Мәктәпкә әзерлек төркеме “ Әкият”-безнең дустыбыз.
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Хайруллина Гулина Гумаровна

Балаларның әкиятләр белән  кызыксынучанлыгын  үстерү;

 . Бөек татар  шагыйре Г.Тукай  иҗатына  кызыксыну  уяту;

 . Балаларны  туган  телдә  Һәм  рус     телләрендә дөрес, матур  һәм  сәнгатьле  итеп  сөйләргә  өйрәтү;

 .Әкиятләр  аша  бер- береңне  хөрмәт  итәргә , дус  тату  булырга  өндәү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ekiyat-beznen_dustybyz.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

Күгәй башлангыч мәктәп-балалар бакчасы

Мәктәпкә  әзерлек  төркеме

“ Әкият”-безнең дустыбыз.

 

Тәрбияче Г.Г.Хайруллина

Максат.

1. Балаларның әкиятләр белән  кызыксынучанлыгын  үстерү;

2. Бөек татар  шагыйре Г.Тукай  иҗатына  кызыксыну  уяту;

3. Балаларны  туган  телдә  Һәм  рус     телләрендә дөрес, матур  һәм  сәнгатьле  итеп  сөйләргә  өйрәтү;

4.Әкиятләр  аша  бер- береңне  хөрмәт  итәргә , дус  тату  булырга  өндәү.

 

Җиһазлау: “Су анасы” костюмы, әкият йорт, йомшак  уенчыклар, интерактив  уенчыклар , компьютер  өстәле, поезд  рельсларда,  китаплар күргәз мәсе.

Алдан эш:

-шигырьләр,  мәкальләр өйрәнү,

-әкиятләр белән танышу.

 

 

Эшчәнлек  барышы.

 Ишектә   шаку  тавышы  ишетелә.  Балалар бүлмәгә  керәләр.

 

 Бала

Исәнмемез – саумысыз!

Нигә ишек ачмыйсыз?

Шакый –шакый арып беттек,

Нигә каршы алмыйсыз?

 

Тәрбияче.

Исәнмесез, дусларым, ишетмәдем бит, әйдәгез, түрдән узыгыз! Әкият тыңлыйсыгыз киләме?

Сөйли белсәң, тыңлый да бел, дигән бит борынгы бабайлар .

 

Балалар

Килә, килә.

 

Тәрбияче

Борын –борын заманда

Булган ди, бер патша.

Ул ясаттырган ди бииик

Матур бер бакча.

Бакчаның коймасы булган ди,таштан

Сөйлимме яңа баштан?

 

Балалар

Сөйлә, сөйлә.

 

Тәрбияче

Әкиятләр күп төрле булалар. Әкиятләрдә яхшылык һәм яманлык, батырлык һәм куркаклык, хәйләкәрлек, саранлык, юмартлык турында сөйләнә. Бүген мин сезне әкиятләр иленә сәяхәткә чакырам. Сәяхәткә без сезнең белән поездга утырып барырбыз. Ягез әле, җайлашып утырыйк.

                   

( Музыка, хәрәкәт)

-         Менә без беренче әкият илендә. Карагыз әле, балалар, елга буенда басмада кем утыра?

-         Су анасы.

-         Су анасы кайсы әкияттән әле ул?

-         Су анасы  әкиятеннән.

-         Әкиятне кем язган?

-         Габдулла Тукай

-         Бик дөрес, без Тукай әкиятләре дөньясына килеп эләктек.  Быел апрель аенда бөек татар шагыйре Г.Тукайның  тууына 127  ел була. Әйдәгез әле, якынрак барыйк әле.

-

(1 Бала “ Су анасы” әкиятеннән өзек сөйли. “  Су анасы” әкиятеннән  театральләштерелгән кыска гына күренеш күрсәтелә)

 

-         Әкият сезгә ошадымы?  Малай дөрес эшләдеме?

-         Юк.

-         Ни өчен шулай дип уйлыйсыз?

-         Чөнки кеше әйберсенә тияргә ярамый.

-         Бик дөрес балалар. Әйдәгез Тукай абыйның әкият геройлары белән бик матур итеп хушлашыйк та, юлга кузгалыйк, сәяхәтебезне дәвам итик.

 

( Музыка, хәрәкәт)

 Тәрбияче.

– Карагыз әле, балалар! Монда бик  матур  өй  тора. Нинди өй икән ул? Таныйсызмы?

 

Балалар.  

– Теремок.

 

Тәрбияче.

– Әйе шул. Бу кайсы әкияттән соң?

 

Балалар.

– “Теремок” әкиятеннән.

 

Тәрбияче.

– Бик дөрес, тик монда геройлар татарча түгел, рус телендә сөйләшә икән. Әйдәгез, бергәләп алар белән танышыйк.

 

Тәрбияче.

– Стоит в поле теремок

Он низок, не высок.

 

Бергәләп.

– Кто, кто в теремочке живёт?

1 бала. – Я мышка- норушка!

2 бала. –Я лягушка-квакушка!

3 бала. –Я зайка-попрыгайка!

4 бала. – Я лисичка-сестричка!

5 бала. – Я медведь косолапый!

 

Тәрбияче.

– Много зверей живут в теремочке.

 

Бала.

– Одному жить хорошо, а вместе лучше.

 

Тәрбияче.

– Да,  ребята, всегда веселее жить вместе с друзьями. Нужно жить  дружно, помогать друг другу. А теперь  мы  продолжим наш  путь.

                         

                        ( Музыка, хәрәкәт)

Тәрбияче

- Карагыз әле, балалар, нинди гүзәл алан. Күрәсезме, монда бик матур сөйләшә торган уенчыклар, үзләре сөйли, җырлый белүче  курчаклар бар икән бит. Әйдәгез, уйнап ял итеп алыйк әле.

 

                 (Курчаклар белән уен)

 Тәрбияче

-Бик күңелле булды, сәяхәтебезне дәвам итик.

 

Тәрбияче.

– Менә килеп тә җиттек.

 

Тәрбияче.

– Карагыз әле,  монда татарча да. Русча да сөйләшмиләр икән бит.

 

Тәрбияче

Балалар, сез монда нинди әкият геройларын күрәсез?

 

Балалар.

– “Шалкан” әкияте.

 

Тәрбияче.

– Балалар, карагыз әле, шалкан нинди зур булып үскән. Без аны бергәләп тартып карыйк.

 

 Тәрбияче.

– Әйе шул, шалкан бик зур булган. Күрдегезме, балалар, “бердәмлектә көч ” дип юкка гына әйтмәгәннәр.

 

Тәрбияче.

– Менә безнең сәяхәтебез ахырына якынлашты. Без әле әкиятләр өйрәнүне дәвам итәрбез. Карагыз әле бирегә, бик матур рәсемле, кызыклы әкият китаплары куелган. Киләчәктә без аларның барысы белән дә танышып чыгарбыз.

-Балалар , “әкиятләр иленә” сәяхәт сезгә ошадымы?

 

Балалар

-Бик ошады.

 

Тәрбияче

-Булдырдыгыз, балалар. Сез үзегезне сынатмадыгыз. Миңа сезнең актив, бердәм  булуыгыз ошады. Һәрвакытта да дус-тату булыгыз, бергәләп уйнагыз, бер – берегезне хөрмәт итегез.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Светофор безнең дустыбыз

Материал (младшая группа) по теме: "Светофор безнең дустыбыз"...

Светофор безнең дустыбыз

Материал (младшая группа) по теме: "Светофор безнең дустыбыз"...

"Кояш - безнең дустыбыз"

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларын кояш системасы белән таныштыру....

Проект Урам чатында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, светофор сигналлары («Безнең дустыбыз- светофор»)

“Безнең дустыбыз- светофор” кыска  сроклы проекты  аша без балаларны һәм ата-аналарны светофор эшчәнлеге белән тирәнрәк таныштырып, аларны юл аша дөрес чыгарга өйрәтербез...

Мәктәпкә әзерлек төркеме “ Әкият”-безнең дустыбыз.

. Балаларның әкиятләр белән  кызыксынучанлыгын  үстерү; . Бөек татар  шагыйре Г.Тукай  иҗатына  кызыксыну  уяту; . Балаларны  туган  телдә  Һәм ...

"Светофор безнең дустыбыз"

Икенче кечкенәләр төркемедә юл йөрү кагыйдәләре буенча эшчэнлек...