Тәрбия эше буенча материаллар

Cафиуллина Илира Нурисламовна

Предварительный просмотр:

                         « Гомернең алтын мәле»

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан                                                                      

                                                           Бәйрәм тантанасы .                                                                                                      

А.Б. Табигатьнең алтын, ялкын чагы!                                                  Янәшәдә- алтын сарылык.                                                                                   Чулпы чыклар,

Алка-алка нурлар        

Йөрәкләргә күчә сарылып.

Җәй дә китә бездән,

Әйтерсең лә

Бер мизгелдә генә җәйрәде.

Ничә тапкыр инде соңгы юлга

Озатабыз шулай җәйләрне.

Көз килде дип ник боегырга?

 Көз килде дип нигә моңаю?

 Көзләрнең бит беренчесе түгел

Соңгысы да булмас, мөгаен!                                                                          А.Б. Исәнмесез, хәерле көн хөрмәтле өлкәннәребез, бәйрәмебез кунаклары!

Менә җиргә мәрхәмәтле, бәрәкәтле көз дә килде. Табигать үзенең алтынсу ямьлелеге, көзге уңышның муллылыгы белән җаннарны сөендергән бер мизгелдә һәммәбез өчен дә кадерле, үзенчәлекле олы бәйрәмне билгеләп үтәбез.

Халыкара өлкәннәр көне- безнең уртак бәйрәмебез. Чөнки өлкәннәр алар- безнең эби-бабаларыбыз, әти- әниләребез. Табигатьнең гаҗәеп матур алтынсу сары төсләргә күмелүе, көзге уңышның муллыгы бәйрәм шатлыгы белән тулы күңелләребезне тагын да рухландыра.

Кадерле өлкәннәребез!

Сезне барыгызны да бәйрәм белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез, тазалык- тынычлык, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, бик озак гомер итүегезне телибез. Дөньялар имин булсын! Йөзләрегез балкып торсын! Исәнлек- саулык сезгә! Бәйрәмнәрегез мөбәрәк булсын, хөрмәтле өлкәннәребез!

       Муз. ном.

Ихлас котлауларны җыр аша кабул итеп алыгыз.“Китмим әле яшьлегемнән”

А.Б. Без җылыга тартылабыз

Җылыдан туймый йөрәк

Дөнья җылы булсын өчен,

Дөнья җырлы булсын өчен

Сездәй кешеләр кирәк.

А.Б. Җир өстендә яктылык һәм                                                                                                     Нур булсын өчен күбрәк                                                                                                       Сезнең кебек көләч йөзле                                                                                                        Сезнең кебек нурлы күзле                                                                                                                     Гүзәл кешеләр кирәк.

А.Б. Бу дөньяда яхшылыктан                                       Бәлки яманлык күбрәк?                                     Җирдә хаклык җиңсен өчен                                      Сезнең кебек кыю җанлы                                         Гади кешеләр кирәк.

А.Б. Тормышыгыз һәрвакытта                            Торсын шаулап та, гөрләп                        Көч беткәндә көч алырга                   Егылганда таянырга                          Сездәй кешеләр кирәк.

А.Б. Гомерләрен җәмгыятькә, халыкка файдалы эшкә багышлап, тыйнак кына хезмәтләре белән бөеклеккә ирешкән көчле рухлы, сүрелмәс күңелле хезмәт ветераннары җыелды бирегә. Без сезгә сокланабыз өлкәннәр, әле озак еллар шулай саф күңелле, шат йөзле булып яшәргә язсын сезгә!

(Котлау)

А.Б. Яшьлек елларын, көч һәм сәламәтлегегезне якты киләчәккә багышлауга карамастан, сез әле һаман да яшьләрне тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашудан, күңел җылысыннан мәхрүм итмисез. Боларның барысы өчен дә рәхмәт сезгә.

Рәхмәт –хөрмәтләребезне җырлар аша җиткерәбез.

        Муз номер.      

А.Б. Шундый кешеләр була: күпме гомер кичерсәләр дә, тормыш юлларында нинди генә авырлыклар күрсәләр дә, үзләренең күңел аклыгын, хисләр сафлыгын югалтмыйлар. Аларны язмышның кырыс җилләре дә сындыра алмый. Андый кешеләр яшьтән үк түзем, көчле булырга өйрәнә.

(Котлау сүзе)

Котлауларга,изге теләкләргә безнең җырчыбыз да кушыла һәм үзенең матур теләкләрен сезгә җыр аша җиткерә. Рәхим итеп тыңлагыз.

А.Б. һәр кешенең тормышта зур җиңүе - ул мөгаен матур олыгаюдыр. Озын - озак елларны, сикәлтәле, чокырлы тормыш юлларын узып 60, 70,80 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтә дә исән - сау булып, һәр туган таңга шөкер итеп, куанып яшәүче өлкәннәребезгә сокланырга гына мөмкин. Бүгенге бәйрәмдә   үзенең гомер бәйрәмен -  80    яшьлек юбилеен билгеләп үтүче (ФИО) тәбрикләп , изге теләкләребезне юллыйсыбыз килә. Хөрмәтле юбилярыбыз сезне ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә тазалык, тынычлык, гаилә иминлеге, йортыгызга бәрәкәт теләп калабыз. Сезнең дә яшьтәшләрегезгә әйтер сүзләрегез теләкләрегез бардыр.Рәхим итегез.

Муз. номер.Шушы көннәрдә туган көннәрен билгеләп үтүче, бу елда юбилейларын билгеләүчеләр өчен концерт номеры

А.Б. Ярый әле җирдә безнең белән өлкәннәребез яши. Күпләр тере тарихка әверелеп, узган заман сулышын чагылдыралар, милләтнең асыл сыйфатларын саклауда хезмәт итәләр. Үзенең тынгысыз хезмәте, озак еллар балаларга белем һәм тәрбия биргән...............                                          шундыйлардан. Сүз сезгә хөрмәтле                                                               , рәхим итегез!        А.Б. Көннәр - гомер мизгеле. Ә җәмгыятькә, халыкка файдалы эшкә багышланган гомернең көннәре генә түгел, сәгатьләре дә бер мизгел. Гомере әнә шундый гәрәбәдәй мизгелләрдән торган кеше бәхетле була. Аның халык алдында абруе да зур.

Сүзебез, озак еллар ветераннар советын җитәкләгән, бүгенге көндә дә ару-талуны белмәгән Мансур абый турында. Мансур абый котлау өчен сүзне Сезгә бирәбез, рәхим итегез.

А.Б.  1 октябрь - өлкәннәргә аеруча игътибар, күңел җылысын бирә торган көн. Бу көн, өлкәннәрнең үзләренә генә түгел, безнең барыбызга да җан җылылыгы алып килә, чөнки өлкән кешеләр -алар бит безнең әбиләребез, бабаларыбыз,әтиләребез, әниләребез. Алар безне тәрбияләп үстергәннәр, олы тормыш юлына аяк бастырганнар. Менә шуның өчен дә бүгенге бәйрәм аеруча кадерле.

                                                                                        А.Б. Барыбыз да сокланабыз бүген сезгә, Бер карыйбыз артта калган юлыгызга. Акыл белән намус белән үтелгәнгә Таң калабыз сезнең зирәк уегызга.

А.Б. Без котлыйбыз сезне бүген чын күңелдән Сәламәтлек, озын гомер, яз телибез.                     Әнә    шулай горур атлап ышаныч   белән   Күрешүләр, очрашулар безгә язсын.

А.Б. Кеше дигән дөньядан да гаҗәбрәк, кызыклырак, гыйбрәтлерәк берни юк бу җирдә. Ә һәр кеше - үзе бер дөнья. Бүгенге очрашуда без катлаулы да, гыйбрәтле дә тормыш юлы узып, хәерле гомер кичерүче олуг өлкәннәребезне бер табын артына җыйдык.

Безнең арада матур парлар да бар, әйдәгез аларны да тыңлап китик әле........................

А.Б. Кадерлеләребез! Авырмыйча, таза-тыныч, имин дөньяларда һәр туган көнгә куанып яшәргә язсын!

Бер - берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче, тормыш сынауларын матур итеп уза белүче барлык парларга тигезлекнең кадерен белеп, балаларның бәхетен тоеп, оныкларның шатлыкларына куанып, озын - озак исәнлектә яшәргә язсын.

 Дөнья мәшәкатьләрен читкә куеп, зәңгәр күк йөзе, агачлардагы сары -кызгылт яфраклар күзләрне иркәләгәндә, йомшак җилләр үткәннәрне искә төшергәндә беэ ял итеп алу үзе ни тора?! Әйдәгез әле, бу көн сагынып сөйләрлек булып истә калсын!

А.Б. Гомер дигәнең шулкадәр тиз үтә: тормыш мәшәкатьләре белән көннәр - айлар гына түгел, еллар алмашынганын да тоймыйча калабыз. Әле менә бүген генә хезмәт юлына аяк баскан кебек, карасаң лаеклы ялга китәр вакыт та җиткән. Бүген биредә шушы елларда гына өлкәннәребез сафына аяк баскан хөрмәтле кешеләребез катнаша. Сүзне                                  бирәбез, рәхим итегез

                   

А.Б. Бу очрашу ачсын йөрәкләрне,                                  Яшәрсеннәр сезнең йөрәкләр,                                    һәммәгезгә бездән котлау сүзе,                                         һәммәгезгә изге теләкләр.

Дөнья булгач, төрле чаклар була

Шатлыклары була,сагышы.

Йөрәкләрнең бар хәсрәтен бүген

Юсын безнең моңнар агышы.

А.Б. Кадерле өлкәннәребез! Сез районыбызның мәдәни, икътисади, иҗтимагый тормышына нигез салдыгыз, һәр өлкәнең үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керттегез. Сезнең кебек зирәк, сабыр кешеләргә без авыр минутларда киңәш сорап мөрәҗәгать итәбез, тәҗрибәгез белән уртаклашабыз. Үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә эчкерсез мәхәббәтегезне, җан җылыгызны бүләк итүегез өчен Сезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

А.Б. Без бүгенге көндә эш сөючән халкыбыз белән горурланабыз, уңышларыбыз да республика  күләмендә игътибарга лаек. Боларның барысында да сезнең өлешегез әйтеп бетергесез. Чөнки, район данын тотучылар - сезнең ул - кызларыгыз, оныкларыгыз. Җәмгыятебездә нинди генә эшләр эшләнмәсен, көтелмәсен, башкарылып чыкмасын үзәктә һәрвакыт сез торасыз. Тормыш тәҗрибәгездән чыгып фикер йөртүегез, акыллы киңәшләрегез беркайда да югалмый. Көндәлек тормышта аларның әһәмияте аеруча зур.

Сез безне шатландырып кунакка килгәнсез.Сезнең хезмәт үрнәгегез,акыллы киңәшләрегез,изге телектә булуыгыз,безгә яңа хезмңтләргә көч бирә сыман.Олы рәхмәт сезгә!Бүгенгедә көләч йөзле сабыр,ипле өлкәннәр булып тыныч картлык кичерергә язсын.

                                 Муз номер    

Хөрмәтләсен сезне барча кеше

Бик лаек сез олы хөрмәткә

Багышладың бөтен гомереңне

Халык өчен изгә хезмәткә

Гомер үтсен әйдә,чәч агарсын

Ә йрәккә кырау төшмәсен

Килер көнегездә тик тазалык

Һәм шатлыклар гына өстәлсен

                                   

Һәр кешенең тормышта зур җиңүе-ул мөгаен матур олыгандыр.Озын-озак елларны,сикәлтәле тормыш юлларын узып,исән-сау булып,һәр туган таңга шөкер итеп,куанып яшәүче өлкәннәребезгә сокланырга гына мөмкин.

Өлкән яшьтә инде дисәгез дә,

Күңелегез яшь , ихтыярыгыз нык сезнең

Җирне бизәп яшисез сез

Кайдан аласыздыр сихри көчне?

Сез бит безгә үрнәк , өлге,

Зирәк, тыйнак һәм дә акыллы.

Язмышына шөкер итә белгән

Дөньяның сез иң-иң сабыры

Рәнҗемәсен күңел кыллырыгыз,

Йөрәгегез һәрчак тыныч булсын.

Тазалыктан Аллаһ аермасын

Ялгызлыкта сезне калдырмасын.

Бер җылы сүз җитә дисәләр дә,

Мең җылы сүз әйтеп юатырдай,

Иңнәрегездән кочып яратырдай

Яшьләр була алсак иде яныгызда.


Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Тема. Әдәбиятта бүре образы.

Максат. 1) Укучыларның төрле жанрлардагы әсәрләр белән эшләү күнекмәләрен камилләштерү, фикер йөртү, бәяләү сәләтләрен үстерү.

2) Бүреләр турында биологиядән белгәннәрен искә төшереп, алар хакында укылган әсәрләрне тикшерү, анализлау: бүреләрне кешеләр белән чагыштыру, аларга  чагыштырма бәя бирү.

3) Укучыларның яхшылык-яманлык, явызлык-миһербанлылык, кешелеклелек-рәхимсезлек кебек төшенчәләре турында белгәннәрен тирәнәйтү, әхлак  кыйммәтләренең әһәмиятен ассызыклау.

Җиһазлау. Экран, компьютер,  проектор, китаплар күргәзмәсе.

Материаллар. Г.Гыйльманов, М.Җәлил, Т.Миңнуллин, Р.Мөхәммәдиев, Н.Фәттах, Ф.Дәүбаш, Эрнест Сетон-Томпсон китаплары, “Халык афоризмнары”, “Шәрә бүре” әкияте, сүзләр: “Бүреләр, аһ... ләкин бүреләр бу кадәр үк  ерткыч түгелләр.”, бүре рәсемнәре.

Методлар һәм алымнар. Сорау-җавап, сөйләүләр, текст белән эшләү.

Дәрес формасы. Дәрес-суд.

Дәрес төре. Сыйныфтан тыш уку.

      Дәрес тибы. Катнаш дәрес.

Дәрес планы.

I. Укытучы-судьяның дәрес-судны башлап җибәрүе.

II.Гаепләүченең (прокурорның) бүрене гаепләү сүзе.

III.Гаепләүче ягыннан шаһитлар чыгышы (әгәр булса).

IV.Яклаучының (адвокатның) бүрене яклап сөйләве.

V.Яклаучы ягыннан шаһитларның чыгышы:      

  • Т.Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” әсәрендә бирелгән Бүре образының вазифасы;
  • халык авыз иҗатында Бүре образы, Бүре турында халык афоризмнарын уку, аңлату (экраннан);
  • Р.Мөхәммәдиевнең “Ак кыялар турында хыял” китабында бирелгән Бүре образын кешеләр белән чагыштыру;
  • М.Җәлилнең “Бүреләр” шигырен уку һәм анализлау;
  • “Бүре” җырын тыңлау, фикер алышу;
  • Бүре образының халык тормышындагы урыны;
  • Г.Гыйльмановның “Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах” хикәясендәге татар егете һәм татар бүресе белән танышу.

     VI. Укытучы-судьяның хөкем карарын чыгаруы. Дәресне йомгаклау.

VII. Өйгә эш бирү.

Дәрес барышы.

  1. Укытучы-судья. Хөрмәтле укучылар, без бүген монда Бүрене хөкем итәргә җыелдык. Хөкем гадел булсын өчен, ике якның да – гаепләүче һәм яклаучы якның да бик игътибар белән һәм уйлап эш итүе сорала. Шаһитлар да бары дөресен генә сөйләргә тиешләр, ялган күрсәтмәләр өчен алар җинаять җаваплылыгына тартылалар. Шулай булгач, сүзне гаепләүчегә (прокурорга) бирәбез. Рәхим итегез.
  2. Гаепләүче (прокурор). Рәхмәт, хөрмәтле  судья. Әйе, Бүре җинаятьләре өчен җаваплылыкка тартылды. Бүрегә карата гадел хөкем карары чыгарырга кирәк, ул үзенең җәзасын алырга тиеш.

Бүре – ерткыч хайван, ул тирә-юньдәгеләргә куркыныч салучы. Бүреләр – бик оста аучылар. Алар көтүләргә һөҗүм итәләр һәм, сарыкларны буып, зур зыян китерәләр. Бүре беркайчан да төшенкелеккә бирелми, ул төлкегә караганда сакчылрак. Бүреләр көтүләре белән яшиләр, ауга чыгалар. Көтүдә ана һәм ата бүре, үткән ел туган зур балалары һәм яшь  балалары. Бүреләр бер рәткә тезелеп йөриләр, алда – ана бүре, ә артта – ата бүре. Шуңа күрә аучы аларның ничәү икәнен дә аера алмаска мөмкин. Бүреләр бик күп ашыйлар. Ана бүре бер ашаганда 15 кг ит ашап бетерә. Бүреләр котыру авыруы белән дә авырырга мөмкиннәр, алар шул вакытта кешегә бик зур куркыныч тудыралар. Хуҗалыкка зур зыян салганга күрә, бүреләрне ел тәүлеге ату рөхсәт ителә. Канада язучысы Эрнест Сетон-Томпсон да “Лобо” хикәясендә Лобо кушаматлы герой-бүре турында тәфсилләп сөйли, ул китергән зыян хакында әйтә. Лобоны бер аучы, бер хәйлә дә җиңә алмый, чөнки ул бик зур гәүдәле явыз ерткыч була. Аның көтүендә 5 бүре йөри. Бүреләрнең  нинди куркыныч китерүләрен бер мисал белән әйтергә мөмкин. 1893 нче ноябрь төнендә шушы 5 бүре 250 сарыкны буа. Безнең тирәләрдә Лобо кебек бүреләр булмаса да, бүре бүре инде ул, куркыныч. Җитмәсә, бүреләр элек әкиятләрдә генә яшәсәләр, хәзер әдәби әсәрләргә үтеп керделәр. Аларга карата хөкем карары кырыс булырга тиеш.

  1. Укытучы-судья. Гаепләүче ягыннан шаһитлар бармы? Юк. Сүз яклаучыга (адвокатка) бирелә. Рәхим итегез.
  2. Яклаучы (адвокат). Рәхмәт, хөрмәтле  судья. Хөрмәтле  судья, хөрмәтле шаһитлар, без бүрене  хөкем итәргә җыелдык. Нинди соң ул бүре? Күпләребез бүрене ерткыч буларак кына күз алдына китерә. Әйе, ул хуҗалыкларга зыян сала. Малларның үлеменә дә сәбәпче булырга мөмкин. Ләкин бүрене “урман санитары” дип йөрткәннәрен онытмыйк әле. Гадәттә бүреләр хәлсез, авыру яки имгәнгән җәнлекне тоталар. Шуның белән урман җәнлекләре арасында авырулар таралуга юл куймыйлар.

Язучылар үзләренең әсәрләрендә, Бүре образы тудырып, бик дөрес эшлиләр.  Нинди генә әдәби әсәрне алып карасак та, китаптагы Бүре образы начар итеп бирелми. Бу турыда шаһитлар аерым-аерым сөйләп китәрләр. Мин шаһитларга сүз бирүегезне сорыйм.

V. 1. Вәлиева Зөһрә. Мин Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” пьесасын укыдым. Бу әсәрдә авыл эте Акбай турында сүз бара. Авыл песие Тәмлетамак Акбайны шәһәргә барырга күндерә. Ә юл урман аша үтә. Урманда аларга Бүре очрый. Ул урмандагы тәртипне, тынычлыкны саклый, чөнки соңгы елларда хайваннар арасында да тәртип чуала башлый. Бүреләрнең авыл этләренә үчләре юк дияргә була. Алар шәһәрдәге хуҗасыз этләрне яратмыйлар. Урманны бигрәк шулардан саклыйлар.

  1. Сафиуллин Марат. “Акбай нигә күңелсез?” әсәрендә дә Бүре урманга хуҗасыз, урам мәчеләрен кертергә теләми. ”Урам этләренең килүе җитмәгән, мәчеләр йөри башлады”, – ди ул. Урам мәчеләрен куганга Дүрткүз дә (аны шәһәрдән Акбай үз тәрбиясенә алып кайта) Бүрегә рәхмәт укый. “Акбай, Тәмлетамак һәм Этбүрләр” пьесасында Бүре үзенең баласын Этбүрләргә каршы көрәшергә өйрәтә, чөнки Этбүрләр (алар урам этләре белән бүреләр кушылганнан барлыкка килгән) явыз, әшәке, хәйләкәр, кыйбласыз. Алардан бөтен яманлыкны көтәргә була. Этбүрләр урман һәм андагы барлык җанварлар өчен дә, тирә-юньдәге авыллар, шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен дә куркыныч. Алар әйткәнне дә аңламыйлар. Кешеләр арасында да шундый миһербансызлар барлыкка килде.
  2. Низамиев Илшат. Мин, шаһит буларак, үткәннәргә мөрәҗәгать итеп, Бүреләрнең кешеләр тормышындагы урыны турында әйтергә телим. Халык авыз иҗатында бүре мәкальләрдә, табышмакларда, сынамышларда барлыкка килгән һәм яшәгән. Мәсәлән, экранга күз салсак, анда менә ниләр күрәбез:
  • Бер юлдан йөргән бүреләр берен-бере ашамый.
  • Бүре баласын бүреккә салып асрасаң да иш булмас.
  • Бүре бәйләүгә күнмәс, дуңгыз әйдәүгә күнмәс.
  • Бүре караңгыны ярата.
  • Бүре, сарык туны кисә дә, бүре булыр.
  • Бүрегә кунакка барсаң, этеңне калдырма.
  • Бүредән курыккан көтү көтмәс, тычканнан курыккан иген икмәс.

  • Аның бүресе улый.
  • Бүрәнә аркылы бүре куган.
  • Бүрәнә ярыгыннан бүре күрә.
  • Корсакта бүреләр улау.
  • Сарык тиресе ябынган бүре күк.
  • Эчтә бүре асрау.

Фирдүс Дәүбашның “Без бәхет өчен яратылган” китабында шундый юллар бар: “Бәхетле кеше турында, бүресе улый, диләр. Ак (бүз) бүре түркләр (безнең бабаларыбыз) өчен изге зат. Иң авыр, өметсез чакларда ул ерак  бабаларыбызны саклап калган. Тарихның әле яңа чорында да ул кайбер татар авылларында күренгән, ачлыктан интеккән халыкны үлемнән алып калган. Ак бүре улап киткән авылда көтмәгәндә, һич уйламаган җирдән ризык барлыкка килгән. Картлар ул вакыйгаларны еш кына әкият сыман аңлаталар, әмма алар ялганламый, булганны сөйли. Өегезнең иң күркәм җирендә борынын күккә чөеп улап торган бүре статуэткасы (сыны) булсын. Кибетләрдә тапмасагыз, Төркиягә баручыларга әйтеп җибәрегез. Һәрвакыт бүрегез уласын!”

        Нурихан Фәттахның “Сызгыра торган уклар” һәм “Итил суы ака торур” романнарында да  бүреләр бабаларыбыз тормышында катнашалар. Мәсәлән, Ислам динен кабул иткәнче, алар төрле абаларга табынганнар, аларны изгегә санаганнар, ә абалар арасында бүреләрнең баш сөякләре дә булган.

  1. Ситдиков Руслан. Ренат Мөхәммәдиевнең “Ак кыялар турында хыял” повестенда да Бүре образын очратабыз. Кәҗә бәтие Микәйнең әнисе кисәтә: “Бүредән котылып калып була, ә менә кешедән күп яманлык көтәргә була, кешедән сакланыгыз”, – ди.  Чыннан да, Микәй Бүредән печән кибәне өстенә сикереп котыла, ә адәм балалары аны тәмәке тартырга, эчәргә өйрәтәләр, үзләре белән упкынга өстериләр.
  2. Камалетдинова Гөлнар Муса Җәлилнең “Бүреләр” шигырен яттан сөйли. (Слайдта күрсәтелә). Бу шигырьне Муса әсирлектә яза. Яралы сугышчыга бүреләр тими, ә фашистлар аны агачка асып китәләр.

Кешеләр сугыша, кан коя,

Киселә меңнәрчә гомерләр.

Төн буе улашып якында,

Иснәнеп йөриләр бүреләр.

Күпме кан, күпме яшь ат ите!

Ялтырый бүренең күзләре.

Бит моны төн буе атышып,

Тураган кешеләр үзләре.

Бүреләр башлыгы карт бүре,

Исереп кешеләр канына

Йөргәндә, сискәнеп туктады

Бер авыр яралы янына.

Яралы ыңраша, саташа,

Каенга терәгән башкаен.

Кызганып егетне, җил белән

Тибрәнеп сыкрана ак каен.

Кызганып егетне елыйлар

Миләүшә һәм лалә чәчәге.

Тәгәри үләнгә, чык түгел,

Гөлләрнең гөнаһсыз яшьләре.

Карт бүре егетне иснәде,

Аптырап күзенә карады.

Һәм, кинәт нидәндер сискәнеп,

Бер читкә тайпылды яралы.

Яралының зәгыйфь сулышы

Бәрелде бүренең борнына.

Юк, бүре тимәде, сак кына

Борылып юнәлде юлына.

               * * *

Таң белән килделәр кешеләр,

Күрделәр яралы егетне.

Яртылаш ул тайган исеннән,

Шулай да яшәве өмитле.

Кешеләр егетнең тәненә

Кыздырып шомполлар бастылар.

Туйганчы җәфалап, соңыннан

Ялгыз ак каенга астылар.

               * * *

Кешеләр сугыша, кан коя,

Киселә меңнәрчә гомерләр.

Төн буе улашып якында,

Иснәнеп йөриләр бүреләр.

Бүреләр,

           Аһ... ләкин бүреләр

Бу кадәр үк  ерткыч түгелләр.

Салават Фәтхетдинов башкаруында “Бүре”  җыры яңгырый, слайдта җырның сүзләре күрсәтелә.

  1. Урманга карый дип гаеплиләр

Бүректәге бүре баласын.

Бәгырьсезләр мәңге аңлый алмый

Нарасыйның йөрәк ярасын.

Куш. А-а-а-а-а...

  1. Адәм исе сеңгән йонлач бүрек

Җәнлек тунап теккән киемдер.

Бүре балакайга аның өчен,

Кичерегез, җәннәт түгелдер.

Куш. А-а-а-а-а...

  1. Ә бүреккә аны аучы салган,

Атып алгач газиз әнкәсен.

Бәйгә күнектереп, бәләкәйдән,

Эткә әйләндерү максаты.

Куш. А-а-а-а-а...

  1. 4. Урманга карый дип гаеплиләр

Бүректәге нәни бүрене.

Ә бит ул тумыштан ватанпәрвәр,

Шуңа илен барлый үрелеп.

Куш. А-а-а-а-а...

  1. Дамир. Бу җырда  Бүрене урманга карый дип гаепләп булмый, автор аны ватанпәрвәр дип атый, шуңа күрә бүреккә салсаң да бүре баласы урманга карый, чөнки ул урманда туган. Ә кешеләр аның әнисен аталар, бүре баласы ятим кала, ул да җан иясе, аны да аңларга кирәк.
  2.  Илүзә. Галимҗан Гыйльмановның “Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах” хикәясендә дә Бәреләр бик куркыныч. Скрипкада уйнаучы Ленар бүреләрдән котыла, ничекме? Ул татар авылы янында яшәүче бүреләргә “Туган тел” көен уйный, һәм бүреләр килгән юлларыннан кире китәләр, ә Ленарга туган телен онытмаска сабак бирәләр.
  1. Укытучы-судья. Менә, укучылар, хөкем карары чыгарырга вакыт җитте. Суд шундый карар чыгара: Бүре урман сакчысы гына түгел, тел сакчысы да икән бит әле. Шулай булгач, без         Бүрене иректә калдырыйк, ул кайбер явыз адәмнәргә үрнәк күрсәтеп яшәсен.
  2. Өйгә эш бирү.  бүре рәсеме ясарга, ә башкаларга инша я мәкалә язарга.

7 нче сыйныфта

әдәбияттан ачык дәрес

Тема. Әдәбиятта бүре образы



Предварительный просмотр:

Очрашу кичәсе

Җыр “Эйдегез дусларым!”

Алып баручы 1:Хәерле кич кадерле дуслар, хөрмәтле укытучылар, килгән кунаклар,  укучылар.  Безнең мәктәптә бүген бәйрәм - очрашу кичәсе. Мәктәпне, укытучыларын яраткан, онытмаган укучыларыбыз килде бүген безгә кунакка. Сезнең барыгызны шушы бәйрәм белән котлыйбыз, сезгә зур уңышлар, сәламәтлек телибез.

Алып баручы2: Бүген  истәлекле көннәрнең берсе.

2. Бер күрешү үзе бер гомер бит,

Очрашуга сәбәп табылсын.

Бер-берләрен сагынышкан дуслар

Күрешергә монда агылсын!

         алып баручы:

Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар.

Канат ярган туган ояны.

Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,

Мәктәпкә дип килдек без тагын...

Алып баручы 1: Бүген мәктәбебездә бәйрәм көн! Төрле елларда  чыгарылган сыйныф укучылар  өчен истәлекле очрашу көне.

2.  Мәктәпне 2008нче ! 
2003

 1993

1963нче елны мәктәпне тәмамлаучылар  өчен -юбилей тантанасы.

1+2: ... Шушы якты да, моңсу да мизгелегез белән котлыйбыз сезне!

2 . Җилдәй җитез узып киткән гомер,
Күпме юллар сизми узылган.
Якты хатирәләр юл буена
Гүя маяклар күк сузылган.

1.Бәйрәмне ачып җибәрү өчен сүзне мәктәбебез директоры                   бирәбез.

2.Бер күрешү— үзе бер шифа дип,
Эч серләрне сөйләшик әле,
Хәсрәтләрне уртаклашып
Шатлыкларны бүлешик әле,
Күңелләрне бушатыйк әле,
Классташлар, очрашыйк әле.

1        алып баручы:

Бүгенге очрашу кичәбезгә төрле һөнәр ияләре, студентлар җыелды. Берәүләре ВУЗ ишеген шакый,

Берәүләре солдат булып илне саклый,

Берәүләре табиб булып шифалы нур бөркә,

Берәүләр зур төзелештә эшче исемен йөртә.

Берәүләре белем бирә балаларга,

Берәүләре нигез сала калаларга,

Берәүләре газет-журнал чыгаралар

Бу тормышта үз юлларын табалар.

Кыңгырау чыңлый.

Алып баручы1: Ишетәсезме, кыңгырау чыңын? Ул сезне 10, кайберләрегезне 11 ел буена озата килде.

Алып баручы 1: Баш очыннан ак болытлар ага,

Ак болытлар – безнең балачак.

Балачакка кире кайтып булмый,

Алар шулай ап-ак калачак.

Ак болытлар – безнең балачак.

Алып баручы2:.

Хәтерегездәме, дуслар

Алтын яфрак яуган

Кояшлы көзге иртә.

Әни белэн  житэклэшеп

Мәктәпкә килдегез сез.

  1. Бөтенесен искә төшерер ул,

Кыңгырауның моңлы тавышы...

Шушы класс, шушы мәктәп сезгә

Күпме якын иптәш табышты

2Талантлылар калды сездән соң да

Җырлыйбыз  да, биибез.

Сәхнәгә чык әйдә дисәң,

Ялындырып тормыйбыз.

1 класс

1.Эх, балачак үткән сукмаклардан

Яланаяк йөгереп үтәргә.

Бар дөньяны онытып, сабый булып,

Күбәләкләр куып китәргә.

2. Эх, балачак!

Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым.

Еллар үткәч килдем :

-Исәнме. Туган мәктәбем!

1. Укытучы апаларыбыз, абыйларыбыз сезнең сабый күңелегезгә ачкыч таба белделәр,  сабыр булдыдар. Алар  сезнең өчен янып яшәделәр, сезне намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәттеләр, һәрберегездә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята алдылар.

2.Белем сукмакларыннан  атлап бара торгач, кире кайтмас 11 көз, кыш, яз һәм җәй айлары үтеп, күңелегездә онытылмас хатирә булып уелып калды.

1.Сезнең тормышыгыз, тәртибегез һәм укуыгыз өчен янып-көеп йөрүче, һәр адымыгызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы укытучыларыгыз,  мәктәп елларында Сезгә терәк, кирәк чакта язгы җилдәй йомшак, ә кайчагында кырыс та булдылар. Сезнең киңәшчегез һәм сердәшчегез булдылар. Аларның акыллы киңәшләрен, үгет-нәсихәтләрен беркайчан да исебездән чыгармадык, - диләр   монда җыелган  барлык укучылар.

2. Бүген бездә кунакта сезне укыткан укытучылар. Сүзне аларга бирәбез.

Укытучылар сойли.

1.Бу тормышның озын юлларыннан
Атладың да , һаман атладың;
Кеше дигән, укытучы дигән
Исемеңне горур сакладың.
2. Рәхмәт Сезгә, рәхмәт чын күңелдән

Безне дустыгыздай күргән өчен.

Безнең теләк белән янып яшәп,

Йөрәкләргә шатлык биргән өчен.

1. Җылы караш, назлы сүзләреңнән

Тойдым синең йөрәк җылыңны.

Укытучым, иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны.

Җыр “  уйламагыз картаям дип                      ”    

.2. Бүлмәдән-бүлмәгә йөриләр,

Балачак эзләрен эзлиләр.

Кем кайда ниндидер сүз язган,

Кемнәндер кайдадыр эз калган...

Барысын күзлиләр, эзлиләр,

Үзләре турында сөйлиләр.

2.Бүген бездә мәктәпне 50 ел элек тәмамланган  укучылар кунакта. Сүзне аларга бирәбез. Хөрмәтле кунаклар! Үзегезнең мәктәп елларын искә төшереп алыгыз әле.

(Кунаклар сойли)

1. Хөрмәтле  1963 нче елгы чыгарылыш  сыйныф укучылары сезгә бүген бүләк булып...

2. Чишмә суы зур елгалар булып,

Диңгезләргә барып тоташа.

Мәктәп – чишмә, ә гомерне

Диңгез шаулавына охшатам.

1.Бүген бездә мәктәпне 45ел элек тәмамланган  укучылар кунакта. Сүзне аларга бирәбез.

(Кунаклар сойли)

2. Хөрмәтле  1968 нче елгы чыгарылыш  сыйныф укучылары сезгә

1. Дулкын чакыра ерак киңлекләргә,

Хыялларга чума күңелләр.

Алда өмет, мәктәп башлап биргән,

Ышанычлы киң юл күренә.

2.Бүген бездә мәктәпне 40 ел элек тәмамлаган  укучылар кунакта. Сүзне аларга бирәбез.

(Кунаклар сойли)

1. Хөрмәтле  1973 нче елгы чыгарылыш сыйныф укучылары сезгә бүген бүләк булып           Җыр        

2.Гөрләп узды мәктәп   елларыбыз,

Бик тиз җитте аның азагы.

Бүген безнең бәгырьләрне     өзә,

Кыңгырауның моңлы авазы.

1.Бүген бездә мәктәпне 35 ел элек тәмамлаган  укучылар кунакта. Сүзне аларга бирәбез.

Кунаклар сойли)

2. Хөрмәтле  1978 нче елгы чыгарылыш  сыйныф укучылары сезгә бүген бүләк булып  бию башкарыла

1. Кайчан гына бу көн бик еракта,

Килеп җитмәс кебек тоелды.

Күңелемә мәктәп балачактан,

Китмәс өчен кереп уелды.

2.Бүген бездә мәктәпне 30 ел элек тәмамланган  укучылар кунакта. Сүзне аларга бирәбез.

(Кунаклар сойли)

1. Хөрмәтле  1983 нче елгы чыгарылыш  сыйныф укучылары сезгә бүген бүләк  жыр.

2. Саумы , мәктәп, дуслар, остазларым,

Балачагым, яшьлек, мәхәббәт!

Барлык хисләр монда ихлас һәм чын,

Бөтенесе өчен мең рәхмәт.

  1.Бүген бездә мәктәпне 25 ел элек тәмамлаган  укучылар кунакта. Сүзне аларга бирәбез.

(Кунаклар сойли)

2. Хөрмәтле  1988нче елгы чыгарылыш  сыйныф укучылары сезгә бүген бүләк булып     “” төркеме башкаруында бию

Уткэннэргетагынберкайтыйкэле.

Иртэнгеэтечкычкыра. Торыргавакыт. Будильник аннан да ныгыракшалтырый.. Торасыкилми, э кирэк. Тагын 5 минут кынаятыпторасыкилэ, тагы 5 минут  … татлыйокыгачумасын. Уяныпкитсэнсонга калганы анлыйсынсикерепторыпйогерэбашлыйсын. Сумка да кичтэнтутырылмаган, чэй  дэ эчэсекилэ… йогерэйогерэботенэшнебергээшлисен. Кайберлербухэл кон саенкабатлана.

Безненконкурсыбызшулайатала да «Ашыкканда».

Рэхимитеп 6 уйнаргателэученечакырабыз. Сезгэкулданкулгаэйберлэрнебирепсумканыматуритепмэктептэкирэкбулганэйберлернегенэтутырыргакирэкбулыр. Шунынарасында алма ашаполгерергэ дэ кирэк.  

Ассистенты выносят на сцену два стола с портфелями, пеналами, авторучками, карандашами, учебниками, линейками, различными игрушками и т.п. и яблоками. Проходит эстафета. Фоном звучит веселая инструментальная мелодия.

 Только непонятно, почему вы положили в портфель игрушки? Действительно впопыхах.

Ведущий.

Сумка тулганйогердекмэктэпкэ. Барып кердек. Тик сонга калынган шул. Укытучынынберенчесорауысиннигэсонгакалдын?

Ниндиуйларгынабашкакилми…

Тагыбермэртэбэискэтошереп,  шулвакытныкайтарыпсулэпутмэссезмикэн? Шундыйчакларбулдымикэн?

1.Барлык хәсрәтләр онтыла,
Бер елмаеп җибәрсәң.
Рәхәтләнеп чын күңелдән
Эчкерсез бер сөйләшсәң.

  2.Бүген бездә мәктәпне 20 ел элек тәмамланган  укучылар кунакта. Сүзне аларга бирәбез.  бию

(Кунаклар сойли)

1.Чәчкә кебек бала чагыбызда,

Мәктәп булды күмәк йортыбыз

Изге җанлы укытучыларны,

Күңел түребездә йөртербез--

  диләр  мәктәпне 15 ел элек тәмамланган  укучылар .Сүзне аларга бирәбез.

(Кунаклар сойли)

2. Хөрмәтле  1998 нче елгы чыгарылыш сыйныф укучылары сезгә бүген бүләк булып  “ яшь бара бит, егетлэр”  дигэн  җыр                   башкарыла

1.Саумы мәктәп сине   онытмадык

  Без киткәндә калдың боегып

  10 ел  үткәч күрешергә теләп

Без кайттык менә җыелып- диләр

мәктәпне 10 ел элек тәмамланган  укучылар . Сүзне аларга бирәбез.

(Кунаклар сойли)

2. Хөрмәтле  2003нче елгы чыгарылыш сыйныф укучылары сезгә бүген бүләк булып _________    башкаруында  “   Ком Сагате              ”  җыры башкарыла

2Саубуллашып  мәктәбебез   белән,

Таралдык без төрле якларга

Укытучы апа-абыйларның,

Изге теләкләрен акларга.

  1.Бүген бездә мәктәпне 5 ел элек тәмамланган  укучылар кунакта. Сүзне аларга бирәбез.                             Кунаклар сойли)

2. Хөрмәтле  2008 нче елгы чыгарылыш  сыйныф укучылары сезгә бүген бүләк булып  :              

2.Бүген бездә  кунакта  читтән кайтучы кунакларыбыз бар. Алар хөрмәтенә    җыр яңгыраячак.

1.Чын йөрәктән котлавыбыз
Җыр булып сезгә барсын.
Бүгенге бәйрәм гомергә
Истәлек булып калсын.

2.Мәктәп елларын онытмыйк, дуслар

Туган оясын онытмый кошлар.

Соңгы кыңгырау, еракта калып,

Еллар узгач та колакта чыңлар.

Моңлы җыр булып колакта чыңлар.

җыр“  Безнен гомер

1.Бүгенге бәйрәм кичәсендә  катнашкан барлык чыгарылыш  сыйныф укучыларын, тагын бер мартаба бэйрэм белян котлыйбыз.



Предварительный просмотр:

                              Серле сандык ни сөйли?

Алия. Апа, әниләр театрга киттеләр, әйдә кич утырырга кызлар чакырабыз.

Юлия. Бар соң, үскәнем, чакырып кайт үзләрен.

Алия. Хәзер, апа.

Кызлар. Исәнме, Юлия .Нигә чакырдың?

Юлия.Кызлар, минем  әти белән әни театрга киттеләр. Әйдәгез, кич утырып алабыз.

Кызлар:Әйдәгез, әйдә!

1 кыз: Бу нинди матур ящик ? Ул өйдә нәрсә өчен кирәк?

                           ( Кызлар сандыкка карап сокланып торалар)

Онык: Эх, сез, кызлар!Нинди ящик булсын инде ул? Шул телевизор, компьютер каршында утырып халкыбызның милли гореф- гадәтләрен онытып бетерәбез инде, ахры. Бу бит кызлар сандык! Минем әбиемнең сандыгы. ( Сандык диешеп сокланып карыйлар)

1кыз

Челтәрле сандык туй белән

Кияү өенә төшәр.

Кыз чагының төсе булып,

Түрендә гомер кичерер

2 кыз. Яшь кызлар, кияүгә чыкканда  сандыкка салып бирнәләрен алып килгәннәр. Бу сандыкта чиккән  сөлгеләр, алъяпкычлар, ашъяулыклар, мендәр тышларын шулай ук өйне бизәр өчен  чаршау, тәрәзә чилтәрләре , паласлар һәм башка кирәк- яраклар  салынган

3 кыз.Кызлар, сандык эчендә ниләр бар икән?

Онык. Сандык эчендә ниләр барын  минем дәү әнием  генә белә. Әйдәгез, үзен бирегә чакырыйк?

   ( Әбине чакыра, әби керә)

Әби. Нәрсә булды кызым? Ни өчен чакырдын? Иптәш кызларын да килгән икән. Исәнмесез, балакайларым.

(Балалар белән исәнләшә, әти- әниләренең, әби- бабайларының хәлләрен сораша)

Әби.  Сез әти- әниләрегез  өйдә  юклыктан файдаланып  кич утырмакчы булдыгызмы? Без дә, яшь  чакта,  кызлар белән җыелышып  уенннар уйнап, биеп, жырлап,  кул эшләре эшләп күңелле итеп  аулак өйләрдә   кич утыра торган идек. Безнең кич утырганны белеп  егетләр дә   килә иде. Заманалар үзгәрде шул,  хәзер җырны магнитофоннан  тыңлыйлар,  уеннарын телевизордан карыйлар, кул эшләрен дә онытып баралар, кибеттән генә сатып алалар . Үзгәрде заманалар, үзгәрде. Әй, шул сүзгә бирелеп   онытылып   киткәнмен   ахрысы, нәрсәгә диеп чакырган  иден соң кызым?

Онык. Әби, кызларның синең сандыгыңны  ачып    карыйсылары   килә. Ачып күрсәтерсеңме?  

Әби. Балакайларым бу сандык  бик серле сандык. Ул татар халкының горф- гадәтләрен,  йолаларын, борынгыдан килгән мирасын саклый.

Онык. Әбиемнең күңел сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул?

Гөмер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул.

1 кыз. Әбиемнең кунел сандыгы

Кызыктыра инде күптәннән

Ач, әбием  безгә  күңелеңне,

Яшь  буынга мирас булып калсын,

Бер хәзинә калсын  үткәннән.

2 кыз. Әбиемнең күңел сандыгын

Бер ачасы иде, ачасы...

Әби- бабам белгән йолаларны,

Халкыбызның күңел җәүһәрләрен

Бер ачасы иде, ачасы.

3 кыз. Әбиебез сандыгында ,

Сакланмый ниләр генә .

Әйдәгез сорыйк үзеннән

Ачып күрсәтсен безгә.

Әби. Сандыкта ниләр барын беләсегез киләме, балалар? Әйдәгез әле,  бергәләп ачыйк сандыкны.

( Сандыкны ача. Кызлар чигелгән сөлгеләрне алалар)

     Онык. Кызлар, карагыз  әле нинди матур сөлгеләр?

3 кыз Бигрәк матур итеп чигелгән эйе бит, кызлар?

2 кыз. Әби,  бу сөлгеләрне  син үзен чиктенме?

Әби. Үзем,балакайларым, үзем. Сөлге,  кадерле  сөлгем минем . Эй,  сөлге- сөлгекәй, гомер юлдашым минем.Әйдә әле, сөйләшик, тавыш- тынсыз гына бер серләшик. Үпкәләмә инде миңа, сабантуй колгасына яш килен бүләге итеп сине элмәдем мин, бәйгедә җиңгән атларның ялларына да сине бәйләмәдем. Матуррак сөлгеләрем бар иде шул. Матурлык китә икән ул, сөлгеләр булып тарала икән. Еллар узды. Мин инде картайдым, битләремдә җыерчыклар, ә син һаман  минем яшьлегемне  саклап  торгандай  ап- ак һәм нәфис.

1 кыз.  Әби, безне дә чигәргә өйрәт  әле?

Әби. Өйрәтәм, балакайларым( Оныгына эндәшә). Бар, кызым Юлия, алып кил әле  сабантуйга диеп чигә башлаган сөлгене. Өйрәтик иптәш  кызларыңны да  чигәргә.

                           ( Сөлгеләрне кызларга бирә. Чигеп күрсәтә)

Кыз..  Бүген матур итеп   чигелгән затлы сөлгелзр  әбиләрнең сандыгында гына саклана. Әбиләр аларны кадерләп саклый. Яшь кызлар үз куллары белән  чигеп,  сугып сөлгеләр әзерләгәннәр. Сөлгеләрнең матурлыгына карап яшь  кызларның уңганлыгын, пөхтәлеге, булдыклыгы бәяләнгән.

         Сөлге сугам, сөлге сугам,

         Сөлге сугам аклыкка.

         Кызыл башлы сөлгеләрем

         Язсын бәхет- шатлыкка.

                                   Бию.“ Сөлге чигәм” көенә.

Бу балаларны күргәч  күңелемнең  иң ничкә кыллыры тибрәнгәндәй булды. Безнең дә бит  бар иде яшь чаклар! Хәтерлисезме, аулак өйләрдә кич  утырып җырлый- җырлый  чигү чиккән, уйнап- биеп йөргән чаклар. Бар иде бит ул яшь чаклар!

2 кыз. Кызлар, әбигә  сөлге белән  очрашу бик   ямансу  булды ахрысы, елап та алды.

1 кыз. Безнең кебек  яшь чаклары искә тошкәндер.

3 кыз. Әйдәгез, әбигә чиккән  сөлгеләребезне күрсәтәбез. ( Кызлар сөлгеләрен күрсәтәләр)

Әби. Булдыргансыз, балакайларым, кулларыгыз чигүгә ятып тора, чәчәкләрен дә  матур итеп төшергәнсез. Сез чиккән сөлгеләр  сабантуй батырына менә дигән  бүләк булган бу.

2 алып баручы.

Сөртенсәң сөлге кирәк,

Сөртенсәң сөлге кирәк.

Батырларга сабантуйда,

Бирелгән  сөлге бүләк.

2 кыз. Кызлар, ә менә  бу әйбернең  нәрсә икәнен  мин белән. Бу бишек.

3 кыз. Безнең өйдә дә бар ул

Әби. Әйе балалар, бу бишек! Балалар тугач та  аны бишеккә салалар . Бишек җырлары җырлап  елаганда һәм  йоклаганда баланы тирбәтәләр. Бу бишектә сезнең  әти- әниләрегез, әниләренең   һәм  әбиләренең моңлы бишек җырларын  тыңлап үстеләр.

Алия. Мин бишек җыры беләм. Җырлап күрсәтимме?

Әби. Әйдә, кызым!

( Алия курчагын тирбәтеп  җырлый)

Әби. Ә менә монсы балалар, комган була. Комган һәр татар өендә дә бар . Ул татар  халкының чисталык һәм  пөхтәлек өлгесе булып тора.

1 кыз. Әби, мин комган турында бер шигырь сөйләп китим әле.

Әби. Әйдә сөйлә, кызым.

1 кыз. Донья тулы сер илаһым,

Әйтик гади бер комган.

Эчләренә гөсел кояр.

Комеш сыман су тулган.

Энҗе- мәрҗән салып  кайчак,

Җир астына күмгәннәр

Ат менгән  сугышчы  ирнең,

Ияренә элгәннәр.

Тәхарәтле  җайдак юлны ,

Бермә бер артык узган.

Хатын- кызның да пәкьлеген, Саклап торган шгул комган.

Чисталыкка чыганак ул,

Вә серле көчкә ия.

Бу шигырем  мөселманның,

Комганына мәдхия.

Әби. Рәхмәт кызым! Сезнең кебек тәүфыйклы  балалар булганда татар халкының  милли хәзинәләре югаламас, сакланыр.

Кыз Әби бу нәрсә?

Әби. Йон кабасы. Менә  шунда  мин йон  эрлим .

Онык. Әни хәзер бу кабада йон эрләми инде. Менә бу электрныкы белән генә эрли.

 3 кыз. ( Сандык янына килә) Бу сандыкта  тагын ниләр бар икән? Әби,  кара әле бу нинди таяк?

Әби. Таяк түгел бу кызым, орчык. (Кызлар аптырашып орчык, орчык диешәләр) Әйе балакайларым, орчык. Орчык белән йон эрлисен. Аннан йон оекбашлар, бияләйләр  бәйләп киясең. Әниләр  үзләренең догаларын  укып, куңел  җылысын  биреп  бәйләнгәнгәме, алар йомшак һәм җылы була.

  Кызым, Юлия , без бит синең белән орчык турында шигырь  дә өйрәнгән идек, әйдә сөйләп кит әле.

 Онык. Әйләнә орчык, әйләнә

Әйтерсең лә биюче,

Юк аңа бары, кул чабып

“ Булдырасың!”- диюче.

Мактаганны көтеп тормый,

Уйламый да туктарга-

 Ничек инде орчык булып,

Карап торсын юк- барга.

Әйләнә дә биеп китә

Аннан сикереп куя

Хәтта очып китәр иде ,-

Әнкәйнең кулын тоя.

Мин сокланып карап торам ,

“ Ай- һай җитез бу диеп!”

Юкка эйтми икән, әти:

“ Орчык кебек бул. “ – диеп.

1 кыз. Әби, сез  аулак өйләрдә биюләр дә биегәнсездер инде?

Әби. Биедек, кызым, биедек. Гармун тавышын ишетүгә җилкенеп татар биюен биеп  китә торган идек. Без биегәндә очкыннар оча иде.

 Кыз. Әллә, Гөлҗамал әби, бер биеп тә күрсәтәсеңме соң?

                                                          (Әби бии).

3 кыз. Кызлар, күрегез әле,  күрегез, сандыкта ниләр бар? ( Кызлар сандык янына киләләр, Сандыктан, күлмәк, читек, камзул  һәм калфаклар  алалар, бер  берсенә куеп карыйлар. Әби, бу күлмәкләрне без дә киеп карыйк әле, диешәләр) Әби. Киеп карагыз,  балакайларым, барыгыз дип балаларны озата.

Кыз.( кулына түбәтәй тотып сөйли)

Балкып тора түбәтәйләр

Энҗе бөртекләр белән.

Алар монда килгән, гүя,

Чын әкият иленнән

                                          Түбәтәй уены уйнала

                        Җәза бирү.1.Албина тизәйткеч әйтә.

                                            2.Рәмилә җырлый. “ Зәңгәр күлмәк”

Кыз.( камзул  тотып сөйли) 

Күргәнегез бармы сылу кызлар,

Кия торган татар камзулын?

Бизәгенә, гүя, сыйдырган ул

Бар тарихын илнең, бар моңын.

Буыннардан күчә- күчә килгән

Халкымның ул асыл киеме

Билдәмәсен эләктереп куйсаң,

Бигрәк  ничкә  итә билеңне.

Камзул озын яки кыска, җиңсез яки  җиңле, ябык яки  озын изүле, өч, биш, җиде билле булырга мөмкин. Камзулларны  ефәктән, парчадан, бәрхеттән теккәннәр  һәм асылташлар белән бизәгәннәр

(Сандыктан яулык алалар)

1 кыз: (Яулык ала) Татар хатын – кызы башына яулык бәйләп йөргән. Яулыкларны яшьләр менә болай бәйләгәннәр (бәйләп күрсәтә), ә өлкәннәр ияк астына бәйләгәннәр.

2 кыз: Ай-яй, нинди матур.

Кыз ( калфак тотып сөйли).   Ай ак калфагым! Көмеш ай, ука- чук,

                                                  Чын очталар чиккән  беркайда да юк!

                                                  Җепкә тезгән  энҗе  ак  инәдә;

                                                  Энҗе калфак милли  хәзинә лә

                                                         (Кызлар керә)

1 кыз. Әби, күлмәгем матурмы?

2 кыз. Калфагым  йөземә килеп  торамы?

3 кыз.Камзулым билемә ятып торамы?

4 кыз. Читекләрем матурмы?

Ә без  әдәбият дәресендә  мондый вакыйга турында укыган идек. 985 елда бер вайга була. Руслар болгар иленә яу белән килә. Сугыш барышында болгарлар җинелә башлый. Кукенә болгар сугышчылары әсирлеккә тошә әмма сугышчыларның  һәрберсен дә яхшы күннән тегелгән итекләр күреп таң калалар. Ник дисән, русларның аякларында  чабата була. Гаскәр башлыгы шунда сугышны  туктатырга, булгар әсирләрен иреккә җибәрергә әмер бирә. “ Бөтен гаскзренә  күн итекләр кидергән халыктан  ясак түләтеп булмас әйдәгез, үзебезгә тиң чабаталыларны эзлик”,- дигән ул. Шулай итеп, читекләр болгарның  һөнәрчелек данын тагында арттырган.

                       (Әбинең оныклары Ален белән Артур килеп керә)

Егетләр. Исәнме, әби.

Әби.Эй, кемнәр килгән дип торам, үлымның малайлары икән ләбаса. Әйдәгез, ишек төбендә генә тормагыз.

Егетләр. Менә әле бию түгәршгеннән кайтып килә идек тә.Кереп хәлеңне белеп чыгыйк дидек. Бәйрәмгә татар биюе әзерлибез бит.

Әби. Шулаймыни?. Әллә биеп тә күрсәтәсезме соң.

 Егетләр. Нигә, була ул.

                                                ( Егетләр бии)

Әби. Әй балакайларым, сүзгә мавыгып чәй эчерергә дә онытып торам бит үзегезне. Әйдәгез әле, балакайларым,  коймак белән чәй эчерим үзегезне.

(Балалар  өстәл янына утырышалар. Алларына тастымал җәяләр.)

Әби. Авызыгызны йомып.,тәмле итеп чәйнәп ашагыз

Кыз. Әби, коймагын бигрәк тәмле булган.( балалар ашап туялар, кулларын сөртәләр)

Әби. Балалар, ашагач нишлиләр әле.

Балалар. Әппәр әйтәләр.

Әби. Ә сез дога укый беләсезме сон?

Кызлар. Беләбез, беләбез.

Алия. Әбием, миндә беләм, әйе бит? Укып күрсәтимме?

Әби. Әйдә әле, кызым

Әби. Менә рәхмәт балакайларым. Бик иманлы балалар икәнсез.

Әби. Ярар, балакайларым, минем намаз укырга вакыт җитте, сандыкны ябыйк. Бу сандыкның серләрен мин  сезгә мирас итеп  калдырам. Сез аны кадерләп саклагыз, буыннан- буынга  тапшырыгыз.

Онык. Әби, рәхмәт сина, серле сандык  серләрен  ачып биргәнен өчен.

1 кыз.  Әби, рәхмәт сина,  безнең хәтеребезне яңартканың өчен.

2 кыз. Әби, рәхмәт сина татар халкының  мирасын саклап торганың өчен.

3 кыз. Әби, рәхмәт сина бу мирасны буыннардан- буыннарга  тапшырганың өчен

Кызлар. Ярар, әби, китик инде без.

 Әби. Тагын шулай кереп утырыгыз, яме, кызлар

( Әби оныклары белән кызларны озатырга чыга)     



Предварительный просмотр:

j0251001

2016-2017 уку елы

А.б.-Хэерле кон, хормэтле кунаклар, ата-аналар, укытучылар хэм укучылар!

  Буген сезнен очен дэ, безнен очен дэ ин тантаналы хэм истэлекле коннэрнен берсе. Буген чыгарылыш сыйныф укучылары очен сонгы кынгырау янгыраячак.Буген аларнын бэйрэмнэре.

Эйдэгез, алкышлар белэн узлэрен бирегэ чакырыйк эле. Менэ алар быелгы чыгарылыш укучылары.Ин изге ,ин матур телэклэрне телик без аларга.

(11 нче сыйныф укучылары  чыгып тезелэлэр)

  Сонгы кынгырау чыны, урта мэктэпне тэмамлап, зур тормышка , олы доньяга юлланган гажэп матур мон. Алдагы тормышнын  тынгысыз да, соклангыч хэм авыр да булачагын искэртеп тора кебек. Бу чын аларнын укытучылары белэн хушлашу авазы.

 Ин беренче бэйрэмне ачып жибэру хэм котлау очен суз мэктэп директорына   бирелэ.

Бугенге шатлыклы кон белэн уртаклашырга ____________________________________________________________________________________________________________________________

(Кынгырау тавышы ишетелэ.)

Укучы.

  Ишетэсезме, сонгы кынгырау чынын? Ул безне 11 ел буена озата килде.       Беренче белем коне дэ безнен хэтерлэрдэ нык саклана эле. Балачакнын ин кадерле, якты хэм мокатдэс бэйрэме – тэуге кат мэктэп бусагасын атлап кергэн кондер.

Мэктэп еллары!

Нинди гузэл коннэр!

Тупланганнар ана барысы да:

Укучынын кайгы-шатлыклары,

Яшь кызларнын йорэк сагышы…

Шау-гор килеп узган кичэлэр,

Яшьлэрнен шат, шаян жырлары,

Яшь кызларнын керсез хыяллары,

Жырлап уткэн мэктэп еллары.

Синдэ кала, барысы синдэ кала

Гузэл уку, мэктэп еллары.

Укучы.

 Эти-энием белэн житэклэшеп беренче мэртэбэ мэктэпкэ килдем. Нинди бэхетле, шатлыклы, эйтеп бетергесез куанычлы кон иде бу! Мэктэп бусагасын атлаганда шатлык, куаныч хислэре белэн беррэттэн, кунелемне ниндидер дулкынлану, курку хислэре дэ билэп алган иде. Курэсен, кечкенэ балага бу зур хэм таныш булмаган мэктэп чит булып тоелгандыр.

Жыр «Хэтерлим мин эле бугунгедэй».

 Укучы.

 Беренче укытучымнын назлы тавышын ишеткэч, ягымлы йозен кургэч, барлык курку хислэрем юкка чыкты. Тизрэк бу мавыктыргыч яна мэктэп доньясына кереп чумасым килэ башлады. Шушы бер курудэ ук уз иткэн, якын иткэн хэм яраткан кешебез – ин беренче укытучыбыз Халидэ апа Шамил кызы иде. Ул укытырга авырсынмады, сабый кунелебезгэ ачкыч таба белде, кин кунелле, гадел хэм искиткеч сабыр булды! Ул безнен белэн шатланды да, коенде дэ, конне тонгэ ялгап, безнен язмыш очен яшэде, намуслык, кешелэргэ карата шэфкатьле, мэрхэмэтле булырга ойрэтте. Рэхмэт сезгэ беренче укытучыбыз. Сузне Сезгэ бирэбез Халидэ апа.

1 нче укытучы чыгышы.

Укучы.

Хормэтле укытучыларыбыз! Мэктэптэ эшлэу дэверендэ тормышыгызда утэ жаваплы да, авыр да, кызыклы да коннэр санап бетергесез куп булгандыр. Сез купме кеше кунеленэ изгелек орлыклары, жуелмас эз хэм сукмак салгансыздыр. Карасан, буген дэ йозегездэ шул ук молаемлык, шул ук чибэрлек очкын чэчеп торган кузлэр.

Укучы.

Укытучы язгы кояш кебек,

Кунелемне назлап жылыта.

Авыр чакта ярдэм кулы суза,

Сабыр сузе белэн юата.

Белем сере белэн сукмаклардан

Ачтын мина юлнын яктысын.

Укытучым, жырларымда чагыла

Изге уйларымнын яктысы.

Нинди рэхмэтлэр дэ аз булыр кук,

Аз булыр кук телэгэн телэгебез.

Зур хормэтлэр белэн мон-жырыбыз

Булсын сезгэ безнен булэгебез.

Жыр «Ин гузэл кеше икэнсез».

Укучы.

 Кынгырау:  Беренче дэрес - беренче укытучым!

  Без узебезнен беренче укытучыбыз – Алсу апа, сезгэ эндэшэбез. Безнен туган мэктэбебезгэ мэхэббэтебез сездэн башланды.Сез безнен очен изгелек, дореслек, белем иясе булдыгыз. Без сезгэ чын кунелебездэн ышандык.

Укучы.

          Ишек тобендэ елмаеп

          Каршы алдын укытучым.

          Куркып кына килгэн идем

  Соенеп сезгэ чэчэк суздым.

Борчуда да, шатлыкта да

Безнен хэлгэ сез кердегез.

Яшэргэ дэрт, укуга коч,

Белем ачкычы бирдегез.

Рэхмэт сезгэ, рэхмэт сезгэ

Энидэй булдыгыз безгэ.

Гел тырыш, унган балалар

Укырга керсеннэр сезгэ.

Укытучым!

Тэуге укытучыбыз булып

Хэтердэ уелып калдыгыз.

Рэхмэт сезгэ, булэгебезне

Кабул итеп алыгыз.

Укучы.

Икенче дэрес - математика.

Жир йозендэ ин кызыгы шулдыр

11ел  буена математика укудыр.

Кем укымый, юлыбыздан китсен

Укыганнар «5» ле омет итсен.

Математиканы мэнге онытмабыз

Хэрчак хэтердэ аны сакларбыз.

Файдасы куп анын кешелэргэ,

Ярдэм итэ ул бик куп эшлэрдэ.

Укучы.

Сыйныф житэкчебез хэм математика укытучыбыз !

Рэхмэт сезгэ, безнен очен

Бик тэ нык тырыштыгыз.

Математик мэсьэлэлэр

Чишэргэ булыштыгыз.

Тормыштагы мэсьэлэлэр

Катлаулы булмасыннар!

Калган укучылар сезне

Яратып тынласыннар.

Дус хэм иптэш булдыгыз Сез,

Безне анлый белдегез Сез.

Шатлык коенечлэрне дэ

Уртаклашып килдегез Сез

Чэчэк тотып чыктым буген

Укытучым, каршына.

Алдыгызда баш иябез

Рэхмэт эйтеп барсына.

       

Укучы

         Мэктэптэ дэреслэр

         Тэртип белэн тезелэ.

         Математика бетугэ

         Физик культура керэ.

         Апрель ае житу белэн

         Стадионда кар бетэ.

         Кар бетугэ  Илшат  абый

         Круг буенча йогертэ.

         Сыбызгы тавышы белэн

         Китэбез чабып бергэ

         Йорэк тибэ, нидер чэнчи

         Утлар куренэ кузгэ.

         Тик шулай да туктамыйбыз,

         Йогерэбез максатка,

         Йогермибез, очабыз

         Дэрт бар чакта йорэктэ.

        Укытучым !

        Физкультура хэм ОБЖ дэреслэрен

        Котэ идек зарыгып,

        Сез дэ безне онытмагыз

        Искэ алыгыз сагынып.

Укучы

Директорга! Сез  оста житэкче,мэктэбебезнен унышлары сезнен турыдан –туры хезмэтегез  жимеше. Сез укытучылар белэн дэ,укучылар белэн дэ яхшы могамэлэдэ.

Йорэктэн ташып чыккан хислэребезне,

Рэхмэт сузлэребезне

Илира апа, Сезгэ житкерэбез.

Ботен класс белэн Суз бирэбез,

Ышаныгыз, мэктэп исеменэ

Бер тап тошмэс, менэ курерсез.

Ялгыш адым ясый калсак,

Кинэш сорап Сезгэ килербез.

. Еллар утеп, чэчкэ чал керсэ дэ

Сездэн кинэш сорап килербез.

Сез бит эле безгэ хаман апа,

Якын кинэшчебез диярбез.

Укучы

Алдагы дэрес -татар теле дэресе

         Татар теле, туган телем

         Ин яраткан уз телем.

         Уз телемдэ (ФИО)  апа

         Яратып бирде белем.          

         Дэреслэрдэ инша яздык,

         Мактап туган телне без.

         Мэктэп елы хатирэсе

         Булсын бу булэгебез.

         Татар теле укытучыбыз (ФИО)!

         Сез армый,талмый балаларга уз телебезнен матурлыгына, байлыгына мэхэббэт уятасыз.

Тиңләп булмый сезнең эшне башка

                                  Хезмәт белән:

Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.

Сезнең хезмәт айлык түгел, еллык түгел,

Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.

Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен,

Дистә еллар түгәсең син акыл көчең.

Рэхмэт сезгэ,рэхмэт чын кунелдэн

Безне балагыздай  кургэн очен.

Безнен хислэр белэн янып яшэп,

Кунеллэргэ шатлык биргэн очен.

Асыл хезмэтегез жимешлэре,

Жылытсын гел сезнен йорэкне

Кабул итегезче ,_________апа,

Чын йорэктэн чыккан телэкне. .

Укучы

Кон тэртибендэ - рус теле.

Кая барма урыс теле кирэк,

Без ул телне ныклап ойрэндек.

Дэреслэрдэ урыс телендэ без

Купме экият, шигырь сойлэдек.

Хэркемгэ дэ бирелмэгэндер ул

________  апа тосле укытучы.

Урыс телен ойрэнгэнбез икэн

Юкка тугел, юкка тугелдер.

________________!

Рэхмэт сезгэ! Спасибо!

Ике телле иттегез.        

         Хормэтебез билгесе дип

         Чэчэк кабул итегез.

         

        Укучы

        Тарих, тарих, тарих! Кынгырау тарихка дэшэ.

                Тарих, тарих, тарих дию белэн

        Куз алдыма _______абый  килэ,

Эйтэ кебек кузлэремэ карап,

Эйдэ уткэн параграфны сойлэ.

Сойлэ мина, син шул хакта

Нилэр язалар китапта.

Укып булса да килденме?

Сорыйсымны син белденме?

____________________!

Сезгэ булган хормэтебез

Мэнге калыр йорэктэ.

Чэчэк букетыбыз Сезгэ

Чын кунелдэн, булэккэ.

Укучы

Тэнэфес, тэнэфес

Ашханэгэ керэсез.

Тэнэфестэ бергэлэп без

Ашханэгэ керэбез.

Алинэ апа аш пешерэ

Аны барыбыз белэбез.

        Аш та тэмле, боткасы да,

Барысына да рэхмэт.

Тамак туйгач, дэреслэрдэ

Утырулары рэхэт.

        ______ апа белэн бергэ

Эшли ________ апа да.

Рэхмэтебезне житкерэбез

Чын кунелдэн ана да.

    Укучы

(Кынгырау шалтырый)

Биология дэресенэ

Чакырам сезне чынлап.

Яна дэресне анларсыз

Игътибар белэн тынлап.

Указка тотып кулларга

Картадан шэхэр табарга

Ойрэтэ ____апа, ______  апа.

Микробларны курергэ,

Саклана да белергэ

Ойрэтэ _____ апа, ______ апа.

Табигатьне анларга,

Жирне-суны сакларга

Ойрэтэлэр мэктэплэрдэ, мэктэплэрдэ.

Голлэрне устерергэ,

Гузэллекне курергэ

Ойрэтэ _____ апа, ________ апа.

_________ апа!        

Без телибез Сезгэ бэхет

Алгы тормыш танында.

География дэреслэрен балалар

Яратсыннар тагын да.

Укучы

Дисперсия, дифракция…

Ни турында суз бара?

Белэм дисэн бу турыда

Физикага кереп кара.

Рима апа  Рэсимовна.

Физиканы  укыта.

Анлар очен физиканы

Тик утыр,тавышланма.

Физика кызыклы фэн,

Кунел биреп укысан.

Анламыйча да калырсын

Авыз ачып утырсан.

Рима апа!

Физика фэнен укыта,

Ул бит математик  та.

Рима  апаны барыбыз

Хормэт итэбез шуна.

Укучы

Кынгырау жэмгыять белеме дэресенэ чакыра

_________ апа!

Жэмгыятьтэн укыттыгыз безне,

Дэреслэрдэ иллэр буйладык.

Ерак гасырларга барып килдек,

Гажэплэндек,колдек,уйладык.

Куп нэрсэгэ ойрэттегез безне,

Хэрчак яхшы кинэш бирдегез,

Якты,назлы карашыгыз белэн

Кунелебезне анлый белдегез.

Укучы

МХК га чакырып кынгырау шалтырый.

Лилия апа! Яратабыз сезне!

Апа диеп сагынып кайтырбыз.

Сез укыткан  МХК фэне аша

Мэдэниятнын серен ачарбыз.

Сезгэ изге телэклэр:

Бэхетле, сэламэт булыгыз.

Кайгы-хэсрэтсез утсен

Сезнен тормыш юлыгыз.

Тормышка аша курсен

Сезнен бар телэгегез.

Рэхмэтебезне анлата

Кечкенэ булэгебез.

Укучы

Инглиз теленэ звонок бирэм

Сонламыйча керегез.

Хэр жирдэ тогэллек кирэк

Шуны яхшы белегез.

От Канады до Тасмании

Сократится расстояние,

Если будешь ты знаком

С иностранным языком.

Инзилэ  апа ! 

Инглиз телен ойрэттегез безгэ,

Тумыштан сез гуя чит илдэн

Сездэн белем алган укучылар

Бик  ярата ,анлый бу телне.

Thank you very much, my  teacher!

Фэнк   ю   вери  мач, мау  тиче!

Рэхмэт сезгэ , Инзилэ  апа!

Укучы

Татар теле хэм эдэбияты ,жыр укытучысы _______ апа!

Очар кошлар кукне сагынгандай,

Ашкынасыз хэр кон мэктэпкэ,

Анлатасыз тормыш ,яшэу фэнен

Ойрэтэсез фэкать эдэпкэ.

Сез бэхетле, бала кунеленэ

Бэрэкэтле орлык сибэсез.

Шул кузлэрнен кайгы –шатлыкларын,

Хыялларын шундук курэсез.

Сез гади бер укытучы булып

Хезмэт итэсез буген тормышта.

Хэр укучыгыз- язылмаган роман,

Хэр дэресегез – маяк тормышта.

Укуч

Тэнэфеслэрдэ кирэкле ярдэмлек эзлэп китапханэчебез  _______  апа янына йогерэбез.Ул  хэрвакыт ярдэм кулын суза.

Китап сараенда эшли

Лилия апа - фея ул.

Китапларны  яратыгыз

Саклагыз сез дия ул.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Укучы

Хормэтле башлангыч сыйныф укытучылары  __________________________

Ак кәгазьдәй сабый күңеленә

Язмышларны башлап язасыз,

Өмет тулы күпме күзләргә сез

Яшәү чаткылары саласыз.

Балачакның сабыр Әнкәсе сез,

Безнең өчен янып яшисез.

Ходай сезгә озын гомер бирсен.

Рәхмәт сезгә, чып-чын Кеше сез!

Укучы

Хормэтле   бугенге кондэ лаеклы ялда булган  укытучыларыбыз- _______________

 Дэрескэ хэзерлэнми килгэн чаклар булгандыр,

Кузегезгэ чыкмаса да кунелегез тулгандыр.

Рэнжеткэн чаклар булгандыр,упкэлэгэн минутлар,

Бер дэ юкка,  уйламыйча кунел калдырган чаклар.

Онытылыр эле бар да ,онытылыр дидек.

Чонки сезне чын кунелдэн ярата идек.

Доньяда тик ике кеше: укытучы ,ана,

Ялгышларны оныта хэм кичерэ ала.

Укучы-

____________ апалар

Чиста тотасыз мэктэпне.

Буген сезгэ шигырь аша

Эйтэбез без рэхмэтне.

Эшлэрегез ун булсын.

Изге булсын юлыгыз.

Салкын судан сакланыгыз

Сызламасын кулыгыз.

Укучы

Армый-талмый ,жил- буран,янгырда  автобусны йортуче  ________ абый!

Сезгэ чиксез рэхмэтебезне  эйтэсебез килэ. Сезгэ нык сэламэтлек,сабырлык, озын гомер телибез!

Алып баручы

Кадерле балалар! Бугенге бэйрэмдэ ин-ин якын кешелэрегез - эти-энилэрегез дэ катнаша. Алар сезгэ тормыш булэк иткэн, сезне кадерлэп, тэрбиялэп устергэн. Алар сезнен саф йорэкле, акыллы, мэрхэмэтле, алтын куллы булып усуегезне тели.

Балалар, сез эти-энилэрегез алдында мэнге бурычлы. Аларнын ныклы терэге, таянычы булыгыз, ышанычларын аклагыз.

       Усеп житкэч, инде кеше булгач,

Эти-энилэрне ташлап китмэгез.

Ташлап китеп, картлык коннэрендэ

Сез аларны ятим итмэгез.

Сез китергэн кара кайгылардан

Алар берук яшьлэр тукмэсен.

Эти-эни туккэн куз яшьлэре

Каргыш булып сезгэ тошмэсен.

      Укучы

Эткэй - энкэй - минем пар канатым,

Сез булганга донья тугэрэк.

Инене-ингэ, жанны-жанга куеп,

Яшик эле, яшик бергэлэп.

Сезгэ саулык телим хэр адымда

Тигез бэхет телим хэрвакыт.

Мен рэхмэтлэр эйтеп чын йорэктэн,

Карыйм сезгэ соеп, яратып.

Эти-энилэргэ суз бирелэ.

Укучы

Хормэтле эти-энилэребез! Менэ без дэ усеп життек. Сез ботен кочегезне безне тэрбиялэугэ куйдыгыз. Шул ук вакытта талэпчэн дэ була белдегез. Сезне бугенге бэйрэм белэн тэбриклэп, сезгэ хэрчак нык сэламэтлек, кайгы-хэсрэтсез коннэр, бэхетле озын гомер, тормыштан ямь табып, авырлыкларга бирешмичэ, иминлектэ яшэвегезне телибез. Тормыш дулкыннары кая гына илтсэ дэ, хэрвакыт кунел турендэ булырсыз, йозегезгэ кызыллык китермэбез, ышаныгыз безгэ.

Алып баручы

Кадерле дуслар! Сезне тэбриклэргэ килгэн нэнилэргэ игътибар итегез эле. Моннан куп еллар элек сез узегез дэ шундыйлар идегез. Сез дэ шулай чыгарылыш сыйныф укучыларын озаттыгыз. Шушы урында, кулыгызга чэчэк бэйлэмнэре тоткан килеш, Инде куп мэртэбэлэр кабатлаган котлау сузлэрен эчтэн генэ кабатлап басып тордыгыз. Эйдэгез, 20…… нче елда мэктэпне тэмамлаячак нэни дусларыбызны тынлыйк эле.

1 нче класс укучылары чыгышы.

        1.Безгэ карагач,

Сезгэ бик кызыктыр.

Без нинди кечкенэ

Э сез нинди зур.

2.Чэчэк эзлэп йорим кырларда

Белмим сезне ничек зурларга.

Телэп сезгэ изге телэклэр,

Йолдыз булып яна йорэклэр.

3.Без укыдык бары «Элифба»ны,

Э сез инде томнар укыйсыз.

«Бар иде бит шундый чаклар»- диеп

Безгэ карап авыр сулыйсыз.

4.«Сезнен кебек чакта», - дигэн булып

Мыскыл иткэн булып сойлисез.

Без белэбез: сиздермэскэ телэп,

Бала чакны бездэн конлисез.

1.Эйдэ узышабыз, - диеп

Шаярткалап аласыз.

Беренче килуегезгэ,

Сабыйдай шатланасыз.

2.Бакчаларда сирень, шомырт

Купме чэчэклэрнен торлэре.

Сезне котэ торле юллар

Котэ, дуслар, тормыш урлэре.

3.Булсан да син нинди эштэ

Язын, жэен, козен, кышын.

Булыр берэу синен белэн,

Ул синен укытучын.

4.Самолетларда очсан да,

Тракторлар йортсэн дэ,

Мэктэплэр, йортлар салсан да,

Корычлар эретсэн дэ -

Синен хэрбер унышында

Анын да олеше бар.

Хэзерлэде чонки шуна

Сине укытучылар.

1.Синен эшен олеш булып керсен

Ил тудырган боек маяга.

Картайгачтын укенмэслек булсын,

«Гомер утте диеп заяга».

2.Юк сезнен ата нигезен

Корытырга хакыгыз.

Авылга кунака тугел

Яшэргэ дип кайтыгыз.

3.Менэ монда мэктэп бусагасы -

Юл башы ул алгы коннэргэ.

Безгэ эле шунда тукталырга,

Сезгэ инде ерак китэргэ

4.Сау булыгыз , апалар,

Сау булыгыз, абыйлар.

Сезнен арттан куып житэрбез без,

Тик салыгыз безгэ ак юллар.

Укучы

Нэни дустым, гади генэ кинэшем:

Кат-кат уйла хисапны,

Дорес чыгар шул чакны.

Уйла житез, уйла тиз,

Биш кат улчэ, бер кат кис.

Дэфтэрен чиста булсын,

Китабын колеп торсын.

Ачып жибэргэндэ син,

Узлегеннэн укылсын.

Укыгыз сез, эзлэнегез,

Хезмэт сою, яхшы уку -

Шул сезгэ телэгебез.

Укучы

Чэчэк тотып эле буген генэ

Килгэн кебек сина, мэктэбем.

Инде менэ сезгэ, укытучылар,

Сау булыгыз, диеп эйтэмен.

Монаймагыз эле, укытучылар,

Сагынышып сезгэ килербез.

Урау юллар узып, таулар кичеп,

Сезнен хэлегезне белербез.

       Укучы

Сонгы тапкыр чынлый бу кынгырау,

Сонгы тапкыр дэшэ дэрескэ.

Укытучым, синен алда буген

Сынау тотам сонгы дэрестэ.

Ел да шулай очар кошлар кебек

Озатып кала мэктэп - изге йорт.

Сабый чакны эзлэп без килербез,

Онытма син, мэктэп, безне кот.

Алып баручы-

Кадерле балалар!

Мэктэптэ сез белем алдыгыз,

Хэзер инде имтихан тотасыз.

Безнен йозне, мэктэпнен йозен

Ышанабыз, сез кызартмассыз,

Эшлэрегез хэрчак унай булсын,

Изге хислэр безнен йорэктэ.

Хэерле Юл сезгэ, укучылар -

Калабыз без шушы телэктэ.

Хэерле юл сезгэ!

Кынгырау тоткан укучы

Хушлашыйк без 11лэр,

Мин сездэн китэм.

Сезгэ мэктэптэ кынгырау

Чынламас бутэн.

Кадерле чыгарылыш класс укучылары!

Э хэзер мэктэптэ укыган еллар истэлеге булып сонгы кынгырау сезгэ янгырый.



Предварительный просмотр:

                                   Туган  телем- татар теле.

Максат:  балаларда Туган илгә , татар теленә , үз халкына мәхәббәт тәрбияләү;

Җиһазлау: Ι . Плакатлар :

  1. И туган тел ,и матур тел, әткәм- әнкәмнең теле.

                                                                                  Г. Тукай

2) Яшәсен халык әдәбияты! Яшәсен туган тел.

                                                                                  Г. Тукай

3) Тел- халыкның рухы ул. Телдә аның табигате,күңеле  һәм тормышы ,көнкүреше чагыла.

ΙΙ. Татар көйләренең магнитофон язмалары.

ΙΙΙ. Туган тел турында мәкальләр.

                     Әдәби кичәнең барышы :

Укытучы :Без – татарлар , туган телебез – татар теле.

       Татар теле... Тугач та иң газиз кешенең ишетә башлаган , күп гасырлык тарихы булган , Каюм Насыйрилар , Тукайлар нигез салган , 7 миллион халык сөйләшкән , дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән ,чит илләрдә дә өйрәнелә торган , бүгенге көндә җитлеккән , камилләшкән ,теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган , Моабитнең таш диварлары эчендә дә тынмыйча , аның калын стеналарын тишеп чыгып , бөтен дөньяга яңгыраган , утларга – суларга салсалар да ,чукындырсалар да , ассалар – киссәләр  дә исән калган ,иң – иң авыр кимсетүләргә дә  түзгән, сынмаган – сыгылмаган ,баш имәгән горур татар теле! Бүгенге кичәбезне сиңа багышлыйбыз.

      Кемнәр генә сиңа сокланмаган  һәм мактау җырламаган ? Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән  һәм үзенең уй- хисләрен башкаларга сөйләмәгән ?

1 нче бала:И минем җандай кадерлем,

                 И җылы , төре телем!

                 Кайгылар теле түгел син,

                 Шатлыгым теле бүген.

                 Тик синең ярдәмең белән мин ,

                 Тик синең сүзләрең белән

                 Уйларың йөрәккәемнең

                 Дөньяга әйтә беләм.  

Укытучы : Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан ,туган җир , ата – ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек , изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган  тел  дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз , иң якын кешесе – анасы өйрәтә , шул телдә аңа бишек җырларын җырлый , иркәли , юата. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый.

    “Туган тел” җыры ( Г . Тукай сүзләре , халык көе ) башкарыла.

Укытучы :  Әйе , мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукай үзенең туган теленә булган ихтирамын әнә шулай итеп биргән.

    Бөек әдип Тукай телне ярата белеп яраткан. Телне ул  тышкы ямь бирү чарасы , матур сүзләр җыелмасы итеп кенә карамаган , аны иң элек аралашу , аңлашу , тәрбия коралы итеп тә караган. Шуңа күрә дә телне халыкча итеп , “туган тел” , “матур тел” , “ әткәм- әнкәмнең теле” дип атаган.

2 нче бала :  Без татарлар

                      Без – татарлар!

                      Татар  исемен  без

                      Горур йөртә торган халык.

                      Без -  татарлар.

                      Шулай диеп белә

                           Безне бөтен дөнья илләре.

                      Без – татарлар!

                      Батыр  халык дигән

                      Зур даныбыз әле сүнмәде.

                      Без – татарлар!

                      Шушы исем белән

                      Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

   “ Ак каен” җыры ( З. Ярмәки сүзләре  , халык көе) башкарыла.

Укытучы  : Туган тел. һәркем   өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле , бернәрсә белән дә  алыштырылмый торган “әни” , “әти” , “әби” , “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган- үскән ил – җирнең якынлыгын , Ватанның газизлеген бер әүвәл туган тел ярдәмендә тойганбыз , Милләтебез сәнгать ияләренең матур – матур шигырьләрен ятлап әле дә куанабыз , рухланабыз.

3 нче бала : Н. Исәнбәт “ Өч матур сүз”.

4 нче бала :  Дөньяда иң–иң матур ил –

                      Ул минем туган илем.

                     Дөньяда иң–иң матур тел –

                     Ул минем туган телем

                    “ Балам”, - диеп туган телдә

                     Эндәшә миңа әткәм.

                   “ Әнкәем”, - дип әниемә

                    Мин туган телдә дәшәм.

     5 нче бала : Туган телемдә сөйләшеп

                     Яшим мин туган илдә.

                   “ Туган ил” дигән сүзне дә

                     Әйтәм мин туган телдә.

                     Иң изге хисләремне мин

                     Туган телдә аңлатам.

                    Шуңа күрә туган телне

                    Хөрмәтлим мин, яратам.

6 нчы бала :  Г. Гыйлманов “ Мин татар малае”

                  Чатнашып сөйләшәм

                  Үз ана телемдә.

                  Оялмыйм , курыкмыйм , -

                  Мин бит үз илемдә!

                  Башымда – чигүле ,

                  Каюлы түбәтәй.

                  Догалар укырга

                  Өйрәтә дәү әтәй.

                  Тәүфыйклы булырга

                  Кирәген  беләм мин.

                   Чын  татар  малае

                   Йөрәгем белән мин!

7 нче бала :   Ш. Галиев “ Туган тел”  шигыре

8 нче бала  :  Ф.Яруллин “ Анам теле” шигыре.

9 нчы бала :   Дибәҗә Каюмова “ И телем”

                    И телем ! Ничә гасырлар

                    Ирек даулаган телем.

                    Дөнья теле булмасаң да ,

                    Җиңгәннәр теле бүген.

                     И безнең санлы телебез.

                     И безнең  данлы юлдаш.

                     Нур сибәсең , җан өрәсең.

                     Син безнең якты кояш.

10 нчы бала :  Рафис Корбанов “ Туган  ил”

     “ Әткәм” , “ әнкәм”  сүзе белән

Ачылган телем минем!

Син бирдең миңа ышаныч

Кичкәндә белем илен.

Ата- бабамнар үткәнен

Белдем мин синең аша.

Башка телләрең эченә

Кердем мин  синең аша.

11 нче бала : Гөлзада Әхтәмова “ Туган телем”

 Татар теле – туган телем

Гасырларны кичкән тел ул ,

Давылларда өзелмичә ,

Төнбоектай үскән тел ул.

Татар теле мирас булып

Борынгыдан  калган  тел ул.

Байлыгына , муллыгына

Сокландыра  алган тел ул .

Татар теле җырлар аша

Уйлар чынга ашкан тел ул

Сөю тулы йөрәкләрне

Җан дусларга ачкан тел ул.

Татар теле - дөнья теле ,

Шундый камил, шундый матур.

Җирдә әле бик күпләрнең

Күңелләрен үзенә тартыр.

          Татар халык биюе.

Укытучы  : Ә хәзер мин сезне кечкенә  Марат белән таныштырасым килә. Игътибар итегез әле , ул ничек матур итеп ана телендә сөйләшә , хәтта әнисен дә өйрәтә.

Сәхнәләштерү  :  

Әнисе :   Әйдә инде, улым, тизрәк, садикка соңга калабыз.

Марат :  Хәзер әнием.

Әнисе  :  Тагын ни булды?

Марат :   Син дөрес  әйтмисең , әнием. Без бит садикка түгел , бакчага  соңга калабыз. Дөрес әйт , әнием.

Әнисе :   Әйдә, балам, әйдә, үскәнем, бакчага соңга калабыз.

Укытучы :  Укучылар , Марат әнисе белән ник килешмәгән?

Балалар :  Чөнки әнисе рус сүзе катнаштырып сөйләшкән.

Укытучы :  Әйе, укучылар, без кечкенәдән үк үз телебезне, саф татар телендә сөйләшергә тиешбез. Моны истән чыгармагыз.

    Җыр “ Кояш гомере”.

Укытучы  :  Укучылар , бүген  без  сезне  җәнлекләрнең дә үз ана телендә сөйләшүләре турында шигырь белән танышырбыз

 Ш. Галиев “ Рус казлары – га га га”

Русларда да бар казлар

Татарда  да бар казлар.

Рус казлары : га- га- га , ди

Татар казы : кыйгак  , ди.

 

Русларда да бар үрдәк,

Татарда  да бар үрдәк.

Русныкылар : кря – кря , ди ,

Татарныкы : бак – бак , ди.

Русларда да бар әтәч,

Татарда  да бар әтәч.

Русларныкы : кукареку!

Татарныкы : кикрикүк!

Русларда да бар маэмай ,

Татарда  да бар маэмай.

Рустагысы : гав , гав , ди.

Татарныкы :  һау , һау , ди.

Гав ,гавларга юлыксам мин ,

Русча гына эндәшәм.

һау, һауларны күргән чакта ,

Гел татарча сөйләшәм.

Укытучы : Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле кыйммәт тел.

 Укучылар  туган тел  һәм сүз турында  мәкальләр сөйлиләр.

  • Ананың балага биргән иң матур бүләге – тел.
  • Иң татлы тел – туган тел , анам сөйләп торган тел.
  • Тел- белемнең ачкычы , акылның баскычы.
  • Телләр белгән – илләр белгән.
  • Теле чибәрнең үзе чибәр.
  • Әдип башы – тел.
  • Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.
  • Сүзе яхшы булса , нурлана йөзе.
  • Миндә авыз бар диеп,

          Бертуктаусыз сөйләшмә.

       Җыр Г. Афзал “ Туган җиреңнән китмә”.

Укытучы : һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияты, тарихы , көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһеңлелеге өчен барыбызга да армый– талмый көрәшергә, эшләргә кирәк.

      Әдәби кичәне мондый шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә

Тел ачылгач әйтә алсаң “ Әни!” – дип,

Тел ачылгач әйтә алсаң “ Әти!” – дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылмас ,

Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта әйтә алсаң “ Әни!” – дип,

Соң минутта әйтә алсаң “Әти!” – дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылыр,

Туган телең әнә шул булыр.

     

     

                             



Предварительный просмотр:

Татарстанның халык шагыйре Ф.Яруллинның 70 яшенә багышланган

әдәби-музыкаль композиция

Тема. “Мәңге янарга”

Максат. 1) Укучыларны Ф.Яруллинның лирик шигырьләре һәм җырлары белән таныштыру, иҗатындагы яшәү дәртен, тормышка мәхәббәт хисен укучыларга җиткерү.

                2) Укучыларда җыр сәнгатенә, Ф.Яруллинның иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

                3) Укучыларның җырлау, сәхнә культурасын үстерү.

Җиһазлау. 1) Ф.Яруллин китапларыннан күргәзмә.

                          2) Компьютер презентациясе.

                          3) Плакатлар: “Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинга 70 яшь”, “Тирән дә син, ярсу да син, шигърият дигән елга”, “Шигырь – күңелнең хаҗы, шигырь – сәнгатьнең таҗы”, Ф.Яруллинның “Мин – халкымның баласы” дип исемләнгән афоризмнары.

                          4) Музыкаль үзәк, DVD- уйнаткыч, проектор, экран.

                          5) Портрет.

                          6) Рәсемнәр күргәзмәсе.

Материаллар . Ф.Яруллин. Сайланма әсәрләр. 5 томда, I , IV, V

томнар – Казан,  Татарстан китап нәшрияты, 2004 – 575 бит.

Кичәнең барышы

                   

             Укытучы. Тормышка мәхәббәт, яшәү көче, батырлык турында матур әдәбиятта күпме гүзәл әсәрләр иҗат ителә. Табигать кочагында яшәү, ил буйлап, дөнья буйлап сәяхәт итеп йөрү, кешеләр белән теләгәнчә аралашу – язучы өчен зур бәхет, әлбәттә. Әмма бәхетнең башка дәрәҗәдәгесе, бүтән үлчәмдәгесе дә бар әле. Ул – нинди генә хәлдә дә, нинди генә шартларда да олы җаныңны, рухи көчеңне, корычтай ихтыярыңны кешеләргә үрнәк итеп куя алу, үлем кочагыннын ычкынып, язмышны җиңә алу һәм халкыңа рухи көч бирерлек әсәрләр иҗат итү. Мондый бәхетне Тукай, Җәлил кичергән.

             Корыч ихтыярның мисалы рус әдәбиятында Николай Островский булса, татар әдәбияты, хаклы рәвештә, үзенең Фәнис Яруллины белән горурлана.

             Балачак – һәркемгә таныш булган мөстәкыйль бер дөнья ул. Аның үз шатлык-куанычлары, олыларга аңлатып булмый торган мәшәкать-борчулары бар. Ф.Яруллинның балачагы авыр елларга туры килсә дә, күңелле дә, кызыклы да үткән, аның да үз шатлык-борчулары булган. (Ф Яруллинның “Рәхмәт сиңа, замана” шигыре 1 укучы тарафыннан сөйләнә.)

      Җыр сөюче кадерле дуслар, “Әй рәхәт соң” җырын тыңлагыз. М.Имашев музыкасы.

     1 а.б. Язмышны  җиңгән егет, диләр Ф. Яруллин турында. Бу, чыннан да, шулай. Ватан алдындагы бурычын үтәргә армия хезмәтенә Ф.Яруллин да бара. Спорт күнегүләре вакытында турниктан егылып төшеп, аның умырткасы бик нык имгәнә, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала. Якты хыялларны хастаханәләр, дарулар, уколлардан торган тормыш алыштыра. Бер-бер артлы авыр операцияләр ясала. Ләкин яшьлек үзенекен итә: ул елап утырмый, хәле җиңеләйгәч, кулына каләм ала, ак кәгазьгә, күз яшьләре урынына, беренче хисләре тама. Шигырьләрендә кешеләрне ярату, дөньяга соклану, яшәргә омтылу ташып тора. 1964 нче елда басылган беренче китабы да юкка гына “Мин тормышны яратам” дип аталмый. Яшисе килү, дөньяның ямен күрсәтергә теләү хисе аның иҗатында асылташ булып җемелди.

     Ф.Яруллинның “Гомерләр бер генә” шигыренә М.Мухин көй  язган җыр яңгырый.  

     2 а.б. Тормышым – авыр арба,

     Йөгем гел артып бара.

     Арбам күптән туктар иде, –

     Мәхәббәт тартып бара.

     Әйе, мәхәббәт көч бирә, дәртләндерә шагыйрьне, югыйсә, үзе әйтмешли, дәрманы күптән ташлап качса да. Шул хис, мәхәббәт хисе генә тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга булыша аңа.

     “Мәхәббәт ялкыны” җырын тыңлагыз, Д.Хәйруллин көе.

     1 а.б. Әле ташый, әле чигенә –

     Диңгездә төрле халәт.

     Ташырга да, чигенергә дә

     Ярсулар була сәбәп.

     Тамырда – дулкын шуклыгы,

     Күкрәктә – диңгез шавы.

     Офыкта – өмет калачы,

     Алда – мәхәббәт тавы.

     “Чәчәк бураны”,  Н.Гарипов көе.

     2 а.б. Мәхәббәт – катлаулы мәсьәлә,

     Акыл йә көч җитми чишәргә.

     Йодрыгың белән тау ватасың

     Ялкынлы суларын эчәргә.

     Эчәсең – гел сусый барасың,

     Сусавың басылмый гомергә.

     Һәр тамчы, ялкынга әйләнеп,

     Тамырлар буенча йөгерә.

     Чишмәсе иренне көйдерә –

     Эчәсең, барыбер эчәсең.

     Никадәр эчсәң дә саекмый,

     Корымый мәхәббәт чишмәсе.

     Хөрмәтле дуслар, “Йолдызлар яңгыры” җырын тыңлагыз, О.Усманов көе.

     Ә хәзер О.Усмановның тагын бер җырын тыңлагыз, “Көттермә”,

     1 а.б. Сөю өчен, ахры, җыр кирәктер,

     Сөю юктыр, ахры, күкләрдә.

     Адәм белән Һава да бит әнә

     Оҗмахлардан җиргә төшерелгән

     Сөеп-сөелеп гомер итәргә.

     “Яратып бер кара әле” җыры.  Р.Фәттахов көе.

     Ә хәзер “Сиреньнәр” җырын тыңлагыз, Н.Зарипова музыкасы.

     Ф.Яруллинның күп кенә шигырен композитор Р.Гатауллин да көйгә салган. “Әйттең миңа” җыры  башкарыла.

     2 а.б. Яшермә син күзләреңне,

     Яшермә, кыю кара.

     Синең карашыңнан җанга

     Җылылык тулып кала.

     Популяр композитор Ч.Зиннәтуллина җыры яңгырый, “Яшермә син күзләреңне”

     1 а.б. Укытучы, Китап һәрчак бергә,

     Пар канаты кебек бер кошның.

     Белем, акыл баш булганда гына,

     Нигезе нык була тормышның.

     Укытучы! Ф.Яруллин өчен ул изге, бөек кеше. Гарипләнеп калгач, Ф.Яруллин укытучылар ярдәме белән урта белем ала, Казан дәүләт университетын тәмамлау бәхетенә ирешә. Шуңа да талант иясе мөгаллимнәренә гомере буе рәхмәтле.

     Укытучыларга багышланган “Иң гүзәл кеше икәнсез” шигыренә Ә.Хәйретдинов музыка язган.

     Композитор В.Әхмәтшин көйгә салган “Рәхмәт сезгә” җыры яңгырый.

     Укытучы. Бу дөньяның бик еш кына җае булмый,

     Боткаң булса, салыр өчен мае булмый.

     Йөгең тартып китәр өчен чараң булмый,

     Яр сөйгәндә,  сайлар өчен  акыл булмый,

     Акыл кергәч,  йөрәгеңдә ялкын булмый.

     Отам, отам, отам дисең – отып булмый,

     Бәхет кошын тотам дисең – тотып булмый.

     Кайчагында кулга кергән калҗаны да

     Тешләп кенә карыйсың, ә йотып булмый.

     Югалтасың табам, табам, табам, диеп,

     Ымсынасың кабам, кабам, кабам, диеп.

     Сүреләсең һәм сүнәсең, үз-үзеңне

     Алдый-алдый әле һаман янам диеп.

     Сезнең игътибарыгызга  Р.Мифтахов көй язган җыр яңгырый. “Кара миләш”.

     2 а.б. Үзенең иҗаты белән яшь күңелләргә игелеклелек, мәрхәмәт, тырышлык орлыклары сала Ф.Яруллин. “Мондый хис, мондый көч кайдан килә?” – дип аптырыйсың. Шуңа җавап эзләп, яңа әсәрләрен укыйсың һәм соравыңа җавап табасың. Кешеләрне ярату хисе аңа бетмәс көч бирә икән бит!

     “Каерса да язмыш минем канатымны,

      Ала алмас кешеләрне яратуны...” – дип яза шагыйрь.

      Сәхнәдә – композитор    Р.Тимербаев көй язган “Кадерен белгәннәргә” җыры.     

      Укытучы. Хөкүмәтебез фидакарь язучының туган халкына булган хезмәтләрен югары бәяләде. Әдип 1978 нче елда – Муса Җәлил исемендәге, 1995 нче елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. 2001 нче елда аңа “Татарстанның халык шагыйре” дигән мактаулы исем бирелде. 2008 нче елда, 70 яшьлеге уңаеннан, Ф.Яруллин “Татарстан хөкүмәте каршындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнде. Ә иң зур бүләк – укучы мәхәббәте. Шушы мәхәббәт әдипкә бүген дә яңа иҗади үрләр яуларга ярдәм итә.

      И.Закировның  Ф.Яруллин сүзләренә язылган җыры яңгырый, “Бар ул син эзләгән кеше”.

     Кичәбезне “Мәңге янарга” җыры белән тәмамлыйбыз, Р.Гатауллин музыкасы, Ф.Яруллин сүзләре.

     

     

        



Предварительный просмотр:

И туган тел, и туган ил…

     Мон агыла ...... “Әллүки” җыры яңгырый. Укучылар  сәхнәгә чыгып тезеләләр.

 

     Алсу. Исәнмесез, хәерле көн, кадерле милләттәшләр: хөрмәтле кунаклар, туган телебез сагында торучы фидакарь укытучыларыбыз! (  Татар теле укытучысы турында шигырь сөйли)

     1 укучы. Халкым теле миңа – хаклык теле,

                    Аннан башка минем телем юк.

                    Илен сөймәс генә телен сөймәс,

                    Иле юкның гына теле юк.

     2 укучы. Безнең туган телебез – татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул.

                  И минем җандай кадерлем,

                  И җылы, тере телем!

                  Кайгылар теле түгел син,

                  Шатлыгым теле бүген.

                  Тик синең ярдәм белән мин,

                  Тик синең сүзләр белән

                  Уйларын йөрәккәемнең

                 Дөньяга әйтә беләм.

               

     3 укучы. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Туган йортыбызның, туган авылыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, тапкыр, җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләребезне, моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез.

     

     Алсу.    Без - татарлар!

Татар исемен без

Горур йөртә торган бер халык.

Без - татарлар!

Татар исемен без

Иң-иң озак йөрткән бер халык.

Без - татарлар!

Шулай диеп белә

Безне бөтен дөнья илләре

Без-татарлар!

Батыр халык дигән

Зур даныбыз эле сүнмәде.

Без — татарлар!

Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

Без — татарлар!

Яшибез без җирдә

Бар халыклар белән берләшеп.

Без — татарлар

Бик күп татарларның

Барын бергә җыйган татарлар.

Без — татарлар!

Я, әйтегез, җирдә бездән көчле,

Бездән эшчән нинди татар бар?

                   

        4 укучы. Мин татармын,

Ә сез уйлыйсыздыр:

Исем алыштыру бик җайлы.

Тик мин әле, Болгарымнан башка,

Арча бүләк иткән Тукайлы.

Мин татармын... безне бүлгәләргә

Үз дигәнчә һәр чор маташты.

Тик мин әле, Болгарымнан башка,

Тамбов бүләк иткән Такташлы.

Мин татармын... Бернинди көч миннән

Йолкып ала алмас бу уйны.

Мин бит әле, Болгарымнан башка,

Пенза бүләк иткән Кутуйлы.

Мин татармын... Әйе, миңа җиңел түгел,

Бары үзем беләм хәлемне.

Тик мин әле, Болгарымнан башка,

Оренбург биргән Җәлилле.

Һәммәсеннән бер кул селтәү белән

Җиңел генә азат булсаммы.

Мин бит әле, тимер “Урал” койган

Себер сыендырган Туфанлы.

                   

     5 укучы. Бу бөек шәхесләребез турында уйлыйбыз да: “Алар каян көч алган?” – дип куябыз. Ул көч – халыкта, туган җирдә, туган телдә... Ул көч – халык көйләрендә, халык моңнарында.

Татар җыры ерак тарихлардан

Алып килә халык хәтерен.

Оялчан ул, моңлы, ягымлы ул,

Үзе салмак, үзе әкрен.

    Иң җылы хисләр, иң матур тойгылар татар җырлары, татар моңнары аша безнең күңелләребезгә үтеп керә.

    Татар халык җыры башкарыла.”Туган ил”

    6 укучы. Галимнәребез, язучыларыбыз татар теле турында нинди матур сүзләр әйткәннәр! “Берәр кеше башка телне өйрәнмәкче булса, башта үз телен белсен,” – дигән К.Насыйри.

     7 укучы. “Туган оясыннан аерылган кош

                      Канатына мәңге ял тапмый.

                      Туган телен яратмаган кеше

                      Башкаларның телен яратмый”, - дип язды Әхмәт Ерикәй.

     8 укучы. “Кил, өйрән, и туган,бер башка телне,

Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.

Катыштырма валәкин телгә телне,

Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер”, - дип кисәтте Дәрдемәнд.

     9 укучы. Дәрдемәнд фикерен Р.Фәйзуллин “Туган тел турында бер шигырь”ендә болай дәвам итте:

И кардәшем! Бер хаҗәтсез кайчак

Телне шундый бозып сөйлисең!

Ил колагын хурлап, халкыңның

Рухын рәнҗетәмен димисең.

Мескенләнмә, бакый гомер килгән

Тел байлыгын итмә кадерсез.

Бер уйласаң, илаһи бит, изге —

Кеше әйткән аваз, һәрбер сүз!

Иренмә син, туган, туган телнең

Асыл байлыкларын ачарга.

Без ваемсыз булсак, чит-ят сүзләр

Хәзинәңне әзер басарга!

Күп телләрне белү — яхшы шөгыль,

Туган телең үги калмаса.

Җаның салып әйткән әткәң сүзен

Синең аша балаң аңласа.

Киләчәкнең башы — бүгенгедә.

Нинди шатлык картлык көнеңдә,

Оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә,

Матур итеп туган телеңдә!

     10 укучы. “…халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән”, - дигән Г.Бәширов.

     11 укучы. Наҗар Нәҗминең “Татар теле” шигыре яңгырый.

Туган җирең  – Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Ак алъяпкыч бәйләсәләр,

Өзелеп тора кызлар биле.

Кызлар кебек шат чырайлы.

Ачык йөзле татар теле.

Халык кебек уңган да син,

Хезмәттә син көне-төне.

Ир-егетләреңдәй дәртле,

Гайрәтле син, татар теле.

Фәннән сине аерса да

Гасырларның афәт җиле,

Аксакалларыңдай олпат.

Акыллы син, татар теле.

Ассалар да, киссәләр дә.

Үлмәдең син, калдың тере.

Чукындырган чагыңда да

Чукынмадың, татар теле.

Яндың да син, туңдың да син.

Нишләтмәде язмыш сине,

Дөньяда күп нәрсә күрдең,

Әй, мөкатдәс Тукай теле.

Төрмәләргә дә яптылар

Җәлил белән бергә сине.

Төрмәләрдә дә килмешәк

Булмадың син, татар теле.

Зинданнарны ярып чыктың,

Ялкынланып чыктың кире,

Хәтта фашист тегермәне

Тарта алмады анда сине,

Әй син, батыр татар теле!

Кабатланмас үткәннәрең –

Гасырларның яман чире.

Кабатлар сине гасырлар,

Татар теле, дуслык теле.

     12 укучы. Бик борынгы дәверләрдән, Болгар чорыннан ук татар халкы белемгә омтылган. Халкыбыз бик мәгърифәтле булган. Ә бит күп еллар буена татар халкы надан булган дигән фикер тудырдылар. Юк, татар халкының мең елдан артык вакыт белән исәпләнгән язуы, бай әдәби мирасы да бар. Һәр татар өендә китап изге бер нәрсә итеп саналган. Татарда китапсыз өй булмаган. Ә татар мәдрәсәләре халык күңеленә нур сибүче, аны агартучы, дөрес юлга юнәлтүче уку йортлары булганнар. Русларның 3000 кешесенә бер школа туры килсә, татарларда 100 кешегә бер мәдрәсә булган.      

     13 укучы. Зөлфәтнең “Туган тел турында” шигыре сөйләнә.

Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: “Әни!”дип,

Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: “Әти!”дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: “Әни!”дип,

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: “Әти!”дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылыр –

Туган телең әнә шул булыр!

     14 укучы. Шагыйрь Зөлфәт белеп кисәтә. Әйе, без туган телебезне күз карасыдай сакларга, аңа турылыклы булып, үз телебезне бозмыйча, саф татар телендә сөйләшергә тиешбез. Моны истән чыгармаска кирәк. Телебезне сакласак, халкыбыз да яшәр, Татарстаныбыз да чәчәк атар.

     15 укучы. Телебезне, күңел гөле итеп,

                       Саф көенчә саклыйк гомергә.

                       Рухи дөньяң булсын халкың моңы

                       Илең йөрсен уйда гел бергә.

     16 укучы.  Төп нигезем минем, Татарстан,

                       Синең язмыш – безнең гомерләр.

                       Төп нигезем, аерма син мине

                       Әткәм-әнкәм биргән телемнән.

     17 укучы. Идел ярларына нурлар сибеп,

                      Матур булып ата бездә таң.

                      Таң шикелле якты Туган илем,

                      Бәхет биргән җирем Татарстан!

     18 укучы. Татарстан дигән Ватаным бар,

                       Татар дигән халкым бар минем.

                       Мин халкыма үткәннәрдән түгел,

                       Киләчәктән урын барлыймын.

   

     19 укучы. Сибгат Хәкимнең “Бер горурлык хисе” шигыре сөйләнә.

     Алсу.

Бергәләп җырлыйк туган тел җырын

Кечкенә чакта җырлаган кебек, Һавада кояш, җирдә - туган тел Булмаса әгәр - зураймас идек. Сөенеп җырлыйк туган тел җырын Онытканнарның бәгырен телеп,

Мин бит татар баласы, диеп,

Кешеләр һәрчак торсыннар белеп. Җырлаган әнкәм, дөньядан балам Китмәсен, диеп, үземнән элек...

И туган телем, сиңа да шундый

Изге теләкләр тели мәңгелек.

   "Туган тел" җыры яңгырый.



Предварительный просмотр:


Туган телем-татар теле

(эдэби-музыкаль чара)

Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм килгән кунаклар! "Туган телем-татар теле” дигән кичәбезне ачык дип белдерәбез.

Алып баручы: Татар теле... Тугач та газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле!

Алып баручы: Дөньяда иң-иң матур ил

                           Ул минем туган илем!

                           Дөньяда иң-иң матур тел

                           Ул минем туган телем!

Алып баручы: Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу, чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”,”әти”,”әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез.

Алып баручы: Туган оясыннан аерылган кош

                           Канатына мәңге ял тапмый.

                          Туган телен яратмаган кеше

                           Башкаларның телен яратмый.

Алып баручы:  Безнең туган телебез һәм әдәбиятыбызның нигез тоткасы булган шагыйрьләребез һәм язучыларыбыз кемнәр соң алар?

Алып баручы:Алда санап үтелгән шәхесләр арасында безнең өчен иң якыны һәм бөек шагыйрь- Габдулла Тукай.

Алып баручы: Әйдә, Тукай, безнең белән бергә

                           Син дә шатлан, халкың шатлана.

                           Дәртле җырлар, моңлы көйләр яңгырый,

                           Бүген бездә бәйрәм, тантана!

Алып баручы: Төрле-төрле исем йөртсәк тә без,

Төрле-төрле җирдә яшәсәк тә.

Тик бер генә туган телебез,

Тик бер генә туган илебез!

Алып баручы: Җыр булырлык сүзләр биргән

Матур телем, туган телем,

Рәхмәт сиңа! Туган телем-киңдер

Сиңа күңел түрем.

Халыкларга хөрлек биргән Туган илем

Сине җырлап, итәгеңә башым идем.

Җырла диеп бирде миңа туган илем

Тукай телен, Такташ телен, Җәлил телен.

Алыпбаручы: Күзләремне ачты минем,

                          Иркәләде үз телем.

                         Үз телем яктыртты юлны,

                         Үз телем бирде белем.

Алып баручы:Без- татарлар!

Татар исемен без

Горур йөртә торган бер халык.

Без-татарлар!

Шулай диеп белә

Безне бөтен дөнья, бар халык!

Алыпбаручы: Һәр халыкның үз туган теле, аның мәдәнияте, тарихы бар. Һәркем үз туган телен яратырга, хөрмәт итәргә һәм аның белән горурланырга тиеш!



Предварительный просмотр:

Туган телем – иркә бөрем.

                                  Телләр бакчасында

                                        Иң күркәм, газиз гөлем.

( 21 февраль- туган телләр көненә тагышлап үткәрелгән чара)

Максат: Туган телгә карата хөрмәт, ихтирам тәрбияләү

Бурычлар: Туган телнең матурлыгын күрсәтү

                     Телгә карата горурлык хисе тәрбияләү.

«Исәнмесез» ,- диде берәү килеп

Читтә йөргән чакта каңгырап,

Гүя шулчак баскан җирләреннән

кайнар чишмә чыкты ургылып.

Бары бер сүз: «Исәнмесез»,- диде

Күпме моң ишетте колагым.

Атам-анам теле, туган телнең

Газизлеген шунда аңладым.

-Исәнмесез хөрмәтле кунаклар, укытучылар hәм укучылар

Җыр булырлык матур сүзләр биргән

Матур телем. Туган телем.

рәхмәт сиңа, Туган телем

Киңдер сиңа күңел түрем.

 Нәкый ага Исәнбәтнең халыктан язып алган бер тәгъбире бар.

Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар.

Белгәннәр чумып алыр

Белмәгән коры калыр.

-   hәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф- гадәтләре, үз теле. Бик кдерле, бик газиз, әни кебек якын булганга аңа безнең халык ана теле, туган тел  дип исем кушкан. Ана hәм туган тел ! Мәңге аерылгысыз , изге төшенчәләр.  Кешегә нәселенең , халкының асыл гадәт, сыйфатларын да иң әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә.

«Ана теле» М. Гафури шигыре сөйләнә

   Туган тел– дөньяны танып белү, өйрәнү- төшенү өчен тылсымлы алтын ачкыч, могҗизалы асыл корал- үзара аралашу- аңлашу коралы ул.

 Адәм баласының иң изге , иң даhи хисләренең берсе - туган телгә гамьле, хөрмәте булу, төбәгең, шәҗәрәңне белүдер.

Әдәбиятыбызның әнкәсе- гомер- гомергә шигърият. Телебезне шигырьдән бака күз алдына да китереп булмый бит.

«Туган телемә» Р. Миңнуллин шигыре .

  Бүгенге заманда телгә кагылышлы нинди генә законнар чыкса да, иң отышлысы- шәхси үрнәк!  Миемчә, тел тәрбиясендә ул- нигез ташы. Туган телгә өйрәтүдә әни кешенең үзенә аерым җаваплы урыны барлыгын искәртеп үтү  дә зарур. «Тел- ананың  балага иң зур бүләге.»

   Мәгълүм ки , татар теле- ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөньяда халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе.

     Кызганычка каршы,   без туган тел, сүз кадере беткән заманда яшибез. Бу вакытта менә Туган тел көне  кебек бәйрәмнәр дә бик мөhим.

Быел Г. Тукайның әлеге шигырь язылуына да 100 ел тулды. Бер гасыр инде ул телләрдән төшмичә укыла, ничә буын әлеге искиткеч гүзәл үрнәк тәэсирендә тәрбияләнә hәм киләчәктә дә тәрбияләнер. Гомумән алганда, безнең бөтен әдәбиятыбыз гына түгел , милли сәнгатебезнең төрле жанрлары да Г. Тукай исеменә барып тоташа.

   « Туган тел» җыры башкарыла

   Туган телгә багышланган әлеге чарада сүз телгә, сүзгә карата , hәркайсыбыздагы гамьсезлектән арыну хакында барыр.

    Милләтнең киләчәге – бүгенге яшь буын. Ә милләт телдән башка милләт була алмый. Бар өмет яшьләрдә.

Арттырмыйм да , киметмим дә , шуны бел-

Татар теле- әнҗе, мәрҗән тулы тел.

Моңлы тел ул, нурлы тел ул- Туган тел-

Баш очымда кояш булып тора гел!

«Минем җандай кадерлем…» Х. Туфан шигыре сөйләнә

  Күңел байлыгы җанга  телебез аша туплана. Безнең телебез- бик моңлы тел. Борынгы татар халык җырларын тыңлаганда , моң безнең күңелләребезне айкап, тирән уйларга, кичерешләргә сала. Шул моң халыкның күңел кылларына кагыла да үткәннәрне бүгенге белән тоташтыра.

Безнең телебез, меңәрләгән ишләре күк, алда әйткәнемчә, моңлы тел ул.

Үзенә җай, үзенә ятыш, аның көе: «Сак- Соклары», «Рамайлары», «Сарманнары», «Гөлжамалы», «Гөлҗамалы» hәм «Әллүки»е.

     Минемчә, өйрәнү hич мөмкин түгел ана телен, ул фәкать ана сөте белән керә, каныңа сеңә, җаныңны миhербанлы- шәфкатьле итә. Үзенең ана телен әйбәт белгән зат кына башка телләрне дә өйрәнергә-белергә сәләтле.hәм киресенчә, үзенең ана телен юньләп белмәгән кеше, үз теленә мәхәббәте булмаган, аңарга кимсетеп караган , үз халкының әдәбиятын укымаган, мәдәниятеннән йөз чөергән бәндә икенче телне дәяхшы белмәячәк.hәрхәлдә әлеге телнең бөтен нечкәлекләрен үзләштерә алмаячак. Моңа  минем иманым камил.  

«Туган тел» З Насыйбуллин шигыре сөйләнә

      Туган телебезнең нәфислеген саклау өчен , мөгаен, иң әүвәл аның гаять үзенчәлекле, бәллүр шикелле уалырга гына торуын чынлап торып аңларга, маңгай күзе белән генә түгел, күңел күзе белән дә күрә белергә кирәктер. Шунсыз аның башка телләрдән аермасын да барча байлыгын да, яңгырашын да аңлап булмый.

«Туган тел» Г. Гыйльман шигыре сөйләнә

Галимнәр хәзерге вакытта дөньяда якынча 6800 тел бар, дип әйтә. Татар телендә 15 миллионнан артык кеше сөйләшә. Лингвистлар иң авыр телләр  арасына Миннесота штаты индеецлары телен кертә. Анда 6 меңгә якын фигыль формасы бар. Ә дагыстандагы табасаран телендә 44 килеш бар.

    Иң җиңел тел – гавай теле. Анда быры тик 6 тартык hәм 5 сузык бар.

 Иң әдәпле тел- Гренландиядәге эскимос – инуит теле. Анда сүгенү сүзләре түгел, үпкәләтерлек сүз дә юк.

    Инглизләр туган телләрен 8 ел өйрәнә, испаннар – бары тик 2-3 ел. Иң авыры японнарга – урта мәктәпне бетергәннән соң да телләрен өйрәнүләрен дәвам итәләр.

«Туган телгә мәдхия» Л. Шагыйрьҗан шигыре сөйләнә

   ЮНЕСКО мәгълүматы буенча, 100 мең сөйләшкән телнең генә буыннан буынга күчү ихтималы бар. Киләчәктә телләрнең яртысы юкка чыгарга мөмкин дип фараз ителә.

    Иң зур куркыныч Америка, Канада, Австралия hәм Россия телләренә яный. Бу дәүләттәге балаларның 80% ата- бабаларының телен белми.

   Якын арада Себердәге удэге теле, Аляскада эйак hәм арикапу телләре юкка чыгачак. Хәзер ул телләрдә 100,6 hәм 1 кеше сөйләшә.

   Туган телендә 30% азрак бала сөйләшкән очракта да тел юкка чыгу чигенә барып җиткән дип кабул ителгән.  

«Туган тел ул» З. Насыйбуллин  шигыре сөйләнә

-Телнең төп материалы – сүз. Бу турыда бөек рус язучысы Толстой болай дигән «Сүз- бөек нәрсә ул. Бөек , чөнки сүз белән кешеләрне берләштерергә дә, сүз белән аларны аерырга да мөмкин. …»

Өтек, алама сүзләрдән котылып, җырлы- биюле, көйле- моңлы, җанга ягымлы телдә сөйләшергә иде.

«Сүзләр» М. Галиев шигыре сөйләнә

              Әйе, теле барның – юлы бар. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр!

   Газиз туган телебез– татар телен кадерлик, яклыйк, саклыйк, чарлыйк, сөеп үстерик. Туган теле барның – милли юлы бар, милли йөзе бар, шәхес буларак үзе бар, кеше буларак абруе, кадер- бәясе, хөрмәте бар.

«Татар телем- төрки тел» Г. Саттар- Муллиле шигыре сөйләнә

«Татар телем» В. Агапов җыры башкарыла.

Телнең матурлыгы, сыгылмалыгы, моңлылыгы композиторлар, шагыйрьләр өчен генә түгел, ул барыбыз өчен дә кирәк. Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур эшләргә омтыла.

  Телнең нечкәлекләрен белү өчен, аны hәркөн куллану кирәк.

«Туган тел» Х. Әюп шигыре сөйләнә

     Ф. Яруллин:«Тел- халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау кагылмасаң чыңламый»,- дип язган. Әйдәгез әле әнә шул кыңгырауны ешрак чыңлатыйк.

   

Туган тел ул .Бездән соң да

Яшәр өчен туган тел

Бүгенгедән киләчәккә

Дәшәр өчен туган тел.



Предварительный просмотр:

Туган авылым (эдэби-музыкаль кичэ)

Тема: Туган авылым- Рәтамак.

Максат  1. Экологик белеем һәм тәрбия бирү.

               2. Әхлак тәрбиясе бирү.

               3. Туган авылга мәхәббәт тәрбияләү, үткәнен өйрәнү.

               4. Авылдашларга хөрмәт тәрбияләү

               5. Эстетеик тәрбия бирү, сәнгатьле шигырь укырга өйрәтү.

               6. Яхшыны яманнан аерырга өйрәтү.

                                 План.

  1. Магнитофон тасмасы аша «Рә буйлары» җыр.
  2. Укытучының кереш сүзе.
  3. Җыр «Саумысыз, авылдашлар.

Саумыссыз авылдашлар.

Сезгә китерде язмышлар.

Чакырды таулар, чишмәләр,

Тургайлар һәм дә таллар.

Авылымны сагындым.

Күңелемдә сагыш бар

Саумысыз, саумысыз,

Саумысыз авылдашлар.

Гомеремнең тамырлары

Шушы җирдә, тирәндә.

Чәчәкле болыннар моңы

Назлап тора тирәмдә.

Чыгып китсәм, сау бул,- диеп

Ата- баба иленнән.

Бүгенгедәй сагынып кайтам

Ыруымның җиренә.

Саумысыз, авылдашлар,

Сезгә чакырды язмышлар.

Күз алдымда кайнап тора

Әнкәй пешергән ашлар.

Укытучы.

Авылдашың, дусың, танышыңны

«Исәнмасез» диеп каршыла.

Шушы сүздән кәеф күтәрелә,

Шушы сүздән ният яхшыра.

Исәнмесез, диеп сәләмлә син,

Түбәнсетмәс сине илтифат.

Шушы сүздә- йөзләр яктылыгы.

Шушы сүздә- ният яхшылыгы,

Шушы сүздә җанга мең шифа.

   Саумысыз, кунаклар. Без бәйрәм- дәрескә җыелдык. Соңгы вакытта без авылыбыз тарихын өйрәнү буенча күп кенә эш башкардык: музейны карадык, авлдашлар алдында йортларда концерт күрсәттек һ.б.

  1. Авыл тарихы альбомын төзүдә Ханбеков Хөрмәт һәм  Флүрә күп көч салдылар. Альбом барлык коллектив белән җыйган материал буенча төзелде. Күп кешеләр белән очрашып, күрешеп, сөйләшеп материал тупланды. (  Альбомны барысы да карый).
  2. Күмәк җыр. Безнең Рәтамак авылы.

   Безнең Рәтамак авылы

Ямьле Ык буйларында

Ямьле Рә буйларында

Агым су кырларында.

Матур аның таулары.

Болыннары, тугайлары,

Болыннары, тугайлары,

Чайкала бодайлары.

Шул кырларда тырышып,

Халкым эшли бердәм булып,

Халкым эшли бердәм булып,

Ял итә күмәк булып.

  1. Хезмәт һәм сугыш ветераны Гөмәр Ахунянович Шакиров чыгышы.  Сугыш вакыты, сугыштан соңгы елларның авыр язмышы турында сөйләде.
  2. Җыр «Рә таңнары ».

Рә моңнарын отып сайрый

Чут, чут сандугач.

Шул моңнарны җырга салдым,

Өзелеп сагынгач.

Куш. Офыкларда нурлар яна,

Сандугачлар канат кага,

Сылу кызлар суга бара

Рәдә таң тугач.

Айлы кичтә баллар тама

Рә талларыннан,

Нур үрелә Рә кызының

Толымнарыннан.

Куш. Рәдә сулар ярсып ага,

Яшьлегебез канат кага,

Чәчәкләре назлап бага

Болыннарында.

8. Туган авыл турында укытучы чыгарган шигырь юллары.

Укытучы.

Рә буйларында уйнап үстем,

Хәбиендә кердем су.

Каенлыкта җиләк җыйдым,

Кара ярда бөрлегән.

Читкә киттем.

Ләкин торалмадым.

Кире кайттым өзелеп сагынгач.

Һәм әле дә йөрәк дулкынлана

Рә ярларына кагылгач.

Рә буйлары, Рә буйлары

Рә буйлары әрәмә.

Шул әрәмә эчләрендә

Бөрлегәннәр карала.

Минем әти печән чаба

Рә буйларын тутырып,

Арыгачтын ял итә ул

Яр буена утырып.

Рә Ыкка кушыла

Рәтамакның янында.

Рәхәтләнеп кызынабыз

Ятып шулар ярына.

Каен, нарат утыртканнар

Рәтамакның тавына

Кыш җиткәчтен, чаңгы тагып.

Китәм урман ягына.

Безнең авыл уртасыннан

Сүлле ага җай гына

Язын, көзен, җәен, кышын

Яр буйлары шау гына.

Май аеның ямьле иртәсе,

Сызылып кына җәйге таң ата.

Кояш сибә җылы нурларын

Рә халкын назлап уята.

Бөтен җирдә тормыш җыры кайный,

Кошлар суза моңлы көйләрен.

Менә монда тракторлар гөрли,

Ә тегендә гармун моңнары

9. Җыр. «Уйна гармун» 

10. «Рә такмаклары». (Җырлы бию).

Апрель җитми, агып бетми

Сүлле суы бозлары

Су сорасаң кымыз бирә

Рәтамакның кызлары.

Әйдер генәем дә

Бәйдер генәем.

Таш ташыйлар, ком ташыйлар

Машина юлларына.

Чәбәкәйләп утырыгыз

Егет һәм кызларына.

Ач тәрәзәң, күтәр пәрдәң

Җиләктән кайтып киләм.

Ерак җирне якын итеп

Безгә кунакка килгән.

Рәтамакның урамыннан

Атлар белән үтәек.

Онытмаек, дускайларым.

Бергә Гомер итәек.

11. Укытучы сүзе.

Туган ягыбыз табигате искиткеч гүзәл. Шигырьләрдә без шуны күрсәтергә тырыштык. Шушы матурлык көннән көн тоныклана. Беренчедән борынгы исемнәр югала. Озынкырла, Кыскакул, Кызлар каенлыгы, Ишкул, Елга башы һ.б. Исемнәр генә түгел күп урыннар безнең күз алдында югала бара, үзгәрә. Ишкулның исеме генә калды, Рә кабагы ялангачланды һ.б. Дарулы чишмә. Боларны күреп җан әрни.

   Ә менә чишмәләргә килгәндә, чынлап та уйланыр урын бар. Тирә- як авыллар, чишмәләр күз карасы кебек  саклана. Ә бездә зур чишмәбезнең суы елдан ел кими. Анда вак чишмәләр тезелеп киткән идее, күбесе юк .

Х.Фәрхи җыры. Әлдермешкә кайтам әле.

Киләчәктә водопровод яраксызланса нишләргә кала ? Мондый проблемалар Җир шарында күп- күп урыннарда чишмә суын шешәләргә тутырып саталар, водовозлар белән китереп тараталар. Азон Катламы тишелә, пычраклык, күп урыннарда свалкалар, полиэтелин капчык һәм шешәләр 100әр ел черими, яндырсаң агу тарала. Җир шарын пычраклык һәм наданлык һәлак итәргә мөмкин. Яшьләр берләшеп протест белдерәләр һ.б. Барның кадерен белик, чишмәләребезне саклыйк. Кеше табигатьнең бер өлеше. Табигатьне  саклау, ул үзебезне яклау.

Җыр. Рә буйлары.

Алмагачның ак чәчкәсе

Рә суына ишелә

Чит җирләргә китәм, диеп

Сөйләгәнсең кешегә.

Эх, дусларым, Рә буйлары.

Рә буйлары киртәле.

Сагынырсың, саргаерсың

Чит җирләргә кит әле.

Рә буйлары томан, дисәм

Шомырт ак шәлен япкан.

Кеше сөйли, читкә киткәч

Онытыр, сөй-дип яттан.

Рә буйлары алан- алан,

Аланнарында Балан.

Нишлим инде, дустым китә,

Нишлим, ялгызым калам.

12. Шигырьләр.

Туган авылым, тугым минем

Нинди матур синең тугайларың.

Һәр көн иртән кояш белән торып

Сине мактап җырлый тургайларың.

Туган авылым, күңелем күрке минем.

Җырлап үстем синең кырларыңда.

Әллә ничек керә күңелләргә

Сабый чактан калган җырларыңда.

Тау башында ялгыз каен

Чугып тарый җилләргә

Тып- тып итеп энҗе кебек

Чыгы тама гөлләргә.

Сандугачкай сайрый башлый,

Дөньяны моңга күмеп.

Көтү чыга киң яланга

Кояш калыкканны күреп.

Безнең авыл гөлләр бакчасы

Чәчәк ата язын тугайлар..

Туган илгә байлык, ямь биреп

Тармакланып үсә  бодайлар.

Безнең авыл нурга күмелгән,

Балкп янып тора утлары.

Тәрәзәдән нурлар сибелә,

Әйтерсең  лә шәһәр утлары.

Авылның бар урманы.

Ни генә үсми анда.

Авылның бар кырлары,

Ни генә  юк кырларда.

Авылның бар чишмәсе

Инеше дә ни тора.

Яр башында малайлар

Балык тотып утыра.

Болынында чәчәкләр

Үзләре чыга шытып

Чәчәк арасында хетт,

Уйна күбәләк тотып.

Кич җиттеме , җәйләүдән,

Көтү кайта авылга.

Бөтен авыл көтүне

Чыга каршы алырга.

13. Җыр. Туган илебез. З. Хәбибуллин муз. Хәй Вәхит сүз.

Без бәхетле шат балалар.

Без кайгыны белмибез.

Эх, ямьле соң

Күңелле соң

Безнең туган илебез.

Болыннарда, бакчаларда

Уйнап- җырлап йөрибез.

Эх,  киң дә соң,

Иркен дә соң,

Безнең туган илебез.

Нурлар белән, гөлләр белән

Бизәлгән һәр көнебез.

Эх, зур да соң

Матур да соң,

Безнең туган илебез.

14. Авылыбыз кешеләре. Укытучы.

   Билгеле, һәр авыл кешеләре белән көчле. Безнең авылда да элек электән эшкә уңган, тырыш халык яшәгән. Сугыш чорларында ирләр фронта, хатын- кызлар тылда көнне- төнгә ялгап эшләгәннәр. Һәрберебезнең алар арасында якын кешесе булган. Аларны бүген тын калып искә алыйк.

Җыр. Солдатлар.

Озатып вокзаллар каршында

              үттеләр аналар.

Тузанлы юллардан үттеләр

Дөньяны күрмәгән солдатлар.

Балалар керделәр утларга,

Балалар сүз бирде тупларга.

Күпләре төренеп шенельгә

Калдылар еракта йокларга.

Торыгыз, балалар, торыгыз.

Ашыгыз суына табында.

Юк тормый, йоклыйлар солдатлар

Иделдә һәм Дунай ярында.

   Хәзерге вакытта Минневасик Абдуллин, Нурзия Багманова, Абдуллин Фәнилләр күренекле спортчылар. Мухаметзянов Әбүзәр, Насибуллин Рәсим, галимова Алия һ.б. турында сөйли.

15. Укытучының үзе язган шигыре.

Тукайга ияреп.

Тау башына салынгандыр безнең авыл.

Ике чишмә, якын безнең авылга ул.

Шул чишмәләр суын эчеп тәпи бастым.

Шул чишмәләр суын эчеп ишек ачтым.

Шул чишмәләр суы минем җанга шифа,

Шул чишмәләр суы минем тәнгә сихәт.

Кайда барсам, кайда торсам, нишләсәм дә

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

Шул чишмәләр яме, суы тәме,

Ул чишмәләр юлы- әнкәй юлы.

Әнкәй аннан сулар китергән

Чиста итеп чайкап керләр юган.

Каз бәбкәләре куып китергән.

Авылдашлар, сезгә үтенечем,

Әнкәм чишмәләрен яклагыз!

АНда чүп- чар, пычрак атмагыз!

Алар әнкәйләрнең яшьлек эзе

Шулар истәлеген саклагыз!

 Йомгаклау сүзе.

«Ярмәкәй чишмәләре» җыры.

Ярмәкәйнең чишмәләре

Челтерәп агып кына.

Чишмә моңнары тарала

Талларга куна- куна.

Ярмәкәйдә чишмәләр күп,

Сулары алтын- диләр.

Саф чишмәдәй пакъ күңелле

Ярмәкәйлеләр, диләр.

Ярмәкәйнең чишмәләре

Йөрәгем янулары.

Кызларның вак- вак атлап

Суларга барулары.

Ярмәәкйнең чишмәләре

Челтерәп агып кына.

Чишмә сулары тарала.

Таралмый сагыш кына.

Рәис Ханнанов иҗат иткән бу җыр белән бәйрәмне тәмамлау.

Китап күргәзмәсе. истәлекле бүләкләр бирү.



Предварительный просмотр:

               Рэтамак авылында Урман урамы бэйрэме.

Әкрен генә “ Әйт авылым, кайда соң моң?” музыкасы уйный.

1 нче алып баручы. 

Сагыш-сагынудан туган хисләр

Уятсалар кереп төшеңә

Дәрмән алып,бер рухланыр өчен

Туган ягы кирәк кешегә.

Кайгы-хәсрәт төшсә иңнәреңә,

Эшләрең китсә гел кирегә

Авыр чакта кайтып сыенырга,

Туган ягы кирәк кешегә.

Бәхет елмаеп,шатлык килсә,

Ашлык өйсәң бөек көшелгә

 Шатлыкларны уртаклашыр өчен,

Туган ягы кирәк кешегә.

Туган якта сулар һава гел саф

Җилләре дә йомшак сирпелә

Кендек тамы канган, тәпи баскан

Туган ягы кирәк кешегә.

  2 нче алып баручы .    

 Кадерле авылдашлар,

 Кызылтау урамында гомер итүчеләр, шул урамда туып, үсеп, канат чыгарып төрле якларга таралышкан, шунда үз бәхетләрен тапкан, ә бүген инде  якын итеп урамыбыз бәйрәменә кайткан кунаклар, дуслар, туганнар!

Хәерле кич барчагызга!

Олыгызга кечегезгә,

Әбиләргә, бабайларга

 Газиз әти-әниләргә

Апаларга, абыйларга,

сөекле җиребезгә!

А.б.    Урам бәйрәме-хезмәт сөючән,тырыш, уңган, булган халыкның күңелле итеп ял да итү белүләрен, җырга моңга осталыгын, ата-бабаларыбыз рухына тап төшерми туган җиребезне кадерләп тотуны тагын бер кат исбатлар!

Тагын бер кат үтсен әле

Авылыбыз урамын

Кабат, кабат искә алыйк

Яшлегебез еллларын!

А.б. Вакыт чоңгылында югалмаган, озак еллардан соң да үзенең тәмен-ямен безнең көннәргә җиткерә алган быелгы “ Урам бәйрәме барыбызга да миһирбанлылык, иминлек,гаиләләребезгә муллык, бәхет, тән сәләмәтлеге, күңел көрлеге, илләребезгә тынычлык, йортларыбызга куанычлы хәбәрләр генә алып килсен!

-Ничә еллардан соң авылдашлар

Очрашалар бик сирәк.

Үткәннәрне искә алып

Бер күрешү бик кирәк!

А.б.  ” Саумысыз, авылдашлар!”, “ Шәҗәрә”, “ Урам бәйрәмен” матур традициягә әйләнеп бара. Чөнки бу безнең тарихыбыз, үткәнебез, әби-бабай, әти-әниләрнең үткән тормышы, киләчәк буыннарга калдырыр ядкәр.

А.б. Аллага шөкер,туган якларыбызга иман кайтты. Олылар да, кечеләр дә Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә инанып әби-бабаларыбызның рухына тугры калып.әдәп, әхъләк юлына бастылар.

      Хәзер сүзне бәйрәмебезне башлап җибәрү өчен үзенең фатихасын бирүне сорап, авыл мөхәлләмәсе башлыгы, имам хатиб Әнвәр абый Шигабутдиновка бирәбез. ( Әнвәр абый сөйли)

А.б. Рәхмәт, Әнвәр абый изге теләкләрегезгә,

Амин шулай булсын!

Изгелекләр кылып якыннарга

Гомерләрнең белеп кадерен

 Яшик әле сау – сәламәт булып

Яктылыгын күреп һәр көннең!

А.б. Һәр кешенең йөрәгенә якын. Җанына җиңеллек, тәненә сихәт бирә торган, барлык борчу-сагышлар онытыла торган урын була. Ул- туган авыл, уйнап үскән урам. Тәпи басып киткән яшел –чирәмле ишек алды, синең беренче авыз-сүзеңне әйткән туган йорт, кендек каны тамган әби-бабайлар төяге.( Слайдлар үтә иске фотолар белән)

А.б. Безнең урамның тарихы-илебез тарихының бер өлеше.Әгәр дә үткәннәргә күз салсак, менә -менә шундыйрак язмаларга тап булабыз. Бу язмаларны озак еллар җыеп, теркәп барып балаларына, оныкларына гына түгел авыл халкына ядкәр итеп калдырган  Саниахметов Рахматулла Гыйниятулла улы.( экранга Рахматулла абый фотосы чыга)

А.б. Саниахметов Рахматулла абый 1941 елда Рәтамак тулы булмаган мәктәбен  тик яхшы билгеләргә генә тәмамлый.( Свид-во об образовании –экранда) һәм 1943 елда сугышка китә.

1946 елда гына сержант званиясында димобилизацияләнә. Ул сугыштан бер аяксыз култык таякларында кайтып керә.( шигырен укыргамы. Хикәясенме?)

Ә хәзер сүзне фронтовикның улы Фәнил Рахматулла улына бирәбез.( экран!)

А.б. Рахматулла абый 1964 нче елда авыл хуҗалыгы Министрлыгының читтән торып укып. бөтенсоюз учет курсларын тәмамлап, бик озак еллар күмәк  хуҗалыкта баш хисапчы  булып эшли(эран. К.н!)

А.б. Рахматулла абыйның язмалары буенча, 1891 елның җәендә Рә суының тау ягында ( әлеге Ком-ая  урамы)  Бадыкшановлар йортыннан башлап, Мөбәрәк бабай чишмәсенә кадәр йортлар янып бетә.Шуннан соң суның ар ягына( әлеге Лесная урамына) болын, әрәмәлек булган урынга башка чыгардай ир – егетләр өйләр сала башлый. Әлеге вакытта Айнур Имангулов, Зөфәр Валиев йортлары торган  җирләр  сазлык  урыннары була.

Бу хәлләр 1892 елларда башлана. Димәк, урамга якынча 125 еллар булса килеп чыга. Өйләр салам түбәләрдән тора.  ( иске фотоны күсәтергә экранда)

А.б. Безнең  урам халкының җепләре Кинель ягындагы Тамьян авылына барып тоташа. Петр 1 идарә иткән вакытта, Русия законы  буенча җан башына салым түләүләр башлана.Бу 1719 еллар тирәсе була.Бар кешедә бу салымны түли алмый. 1783 елларда салымын түли алмаган Иншали улы

Сәфәр булган йорт җирен сатып. Кинель ягыннан( хәзерге Оренбург өлкәсе, Әсәкәй районы, Тамьян авылы) Рәтамакка күчеп килгән, җир сатып алган.

 Рәхматулла абыйның язмалары белән танышканнан соң шуларны әйтә алабыз. Типтәрләр диеп йөртелгән халыклардан Рәтамакка килеп, җир алып утыручылвр Инсәлиев Сәфәр улы Миңлебай огруы Миңлебай улы- Атнагол, Атнагол уллары-Калимулла

    Шэфикъ

 Хамидулла  

Бу исемнәрнең нәсел җепләре Калимулла Закир, Атнагулов Яхъя, Атнагулов Хөрмәтулла, Әнвәр, Хамидуллин Сәдит абыйларның туганнар булуын китереп чыгара.

 Каранай ыруы халкы да килеп урнаша безнең якларга. Каранай ыруының нәсел җепләре Файзуллин Рөстәм, Валиуллин Зайнулла,Мутагиров Фоат, Нафиков Зөфәр, Шафиков Халим, Шафиков Касыйм,Сафиуллин Рәзиф,Шайдуллин Шәхит һәм Камил абыйлар гаиләләренә барып тоташа.  

  Исламбахты ягыннан күчеп килгән типтәрләрнең нәсел җебе  Бурангулов Гафур,Гареев Мокатдис,Валиев Сәгыйт,Хөснетдинов Яһүдә абыйларга барып тоташа.

А.б. 1919 нчы елда Рәтамак авылы ике авыл советына бүленә.2нче авыл советына безнең урам да керә. Ә 1931 елда алар яңадан берләшеп Рәтамак авыл советына әверелә.

 А.б. Ул елларда илебездә күмәк хуҗалык төзү башлана. Күп авылдашлар үзләре теләп күмәк хуҗалыкка кушыла. Йорт-курада булган малларның  бер өлешен колхозга бирәләр. Ибрагимов Рәис абыйның сөйләве буенча. аның әтисе колхозга бер , ә бабасы ике ат белән кергән. Колхозчылар әкренләп күмәк-хуҗалык эшенә күнегәләр. Булдыра алганча өйләр төзиләр, кайбер йортларда әби-бабай, улы-килене, кызы-кияве,оныклар дус, тату булып яшиләр. Бала-чага әби-бабай, әти-әни үрнәгендә кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсә. Урам да зурая,яшь гаиләләр күбәя.

Кырларда атлар үгезләр җигеп булса да  җирләр эшкәртелә. Барлык эш шулай  ук ашлыкны уру, сугу,җыеп алу кул көче белән башкарыла. Малчылык та әкренләп алга китә. Колхозчылар тырышалар.көнкүреш тә бераз яхшыра. Халык киләчәккә зур өметләр баглап, бар гаилә белән тырышып эшлиләр.   Ләкин..... Аяз көнне яшен суккан кебек җылы, ямьле  җәйге иртәдә  бөтен илгә кайгылы хәбәр тарала....Сугыш...бөек Ватан  сугышы башланган! ( К.н!  Озатып вокзаллар каршында)

Күпме выкытсыз өзелгән гомерләр,

Читтә калган язмышлар

А.б.Сөеп тә сөелеп тә өлгермәгән егетләр,балаларын, хатыннарын яратып туймаган ирләр сугышка китә. Күз яшләр яулык очлары белән каплап елаган әниләр, хатыннар ятим кала. Әле буыннары да ныгып өлгермәгән, ләкин аларны олыгайтып җибәргән, малай-шалайга, кыз-кыркынга, ялгыз калган хатыннарга ,әби-бабайларга бөтен авыл мәшәкәтләре, авыр эш өелеп кала.Урам ятимсерәп, моңаеп ,эшче кулларсыз кала.Үзәккә үткән кышкы суыклар( чөнки ягарга утын юк) ачлык, ялангачлык безнең якларны да урап узмый. Күп гаиләләрдә  ачлыктан шешенеп вафат булганнар да була. Халык тизрәк кышлар үтсен , язлар җитүен көтә. Чөнки авыл халкын язга чыккач ашарга яраклы балтырган, какы, әрем орлыкларыннан пешергән                  кар астыннан чыккан туң бәрәңгедән   коткарып кала. Ә кемнәрдер сыер малын саклап кала алган булса, ул инде иң хәлле кеше булып саналган . Әзерләнгән азык-төлекнең күп өлеше фронтка озатыла.

А.б. Безнең Кызылтау очыннан дасугышның беренче көннәреннән үк яуга китәләр.Күбесенә сугыш кырларыннан әйләнеп кайтырга , әниләрен, хатыннарын кочарга , сабыйларын сөяргә насыйп булмый. Ә кайберләренә, сыңар аяк, сыңар кул белән  булса да( алар арасында җиңелрәк яраланучылар да, пленда булучылар да була) туган төяккә кайту бәхете насыйп була.

Әйдәгез әле, бүгенге көндә инде барысы да мәрхүм булган яуһирләрне җылы ихтирам белән искә алыйк. Безнең искә алуларыбыз аларга дога булып ирешсен, гүрләре якты булсын!( Әкрен генә Зәйнәп Фәрхетдинованың “ Авылым хәтирәсе” җыры уйналып тора. Экранга фамилияләр чыга .

1.Саниахметов Рахматулла

2.Галлямов Масгут

3.Гареев Мокатдис

4.Шафиков Харис

5.Идрисов Габдрауф

6.Хамидуллин Садит

7. Шайдуллин  Шагит

8. Атнагулов Хурматулла

9.Галлямов Могыйн

10.Валиуллин Зайнулла

11.Хөснетдинов Могыйн

12.Садыйков Гыйлем

13. Калимуллин Закир

14. Бурангулов Хөсәен

15.Ибрагимов Мукатдис

16.Гареев Йосып

Сугыш утын үзебез күрмәсәк тә

Без бит фронтовик балалары

Йөрәкләрдә һаман әрни әле

Сугыш калдырган яралар

Авылыма кайтып егылган

Арынырга сугыш ярасыннан

Вакыт аңа бары эштә бирелгән

ди фронтовик улы, кызы ...

А.б. Ниһаят күп югалтуларга китергән канкойгыч сугыш тәмамлана. 1945 нче елдан 1950 елга кадәр орден медалләр тагып, солдатлар кайта.Җиңү бәйрәме шатлыгы белән бергә, кемнәргәдер бәхет елмае, шатлыклы хәбәрләр килә. Ә кайбер йортларны тагын кайгы хәсрәт баса: кара кәгазьләр килә, хәбәрсез югалган, үлгән...

Сугыш чоры балалары балачакның рәхәтен күрми дә калалар, әйтерсең лә сугыш уты аларны өтеп алган. Тол хатыннар күз яшьләренә төелеп, әрнү-сагышдарны эчкә йотып, барлык авылдашлар белән бергә көне буе эштә, ә төннәрен инде ялгызлык үзәкләрне өзә, йөрәктән кан тама, күзләрдән яшь ага, иртәнгә мендәрләр юешләнеп бетә. Ләкин яшәргә, сынмаска, сыгылмаска, көчле булырга кирәк! Чөнки 4-5 бала күзеңә карап тора, аларны кешедән ким-хур тимичә үстерергә, укытырга кирәк. Тол хатыннарның күбесе фронтовик ирләренә тугры калып, гомер буе аларны көтеп яшәп, ялгыз көе балалар үстереп баныйлыкка күчкәннәр, аларга һәйкәл куярлык! Аларны авыл халкы яратып, фронтовик ирләренең исемен кушып йөртә иделәр. Мәмәлән, Хәмзә Сабирасы,

Хәлим Хөсникамалы,

Гыйльметаһит Закирәсе.  

А. б. Дүрт ел буе сугыш барган елларда авыр хәлдә калган авылны төзекләндерергә, кырларның күбрәк мәйданын эшкәртеп иген чәчәргә, малчылык тармагын торгызырга, балаларны ашатырга, киендерергә, ничек тә белем бирергә кирэк. Яугирләр, барлык авыл халкы белән җиң сызганып колхоз эшенә чумалар. Ул вакытларда халык “Кояш баесына түгел, ил баесынга” эшлиләр.

А. б. Бераздан авылларга трактор, машиналар кайта башлый. Беренче тракторчы булып ул вакытта Бөек Ватан сугышы ветераны, Хезмәт Кызыл байрак ордены, II (нче) дәрәҗә Бөек Ватан сугышы медале,  БАССД Верховный Советы президиумы грамотасы белән бүләкләнгән Идрисов Гәбдерәүф абый эшли. Ә соңыннан Габдерәүф абый 30 ел трактор бригадасы бригадиры, аннан соң кырларда су сиптерү агрегатында эшли. (К.н!)

А. б. Авылга кайткан беренче ЗИС – полуторка машинасында Бөек Ватан сугышы ветераны, II (нче) дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены кавалеры, Жуков исемендәге һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән Сәдит абый Хамидуллин эшли. Соңыннан ул 40 елга якын ындыр табагында моторист булып эшли. Ә ындыр табагында озак еллар төнге каравылда Бөек Ватан сугышы ветераны, сугышта аягын өздереп кайткан Мокадис абый Гареев эшли. Мокадис абыйның орден-медальлэре турында без бернинди мәгълумәт тә белмибез, чөнки аның гөзере буенча барлык орден медальләр үзе белән куелган. Ул 1945 нче елда демобилизәцияләнгәнен генә беләбез. Ул елларда трактор Мокадис абыйның хатыны, 6 бала әнисе “Ана  даны медале” белән бүләкләнә Гареева Мастурә апа һәм Шәмсиназ апалар эшли. (К.н.!)

А. б. Сугыш яралары әкренләп төзәлә, халык зур булмаса да, ул вакыт өчен бик яхшы булган өйләр төзи, малчылык алга китә, ферма биналары төзелә, гомерләр үз агышы белән бара.

А. б. Безнең урамда шул елларда бик матур булып, урамга ямь биреп торган клуб бинасы төзелә. Үзенең китапханәсе, кино күрсәтү залы, киномеханик бүлмәсе була. Китапханәдә Хуснутдинова Фәрдия апа эшли, ә киноны Миргазиян абый, Рәшидә апа (Иске Сүлледән иде), аннан соң анда

күп шигырьләр авторы, берничә китабын бастырган, Дүртөйле районында яшәп иҗат итүче танылган шәхес Ахметова (Валиахметова) Тәслия апа эшләде. Ике түгәрәк мичле залда кыш көне кино күрсәтәләр, укучылар көче белән конөертлар куела, ә җәй көннәрендә анда балалар бакчасы – ясле диеп йөртә идек – була.

- Бәлки бу залда утыручылардан, шул балалар бакчасына йөргән кеше истәлекләре белән уртаклашыр?

А. б. Тагын тарихка күз салый әле. Кызылтау урамының уң ягында кечкенә тау итәгенә сыенып утырган бик матур аланлык бар. Аны халык телендә “Һәли бабай тәбәге” диеп йөртәләр. Аның үз тарихы бардыр инде.  Шул төбәккә җәй көне колхоз артистлар чыгышын күрсәтүне оештыра иде. Күпләрнең исендәдер, тиз арада өр яңа такталардан сәхнә чсап куялар иде.  Ә утыргычлар ролен тау итәге уйный. Халык ярымтүгәрәк тау итәгенә тезелешеп утырып концерт карый (Залга мөрәҗәгать итәбез).

- Кайсы артистның, яки җырчының килүе исегездә калган?

 А. б. Әйе, күпләрнең исендәдер шул төбәктә Фәридә апа Кудашиваның, бию ансамбленең чыгышлары. Анда Рәтамак авылыннан гына түгел, күрше тирә-яктан да бик күп халык җыела иде. 50 еллап вакыт үтсә дә, ул чактагы тәэсоратлар онытылмый.

А. б. Күпләрнең хәтерендәдер, тау башлары кардан ачылу белән бала-чага кайда бара иде? Әйе, нәкъ шулай. Хәзер инде үзләре әби-бабай булган кызлар, малайлар “карга ашы”на баралар иде. Бернинди тәртипсезлек юк, һәркем нәрмә булса да ашарга ала, ә тауга менгәч инде ботка пешерелә. Ә ул ботканың исе, тәме! Әле дә тел очында торадыр кебек! Шулай итеп бала-чага язны башлап җибәрә. Безнең урамның балаларының ул вакытларда бала-чагы Иске Рә буеннан кара бөрлегән, “Каратауда”н кузгалак, әрәмәдән балан, шомырт, каенлыктан җиләк, кызыл бөрлегән   җыеп үтте

               

 А.б. Җәй көне үсмерләрнең төнлә белән эшләгән шуклыклары да була торган иде.  Иң беренче булып ул шуклыкларны , яңалыкны көтү куарга чыккан, аннан инде сөт тапшырырга Сэйдекамал апа Шафикованы көтеп торган апалар күрэ, шиетә.

  Кемнең бакчасына тошкәннәр, кемнең капкалары, утыргычлары күчереп куелган, кемнең капка тобендә яткан бүрәнәләре икенче капка тобендә...

           Ләкин ялгыз әби-апаларның йөртларына кагылмый бу шуклыклар. Хәзер инде купләр ул матур, күңңелле, самими ямьлек елларын сагынып искә генә алалар.

            Без 60ка әле җитмәгәнбез,

            50 яшь ул нишләп карт булсын

            Йорәкләрнең янар утлары бар

            Гармуннарның тартыр хутлары бар

            Күрекләрен өзеп тарт дустым

            50 яшь ул нишләп карт булсын!

      А.б. Җыр – моңнар белән яшьлек елларына әйләнеп кайтып килдек.

Хәзер тарихыбызга күз салыйк тагын. 1965-70 нче еллар... Урам халкын гына түгел, авыл эш белән тәэмин иткән малчылык тарма гына хөкүмәт тарафыннан да зур игътибар бүленә. Ферма тирәсендә биналар саны елдан ел арта, маллар саны ишәя. 195-70 нче елларда  мөгезле маллар саны 180-200 баш булса, 1980-85 нче елларда аларның саны 800 башка җитә. Бу тармакка 25 елга якын Зиязетдин абый Хайретдинов җитәкчелек итә. Аның сүзләренә караганда, 8 классны гына тәмамлаган, 15-16 яшьлек, буыннары да ныгып бетмәгән кызлар ( кулларының көче ничек җиткәндер! ) 25-30 ар сыер сауганнар. Шулар арасында 15 яшьләп сыер савымчы булып эшләп, 35 ел хезмәт стажы булган Башкортостанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, районыбызның почетлы гражданины оныкның яраткан әбисе Накия апа Нафикова да бар.

  • Накия апа савымчы булып эшләгән чорда кыскача гына итеп истә калган иң кызыклы вакыйганы сойләп китегез але.

...Ул елларда малчылыкта гаиләләре белән эшләүчеләр дә күп булган. Әйдәгез але, авылдашлар, аларны олы хөрмәт белән генә алып китик:

Рәис абый һәм Клара апа Ибрагимовлар

            Зөфәр абый һәм Накия апа Нафиковлар

            Хәмит абый һәм Накия апа Шигаб-ар

            Нурулла абый һәм Зөмәрә апа Хамид-р

  Зөфәр абый һәм Әлфия апалар

   Хәмит абый һәм Фәүзия апа Бидиновлар

   Исмәгиыйль абый һәм Миннәрә апа Ибр-ар

   Риф абый һәм Оркыя апа Хаснетдиновлар

   Ә хәтерегездәме, савымчыларны кем машина белән җәйләүгә йөртә иде? Әйе, бик озак еллар савымчы кызларны Вафи абый Габсабиров йөртте. Ә иртәнге һәм кичке сөтне Ярмәкәйгә сөт кабул итү пунктына көненә ике тапкыр Хәлим абый Шафиков илтә иде.

      Махлчылыкта шулай ук озак еллар

      Мостафа абый Шарифуллин

      Яхүдә абый Хөснетдинов

      Әхтәм абый Хайруллин

      Фәнүз абый Гилязев

      Бурангулов Хөсәен абый Б.в суг. Ветераны

      Атнагулов Әнвәр абый

    Малчылыкта эшләгән бар кешеләрне дә искә алдыкмы? Бәлки тагын исегезгә төшкән кешеләр бардыр?

    Күпләрнең күз алдындадыр әле, эшләр йөк машинасына тезелеп утырып җырлый-җырлый сыер савучы кызлар җәй җәйләүгә – Акканҗимгә иртәле-кичле сыер саварга китә иделәр. Яз да, көз дә, кыш та аякларында резина итеген салмаган кызлар, апалар, сезнең исемнәрегезне олы ихтирам белән  әйтеп китәбез

Ахметшина Венера һәм Флора апалар

Хоснетдинова Асия һәм Сәлимә апалар

Галлямова Хөршидә

Мазитова Галима

Гирова Микниямал

Хаертинова Минсылу, Файруза

Галлямова Дабина

Гареева Дилә

Гареева Гүзәлия

Файзуллина Фәнүзә

Дакимова Наилә

Фаткуллина Флүрә

Әлеге атап киткән Тырыш, көчле рухлы, ал-ялны белми эшләгән кызларның арасында Кызылтау урамына килен булып төшеп безнең урамда үз бәхетләрен тапканнар да бар. Ә күпме яшь, уңган, чибәр ут кебек янып

торган кызларны Акканҗимгә эшкә барган җирләреннән Габрахман авыл егетләре алып киткән!  Авылында килеш тошерәләр, яшь гаиләләр барлыкка килә, ә Зиязетдин абый эшче кулларсыз кала. Монысы инде үзе бер тарих!

Фермада бер-бер артлы биналар  тозелә. Әкренләп кул эшләре б-н башкарган эшләр механикалаштыра. Ул тирәдә зур тозелешләр алып барылганда безнең 2 бригадна Хезмәт Кызыл байрак ордены кавалеры Мулланур Гыйльметаһир улы Мутагиров җитәкчелек итә. Мулланур абый берничә ел Рәтамак авыл советы да җитәкли. Ул җитәкчелек иткән елларда ферма тирәсе торганы белән бер шәһәрчеккә әйләнә. Терлекчеләр йорты, бозаулар өчен, сыерлар өчен, сыерларны бозаулату, салам парлау цехы төзелә, сыер саву аппаратлары кайтарыла. Хәтта сөтне дә шунда эшкәртә

башлыйлар, каймак, май ризыклары ясала. Бу эштә Саимә апа Хөснетдинова хезмәт сала. Ул елларда II бригада фермасында гына да 65-70 кеше хезмәт салган.

А. б. Урамның икенче бышында ул елларда атлар фермасында эш гөрләп бара, “дубр”, яки конюшня диеп йөртәләр аны. Исегездәдер, анда бик күп атлар була торган иде. “Дубр өе” кичләрен Бөек Ватан сугышы ветераны, сугыштан бер аяксыз кайткан Хөрмәтулла абый Атнагулов каравылга бара.  Ә күрше-тирә бала-чагасы аңа ияреп кунарга йөри. Иң кызыгы – җылы мичкә терәлеп, салам тутырылган матрас һәм мендәрләрдә йоклау; мичкә тәгәрәткән кабыклы бәрәңге ашау; һәм яңа туган колыннарны күзәтү!

- Бәлки сезнең арада ул атларны җигәргә өйрәтүче, юртакларны чабышка әзерләүче бардыр? (К.н.!)

А.б. авылга 60-70 елларда трактор,машина .комбайннар кайта.Машина-трактор паркы төзелә.Анда 1959 елдан 1974 елга кадәр Бөек Ватан сугышы ветераны,Б.В.сугышы ордены кавалеры,Жуков исемендәге медал  ”Хезмәттәге казанышлары”өчен “Чирәм җирләре эшкәрткән өчен” һәм Б.В. сугышының юбилей медалҗләре белән бүләкләнгән Закир абый Калимуллин җитәкчелек итә.Ә соңыннан ул комплекслы  бригада бригадиры була.Ул вакытларда машина-трактор паркы өчен җылытылган биналар да булмый.Шуңа карамастан ,Закир абый тырышлыгы белән тракторлар төзек була һәм туктаусыз эшли.

Колхоз кырларында көнне төнгә ялгап тырышып эшләгән ,безнең буынны икмәкле иткән тракторчыларны әйтми мөмкин түгел:

                                       Идрисов Габдрәүф абый

–Б.В.с. ветераны, хезмәт Кызыл байрак ордены ,2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены,БАССР ның верховный советы президиумы грамотасы,юбилей медалҗләре белән бүләкләнгән,30ел тракторда,аннан сон 15ел кырларда су сиптерү агрегатында эшләгән.

Минязев Камиль

Шигабутдинов Олфэт

Багаутдинов Риф

КагировЯгъфэз

Калимуллин Рэшит

Файзуллин Ростэм

Рахимов Эмир

Алар барысы да социалистик ярышта жингэн өчен,5еллык алдынгылары,хезмәт ветераннары.Тракторчыларның исемнәрен атап киткәндә, Б.В.сугышы ветераны,күп санлы орден-медальләр белән бүләкләнгән,районнның почетлы шәхесе Шәет абый Шәйдуллинны да әйтми мөмкин түгел.Тракторда,комбайнда,колхозда механик,комплекслы бригада бригадиры,техника хәвефсезлеге инңенеры булып эшли. Пенсиягә чыккач та әле ул ындыр табагында үлән киптергечтә АВМ да эшли. Гомум стажы 50 ел.

А.б. 60-80 елларда халык авыл хуҗалыгының бөтен тармагында да  тырышып эшли.Авыл хатыннарынын гына түгел,7-8 яш тән башлап балаларның да җилегенә үткән чөгендер! Рәт араларын утау,сирәкләү,карлы-яңгырда көрәк белән казу,аннан аны төяп озату өчен машина табу,поселка башына чыгып командировочный машиналар тоту!

- Кемнең нинди хәтирәләре бар?

-республика күләмендә анекдот булып каган, Исламов вакытындагы хәтирәләрне бәлки берәрегез беләдер?

Сөярмәт ягына җәяү йөреп,чөгендер үстерүче апалар:

Шәмсия апа Фаткуллина ,8бала анасы,1нче дәрәҗә ана медале,СССРның 3 дәрәҗә ана даны ордены белән бүләкләнгән.

Шәмсия апа  Саниахметова – кызыл йолдыз ордены,Рәсәй Федераөиясенең соө ярышта җиңүче отличнигы медале, “Чирәм җирләрне эшкәртүдә катнашкан өчен”медале белән бүләкләнгән.

_ Фатыйма апа Атнагулова

Нәҗибә апа Файзуллина

Әскадия апа Хөснетдинова

Кәримә апа Хамидуллина

Зөләйха Гареева

Халидә Шарифуллина

Гыйлмеҗәүһәр Идрисова

Сахира Шафикова

Саимә Шайдуллина

Мәг зия Шафикова

Әскадия мутагирова

Фәния Шайдуллина

- Мамдуха  Хайретдинова      

- Нәгыймә Валиева

- Рәхимә Атнагулова

- Нәсимә Шигабутдинова

- Галия Гилязева

- Рәйсә Хайруллина

- Мәсрүрә Кагирова

- Гөлҗан Гилязева

 Аларның звено башлыгы  -Атнагулова Фазыйла апа була.

Бу уңган апалар чөгендер дә үстерәләр,

ындыр табагында да эшлиләр, фермаларның эчен-тышын да сылап агарталар.

  - Берәрегезнең хәтирәләр б-н уртаклашасыгыз киләме?

            Гектар - Гектар чөгендере, печән

            Ямьле җәйләр үтте басуда

            Тик шулай да кыен түгел иде безгә

            Хисләр булгангамы ярсулы, ди...

А.Б. Шушы апалар арасында 67 ел бергә яшәүче Вәсилә апа бар. Алар Биктимер абый белән 2 бала тәрбияләп үстергәннәр, оныклары бар. Биктимер абый гомер буе водитель булып эшләгән.

                - Вәсилә апа, күзләрен тимәсен үзегезгә!

                Бу кадәр озак парлы яшәүнең сере нәрсәдә?

                Яшьләргә әйтәсе сүзләрегез бармы?

А.Б. Исемнәрен атап үткән апалар арасында бүгенге көндә урамның иң озын гомерле апасы да бар. Ул Кәримә апа Хәмидуллина. Алар Сәдит абый белән 59 ел бергә гомер кичергәннәр. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр. 6 оныклары, 10 оныкчыклары бар.

                                        - Кәримә апа, озак яшәүнең сере нәрсәдә?

ТиздәнТәскирә апа Калимуллинага да 90 яшь тула. Алар Закир абый б-н 3 бала тәрбияләп үстерәләр. 7 оныклары, 9туруннары бар.

 - Тәскирә апа, яшьләргә нинди теләкләрегез бар?

              - Картаерга ашыкмагыз             Тәпи басып киткән йортка

              Булыр әле вакытлар                   Бикләмә юлны язмыш

              Мохтаҗ сезнең киңәшләргә      Диеп әйтергә генә кала

              Үсеп килгән турун, оныклар

А.Б. Тагын тарихка күз салыйк әле...

  Ямьле җәй урталарында урам халкы печәнгә төшә. Башта колхоз малларына әзерләнә печән. Исегездәме, фурманга тезелешеп утырып, сәнәк, чалгы, тырмаларын алып, печәнгә киткәннәрен? Күбегез шул печән әзерләгәндә, катнашкан кешеләр бит инде, шулай ясый?

 (Әкрен генә музыка уйный "Үз ягыма кайтсам")

Бар эш кул көче б-н башкарыла. Олылар белән бергә кул арасына керә башлаган яшь - җилкәнчәк барысы да катнаша бу эштә. Башта аны киптереп Габбас абыйлар артындагы болынга кайтаралар, аннан чүмәләләргә өеп,

жирәбә салып бүләләр. Үзләре печән әзерли алмаган ялгыз әбтләргә (күбесе тол хатыннар) печәнне халык әзерләп бирә торган иде. Ул елларда каенлык, болыннар, чокыр - чокыр, ерыннарга кадәр чабыла, чистартыла, тигәнәк, шайтан таягы үсеп утырган җирләр булмый торган иде.

А.Б. Ә җәй азакларында инде ындыр табагында эш гөрли. Кыз балалар ашлык чистартуда, ә егет җил - пелчән комбайнер ярдәмчесе булып эшли. Кем генә хәтерләми микән 20 - 30 метрга сузылган ашлык көшелләрен! Ничә тонналар ашлык озатылды икән ул вакытларда безнең авыл, колхоз кырларыннан гына!

 Ындыр табагында соңгы елларда Әмир һәм Наилә Рәхимовлар хезмәт салды.

А.Б. Ындыр табагында да, иген кырларанда да эш 2, хәттә 3 сменада башкарыла. Хәзер инде ул вакытларда алны - ялны белми эшләүче, бер бөртек игенне дә югалтмый җыеп алу өчен тырышкан комбайнерларны ихтирам б-н искә алып китик:

                                           - Мазитов Шамиль абый

                                           - Шафиков Кагыйм абый

                                           - Кагиров Магзанур абый

А.Б. Алар белән бергә ел әйләнәсенә тырышып эшләүче, печән, силос, чөгендер, хәтта башка өлкәнләрдән салам да тышучы шоферларны хәтергә төшереп:

- Халиков Биктимер

                                           - ИдриевГаббас

                                           - Шафиков Хәлим

                                           - Атнагулов Яхъя

                                           - Валиев Зөфәр

Аларның һәрбересенең эш стажы 40 елдан да кәм түгел. Ә техникаларны ягулык белән тәэмин итүче Б.В. сугышы ветераны Бурангулов Хөсәен абый булган.

 А.Б. Хәтерлисезме, урамның көнчыгыш башында, поселкадан уң яктарак буа була торган иде? Әйе, яз көне шунда киндер көлтәләрен бытырга иделәр. Аны башта урак белән урып алалар иде ( Ничек ул киндер исен иснәп, исереп йөрмәделәр микән?). Аннан аны көзгә таба билдән суга кереп

чыгаралар, киптерәләр һәм талкыйлар. Ул станоклар хәзер музейларда гына саклана инде. Менә шулай сүс ягыйлар иде безнең урам апалары:

                                            - Вәсилә апа Халикова

                                            - Минсылу апа Хайретдинова

                                            - Кәримә апа Хамидуллина

                                            - Саһира апа Шафикова

 А.Б. - Тыңлагыз, Өфө  һөйләй. Өфө вакыты менән 8 сәгать 30 минут.

- Исегездәме пара тәлинкә радиолар кунаклады өйләрнең түр башларына? Ул радиолар еш кына көйсезләнә иде. Шул чакта кемне чакыра идек? - Дөрес, Б.в. сугышы ветераны (награды)Зәйнулла абый Вәлиуллинны чакыра идек. Ә ул аңа гына хас булган "Бот, бот, самавыр төзәтергэ бармы?" диеп килеп керә дә, тиз арада "холыксыз тәлинкәне" көйләр чыгып илтә. Ул "быт - быт" нәрсә аңлатканны үзе генә белгәндер инде.

Безнең урамның үзенең халык теле белән әйткәндә "осталары" да була торган иде. Алар күпләргә йорт, абзар - кура төзелешеп биргән кешеләр:

                                              - Гомәр абый Хайретдинов

                                              - Рифкать абый Кагиров

                                              - Шамиль абый Кагиров

                                              - Әүһәм абый Кагиров

                                              - Риф Гареев    ( Тагын?)

А.Б. Урамның көнбатыш ягында, исегездәме, пилорама гөрләп эшләп тора иде? Күпләр йорт - кура төзегәндә анда мөрәҗәгать иткәндер. Анда озак еллар Әдһәм абый Кагиров җитәкчелек итә. Пилорама б-н рәттән иртән бик еракларга ишетелеп торган тимер чыңлавы ишетелә. Алып ул алачыкка бик еш тимерче Наиль абый Хөснетдиновка мөрәҗагать итә. Ә ул бер кешенең дә гозерен кире какмый, борып чыгармый. Чөнки магазиннарда томыш - кирәк яраклары бик булмый, сынганны, өзелгәнне ябыштырырга

кирәк. Ә тимерче эшен ул чакларда бар кеше дә белеп бетерми. Заманында ул бит почетлы эш иде.

А.Б. Сүлле урамында "Ут абый" Вахит абый булса, безнең урамда ул Юныс абый Гареев иде. Аңа да мөрәҗәгать итмәгән кеше калмагандыр ул вакытларда.

 Иң шатлыклы вакыйга  - йортларга газ кертү булгандыр. - Безнең урамда беренче газовик кем иде, хәтерләмисезме?

          - Әйе, ул Мутагиров Фоат абый була. Урамда газ кермәгән бер йорт та калмый. Әниләр йортларда бераз җиңеләя. Чөнки утын азрак әзерләргә кирәк, казан астына ягып, яки кирогаез, керосинналар төтәтеп ашарга пешерәсе юк, өйләрдә җылы.

А.Б. Үзебезнең Кызылтау очының магазины да була әле. Ул магазинда Б.В. сугышы ветераннары Закир абый Фаткуллин, Гыйлем абый Садыков, а соңнан инде Әнвар абый Аширов, Билал абый һәм Фәнүзә апа Хайруллиннар, Фирдәвес апа Хөснетдинова, Флүзә Валиевалар эшли.

                   Дөньяга ямь остәүдәдер -

                   Яшәүнең матурлыгы,

                  Тырыш, асыл якташларым

                   Урамның горурлыгын! диеп әйтәсе

Килә хезмәт сөючән, тырыш, чәмле авылдашлар

А.Б. Мәктәп - һәрчак авылның йөзе, аның киләчәгенә нигез салучы урыны, бүгенгесе белән иртәгәсен тоташтыра торган күпер ул! Авылның яшь буыны заманча яшәргә нәкъ менә мәктәптә тәрбияләнә.

   Үткәннәрне искә алсаң, 50 - 60 нчы елларда үзебезнең очта урнашкан мәктәп бинасында (элек ул мәчет булган) укыган күпләр хәтерлидер әле. 1948 - 1953 нче елларда бу мәктәптә Баш. АССРры Верх. Сов. президиумы грамотасы, юбилей медальләре, Озак еллар тырышып эшләгән өчен медальләре б-н бүләкләнгән Тәскирә апа Кәлимуллина эшләгән.

Күпләрбезне укыткан Сания апа Садыйкова, Б.в сугышы ветераны Марван абый Гайфуллин, Таүзиха апа Гайфуллина да эшли анда. Ул мәктәпнең бер як бүлмәсендә 1961-1962 нче елларда Ханбеков Хөрмәт абыйларның шул елларда күчеп кенә килгән гаиләсе яши.Безнең урамның бәйрәме үткәреләсен белгәч, минем классташым Алия Галимова (Ханбекова) сезгә сәлам хаты итеп шушы шигыр ьне язып җибәрде.( шигырь укыла)

 Бәйрәмегез белән котлап,

 Кадерле авылдашлар.

Телим сезгә сәламәтлек,

 Мул тормыш,тәмле ашлар.

Авыл урамы бәйрәме-

Үзе бер матур йола:

Кечкәй генә клуб бинасы

Кунаклар белән тула.

Йөзләрдә- елмаю, күзләрдә-яктылык,

Сагыш та бар инде күңелдә.

 Кызылтау очында яшәдем

Биш яшьлек чагымда узем дә.

 Истәдер синең дә кузгалак жыйганнар,

 Дускаем,Каратау буенда.

Хәтердә иске Рә буйлары,

 Каенлык та,беләм уеңда.

Мәктәпкә йөргәннәр,өшеп су кергәннәр,

 Балык та тотканнар елгада,

Таулар шул,таллар шул,тик безне
Картайтып ай ага ел ага.

Әйдә аксын еллар,үтә бирсен айлар,

Очраштырды урам бәйрәме.

Әй авылым-татлы балачагым,

Гел кайтырбыз сиңа әйләнеп.

А.б.Урамыбыз бәйрәмен үткәрүгә әзерлек  барганда, укытучылар турында сүз чыккач та,барыбызның күз алдына,авыл,район,ил күләмендә генә түгел,дөнья күләмендә танылган,зур хөрмәткә ия,күпләргә үрнәк булып торган шәхесләр- Нурфаяз Әдиятулла улы һәм Зинфира Фазлыйәхмәт кызы Шәрифуллиннар килеп баса.Ерак нәсел җепләреннән үк укымышлы,тәлапчән,шул ук вакытта кешелекле,үз-үзләрен тотышы,тәртипләре,тәрбияле,зыялы булулары белән башкалардан аерылып тора Шарифуллиннар гаиләсе.

А.б. Нурфаяз Әдиятулла улы бар гомерен киләчәк буынны тәрбияләүгә,катмарлы физика һәм математика серләрен төшендерүгә багышлаган.Баш АССРның 2 һәм 3 укытучылар   съезды делегаты,берничә чакырылыш район һәм авыл советы депутаты,1941-45 еллардагы сугыш вакытында тырыш хезмәтләре өчен медале һәм РСФСРның мәгариф министрлыгы грамотасы белән бүләкләнгән.Берничә ел район мәгариф бүлеген җитәкләгән.Хезмәт стажы 40 елдан артык.( Яхья абый турында)

      Зинфира Фазлыйәхмәт кызы Рәтамак һәм Ярмәкәй мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты укытуга бар гомерен багышлый.РСФСРның халык мәгарифе отличнигы.Озак еллар Рәтамак мәктәбендә директорның уку-укыту булегенең урынбасары,аннан соң мәктәпнең директоры булып эшли.Зинфира Фазлыйәхмәт кызы һәм Нурфаяз Әдиятулла улының укучылары аларны һәрвакыт зур ихтирам белән искә ала.Үзләренең яраткан укытучыларының эшләрен дәвам итүчеләр бигрәк тә зур горурлык белән хәтерлиләр аларны.

   Алма агачыннын ерак төшми.Шарифуллиннар гаиләсен бөтен дөньяга таныткан билгеле шәхес Зиннур Нурфаяз улы турында бәян итәсебез килә.( перевод стр.179)

  Айрат Нурфаяз улы 15 елдан артык район элемтә бүлеген җитәкләде.Ә төп йортта әти-әни нигезен саклап Азат  гаиләсе белэн яши.

А.б. Язгы кыр эшләре тәмамлануга , урамның көнбатыш өлешендә, келәтләр янына халык сабантуена җыела. Күпләр хәтерлидер әле , Яссы Каран авылы ягына киткән юртакларны 4 күзләп көтүләрне . Җыр, бию , гормун моңнары . Ул еллардагы гармунчылар Билал абый Хайруллин  һәм Яүдәт абый Сафиуллиннарны кемнәр генә хәтерләми микән ?  Бу залда утыручыларның күпләренең  туйларын гармун моңнары белән бизәүчеләр дә алар. Алардан соң да гармун моңнары тынып тормады . Без

                                        - Калимуллин Рәмис

                                        - Халиков Рәфәгать, Фаиз

                                        - Сафиуллин Рәзиф

                                        - Идрисов Ильшатларның моңнарын ишетербез әле бүген .

Сабантуйларга әйләнеп кайтсак , бала-чаганың тимер акчаларын учларына тотып, җигелгән ат , арбага куелган мичкә янына җыелулары. – Нинди мичкә янына җыелалар иде , кем хәтерли ?

А. б. Дөрес , ул көнне Бөек Ватан сугышы ветераны , эшчән, тырыш Галлямов Мәсгуть абый чыга иде . Бала-чага сабантуй карамыйча шунда чиратта тора иде . Ул елларда һәр йортта кыяр, памидор устерү ятрак күренеш иде . Иртә таңнан караңгыга кадәр эштә булган халыкның вакыты булмагандырмы , эшкәртә белмәгәннәрме , но ул утыртылмый иде. Колхоз игенен , киндер-чөгендерен , узенең хуҗалыгындагы 20-30 сутый бәрәңге җирен эшкәрткәннән соң хәлләре дә , вакыт та калмагандыр инде . Чөнки үз хуҗалыгындагы чөгендер-бәрәңге кайвакытта карлы яңгыр астында алырга кала иде .  Ә күп балалы Мәсгүть абый кыярын да , балан – колмагын да үстерә иде .

А.б. Тагын тарихка күз салыйк әле.  Тормыш әкрен генә үз агышы белән бара. Эшләгән кешегә эш җитәрлек, йортлар зурайтып төзелә . Барлык тармакта да эш гөрләп бара . Яшьләр белемгә омтыла , ата-аналар бар яклап ярдәм итә. Урамлар матурлана , төзекләндерелә. Ул елларда , авыл советы рәисе булып Калимуллин Рәмис эшли . Авылның йөзе үзгәрә, ихаталар , юллар тәртипкә китерелә . Соңрак Рәмис Закир улы колхоз раисе булып эшли .Безнең очта хәтта кирпеч заводы да төзелә.  Анда РСФСРның авыл хуңалыгы министырлыгының почет грамотасы , ком хезмәт ударнигы медале , РСФСРның авыл хуҗалыгы бронзо медале белән бүләкләнгән Габбас абый эшли , ул урамда беренчеләрдән булып умарта үрчетә .

А.б. Халык тырыша, эшенә карап акчасын түлиләр. Җиңел машиналар алалар , йорт-кура заманча итеп төзекләндерелә .

Ләкин.... 90 нчы елларның үзгәртеп кору җилләре безнең урам, авыл халкына да кагыла .  Авыл хуҗалыгы көрчеккә килеп терәлә . Эшсезләр саны арта . Яшьләр авылдан китеп , шәһәрләрдә урнаша башлыйлар . Ир-атлар төньяк себер якларына юллана . Чөнки кешечә яшәргә , балалар усә – аларны укытырга , олы тормыш юлына чыгарып җибәрер очен ярдәм итәргә кирәк .

Ләкин килеп туган кискен борылышларда , каршылыкларда уз юлларыннан тайпылмый , уз кыйблалары белән (  ?   ) яшәуче , узләренең  туып-ускән нигезләрен суытмый  матур итеп дөнья  көтүчеләр дә күп урамда:  (экранда фамилияләр, музыка уйный)

  • Рөстәм һәм Фәнүзә Фәйзуллиннар
  • Рәмис һәм Рүзилә Калимуллиннар
  • Зөфәр һәм Флүзә Вәлиевлар
  • Илдус һәм Элвира Фахразиевлар
  • Наилә һәм Әмир Рәхимовлар
  • Фәнил һәм Илмира Саниахметовлар
  • Илнур һәм Гөлнара Фәйзуллиннар
  • Риф һәм Гүзәлия Гәреевлар
  • Азат һәм Алинә Ибрагимовалар
  • Динар һәм Нурзия Хөснетдиновлар
  • Фәнилә һәм Салават Гәреевлар
  • Азат һәм Ләйсән Шарифуллиннар
  • Гамир һәм Оля Зайнуллиннар
  • Лүция һәм Ринат Татлыбаевлар
  • Ришат һәм Гөлнара Мутагировлар
  • Айнур һәм Лениза Имангуловлар
  • Рәзиф һәм Илира Сафиуллиннар

       Бүгенге көндә алар урам тоткалары, урамны яшәтеп, ямьләп, тырышып дөнъя көтүчеләр. Озак еллар чит якларда эшләп, үз нигезләренә кайтып, каралты-кураларын яңартып, төзекләндереп, әти-әни рухына тап төшерми яшәүчеләр дә, бары тик мактау сүзенә генә лаек.

  • Фәнүр һәм Майсәрә Габбасовлар
  • Рәсүл һәм Фәния Багаутдиновлар
  • Зәйтүн һәм Әлфинә, Зәфлүнә һәм Әмир
  • Салават Хәйретдинов
  • Әлфия апа Бурангулова
  • Азат һәм Зилә Шафиковлар

Әй авылым, картайма син

Яңарып торсын өйләр.

Урам тутырып җырларбыз

Яңадан язып җырлар, - ди...    

  А.б.  -  Урам халкы электән бик тату, ярдәмчел булган. Күршеләр белән кайгыларны бүлешеп, шатлыкларны уртаклашып яшәгәннәр, ишеккә йозак та куелмый иде хәтта. Бала-чага күбрәк әби-бабай тәрбиясендә үсә. Урамның үзенең зирәк аксакаллары һәм акәбиләре була торган иде. Алар безнең буын балаларын эшкә өйрәтеп, бабайлар түбәтәй киеп, әбиләр ап-ак яулыкларын бәйләп йөри иде. Әле дә бар ул ак әбиләребез. Шуларның берсе Мәклифә апа

Аширова. Ул озак еллар медпунктта эшләп, фельдшерларның уң кулына әверелә. Күрше-тирәләргә медицина ярдәме күрсәтеп, кулыннан килгәнчә ярдәм итеп яши. Бүгенге көндә Мәклифә апа коръәннәр укып, догалар кылып, бакыйлыкка күчкән авылдашларын соңгы юлга озатканда кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Үзенең кылган эшләре, тәртибе белән күпләргә иман юлына басарга ярдәм итә. Хәерле гомерләр сезгә!

        А.б.  -  Кул эшенә осталык – зур бәхет! Яңа күлмәк тегәсеңме, матур шәл бәйлисеңме, чигү чигәсеңме?! Мондый эшкә маһир булганнар аны балачактан өйрәнеп үсәләр. Безнең урамның апалары бәйләгән шәлләрнең озынлыгын бергә кушсаң – урам озынлыгы кадәр булыр иде. Ә кемнәр генә әби, әниләренең җылы бияләй, оекбашларын киеп үсмәгән! Менә шундый кул осталарының эшләрен сез бүген үзегез күрдегез.

      Афәрин диеп кенә әйтәсе кала сезгә:

  • Ануриса Муллаянова
  • Алинә Ибрагимова
  • Элвира Фахразиева
  • Илира Сафиуллина      
  •  (К.н!)_____________________________________________________

      А.б.  -  Урам, авыл, ил горурлыгы булган билгеле шәхесләргә дә бай безнең урам. Алда  аталганнарга кушып түбәндәгеләрне әйтеп китәсебез килә:

  • Идрисов Илдус – отл. здрав. СССР
  • Сафиуллин Тәлгат –  отличник образования
  • Атнагулов Фәим – полковник
  • Шафиков Фәрхәд – военный врач
  • Шафиков Тәлгат – подполковник
  • Шафикова Рәсилә – почет. грамота Минздрав. СССР
  • Шафикова Тәсмия – отлич. потребнооперации СССР
  • Шайдуллина Зәлия – врач невропатолог
  • Хайруллина Нурия – врач-стоматолог
  • Идрисова Рәсимә – отл. здрав. РФ

      А.б.  -  Дөньялар һаман да бик тыныч түгел. Әле бер, әле икенче урында бәрелешләр булып тора. Ул канкойгыч бәрелешләр безнең урамны да урап узмый. Алар арасында венгрия, авган, чечен сугышында катнашучылар да бар.

  • Хайруллин Заһит
  • Мазитов Мөхәрәм
  • Рахимов Динар
  • Фахразиев Илдус

     Дөньялар тыныч, илләр имин булсын, ата-аналар бала кайгысы күрмәсен!        

     А.б.  -  Һәр ата-ана үз баласы турында зур хәстәрлек, игътибар биреп, тәрбияле, кешелекле итеп үстерергә тырыша. 50 – 70 нче елларда авылда һәр йортта 3, 5, хәтта 8 балага кадәр тәрбияләнә. Алар бер-берсен карашып, эшсөяр, тату булып үсәләр. Күп балалы гаиләләрне хәзер могҗизәгә тиңлиләр.. Аллага шөкер урамыбызда күп балалы гаиләләр дә бар. Аларның берсе Ришат һәм Гөлнара Мутагировлар. Бүгенге көндә алар урамның иң яшь һәм күпбалалы гаиләсе булып тора. Шушы ук гаиләдә урамның иң яшь кешесе Әминә сабый да яши. Сабыйларыгызны исән-сау, бар яклап та бәхетле итеп үстерергә язсын. Киләчәктә үзегезгә таяныч булсыннар. Мутагировлар олы яшьтәге әтиләре Фоат абый белән яшиләр. Фоат абый урамның иң оста, алтын куллы кешесе дип әйтәсебез килә.Чөнки ул тегүче дә, мич чыгаручы да, итек басучы, итек төпләүче, умартачы, газовик та.

       Урамның иң-иңнәренә багышлана.  

       А.б.  -  Урамның киләчәге – яшьләрнең югары һәм һөнәри урта белем бирүче уку йортларында белем алып йөрүләре дә сөендерә. Исемнәрен атап үтик:

  • Гареева Илназа
  • Саниахметова Алсу
  • Файзуллин Линар
  • Ибрагимов Алмаз

Һәм бүгенге көндә гел яхшы билгеләренә генә укучы мәктәп балаларын да әйтеп китик:

  • Файзуллин Айнур
  • Сафиуллина Эльза
  • Шарифуллина  Алина

Әти-әниләренә зур рәхмәт, ә балаларга укуларын тәмамлап, күңелләренә ошаган һөнәр алып, яхшы эшләргә урнашырга язсын.  

А.б.  -  Тагын бер кат үттек менә, авылыбыз урамын

            Кабат-кабат искә алдык, яшьлегебез елларын.

            Үтте яшьлек, гомерләрнең көзләре җитеп бара

            Яшьлекнең үткән елларын, бар син, онытып кара!

       А.б.  -  Урамыбыз тарихы әле язылмаган. Аны язарга, мәгълумәтләр җыярга, эзләргә зур ныкышмалылык һәм терәк кирәк. Авыл тарихы төрлечә бәяләнә. Үткәннәргә бәйләп, туасы көн турында уйланасың. Бүгенге халәтне уйлап, үткән язмышны барлыйсың, әкренләп уйлар йомгагы сүтелә. Тарихны өйрәнергә, язып калдырырга, сакларга, киләчәк буыннарга ядкәр итеп калдырырга кирәк. Киләчәк буын горурланып искә алып сөйләрлек булсын!

       Әлеге урам бәйрәмен үткәрү – әле тарихыбызны искә төшерүнең башы гына дип әйтәсе килә. Өлкән яшьтәге кешеләр елдан-ел азая... Алар әлеге көндә тере тарих, аяклы энциклопедия дип әйтсәк тә була. Өлкәннәр исән чакта урамыбызның үткәне, кешеләре турында күбрәк белеп калсак иде. Без Саниахметов Рахматулла абыйның язмаларын  ярты гасырдан күбрәк вакыт үткәч тә файдаланган кебек, безнең язмаларыбызны, безнең заман тарихын да киләчәк буын кадерләп искә алыр иде. Рахматулла абыйдан калган язмалар кебек, бәлки кемнәрдәдер шундый ядкәрләр сакланадыр?

       Үзләренең нәселенең шәҗәрәсен генә түгел, урамыбыз шәҗәрәсен яза башлаган Майсәрә Яхъя кызының башлангычы да зур мактау сүзләренә лаек. Чөнки безнең урамыбызның нәсел җепләрен барлый башласаң, барысы да бер ыруга барып тоташканына инандык инде без бүген. Безне барыбызныда туганлык җепләре бәйли булып чыга. Шул туганлык җепләре өзелмәсен, аралар суынмасын, исән чагында бер-беребезнең хәлләрне белешеп яшик!

Җылы сүзләр әйтик якыннарга

                                       Өмет чаткылары сүнмәсен!

Утлар янсын шәмдәл, учакларда

                                      Ә йөрәкләр әрнеп көймәсен!



Предварительный просмотр:

“Чишмәләребез саф булсын!” 

(Әдәби-музыкаль кичә).

Максат. 1) Укучыларның чишмә, аның әһәмияте турында белгәннәрен тирәнәйтү;

                2) чишмә образының халык авыз иҗатында чагылышын күзәтү;

                3) яшәү чыганагы, матурлык, сафлык билгесе булган чишмәнең сурәтләү чарасында кулланылуын күзәтү;

                4) чишмәнең әһәмиятен, матурлыгын данлаган җырларны башкару;

                5) чишмәнең сафлыгын, чисталыгын, изгелеген саклау турында зирәк кисәтүләрне, ырым һәм ышануларны искә төшерү;

                6) чишмә буенда үткәрелә торган кичке уен үрнәкләрен күрсәтү, укучыларда халык иҗатына ихтирам тәрбияләү;

                 7) укучыларны табигатьне сакларга, аңа мәрхәмәтле, игътибарлы булырга өйрәтү, экологик тәрбия бирү.

Җиһазлау. I. Плакат – эпиграфлар: 1) “Чишмәләр – чисталык, сафлык, пакълек билгесе”. (Ф.Гарипова); 2) “Суның кадере чишмә корыгач беленә”; 3) “Кул пычранса, су белән юарсың; су пычранса, ни белән юарсың?”

                    II. Магнитофон, кассета.

                    III. Китаплар күргәзмәсе (Ф.Гарипова китаплары, җыр китаплары, Г.Бәширов “Җидегән чишмә”, “Туган ягым – яшел бишек”, “А.Гыйләҗев “Китмәгез, тургайлар”, С.Хәким (монография), мәкальләр, табышмаклар китабы һ.б.), портрет, сүзлекләр.

                    IV. ТР картасы.

                   

Кичәнең планы.

  1. Кереш сүз.
  2. Укучыларның туган як чишмәләре турында сөйләүләре.
  3. Чишмә образы – халык авыз иҗатында.
  4. Җырлар башкару.
  5. Чишмә буенда үткәрелгән кичке уеннар (шигырьләр сөйләү, җырлау, бию).
  6.  Чишмәнең матурлыгы, сафлыгы, яшәү чыганагы булуы сурәтләү чараларын ясауда катнаша, ул – фразеологик әйтелмәләрдә.
  7. Чишмәләрне карау, аларны саклау турында зирәк кисәтүләр, ырым һәм ышанулар.
  8. Чишмәләр, сулыклар турында хезмәтләр язган галимә - безнең якташыбыз.
  9. Йомгак.

Кичәнең барышы.

I. Укытучы. Кадерле укучылар! “Чишмәләребез саф булсын!” дип аталган бу кичәдә без җир куеныннан  балдаклар чыгарып ыргылучы чишмәләребез турында сөйләшербез, җырларбыз, үзебезне су буйларында хис итеп, уеннар уйнарбыз, биербез. “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә “чишмә” сүзенең лексик мәгънәсе болай бирелгән: Чишмә - җир астыннан агып, бәреп чыга торган су чыганагы. Күчерелмә мәгънәсе: нәрсәнең дә булса чыганагы, башлангычы, нигезе. Мәсәлән, эш – дуслык, татулык чишмәсе һ.б. “Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге”ндә “чишмә” сүзенең фарсы телендәге “чашма” сүзеннән килеп чыгуы күрсәтелә. “Чашма” – “күз”, “күзләвек”. Чишмәне без кизләү дип тә йөртәбез. Ә “кизләү” сүзе иске татар телендә “яшерү” фигыленнән булса кирәк.

     Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агышы, үз юлы бар. Беришесе шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч кенә ишетелә, гүя үзалдына гына сөйләнәләр. Өченчеләре җир куеныннан кайнап, ургылып чыга. Ә җырлары, көйләре? Чишмәләр җырын һәм көен тыңлый белгән кеше генә аңлыйдыр!

     Суларын инеш һәм елгаларга таба юллаган күпсанлы йөгерек чишмәләр, сугару чыганагы булу белән бергә, зур-зур елгалар һәм диңгезләр, тирән күлләр, буалар, тәмле сулы коелар барлыкка китергәннәр. Чишмәләр, кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр – елга, күл, инеш, диңгез һәм океаннарга тормыш өрүчеләр. Халык, чынлап та, хак әйтә. Чишмәләргә карата кулланылган “Башы – тауда, аягы  - диңгездә” дигән табышмак аларның җитез, йөгерек, эшчән, халыкка намус белән хезмәт итүчән табигатьләрен бик дөрес сурәтли.  Мәһабәт елгалар да каяндыр кечкенә генә, бала да атлап чыга алырлык бәләкәй чишмәләрдән башланып киткәннәр. Исәбе-хисабы булмаган чишмә, инеш, елга-су кушылдыклары белән туклана-туклана, алар тора-бара зур елгаларга әверелгәннәр.

II.Укучылар, безнең яктагы чишмәләр дә зур елгаларны туендыручы булып торалар. Мәсәлән, Ык кушылдыгы булган Рэ елгасы безнең чишмәләрдән башлана. Бу чишмәләр турында ниләр беләсез?

1 укучы. Рэтамак авылы элек чишмәләргә бик бай булган. Кешеләр су чыганакларына табынганнар, аларны изге итеп санаганнар, кадерләп саклаганннар.

     2 укучы.  Зур чишмәлэрнен  берсе булган “Бэди  чишмэсе” . Бу чишмәдән кешеләр бик теләп су алганнар, аңа килеп дога кыла торган булганнар(тарихка куз салабыз)

    3 укучы. Дару чишмэсен  кешеләр чистартып, карап торганнар  чөнки  чишмәнең суы бик тәмле булган, авылның күп кешесе шушы чишмә суын эчкән, сихәт алганнар( куз салыйк)

     Кызлар чишмәсенең суы мул булган, тик хәзер азайган, чөнки чишмә чыккан җирдә көтү йөри. Бу чишмәнең коесыннан авылга кадәр труба салынган, чишмә суы шушы труба аша килә. .

. Җыр “Туган авылыма” дип атала.

      4 укучы. Безнең Рэтамак авылында  чишмәләрнең исәбе-хисабы юк.. Авыл су өстендә утыра сыман, кайда казысаң да, су бәреп чыга. Йомшак, тәмле су. Авылымның күп кешесе авыл уртасындагы төп кизләүнең тешләрне сындырырлык салкын суын эчә. Р этамак авылының болыннарында, урманнарында чишмәләр бик күп, шуңа күрә бездә көтүлекләрдә көтү көткәндә, урманга барганда, суга тилмермибез, чишмәләрнең шифалы суларын эчеп, сусавыбызны басабыз.

III.Укытучы. Туган авылның чишмәләре турында белемнәрегезнең әйбәт булуын күрсәттегез, укучылар, рәхмәт. Ләкин алар турында белү генә җитми, чишмәләребезне һәрвакыт карап, алар турында кайгыртып торсак кына, чишмәләребез яшәү чыганагы булып торырлар.

     Җиребезнең кабатланмас бу бизәкләре элек-электән халык теленнән төшми. Чишмәләрнең кайнап чыгуын тел осталары йөрәк тибешләрендә тойганнар һәм аны канатлы сүзләрдә чагылдырганнар. Мәсәлән,

  1. “Бертуктаусыз көн-төн ага,

      Бөтен кеше рәхмәт әйтә аңа”. (Чишмә)

  1. “Исе юк, төсе юк,

Аннан башка тормыш юк.

Булмаган җире сирәк,

Үзе һәрвакыт кирәк”.

  1. “Таудан туса да, тауны яратмый”.
  2. “Тау куенында анасы,

Чыгып кача баласы”.

  1. “Күзеннән өзлексез ага яшь,

Аккан яше илгә аш”.

6) “Таудан туа, диңгезгә куа”

Болар барысы да чишмә, су турындагы табышмаклар.

      Ә хәзер чишмә суы турында мәкальләргә күз салыйк.

  1. “Суның кадере чишмә корыгач беленә”.
  2. “Су суны тапса гизәр, тапмаса кибәр”.
  3. “Су башындагы – саф су эчәр, койрыгындагы – куерак су эчәр”.
  4. “Суга сусаучы иске чишмәне әрчер”.
  5. “Идел бер, чишмәсе мең”.
  6. “Кечкенә чишмәләрдән зур елгалар була”.
  7. “Кул пычранса, су белән юарсың; су пычранса, ни белән юарсың?”

IV. Халкыбыз җырларында да чишмә сүзе, чишмә образы – ул сафлык, пакьлек, матурлык символы.  Татар халык җыры “Сагыну” яңгырый. “Яшьлегем чишмәләре” җырын башкаралар.

V.Чишмә - сәламәтлек, шифа, яшәү чыганагы, матурлык, сафлык, пакьлек, чисталык символы. Шуңа күрә ул әдәби сөйләмдә сурәтләү чараларын, фразеологик әйтелмәләрне төзүдә катнаша. Мәсәлән, киң күңелле гадел кешене чишмә суының сафлыгына тиңлибез. Бер-беребезгә чишмә суыдай саф хисләр, теләкләр телибез.

     “Спорт һәм физкультура – сәламәтлек чишмәсе”.

     “Китап – белем чишмәсе”

     “Эш – дуслык, татулык чишмәсе”.

“Авылларда чишмәләрне карап, чистартып торучы агайлар була. Балалар язучыларын мин әнә шул мәрхәмәтле кешеләргә охшатам, - дип яза Ш.Галиев. – Алар да халкыбызның, әдәбиятыбызның киләчәк чыганагы булган балаларны – күңел чишмәләренең чисталыгын кайгыртып яшиләр, аларга үз юлларын табарга, алга омтылырга булышалар”. Шагыйрь Ш.Галиев балалар әдәбиятын челтерәп аккан йөгерек чишмәгә тиңли, ә балаларны күңел чишмәләре дип атый.

     “Иҗат чишмәсе” кебек канатлы сүзне иҗат әһелләренә карата кулланабыз.

      “Чишмә төсле ихтыярсыз акты-китте яшьләрем”. Бу юллар кем шигыреннән, искә төшерик әле? (Г.Тукай “Пар ат”).

      “Телсез, телсез егет, - дип чыркылдап көлде кыз. Тавышыннан кизләү чылтыравы оялгандай булды”.

      “Сүзең булса, куып җи-и-и-и-т!” – дип кычкырганы һәм баягыча чишмә тавышы белән көлгәне генә ишетелеп калды”. (Җ.Рәхимов “Батырша”).

      “Инде менә хәзер сүнәр сәгатьләрем җитеп килә, чөнки җирдә мәхәббәт кизләүләре кибеп-корып бетте, чөнки җирдә сөю газапларыннан үлүгә караганда, бер-берсен күралмыйча, зәһәрлектән үлгән кешеләр күбрәк хәзер...” (Н.Думбадзе “Мәңгелек канун”).

      “Хәтфә болынлыктагы чишмәләребезнең бер йотым суын да бүген мин ширбәт итеп эчәр идем”. (Г.Кутуй “Сагыну”).

      Фразеологик әйтелмәләрдә чишмә һәм чишмә суы ничек, нинди мәгънәдә кулланыла икән?

      “Авызны чишмәгә тыгу” – яхшылык эшләү.

      “Чишмәсе тулган” – еларга тора.

      “Ике тамчы су кебек” – охшаш.

      “Су урынына эчү” – күп уку, күп белү.

      “Суга салу” - әрәм итү.

      “Су кушу” – арттырып сөйләү.

      “Судан пакь, сөттән ак” – гаепсез.

      “Судан коры чыгу” – аклану.

      “Чишмәсе саегу, кибү” – иҗат дәрте бетү.

VI.Ә хәзер, укучылар, мин сезгә “Алдыр чишмә тамчылый” дигән бик гади генә уен тәртибен  аңлатып китәм. Моның өчен ике рәткә тезелеп басарга кирәк. Беренче яктагылар кычкырып такмалыйлар:

        “Алдыр чишмә тамчылый,

          Гөлдер чишмә тамчылый.

         Ал кирәк, гөл кирәк,

         Бездән сезгә кем кирәк?”

Каршы яктагылар җавап бирәләр:

         “Алдыр чишмә тамчылый,

           Гөлдер чишмә тамчылый.

           Ал да кирәк, гөл дә кирәк,

           Ләйсән матур кыз кирәк”.

Укытучы. Күргәнегезчә, “чишмә” сүзе хәтта халкыбызның хәрәкәтле уен исемендә дә чагыла. Бу тикмәгә генә түгелдер, дип уйлыйм. Чөнки шушы хәрәкәтле, җырлы-биюле, зиһен сынаш уеннары, парлы, бишле, сигезле биюләр, кара-каршы җыр әйтүләр җәйләрен элек-электән чишмә буйларында үткәрелгән. Әле хәзер дә Сабантуйдан соңгы кичке уеннар Айбашта Таран кизләве янында уза.

    Укучылар, түгәрәктә өйрәнгән уеннарыбызны, үзебезне чишмә янында хис итеп, искә төшереп уйнап алыйк әле.

“Й Ө З Е К   С А Л Ы Ш”

“К Ә Л Ә П Ү Ш Л Е”

Уеннар вакытында чишмә турында җырлар җырлана, шигырьләр сөйләнә, биюләр башкарыла.

“Җидегән чишмә”

“Туган ягыма”

“Ага чишмә”

“Туган авыл”

Биюләр, шигырьләр.

VII.Әйе, җиребезнең кабатланмас бу бизәге җырыбыздан да, телебездән дә мәңге төшми. Безнең бала чагыбыз да гүя шуннан башлана, яшел чирәмле чишмә юлы безен олы тормышка алып чыга. Шуңа күрә яшәү чыганагы булган чишмәләребезгә игътибарыбыз кимемәсен иде. Әби-бабаларыбыз заманасында чишмәләргә игътибар зур булган. Аерым кешеләр чишмә-чыганакларны карап торган, чишмә башларын күз карасыдай саклаганнар. Безнең Рэтамакта да андый кешеләр элек тә булган, хәзер дә бар.    Чишмәләрне карау, саклау, суны пычратмау хакында халкыбызда зирәк кисәтүләр, ырымнар, ышанулар барлыкка килгән. Мәсәлән, изге чишмәгә көмеш акча салып, авырган кешеләр үзләренең сырхауларыннан котылырга теләгәннәр; бер-берсен сөйгән яшь парлар, чишмәгә йөзек салып, саф мәхәббәтләрен, вәгъдәләрен сакларга тырышканнар. Чишмә карау, суның чисталыгын саклап тору бик саваплы эш булып саналган.

     “Чишмәгә төкерү начар эш икәнен бәләкәй бала да беләдер”, - дип язды шагыйрь Г.Афзал.

     “Чишмәгә, суга төкермә, авызың кутырлар”, - дип кисәтә халкыбыз.

     “Суга пес итмә, кыз чыкмас”.

     “Суны пычратма, чүп салма, су тотар, ягъни авырырсың”, - дип әйткән зирәк халкым.

      Ә менә Ислам тәгълиматы табигатьнең әзер байлыгын сатуны тыя.

VIII.Чишмә-чыганакларның, елга-күлләрнең килеп чыгышы, әһәмияте, аларны саклауның кирәклеге турында фәнни хезмәтләр язылган).

IX.Кичәбезне  тәмамлап шуны эйтэсе килә.

     “Туган төбәгенең матурлыгын күрә белүче, суның тәмен тоючы бала әти-әнисен, кардәш-ыруларын, тирә-юньдәге кешеләрне ихтирам итә. Туган йортын, туган авылын, туган ягын чын күңелдән яраткан кеше генә Ватанын ярата һәм кирәк вакытта, аны саклау өчен, үз-үзен аямыйча, көрәшкә күтәрелә. Туган җирне исә чишмәләрдән, елга-күлләрдән башка күз алдына китереп тә булмый. Менә шушы эчке элемтәне сиземләгәннәр безнең әби-бабайлар; күңелләргә миһербан һәм шәфкать салу өчен, барлык мөмкинлекләрдән дә оста файдаланганнар, су хакын ата-ана дәрәҗәсенә күтәргәннәр. Туган ил, туган нигез, ата-ана, туган авыл туган төбәктән, туган туфрак – сулардан башлана. Онытмыйсы иде шушы хакыйкатьне!”

     Кадерле укучылар, “Чишмәләребез саф булсын!” дип исемләнгән кичәбез тәмам, әзерлегегез һәм актив катнашуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт.



Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы : Чын дуслар нинди була?

Максаты : 1). Диалогик, монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү аша мөстәкыйль аралашуга чыгару.

2). Креатив фикер эшчәнлеген активлаштыру, иҗади фикер йөртергә өйрәтү.

3). Дуслык, татулык, бердәмлек сыйфатлары тәрбияләү.

Дәреснең тибы : белемнәрне камилләштерү, ныгыту.

Җиһазлау : карточкалар, Р.Фәхретдин турында мультимедиа материаллары, аудиодиск, магнитофон, рәсемнәр.

Дәреснең планы :

Оештыру этабы.

Актуальләштерү.

Карточкалар белән эш.

“Дуслык нәрсә дигән сүз ул?” темасына әңгәмә.

Сүзлек эше.

Яңа белем, күнекмәләрне формалаштыру.

Өйрәнелгән текстларның эчтәлеген искә төшерү, геройларга характеристика бирү.

Аудиоязмада текстның дәвамын тыңлау.

Белем – күнекмәләрне ныгыту.

Диалоглар төзү.

Төркемнәрдә эш.

Мультимедиа проекты ярдәмендә сюжетлар белән танышу, әңгәмә оештыру.

Йомгаклау этабы.

Блиц – турнир.

Өй эше бирү.

Укучыларның белемнәрен бәяләү.

Дәреснең барышы:

1). Исәнләшү, танышу, көн турында фикер алышу.

2). Уңай психологик халәт тудыру. ( Г.Тимерҗанова башкаруында “Дускаем” җырын тыңлау, эчтәлеге буенча әңгәмә оештыру).

- Укучылар, җыр нәрсә турында?

- Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

( Укучыларның вариатив җавапларыннан соң дәреснең темасы, максаты аңлатыла).

3). Карточкалар белән эш. (Карточкалардагы мәкальләрен уку, русчага тәрҗемә итү).

- Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.

- Байлык — бер көнлек – дуслык — гомерлек.

- Дусны дошманнан аера бел.

- Дустың үзеңнән яхшырак булсын.

“Дуслык нәрсә дигән сүз ул” темасына әңгәмә оештырыла.

Укучылар, дус булу – нәрсә дигән сүз ул? ( фикерләре тыңлана).

Димәк, дуслык – ул кешеләрдәге нинди сыйфатлар? Уңаймы, әллә тискәреме? (фикерләре тыңлана).

Сүзлек эше.

Кеше холкына хас уңай һәм тискәре сыйфатлар искә төшерелә, мисаллар аша ныгытыла.

Укучылар, сезнеңчә, дуслык кайдан башлана? (фикерләре тыңлана).

Искә төшерегез әле, узган дәрестә сез кемнәр дуслыгы турында текст укыдыгыз? (Җавплар тыңлана).

Сезнеңчә, Рамилә һәм Фәрит дуслармы? (Укучыларның вариатив җаваплары тыңлана).

Аудиоязмада текстның дәвамын тыңлау. ( Тыңлаганнан соң фикер алышу).

Парларда диалоглар төзү.

Рамилә һәм Фәрит дуслармы?

Ни өчен шулай уйлыйсыз?

Фәрит өчен дуслык ни дигән сүз ул?

Чын дус аның кебек булырга тиешме?

Төркемнәрдә эш.

1).1нче төркем Рамиләгә, 2 нче төркем Фәриткә киңәшләр бирә.

2). Мультимедиа белән эш. ( Р.Фәхретдин турында альбом карау, “ Балаларга үгет – нәсыйхәт” китабыннан дуслык турында гыйбарәләр уку, фикер алышу).

Йомгаклау этабы.

1). Блиц – турнир.

- Дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

- Кемнәр дуслыгы турында?

- Сезгә кем ошады?

- Фәрит чын дус дип әйтеп буламы?

- Сиңа нинди дуслар ошый?

- Сыйныфта чын дусларың бармы?

2). Өй эше бирү. (Өй эше вариантларда бирелә).

50нче бит, 19нчы күнегү, язмача.

70нче бит, Р. Миңнуллинның “ Дуслашасым килә” шигырен укырга, тәрҗемә итәргә).