Дәрес эшкәртмәләре

Cафиуллина Илира Нурисламовна

Предварительный просмотр:

5 нче сыйныфта татар теленнән ачык дәрес.

     Тема. Тел күрке – сүз.

     

Максат. 1. Укучыларның “Лексика” бүлегеннән алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү.

                     2. Тел чараларыннан, сүзлекләрдән уңышлы файдалана белү, татар теленнән БРИ биремнәрен үтәү күнекмәләрен үстерү; укучыларның сүзлек запасын баету; компьютер белән эшләү технологиясен камилләштерү.

                     3. Туган телгә,  әдәби тел нормаларына сак караш тәрбияләү.

     Җиһазлау. Компьютер, магнитлы такта, сыйныф тактасы, экран, проектор.

     Материаллар. БРИ биремнәре, “Кызыклы грамматика”дан    күнегүләр, карточкалар, лексик анализ өчен план, кроссворд, табло, сүзлекләр күргәзмәсе, дәреснең эпиграфы:

     Тел дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗән бар;
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгән коры калыр.
(М.)

     Метод. Анализ, әңгәмә, дәреслек белән эшләү, тестлар белән эшләү

     Дәрес тибы. Ныгыту-кабатлау.

     Дәрес формасы. Практикум-дәрес.

Дәрес планы.

I.  Оештыру өлеше.

II. Белемнәрне системалаштыру, актуальләштерү.

III. Белемнәрне ныгыту-тикшерү: компьютер белән эшләү, БРИ тестларын үтәү, сүзлекләр ярдәмендә эшләү, карточкалар белән төркемләп эш.

IV. Өй эше бирү.

V. Дәрескә йомгак.

Дәрес барышы.

Укытучы. Укучылар, бүгенге дәреснең темасы “Тел күрке – сүз” дип атала. Әйдәгез, укучылар, тел турында нинди мәкальләр, шигырьләр беләсез икән, искә төшерик әле.( Укучылар белгәннәрен әйтәләр. ) Экранга күз салсак, анда без телебез турында язылган мәкальләрне, шигырьләрдән юлларны күрәбез, укып, мәгънәләрен аңлатып китик. ( Укучылар, укып,  мәгънәләрен әйтәләр. )

             Укытучы. Укучылар, бүгенге дәрестә без “Лексика” бүлегеннән алган белемнәрне искә төшереп, ныгытып китәрбез. Татар теленең бу бүлегендә сез нәрсәләр өйрәндегез? Кайсыгыз җавап бирергә тели? (Укучылар белгәннәрен әйтәләр.) Димәк, лексика нәрсә ул? Әйе, ул билгеле бер телнең сүзләр һәм әйтелмәләр җыелмасы. Сез татар теленең сүзлек составын өйрәнеп, телебезнең байлыгына төшенеп киттегез. Укучылар, телебезнең сүз байлыгы кая тупланган? (Укучылар җавабыннан соң күргәзмәдәге сүзлекләргә игътибар иттерелә.)

            Укучылар, телебездә бер мәгънәле сүзләр күбрәкме, әллә күп мәгънәле сүзләр өстенлек итәме? (Укучылар җавап бирәләр.) Мәсәлән, сезгә кызыклы гына сораулар. 1) Кеше йөзендә, самавырда, чәйнектә, көймәдә, теплоходта була. 2) Кан шуннан йөри, агач шуның аша җирдән азык ала, сүзләр шуңардан ясала. 3) Әйбернең төсендә, керле киемдә була.  

            Сүзләрнең өстәмә мәгънәләре сөйләмне җанландыруда, образлы тел тудыруда әһәмиятле роль уйныйлар. Укучылар, сөйләмне матурлау өчен, тагын нинди мәгънәле сүзләр кулланыла? Әйе, күчерелмә мәгънәле сүзләр. Сезнең алдыгызда БРИ биремнәренең А өлеше тора. Шул биремнәр арасында сүзләрнең лексик мәгънәләре һәм күчерелмә мәгънәләре турындагысы бар. Дөрес җавапларны билгеләгез әле, укучылар. ( Мисаллар 2006 нчы елгы варианттан алынды)

 А8. Күктә, бар җиһанга нур биреп, кояш балкый җөмләсендә кояш сүзенең лексик мәгънәсен күрсәтегез.

  1. исем сүз төркеменә карый; берлек санда; баш килештә
  2. яктылык чыганагы
  3. тамырдан торган сүз
  4. җөмләдә ия булып килә

А9. Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланыла?

Күңелегезне җәрәхәтли торган авыр сүз ишетсәгез, үткәреп җибәрегез. (А. Гыйләҗев)

  1. күңелегезне
  2. сүз
  3. авыр
  4. ишетсәгез

 (Укучылар тесттагы дөрес җавапны күрсәтәләр.) 

            Укытучы. Укучылар, хәзер дәреслекләрегезнең 127 нче битен ачыгыз. 257 нче күнегүдә “Нәүрүз” тексты бирелгән.  Текстны башта эчтән укып чыгасыз, аннан соң кычкырып укырсыз һәм, текстка якын итеп, эчтәлеген сөйләрсез.

             Укучылар укыйлар һәм текст буенча әңгәмә оештырыла. Тексттагы  “ләйсән” сүзенә лексик анализ ясыйбыз, анализ планы экранда бар.

            Укытучы. Укучылар, телебезгә башка телләрдән кергән сүзләрне нинди сүзләр дип әйтәбез әле? (Укучылар җавап бирәләр.)  Әйе, алынма сүзләр. Ә бит рус теленә дә татар теленнән күп кенә сүзләр кергән һәм кулланыла. Мәсәлән, әйрән, алмаз, алтын, амбар, аргамак, атаман, башлык, бөркет, баһадир, авыл, йөзем, ишәк, кайма, капкын, каракүл, китмән, кирпеч, күрәгә, чалма, үтүк, хуҗа һ.б. Ә беләсезме, татар халкы гына пешерә торган ашларны башка милләт халкы тәрҗемәсез генә куллана. Я, әйтеп карагыз әле.

(Укучылар җавап бирәләр. Гөбәдия, бәлеш, пәрәмәч, чәк-чәк һ.б. )   

Укытучы. Укучылар, игътибарыгызны тактага юнәлтегез әле. Сезнең алда гарәп-фарсы алынмалары бирелгән, такта янына чыгып, сүзләрнең төшеп калган хәрефләрен язарга кирәк, һәрберегезгә 3 әр сүз туры килә. (Укучылар физминутка ясыйлар.) 

Сәнг...ть, рәс...ам, мә...хия, тәнк......ть, с...рәт, мәк...лә, китапх...нә, ру...и, шиг...рь, тас…ир, к…ләм, шагы…рь, ши……рият, җәмг...ять,  каг……дә, д...нья, җәү...әр, д...ва, сәл...мәт, җәрә...әт, з...бәрҗәт.

             Укытучы. Укучылар, хәзер тагын экранга карагыз, анда БРИ тестларының А өлешеннән биремнәр бар. ( Мисаллар 2008 нче елгы варианттан алынды.) Сорауларга бергәләп җавап бирәбез.

        А 4 Түбәндә бирелгән мисаллар арасыннан кәкре каенга терәтү фразеологизмына синоним сайлап алыгыз.

  1. теле телгә йокмый
  2. килмәгән җире юк
  3. төпсез чанага утырту
  4. тел белән тегермән тарту

А 5  Билгеләмәне дөрес итеп тәмамлагыз: Сүзлекләрне җыю, тәртипкә салу һәм сүзлекләр төзү...

  1. лексикология дип атала
  2. лексикография  дип атала
  3. пиктограмма дип атала
  4. морфемика дип атала

А 6  Мактанчык, һавалы, әрсез сүзләре тыйнак сүзенә карата нинди мәгънә мөнәсәбәтендә торалар?

  1. парлы сүз ясыйлар
  2. бу сүзләр тыйнак сүзенә антоним
  3. бу сүзләр тыйнак сүзенә омоним
  4. бу сүзләр тыйнак сүзенә синоним

Алдыгызда бирелгән БРИ тестларының А өлешендәге җавапларны һәрберегезгә аерым билгеләргә кирәк; сораулар, күргәнегезчә, синонимнар һәм антонимнар, фразеологик әйтелмәләр хакында. Тыныч кына, карандаш белән күрсәтәсез һәм миңа тикшертәсез, 2 минут вакыт бирелә.  ( Мисаллар 2006 нчы елгы варианттан алынды)

 А 26. бәйсез сүзенең синонимын табыгыз.

  1. мөстәкыйль        
  2.  багланыш  
  3.  битараф    
  4.  тыгыз    

А27. берьюлы сүзенең антонимын табыгыз.

1)бердәнбер

2) аерым-аерым

3) тирә-юнь  

4) бер үк вакытта

 А28. телгә салыну фразеологизмының эквивалентын табыгыз.

  1. слаб на язык
  2.  быть на устах
  3.  болтать лишнего
  4.  из уст в уста

             

             Укытучы. Ә хәзер, укучылар, төркемләп эшлибез. Мин карточкалар өләшәм, биремнәрне сүзлекләр ярдәмендә үтәргә кирәк. Ике укучы компьютер каршына чакырыла, кемнәр тели? Рәхим итегез. Кемнең эше бетә, экрандагы кроссвордны чишә торырга мөмкин. (Компьютерда эшләүче укучылар “Сәләт-медиа” әзерләгән  электрон уку әсбабыннан биремнәрне үтиләр, эшкә нәтиҗә шунда ук ясала һәм билге куела).

     

             Укытучы. Дәреслекнең 127 нче битендәге кроссвордны өегездә эшләрсез. “Лексика” бүлеген тагын бер күздән үткәреп, контроль диктантка әзерләнеп килерсез.

Укытучы. Ярый, укучылар, дәресне тәмамларга вакыт җитте. “Лексика” бүлегендә тел дигән дәрьяга бераз чумып, андагы энҗе-мәрҗәннәрне карадык, сокландык, алар ярдәмендә сүз байлыгыбызны арттырдык. Нәтиҗә ясыйбыз: димәк, безнең туган телебез –  татар теле искиткеч бай, моңлы, серле, йомшак тел ул. Телебезне саф килеш саклыйк, баетыйк, ямьсез сүзләр белән чүпләмик,  сөйләмебезне культуралы итәргә тырышыйк.

Билге кую өчен табло

 ФИО уч-ся

Телдән

җаваплар

БРИ

тестлар

Лексик анализ

Тактада эшләү

Компью

терда

эшләү

Сүзлек

белән

эшләү

Йомгак

билге


Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

6 нчы сыйныфта татар теленнән

ачык дәрес

     Тема. Синоним һәм антоним сыйфатлар

     Максат. 1. Укучыларның  лексик синоним һәм антоним турындагы белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү; синоним һәм антоним сыйфатлар турында аңлату.

                     2. Электрон дәреслекләрдән уңышлы файдалана белү, татар теленнән лексик уеннар уйнау, электрон биремнәрне үтәү күнекмәләрен үстерү, укучыларның логик фикер йөртү осталыкларын үстерү, компьютер белән эшләү технологиясен камилләштерү; сөйләм телләрен баету.

                     3. Туган телгә,  әдәби тел нормаларына  –  сак караш, китап теленә мәхәббәт тәрбияләү.

     Җиһазлау. Компьютер, экран, проектор, сыйныф тактасы, китаплар куя торган җайланма.

     Материаллар. Биремнәр, уеннар, электрон дәреслек, китаплар, методик әсбаплар, сүзлекләр, дәреслек.

     Метод. Анализ, әңгәмә, текст өстендә эшләү, электрон биремнәрне үтәү.

     Дәрес тибы. Катнаш дәрес.

     Дәрес формасы. Практикум-дәрес.

Дәрес планы

  1. Теманы һәм максатны белдерү.
  2. Белемнәрне актуальләштерү. (Сорауларга җавап бирү)
  3. Китаплардан синоним һәм антоним сүзләрне табу, сүз төркемнәрен билгеләү.
  4. Яңа материалны аңлату.
  5. Яңа  электрон дәреслекнең  “Синоним һәм антоним сыйфатлар” бүлегендә бирелгән эшләрне, биремнәрне үтәү (телдән һәм язмача).
  6. “Татар теле – 5” электрон дәреслегенең  “Морфология” бүлегеннән “Сыйфатлар синонимиясе” биремен үтәү.

Физминутка

Дәреслектәге 221 нче күнегүдә бирелгән сыйфатларның антонимнарын табарга, туп белән уйнап әйтергә.

  1. “Татар теле – 5” электрон дәреслегенең  “Лексикология” бүлегеннән “Антонимнар1”, “Синонимнар1”, “Синонимнар2”, “Синонимнар5” биремнәрен үтәү.
  2. Оксюмороннарны искә төшерү (электрон дәреслекнең “Лексикология һәм фразеология” бүлегеннән “Антонимнар” дәресен карау, эшләү)
  3. Укучыларның белемнәрен бәяләү, өйгә эш бирү.
  4. Дәресне йомгаклау.

Дәрес барышы.

        Укытучы. Укучылар, сыйфат сүз төркемен өйрәнүне дәвам итәбез. Бүгенге дәресебез татар теленең “Лексикология” бүлеге белән бәйләнгән. Бу бүлектә нәрсә өйрәнелгәнне искә төшерик әле. Кайсыгыз әйтә? (Укучылар җавап бирәләр). Әйе, укучылар, дөрес әйттегез. Мәгънәдәш сүзләрне без икенче төрле ничек дип әйтәбез? (Синонимнар). Капма-каршы мәгънәле сүзләр нинди исем астында берләшәләр? (Антонимнар)

        Укытучы. Хәзер мин сезгә бер шигырь укып китәм, игътибар белән тыңлагыз, нинди сүзләрне эләктереп калырсыз икән? (“Әкәмәт” китабыннан шигырь укыла). Ә хәзер үзегез укып карагыз әле. (Г.Тукайның әкиятләре, мәсәлләре укыла: “Ташбака илә Куян”, “Көзге һәм Маймыл”, синонимнар һәм антонимнар табыла.)

Укытучы. Менә, укучылар, синоним һәм антоним сүзләрне искә төшердек. Синоним һәм антоним сыйфатлар турында үзегез дә әйтә алырсыз, дип уйлыйм. Нәрсә ул сыйфат? Ул нинди билгеләрне белдерә? (Укучылар җавап бирәләр). Бер үк билгене  белдергән сыйфатлар мәгънәдәш яки синоним сыйфатлар була, ә капма-каршы билгеләрне белдергән сыйфатлар антоним сыйфатлар була. (1 слайд)

Укытучы. Ә хәзер, укучылар, яңа электрон дәреслекнең  “Синоним һәм антоним сыйфатлар” бүлегендә бирелгән эшләрне, биремнәрне үтибез.

  1. Күп нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп укырга (телдән).
  2. Синоним сыйфатларны тәңгәлләштерергә (өстәл янына укучылар чыга).
  3. Мәкаль һәм әйтемнәрне укырга, күп нокталар урынына антоним сыйфатлар куеп язарга. ( 5 минут )

Укытучы. “Татар теле – 5” электрон дәреслегенең  “Морфология” бүлегеннән “Сыйфатлар синонимиясе” биремен үтибез. (Һәр биремгә икешәр укучы, 3 минут)

Физминутка

Дәреслектәге 221 нче күнегүдә бирелгән сыйфатларның антонимнарын табарга, туп белән уйнап әйтергә(5 минут)

Синонимнар өчен сыйфатлар: олы (өлкән, дәү, эре, гигант, зур), куркыныч (хәтәр, хәвефле, шомлы, дәһшәтле, коточкыч),  иркә (назлы), кәкре (бөкере, кыек, чалыш), тәмле (татлы, баллы), ахмак (тинтәк, юләр, тиле, дивана, миңгерәү, акылсыз, аңгыра, сантый, яртыакыл) һ.б. (“Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” китабыннан да алына)

Укытучы. “Татар теле – 5” электрон дәреслегенең  “Лексикология” бүлегеннән “Антонимнар1”(3минут), “Синонимнар1” (5 минут), “Синонимнар2” (3 минут), “Синонимнар5” (5 минут) биремнәрен үтәү.

Укытучы. Укучылар, 5 нче сыйныфта без оксюморон төшенчәсе белән танышкан идек. Экрандагы мисалларны укып, бу төшенчәгә туры килгән сүзләрне табып карагыз әле. Сүзтезмәнең иярүче  сүзе – сыйфат, ияртүчесе – сыйфатның антонимын белдергән исем яки исем фигыль. (Укучылар түбәндәге сүзтезмәләрне табалар һәм дәфтәргә язалар: ирекле әсир, матур ялган, олы сабый, атышсыз дуэль, ләззәтле газап, картлык яшьлегем, якты әрнү, якты сыкрау, газаплы ләззәт)

Укытучы. Укучылар, шулай итеп без синоним һәм антоним сыйфатлар турында өйрәндек. Аларның сөйләмдә нинди әһәмиятләре бар соң? (Укучылар җавап бирергә тырышалар). 2, 3 слайдлар күрсәтелә, фикерләр укыла. 

Сүзләрнең синонимнарын яхшы белгән кеше үз уен ачык, төгәл әйтә, сөйләме образлы, кабатлаулары аз, җөмләсе кыска, җыйнак була.

Антонимнар да сүзлек хәзинәсен баета, сөйләмнең сәнгатьлелеген көчәйтә. Сөйләмдә аларны капма-каршы куеп, чагыштырып карау өчен кулланалар.

Өй эше бирү. Синоним һәм антоним сыйфатлар кулланып, инша язарга.

Дәресне йомгаклау, билгеләр кую.



Предварительный просмотр:

6 нчы сыйныфта татар теленнән

ачык дәрес

Тема. Рәвеш төркемчәләре.

             Максат. 1. Укучыларга   рәвеш төркемчәләре турында төшендерү, билге  һәм хәл рәвешләре турында аңлату, рәвешләрне аера белергә өйрәтү, дөрес язылышларына игътибар итү.

                     2. Электрон дәреслекләрдән уңышлы файдалана белү, татар теленнән лексик-грамматик уеннар уйнау, электрон биремнәрне үтәү күнекмәләрен булдыру, укучыларның логик фикер йөртү осталыкларын үстерү, компьютер белән эшләү технологиясен камилләштерү, сөйләм телләрен баету.

                     3. Туган телгә,  әдәби тел нормаларына  –  сак караш, китап теленә мәхәббәт тәрбияләү.

             Җиһазлау. Компьютер, экран, проектор, сыйныф тактасы, электрон табло, китаплар куя торган җайланма.

             Материаллар. Биремнәр, уеннар, электрон дәреслек, китаплар, методик әсбаплар, сүзлекләр, дәреслек.

             Метод. Анализ, әңгәмә, текст өстендә эшләү, электрон биремнәрне үтәү.

             Дәрес тибы. Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

             Дәрес формасы. Практикум-дәрес.

Дәрес планы

  1. Оештыру моменты. Теманы һәм максатны белдерү.
  2. Белемнәрне актуальләштерү. (Сорауларга җавап бирү)
  3. Тукай шигырьләреннән, мәкальләрдән, табышмаклардан рәвешләрне билгеләү.
  4. Яңа материалны аңлату. Рәвеш төркемчәләре: билге рәвешләре, хәл рәвешләре.

Физминутка

“Бер сүз белән әйт” уенын уйнап алабыз. Фразеологик сүзтезмәләрнең мәгънәдәш сүзен табарга, бер сүз белән, туп белән уйнап әйтергә яки электрон таблодан табып күрсәтергә.

  1. Яңа  электрон дәреслекнең  “Рәвеш төркемчәләре” бүлегендә бирелгән эшләрне, биремнәрне үтәү (телдән һәм язмача).
  2. Дәреслектән
  3. Укучыларның белемнәрен бәяләү, өйгә эш бирү.
  4. Дәресне йомгаклау.

Дәрес барышы.

Укытучы. Укучылар, рәвеш  сүз төркемен өйрәнүне дәвам итәбез. Узган дәрестә сез рәвешнең нинди төшенчә икәнен белеп киттегез. Хәзер рәвеш турында белемнәрегезне тикшереп карыйк әле. Мин сезгә сораулар бирәм, сез кул күтәреп җавап бирәсез. (Слайдтагы кроссвордны чишү) 

Кроссворд биремнәре:

  1. Әгәр баш хәрефтән язсак, Г.Тукайның “Шүрәле” әсәрендәге егет кушаматы, юл хәрефеннән башлап язганда – рәвеш (былтыр).
  2. Исем булганда – су ташу өчен савыт, -ләп кушымчасы ялгагач – рәвеш (чиләкләп).
  3. Беренче өлеше – сан, икенче өлеше – секундлар, минутлар, сәгатьләр, еллар, гасырлар белән исәпләнә торган яшәеш арасы. Икесен бергә кушкач – рәвеш (бервакыт).
  4. Иртә белән кич арасындагы вакыт (көндез).
  5. Алмаш- сүзенең  икенче өлешен тапсаң, парлы рәвеш килеп чыга (алмаш-тилмәш).

Сораулар

  1. Рәвеш дип нинди сүз төркемен атыйлар?
  2. Рәвеш нинди сорауларга җавап бирә?
  3. Рәвеш – нинди сүз төркеме?
  4. Рәвеш җөмләдә нәрсәне ачыклый?

(Слайдларда сораулар чыгып бара)

Укучылар, узган 2011 нче ел Татарстанда һәм төрки дөньяда нинди ел иде әле? (Укучылар җавап бирәләр). Тукай елы 2011 нче ел белән генә тәмамланмый, аның елы беркайчан да бетми, дәвам итә. Хәзер игътибарны экранга юнәлтәбез. Анда сөекле Тукаебыз шигырьләреннән алынган өзекләр бар. Күп нокталар урынына рәвешләрне куеп укыйбыз. (Тукай әсәрләреннән өзекләрне электрон дәреслектән күрсәтергә).

Бөек Тукай халкыбызның нинди иҗатына нигезләнеп халыкчан әсәрләр тудыра? Әйе, халык авыз иҗатына. Ул бик күп төрле. Мәкальләр һәм табышмакларны искә төшерик әле, укучылар. Мәкальләрне укыйбыз, мәгънәсен аңлатабыз, рәвешләрне табабыз.

Чебешне көзен саныйлар. (Ахырына кадәр җиткермичә, эшнең нәтиҗәсен алдан әйтеп булмый).

Күп торганнан сорама, күп йөргәннән сора. (Күп йөргән кеше күп белә).

Күп йөргән күп ишетә.

Күп тә бетә, аз да җитә. (Акчаны  тота белмәсәң, күп тә җитми, тота белсәң, азны да җиткереп була).

Иртә уңмаган  – кич уңмас, кич уңмаган – һич уңмас. (Бәхетсез, уңышсыз кешеләргә карата әйтелә).

Баланы яшьтән өйрәт, хатынны баштан өйрәт. (Бөтен нәрсәгә яшьтән өйрәнергә кирәк).

   Үзеңнең надан икәнеңне беләсең килсә, күп укы.

   Заман хәзер шундый заман: укымаган эттән яман.

       Кышын – арбаңны, язын чанаңны әзерлә. (Көне килеп җиткәч кенә әзерләнеп өлгереп булмый).

Табышмакларның да җавапларын табып карыйк, дусларым.

Иртән килер, кич китәр.(Кояш чыгу һәм кояш баю)

Җәйге эссе көннәрдә мине сагынып көтәләр,

Мин аз гына күренсәм, качып-посып бетәләр.(Яңгыр)

Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста.(Аю)

Бушка килә, акчага китә. (Чир, авыру.)

Булмаган җире сирәк, үзе һәрвакыт кирәк.(Су)

Укытучы. Менә шушы рәвешләрне мәгънә ягыннан төркемчәләргә бүлеп өйрәнәбез. Татар телендә рәвешләрне ике зур төркемгә ― билге һәм хәл рәвешләренә бүлеп өйрәнәләр. Игътибарны экранга юнәлтик әле, балалар.        

Рђвеш тљркемчђлђре

  • Билге рђвешлђре эшнећ, хђлнећ, билгенећ сыйфатын, књлђмен, микъдарын, њтђлњ рђвешен белдерђлђр.

Сыйфатлау рђвешлђре:

ђкрен, салмак, тиз, тын, кинђт, ачыктан-ачык, кызу, тегелђй, болай

Âàêûò áèê ђкрен œòòå. (Ã.€псђлђмов)

èëëð, èëëð, ñåç èòåç —

Ñåç èññåç íèíäè тиз! (Ì.ђлил)

Àëàð àíû òåðåëé ïëåíãà àëìàê÷ûëàð. (Ã.€псђлђмов)

Ќир љстенђ чњгђлђгђн килеш, кулындагы туфракны бер болай, бер тегелђй   китереп, бњреге белђн кићђшергђ тотынды. (Г.Бђширов)

Књлђм-чама рђвешлђре:

књп, аз, байтак, шактый, кљн-тљн, вакыт-вакыт, сирђк-мирђк, еш-еш, озак, искиткеч

Áœëêíå бик књп àëãàíñûž (Ê.Òинчурин)

Àëàð áèê аз àøûéëà𠟐ì áèê аз ý÷ëð. (Ê.Íасыйри)

Óë Àðäóàíîâíû åãà àëìàäû, ëêèí ќитђрлек àçàïëàäû. (Ã.Àхунов)

Áó ñîðàó àíûž áàøûííàí áèê озак ÷ûêìàäû. (Ê.Íасыйри)

Охшату-чагыштыру рђвешлђре:

олыларча, кешечђ, њзенчђ, алтындай, кљндђй, яшьлђрчђ, сљлектђй, кљзгедђй, ќырдай

Èêå àÿãûí хђрбилђрчђ êóéäû. (Ã.Áђширов)

Òåëåãðàììàëàð òàøó÷û Ëàëíåž òàâûøûíäàãû сабыйларча òœçåìñåçëåêíå ñèçäå. (Ã.Ђпсђлђмов)

Ирлђрчђ êàòû èòåï êóë êûñûøòûëàð. (Ã.Àхунов)

Кљмештђй àê áñ áåëí óðàëãàí íôèñ êàåííàð. (Ã.€псђлђмов)

Íóðèñëàìîâ балаларча åëìàåï êóéäû. (Ã.Àõóíîâ)

Ñîëäàò ќил очыргандай þêêà ÷ûêòû. (Ã.€псђлђмов)

Äîöåíòíûž áàðìàêëàðû агачтай êàòûëàíäû. (Ì.Ìђџдиев)

  Хђл рђвешлђре эш яки хђлнећ урынын, вакытын, сђбђбен, максатын белдерђ.

Вакыт рђвешлђре:

былтыр, кичђ, бњген, элек, кышын, кљзен, башта, књптђн, тиздђн, хђзер, соћ, бераздан, аннары, яћа гына џ.б.

кайчан?

Иртђгђ èðòíãå ïàðîõîä áåëí êèòðáåç. (Ô.€ìèðõàí)

Бњген ìîíäà êàëàì, иртђгђ áàðñàì áàðûðìûí, äèäåì. (Ã.Èбраџимов)

ѐìèãóëëà àáçûé яћадан ÷é-øèêð ìñüëñå áåëí øšãûëüëí áàøëàäû. (Ô.€мирхан)

Àëàð хђзер àðà-òèð ãåí ñœç àëûøàëàð èäå. (À.Ðасих)

Бераздан Õëâôðœøíå çà ìéäàíûíà êèòåðäåëð. (Ê.Íасыйри)

Урын рђвешлђре:

еракта, ары, бире, югарыда, тњбђндђ, якында џ.б.

кайда?

Берзаман югарыдан éãí óðûí šñòåí äšáåðäï òåãåðìí òàøû êèëåï òšøòå. (Ђкият)

— Килегез бирегђ, биредђ, књрђсезме, шоссе юллары. (И.Гази)

Сђбђп, максат рђвешлђре:

кирђккђ, бушка, кирђкмђскђ, юкка, юри џ.б.

нигђ?

ни љчен?

Ñèí œç垐 êèëãí àâûðóëàðíû юкка Đœëòøèíãà èáðñåž. (Ì.Ìђџдиев)

Юкка гына Êàçàíäà óêûï êàéòìàãàíñûž èêí. (Ò.Ìићнуллин)

Физминутка

“Бер сүз белән әйт” уенын уйнап алабыз. Фразеологик сүзтезмәләрнең мәгънәдәш сүзен табарга, бер сүз белән, туп белән уйнап әйтергә.

  1. Үткән көн (кичә)
  2. Бик биектә (югары)
  3. Көтелмәгәндә, уйламаганда (көтмәгәндә)
  4. Күз ачып йомганчы (тиз)
  5. Бернәрсәгә дә утырмыйча бару (җәяү)
  6. Шушы елда (быел)
  7. Минем уйлавымча (минемчә)
  8. Моннан бераз элегрәк (элек, күптән түгел)
  9. Күңел салмый эшләү (эленке-салынкы, көн үтсенгә)
  10. Бер дә туктап тормыйча (бертуктаусыз, берөзлексез)
  11. Ашыгып, кабаланып, юлдагы нәрсәләргә бәрелеп (бәрелә-сугыла)
  12. Алпан-тилпән килеп, як-якка чайкалып (алпан-тилпән)
  13. Кешеләргә хас булганча,  яхшы гына, тәртипле итеп (кешечә)
  14. Аерылмаслык рәвештә (бергә, бердәм)
  15. Ахырына кадәр, беткәнче (ахыргача)
  16. Ал якта, каршыда (алда)
  17. Акча белән, акча килеш, натуралата түгел (акчалата)
  18. Яшереп, сиздермичә генә, сиздермәскә тырышып (яшертен, астыртын)
  19. Яшермичә, кеше алдында (ачыктан-ачык)
  20. Ана белән бала бергәләп (аналы-балалы)

1 нче бирем

Сыйфатлау яки саф рәвешләр: тиз, акрын, ифрат, акчалата, яланөс, килешли, аягүрә.

Күләм-чама: күп, байтак, күбрәк, шактый, азмы-күпме.

Вакыт: көзен, гел, элек-электән, кайтышлый, азрак, элек, башта, кышын, берсекөнгә.

Охшату-чагыштыру: аюдай, русча, элеккечә, авылча, кардай, татарча,

Урын: югары, ары-бире, ерак.

Сәбәп-максат: юкка, юри. 

2 нче бирем

Сыйфатлау яки саф рәвешләр: бертуктаусыз, бергә, көчкә, салмак,

Күләм-чама: сирәк, бераз, гаять,

Вакыт: һәрдаим, көтмәгәндә, яңа гына, һаман, бүген, иртәгә, кичләрен, соң, былтыр, быел, көндезен, әле генә

Охшату-чагыштыру: дусларча, аюдай,

Урын: түбән, анда-монда, ерак,

Сәбәп-максат: тикмәгә, уйламастан, бушка, әрәмгә, тиккә,  тиктомалга, сиздермәстән.

Укытучы. Дәреслекнең  171 нче битендә 276 нчы күнегү бирелгән. Бирелгән рәвешләрнең төркемчәләрен билгеләргә. Без бу эшне төркемләп башкарабыз. Беренче төркемгә саф рәвешләрне  табарга, икенче төркемгә  – охшату-чагыштыру, өченче төркемгә  – күләм-чама, дүртенче төркемгә  – вакыт, бишенче төркемгә  – урын, алтынчы төркемгә  сәбәп-максат рәвешләрен табарга.

Укытучы. Дәрес ахырына якынлашып килә, укучылар. Сезгә дәрес ошадымы? Ошаса, авызы ерык рәсем-смайлик белән тавыш бирәсез, дәрес ярыйсы булса, авызы җыелганын күтәрәсез, дәрес ошамаса, турсайган авызлы рәсем-смайлик белән җавап бирәсез. Дәрестә актив катнашып, миңа теләктәшлек белдерүегез өчен рәхмәт, дусларым. Туган телебез –  татар теле искиткеч бай, моңлы, серле, йомшак, тәмле тел ул. Телебезне саф килеш саклыйк, баетыйк, ямьсез сүзләр белән чүпләмик,  сөйләмебезне культуралы, грамоталы  итәргә тырышыйк. Сезгә, укучылар, телне өйрәнүдә зур уңышлар телим.

Билге рәвешләре

Сыйфатлау рђвешлђре

эшнең сыйфатын белдерәләр.

ничек?ни рәвешле?

ђкрен, салмак, тиз, тын, кинђт, ачыктан-ачык, кызу,

Књлђм-чама рђвешлђре

эш яки билгенең күләмен, чамасын белдерәләр.

Күпме? ничаклы? никадәр? нихәтле?

књп, аз, байтак, шактый, кљн-тљн, вакыт-вакыт, сирђк-мирђк, еш-еш, озак, искиткеч,

Охшату-чагыштыру рђвешлђре эшнең үтәлү ысулын белдерәләр.

Ничек? ни төсле?

олыларча, кешечђ, њзенчђ, алтындай, кљндђй, яшьлђрчђ, сљлектђй, кљзгедђй, ќырдай

  Хђл рђвешлђре эш яки хђлнећ урынын, вакытын, сђбђбен, максатын белдерђ.

Вакыт рђвешлђре:

былтыр, кичђ, бњген, элек, кышын, кљзен, башта, књптђн, тиздђн, хђзер, соћ, бераздан, аннары, яћа гына џ.б.

кайчан?

Иртђгђ èðòíãå ïàðîõîä áåëí êèòðáåç. (Ô.€ìèðõàí)

Бњген ìîíäà êàëàì, иртђгђ áàðñàì áàðûðìûí, äèäåì. (Ã.Èбраџимов)

ѐìèãóëëà àáçûé яћадан ÷é-øèêð ìñüëñå áåëí øšãûëüëí áàøëàäû. (Ô.€мирхан)

Àëàð хђзер àðà-òèð ãåí ñœç àëûøàëàð èäå. (À.Ðасих)

Бераздан Õëâôðœøíå çà ìéäàíûíà êèòåðäåëð. (Ê.Íасыйри)

Урын рђвешлђре:

еракта, ары, бире, югарыда, тњбђндђ, якында џ.б.

кайда?

Берзаман югарыдан éãí óðûí šñòåí äšáåðäï òåãåðìí òàøû êèëåï òšøòå. (Ђкият)

— Килегез бирегђ, биредђ, књрђсезме, шоссе юллары. (И.Гази)

Сђбђп, максат рђвешлђре:

кирђккђ, бушка, кирђкмђскђ, юкка, юри џ.б.

нигђ?

ни љчен?

Ñèí œç垐 êèëãí àâûðóëàðíû юкка Đœëòøèíãà èáðñåž. (Ì.Ìђџдиев)

Юкка гына Êàçàíäà óêûï êàéòìàãàíñûž èêí. (Ò.Ìићнуллин)



Предварительный просмотр:

8 нче сыйныфта татар теленнән

 ачык дәрес.

     Тема. Сүз көчле ул, мәгънәле ул, сирәк булса,

     Тыңлаучы да сүз аңлаучы зирәк булса. (С.Рәмиев)  

(Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау)

     Максат. 1. Укучыларның  “Иярченле кушма җөмләләр”  бүлегеннән алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү; кушма җөмләгә анализ ясау күнекмәләрен үстерү.

                     2. Электрон биремнәрдән уңышлы файдалана белү, татар теленнән ДЙА биремнәрен үтәү күнекмәләрен ныгыту, укучыларның логик фикер йөртү осталыкларын, компьютер белән эшләү технологиясен үстерү, предметара бәйләнешне камилләштерү.

                     3. Туган телгә – мәхәббәт,  әдәби тел нормаларына сак караш тәрбияләү, татар халкының тел саклау традицияләренә –  ихтирам, милли сыйфатларына игътибарны үстерү.

     Җиһазлау. Компьютер, экран, проектор, магнитлы такта, сыйныф тактасы, тел турында сүзләр.

     Материаллар.  ДЙА өчен биремнәр, онлайн-тестлар (карточкалар), тел турында шигырьләр, электрон дәреслек, иярченле кушма җөмләләрнең төрләре язылган таблица, схемалар төзелгән карточкалар, презентация.

     Метод. Анализ, әңгәмә, текст өстендә эшләү, электрон  һәм ДЙА  тибындагы биремнәрне үтәү.

     Дәрес тибы. Ныгыту-кабатлау.

     Дәрес формасы. Практикум-дәрес.

Дәрес планы

  1. Оештыру моменты: теманы һәм максатны белдерү. (1 минут)
  2. Белемнәрне актуальләштерү: телдән сорауларга җавап бирү:

        - иярчен җөмләләрнең сорауларын һәм бәйләүче чараларын искә төшерү, (көчле укучыларга катлаулырак биремнәр тәкъдим итү) (5 минут)

        - схемалар  буенча эшләү, (4 минут)

  1. Белемнәрне ныгыту. (15минут)
  1. Тел турындагы шигырьләрне тикшерү:
  • шигырьләрне уку, эчтәлекләренә төшенү,
  • иярченле кушма җөмләләрне табу,
  • иярчен һәм баш җөмләне  билгеләү,
  • иярчен җөмләнең структур һәм мәгънәви төрен күрсәтү,
  • бәйләүче чараны билгеләү.
  1. Онлайн-тест эшләү (көчлерәкләргә, йомшагракларга – кәгазь вариантта), (8 минут)
  2. ДЙА тексты буенча В биремен үтәү. (7 минут)

IV. Укучыларның белемнәрен бәяләү. (1 минут)

V. Өй эше бирү: 5 иярченле кушма җөмлә табарга (1 минут)

VI. Рефлексия. (Кайсы җөмләне азрак беләсез, кайсы турында күбрәк өйрәнергә кирәк?) (3 минут)

VII. Йомгак.

Дәрес барышы.

Укытучы. Укучылар, исәнмесез, барыгызны да 21 нче февраль – халыкара Туган тел көне белән тәбрик итәм. Бүгенге тел дәресендә без туган тел турында күбрәк сөйләшербез, “Синтаксис”ның “Иярченле кушма җөмләләр”  бүлегеннән алган белемнәрне  ныгытып, тирәнәйтеп китәрбез.     Татар теленең бу бүлегендә сез нәрсәләр өйрәндегез? Иярчен җөмләләр нинди сорауларга җавап бирәләр? Алар баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмендә иярәләр?

Бирелгән схемалар нинди иярченле кушма җөмләләрнеке?  

 (Укучылар, класс тактасында, экранда  бирелгән терәк сүзләрне, схемаларны  файдаланып, җавапларын әйтәләр.)

Укытучы. Ә хәзер, укучылар,  сезнең өстәлләрдә бирелгән туган тел турында шигырьләрне укыйсыз, шагыйрьләрнең әйтергә теләгәннәрен аңлатасыз. Шигырьләрнең һәрберсендә иярченле кушма җөмләләр бар. Мин күрсәткәнгә кадәр, бәлки, үзегез эзләп табарсыз. Иярчен җөмләнең төрен әйтергә, бәйләүче чараны билгеләргә.

Габдулла Тукай. “Туган тел” 

Хәсән Туфан. Туган тел”

         Шәүкәт Галиев. Туган телем”

 Роберт   Миңнуллин. Туган телемә”

Дәрдемәнд.

Р.Фәйзуллин. “Туган тел турында бер шигырь”

Наҗар Нәҗми. “Татар теле”

Сибгат Хәким. “Күп уйландым Дуга төннәрендә...”

Гамил Афзал. “Ана теле”

Энҗе Мөэминова. “Туган телем”

Бикә Рәхимова. “Сүз ләззәте”

Нияз Акмал “Туган тел турында”

(Укучылар шигырьләрне укыйлар, тема һәм идеяне күрсәтәләр, иярченле кушма җөмләгә өлешчә анализ ясыйлар.)

Габдулла Тукай “Туган тел” – иярчен хәбәр җөмлә1

Хәсән Туфан “Туган тел” – иярчен тәмамлык җөмлә1

         Шәүкәт Галиев “Туган телем”  –  иярчен аергыч җөмлә 2

Роберт   Миңнуллин “Туган телемә” – иярчен вакыт һәм тәмамлык                                                            җөмләләр.2

Дәрдемәнд    –    иярчен сәбәп җөмлә 1

Р.Фәйзуллин “Туган тел турында бер шигырь”  иярчен шарт җөмлә 2

                                                                                иярчен ия җөмлә 2

Наҗар Нәҗми “Татар теле” иярчен шарт җөмлә 1

                                                  иярчен кире җөмлә 2

Сибгат Хәким “Күп уйландым Дуга төннәрендә...” – иярчен тәмамлык     җөмлә 2, иярчен урын җөмлә1

Гамил Афзал “Ана теле” – иярчен вакыт җөмлә 3, шарт – 1

Энҗе Мөэминова “Туган телем” – иярчен сәбәп җөмлә1

Бикә Рәхимова “Сүз ләззәте” – иярчен рәвеш җөмлә1

Нияз Акмал “Туган тел турында” иярчен аергыч җөмлә1

Укытучы. Ә хәзер, укучылар, тест сорауларына җаваплар табарга кирәк. Тестлар онлайн һәм кәгазь вариантта да тәкъдим ителә. Башладык.

Онлайн-тестка сораулар

  1. Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.

Булганлыктан һаман да эш, һаман да эш,

Күрәлмаган бу яшь егет рәхәт тормыш. (Г.Тукай)

  1. иярчен максат җөмлә
  2. иярчен сәбәп җөмлә
  3. иярчен вакыт җөмлә
  4. иярчен ия җөмлә

     

  1. Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.

Ак каеннар яфрак ярган чакта,

Яратамын яшьлек урамын. (Ә.Гаффар)

1)   иярчен хәбәр җөмлә

  1. иярчен сәбәп җөмлә
  2. иярчен вакыт җөмлә

4) иярчен ия җөмлә

  1. Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.

Без утырган машинаның тоткалары җиз генә шул. (Җ.)

1) иярчен максат җөмлә

  1. иярчен аергыч җөмлә

3) иярчен вакыт җөмлә

     4) иярчен ия җөмлә

  1. Иярчен җөмләнең структур һәм мәгънәви төрен билгеләгез.

Эш менә нәрсәдә: төннәрен лампочка вакыт-вакыт сүндерелми кала башлады. (М.Ә)

     1) синтетик иярчен рәвеш җөмлә

2) аналитик иярчен ия җөмлә

3) аналитик иярчен хәбәр җөмлә

4) синтетик иярчен сәбәп җөмлә

  1. Иярчен җөмләнең структур һәм мәгънәви төрен билгеләгез.

Сизелә: үтте яшь вакытлар, җитте гомерем яртысы. (Г.Т.)

     1) аналитик иярчен ия җөмлә

2) синтетик иярчен сәбәп җөмлә

3) аналитик иярчен вакыт җөмлә

4) синтетик иярчен урын җөмлә

        

  1. Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.

Җисеме барның исеме бар. (М.)

1) иярчен вакыт җөмлә

  1. иярчен сәбәп җөмлә

3) иярчен күләм җөмлә

4) иярчен аергыч җөмлә

  1. Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.

Балалар чыгып киткәч, өй эче тынып калган күк булган иде. (Р.Т.)

1) иярчен максат җөмлә

  1. иярчен аергыч җөмлә

3) иярчен вакыт җөмлә

     4) иярчен ия җөмлә

  1. Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.

Кигән кием ничек туза, яшь гомер шулай уза. (М)

     1) иярчен максат җөмлә

2) иярчен рәвеш җөмлә

3) иярчен вакыт җөмлә

4) иярчен сәбәп җөмлә

  1. Иярчен җөмләнең структур һәм мәгънәви төрен билгеләгез.

Игендә өмет зур түгел: быел яңгыр аз яуды. (Г.И.)

     1) синтетик иярчен рәвеш җөмлә

2) аналитик иярчен сәбәп җөмлә

3) аналитик иярчен хәбәр җөмлә

4) синтетик иярчен сәбәп җөмлә

  1. Иярчен җөмләнең структур һәм мәгънәви төрен билгеләгез.

Трактор аударган тугызынчы өй аныкы иде. (А.Г.)

     1) синтетик иярчен рәвеш җөмлә

2) аналитик иярчен сәбәп җөмлә

3) аналитик иярчен хәбәр җөмлә        

4) синтетик иярчен аергыч җөмлә

  1. Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.

Вакыты җиткәч, батырлык табылыр. (Г.Ибраһимов)

     1) иярчен хәбәр җөмлә

2) иярчен ия җөмлә

3) ияр җөмлә

4) иярчен сәбәп җөмлә

  1. Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.

Шунысы кызык: мактанмаган вакытта, Арсланов, ничектер, матур һәм бик сөйкемле иде. (Ф.Х.)

     1) иярчен максат җөмлә

2) иярчен ия җөмлә

3) иярчен вакыт җөмлә

4) иярчен сәбәп җөмлә

  1. Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.

Менә ул якындагы блиндажга күчеп тора башлады, чөнки монда телефон бар иде. (Х.К.)

     1) иярчен урын җөмлә

2) иярчен хәбәр җөмлә

3) иярчен аергыч җөмлә

4) иярчен сәбәп җөмлә

  1. Иярчен җөмләнең структур һәм мәгънәви төрен билгеләгез.

Беренче карашка ул шактый үзгәргән кебек иде: йөзендәге сызыклары тирәнәйгән һәм чыраена җитдилек биреп торалар.(И.Г.)

    1) аналитик иярчен күләм  җөмлә

2) синтетик иярчен сәбәп җөмлә

3) аналитик иярчен вакыт җөмлә

4) синтетик иярчен рәвеш җөмлә

  1. Җөмләдә бәйләүче чараны билгеләгез.

Яныңа килгәннәрне куарга ашыкма, юкса килүче дә булмас.

1) II зат боерык фигыльнең берлек формасы

2) юкса ияртүче теркәгече

3) санау интонациясе        

4) көттерү паузасы

  1. Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.

Бүлмәдә калган хатын-кызлар, ишек ябылуга, елмашып алдылар һәм көлешә башладылар. (М.Х.)

     1) иярчен рәвеш җөмлә

2) иярчен вакыт җөмлә

3) иярчен аергыч җөмлә

4) иярчен сәбәп җөмлә

  1. Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.

Ләкин шунысы бераз ару: бик әйбәт сукмак салынган. (Г.И.)

     1) иярчен рәвеш җөмлә

2) иярчен ия җөмлә

3) иярчен аергыч җөмлә

4) иярчен сәбәп җөмлә

  1. Иярчен җөмләнең структур һәм мәгънәви төрен билгеләгез.

Мин ул киткән якка карап калдым.

     1) аналитик иярчен күләм  җөмлә

2) синтетик иярчен урын җөмлә

3) аналитик иярчен вакыт җөмлә

4) синтетик иярчен рәвеш җөмлә

  1. Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.

Кемнең эше юк, шуның ашы юк. (М.)

     1) иярчен ия җөмлә

2) иярчен аергыч җөмлә

3) иярчен хәбәр җөмлә

4) иярчен сәбәп җөмлә

  1. Җөмләдә бәйләүче чараны билгеләгез.

Артиллерия давылы төгәл унөч минут дәвам итте, ул арада безнең саперлар алгы кырыйда эшләрен бетерделәр. (Г.Ә.)

1) ул арада мөнәсәбәтле сүзе

2) санау интонациясе

3) көттерү паузасы

4) янәшә тору чарасы

  1. Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.

Әйтергә теләгәнем шул: исем – кешенең гомерлек юлдашы.

     1) иярчен ия җөмлә

2) иярчен хәбәр җөмлә

3) иярчен аергыч җөмлә

4) иярчен сәбәп җөмлә

  1. Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.

Барча кош-корт йоклаган булганга, урман тын икән.(Г.Т.)

     1) иярчен тәмамлык җөмлә

2) иярчен аергыч җөмлә

3) иярчен рәвеш җөмлә

4) иярчен сәбәп җөмлә

  1. Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.

Халыкның беләсе килә: нәрсәләр сатмакчы ул? (Г.Б.)

     1) иярчен тәмамлык җөмлә

2) иярчен максат җөмлә

3) иярчен рәвеш җөмлә

4) иярчен хәбәр җөмлә

        

  1.  Иярчен җөмләнең структур һәм мәгънәви төрен билгеләгез.

Көзге кыраулар башлангач та, аның бакчасындагы чәчәкләр шиңмәде. (А.Ш.)

     1) аналитик иярчен рәвеш җөмлә

2) аналитик иярчен сәбәп җөмлә

3) синтетик иярчен вакыт җөмлә

4) синтетик иярчен урын җөмлә

25. Иярчен җөмләнең структур һәм мәгънәви төрен билгеләгез.

Бик каты ишек ябылды, аннары бүлмә эче тып-тын калды. (Г.А.)

     1) аналитик иярчен тәмамлык җөмлә

2) синтетик иярчен вакыт җөмлә

3) аналитик иярчен вакыт җөмлә

4) синтетик иярчен рәвеш җөмлә

  1.  Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.

Кинәт сискәнеп куйды ул, гүя яшен ташы урталай ярып үткәндәй булды.

     1) иярчен ия җөмлә

2) иярчен максат җөмлә

3) иярчен рәвеш җөмлә

4) иярчен хәбәр җөмлә

  1.  Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.

     Ишеттем мин кичә: берәү җырлый

     Чын безнеңчә, матур милли көй. (Г.Т.)

     1) иярчен тәмамлык җөмлә

2) иярчен аергыч җөмлә

3) иярчен рәвеш җөмлә

4) иярчен хәбәр җөмлә

  1.  Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.

Тарихтан мәгълүм: татарлар һәрвакыт социаль проектларының киң колачлы булулары белән аерылып торалар. (Р.Х.)

     1) иярчен хәбәр җөмлә

2) иярчен ия җөмлә

3) иярчен рәвеш җөмлә

4) иярчен күләм җөмлә

  1.  Иярчен җөмләнең структур һәм мәгънәви төрен билгеләгез.

Урман артындагы кечкенә авылда әрекмәннәр баскан ишегалдында аны бүген апасы көтә иде.

     1) аналитик иярчен күләм  җөмлә

2) синтетик иярчен аергыч җөмлә

3) аналитик иярчен вакыт җөмлә

4) синтетик иярчен рәвеш җөмлә

30. Иярчен җөмләнең структур һәм мәгънәви төрен билгеләгез.

Абыйсы булганнарга гомерем буе кызыгып, алардан көнләшеп яшәдем мин.

     1) аналитик иярчен тәмамлык җөмлә

2) синтетик иярчен тәмамлык җөмлә

3) аналитик иярчен вакыт җөмлә

4) синтетик иярчен рәвеш җөмлә

Онлайн-тестларга ачкычлар.

1 тест.

1-2

2-3

3-2

4-3

5-1

2 тест.

1-4

2-3

3-2

4-2

5-4

3 тест.

1-3

2-2

3-4

4-1

5-2

4 тест.

1-2

2-2

3-2

4-2

5-1

5 тест.

1-2

2-4

3-1

4-3..........

5-3

6 тест

1-3

2-1

3-2

4-2

5-2

Укытучы. Алдагы уку елында сез татар теленнән имтиханны ДЙА формасында бирәчәксез, ә имтиханга әзерлек һәр дәрестә диярлек булырга тиеш. Менә бүгенге дәрестә дә без В тибындагы тест эшләү күнекмәсе алабыз. Сезнең алдыгызда текст бирелгән, шул текстка нигезләнеп, сез сорауга җавап табарга тиеш буласыз.


ДЙА өчен текст һәм бирем

1) Теле туган теле белән ачылмаса да, аны өйрәнү аша кеше үзенең борынгы бабалары рухы белән тоташа, интеллектуаль һәм рухи яктан  үсә, байый. 2) Чөнки “телдә халыкның милли психологиясе, характеры, фикерләү һәм иҗат үзенчәлекләре ачыла, тарихы һәм мәдәнияте чагылыш таба.

3) Туган телне яхшы белү, саклау һәм үстерү – ул телдә иҗат  ителгән әдәбиятны, сәнгатьне үзләштерү, үстерү, халыкның рухи хәзинәләрен, мәдәниятен, тарихын, авыз иҗатын киләчәк буыннар өчен саклап калу дигән сүз”.

4) Тел яшәсен өчен, бу телдә сөйләшүче халык кирәк. 5) Халык та үз теле белән генә тулы мәгънәсендә халык дип кабул ителә. 6) Халыкның дәүләтчелеге була икән, телнең кулланылыш даирәсе дә киңәя, үсә, байый. 7)Алар үзара тыгыз бәйләнештә, шул чакта гына аларның һәркайсы тулы кыйммәтле яшәешкә ия.

В1. 1-3 нче җөмләләр арасыннан иярченле кушма җөмләнең тәртип санын күрсәтергә.

В2. 4 нче җөмлә составындагы иярчен җөмләнең төрен күрсәтергә.

В3. 6 нчы җөмлә составындагы  иярчен җөмләнең структур төрен күрсәтергә.

В4. 7 нче җөмләдәге иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чараны күрсәтергә.

(Җаваплар: В1  – 1, В2 – максат җөмлә, В3 – синтетик, В4 – шул чакта.)

 

Укытучы. Ярый, укучылар, дәресне тәмамларга вакыт җитте. Дәрестә барыгыз да актив катнаштыгыз, һәммәгезгә уңай билгеләр генә куям. Туган тел көне уңаеннан оештырылган дәресебезгә нәтиҗә ясыйбыз: безнең туган телебез –  татар теле искиткеч бай, моңлы, серле, нәфис, йомшак, тәмле ул. Телебезне өйрәник, саф килеш саклыйк, баетыйк, ямьсез сүзләр белән чүпләмик, ә үзебездә сөйләм культурасы тәрбиялик.

Вакыт калса, электрон дәреслектәге биремнәрне  эшләтергә, тест сорауларына җаваплар табарга була.

IV. Укучыларның белемнәрен бәяләү. (1 минут)

V. Өй эше бирү: 5 иярченле кушма җөмлә табарга (1 минут)

VI. Рефлексия. (Кайсы җөмләне азрак беләсез, кайсы турында күбрәк өйрәнергә кирәк?) (3 минут)

VII. Йомгак.

Габдулла Тукай

                         Туган тел 

        И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

        Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

        Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

        Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

        И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,

        Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

         И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:

        Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!

                                                                    Хәсән Туфан

                    Туган тел

        Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе

        Җитсен иде һәрбер күңелгә,

        Җилләр, сулар тавышы шикелле үк,

        Үзләренең асыл телендә.

        Атом көче, радио заманында

        Күрсәм иде шуны мин тагын:

        Ярдәмләшеп, телләр бер-берсендә

        Тапса фәкать кардәш, туганын.

        Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын

        Кем аркылы, ничек белдем мин?

        Бишектә үк мине өйрәтүчем,

        Туган телем - бәгърем, син ул, син!

        Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,

        Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен

        Син аңлаттың миңа, туган телем,

        Син өйрәттең миңа һәммәсен.

 Шәүкәт Галиев       

                Туган телем

        Әнкәм сөеп-сөеп әйткән,

        Әткәм чөеп-чөеп әйткән,

        Апам биеп-биеп әйткән

        Матур сүзләр җанымдадыр!

        Әбкәм сыйпап-сыйпап әйткән,

        Бабам сыйлап-сыйлап әйткән,

        Абзам сынап-сынап әйткән

        Зирәк сүзләр аңымдадыр!

        Язда уйнап-уйнап үскән,

        Җәйдә буйлап-буйлап үскән,

        Көздә уйлап-уйлап үскән

        Туган телем канымдадыр!

        Телгә тимә - аңга тимә,

        Телгә тимә - канга тимә,

        Телгә тимә - намга тимә,

        Телгә тимә - җанга тимә.

                                                                        

      Роберт   Миңнуллин

                  Туган телемә

        Асыл сүзләреңне, туган телем,

        Биреп торчы миңа азга гына.

        Бөтенләйгә түгел  – вакытлыча,

        Тик җитәрлек гомер азагыма.

        Синнән алган һәрбер сүземне мин

        Күз карасы кебек саклар идем.

        Ул сүзләрнең затлыларын сайлап,

        Дога итеп кенә ятлар идем.

        Ул сүзләрем җырларга әйләнгәч,

        Мин кайтарып сиңа бирәчәкмен.

        Исраф булмас ул сүзләрең миндә,

        Җыры булыр алар киләчәкнең.

        Әйтә алмыйм әле: ул сүзләрдән

        Аз булса да дөнья үзгәрерме?

        Тик югалтмам, туган телем, синнән

        Алып торган асыл сүзләремне.

                                                                    Зөлфәт

                      Туган тел хакында

        Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,

        Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип -

        Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

        Туган телең әле бу булмас.

        Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,

        Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип -

        Күзләреңә яшьләр тыгыыр - 

        Туган телең әнә шул булыр!

Сүз көчле ул, мәгънәле ул, сирәк булса,

Тыңлаучы да сүз аңлаучы зирәк булса. (С.Рәмиев)

Кил, өйрән, и туган, бер башка телне:

Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.

Катыштырма вәләкин телгә телне,

Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер. (Дәрдемәнд.)

Туган тел турында бер шигырь

И кардәшем! Бер хаҗәтсез кайчак
телне шундый бозып сөйлисең!
Ил колагын хурлап, халкыңның
рухын рәнҗетәмен димисең!

Мескенләнмә, бакый гомер килгән
тел байлыгын итмә кадерсез.
Бер уйласаң, илаһи бит, изге -
Кеше әйткән аваз, һәрбер сүз!

Һич мәртәбә түгел туган телдә
җиң очына карап сөйләшү.
Көчле, горур сөйләш! Кирәк икән
хаким телләр торсын көнләшеп!

Иренмә син, туган, туган телнең
асыл байлыкларын ачарга.
Без ваемсыз булсак, чит-ят сүзләр
хәзинәңне әзер басарга!

Ана телен ватып-бозып сөйләп,
кешелегең генә төшә бит!
Корама тел, яман чир булып,
яңа буыннарга күчә бит!

Күп телләрне белү –  яхшы шөгыль,
туган телең үги калмаса.
Җанын салып әйткән әткәң сүзен
синең аша балаң аңласа.

Мәгълүм: дөнья көтү, заман өчен
файдалырак телләр бары да...
Тик шунсы хак: фәкать туган телдә
иман иңә кеше җанына!

Киләчәкнең башы - бүгенгедә.
Нинди шатлык картлык көнеңдә -
оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә,
матур итеп туган телеңдә!  (Р.Фәйзуллин)

Татар теле

Туган җирең – Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Ак алъяпкыч бәйләсәләр,

Өзелеп тора кызлар биле.

Кызлар кебек шат чырайлы,

Ачык йөзле татар теле.

Халкың кебек уңган да син,

Хезмәттә син көне-төне.

Ир-егетләреңдәй дәртле,

Гайрәтле син, татар теле.

Фәннән сине аерса да

Гасырларның афәт җиле,

Аксакалларыңдай олпат,

Акыллы син, татар теле.

Ассалар да, киссәләр дә,

Үлмәдең син, калдың тере.

Чукындырган чагында да

Чукынмадың, татар теле.

Яндың да син, туңдың да син,

Нишләтмәде язмыш сине?!

Дөньда күп нәрсә күрдең,

Әй мөкатдәс Тукай теле!

Төрмәләргә дә яптылыр

Җәлил белән бергә сине.

Төрмәләрдә дә килмешәк

Булмадың син, татар теле.

Зинданнарны ярып чыктың,

Ялкынланып чыктың кире.

Хәтта фашист тегермәне

Тарта алмады анда сине,

Әй син батыр татар теле!

Кабатланмас үткәннәрең –

Гасырларның яман чире.

Кабатлар сине гасырлар,

Татар теле – дуслык теле. (Наҗар Нәҗми)

Тел ил белән икән.

Язмышым, рәхмәттән башка

Бер сүзем юк бу җиргә,

Мин риза-бәхил; колак сал

Минем соңгы гозергә.

Мин башка гозерләр белән

Сине бүтән йөдәтмәм.

Язмышым, үзең аердың,

Юк әткәм һәм юк әнкәм,

Юк җирдә башка шатлыгым.

Әйтче, мин кемнән, йә, ким?

Әнкәмнән мәхрүм итсәң дә,

Телемнән итмә ятим.

Күп уйландым Дуга төннәрендә:

Онытылырга мөмкин җан дуслар.

Туган телең искә төшә икән

Хәл ителгән җирдә язмышлар.

Ул язмышлар уртасына керә,  –

Таң вакыты булсын, булсын кич,

Сызып, телеп,  күңел түрләреннән

Күтәрелә башлый моңсу хис.

Чишмәләре кушыла төрле яктан,

Чишмәләрдә кайный бөтен дәрт,

Артта таллар – татар хатыннары

Сөйләшәләр төсле лепердәп.

Сөйләшәләр төсле: бу арада

Балаларның никтер аз хаты...

Туган телем – минем әнкәйнең ул

Ризалыгы, соңгы васыяте,

Фатихасы булып яңгырады.

Моңландырган чагы күп аның.

Бикләмәде, чикләмәде телем,

Кырларына тикле Дуганың

Килде алып...                             (С.Хәким)

Сүз ләззәте

Күкләрдән дә эзлим асыл сүзне,

Җир-сулардан табам энҗеләр.

Сүз ләззәте тәмле ширбәт кебек,

Күңелемә шуңа сеңделәр.

Актарылып чыккан вулкан кебек,

Урыныннан купкан таулардай,

Күңел фонтаннары бәргән чакта,

Халыкларны илгә даулардай

Көчләр җиңә, ике җилкәмә дә,

Рәхмәт фәрештәсе кунгандай.

Кояшлардан алып сүз күчерә

Безгә милли символ – тулган ай.

Сүз ләззәте бирә үзгә тәмнәр,

Затлы ашка охшаш, түгел дә...

Затлы сүзләр сайлап-сайлап кына,

И салыек, кардәш, күңелгә.    (Б.Рәхимова)

Ана теле

Һәркемгә дә иң газиз тел – ана теле,

Анда гына сабый чакның раушан гөле –

Кышкы кичтә әбиләрнең әкиятләре,

Әниләрнең бәллү җыры, бәллү көе.

Ана телем, сине өзелеп яратканга,

Очам дисәк, безгә булдың канатлар да;

Дошман белән көрәшкәндә  –  үткен кылыч.

Балдай татлы – дуслар белән сайрашканда.

Күңелләрдән күңелләргә юл саласың,

Сусаганда эссе чүлдә, су табасың.

Алышларда арысланга тиңдәш итеп,

Тоткынлыкта тимер булып таш ярасың.

Җырларның да иң татлысы синдә генә,

Уйларның да иң яктысы синдә генә.

Туган илнең, туган телнең матурлыгы

Якты илһам бирми икән кемгә генә!

Кайчагында адашкандай булам да мин,

Уңны-сулны шәйләмичә егылам, димен.

Туган телем балкыта да барыр юлны,

Күз алдымда ярылып ята кыйблам минем.

..................................

Телем барда үргә омтылырмын,

Күз өстендә торган каш кебек.

Телем бетсә, мин дә онытылырмын,

Күл төбенә төшкән таш кебек.             (Г.Афзал)

Туган телем

Дөньяда иң-иң матур ил

Ул – минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул – минем туган телем.

“Балам!” диеп туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

“Әнием!” дип әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.

Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам,

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам!          (Э.Мөэминова)

Туган тел турында

Туган телдә һәрбер хисне

Җөмләгә төреп була.

Әйтергә теләгәнеңне

Әйтеп бетереп була.

Туган телдә тик бер хисне

Җөмләгә төреп булмый:

Аны ничек яратканны

Әйтеп бетереп булмый.   (Нияз Акмал)



Предварительный просмотр:

8 нче сыйныфта татар теленнән

 ачык дәрес.

     Тема. “Дөньяда күп нәрсә белдем

                 Син туган тел аркылы.”  

(Синтаксисны гомумиләштереп кабатлау)

     Максат. 1. Укучыларның  “Синтаксис”  бүлегеннән алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү.

                     2. Электрон дәреслекләрдән уңышлы файдалана белү, татар теленнән БРИ биремнәрен үтәү күнекмәләрен үстерү, укучыларның логик фикер йөртү осталыкларын үстерү, компьютер белән эшләү технологиясен камилләштерү.

                     3. Туган телгә – мәхәббәт,  әдәби тел нормаларына сак караш тәрбияләү.

     Җиһазлау. Компьютер, экран, проектор, магнитлы такта, сыйныф тактасы.

     Материаллар. БРИ биремнәре, карточкалар, В өлеше өчен текстлар, электрон дәреслек, синтаксис буенча төп төшенчәләр язылган күрсәтмәлелек.

     Метод. Анализ, әңгәмә, текст өстендә эшләү, электрон биремнәрне үтәү.

     Дәрес тибы. Ныгыту-кабатлау.

     Дәрес формасы. Практикум-дәрес.

Дәрес планы

  1. Теманы һәм максатны белдерү.
  2. Телдән сорауларга җавап бирү (интерактив татар теленнән карау).
  3. “Татар теле 5”  электрон дәреслеге буенча биремнәр үтәү.
  4. Гади җөмләне төркемнәрдә тикшерү.
  5. Яңа  электрон дәреслекнең  “Синтаксисны гомумиләштереп кабатлау” бүлегендә бирелгән эшләрне, биремнәрне үтәү.
  6. БРИ ның 2 нче В өлешендә  бирелгән текст өстендә эшләү, җөмләләрне төркемнәрдә тикшерү.
  7. БРИ тестлары буенча эшләү.
  8. Укучыларның белемнәрен бәяләү, өйгә эш бирү.
  9. Дәресне йомгаклау.

                                           

Дәрес барышы.

   

     Укытучы. Укучылар, бүгенге дәрестә без “Синтаксис” бүлегеннән алган белемнәрне искә төшереп, ныгытып китәрбез. Татар теленең бу бүлегендә сез нәрсәләр өйрәндегез? Кайсыгыз җавап бирергә тели? (Укучылар, класс тактасында, экранда  бирелгән терәк сүзләрне, схемаларны  файдаланып, белгәннәрен әйтәләр.)

  1. Синтаксиста нинди төшенчәләр, берәмлекләр өйрәнелә? (Җөмлә, сүзтезмә, синтагма, кушма җөмлә, синтаксик бөтен, текст)
  2. Җөмләдә сүзләр арасында нинди бәйләнешләр бар? (Тезүле һәм ияртүле бәйләнеш, интерактив татар теленнән карау)
  3. Ияртүле бәйләнеш сүзләр арасында нинди мөнәсәбәтләр урнаштыра? (Хәбәрлекле, ачыклаулы, аныклаулы)
  4. Җөмлә нинди кисәкләрдән тора? (баш һәм иярчен кисәкләр, модаль кисәкләр, интерактив татар теленнән карау)
  5. Җөмләләр ничә төрле була? (Әйтү максаты буенча хикәя, сорау, тойгылы, боерык; раслау, инкяр; җыйнак, җәенке; бер составлы, ике составлы; тулы, ким; гади, кушма)
  6. Кушма җөмләләрнең нинди төрләрен беләсез? (Тезмә кушма җөмлә: теркәгечле тезмә кушма җөмлә, теркәгечсез  тезмә кушма җөмлә; иярченле кушма җөмлә: төзелеше ягыннан синтетик һәм  аналитик,  мәгънәсе ягыннан иярчен ия һәм хәбәр, аергыч һәм  тәмамлык, урын һәм  вакыт, сәбәп  һәм  максат, рәвеш һәм күләм, шарт һәм кире җөмләләр)
  7. Катлаулы кушма җөмләләр ничә төрле була? (Күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә, күп иярченле катлаулы кушма җөмлә, катнаш кушма җөмлә)

         Димәк, синтаксис нәрсә ул? Әйе, ул тел белеменең сөйләм төзелешен өйрәнә торган тармагы. Сез татар теленең сөйләм төзелешен өйрәнеп, телебезнең сөйләм үзенчәлекләренә төшенеп киттегез. (Укучылар җавабыннан соң.)

        Укытучы. Ә хәзер, укучылар,  гади җөмлә синтаксисы буенча белемнәрне электрон дәреслектәге биремнәр, сораулар буенча тикшерәбез. (Татар теле 5  электрон дәреслеге буенча ике эш башкарыла: 2.Сүзтезмә; 11. Синтаксисны кабатлау. Экран каршында  2 укучы иптәшләренең җавапларын компьютерда билгели)

            Укытучы. Гади җөмләне төркемнәрдә тикшерәбез.

        Яшьрәк киленнәр апайлар җиңгиләр һәммәкие бала-чагалар белән баскыч-баскыч булыптау кырыена тезелгәннәр.

        Яшьрәк киленнәр,  апайлар,  җиңгиләр  –  һәммәкие бала-чагалар белән,  баскыч-баскыч булып, тау кырыена тезелгәннәр.

        1 нче төркем: тыныш билгеләрен куярга, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә;(ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл)

        2 нче төркем: сүзтезмәләргә аерырга;(җыйнак җөмләне аеру: киленнәр,  апайлар,  җиңгиләр  –  һәммәкие тезелгәннәр;  тау кырыена тезелү, баскыч-баскыч булып, баскыч-баскыч булып тезелү, бала-чагалар белән тезелү, яшьрәк киленнәр)

        3 нче төркем: җөмләгә характеристика бирергә. (Бу – ике составлы, хикәя, раслау, җәенке, тулы, тиңдәш кисәкләр, аерымланган хәл  белән катлауландырылган гади җөмлә)

(Укучылар физминутка ясыйлар.)

Укытучы.  Хәзер, укучылар, кабат игътибарны экранга юнәлтәбез. Анда яңа кайткан электрон дәреслек бирелгән. “Синтаксисны гомумиләштереп кабатлау” бүлегендә бирелгән эшләрне, биремнәрне үтибез.

3. Хәлләрнең төрен билгеләү.

5. Тиңдәш һәм тиңдәш булмаган аергычлар.

6. Кереш сүзләр.

7. Эндәш сүзләр.

        Укытучы.  Укучылар, сезнең  алдыгызда  БРИ ның 2 нче В өлеше бирелгән, экранда да шул ук бирем бар.

        1) Бер мең тугыз йөз кырык бишенче елның тугызынчы мае көнне Сәйрин Сәләховның әнисе Миңлезифа апа карчыклар мәҗлесе җыйган иде.

        2) Сугыш елларында карчыклар  мәҗлес  урынына кич утыру, капка төбенә җыелып гәпләшү белән канәгатьләнәләр иде. 3) Бу – сугыш беткәннән соң, авылда үткәрелгән беренче мәҗлес. 4)  Миңлезифа моңа күптән хәзерләнә башлады. 5) Көннәр җылыну белән, өмә ясап, йорт бүрәнәләрен эчке яктан пычак белән кырып юдылар. 6) Карчыклар килүенә Миңлезифа апа ишегалдын чиста итеп себерде, таш җәелгән сукмакны төзәтте, абзар-кураларны чистартты. 7) Бар җирдә саф, изге чисталык хөкем сөрә иде. (М.Юныс)

Укытучы.  Текстта нәрсә турында, нинди вакыт турында сүз бара? Татар халкының нинди сыйфатлары күзгә бәрелеп тора? Язучы нинди сурәтләү чаралары (тел-бизәк чаралары) ярдәмендә сөйли? (көтелгән җавап......................... ............................................................................................)

        1 нче төркем. В1, В2.

        2 нче төркем. В3, В4.

3 нче төркем. В5, В6.

В1. Тиңдәш кисәкләр кергән җөмләләрне күрсәтергә. (2, 6, 7)

В2. 6 нчы җөмләнең төрен билгеләргә. (Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.)

В3. Иярчен вакыт җөмлә кергән җөмләләрне күрсәтергә. (3, 5, 6)

В4. Сызык кую очрагын күрсәтергә, кагыйдәсен әйтергә. (3)

В5. Аерымланган хәл кергән җөмләне күрсәтергә. (5)

В6. Тексттан ким җөмләне күрсәтергә. (4)

     Укытучы. Укучылар, хәзер алдыгызда бирелгән БРИ тестларының җавапларын билгеләргә кирәк. Тыныч кына, карандаш белән күрсәтегез һәм миңа тикшертәсез, 2 минут вакыт бирелә.    

     Укытучы. Ярый, укучылар, дәресне тәмамларга вакыт җитте. Нәтиҗә ясыйбыз: димәк, безнең туган телебез –  татар теле искиткеч бай, моңлы, серле, йомшак ул. Телебезне саф килеш саклыйк, баетыйк, ямьсез сүзләр белән чүпләмик, ә сөйләмебезне культуралы итәргә тырышыйк.

Вакыт калса, электрон дәреслектәге биремнәрне  эшләтергә, тест сорауларына җаваплар табарга була.

Яшьрәк киленнәр апайлар җиңгиләр һәммәкие бала-чагалар белән баскыч-баскыч булып тау кырыена тезелгәннәр. 6 штук

1) Бер мең тугыз йөз кырык бишенче елның тугызынчы мае көнне Сәйрин Сәләховның әнисе Миңлезифа апа карчыклар мәҗлесе җыйган иде.

        2) Сугыш елларында карчыклар  мәҗлес  урынына кич утыру, капка төбенә җыелып гәпләшү белән канәгатьләнәләр иде. 3) Бу – сугыш беткәннән соң, авылда үткәрелгән беренче мәҗлес. 4)  Миңлезифа моңа күптән хәзерләнә башлады. 5) Көннәр җылыну белән, өмә ясап, йорт бүрәнәләрен эчке яктан пычак белән кырып юдылар. 6) Карчыклар килүенә Миңлезифа апа ишегалдын чиста итеп себерде, таш җәелгән сукмакны төзәтте, абзар-кураларны чистартты. 7) Бар җирдә саф, изге чисталык хөкем сөрә иде. (М.Юныс)

        1 нче төркем. В1, В2.

        2 нче төркем. В3, В4.

3 нче төркем. В5, В6.

 



Предварительный просмотр:

Тема:  Ия һәм аның белдерелүе

(Сингапур методикасы буенча үткәрелгән дәрес)

8 нче сыйныф, татар төркеме

Тема:   Ия  һәм аның белдерелүе

Сингапур методикасы белән үткәрелгән дәрес үрнәге.

Максат:  Ия һәм аның төрле сүз төркемнәре белән белдерелүен аңлату;

Бурычлар: - Җөмләләрдән ияләрне таба һәм аның нинди сүз төркеме белән белдерелүен аңлата алу;

  • Төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү, актив аралашуга тарту;
  • Әти-әниләргә карата кадер- хөрмәт тәрбияләү;

Җиһазлау: дәреслек, интерактив такта, төрле биремнәр язылган карточкалар;

Материал: 8 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге( Р.А.Асылгәрәева, Р.А.Юсупов, 2011 нче ел)

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр (йөзгә- йөз, иңгә-иң куеп)

  1. Дәресне оештыру.

1.Исәнләшү.

2. Уңай психологик халәт тудыру. Дәресне шигырь белән башлап җибәрим.

Хәерле эш теләп башлыйк,

Иртәсен һәм көндезен.

Белем алуга багышлыйк,

Дәреснең һәр мизгелен.

     II. Актуальлләштерү.

1.Өй эшен тикшерү. Әдәби әсәрдән иянең төрле сүз төркемнәре белән белдерелүенә җөмләләр табып язарга иде. Кем исем белән белдерелгән ия тапты, басыгыз. Кем алмашлык белән белдерелгән ия тапты , басыгыз.(ТЭЙК ОФ- ТАЧ ДАУН) 1-2 укучыдан тикшертү.

 III.  Төп өлеш.

1.Тактада җөмләләр язылган, ияләрне табалар һәм нинди сүз төркеме белән белдерелгәнен әйтәләр. Төркемдә сөйләшәләр, һәрберерсе үзенең җавабын бер-берсенә әйтә, укытучы 1 укучыдан гына сорый.(СИНГЛ   РАУНД РОБИН)

Җөмләләр:

Борыннарга юеш томан исе килеп бәрелде.

Кайдадыр күк гөрелдәгәне ишетелде.

Яхшы уку- безнең төп бурычыбыз.

Алты – минем яраткан саным.

Тәрәзәгә кемдер шакыды.

Аһ-ваһлар бетте хәзер.

2.Ә хәзер сорауларга җавап языгыз.

Ия җөмләнең нинди кисәге?

Ия нинди килештә генә килә?

Җөмләнең баш кисәкләрен әйт.

Ия нинди сорауларга җавап бирә?

Ия башка сүзгә буйсынамы?

Ия янында бәйлек һәм бәйлек сүзләр буламы?

Ия белән хәбәр сүзтезмә була аламы?

Ия нинди сүз төркемнәре белән белдерелә ала?(карточкаларның аскы ягы бөкләнгән, җавапны шунда язалар, икенче өстәлдә утырган укучылар белән очрашып, сорауны әйтешәләр, икенчеләре җавапны әйтә, дөрес булмаса, төзәтәләр һәм карточкаларны алмашалар) (КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД)

3.Урыннарына утыралар, һәрбер төркемнән 1 укучы иянең кагыйдәсен әйтә.

Ия- җөмләнең баш кисәге, кем? Нәрсә? Сорауларына җавап бирә, башка сүзгә буйсынмый. баш килештә генә килә.  Ия янында бөйлек һәм бәйлек сүзләр булмый.Төрле сүз төркемнәре белән белдерелә ала.

IV.Ныгыту.

  1. Өстәлләрдә кәгазь битләре ята.Һәр укучы үзенә 3 әр бит ала да, көз темасына аерым сүзләр яза. (ДЖОТ ТОТС) Һәр укучы үзе язган сүзне әйтә дә уртага куя.

Мәсәлән: көз, сары, яфрак , агач, яңгыр, кызыл, җил. Бөтенесен бергә кушып бутыйлар да, 3-әр итеп өстәлгә тезеп куялар.Һәрбер укучы горизонталь буенча, вертикаль буенча, диагональ буенча  җөмләләр язалар (3әр җөмлә) .( ТИК-ТЭК-ТОУ). Һәр төркемнән 1 укучы уңышлы чыккан җөмләләрне укый яки тактага чыгып яза, ия астына сыза. ( Көз көне сары яфраклар җиргә коела)

  1. Дәреслек белән эш. 65 нче күнегүне эшләү( мәкальләрне язалар, ия астына сызып, нәрсә белән белдерелгәнен әйтәләр)
  2. Музыка астында йөриләр, музыка туктауга, парлашалар. Укытучы сорау бирә, мәсәлән:

Сиңа зәңгәр килешә.

Көймә килә- эзе юк.

Бу- әйбәт әйбер түгел.

Ун икегә тигез бүленә.

( ияне тап, нинди сүз төркеме белән белдерелүен әйт) (МИКС ПЭА ШЭА).Бер-берсенә җавапларны әйтәләр( используя РЕЛЛИ РОБИН- кыска җавап), икенче сорауга икенче укучы җавап бирә. 1 укучы тулы җавап бирә- ТАЙМД ПЭА- ШЭА)

4.Интерактив тактада язылган исемнәрне ия булырлык итеп җөмләләр төзергә (телдән). Төркемдә сөйләшәләр, киңәшләшәләр, җавапны 1 укучы әйтә. СИНГЛ РАУНД РОБИН –проговаривают ответы в команде по кругу один раз.

V. Йомгаклау.

1.Өй эше бирү. 66 нчы күнегү, 40 бит, ияләрне куеп язарга.

2. Иянең  кагыйдәсен әйттерү.

3 Бер- берегезгә рәхмәт әйтегез һәм  бер-берегез белән һәм укытучы белән саубуллашыгыз.



Предварительный просмотр:

Тема :   Исем ясагыч кушымчалар.

Максат: 1) Исем ясагыч кушымчаларның, тамырга яки нигезгә ялганып, яңа мәгънәле лексик берәмлек барлыкка китерүен өйрәнү;

                2) ясалма  исемнәргә билгеләмә бирү;

                3)әхлак тәрбиясе.                                                                                            

                                        Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

1) өй эшен тикшерү.

2) Күплек, тартым кушымчалары ялганган сүзләр бирелә. Сорау. Кушымча ялгагач, сүзләр яңа мәгънә алганмы?

Чәчәк+ләр+дә, кош+лар+ның, болын+нар+да, үлән+нәр+гә, дәфтәр+е+мә, китап+лар+дан, кул+ым+а, әни+се+нә, апа+сы+на, мәктәп+тән, урам+нан,кибет+ләр+гә.

Нәтиҗә. Исемнәргә ялганган күплек, тартым, килеш кушымчалары ярдәмендә яңа сүзләр ясалмый.

2.Яңа белем күнекмәләре формалаштыру.

1)17 нче күнегү эшләнә.

Ачкыч, ачлык, баскыч, басма, гөрләвек, каенлык,имәнлек, утынлык, укытучы, укытучылык, меңлек.

2) Дәреслектәге кагыйдә укылып, нәтиҗә ясала.Өстәмә мисаллар белән тулыландырыла.

3) 18 нче күнегү эшләнә. Өстәмә бирем.

1.1нче җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.

2.Аша,менә сүзләренең омонимнары белән җөмлә уйлап табарга һәм язарга.

3. Теләүчеләр сүзендәге хәрефләрне алфавиттагы исемнәре белән атагыз, аннары шул сүзгә хәреф-аваз анализы ясарга.

3.Физкультминут

4. Сүзлек өстендә эш.

5.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1) 19 нчы күнегү  язмача эшләнә.  

Өстәмә бирем.

1.Үзегез теләгән сүзләр белән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзергә.

6.Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе.

7.Өй эше.

21нче күнегү Өстәмә бирем бирелә.

Алдына, өелгән, юк, китмәде,абый сүзләренең антонимнарын табарга.



Предварительный просмотр:

Тема :   Исемнәрнең   берлек һәм күплек саны.

 Максат: 1) Исемнәрнең   берлек һәм күплек санда килүен өйрәнү;

                2) Берлек санның аерым күрсәткече булмау, ялгызлык исемнәрнең берлек санда гына ккилүенә билгеләмә бирү;

                3)әхлак тәрбиясе.                                                                                            

                                        Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

1) өй эшен тикшерү.

2) 27 нче күнегү эшләнә.

Тау+лар (-лар- күплек кушымчасы ), таш+ның (-ның- килеш кушымчасы), мөгез+е  (-е- тартым кушымчасы ),байлык (-лык- сүз ясагыч кушымча) һ.б.

2.Яңа белем күнекмәләре формалаштыру.

1) Нәтиҗә. Исемнәргә кушымчалар билгеле бер эзлеклелектә ялгана:

Тамыр + ясагыч кушымча + сан кушымчасы + тартым кушымчасы, килеш + кушымчасы). Кайсыдыр кушымча төшеп калганда да, ялгану эзлеклелеге бозылмый.

2) 28 нче күнегү язмача эшләнә.

Сөт+бикә+ләр, Шүрәле+ләр, кызыл+түш, Гөл+наз+лар, әби+ләр+дән.

3) Сыйныф,  ике вариантка бүленеп, 29нчы һәм 31нче күнегүне башкара. 31нче күнегүдәге биремне барысы да башкара.

3.Физкультминут

4. Сүзлек өстендә эш.

5.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1) 30 нчы күнегү  язмача эшләнә.

Нәтиҗә.  Килеш кушымчалары тамыр белән калынлыкта (яки нечкәлектә), яңгыраулыкта (яки саңгыраулыкта) үзара ярашкан була.

2) Сүзлек диктанты.

Исемнәрне генә язып алырга.

3) 32 нче күнегү эшләнә.

Дәреслектәге кагыйдә укылып, нәтиҗә ясала.Өстәмә мисаллар белән тулыландырыла.

6.Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе.

7.Өй эше.

35  нче күнегү Өстәмә бирем бирелә.

1)Үзегез теләгән 5 сүз белән сүзтезмә һәм ике сүздән торган җөмләләр төзергә.



Предварительный просмотр:

Татар теленнән ФДББС нигезендә төзелгән дәреснең технологик картасы

“Татар теле, 5 класс”  дәреслеге буенча төзелгән дәрес план-конспекты

Тема: “Сорау җөмлә”

Тема

Сорау җөмлә

Максат

1. – сорау җөмлә турында белгәннәрне актуальләштерү, сорау җөмләнең белдерелү үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү.

2. – телдән һәм язма сөйләмдә сорау җөмләләрне табу күнекмәсен үстерүгә шартлар тудыру;

3. – укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру;

4. – коллективта эшләү, үзара ярдәмләшү, бер-береңә яхшы мөнәсәбәттә (вежливость) булу сыйфатлары тәрбияләү өчен шартлар тудыру.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предметбуенча белем, күнекмәләр

Универсаль уку күнекмәләре

Предмет буенча:

- сорау җөмләнең ни икәнен белү;
- сорау җөмлә белдерелү чараларын үзләштерү;

- Төрле грамматик чаралардан файдаланып, сорау җөмләләр төзеп яза белү.

Регулятив:
- уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

- куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.
Танып белү:
- куелган мәсьәләне чишүдә алгоритмны куллана белү;
- язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләренңе формалаштыра белү;

- өлешләрдән бербөтенне төзи белү;
- гомумиләштерү.
Коммуникатив:
- сөйләмнең диалогик формасы белән эш итә белү;
- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;
- үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру;  
- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

Төп төшенчәләр

Сорау җөмлә

Оештыру

Предметара бәйләнеш

Эш формалары

Ресурслар

әдәбият, рус теле,

әйләнә-тирәне өйрәнү

Индивидуаль,

Фронталь,

Төркемнәрдә эш,

Парлап эшләү.

Дәреслек

Интерактив такта

Презентация


Дәрес планы

1. Мотивлаштыру-ориентлашу(психологикуңайхаләттудыру(Слайд 1))

Күр,ничек эшли кояш: иртә тора,таң аттыра,
Көнозын күктә йөзә һәм көн буенча яктыра.
Син кояштан үрнәк алсаң,тырышлык итсәң һаман,
Күпләр арасында кояш күк, ялтырарсың бер заман!

(Г.Тукай)

-Исәнмесез,укучылар.

“Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, - диләр. (Слайд 2)

- Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

     Укучылар теләкләр тели:

− Яңа көн тынычлык алып килсен!

− Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!

− Әти-әниебезгә ягымлы булыйк!

− Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

- Тукай шигырендәге кояш сыман бер-беребезгә карап елмайыйк,тирән итеп сулыш алыйк һәм тынычлап эшкә керешик.

Белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы. Үткән дәреснең уку мәсьәләсе нинди иде?

К.җ.: Без үткән дәрестә әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре турында сөйләштек. Әйтү максаты ягыннан җөмләләр 4 төрле: хикәя, сорау ,боеру һәм тойгылы җөмләләр.

Укытучы 2. Мин сезгә үткәннәрне кабатлап килергә әйткән идем. Искә төшереп китәбез һәм ИҢ ЗИРӘК УКУЧЫНЫ билгелибез(Слайд 3)

Сорау

Җавап

1

Ул сөйләм төзелешен өйрәнә

2

Ул нәрсәне дә булса хәбәр итә

3

Җөмләнең баш кисәкләре нәрсәләр

4

Җөмләдә баш килештә килеп бер җөмлә кисәгенә дә буйсынмыйча килгән баш кисәк

5

Ул ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә, аның белән бәйләнеп килә торган баш кисәк

6

Татар телендә хәбәр күбесенчә җөмләнең кайсы җирендә килә

7

 Җөмләнең иярчен кисәкләре ничә? Ниндиләр?

8

Җөмлә баш кисәкләрдән генә торырга мөмкинме?

9

Җөмләдә  баш кисәкләрдән тыш, иярчен кисәкләр дә булырга мөмкинме?

2. Уку мәсьәләсе кую.

1 нче бирем. Җөмләне укыгыз, әйтү максаты буенча төрен билгеләгез һәм, шуннан чыгып, дәрескә УМ формалаштырыгыз.

Укытучы:Кайсы кош, башкалар җылы якларга китеп беткәч тә, көз башына тиклетуктамыйча сайрый?(Г. Бәширов)(Слайд 4)

К.җ.:Бу – сорау җөмлә. Димәк, без бүген сорау җөмлә турында сөйләшербез.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.(Слайд 5)

Тактага карыйбыз һәм нәтиҗә чыгарабыз. Сорау җөмлә ничек төзелә?

Тау шуарга кайчанбарасыз?

Бүген тау шуарга барасызмы ?

Нигә син мине аңламыйсың?

Син мине аңлыйсыңмы?

Ни өчен кичә “2” билгесе алдың?

Син кичә “2” алдыңмы?

Алар киттеләр?

Нәтиҗә: Сорау җөмләләр сорау алмашлыклары һәм сорау кисәкчәләре, сорау интонациясе ярдәмендә төзеләләр.  

3. УМ адымлап (өлешләп) чишү.

Сорау җөмлә

– сөйләүченең үз-үзенә яки башка берәүгә булган соравын белдерә,

– сорау интонациясе белән әйтелә,

– сорауны белдерә торган сүзгә логик басым төшә,

– җөмләахырындасораубилгесекуела,

– түбәндәгечараларбеләнбелдерелә:

сораусорауинтонациясе

алмашлыкл.       -мыни, -мени

                           -мы, -месорау

кисәкчәләре

1.Карточкалар белән эш.

Җөмләләрне күчереп язарга, сорау җөмләләрнең нинди чаралар белән белдерелүен җәяләр эчендә күрсәтә барырга.

1.Ак яулык һәм калфаклар халкыбызның борынгыдан калган йоласымы? («Сөембикә» журналыннан)

2. Мәктәбем дә, телем дә ул Тукай,

Тукайдагы кебек тел кайда? (С.Хәким)

3. Урлаганнармы әллә

Кыш бабайның Кар кызын? (М.Шабаев)

4. Болар – синең беренче шигырьләрең?

К.җ.: Сорау җөмләләрне белдерүче чаралар:

1. –мы сорау кисәкчәсе. 2. Кайда сорау алмашлыгы. 3. –мы сорау кисәкчәсе + әллә кисәкчәсе. 4. Сорауинтонациясегенә.

4.Телдән (Слайд 6)

1. Әйтелү максаты ягыннан җөмләләргә туры килгәнен сайлап алырга

1.Хикәя җөмлә

1. Әй, авылымның тиңсез күңел фонды,

Синең хакта күпме җырлар бар тагы?!

2.Сорау җөмлә

2. Рәхмәт, авылым, рәхмәт, туган ягым,

Яшә шулай үсеп, яңарып !...

3.Боерык җөмлә

3. Авылымның бер ягында төнбоеклы күлләр, хуш исле печән үскән, икенче ягында кара карлыган, кызыл бөрлегән пешкән яшел болыннар җәелеп ята.

4.Тойгылы җөмлә

Ә син үзеңнең туган авылың белән горурлана    аласыңмы?

Физкультминутка

Сазлыктагы бакалар
Бик иртә уяндылар.
Бата-калка, бата-калка
Битләрен дә юдылар.

Аннан ары зарядкага
Тезелешеп бастылар:
Уңга-сулга, уңга-сулга
Алга-артка, алга-артка
Утырдылар, тордылар.

Сузылып киерелделәр,
Дәрескә тотындылар.

2. Төрле грамматик чаралардан файдаланып, сорау җөмләләр төзеп язарга.

К.җ.: Мәсәлән: 1. Син нинди китаплар укырга яратасың? (сорау алмашлыгы)

2. Безгә кунаклар килмәделәрмени? (-менисораукисәкчәсе)

3. Алармоныбелмәгән? (сорауинтонациясегенә)

3. Дәреслек белән эш (телдән)

Бирем: диалогны укый баралар, грамматик чараларны әйтә баралар.

5. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрескә нинди УМ куйган идек? Ниләр башкардык?» сорауларына җавап бирү.

6. Дәрескә гомуми бәя.

7. Өй эше:(Слайд 7)

а) мәҗбүри.127нче күнегү; Соңгы абзацны калдырып эшләргә.Текстны күчереп языгыз, сорауны белдерүче чараларның асларына сызыгыз.

ә) ярымиҗади.131 нче күнегү; Бирелгән җөмләләрне сорау җөмләләр итеп үзгәртеп языгыз, нинди чара куллануыгызны аңлатыгыз.

б) иҗади.128 нче күнегү; Бирелгән сүзләрне һәм сүзтезмәләрне кулланып “Кем кемгә охшаган” дигән темага хикәя төзегез.


Предварительный просмотр: