Кече яшьтәге балалар белән ике дәүләт телен өйрәнүдә түгәрәк эшчәнлегенең роле
консультация

Якупова Галия

 педсоветта чыгыш

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл pedsovetta_chygysh.docx27.55 КБ

Предварительный просмотр:

Кече яшьтәге балалар  белән ике дәүләт телен өйрәнүдә  түгәрәк эшчәнлегенең  роле

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә карала торган актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен рус һәм татар теленә өйрәтүнең төп максаты-тел сәләтен үстерү, рус һәм татар телләре белән аралашу чарасы буларак танышу, рус һәм татар халкының мәдәнияте белән танышу.

Без түгәрәк эшчәнлеге вакытында һәр балага үзенең шәхси танып-белү, эстетик, иҗади ихтыяҗларын канәгатьләндерү мөмкинлеген бирәбез. Түгәрәк эшчәнлегенең ике дәүләт телен өйрәнүдәге роле бик мөһим. Безнең беренче кечкенәләр төркеме белән оештырылган “ Кече яшьтәге балалар белән татар халык уеннары” түгәрәге татар халкыныӊ милли бәйрәмнәре, йола уеннары аша балаларныӊ аралашу осталыгын үстерү максаты белән эшли .

Нинди генә түгәрәк оештырсак та, өстәмә белем бирү эшчәнлеген оештырганда балалар бакчасында алдагы пунктлар исәпкә алына:

-балаларның яшь үзенчәлекләре,

-балаларның булган тәҗрибәсе мондый төрдәге  эшчәнлекләрдә  катнашу мөмкинлеге;

-балалар бакчасының төп программасы белән берлектә тәрбия һәм белем бирү мәсьәләләрен хәл итү зарурилыгы;

-уенны эшчәнлекнең әйдәп баручы төре буларак аңлау һәм балаларга өстәмә белем бирү эчтәлеген нәкъ менә аның нигезендә булдыру;

-иҗади шәхес үсәчәк уңайлы шартлар тудыру зарурилыгы;

- балага йөкләнеш нормалары.

Укыту-тәрбиянең иң мөһим формаларының берсе-уен. Уен - ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Алар - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Ул шулай ук ике телне өйрәтү методы да булып тора. Уен вакытында балалар үзләре дә билгеле бер лексиканы үзләштерәләр, тел гыйлемнәрен, сөйләм күнекмәләрен үзләштерәләр һәм шул рәвешле балаларда коммуникатив компетенция нигезләре үсә. Алар сүзләрне дөрес итеп әйтергә, бәйләнешле сүзләр төзергә өйрәнәләр, татар һәм рус лексикаларын ныгыталар һәм активлаштыралар.

Татар халык уеннары тәрбия чарасы буларак отышлы, чөнки алар барышында күмәклек, дуслык, игътибарлылык, ярдәмләшү кебек матур сыйфатлар, шулай ук бала күңелендә  туган телне, халкыбызның үткәнен, гореф- гадәт, йолаларын ихтирам итү, үз милләте белән горурлану хисләре тәрбияләнә. Сүзле уеннарның шигырь калыбына салынган булуы балаларда эстетик зәвык  тәрбияли, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.

    Балаларның уенын оештыруда берничә файдалы киңәш тәкъдим итәм.

  1. Уенны башка шөгыль белән алыштырырга тырышмагыз.
  2. Уенны бала тормышының барлык өлкәләрендә дә кулланыгыз.
  3. Бала сезне уенга чакырса, шатланыгыз, димәк ул сезне үз итә һәм сезгә ышана.
  4. Бала белән уйнаганда, үзегезнең олы кеше икәнлегегезне онытыгыз.
  5. Балага уеннан “мәхрүм итү җәза”сын бирмәгез.
  6. Уен кагыйдәләрен бозган балага тынычрак карарга тырышыгыз.
  7. Уен вакытында рольләрне көчләп такмагыз.
  8. Чираттагы эш көненә әзерләнгәндә, һәр яңа уенның балага иң яхшы бүләк икәнен исегездән чыгармагыз!

Татарстан Республикасы Саба                                Муниципальное  бюджетное дошкольное7CC301CC

муниципаль районы ш.т. Б.Сабасы                      образовательное учреждение  «Сабинский

гомуми  үсеш бирүче төрдәге Саба                       детский сад общеразвивающего вида  № 4

4нче  “Кыңгырау” балалар                                     «Кынгырау»» п.г.т. Богатые Сабы

бакчасы мәктәпкәчә белем                                     Сабинского муниципального

муниципаль  бюджет учреждениесе района       Республики Татарстан»

422062, Татарстан Республикасы,

Байлар Сабасы шәһәр тибындагы  поселогы ,

Г.Закиров урамы, 54  йорт

Тел. 2-45-85

422062, Республика Татарстан,

п.г.т. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, дом 54

Тел. 2-45-85

Кече яшьтәге балалар  белән ике дәүләт телен өйрәнүдә  түгәрәк эшчәнлегенең  роле

Тәрбияче:

 Якупова Галия Гаптелфәртовна

2021-2022 уку елы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

« Кече яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшен планлаштыру»

Чыгышның темасы :« Кече яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшен планлаштыру»    Сабыйларның гомуми үсешен булдыру, аларның сәламәтлеген ныгыту, күңелләренә әхлак кагыйдәләрен сеңдерү-бү...

2 нче кече яшьтәгеләр төркемендә шөгыль конспекты

Конспект: “Серле капчык”2  нче кече яшьтәгеләр  төркемендә тирә-юнь белән таныштырудан ачык шөгыльМаксат: уенчыкларга нигезләнеп балаларның сүзләрне ачык һәм аңлаешлы итеп әйтүне ныгыту, пре...

"Кече яшьтәге балаларга уеннар аша сенсорик тәрбиянең әһәмияте"

Презентация представляет собой комнату уединения, творческие игры детей для моторик рук....

Доклад "Кече яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү".

Туган тел – рухи байлыгыбыз. Һәркем үз баласын акыллы, булдыклы, тәүфиклы, игелекле итеп күрергә тели. Туган телендә тәрбияләнгән бала гына шундый сыйфатларга ия булып үсә. Кү...