«Казанга барабыз»
план-конспект занятия (подготовительная группа) по теме

Ибрагимова Зульфия Фариловна

Балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kazanga_barabyz.docx18.52 КБ

Предварительный просмотр:

МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ “ДЕТСКИЙ САД ОБЩЕРАЗВИВАЮЩЕГО ВИДА №88” ИСПОЛНИТЕЛЬНОГО КОМИТЕТА НИЖНЕКАМСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

Тема: “Казанга  барабыз”

составила : воспитатель по обучению татарскому и русскому языкам  Ибрагимова З.Ф.

г. Нижнекамск

Республика Татарстан

2014 год

Максат:  Балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.

Бурычлар: 1. Сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, файдалана белү күнекмәләренә өйрәтү.

2. Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну һәм сизгерлек уяту.

3. Сөйләм әдәбе (сорау, гозер, мөрәҗәгать итү, рәхмәт белдерү, исәнләшү, саубуллашу) кагыйдәләрен камилләштерү.

Актив (сөйләм үрнәге) сүзләр: чәк-чәк, өчпочмак, йөгер-йөгерәм, сикер-сикерәм.

Җиһазлау: Уенчык Акбай, Мияу. Сюжетлы рәсемнәр:  төлке утыра, бүре йөгерә, тычкан ашый,куян сикерә, аю йоклый. Билетлар. Аудиоязма 25-28.

Эш төрләре: 1.Уен ситуациясе “Билет сорап ал”.

Акбай кассир ролендә.

Аудио (25 нче кисәк)

- Акбай и Мияу собрались в Казань. Покупают в кассе билет (хатын-кыз тавышы)

Мияу: Акбай, билет бир әле.

Акбай: Кая барасың?

Мияу: Казанга барам.

Акбай: Мә, билет.

Мияу: Рәхмәт.

Тәрбияче: Мы с вами тоже поедем в город Казань. Спросите у кассира билет. Шул үрнәктә балалар билет сорап алалар.                      

  2.Аудиоязмадан җыр тыңлау, проектордан рәсемнәр карау, җырлау.

Аудио (28 нче кисәк)

Мин барам, барам, барам,

Казанга барам, барам.

Әйе шул, әйе шул,

Казанга барам, барам.

3. Сюжетлы рәсемнәр турында бала белән тәрбияче арасында диалог.

Тәрбияче: Мы проезжаем заповедную зону. Тут обитают дикие животные, которые охраняются. Ребята, скажите, кого вы видите? Что они делают? Аудиоязманы тыңлаганнан соң балалар җавабы. Тәрбияче сюжетлы рәсемнәр күрсәтә.

- Бу төлке. Төлке утыра.

- Бу тычкан. Тычкан ашый.

- Бу куян. Куян сикерә.

- Бу аю. Аю йоклый.

4.  Үстерешле уен “Сөйләшәбез”.

Тәрбияче: Остановка для отдыха. Здесь можно поесть и попить. Балалар, без ял итәргә туктадык. Монда ашап, эчеп алырга була. Сезнең өстәлләрдә карточкалар бар, хазер шуларны ачабыз һәм җавап бирәбез.

Тәрбияче: Ксюша, син нишлисең?

Ксюша: Мин өчпочмак ашыйм.

Тәрбияче: Булат, син нишлисең?

Булат: Мин чәк-чәк ашыйм. Һ.б.

5.Ситуатив күнегү.

Веселые игры. (Задание №9 к теме №25).

(При нажатии на левую кнопку мыши пиктограммы встанут под картинками)

а) Тәрбияче:  Ты предлагаешь зайчику бегать. Как ты скажешь об этом.

Коля: Куян йөгер.

 Тәрбияче:  А сейчас смотрим на доску и поиграем в игру “Дай команду”.

(дети выполнют задания)

Тәрбияче: Они команду выполнили. Кто скажет, что они делают? Настя, бүре нишли?  Вадим, төлке нишли?  Һ.б.

6.Җырлы-биюле уен “Әйдәгез, биибез”.

Аудио (23 нче кисәк)

1)Бар монда зур төлке.

Зур төлке, матур төлке. (2 тапкыр)

Төлке, төлке кил әле,

Биеп-биеп кит әле (2 тапкыр)

2)Бар монда зур аю,

Зур аю, матур аю. (2 тапкыр)

Аю, аю кил әле,

Биеп-биеп кит әле (2 тапкыр)

3)Бар кечкенә куян,

Кечкенә, матур куян. (2 тапкыр)

Куян, куян кил әле,

Биеп-биеп кит әле (2 тапкыр)

4)Бар кечкенә керпе,

Кечкенә, матур керпе. (2 тапкыр)

Керпе, керпе кил әле,

Биеп-биеп кит әле (2 тапкыр)

7.Дәфтәрдә эш. 9 нче бирем “Веселые игры?”

1. Дай команду. Составь предложения.

Речевой образец: "Сикер". "Аша". "Эч". "Йөгер". "Утыр". "Йокла".

2. Расскажи, кто что делает. "Куян (...) нишли?". Речевой образец: «Куян (...) сикерә (...)»