Туган тел турында

Cафиуллина Илира Нурисламовна

Туган тел турында

Скачать:


Предварительный просмотр:

Габдулла Тукай              

Туган тел

        И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

        Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

        Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

        Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

        И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,

        Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

         И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:

        Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!

Хәсән Туфан

                    Туган тел

        Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе

        Җитсен иде һәрбер күңелгә,

        Җилләр, сулар тавышы шикелле үк,

        Үзләренең асыл телендә.

        Атом көче, радио заманында

        Күрсәм иде шуны мин тагын:

        Ярдәмләшеп, телләр бер-берсендә

        Тапса фәкать кардәш, туганын.

        Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын

        Кем аркылы, ничек белдем мин?

        Бишектә үк мине өйрәтүчем,

        Туган телем - бәгърем, син ул, син!

        Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,

        Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен

        Син аңлаттың миңа, туган телем,

        Син өйрәттең миңа һәммәсен.

 Шәүкәт Галиев       

                Туган телем

        Әнкәм сөеп-сөеп әйткән,

        Әткәм чөеп-чөеп әйткән,

        Апам биеп-биеп әйткән

        Матур сүзләр җанымдадыр!

        Әбкәм сыйпап-сыйпап әйткән,

        Бабам сыйлап-сыйлап әйткән,

        Абзам сынап-сынап әйткән

        Зирәк сүзләр аңымдадыр!

        Язда уйнап-уйнап үскән,

        Җәйдә буйлап-буйлап үскән,

        Көздә уйлап-уйлап үскән

        Туган телем канымдадыр!

        Телгә тимә - аңга тимә,

        Телгә тимә - канга тимә,

        Телгә тимә - намга тимә,

        Телгә тимә - җанга тимә.

                                                                        

     

Роберт   Миңнуллин

                  Туган телемә

        Асыл сүзләреңне, туган телем,

        Биреп торчы миңа азга гына.

        Бөтенләйгә түгел  – вакытлыча,

        Тик җитәрлек гомер азагыма.

        Синнән алган һәрбер сүземне мин

        Күз карасы кебек саклар идем.

        Ул сүзләрнең затлыларын сайлап,

        Дога итеп кенә ятлар идем.

        Ул сүзләрем җырларга әйләнгәч,

        Мин кайтарып сиңа бирәчәкмен.

        Исраф булмас ул сүзләрең миндә,

        Җыры булыр алар киләчәкнең.

        Әйтә алмыйм әле: ул сүзләрдән

        Аз булса да дөнья үзгәрерме?

        Тик югалтмам, туган телем, синнән

        Алып торган асыл сүзләремне.

    Зөлфәт

                      Туган тел хакында

        Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,

        Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип -

        Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

        Туган телең әле бу булмас.

        Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,

        Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип -

        Күзләреңә яшьләр тыгыыр - 

        Туган телең әнә шул булыр!

                                                           



Предварительный просмотр:

Сүз көчле ул, мәгънәле ул, сирәк булса,

Тыңлаучы да сүз аңлаучы зирәк булса. (С.Рәмиев)

Кил, өйрән, и туган, бер башка телне:

Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.

Катыштырма вәләкин телгә телне,

Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер. (Дәрдемәнд.)

Туган тел турында бер шигырь

И кардәшем! Бер хаҗәтсез кайчак
телне шундый бозып сөйлисең!
Ил колагын хурлап, халкыңның
рухын рәнҗетәмен димисең!

Мескенләнмә, бакый гомер килгән
тел байлыгын итмә кадерсез.
Бер уйласаң, илаһи бит, изге -
Кеше әйткән аваз, һәрбер сүз!

Һич мәртәбә түгел туган телдә
җиң очына карап сөйләшү.
Көчле, горур сөйләш! Кирәк икән
хаким телләр торсын көнләшеп!

Иренмә син, туган, туган телнең
асыл байлыкларын ачарга.
Без ваемсыз булсак, чит-ят сүзләр
хәзинәңне әзер басарга!

Ана телен ватып-бозып сөйләп,
кешелегең генә төшә бит!
Корама тел, яман чир булып,
яңа буыннарга күчә бит!

Күп телләрне белү –  яхшы шөгыль,
туган телең үги калмаса.
Җанын салып әйткән әткәң сүзен
синең аша балаң аңласа.

Мәгълүм: дөнья көтү, заман өчен
файдалырак телләр бары да...
Тик шунсы хак: фәкать туган телдә
иман иңә кеше җанына!

Киләчәкнең башы - бүгенгедә.
Нинди шатлык картлык көнеңдә -
оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә,
матур итеп туган телеңдә!  (Р.Фәйзуллин)

Татар теле

Туган җирең – Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Ак алъяпкыч бәйләсәләр,

Өзелеп тора кызлар биле.

Кызлар кебек шат чырайлы,

Ачык йөзле татар теле.

Халкың кебек уңган да син,

Хезмәттә син көне-төне.

Ир-егетләреңдәй дәртле,

Гайрәтле син, татар теле.

Фәннән сине аерса да

Гасырларның афәт җиле,

Аксакалларыңдай олпат,

Акыллы син, татар теле.

Ассалар да, киссәләр дә,

Үлмәдең син, калдың тере.

Чукындырган чагында да

Чукынмадың, татар теле.

Яндың да син, туңдың да син,

Нишләтмәде язмыш сине?!

Дөньда күп нәрсә күрдең,

Әй мөкатдәс Тукай теле!

Төрмәләргә дә яптылыр

Җәлил белән бергә сине.

Төрмәләрдә дә килмешәк

Булмадың син, татар теле.

Зинданнарны ярып чыктың,

Ялкынланып чыктың кире.

Хәтта фашист тегермәне

Тарта алмады анда сине,

Әй син батыр татар теле!

Кабатланмас үткәннәрең –

Гасырларның яман чире.

Кабатлар сине гасырлар,

Татар теле – дуслык теле. (Наҗар Нәҗми)

Тел ил белән икән.

Язмышым, рәхмәттән башка

Бер сүзем юк бу җиргә,

Мин риза-бәхил; колак сал

Минем соңгы гозергә.

Мин башка гозерләр белән

Сине бүтән йөдәтмәм.

Язмышым, үзең аердың,

Юк әткәм һәм юк әнкәм,

Юк җирдә башка шатлыгым.

Әйтче, мин кемнән, йә, ким?

Әнкәмнән мәхрүм итсәң дә,

Телемнән итмә ятим.

Күп уйландым Дуга төннәрендә:

Онытылырга мөмкин җан дуслар.

Туган телең искә төшә икән

Хәл ителгән җирдә язмышлар.

Ул язмышлар уртасына керә,  –

Таң вакыты булсын, булсын кич,

Сызып, телеп,  күңел түрләреннән

Күтәрелә башлый моңсу хис.

Чишмәләре кушыла төрле яктан,

Чишмәләрдә кайный бөтен дәрт,

Артта таллар – татар хатыннары

Сөйләшәләр төсле лепердәп.

Сөйләшәләр төсле: бу арада

Балаларның никтер аз хаты...

Туган телем – минем әнкәйнең ул

Ризалыгы, соңгы васыяте,

Фатихасы булып яңгырады.

Моңландырган чагы күп аның.

Бикләмәде, чикләмәде телем,

Кырларына тикле Дуганың

Килде алып...                             (С.Хәким)

Ана теле

Һәркемгә дә иң газиз тел – ана теле,

Анда гына сабый чакның раушан гөле –

Кышкы кичтә әбиләрнең әкиятләре,

Әниләрнең бәллү җыры, бәллү көе.

Ана телем, сине өзелеп яратканга,

Очам дисәк, безгә булдың канатлар да;

Дошман белән көрәшкәндә  –  үткен кылыч.

Балдай татлы – дуслар белән сайрашканда.

Күңелләрдән күңелләргә юл саласың,

Сусаганда эссе чүлдә, су табасың.

Алышларда арысланга тиңдәш итеп,

Тоткынлыкта тимер булып таш ярасың.

Җырларның да иң татлысы синдә генә,

Уйларның да иң яктысы синдә генә.

Туган илнең, туган телнең матурлыгы

Якты илһам бирми икән кемгә генә!

Кайчагында адашкандай булам да мин,

Уңны-сулны шәйләмичә егылам, димен.

Туган телем балкыта да барыр юлны,

Күз алдымда ярылып ята кыйблам минем.

..................................

Телем барда үргә омтылырмын,

Күз өстендә торган каш кебек.

Телем бетсә, мин дә онытылырмын,

Күл төбенә төшкән таш кебек.             (Г.Афзал)

Туган телем

Дөньяда иң-иң матур ил

Ул – минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул – минем туган телем.

“Балам!” диеп туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

“Әнием!” дип әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.

Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам,

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам!          (Э.Мөэминова)

Сүз ләззәте

Күкләрдән дә эзлим асыл сүзне,

Җир-сулардан табам энҗеләр.

Сүз ләззәте тәмле ширбәт кебек,

Күңелемә шуңа сеңделәр.

Актарылып чыккан вулкан кебек,

Урыныннан купкан таулардай,

Күңел фонтаннары бәргән чакта,

Халыкларны илгә даулардай

Көчләр җиңә, ике җилкәмә дә,

Рәхмәт фәрештәсе кунгандай.

Кояшлардан алып сүз күчерә

Безгә милли символ – тулган ай.

Сүз ләззәте бирә үзгә тәмнәр,

Затлы ашка охшаш, түгел дә...

Затлы сүзләр сайлап-сайлап кына,

И салыек, кардәш, күңелгә.    (Б.Рәхимова)

Туган тел турында

Туган телдә һәрбер хисне

Җөмләгә төреп була.

Әйтергә теләгәнеңне

Әйтеп бетереп була.

Туган телдә тик бер хисне

Җөмләгә төреп булмый:

Аны ничек яратканны

Әйтеп бетереп булмый.   (Нияз Акмал)

 



Предварительный просмотр:

II бүлек. Тел, сүз 

* Акыллының теле күңелендә, Тиленең акылы телендә.

* Акылы кысканың теле озын.

* Ана баланы ике кат тудыра: Бер кат — тән биреп! Икенче кат — тел биреп!

* Анам биргән туган тел, Атам биргән корал тел.

* Ана мәм биргән, Ана тән биргән, Ана сөт биргән, Ана тел биргән!

* Алтыда белгән ана телең алтмышта онытылмас.

* Бик татлы булма кабып йотарлар, Бик ачы булма — төкереп ташларлар.

* Аягы пычрак — өй пычратыр, Теле пычрак — кеше пычратыр.

* Берәүнең кулы эшли, Икенченең теле эшли.

* Бер телдә ун хикмәт, Ун телдә йөз хикмәт.

* Бит күрке күз, Тел күрке сүз.

* Дөньяда иң татлы нәрсә дә — тел, Иң ачы нәрсә дә — тел.

* Әдәп башы — тел.

* Әйткәннән тел калмас.

* Әйтмәс җирдә авызың тый, Кычытмас җирдә кулың тый.

* Җабага тайның бете ачы, Әшәке кешенең теле ачы.

* Иле барның теле бар.

* Иң татлы тел — туган тел, Анаң сөйләп торган тел.

* Инсафлының теле саф.

* Йомшак телле бәрән ике ананы имә.

* Кеше күрке йөз; Йөзнең күрке — күз, Уйның күрке — тел, Телнең күрке — сүз.

* "Кеш" дип әйтергә теле юкның күзен карга чукыр. (Тел ул үзеңне яклау коралы булып та хезмәт итә, дигәннән.)

* Күңеле турының теле туры. (Төрдәше: "Күңеле расның теле рас".)

* Озын тел елан: авыздан чыкса, муенга урала.

* Сакауның телен әнисе белер.

* Оста барда кулың тый, Белгән барда телең тый.

* Сакау сакауны үчекли.

* Сиңа бирелгән ике колак, бер тел: Ике тыңла, бер сөйлә, калганын үзең бел.

* Сөяксез тел ни димәс.

* Сүз бер көнлек, тел гомерлек.

* Татлы тел тәхет били.

* Татлы тел тимер капканы ачар.

* Тел — ананың теләге, Тел — ананың баласына иң кадерле бүләге.

* Тел белән әйтмичә, бармак белән төртеп булмый.

* Тел белмәгән теленнән абыныр.

* Телгә сак бул!

* Тел дигән дәрья бар, Дәрья төбендә мәрҗән бар. Белгәннәр чумып алыр, Белмәгән коры калыр.

* Теле белән күктәге айны йөртә белгән, Кулы белән казандагы майны эретә белмәгән.

* Теленә салынган, Эшендә абынган.

* Телең белән күңелеңне бер тот.

* Телең белән узма, Белем белән уз.

* Телең белән фикер йөртмә, Уең белән фикер йөрт.

* Телеңне тезгендә тот, Этеңне чылбырда тот!

* Телеңне тыйсаң, тыныч булырсың.

* Телне каләм саклый.

* Телең ни әйтсә, колагың шуны ишетер.

* Теле озын булмаганның гомере озын булыр.

* Теле озын кешенең акылы кыска булыр.

* Теле пычракның күңеле пычрак.

* Теле татлының дусы күп.

* Теле чибәрнең үзе чибәр.

* Теле юкны тигәнәк талар.

* Тел күңелнең көзгесе.

* Тел — кылыч: тиешсез җирдә тый, тиешле җирдә кый!

* Телделәр халык булып дөньяга чыккан, Телсезләр балык булып дәрьяда калган, Бакылдыклар бака булып баткакта яталар, ди.

* Телләр белгән — илләр белгән.

* Тылмач үз җавабын үзе табар.

* Телне тешләп өзеп булмый, Сөйләми дә түзеп булмый.

* Тел өчен теш төбенә утырталар.

* Тел ташны эретә.

* Тел Теләчегә барып кайта. (Теләче — Казан арты район үзәкләреннән берсе.)

* Телчән теленнән табар.

* Тәмле дә тел, Тәмсез дә тел.

* Төче коймак пешергән кешегә бар, төче телле кешегә барма.

* Төче коймак тиз кикертә.

* Туган илем — иркә гөлем, Киңдер сиңа күңел түрем.

* Туган телем — үз телем, Туган илем — үз көнем.

* Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.

* Туры телем таш ярыр.

* Ул да яхшы, бу да яхшы, Ашаган чакта бар да яхшы, Баш коткарган тел дә яхшы.

* Үткен тел — бәхет, Озын тел — бәла!

* Һөнәр алды — кызыл тел. (Кызыл тел — оста, матур тел, димәк.).


Сүзнең көче, тоткан урыны һәм төрләре

* Авыз күрке тел, телнең күрке сүз.



Предварительный просмотр:



Предварительный просмотр:

     

Габдулла Тукай              

Туган тел

        И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

        Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

        Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

        Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

        И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,

        Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

         И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:

        Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!

   

Хәсән Туфан

                    Туган тел

        Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе

        Җитсен иде һәрбер күңелгә,

        Җилләр, сулар тавышы шикелле үк,

        Үзләренең асыл телендә.

        Атом көче, радио заманында

        Күрсәм иде шуны мин тагын:

        Ярдәмләшеп, телләр бер-берсендә

        Тапса фәкать кардәш, туганын.

        Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын

        Кем аркылы, ничек белдем мин?

        Бишектә үк мине өйрәтүчем,

        Туган телем - бәгърем, син ул, син!

        Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,

        Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен

        Син аңлаттың миңа, туган телем,

        Син өйрәттең миңа һәммәсен.

 Шәүкәт Галиев       

                Туган телем

        Әнкәм сөеп-сөеп әйткән,

        Әткәм чөеп-чөеп әйткән,

        Апам биеп-биеп әйткән

        Матур сүзләр җанымдадыр!

        Әбкәм сыйпап-сыйпап әйткән,

        Бабам сыйлап-сыйлап әйткән,

        Абзам сынап-сынап әйткән

        Зирәк сүзләр аңымдадыр!

        Язда уйнап-уйнап үскән,

        Җәйдә буйлап-буйлап үскән,

        Көздә уйлап-уйлап үскән

        Туган телем канымдадыр!

        Телгә тимә - аңга тимә,

        Телгә тимә - канга тимә,

        Телгә тимә - намга тимә,

        Телгә тимә - җанга тимә.

                                                                        

     

Роберт   Миңнуллин

                  Туган телемә

        Асыл сүзләреңне, туган телем,

        Биреп торчы миңа азга гына.

        Бөтенләйгә түгел  – вакытлыча,

        Тик җитәрлек гомер азагыма.

        Синнән алган һәрбер сүземне мин

        Күз карасы кебек саклар идем.

        Ул сүзләрнең затлыларын сайлап,

        Дога итеп кенә ятлар идем.

        Ул сүзләрем җырларга әйләнгәч,

        Мин кайтарып сиңа бирәчәкмен.

        Исраф булмас ул сүзләрең миндә,

        Җыры булыр алар киләчәкнең.

        Әйтә алмыйм әле: ул сүзләрдән

        Аз булса да дөнья үзгәрерме?

        Тик югалтмам, туган телем, синнән

        Алып торган асыл сүзләремне.

  

  Зөлфәт

                      Туган тел хакында

        Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,

        Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип -

        Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

        Туган телең әле бу булмас.

        Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,

        Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип -

        Күзләреңә яшьләр тыгыыр - 

        Туган телең әнә шул булыр!

                                                           



Предварительный просмотр:

И туган тел, и туган ил…

      “Әллүки” җыры яңгырый. Укучылар укытучы  артыннан җырның ахырындарак сәхнәгә чыгып тезеләләр.

 

     Алсу. Исәнмесез, хәерле көн, кадерле милләттәшләр: хөрмәтле кунаклар, туган телебез сагында торучы фидакарь укытучыларыбыз! (  Татар теле укытучысы турында шигырь сөйли)

     1 укучы. Халкым теле миңа – хаклык теле,

                    Аннан башка минем телем юк.

                    Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

                    Иле юкның гына теле юк.

     2 укучы. Безнең туган телебез – татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул.

                  И минем җандай кадерлем,

                  И җылы, тере телем!

                  Кайгылар теле түгел син,

                  Шатлыгым теле бүген.

                  Тик синең ярдәм белән мин,

                  Тик синең сүзләр белән

                  Уйларын йөрәккәемнең

                 Дөньяга әйтә беләм.

               

     3 укучы. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Туган йортыбызның, туган авылыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, тапкыр, җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләребезне, моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез.

     

     Алсу.    Без - татарлар!

Татар исемен без

Горур йөртә торган бер халык.

Без - татарлар!

Татар исемен без

Иң-иң озак йөрткән бер халык.

Без - татарлар!

Шулай диеп белә

Безне бөтен дөнья илләре

Без-татарлар!

Батыр халык дигән

Зур даныбыз эле сүнмәде.

Без — татарлар!

Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

Без — татарлар!

Яшибез без җирдә

Бар халыклар белән берләшеп.

Без — татарлар

Бик күп татарларның

Барын бергә җыйган татарлар.

Без — татарлар!

Я, әйтегез, җирдә бездән көчле,

Бездән эшчән нинди татар бар?

                   

        4 укучы. Мин татармын,

Ә сез уйлыйсыздыр:

Исем алыштыру бик җайлы.

Тик мин әле, Болгарымнан башка,

Арча бүләк иткән Тукайлы.

Мин татармын... безне бүлгәләргә

Үз дигәнчә һәр чор маташты.

Тик мин әле, Болгарымнан башка,

Тамбов бүләк иткән Такташлы.

Мин татармын... Бернинди көч миннән

Йолкып ала алмас бу уйны.

Мин бит әле, Болгарымнан башка,

Пенза бүләк иткән Кутуйлы.

Мин татармын... Әйе, миңа җиңел түгел,

Бары үзем беләм хәлемне.

Тик мин әле, Болгарымнан башка,

Оренбург биргән Җәлилле.

Һәммәсеннән бер кул селтәү белән

Җиңел генә азат булсаммы.

Мин бит әле, тимер “Урал” койган

Себер сыендырган Туфанлы.

                   

     5 укучы. Бу бөек шәхесләребез турында уйлыйбыз да: “Алар каян көч алган?” – дип куябыз. Ул көч – халыкта, туган җирдә, туган телдә... Ул көч – халык көйләрендә, халык моңнарында.

Татар җыры ерак тарихлардан

Алып килә халык хәтерен.

Оялчан ул, моңлы, ягымлы ул,

Үзе салмак, үзе әкрен.

    Иң җылы хисләр, иң матур тойгылар татар җырлары, татар моңнары аша безнең күңелләребезгә үтеп керә.

    Татар халык җыры башкарыла.”Туган ил”

    6 укучы. Галимнәребез, язучыларыбыз татар теле турында нинди матур сүзләр әйткәннәр! “Берәр кеше башка телне өйрәнмәкче булса, башта үз телен белсен,” – дигән К.Насыйри.

     7 укучы. “Туган оясыннан аерылган кош

                      Канатына мәңге ял тапмый.

                      Туган телен яратмаган кеше

                      Башкаларның телен яратмый”, - дип язды Әхмәт Ерикәй.

     8 укучы. “Кил, өйрән, и туган,бер башка телне,

Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.

Катыштырма валәкин телгә телне,

Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер”, - дип кисәтте Дәрдемәнд.

     9 укучы. Дәрдемәнд фикерен Р.Фәйзуллин “Туган тел турында бер шигырь”ендә болай дәвам итте:

И кардәшем! Бер хаҗәтсез кайчак

Телне шундый бозып сөйлисең!

Ил колагын хурлап, халкыңның

Рухын рәнҗетәмен димисең.

Мескенләнмә, бакый гомер килгән

Тел байлыгын итмә кадерсез.

Бер уйласаң, илаһи бит, изге —

Кеше әйткән аваз, һәрбер сүз!

Иренмә син, туган, туган телнең

Асыл байлыкларын ачарга.

Без ваемсыз булсак, чит-ят сүзләр

Хәзинәңне әзер басарга!

Күп телләрне белү — яхшы шөгыль,

Туган телең үги калмаса.

Җаның салып әйткән әткәң сүзен

Синең аша балаң аңласа.

Киләчәкнең башы — бүгенгедә.

Нинди шатлык картлык көнеңдә,

Оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә,

Матур итеп туган телеңдә!

     10 укучы. “…халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән”, - дигән Г.Бәширов.

     11 укучы. Наҗар Нәҗминең “Татар теле” шигыре яңгырый.

Туган җирең  – Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Ак алъяпкыч бәйләсәләр,

Өзелеп тора кызлар биле.

Кызлар кебек шат чырайлы.

Ачык йөзле татар теле.

Халык кебек уңган да син,

Хезмәттә син көне-төне.

Ир-егетләреңдәй дәртле,

Гайрәтле син, татар теле.

Фәннән сине аерса да

Гасырларның афәт җиле,

Аксакалларыңдай олпат.

Акыллы син, татар теле.

Ассалар да, киссәләр дә.

Үлмәдең син, калдың тере.

Чукындырган чагыңда да

Чукынмадың, татар теле.

Яндың да син, туңдың да син.

Нишләтмәде язмыш сине,

Дөньяда күп нәрсә күрдең,

Әй, мөкатдәс Тукай теле.

Төрмәләргә дә яптылар

Җәлил белән бергә сине.

Төрмәләрдә дә килмешәк

Булмадың син, татар теле.

Зинданнарны ярып чыктың,

Ялкынланып чыктың кире,

Хәтта фашист тегермәне

Тарта алмады анда сине,

Әй син, батыр татар теле!

Кабатланмас үткәннәрең –

Гасырларның яман чире.

Кабатлар сине гасырлар,

Татар теле, дуслык теле.

     12 укучы. Бик борынгы дәверләрдән, Болгар чорыннан ук татар халкы белемгә омтылган. Халкыбыз бик мәгърифәтле булган. Ә бит күп еллар буена татар халкы надан булган дигән фикер тудырдылар. Юк, татар халкының мең елдан артык вакыт белән исәпләнгән язуы, бай әдәби мирасы да бар. Һәр татар өендә китап изге бер нәрсә итеп саналган. Татарда китапсыз өй булмаган. Ә татар мәдрәсәләре халык күңеленә нур сибүче, аны агартучы, дөрес юлга юнәлтүче уку йортлары булганнар. Русларның 3000 кешесенә бер школа туры килсә, татарларда 100 кешегә бер мәдрәсә булган.      

     13 укучы. Зөлфәтнең “Туган тел турында” шигыре сөйләнә.

Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: “Әни!”дип,

Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: “Әти!”дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: “Әни!”дип,

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: “Әти!”дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылыр –

Туган телең әнә шул булыр!

     14 укучы. Шагыйрь Зөлфәт белеп кисәтә. Әйе, без туган телебезне күз карасыдай сакларга, аңа турылыклы булып, үз телебезне бозмыйча, саф татар телендә сөйләшергә тиешбез. Моны истән чыгармаска кирәк. Телебезне сакласак, халкыбыз да яшәр, Татарстаныбыз да чәчәк атар.

     15 укучы. Телебезне, күңел гөле итеп,

                       Саф көенчә саклыйк гомергә.

                       Рухи дөньяң булсын халкың моңы

                       Илең йөрсен уйда гел бергә.

     16 укучы.  Төп нигезем минем, Татарстан,

                       Синең язмыш – безнең гомерләр.

                       Төп нигезем, аерма син мине

                       Әткәм-әнкәм биргән телемнән.

     17 укучы. Идел ярларына нурлар сибеп,

                      Матур булып ата бездә таң.

                      Таң шикелле якты Туган илем,

                      Бәхет биргән җирем Татарстан!

     18 укучы. Татарстан дигән Ватаным бар,

                       Татар дигән халкым бар минем.

                       Мин халкыма үткәннәрдән түгел,

                       Киләчәктән урын барлыймын.

   

     19 укучы. Сибгат Хәкимнең “Бер горурлык хисе” шигыре сөйләнә.

     Алсу.

Бергәләп җырлыйк туган тел җырын

Кечкенә чакта җырлаган кебек, Һавада кояш, җирдә - туган тел Булмаса әгәр - зураймас идек. Сөенеп җырлыйк туган тел җырын Онытканнарның бәгырен телеп,

Мин бит татар баласы, диеп,

Кешеләр һәрчак торсыннар белеп. Җырлаган әнкәм, дөньядан балам Китмәсен, диеп, үземнән элек...

И туган телем, сиңа да шундый

Изге теләкләр тели мәңгелек.

   "Туган тел" җыры яңгырый.