Гаилә белән бергәләп әхлак тәрбиясе бирү.
статья (подготовительная группа) на тему

Ибрагимова Зульфия Фариловна

Без – һәрберебез ата-ана, шуның өчен киләчәк буынны тәрбияләү һәрберебездән башлана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dlya_publikatsii.docx16.76 КБ

Предварительный просмотр:

Ибрагимова З. Ф.,

Беренче квалификацияле татар һәм рус теле тәрбиячесе

“Гомуми үстерешле 88 нче балалар бакчасы”

Түбән Кама шәһәре.

                             

Гаилә белән бергәләп  әхлак тәрбиясе бирү.

Без – һәрберебез ата-ана, шуның өчен киләчәк буынны тәрбияләү һәрберебездән башлана.

Әхлак. Нәрсә соң ул, аны ничек аңлатырга?  Әхлак – тумыштан, уку, өйрәнү, гаилә тәрбиясе һәм башка юллар белән ирешелгән рухи халәт, сөйләгән сүзләрдә, эшләгән эшләрдә, ясаган хәрәкәтләрдә күпчелек  тарафыннан дөрес дип табылган норма. Татар теленең аңлатмалы  сүзлегендә( 3 том, К.,1981.- 689 б.) мондый сүзләр бар: “Әхлак – кешеләрнең бер- берсенә һәм җәмгыятькә карата мөнәсәбәтләр нормасы һәм принциплар җыелмасы”. Шушында ук әхлаклы сүзенә “әхлак ягыннан тотанаклы; тәрбияле; әдәпле” аңлатмалары бирелә. Руслардагы мораль, этика, нравственность төшенчәләренә якын торган әхлак атамасы, күргәнебезчә, инсанга, аның үз-үзенә тотышына,башкалар, җәмгыять белән багланышларына мөнәсәбәттә карала. Димәк, әхлакның үзәгендә- кеше.

Кеше – табигать баласыгына түгел, җәмгыять җимеше дә. Һәм, әйтергә кирәк, монысының урыны хәттә зуррак та. Җәгыятьнең ниндилеге, иҗтимагый һәм тарихи шартлар инсанга, аның үз- үзен тотышына гаять зур йогынты ясый.

Бала әхлак тәрбиясен иң беренче чиратта гаиләдә ала. Гаиләдә дөрес тәрбия алган бала тормыштагы тискәре күренешләрне хупламый, ул гына да түгел, аларга каршы тора ала.Балага игътибарлы булу, аны ярату, аңлау тәрбия бирүдә мөһим шартларның берсе. Балалар тәрбияләүдә өлкәннәрнең педагогик һәм психологик культурасы түбән булу гаиләнең  әхлакый  нигезенә тискәре йогынты ясый.

Ачы итеп кычкырган тавыш язу өстәленнән аерылырга, һәм тәрәзәдән карарга мәҗбүр итте.Күземә шундый күренеш ташланды 25-30 яшьләрдәге хатын 3-5 яшьлек малайны яңаклый иде. Баланың башы уңга-сулга чайкала, иреннәре калтырый. Кемдер кычкыргач, ана нарасыен кыйнаудан туктады. Ә менә үз ачуларын бала кыйнап басучы ата-аналар күпме әле. Без аларның һәммәсен күрә дә, туктата да алмыйбыз бит.

 Бүген үзебездә булган сыйфатларның күпчелегенә яши башлавыбызның беренче җиде елында нигез салынган. Бала шәхесе, аның характеры да гаиләдә формалаша. Ул безне сау-сәламәт шәхесләр, яки киресенчә, хисле, зыялылыгы ягыннан җитешмәгән кешеләр итеп тәрбияли.

Без әти-әниләр тәэсире белән шушы дөньяда үзебезне кирәкле һәм мөһим,яисә, киресенчә, беркемгә дә кирәксез кеше дип сизә башлыйбыз. Ата-ананың кырыслыгы, рәхимсезлеккә корылган яратуы, баланың һәрвакыт җәза көтеп куркып торуына һәм үзенең   ярату хисләрен белдерергә уңайсызлануга китерә. Кечкенәләр өлкәннәрдән күбрәк кызыксынучан,  уйлап табуларга хирысрак, әгәр бу сыйфатлар, ата-ананың ачулы, иренчәк, салкын акылы белән басылып килсә, балага аз гына игътибар  бирү өчен дә вакыт табылмаса, анда курку хисе тәрбияләнә , ул киреләнү рәвешендә чагылыш таба. Вакыт үтү белән, балалар ата-аналарының агрессивлыгына каршы тору чараларын табалар: әти-әнисе әйткәннәрне тыңламый башлыйлар.

Ата-ананың югарыда күрсәтелгән мөнәсәбәте балада – курку шөһбә тудыра һәм кагыйдә буларак үз аң формалаша, әти-әнисенең битарафлыгы, гаделсезлеге баланы мәрхәмәтсез итеп тәрбияли.

“Син әти-әниеңне нинди итеп күз адына китерер идең?” дигән сорауга,бал алар фикеренчә , әти-әни мәрхәмәтле , кешелекле, кайгыртучан, тыйнак, сине аңлаучы, намуслы, гадел, уен-көлке яратучы, үз-үзләрен сабыр тотучы, таләпчән, вөҗданлы булырга тиеш диләр.

     Кулланган әдәбият:                                                           

 1.  “Мәгариф” журналы : май-1999 ел,

                                               май- 2000 ел.

   2. “Балалар бакчасында әдәп- әхләк тәрбиясе.”К.В.Закирова,Р.Ә. Кадыйрова,

         Г.М. Сафиуллина. Казан,2013.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әхлак тәрбиясе - күңел хәзинәсе.

Балага белем һәм тәрбия бирү - иң кыен, иң четерекле эш. Ул гасырлар буе шулай булган һәм киләчәктә дә шулай булыр. Ул мәңгелек мәсьәлә. Бер генә ата-ана да бала тәрбиясен читләтеп үтә алмый. Һәркайсы...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы. Уртанчылар төркеменә әхлак тәрбиясе бирү буенча перспектив план.

Максат:Балаларга иң гади әхлак кагыйдәләрен системага салып өйрәтү, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәтү, әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү...

балалар бакчасы һәм гаиләнең балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә хезмәттәшлеге

Выступление на родительской конференции на тему: "Сотрудничества ДОУ и семьи в нравственном воспитании!"...

ГАИЛӘДӘ ӘХЛАК ТӘРБИЯСЕ

Һәр ата-ана үз баласының бәхетле булуын тели. Тик баланы һәркем үзенчә ярата, үзенчә тәрбияли. Ләкин аны ярату гына җитәме? Киләчәктә ул нинди кеше булыҺп үсәр? Холык-фигыле, кешеләргә мөнәсәбәте, кыл...

Балалар бакчасы һәм гаиләнең рухи-әхлак тәрбиясе бирүдә хезмәттәшлеге.

Консультация для родителей на татарском языке...

Гаиләдә әхлак тәрбиясе

Һәр ата-ана үз баласының бәхетле булуын тели. Тик баланы һәркем үзенчә ярата, үзенчә тәрбияли. Ләкин аны ярату гына җитәме? Киләчәктә ул нинди кеше булып үсәр? Холык-фигыле, кешеләргә мөнәсәбәте, кылг...

Гаиләдә әхлак тәрбиясе!

Гаиләдә балага әхлак тәрбия биру!...