 нче сыйныф                                                                               Ачкыч-текст №1

Калморза

Сабый чак, балачак... И газиз дә, кадерле дә соң! Гомернең гел истә, күңел түрендә сакланган чагы! Ул онытылмый, гомернең азагына кадәр синең белән ияреп бара...

Әтисе толыпка төреп Мөслимгә алып киткәндә, Илсөяр әле ярты җанының Калморзада аерылып калганын абайламады... Еллар үткәч кенә, якты көзгедәге кебек чагылып, балачагы исенә төште.

Ул авыл хәзер Татарстан картасында юк инде... Калморза халкы рәхәт тормыш эзләп авылларын ташлап качмады – Кама сусаклагычында су күтәрелгәч, су басачак дип, аларны Иске Александровка авылына күчергәннәр.

Картада булмаса да, Калморза һәрчак Илсөярнең күңел түрендә яши. Ул аның куе әрәмәләрен, шул әрәмәләрдә пешкән кара карлыганнарын, язгы болыннарда шытып үскән бармак юанлыгы юаларын, юа арасында очраган кечкенә оялардагы чуар тәкәрлек йомыркаларын, бергә уйнап үскән дусларын; Ыкта боз киткәч тә җыелышып карга боткасы пешерүләрен, кышкы салкын кичләрдә текә яр кырына чүгәләп, Ык аръягындагы Кирмәнчек турысында бүреләр улаганны тыңлап утыруларын  барысын да күңелендә саклый.

Илсөяр өчен бу авыл  Бөек Ватан сугышы чорында әтисенең Калморза халкы белән бергә кылган батырлык символы! (156 сүз)

(Роза Хәбибуллинадан)

Дата ________________________   Сыйныф - 8 __

Исем, фамилия ______________________________________            

Ачкычлы текст №1

Калморза

Сабый чак, балачак... И г_зи___ә, к_дерл___ә соң! Г_мернең гел истә, күңел түрендә сакланган чагы! Ул онытылмый г_мернең азагына к_дәр синең белән ияреп бара...

Әтисе тол__ка төр_п __өслимгә алып киткәндә, Илсөяр әле ярты җанының Калморз__а а_рылып калганын абайламады... Е__ар үткәч кенә якты көзгедәге кебек чагылып  балачагы исенә төште.

Ул авыл _әзер _ата__тан картасында юк инде... Калморза _алкы рә_әт торм_ш эзләп авы__арын ташлап качмады – Кама с__аклагычында су күтәрелгәч су басачак дип  аларны Иске Александровка авылына күчергәннәр.

Картада булмаса да Калморза _ә__ак Илсөярнең күңел түрендә яши. Ул аның куе әрәмәләрен, шул әрәмәләрдә пешкән кара карлыга__арын, язгы болы__арда шытып үскән бармак юанлыгы юаларын, юа арасында о__аган кечкенә оялардагы чуар тәкәрлек йом_ркаларын, бергә уйнап үскән дусларын Ыкта боз киткә___ә җыелышып карга боткасы пешерүләрен кышкы салкын кичләрдә текә яр кырына чүгәләп  Ык ар__гындагы Кирмәнчек турысында бүреләр улага__ы тыңлап утыруларын барысы___а күң__ендә саклый.

Илсөяр өчен бу авыл  _өек _атан _угышы чор_нда әтисенең Калморза _алкы белән бергә кылган батырлык символы! (156 сүз)

(Роза Хәбибуллинадан)

8 нче сыйныф                                                                               Ачкыч-текст №2

Уяну

Гөрләвекле яз табигатькә яңарыш алып килә. Кышны тынчу умарталарында үткәргән бал кортлары, җилсез һәм җылы көннәрдә ояларыннан чыгып, инде ничәнче тапкыр язгы очыш ясыйлар, якындагы елга буенда үсеп утырган талларга юнәләләр. Бу вакытта алар тал песиләрен бигрәк тә якын күрәләр инде. Хәер, песиләр үзләре дә, бал кортларын көтеп торгандай, серкәчләрендә алар өчен татлы нектар әзерләп куйганнар. Күп тә үтмәс, бу файдалы бөҗәкләрне үги ана яфрагы, тузганак, язның башка беренче чәчәкләре үзләренең хәзинәләре белән куандырырлар. Шулай итеп, бал корты гаиләләре, көчәл алып, бал җыярга керешерләр. Шул арада яңа буын канатка күтәрелер, болары да, өлкәннәргә ияреп, аллыөлле чәчәкләргә күмелгән болыннардан һәм урман аланнарыннан бал ташыр. Ишле һәм куәтле гаилә, җәй матур килгәндә, сезонга 25 – 30 килограмм бал җыя, кайберләре умартачыны аннан да күбрәк татлы ризык белән шатландыра. (124 сүз)

(Касыйм Тәхаудан)

Дата ________________________   Сыйныф - 8 __

Исем, фамилия ______________________________________            

Ачкычлы текст №2

Уяну

Гөрләвекле яз табиг_т__ә яңарыш алып килә. Кышны т__нчу умарталарында үткәргән ба___ортлары җилсез _әм __ылы кө___әрдә оялары___ан чыгып инде ничәнче тапкыр язгы очыш ясыйлар якындагы елга буенда үсеп утырган та___арга юнәләләр. Бу вакытта алар тал песиләрен би__ә____ә якын күрәләр инде. __әер песиләр үзләр___ә ба____ортларын көтеп торгандай серкәчләрендә алар өчен татлы н_ктар әзерләп куйганнар. Кү____ үтмәс бу файдалы бөҗәкләрне үги ана яфрагы тузганак язның башка беренче чәчәкләре үзләренең __әзинәләре белән куандырырлар. Шулай итеп ба___орты га_ләләре көч__әл алып бал җыярга керешерләр. Шул арада яңа буын канатка күтәрелер болар____а өлкәннәргә ияреп а___ы__өлле чәчәкләргә күмелгән болы___ардан __әм урман ала___арыннан бал ташыр. Ишле __әм к___тле га_лә, җәй матур килгәндә с_зонга 25 – 30 кил_гра____ бал җыя ка____ерләре умартачыны анна____а кү___әк татлы р_зык белән шатландыра. (124 сүз)

(Касыйм Тәхаудан)

8 нче сыйныф                                                                               Ачкыч-текст №3

Кычыткан күбәләге

Гөрләвекле яз табигатькә яңарыш алып килә. Җирдән кар да китмәгән, ә таллар, ак песиләре белән тирә-юньгә ямь өстәп, кояш нурларында коена.

Язның кайбер көннәрендә салкынча җил дә искәләп куя. Шуңа да карамастан, кычыткан күбәләге, җир өстенә җылы нурларын сипкән кояш яктысыннан уянып, кар өстендә очып йөри. Карәймә өстендә уйнаклаган күбәләк ак кәгазьгә төшерелгән бик матур бизәк кебек күренде миңа. Аның бизәкләре дә кар аклыгында бик җете иде. Төрле төсләргә манчылган һәр сызыгы һәм тимгеле күз камаштырырлык. Ул чибәр һәм бик тә нәфис җан иясе икән. Матурлыгына таң калып карап тордым. Күбәләкнең аркасы карасуоңгырт. Саргылт канатлары каралҗым таплар белән чуарланган, ике якка аерылып киткән пар мыегы да кара төскә манчылган.

Кычыткан күбәләге очача арыды булса кирәк, каршымдагы карлыган ботагына төшеп чүгәләде. Канатларын җәеп, утырган җирендә хәрәкәтсез калды. Язгы кояшның җылы нурларында озак коенды ул. Кар астында, салкынча яфракрган астында кыш буе йоклап, авызына энә очы кадәрле дә азык капмыйча хәлсезләнгәндер ул. Ә хәзер шифалы кояш нурында тәненә көчихәт ала. (151 сүз)

(Касыйм Тәхаудан)

Дата ________________________   Сыйныф - 8 __

Исем, фамилия ______________________________________            

Ачкычлы текст №3

Кычыткан күбәләге

Гөрләвекле яз табиг_т__ә я_арыш алып килә. Җирдән ка___а китмәгән ә та__ар ак песиләре белән тир___н_гә я__ өстәп кояш нурларында коена.

Язның кайбер кө___әре__ә салкынча җи___ә искәләп куя. Шуң___а карамастан кычыткан күбәләге җир өстенә җылы нурларын сипкән кояш яктысыннан уянып кар өстендә очып йөри. Кар___әймә өст_ндә уйнаклаган күбәләк ак к_г_з__ә төш_релгән бик матур бизәк кебек күренде миңа. Аның бизәкләр___ә кар аклыгы___а бик __ете иде. Төрле төсләргә манчылган _әр сызыгы _әм тимгеле күз камаштырырлык. Ул чибәр _әм би___ә нәфис җан иясе икән. Матурлыгына таң калып карап тордым. Күбәләкнең аркасы карасу__о_гырт. Саргылт канатлары каралҗым таплар белән чуарла__ган ике якка аерылып киткән пар мыег___а кара төскә манчылган.

Кычыткан күбәләге оча__ча арыды булса кирәк каршымдагы карлыган ботагына төш_п чүгәләде. Канатларын җәеп утырган җирендә _әрәкәтсез калды. Язгы кояшның __ылы нурларында озак ко_нды ул. Кар астында салкынча яфрак___рган астында кыш буе йоклап авызына _нә очы к_дәрл___ә азык капмыйча __әлсезләнгән__ер ул. Ә хәзер ш__фалы кояш нурында тәненә көч___ихәт ала. (151 сүз)

(Касыйм Тәхаудан)


Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Контроль диктантлар. 5 нче сыйныф (татар төркеме).

1 нче чирек.

Контроль диктант.

Өянке.

Бүген көн матур. Каурый болытлар җирне көязләнеп күзәтәләр.Кояш тауларны, урманнарны иркәли.

Таулар арасындагы иңкүлектән сукмак уза. Юлчы җилгә, кояшка, тургайларга да игътибар итмичә бара да бара. Юлчы адымын кызулатты. Кинәт, тирә-юньне яктыртып, яшен яшьнәде. Эре яңгыр тамчылары сукмакта сикерешә башладылар.

Табигатьне ак су пәрдәсе каплап алды. Ерганаклар түбәнгә ашыктылар. Юлчы өянкегә таба йөгерде.

Биремнәр.

1 нче дәрәҗә.

Соңгы җөмләдәге баш кисәкләрне табарга.

2 нче дәрәҗә.

1.Баш һәм иялек килешендәге исемнәрнең астына сызарга.

2.Соңгы абзацтагы исемнәрнең астына сызарга.

3 нче дәрәҗә.

1.Тексттан сингармонизм законына буйсынган 4 сүз язып алырга.

2. Юлчы, яңгыр сүзләрендәге аваз һәм хәреф саннарын билгеләргә.

3.Соңгы җөмләдәге баш кисәкләрне табарга


2 нче чирек.

Контроль диктант.

Авыл кышы.

Бөтен җир ап-ак. Йомшак кар ява. Авыл кышы бигрәк күңелле икән.Таулардан, урманнардан кайтып кергән юк. Чаңгы белән әллә кайларга барабыз.Кайчакларда егылып көрткә чумабыз. Уйныйбыз, көләбез. Без Гәрәй белән гел бергә. Ул мине физкультурадан шефка алды. Сикертә, йөгертә, чаңгыда чаптыра.

Мин шәһәрдә кышның матурлыгын тоймый идем. Гәрәй мине табигатьнең матурлыгын күрергә, яратырга өйрәтте. Авыл кышын бик яраттым мин.

Биремнәр.

1 нче дәрәҗә.

Соңгы абзацтагы фигыльләр астына сызарга.

2 нче дәрәҗә.

  1. Икенче җөмләдә ия белән хәбәрнең астына сызарга.
  2. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне мәгънәле кисәкләргә бүлеп язарга.

3 нче дәрәҗә.

1.Тексттан сингармонизм законына буйсынган 3 сүз язып алырга.

2. Гәрәй сүзенә морфологик анализ ясарга.

3. Билгеләнгән җөмләдә исемнәрнең асларына сызарга, килешләрен күрсәтергә.


3 нче чирек.

Контроль диктант.

Балалар шагыйре.

Шәүкәт Галиев- балаларның яраткан шагыйре. Шигырьләренең нигезендә мәхәббәт ята. Ул- балаларны ярату, әдәбиятыбызны ярату, Туган илне, Туган җирне ярату. Ләкин Шәүкәт абый балаларны яратса да, гел әйбәт малайлар, кызлар турында гына язмый. Ялкауларга, тәртипсезләргә дә өлеш чыгара.

Шагыйрь шигырьләрен балаларның үз тормышларыннан алып яза.Ул малайларның, кызларның холкын яхшы белә. Аларның нәрсә уйлаганнарына кадәр сизеп тора. Шуңа күрә дә аның шигырьләрен аңлыйлар, яраталар, яттан өйрәнәләр.

Биремнәр.

1 нче дәрәҗә.

Шагыйрь, яраталар сүзләрендәге аваз һәм хәреф санын билгеләргә.

2 нче дәрәҗә.

1.2 нче абзац беренче җөмләдә ия белән хәбәр астына сызарга.

2. Беренче абзацтагы исемнәрнең килешләрен билгеләргә.

3 нче дәрәҗә.

  1. Малайлар, өйрәнәләр сүзләренең төзелешен тикшерергә.
  2. СТ, ТСТ, СТТ иҗек калыпларына туры килгән сүзләрне таҗарга.

3.Беренче җөмләдә сүз төркемнәрен билгеләргә.


4 нче чирек.

Контроль диктант.

Абдулла Алиш.

Кем соң ул Алиш?

Абдулла Алиш герой-шагыйрь. Ул Муса Җәлилнең якын дусты булган.Муса “ Дуска” дигән шигырен Алишка багышлап язган.

Абдулла Алиш- балалар язучысы. Ул балаларны бик яраткан. Алиш бик оста әкиятче дә булган.

Ул туган илен бик ярата, сугышта бик батыр солдат була. Алар Муса белән фашист лагеренда очрашалар. Анда да Ватаныбызга турылыклы булып калалар. Бик каты газапласалар да, дошманнан шәфкать сорамыйлар, батырларча һәлак булалар.


Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр: