Шигырь-күңелнең таҗы

Cафиуллина Илира Нурисламовна

Шигырь-күңелнең таҗы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tagyn_ber_el_gomer_ittek.doc25 КБ
PDF icon ukytuchy_turynda_shigyr.pdf237.41 КБ

Предварительный просмотр:

Тагын бер ел гомер иттек –

Тагын бер ел үтте.

Озын булыр кебек иде –

Сүтелде дә бетте.

Шул бер елда игелекләр

Күпме кылганбыздыр?

Ниләр эшләгәнбездер дә,

Ниләр кырганбыздыр?

Дөнья безне утларга да,

Суларга да салды.

Тау кадәрле эш эшләнде,

Тау кадәре –  калды.

Үткән еллар истәлеккә

Артта кала бара.

Гомерләр генә ел саен

Гел кыскара бара.

Тагын ничә ел язгандыр? –

Ходай белә ансын.

Язганнары килә торсын,

Искеләре – калсын.

Биргәненә шөкер итик

Һәм кадерен белик!

Беребезгә беребез тик

Куанычлар телик!

Моннан соң да бергә-бергә

Гомер итик гөрләп!..

Мин сезгә дип тост күтәрәм!

Һәм күрсәтәм үрнәк!


Предварительный просмотр: