" =, # билгеләре, математик табышмак, зурлык"
план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) по теме

Гильмутдинова  Алина Раилевна

 

=, # билгеләре турында белемнәрне ныгыту, язарга күнектерү; арифметик мисал төзергә өйрәтү, аны чишү; +, ˗ билгеләре белән эшләүне дәвам итү.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл _bilgelshchre.docx13.97 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: =, # билгеләре, математик табышмак, зурлык.

Максатлар: =, # билгеләре турында белемнәрне ныгыту, язарга күнектерү; арифметик мисал төзергә өйрәтү, аны чишү; +, ˗ билгеләре белән эшләүне дәвам итү.  

Җиһазлау: эш дәфтәре.

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Без бүген шөгылебездә математика дигән тирән күлгә тагын да тирәнрәк төшәрбез, яңа билгеләр өйрәнербез, мисаллар чишәрбез. Дәфтәрләрне ачып, беренче биремне карап китик. “Билгеләрне дөрес яз!” дип атала. Уң якта нинди билгеләр куелган?

Балалар: Тигезлек һәм тигез түгеллек.

 Тәрбияче: Әйе, дөрес. Биремдә рәсемнәр күрсәтелгән. Шул билгеләрне дөрес итеп куярга кирәк. Рәсемнәрдә нәрсәләрне күрәсез?

Балалар: Алма һәм матрёшкалар.

Тәрбияче: Бер якта ике алма, икенче якта да ике алма. Балалар, алар тигезме?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Нинди билге куябыз?

Балалар: Тигезлек.

Тәрбияче: Бер якта ике матрёшка, ә икенче якта өч. Алар тигезме?

Балалар: Юк, тигез түгел.

Тәрбияче: Әйе, дөрес билгене куегыз.

Алдагы бирем “Мисаллар чишәбез” дип атала. Уң якта нинди билгеләр язылган?

Балалар: Плюс һәм минус ясалган.

Тәрбияче: Әйе, дөрес әйттегез. Хәзер шигырь тыңлап алабыз, ул рус телендә.

 Я – плюс,  и я этим горжусь!

Я для сложения гожусь.

Я – добрый знак соединенья

И в этом моё предназначенье.

Я – минус, тоже добрый знак,

Ведь не со зла я отнимаю

А роль свою лишь выполняю.

Тәрбияче: Шигырь ошадымы сезгә? Плюс саннарны кушамы, аламы, балалар?

Балалар: Саннарны куша.

Тәрбияче: Ә минус нинди вазифа башкара?

Балалар: Саннарны бер-берсеннән ала.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез ял итеп алыйк. Мин куйган көйгә акрын гына хәрәкәтләр ясыйбыз.

(физкультминутка)

Тәрбияче: Өченче биремдәге мисалны төзеп, чишәргә кирәк булачак. Беренче рәсемдә нәрсә күрәсез?

Балалар: Бер төлке утыра, икенчесе янына килә.

Тәрбияче: Дәфтәрдәге буш шакмакларга язабыз. Бер кушам бер ничә була?

Балалар: Ике.

Тәрбияче: Әйе. Дәфтәрләргә мисалны язып куябыз.

1+1=2

Хәзер икенче рәсемне карыйбыз. Нәрсә ясалган?

Балалар: Ике төлке утырган, берсе китеп барган.

Тәрбияче: Хәзер шуны мисал итеп саннар белән дәфтәргә язып куябыз.

2 – 1 = 1

Тәрбияче: Балалар, алдагы биремдә без үзебез саннар уйлап, дөрес билгеләрне язарга тиеш булабыз. Тугыздан ничәне алгач, җиде була?

Балалар: Икене алгач.

Тәрбияче: Дәфтәрләргә язып куябыз:

9 – 2 =7

Алга таба карыйбыз. Сез ун саны күрәсез. Биш саны чыксын өчен нишләргә кирәк?

Балалар: Уннан бишне алырга кирәк.

Тәрбияче: Дәфтәрләргә язып куябыз:

10 – 5 = 5

Cез алты саны күрәсез. Тугыз чыксын өчен нишләргә кирәк?

Балалар: Алтыга өчне кушарга кирәк.

 6+3=9

Тәрбияче: Әйе, балалар, бик дөрес, булдырдыгыз. Мисалларны дөрес һәм тиз итеп чишә белгәнегезне тагын бер кат күрсәттегез.

Әйдәгез, кызыл юлдан бүген өйрәнгән билгеләрне тагын бер тапкыр язып чыгыйк.

(балаларгеометрик билгеләр язалар)

Йомгаклау